Wq/tt/Дин

Динсез фән – аксак. Фәнсез дин – сукыр
— Альберт Эйнштейн Дин, Сәнгать вә Фән бер үк агачның ботаклары.
— Альберт Эйнштейн Барлык диннәр дә күпләрнең куркуына һәм кайберәүләрнең осталыгына нигезләнгән.
— Стендаль Әгәр Алла бар икән, дин аның өчен дәһричелеккә караганда зуррак кимсетү булырга теш.
— Жюль Гонкур Безнең дин – тигезсезлек дине.
— Мэтью Арнольд Дин – бөтен кешелекнең бәйләнчек неврозы.
— Зигмунд Фрейд Дин – ул иза чигүче җанварның сулыш алуы, рәхимсез дөньяның шәфкате. Дин – халыкның әфьюне.
— Карл Маркс Ике төр кешеләрдә генә өмет бар: Алланың барлыгын тойган һәм аңа омтылган кеше, һәм скептик яки үз-үзенә ышанган дәһри. Ә инде диннәрне тасвирлаучыларга һәм вөҗдан иреген охшатып кыланучыларга килгәндә, алар үлемгә тормыш дип, аңа иярүче үле җаннар.
— Шри Ауробиндо Кеше – динле хайван
— Альбер Камю Дин һәм фән арасында компромисс: Алла маймылны яралткан
— Хенрик Ягодьзиньский Христианлык — коллар дине.
— Сомерсет Моэм