Talk:Wp/sty/Паш пит

From Wikimedia Incubator

Хәйерле сәғәттә пулһын!Ҡатай хатыны пулараҡ, пыл эшегеҙҙе хуплайым! Гүзәл Ситдиҡова (talk) 00:18, 5 March 2015 (UTC)[reply]

WikiTurkic[edit source]

Приглашаю на обсуждение m:User talk:Рөстәм Нурыев/WikiTurkic --Рөстәм Нурыев (talk) 15:49, 11 August 2016 (UTC)[reply]

Без төпле себер татарлары. Мин 8 ел татар мәктәбендә укыдым.Бөтен фәннәр татар телендә укытыла иде. Без татар мөхитендә яшәдек. Әдәби татар теле (казан теле диеп йөртәбез) безнең себер телебезгә бер дә комачау, зыян китермәде. Киресенчә, ныгытты, баетты гына. Без мәктәптә яратып әдәби татар телен үзләштердек, өебездә рәхәтләнеп үзебезнең себер телендә сөйләштек. Казан татарлары булып китмәдек, билгеле. Ләкин әдәби татар теленең канаты астында безнең себер татар телебез дә үзенең үзенчәлеген, байлыгын саклап килде. Әдәби Татар теле иң ышанычлы ярдәмчебез, дустыбыз иде... Реформалар килде...Татар теле мәтәпләрдә рус теле тарафыннан кысып чыгарылды. Яклаучысыз калган себер телебез коточкыч фаҗигагә дучар булды, упкынга тәгәрәде. Телебезне рус теле басты, бөкте, сындырды... Безне укыткан гүзәл татар укытучылары буыны киткәч, егерме еллар үткәч, мәктәпләргә бер тар китабын укымаган, ашык-пошык, өстән генә әзерләнгән, Алишинаның шәкертләре – “татар укытучылары” килделәр.Алар татар теленең абруена коточкыч зарар китерделәр, биздереп бетерделәр.”Перәй нәрсә әйтеп пакцы, попытатца итеп пакцы”. Менә шулай сөйләшә “татар укытучысы” балалар белән. Аны телевизордан мактап күрсәткәннәр. Хәзерге яшьләребез, я бихисап рус сүзләрен кушып ботка хәлендәге, примитив телдә, я рус телендә генә сөйләшәләр. Менә шушы Курмановлар, Бикиняевлар шул инкыйразның, деградациянең якты “җимешләре”. Хәзер әдәби татар теленә һәряклап һөҗүм бара. Казан безгә булыша алмый. Аның үз хәле мөшкел. Шәймиевлар, Мини-ханнар татар телен татар җирендә үк саттылар. Ә безгә, Себердә татар дуслыгын яклаучыларга, күп мәртәбә кыенрак. Хәлсезләнгән арсланны тибәргә теләүчеләр күбәя… Менә шул татар телен белмәгән, үз телләрен начар белгән, ярым –ярты русчалатып сөйләшкән Курмановлар башларын күтәрделәр. “Безгә казан теле ят, дошман, ул безне кыса!” диеп бугазларын ерта башладылар. Хөкүмәт дә хуплый. ”Бүлгәлә һәм хаким ит…” М Сагидуллин ( шул ук Алишинаның шәкерте) да ашыгып, өстән генә эшкәртелгән чиле - пешле, шыксыз “Себертатар Грамматикасын” язып өлгерде . Хәзергә әле киштәләрдә череп ята. Татар телен бөтенләйгә кысып чыгарсалар (эш шуңа бара) мәктәпләргә ул басып керәчәк. Себертатар телен ашыгып әзерләнгән,” попытатца итеп пакцы” рәтендәге “укытучылар” укыта башлаячыклар. Шул Бикиняевларның, зәвыксыз яшьләр аудиториясенә юнәлдерелгән, примитив, ясалма юмор белән тулган тапшырулары урын алачак. Зәвыклы татар җырлары урынына арзан частушкалар киләчәк. Бушлыкны буклык белән тутырачаклар. Бусы башланды инде. Безгә бу упкыннан әдәби татар телен торгызып, аның белән ярдәмләшеп, җитәкләшеп барган очракта гына чыгарга мөмкинчелек туар. Башкача юл юк.