Wq/tt/Сәламәтлек
Appearance
Сәламәтлек -
Мәкальләр
[edit | edit source]- Байлык бер айлык, саулык-гомерлек.
- Сәламәтлек-җәүһәр, ләкин тиз югала.
- Саф һава-тәнгә дәва.
- Саулыкны сатып алып булмый.
- Баш сау булса, башка бүрек табылыр.
- Сау кешегә көн дә бәйрәм.
- Арулыгым-байлыгым, тазалыгым- саулыгым.
- Дөньяда иң кечкенә бәхет-байлык, иң зур бәхет-саулык.
- Авыру бер үләр, иренчәк көн дә үләр.
- Матурлык- сәламәтлек билгесе.
- Чирнең тиюе тиз, китүе озак.
- Байлыкның башы-тазалык.
- Сәламәт булуның бер юлы- хәрәкәт итү.
- Бурычын яшергән бөлгән, авыруын яшергән үлгән.
- Авыруга алтын карават та ярдәм итми.
- Авыру ишектән керә, энә тишегеннән чыга.
- Таза булсаң, таш та ярып була.
- Баш сау булмаса, , мал күзгә күренми.
- Гыйлемнән яхшы дус юк, чирдән яман дошман юк.
- Саулык- зур байлык.
- Сәламәт тәндә-сәламәт акыл