Wq/tt/Сәламәтлек
Appearance
Сәламәтлек -
Мәкальләр
[edit | edit source]- Авырмаган кеше саулыгының кадерен белмәс.
- Авыруга алтын карават та ярдәм итми.
- Авыру бер үләр, иренчәк көн дә үләр.
- Авыру ишектән керә, энә тишегеннән чыга.
- Арулыгым-байлыгым, тазалыгым - саулыгым.
- Байлык бер айлык, саулык - гомерлек.
- Байлыкның башы - тазалык.
- Баш сау булмаса, мал күзгә күренми.
- Баш сау булса, башка бүрек табылыр.
- Беренче байлык – тән саулык, икенче байлык – ак яулык
- Бурычын яшергән бөлгән, авыруын яшергән үлгән.
- Гыйлемнән яхшы дус юк, чирдән яман дошман юк.
- Дөньяда иң кечкенә бәхет - байлык, иң зур бәхет - саулык.
- Матурлык- сәламәтлек билгесе.
- Пакълек сөйгән сау булыр.
- Сәламәтлек - җәүһәр, ләкин тиз югала.
- Сәламәт тәндә сәламәт җан.
- Сакланган – саулыкка туйган.
- Саф һава - тәнгә дәва.
- Саулыкны сатып алып булмый.
- Сау кешегә көн дә бәйрәм.
- Сәламәт булуның бер юлы - хәрәкәт итү.
- Саулык - зур байлык.
- Сәламәт тәндә - сәламәт акыл
- Таза булсаң, таш та ярып була.
- Чирнең тиюе тиз, китүе озак.