Wq/tt/Әзери мәкальләре
Appearance
- Каләм очыңда кылыч кече бар.
- Угыңны аттың икән — җәяңне дә яшермә.
- Сүз — чәчәк, мәкаль — букет.
- Сөйләүчесе үлсә дә, хак сүзе мәңге яши.
- Кыек утырган чакта да туры сүз сөйлә.
- Авыздан чыгасы сүзне авызда чәйнәү кирәк.
- Шагыйрь сүзе корыч тишә.
- Көч белән җиңелмәгәнне тел белән җиңеп була.
- Сөйләсәң — телең тала, дәшмәсәң — йөрәк әрни.
- Туган якның бер кышы — читнең мең язы хәтле.
- Илгә таянса батыр — юллары булыр такыр.
- Халык күтәргән кешене җиргә ташлау авыр ул.
- Бер бәрәннән көтү булмый, бер куак бакча түгел.
- Халкың башын калкытса, син дә үрә торып бас.
- Кадак даганы саклый, дага — юрганы саклый, юрга — батырны саклый, батыр — ватанны яклый.
- Корыч сынар, бөгелмәс.
- Көчле көчсездән үч алмый.
- Бөркет чебен ауламый.
- Күндәм атка камчы кирәкми.
- Мәчедән курыксаң — өнеңнән чыкма.
- Җаның сөйгән эш — кояштан якты.
- Чишмәнең кайда икәнен кое казучы белә.
- Тирән кое казысаң — суы күбрәк булачак.
- Артыңнан су акмаса, су артыннан үзең чап.
- Эшле тимер тутыкмый.
- Яхшы атны сыйлыйлар, начарын камчылыйлар.
- Кем бәйләсә, шул чишә.
- Таш ыргыткан кул ныгый.
- Сөт бирмәгән сыерга үгез йөге салалар.
- Балта алтын булса да, урыны — утын янында.
- Күп кытаклаган тавык йомырканы аз сала.
- Көтүчеләр күп җирдә бәрәнне бүре ашый.
- Тор, кабак, уян — бакчада куян!
- Өйрә пешерә белми, токмач тураган була.
- Атлаган — таулар кичәр, тик торган — базга төшәр.
- Йөкне син күтәрмәсәң, авыр йөк сине егар.
- Бирүче кул алган кулдан һәрвакыт өстен була.
- Өйне салган балтаны өйгә сирәк кертәләр.
- Черек тактага кадак тиз керә.
- Һәр ике якка авышма бизмән шикелле булып.
- Бурыч түләүдән курыккан — ишеген бикле тотар.
- Синдә казан бар диеп, үз чүлмәген кем ватсын.
- Түбәң зур булса — кар күбрәк ятыр.
- Сатып алучының күзе сатучылар кулында.
- Бодай күрсәтеп, арпа сатмакчы.
- Үткән елның календарен быел кем сатып алсын.
- Иске гыйшык картаймый.
- Тышы — сарай, эче — кетәк. ш
- Әрем кырны бизәми.
- Бер куак төбенә ятып бер мең бәрән ял итә.
- Буш карбызда орлык күп.
- Сынган агачка ботак кирәкми.
- Дус турында дустан сорыйлар.
- Дустын югалткан кеше — үзенә үзе дошман.
- Кеше кешене чын кеше итә.
- Мең дус та — аз, бер дошман да — күп.
- Дошманга баз казыганчы, дустыңа йорт салып бир.
- Елан еланны чакмый.
- Дусның ташы баш тишми.
- Күршең комсыз булмаса, киртә кору кирәкми.
- Өрми торган эт алсаң, кунагың бүре булыр.
- Энәсе — миңа, безе — дустыма.
- Сукыр күздән яшь көтмә.
- Кипкән балчык ташка ябышмый.
- Җирдә салган йомыркадан күктә очар кош чыга.
- Хаклык утына өрсәң — сакал-мыегың көяр.
- Зур кыя ишелми торып, тирән чокыр күмелмәс.
- Сүнәр алдыннан ут дөрләп ала.
- Җир тетрәвен күргәнгә — янгын куркыныч түгел.
- Пычракка таш ташлама — чәчрәп сине пычратыр.
- Бүре ач булган чакта, барча бәрән гаепле.
- Тәкәсе юкның пычагы үткен.
- Ике мөгез эзләп дөя пар колагын югалткан.
- Дөя якында утлый, ләкин еракны күрә.
- Көч әйбер вата, ә акыл көчне җиңә.
- Балык тозлы икәнен хәтта сукыр да белә.
- Җимешсез агач — утын, яңгырсыз болыт — төтен.
- Тирән сулар болганмый.
- Сукырның күзе — кулда.
- Кипкән коега су салма.
- Ике тапкыр ишеткәннән бер тапкыр күрү яхшы.
- Һәр кәкре агач җәя булалмый.
- Башың сыймаслык җиргә гәүдәң белән тыгылма.
- Эт намазы ишетелсә, күктән ит явар иде.
- Көлдән кибән өелмәс.
- Әзер ашны ашарга хәтта тау да килә, ди.
- Явызлык чәчсәң — үкенеч урырсың.
- Теш казып тамак туймый.
- Чукрак тәкә икеләтә куркак.
- Ишәк акырса, сандугач тына.
- Тычкан булып җитмәгән, инде капчык кимерә.
- Бәйләп куйган арсланны куяннар да типкәли.
- Тотып тор дигәч, йотып ук куйды.
- Чамасыз ачы суган үз кабыгын яндыра.
- Саран саткан йомырка сарысыз була диләр.
- Камышы бездә үсә, кураен ятлар уйный.
- Нәфесе миннән, азыгы синнән.
- Ат күрсә — аксый башлый, су күрсә — сусадым ди.
- Тигез җирдә бер калкулык: «Мин тау!» диеп мактанган.
- Ачык авыз — капчык тишеге.
- Авыздан чыккан артык сүз — үз якаңа ябышыр.
- Тегермәне шаулый, оны юк.
- Уттан калганын агым су алды.
- Уңмаганның мамыгы җилле көндә тарала.
- Янган йортка кисәү китерә.
- Нәрсә ашавыңны түгел, ничек яшәвеңне әйт.
- Атын урлаткач, аранын бикли.
- Дөя канатлы булса, түбәле өй калмас иде.
- Озын койрыкны тизрәк өзәләр.
- Ботка болгаткан чакта да бармак сынган чак була.
- Мәче юк җирдә тычканга бәйрәм.
- Сак кешенең күзенә дә чүп кергән чаклар була.
- Кеше атында йөрсәң, бик тиз җәяү калырсың.
- Йомыркадан йон кырыкмыйлар.
- Арбаны ат түгел, ә арпа тарта.
- Сакал эзләп киткән иде, мыек югалтып кайтты.
- Сыерчык нинди кош икәнен чия бакчаң булгач белерсең.
- Бакчачы ашыктыра дип, алма вакытсыз пешми.
- Бурычлының сау булуын бурыч бирүче тели.
- Көндез шәм яндырган кеше төнлә утсыз утырыр.
- Бер кулы белән ут төртә, берсе белән сүндерә.
- Бүрегә кунакка барсаң, этеңне ияртеп бар.
- Шәмнең кыйбат булуыңда сукырның ни эше бар.
- Төшеп югалган балтаның сабы сары алтыннан.
Чыганак
[edit | edit source]- Алтын хәзинә/төз. Зәки Нури. - Казан, Тат. кит. нәшр., 1978