Wq/tt/Үзбәк мәкальләре

From Wikimedia Incubator
< Wq‎ | ttWq > tt > Үзбәк мәкальләре
Jump to navigation Jump to search

А[edit]

  • Авылда бүре барында этләр бердәм өрәләр.
  • Ай төнлә генә кирәк, белем – гомер буена.
  • Ак булмасын, пакь булсын.
  • Акка кара тиз йога.
  • Артык озын тешләрдән бер келәшчә коткара.
  • Ат югында ишәк аргамак.
  • Ачы сорауга татлы җавап юк.
  • Ачык дошман астыртын дустан яхшы.
  • Ашап туймасаң, ялап туймассың.
  • Аяк буйлап үрмәләгән нәрсә муенга да менеп җитә.

Ә[edit]

  • Әйтсәң тел арый, әйтмәсәң йөрәк әрни.
  • Әйрән эчүче качкан, чүлмәк ялаучы – капкан.
  • Әйрәнен биргәнсең икән, чиләген дә кызганма.

Б[edit]

  • Бал алып балтырган бирә.
  • Баллы кеше бармак ялый.
  • «Балчык ашыйсыңмы?» дигәч, шайтан: «Май өстәгез!» дигән.
  • Батыр дошмансыз булмый.
  • Баш – башка, таш – ташка.
  • Башканы чәләлмәгән бур үз түбәтәен урлар.
  • Башы барга бүрек бар.
  • Бәләкәй таш та маңгайны яра.
  • Белдексезнең белеме кыш эри дә җәй туа.
  • Бер бәрәнне ике суймыйлар.
  • Бер кечкенә таш атсаң да бер өер карга курка.
  • Бер көнлек ызгыш килсә, дуслык бер айга китә.
  • Бер төкергән төкерекне кире йота алмыйсың.
  • Бер хыялдан мең хыял туа.
  • Берне киссәң, унны утырт.
  • Берәүгә тугры булу меңнәргә тугры итә.
  • Бердәм өрсәң – җил була, ил төкерсә – күл була.
  • Берләшсәң – елга буласың, аерым йөрсәң – ерганак.
  • Бик тиз сөйләгән бик тиз үкенер.
  • Болыт узгач, яңгыр көтмә.
  • Бүренең борыны һәрвакыт канлы.

Д[edit]

  • Даны олы, өстәл өсте буш.
  • Дошманың тычкан булса да, үзең арсландай бул.
  • Дусларның күбе дә аз, дошманның азы да күп.

Е[edit]

  • Ертык халатка алтын ямаулык.

Җ[edit]

  • Җиргә төшкән – гөл була, утка кергән – көл була.
  • Җирне сыйласаң, сыйлы буласың.
  • Җитез этне төлке яратмый.

И[edit]

  • Ике ябалак талашса, җиме каргага кала.
  • Иләк сорарга да тел кирәк.
  • Иске кием яңаны саклый.
  • Итчене сөзгән кәҗәнең муены тизрәк киселә.
  • Ишәгенә күрә тезгене.

Й[edit]

  • Йөзем бирсәләр, «Кайсы бакчадан?» димә.
  • Йөксез ишәк җиргә еш ята.

К[edit]

  • Казанда бар чүмеч тә була.
  • Казаны көмеш, капкачы балык.
  • Кәкре агачны пычкы турайта.
  • Кәкре казык башына кәкре тукмак белән сугалар.
  • Кәп-кәкре кылыч та кынга туп-туры керә.
  • Кеше йөрмәгән урында чакыр-чокырлы була.
  • Кеше киеме керле, кеше аты тирле.
  • Киң күңелгә дөнья киң, тар күңелгә дөнья тар.
  • Кораб йөзгән урында көймә дә йөри ала.
  • Кирәк чакта таш та җиңел.
  • Кош куакка елыша.
  • Кош телен кошлар белә, дөя телен кәрванчы аңлый.
  • Көткән кунак шатлык китерә.
  • Көтүче күп йокласа – бүреләргә куаныч.
  • Куркак артыннан чапканда мин батыр дип уйлама.
  • Күзен ничек акайтса да, юлбарыс булалмады.
  • Күп яңгыр җирне боза, күп сүз – ирне боза.
  • Күренгән тау ерак булмый.
  • Күршең сыңар күзле булса, син дә бер күзеңне йом.
  • Кызарган алмага карап яшел алма кызара.
  • Кырык ыру берләшсә, куркыталмый бер нәрсә.
  • Кыю кешегә йодрык та корал.

М[edit]

  • Малын җуйган җиде ел еласа, илен җуйган гомер җуе елар.
  • Матур кеше гүзәл түгел, тик сөйгән кеше гүзәл.
  • Матурлык туйда кирәк, ә мәхәббәт – көн дә.
  • Мәгънәсез сүз – буш башак.
  • Мөгезгә суксаң, тояк та сызлый.
  • Мулланың чалмасы ак, ә йөрәге кара.

Н[edit]

  • Надан бер гомер яши, белемленең гомере мең.
  • Начар арба юл боза, начар хатын өй боза.
  • Нечкә өзелә, калын сузыла.
  • Ни булганы узган инде, ни калганын мактап әйт.

О[edit]

  • Озын кисәү агачы кул пешмәс өчен яхшы.
  • Оста кул кар яндыра.
  • Оятсыз – гадел түгел.

С[edit]

  • Сак күзгә дә чүп керә.
  • Саран кеше бакчасында куак та яфрак ярмый.
  • Сер сөйләргә дустың булмаса, түбәтәеңә сөйлә.
  • Син менә торган үрләр бар да биек үр булсын.
  • Су алырга килдең икән, чиләгеңне яшермә.
  • Сукмак юлга илтә, юл халыкка илтә.
  • Сукыр йөрәк сукыр күздән ман.
  • Сукыр кешенең таягы тик бер генә югала.
  • Сукыр яшерсә, күзле табалмый.
  • Сулыш өргәннән ай-йолдыз сүнми.

Т[edit]

  • Тавык чыгарган чебешне әтәч саклап үстерә.
  • Тәнне кием матурлый, күңелне дуслык бизи.
  • Тел – акылның үлчәве.
  • Тел – йөрәккә юл.
  • Тун җылытмый, эш җылыта.
  • Түземлегә тау да баш ия.
  • Тырыш чүкеч ташка кадак кага.

У[edit]

  • Уйламыйча сөйләсәң, чирләмичә үләрсең.
  • Улымның улы – минем бакча чәчәге.
  • Утның эше кыздыру, җилнең эше җилгәрү.

Ү[edit]

  • Үз башыңны үзең кашы.
  • Үз эше мамыктан җиңел, кешенеке – таштан авыр.
  • Үзең куркып чапмасаң, дошман синнән качачак.
  • Үтмәс пычак кул кисә.
  • Үчле булсаң – үз борыныңны тешлә.

Ф[edit]

  • Филне кунакка чакырсаң, капканың зурын эшләт.

Х[edit]

  • Хәле беткән ат кына колын артыннан йөри.

Ч[edit]

  • Чаянның холкы үзгәрми.
  • Чәнечкегә баскан кеше салмак басып сак атлый.
  • Чи утынның төтене куе.
  • Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә көтү көт.
  • Чукракка әйткән сүзләр җәл, яманга баккан күзләр жәл.
  • Чүпле җирдә күп йөрсәң күзгә чүп керми калмас.
  • Чын күңелдән әйткән теләк – яхшылыкның яртысы.
  • Чыпчыктан курыксаң – тары чәчмә.

Ю[edit]

  • Юләр кеше юлдашын арыта.
  • Юлны яхшы белгән кеше атлаганда сөртенми.
  • Юмартныкын ашап мир яшәр, саран яшеренеп ашар.
  • Юньсез белән юл эзләмә.

Я[edit]

  • Яман юлдан белән йөрмә, яхшы таяк тотып йөр.
  • Яратканга яратканны бир.
  • Яхшы атка – мул азык, начар атка – озын чыбыркы.
  • Яхшы сүз кыска була.
  • Яхшы йөрәк – якты йөз.
  • Яхшының эшн – куаныч, яманның эше – агу.

Чыганак[edit]

  • «Үзбәк мәкальләре һәм әйтемнәре»//Алтын Хәзинә. Дөнья халыклары мәкальләре һәм әйтемнәре/төз. Зәки Нури. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1973. - 190 бит.