Wq/tt/Шор мәкальләре
Appearance
- Атласаң – тау кичәрсең, утырып торсаң – базга төшәрсең.
- Белгән бер сүздән аңлар, белмәгәнгә бер сүз дә аз.
- Йөри белсә – юл булыр, эшләп үссә – ир булыр.
- Күп уйласаң йокы кача.
- Мылтык кемнеке булса, аткан җәнлек тә шуңа.
- Суык белән бәхәсләшсәң, колагыңнан мәхрүм калырсың.
- Туар-тумас балага бишек элеп куймыйлар.
- Туганнар бердәмлеге таш кыядан нык була.
- Хәтәр җил урманны кыра, хәтәр сугыш – кеше башын.
- Эшләгән – ризык тешләр, тик торган – авып төшәр.
- Ялгыз агач җилдән курка, ялгыз адәм – кешедән.
Чыганак
[edit | edit source]- «Шор мәкальләре һәм әйтемнәре»/Алтын Хәзинә. Дөнья халыклары һәм әйтемнәре/төз. Зәки Нури. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1973 – 190 бит.