Wq/tt/Фәнис Яруллин
Фәнис Яруллин - атаклы татар шагыйре һәм язучысы.
Өзекләр
[edit | edit source]А
[edit | edit source]Авылның йөз күзе бар. Аннан берни яшерә алмыйсың. |
Акны ак дип әйтергә дә |
Б
[edit | edit source]Батыр булыр өчен, җанда шәфкать кирәк, |
Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле-төрле булган кебек, батырлык та күптөрле шул. |
К
[edit | edit source]Кеше, гадәттә, я бәхете ташып торганда, я күтәрә алмаслык кайгы килгәндә, я юлын югалтканда, туган якларына кайта. Бәхетле кешенең үз бәхете белән бераз мактанасы, кайгылының кайгысын таратасы, юлын җуйганнарының юл табасы килә. |
Кеше күңеле өчен туган як кирәк. Еракка китсә – сагыныр өчен, картайса – балалыгына кайтыр өчен, дошман керсә – яклар өчен. Ерак җирләрдә йөргәндә, кеше читтәге матурлыкны әнә шул үзенең туган ягы белән чагыштыра. Туган ягы аңарга биеклеккә сикерү ноктасы, гүзәллек үрнәге булып хезмәт итә. |
- Кеше үзенең тамырын, үткәннәрен онытмаска тиеш. Ә кешене узганнары белән тел бәйли.
М
[edit | edit source]C
[edit | edit source]Сугыш - акылсыз кешеләрнең акылсыз эше. |
Т
[edit | edit source]Туган туфрак беркемне дә кире какмый ул. Туган якның туфрагы да җиңел дип, картайгач үләр өчен, тикмәгә генә кешеләр туган-үскән җирләренә кайтмыйлар. |
Туган ягына һәркемнең җиңүче булып кайтасы килә. Авыл бөркетләр оясы. Ул үз балаларын еракка, биеккә очыра да читтән генә күзәтә: я, синең хәлләрең ничек? Оча аласыңмы? Тормыш давыллары канатларыңны сындырмадымы? Безнең йөзгә кызыллык китермисеңме? |
Ю
[edit | edit source]Юләрләр хакимлек иткәндә, |