Wq/tt/Уйгыр мәкальләре

From Wikimedia Incubator
< Wq‎ | ttWq > tt > Уйгыр мәкальләре
Jump to navigation Jump to search

А[edit]

  • Авыз яме тел булса, телнең күрке сүз булыр.
  • Авызы каймак, күңеле маймак.
  • Агач киссәң озын кис – кисә-кисә кыскарыр, тимер киссәң кыска кис – суга-суга озаер.
  • Адашканга юл күрсәт.
  • Адашканның гаебе юк, кайтып үз өен тапса.
  • Аерылганны кар күмәр, бүленгәнне буран басар.
  • Азны белмәгән күпне аңламый.
  • Айны итәк каплый алмый.
  • Акча тапсаң санап ал.
  • Акчаны акча таба.
  • Акчаның бер очы беләктә, икенче очы тия йөрәккә.
  • Акыллы үзен гаепләр, ә надан кеше – дустын.
  • Акыллының кадере ахмак янында беленә.
  • Алмакның бирмәге бар.
  • Алтын акчага ышанма, алтын акылга ышан.
  • Артык яңгыр җир боза, артык сүз – ил боза.
  • Ат адымын юл белә, егет кадерен ил белә.
  • Ат алсаң – якыннан ал, хатын алсаң – ерактан.
  • Ат типкәнгә тай чыдый.
  • Ат үлсә – эткә бәйрәм.
  • Атаңа син ни эшләсәң, балаң сиңа шуны эшләр.
  • Атлас суда батмас.
  • Атны ат саклый, ачны ач саклый.
  • Атны бәйгедә сына, ир кешене – сәфәрдә.
  • Атың сатсаң, йөгәне кала.
  • Ахмак белән аш ашама, аңлы белән таш ташы.
  • Ахмак илче ара боза.
  • Ахмактан акыл сорама.
  • Ач өйдә катык оемый.
  • Ашның тәме тоз белән, кеше күрке сүз булыр.
  • Ашның тәме тоз белән, табын яме кыз белә.

Ә[edit]

  • Әгәр бүредән курыксаң – куй көтүе саклама.
  • Әҗәле җиткән карга бөркет белән шаярыр.

Б[edit]

  • Базарда мең кеше, күңелдә бер кеше.
  • Байның килене булганчы, ярлы кеше кызы бул.
  • Батманлап килә торган чир мыскаллап кына китә.
  • Батырлык беләктә түгел, йөрәктә була.
  • Башлый торгаг эшеңнең азагына карый бел.
  • Башы бушның гәбе буш.
  • Белгән белгәнен эшләр, белмәгән бармак тешләр.
  • Белмәгәнен сорап белгән – галим булыр, белми торып сорамаган – залим булыр.
  • Бер көнлек юлдашыңа да кырык көн рәттән сәлам әйт.
  • Бер олыга колак сал, бер кечене тыңлый бел.
  • Берәү туеп сикергәндә, берәү туңып сикерә.
  • Бодай аз, салам күп, яхшы аз, яман күп.
  • Бөркет күргәнен чукый, кеше белгәнен укый.
  • Булган өй балага кала, өе юк – далада кала.

Г[edit]

  • Гайбәтче гайбәт сатмаса – аның күңеле хуш булмый.
  • Галим булсаң – галәм синеке.
  • Гыйлемлелек – нур, наданлык – хур.

Д[edit]

  • Дошманыңа үлеп теләгәнче, үзеңә гомер телә.
  • Дөя сорасаң, төймә алырсың.
  • Дус елата, дошман көлдерә.
  • Дусның дуслыгы кирәк, исәпнең – дөреслеге.

Е[edit]

  • Еракта аккан суның якында кадере булмый.

Җ[edit]

  • Җан сызламаса, тән дә авыртмый.
  • Җеннән куркып, албастыга юлыккан.
  • Җил югында агач чайкалмый.
  • Җир – уңышның әнкәсе, хезмәт – аның әткәсе.
  • Җиргә чәчкән – гөл булыр, утка төшкән – көл булыр.

З[edit]

  • Зур казанга зур чүмеч.

И[edit]

  • Ике ат тибешкән чакта уртада ишәк үлә.
  • Ил барда ир хур булмас, ир барда ил хур булмас.
  • Инсафлының теле сафю
  • Ир ачуы – хатыннан, хатынныкы – утыннан.
  • Ир байлыгы җирдә ята.
  • Иренчәк бер эшне ике тапкыр эшли.
  • Ирнең эше ил белән.
  • Ишеге ачык булса да, кеше өенә сорап кер.

К[edit]

  • Кан белән кергән җан белән чыгар.
  • Кара агармас, саран баемас.
  • Караңгының күзе юк.
  • Каргага ук атма, яманга сүз катма.
  • Катык эчкән – котылган, чүлмәк ялап тотылган.
  • Кемлегеңне белим дисәң, берәр якка яучы җибәр.
  • Кеше гөлдән дә нәзек, кеше таштан да каты.
  • Кеше кешене белән кеше.
  • Кешенең үзенә түгел, сүзенә карау кирәк.
  • «Кил» дию бар, «кит» дию юк.
  • Киңгә киң тиң, тарга тар тиң.
  • Киявеңнең начарлыгын кызыңнан күр, киленеңнең начарлыгын үзеңнән күр.
  • Кочактагы бала сөйдерә, үскәч – көйдерә.
  • Кошны – җим белән, кешене сүз белән алдыйлар.
  • Көнлек юлга чыксаң да, бер атналык азык ал.
  • Күз авыртса кулыңны тый, теш сызласа телеңне тый.
  • Күз куркак, кул батыр.
  • Күздән ерак булган кеше күңелгә дә ерагая.
  • Күздән күз туя, сүздән күңел туя.
  • Күзең күреп кулың тотмаса – һичнәрсәгә ышанма.
  • Күп сүз – чүп сүз.
  • Күп яшәгәннән сорама, күпне күргәннән сора.
  • Кызы барның назы бар.

Л[edit]

  • Ләйләне күрер өчен Мәҗнүн күзләре кирәк.

М[edit]

  • Муенны кул кисми, кылыч кисә.
  • Мылтыксызга киек күбрәк очрый.

Н[edit]

  • Нияте яман кешенең казаны тишек була.

Ө[edit]

  • Өе тар булган кеше җиһан киңлеген белми.
  • Өйдә сөйләгәнт сүзләр базар өчен ярамый.
  • Өмет кешене яшәтә дә, какшата да.

С[edit]

  • Сабыр кылсаң шатланырсың, алдаласаң алданырсың.
  • Саны бар, исәбе юк.
  • Саф һава – тәнгә дәва.
  • Син ялкауга эш кушсаң – ул сиңа акыл сатар.
  • «Синеке» дә «минеке» - күңел тарлыгы, «ары ят» та «бире ят» - урын тарлыгы.
  • Сөйгәнемнең күңеле булсын өчен сөймәгәнемне сөям.
  • Сөйләсәң – телне кисәләр, карасаң – күзне тишәләр.
  • Суның әнкәсе – болак, сүзнең әнкәсе – колак.
  • Сүзе белән көлдерә, күзе белән көйдерә.

Т[edit]

  • Тай азгыны юрга булса, ир азгыны мулла булыр.
  • Тама-тама күл була, таммый калса – чүл була.
  • Тамганы кырып алалар, ә эзе барыбер кала.
  • Тән саулыгы – җан рәхәте.
  • Теше чыккан балага ашны чәйнәп бирмиләр.
  • Төшкә ни кермәс, дошман ни димәс.
  • Туры ата белмәүче угым кәкре дип уйлый.
  • Туры сүз тимерне тишә, йомшак сүз кылычны кисә.
  • Тыштан кием белән бизәл, ә эчтән – гыйлем белән.

У[edit]

  • Уйнап сөйләгән чакта да уйлап сөйләшү кирәк.
  • Улы барның үзе бар, кызы барның эзе бар.
  • Усал хатын – кара тасма, аны билеңә асма.

Ү[edit]

  • Үзе өчен йоклаган – кеше өчен төш күрмәс.

Х[edit]

  • Хак эш өчен елаганда, сукыр күздән дә яшь чыга.
  • Хан кызы чүмеч тотса, кулы кабарып чыга.
  • Хатын канаты ир булса, ир канаты җир булыр.

Ч[edit]

  • Чакырган җирдән калма, дәшмәгән җиргә барма.
  • Чапанның җиңе булмый, ахмакның аңы булмый.
  • Чапансыз чапанлы булса – кага-кага туздырыр.
  • Чәйнәмичә йоткан ашның тәме авызда калмый.
  • Чәчнең озыны, сүзнең кыскасы яхшы.
  • Чит җиргә бармый торып, туган илең кадерен белмисең.
  • Чүмеч – казан илчесе.

Э[edit]

  • Эче тарның эше тар.
  • Эше юкка рәхәт юк.
  • Эшлекле таш күтәрә, эшлексез көн үткәрә.
  • Эшлекленең авызы ашка тисә, эшлексезнең авызы ташка тияр.
  • Эшсезләргә аш юк, белемсезгә эш юк.
  • Эштә беләге талганның ашы тәмлерәк була.

Ю[edit]

  • Юлны юл йөргән белә, балны – бал татыган белә.

Я[edit]

  • Яман куенында ятканчы, яхшы алдында тезлән.
  • Яман юлдаштан ялгызлык яхшы.
  • Яманны күрмәгән кеше яхшының кадерен белми.
  • Яңгыр – җир даны, хезмәт – ир даны.
  • Яңгыр яуды – май яуды, кар яуды – икмәк яуды.
  • Яумаган яңгырдан качып чикмәнеңне ябынма.
  • Яхшы атның тиресе каеш булыр, күн булмас.
  • Яхшы илнең баласы харап булыр, кол булмас.
  • Яхшы сүз әйтсәң – елан өненнән чыга, яман сүз әйтсәң – кылыч кыныннан чыга.
  • Яхшы сүз таш ярса, яман сүз баш яра.
  • Яхшылыкка яхшылык – һәр кеше эше, яманлыкка яхшылык – ир кеше эше.