Wq/tt/Тел

From Wikimedia Incubator
< Wq‎ | tt
Wq > tt > Тел

Тел - төшенчәле эчтәлекне тәртипләнгән яңгыраш (язылыш) белән туры китерүче билгеле система

Өзекләр[edit | edit source]

  • Бәс, ни килсә башка, бел: телдин килер,
Адәмичә нә ки кыйлса, тел кылыр. - Мөхәммәдьяр
  •  

Сүз ул - гәүһәр, аның кадерен белсәң,
Таләп белән бу сүздә фикер йөртсәң.

  Мәҗлиси
  •  

Бу дөньяда сүзем калыр, үзем - юк.

  Мәҗлиси
  •  

Тәмле тел - халык җаны

  Мәҗит Гафури

Мәкальләр[edit | edit source]

  • Анам биргән туган тел,
Атам биргән корал тел.
  • Алтыда белгән ана телең
  • Бит күрке күз,
Тел күрке сүз.
  • Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел,
Иң ачы нәрсә дә — тел.
  • Әдәп башы — тел.
  • Әйткәннән тел калмас.
  • Иле барның теле бар.
  • Иң татлы тел — туган тел,
Анаң сөйләп торган тел.
  • Инсафлының теле саф.
  • Кеше күрке йөз;
Йөзнең күрке — күз,
Уйның күрке — тел,
Телнең күрке — сүз.
  • Оста барда кулың тый,
Белгән барда телең тый.
  • Сүз бер көнлек, тел гомерлек.
  • Татлы тел тәхет били.
  • Татлы тел тимер капканы ачар.
  • Тел — ананың теләге,
Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.
  • Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый.
  • Тел белмәгән теленнән абыныр.
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгән коры калыр.
  • Телең белән узма,
Белем белән уз.
  • Телең белән фикер йөртмә,
Уең белән фикер йөрт.
  • Телеңне тезгендә тот,
Этеңне чылбырда тот!
  • Телне каләм саклый.
  • Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.
  • Теле пычракның күңеле пычрак.
  • Теле татлының дусы күп.
  • Теле чибәрнең үзе чибәр.
  • Теле юкны тигәнәк талар.
  • Тел күңелнең көзгесе.
  • Тел — кылыч: тиешсез җирдә тый, тиешле җирдә кый!
  • Телләр белгән — илләр белгән.
  • Тылмач үз җавабын үзе табар.
  • Телне тешләп өзеп булмый,
Сөйләми дә түзеп булмый.
  • Тел өчен теш төбенә утырталар.
  • Тел ташны эретә.
  • Тәмле дә тел,
Тәмсез дә тел.