Wq/tt/Тат мәкальләре

From Wikimedia Incubator
< Wq‎ | tt
Wq > tt > Тат мәкальләре

Татлар - Дагстанда яшәүче халык.

Мәкальләр[edit | edit source]

  • Уттан да курык, судан да курык.
  • Коры янында чие дә яна.
  • Кипкән чәчәк күп тормый.
  • Ерактан эзләп, якыннан тапты.
  • Арзан әйбер кыйммәткә төшә.
  • Өйдә — кара болыттай, урамга чыкса — кояш.
  • Өйдә әтәчтәй йөри, урамга чыкса — чебеш.
  • Яңа хәбәр ишетмәсә, колак саңгыраулана, дя«
  • Буйвол бәбәйләгәнне беркем дә белми, тавык бер йомырка салса — йөзләп күрше ишетә.
  • Өеңдә кунак барында — сәгатеңә күз салма»
  • Ишек шакып күп йөрсәң — синекен дә шакырлар.
  • Колагы юкның — алкасы да юк.
  • Пеләшне бүрек каплый.
  • Җәйге тузан — кышкы икмәк.
  • Юан агач тиз сына.
  • Бер ана тапкан балага — йөзләп кендек әбисе.
  • Казандагың — кашыкта.