Wq/tt/Татар юлы

From Wikimedia Incubator
< Wq‎ | tt
Wq > tt > Татар юлы

Татар юлы - Рашат Сафинның геосәяси әсәре.

Әсәрдән өземтәләр[edit | edit source]

  • Әгәр милли идеологиябезнең төбе Далага нигезләнгән, ә күге татар исламына терәлгән булса, милләтебез җирдән куәт алып торган Ахиллес һәм күктән изге киңәшләр иңдерелеп торган Геракл-Геркулес сыман җиңелмәс көчкә әверелер.
  • Әгәр үзебезне мөстәкыйль геосәяси көч итеп күрсәтә алмасак, халыкара сәясәт безне иң күбендә урыс региональ державасы иярчене буларак кына таныячак.
  • Без – Аллаһның яраткан һәм сынау үткән милләте. Борынгы бабаларыбыз шикелле, киләчәктә без дә үз бәйрәмебезне үзебез бәйрәм итеп яшәрбез, Аллаһ боерса.
  • Безнең юлмы ул исламчылык? Исламчылык юлына бассак, атеистлар урыны кайда булыр?
  • Бүген иҗтимагый фикерләүдә ислами татар фәлсәфәсе юк дәрәҗәсендә, гәрчә аны тудырган татар укымышлылары мирасының югарылыгы дөньякүләм танылган факт булса да.
  • Бүгенге татарның анасы – Идел (Болгар дәүләте – болгарчылык), атасы – Дала (Алтын Урда – татарчылык). Бала чын кеше булып үссен һәм яшәсен өчен аңа хис һәм акыл тәрбиясе бирергә кирәк.
  • Ислам фәлсәфәсе акылга нигезләнгән. Бабаларыбызның традицион хәнәфи мәзһәбендә рух төшенчәсенә рациональ караш булган. Андый караш рухны билгеләүче факторлар буларак гыйлемлелеккә, акылга, фикерләүгә нигезләнгән инануы (аңны, ихтыярны, хисне) күрә.
  • Кешелек яшәеше өчен хәзергә иң зур әһәмияткә ия булган глобаль проблема – ул чамасыз матди ихтыяҗларны максимум канәгатьләндерү максатындагы техник прогресс белән биосфера каршындагы каршылык.
  • Милләтебез үзенә йөкләнгән геотарихи вазифаны үтәрлек булсын өчен һәр татар сабый чактан лидерлыкка әзерләнергә тиеш.
  • Татар – миссионер халык. Ул гомер бакый миссионерлык белән шөгыльләнде. Нинди генә тарихи-сәяси күчешләр булуына карамастан, төрле культуралар, сәяси стройлар, җәмгыяви формацияләр өчен ул үзенең универсальлеген күрсәтеп килде. Һәрвакыт аны үз язмышы гына түгел, якын һәм ерак күршеләренеке, бөтен кешенеке дә кызыксындырды.
  • Ул [татар] дөньяга миссионер милләт итеп яратылган. Шуның өстенә Аллаһ татарга бүгенге глобаль кризистан чыгу өчен иң отышлы идеологик тәгълимат та иңдергән. Ул – татар исламы.
  • Хәлбуки, империяне җимерүче татар түгел. Урыс империясен җимерү мәсьәләсендә хөкем чыгаручы – вакыт, сәбәпчесе – дәүләт тотучы милләтнең заман таләпләренә җавап бирми торган менталитеты, ә башкаручысы – атлантизм, без исә – бары тик җимерүче генә.
  • Хәрәкәт – ул бит динамика, ә милләт статика, ягъни аны милли хәрәкәт селкетмәсә, ул хәрәкәтсез ята (йоклый яки инде үлем хәлендә).
  • <...> Шуңа күрә безгә мөстәкыйль татар юлы сайларга кирәк <...>