Wq/tt/Табасаран мәкальләре
Табасараннар - Русиядә, Дагстан Җөмһүриятендә яшәүче халык.
Мәкальләр[edit | edit source]
- Утамаган басу да чәчмәгән җир кебек үк.
- Сәләте бар — каты җиргә мамык казык кага ала.
- Куян әле урманда, ә аучы казан аса.
- Я сөяк, я таяк булыр этнең бар эзләгәне.
- Игелекле бала кош йомыркада ук сайрый.
- Ялганның юлы — тик ярты аршын.
- Кулын киссә дә — каны күренмәс.
- Мичеңә әйтсәң — стенаң тыңлар.
- Яхшы сүздән таш та йомшара.