Wq/tt/Саха мәкальләре

From Wikimedia Incubator
< Wq‎ | ttWq > tt > Саха мәкальләре
Jump to navigation Jump to search

А[edit]

  • Агымга каршы йөзү дә белем алудан җиңел.
  • Ай булып та яктыра бел, кояш булып та балкы.
  • Акча исәп ярата.
  • Акылы чамалы кеше күзсез-колаксыз була.
  • Аның кояшы рюмка эченнән чыга.
  • Арыган атка йөгән дә – йөк.
  • Ат булса, ияр табыла.
  • Ачның хәлен тук белми.
  • Ачык күңелле кешенең дус-ишләре күп була.
  • Ашлаган җирне бөртек ярата, яхшы кешене халык ярата.
  • Ашыксаң – соңга каласың.
  • Ашың булса, аяк арымый.
  • Аяк барын җир сизми.

Ә[edit]

  • Әзер ашка тамак табыла.
  • Әйткән сүзең көмеш булса, әйтмәгән сүзең алтын.

Б[edit]

  • Байлар утлы түшәктә йоклый.
  • Балта эзен пычкы эзеннән аера алмый.
  • Балык тирәнгә омтыла, кошлар биеккә оча.
  • Бәла агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри.
  • Баткан кояш чыкмый калмый.
  • Бәхет артта барганда, бәхетсезлек җәяү йөри.
  • Бәхетсезлек юлдан атлый, бәла тезгенле була.
  • Бер беребезгә тигезбез – пычкы тешләре кебек.
  • Бер генә кеше икәнсең, өч күләгәң булмасын.
  • Бер кадаклык эш эшләп, бер пот түләү алмакчы.
  • Бер сөзелгән сыерны гел сөзәләр.
  • Бер сүз – татлы сүз була, күп сүз – күңел болгата.
  • Бер төлке дә үз койрыгын үзе пычратмый.
  • Бер черек бәрәңге йөз бәрәңге черетә.
  • Берәмләп җыйган җиләктән чиләк тула.
  • Беткәнне сосып алып, өзелгәнне ялгап булмый.
  • Биргән кул тала, алган кул арымый.
  • Борын астындагын күрми, тау башындагын күрә.
  • Ботарлыйсы сарыгын бүре алдан чамалый.
  • Ботка бирә, маен жәлли.
  • Бөркет баласы – бөркет, карга баласы – карга.
  • Буш бугазның авызы – тимерче күреге күк.
  • Булдыксыз җепкә урала, ялкауга энә авыр.
  • Бүреләр боланнар белән бер көтүдә йөрмиләр.

Д[edit]

  • Диңгез ярында йөргәннең аяклары чылана.
  • Дөя хәтле кара уй кирәкми, чебен хәтле якты уй кирәк.

Е[edit]

  • Елга өсте – дулкынлы, ә тормыш – сикәлтәле.

Җ[edit]

  • Җирне кояш яктырта, ә кешеләрне – белем.
  • Җирнең барлык калкулыгын берәү тигезли алмый.

И[edit]

  • Ир кыюлык белән җиңә, ә хатын-кыз – яратып.
  • Иртә торган кош томшыгын сөртә, соңга калган кош күзләрен уа.

Й[edit]

  • Йомшак ирекле колын бөтен көтүне имә.
  • Йомычка агымга каршы йөзә алмый.

К[edit]

  • Каз артыннан куып китеп үрдәктән колак каккан.
  • Казый башы – ябалак башы: бөтен якка борыла.
  • Кайгы агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри.
  • Кайгы кызыл камчылы.
  • Кайгы тунына ябышып, газап итәген тоткан.
  • Картның киңәшен тыңла, яшьнең дуслыгын ярат.
  • Кешегә бурыч бирсәң, башмак төбен тишелер.
  • Кешенекен кызганмасаң – үзеңнеке югалыр.
  • Кил дисәң китә, кит дисәң килә.
  • Кисәр алдыннан үлчә, эшләр алдыннан уйла.
  • Койма аша сикерсәң, тәбәнәк төштән сикер.
  • Колынга карап бозау ботарлый.
  • Кошның аласы тышта, ә кешенеке – эчтә.
  • Көзен көлә, язын ялына.
  • Көткән чакта көн озын, ә көнләшсәң, төн озын.
  • Көче аз зат күп сөйли.
  • Кул кыймылдаса, авыз ачыла.
  • Кулым көче – зур байлык, тиз йөрешем – хәзинә.
  • Кунакка сый-хөрмәт куймау аны тиргәү белән бер.
  • Куркак күп тапкыр үлә.
  • Куркакка һәркем хуҗа.
  • Куян кырда, балык суда көчле.
  • Күк – муеннан, диңгез – тубыктан.
  • Күккә карап төкермә – үз күзеңә эләгер.
  • Күккә менсәң – күк биек, җиргә иңсәң – җир каты.
  • Күләгәгә кул бирмиләр.
  • Күп сүзнең хатасы күп.
  • Кызыл комнан бау ишмә.
  • Кыйнау белән назлауны бер итеп күрә.
  • Кылыч үз кыныннан үзе төшми.
  • Кычытмаса кашыма, кирәкмәсә сорама.

М[edit]

  • Машина майсыз эшләми.
  • Мөгезгә – мөгез, тешкә – теш, тоякка – тояк.

Н[edit]

  • Намус бурычка бирелми.
  • Начар кешенең эзләре кара.

О[edit]

  • Озын буй белән су үлчәп булмый.

Ө[edit]

  • Өчәрләгән өч кат була.

П[edit]

  • Поп карыны кырык катлы.

С[edit]

  • Сабан туенда борынын өшеткән.
  • Суга сугып, бака куркыта.
  • Сыерның сөте – азыкта.

Т[edit]

  • Ташлап киткән ындыргың чокырлары күмелми.
  • Теле авызына, аягы юлга сыймый.
  • Теле баллы, күңеле карлы.
  • Тәңкә тәңкәгә тартыла.
  • Төпсез су булмый, очсыз юл булмый.
  • Тычканның да үз сукмагы була.
  • Тутыккан тимер эштә ялтырар.

У[edit]

  • Уйсу җирне су басканда калкулыкка менәсең.
  • Уңганның уң кулы – киек, ә сул-кулы – саф алтын.
  • Уңмаган ашка утырса, тез сөяге кимерер.

Ү[edit]

  • Үз күзләрен генә карап, үз иренен генә ялый.
  • Үзе ашаган савытны эт кенә пычрата.

Х[edit]

  • Хаклык кояштан да якты.
  • Хатыны күзсез икәнен өч ел яшәгәч белгән.

Һ[edit]

  • Һәр аланның үз исеме, һәр илнең үз даны бар.

Ч[edit]

  • Черек агач утта янмый.
  • Чуанның да тамыры була.
  • Чуртан авызына кулыңны тыкма.
  • Чуртан үлсә теше кала, кеше үлсә эше кала.
  • Чын алтынга пычрак йокмый.
  • Чын бәхет мәхәббәттә, байлык – күз буяу гына.

Э[edit]

  • Эт өргәнне җил очыра.
  • Этнең бар ышанганы – үзенең үткен теше.
  • Эшең запаска калмасын, ашың запаска калсын.

Ю[edit]

  • Юеш каеш өзелми.
  • «Юк»ны бер сүз белдерә.
  • Юлда суны саклап тот, киткәндә – утын калдыр.
  • Юлдан язганны карга чукыса, илдән бизгәнне чебен дә тешли.

Я[edit]

  • Яңгырсыз күк кояшлы, саран хатын ачык йөзле була.
  • Ярата белгән йөрәк сизгер һәм зирәк була.
  • Яхшы дусны тиз табып булмый.
  • Яхшы сүз тезгенле дә, иярле дә була.
  • Яхшы үгез бер тарта, яхшы кеше бер әйтә.
  • Яхшы холык – сынмас канат.
  • Яшел чакта мактанма, уңышына карарбыз.

Чыганак[edit]

  • «Якут мәкальләре һәм әйтемнәре»/Алтын Хәзинә. Дөнья халыклары мәкальләре һәм әйтемнәре./төз. Зәки Нури. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1973. - 190 бит.