Wq/tt/Олдос Хаксли
Appearance
Олдос Хаксли (1894 – 1963) – инглиз язучысы.
Өзекләр
[edit | edit source]- Ә бәлки, безнең Җир – ул берәр башка планетаның тәмугыдыр?
- Кешеләрнең күпчелеге күршеләре сәяхәт ясаганга күрә генә сәяхәткә чыга.
- Трагедиядә без катнашабыз, ә комедияне карыйбыз гына.
- Этләребез өчен безнең һәркайсыбыз – Наполеон; менә шуңа күрә этләрне яраталар да.
- Әгәр дә кайсы-да булса китап бестселлер булган икән, бу Җирнең түгәрәк түгел, ә яссы булуын гына дәлилли.
- Һәм хакыйкатьне төшенерсез, һәм хакыйкать сезне акылдан яздырыр.
- Тарих – ул итле паштет кебек: аның ничек әзерләнгәнен күрмәү хәерлерәк.
- Укытучылык – классик белем алган зәгыйфь акыллылар өчен бердәнбер урын.
- Реклама – хәзерге әдәбиятның иң кызыклы һәм иң авыр формасы.
- Иллюзияләрдән иң яхшы дәва – көзгегә карау.
- Җиңел сатыла торган китап язу өчен, җиңел сатыла торган ми булуы кирәк.