Wq/tt/Мөдәррис Вәлиев
Мөдәррис Вәлиев - татар шагыйре һәм әдәби тәнкыйтьче.
Өзекләр[edit | edit source]
А[edit | edit source]
Авыл татар кешесе өчен аеруча кадерле. Ул – әхлак һәм гадәт-кагыйдәләребезне, эстетик культура традицияләребезне саклаучы күңел сандыгы. |
Җ[edit | edit source]
Җир йөзенең кабатланмас ямен – табигатьтәге төсләр, исләр, авазлар хәзинәсен – үзең дә “яшел яфрак чагыңда” күреп, тоеп-ишетеп калырга кирәк икән шул! Соңыннан иң атаклы концерт залларынңда да балачак урманының аһәңен ишеттермен димә ... |
И[edit | edit source]
Иң матур исем – кешенең үз исеме, диләр. Иң хикмәтле исем, - күрәсең, кешенең туган иле, дөньяга күзе ачылган төбәк исемедер: андагы басу-урман, җир-су атамалары... |
С[edit | edit source]
Сугыш - кешелеккә каршы иң зур җинаять. |
Т[edit | edit source]
Туган як – әдипнең таяну ноктасы да, төп юнәлешен билгеләүче кыйбласы да. |