Wq/tt/Марсель Галиев
Марсель Галиев - атаклы татар язучысы һәм шагыйре.
Өзекләр[edit | edit source]
А[edit | edit source]
Авыл ярык тагарак кебек ул. Анда су да, сүз дә тормый. |
Б[edit | edit source]
Бәйсез булу бәйдән ычкыну түгел әле. |
Җ[edit | edit source]
Җир – илнең йөзек кашы. |
К[edit | edit source]
Кешеләр генәме, сулар да бит туган ягына кире кайта. |
Р[edit | edit source]
Россия - гаҗәеп ил, океан артында яшәп сагыныр өчен. |
Т[edit | edit source]
Тезләнгәннең рухы да тезләнә. |
Я[edit | edit source]
Язмыш сынаулары һәм югалтулар хисабына яши-яши җыелган акыл көче җиңелергә ирек бирмәс. Ир егәре – физик һәм акыл көчендә. Ә егәрлекне бездә ат көче белән үлчиләр. Татар – тумышыннан җигүле ат инде ул. Ат җигүчеләр безгә утырып йөри, йөк төяп ташый, сүгенә-сүгенә камчылый, дилбегәне кая тели, шунда тарта, тугарып, болынга җибәрсә, куш аякны аркан белән тышаулый. |