Wq/tt/Кыргыз мәкальләре
Appearance
- Гадел була белмөсәң, дөреслек табалмассың.
- Дошманнан ерак йөрүдән, аның серен белү яхшы.
- Акыллының күзе утка төшәр, юләрнеке казанга.
- Ярканатның көндез күрмәвенә кояш гаепле түгел.
- Тауны су боза, кешене сүз боза.
- Ашыкмасаң — арбада килеш тә куян куып тотып була.
- Үзе чүлдә булса да, бака күзе күлгә карый.
- Үги ана явыз булса, ятим бала үчле була.
- Күзсез белән күреш, юләрдән кач.
- Тел ялгыша, тояк сөртенә.
- Мин көчле дип масайма — синнән көчле табылыр.
- Ат кадерен белмәсәң — юлда җәяү йөрерсең.
- Аш кадерен белергә ризыксыз ел өйрәтер.
- Ярлы — хыялы белән, бай — малы белән.
- Пошмас җанлы кешеләр су эчеп тә симерә.
- Чамасыз картайган бөркет тычкан ауларга тотына.
- Котырган эт иясен тешли.
- Батырларны көрәш дуслаштыра.
- Сугыш аты яуда кирәк, ә аргамак — көн саен.
- Батманлап кергән авыру мыскаллап кына чыга.
- Атыңны яхшы карасаң — сине дошманнан саклар.
- Ятып торган корсакка тары өйрәсе дә жәл.
- Ашы булса, кашыгы табыла.
- Изге мулла өендә чучка башы табылган, ди.
- Танышлар көчеңә карар, ят кеше — киемеңә.
- Яшь чакта — хезмәт, картайгач — муллык.
- Үз авылында эт тә койрык чөя.
- Кылыч яуда үтмәсләнсә, яңадан кайрап була.
- Дөя йөктән кача алмый.
- Сәнгать күрке — оста сүз.
- Язын су уртасында, кышын кырда тукталма.
- Җилләр үлән киптерә, сагыш кешене киптерә.
- Күргәнең — дөреслек, ишеткәнең — шикле сүз.
- Иске арыкта су тизрәк ага.
- Суны кипкән җиргә сип, сүзне көткән җирдә әйт.
- Бүре сарык ботарлап, кеше уй уйлап туймас.
- Уйнап әйткәнеңне дә бөтен яктан уйлап әйт.
- Кул белән эшлисең, җавапны баш бирә.
- Азгын зат — йөгәнсез ат ул.
- Үз оясы янында һәр эт озын койрыклы.
- Белдеклегә бөтен дөнья якты, белмәгәнгә көн дә караңгы.
- Яхшының яхшылыгы тияр бар җирдә, яманның яманлыгы тияр тар җирдә.
- Күп сайлаган кияүгә пеләш кәләш әләгә.
- Ирнең ирлеген халык бәяли.
- Дуслар сине син югында мактый, ә дошман — күзеңә карап.
- Яхшы ат — юрга булыр, яман зат — мулла булыр.
- Акылсыз эт көндез өрә.
- Начар атка — камчы, тишек өйгә — тамчы.
- Башыңа төшсә, баш белән кое казыйсың.
- Биек таудан ыргыткан таш ераккарак барып төшә.
- Күп кешнәгән колынның сыртына кара, бик мактанган егетнең йортына кара.
- Куян тиресеннән тексәң, кәвешең бик тиз тузар.
- Ахмактан алып тун кисәң, ахмак туйда талашыр.
- Көчле көчәнсә — куәт өстәлә, көчсез көчәнсә — билен сындыра.
- Үзең белмәсәң, белгәнне тыңла.
- Туган авылың тыныч чакта сиңа да куркыныч юк.
- Гаебе чыккан егетнең озын буе кыскарыр.
- Бер сыер мөгезе сынганда, мең сыер мөгезе калтырый.
- Яңалык ишетми торса, колак тиз саңгыраулана.
- Мулла карыны кырык катлы.
- Мең куйның симез булуы бер көтүчегә бәйле.
- Яшел саргаер, яшь булган үсәр.
- Җирнең кеше хезмәтен бушка ашаганы юк.
- Тик белгән-күргән кеше алтынны таный ала.
- Яман авыздан начар сүз чыгар.
- Тауга көчләп менгерсәләр, дөя дә хәлдән тая.
- Авызына су керсә, өт тиз-тиз йөзә башлый.
- Болыт сирәк күренсә, җир өсте пеләшләнә.
- Якыннар талашкан чакта дошман тантана итә.
- Ат туйган җиренә чаба, егет — туган иленә.
- Матурлар матур булмыйлар, яраткан матур була.
- Аракы эчкән — туйда исерек, акылсыз — көн дә исерек.
- Артык күпне өмет итсәң, аздан коры каласың.
- Дустын кайгыртмаган кеше дошман кулына эләгә.
- Яшәгәндә еламаган үлгән чакта яшь түгәр.
- Айга сикергән арыслан аягын сындырган, ди.
- Күп бирүдән тизрәк бирү яхшы.
- Итәк белән айны каплап булмый.
- Йомшак агач кортлы була.
- Батырдан уздырып була, халыктан узып булмый.
- Кухня пычагын кыныда тотмыйлар.
- Ьәр «бүген»нең «иртәгә»се була.
- Үлән кабасы килсә, дөя дә муен суза.
- Урманына күрә җәнлеге, заманына күрә законы.
- Күләгәгә үлчәп тун текмиләр.
- Хурлык үлемнән яман.
- Авыруның хәленә керү — аны яртылаш савыктыра.
- Эшләп өшәнсәң — уңыш тазартыр.
- Атыңны дагалатканчы, юлыңны кара.
- Бүре каргышы сарыкка төшми.
- Ышанычсыз кешедән исеп узган җил яхшы.
- Канат белән очкан кош җиргә койрык белән куна.
- Буш горурлык баш яра.
- Кошы очып китсә китсен, әмма чинарым калсын.
- Өшең кешегә булса, өйрәнгәнең үзең өчен.
- Бер юртаның учагы икенчене яктыртмый,
- Сукыр этнең ышанычы — аксак төлке.
- «Килдем» бар, ә «киттем” юк.
- Үтмәс пычак — кул дошманы.
- Арба астында барган эт мин арба тартам дигән.
- Эт өрер, кәрван йөрер.
- Бәй эте ауга ярамый.
- Төлке тота белгән этне сынап карау кирәкми.
- Юләргә киңәш әйтү — далага ук очыру ул.
- Саесканны саклык түгел, комсызлык үтерә.
- Үзеңне батыр санасаң, бүтәннәрне арслан диеп бел.
- Уйның төбе юк, сүзнең чиге юк.
- Акыл — искермәс кием.
- Мактанчыклар эсседә дә дер-дер калтырап торыр.
- Куллар эшли алмаганны баш белән эшләп була.
- Пычрак итек түрне таптый, яман сүз — илне боза.
- Иртә торган кешенең бәхете күбрәк була.
- Хан куенында калтыраганчы, кол куенында көлеп тор.
- Үтә кызыл тиз уңа, артык кызу тиз сүнә.
- Иркен кием тиз тузмый.
- Юмарт кулга мал күбрәк керә.
- Оядагы йомырка һавадагы кош була.