Wq/tt/Коми мәкальләре
Appearance
Комилар - Русия халкы.
Мәкальләр
[edit | edit source]- Нык бәйләгән себеркене сындыруы бик кыен.
- Ташпулатта торулардан тату тору яхшырак.
- Кешегә таш ыргытсаң — үз маңгаеңа тияр.
- Суда йөзгән һәр нәрсә балыктыр дип уйлама.
- Җәйләр көздән соң килми.
- Үзе яхшыга кеше дә яхшы.
- Койрык үстергәнсең икән — үзең өстерәп йөре.
- Яхшы атның бәясе төшми.
- Яхшы түбәле өйдә әйбер яхшы саклана.
- Елга кичкәч судан курыкма.
- Болганган су да тона.
- Хәленнән килсә, кешене чуан итеп сытар иде.
- Тел көрәк түгел, тәмсез аш кирәк түгел.
- Төтен белән гаугадан бау ишү мөмкин түгел.
- Эре балык тирәндә йөзә.
- Арзан балыкның шулпасы сыек.
- Озак кигән эшләпә башка тап-таман була.
- Ялкауга йокы җитмәс.
- Кесәсе бушның сүзен поп та, мулла да ишетми.
- Суга таш тотып төшмиләр.
- Кеше мичендә пешерсәң ипиең өче булыр.
- Кеше юкәсен өзсәң — каеш илтеп бирерсең.
- Кеше биргән бүләкне кешегә бүләк итмә.
- Кеше әвенендәге көлтәләрне санама.
- Ике җәй рәттән килми.
- Җил кайсы яктан иссә, яңгыр шул яктан килер.
- Тыныч су чүпле була.
- Еракта яткан печәннән якындагы салам артык.
- Сыердан май саумыйлар.
- Артка ташласаң — алдыңа төшәр.
- Йомшак сүз әйтеп бәйләсәң — сынган сөяк тә ялгана.
- Ташкан елганы туктатып булмый.
- Арык атка камыт тиз тия.
- Аюдан курыксаң, төп тә өркетә.
- Бер бөртек йоны булса да — тун булсын.
- Бергәләрнең боткасы куе.
- Бер саңгырау поп өчен чаңны кат-кат сукмыйлар.
- Синең белән сөйләшү кычытканга утырып тору кебек.
- Кара эткә ак йон үсми.
- Сагызлы утын ягып та хаклыкны яндырып булмый.
- Яраткан эш арытмый.
- Төпсез мичкәне тутырып булмый.
- Дегетченең арбасы шыгырдый торган була.
- Акыллыны аю да тыңлый.
- Көймәгә дигән тактадан ишкәк тә ясап була.
- Яшь казлар алдан очмыйлар.
- Песнәк тырнакларыннан сары май сыгып булмый.
- Эшләп алган бер тиен — бушлай килгән сумнан артык.
- Сыерны да иярләп була.
- Киң юл тупикка илтмәс.
- Бер җәнлек тә сумкага үзе сикереп керми.
- Балта сабыннан пычак сабын һәрвакыт эшләп була.