Wq/tt/Карел мәкальләре

From Wikimedia Incubator
< Wq‎ | tt
Wq > tt > Карел мәкальләре

Кареллар - Русия төньягында яшәүче халык.

Мәкальләр[edit | edit source]

  • Җил исмәсә, камыш шауламый.
  • Булса бергә ашыйбыз, бу лмаса — урталай бүлеп.
  • Акыллы җәнлек капкынга капмый.
  • Баш кая керсә, тән шунда була.
  • Дилбегәсе кулында булса, таудагы ат та синеке.
  • Һөнәр ашарга сорамый, ә үзе туендыра.
  • Кечкенә каек белән зур күлдә йөзеп булмый.
  • Кызлар күрке — чәч толымы, солдат күрке — орденнар.
  • Сөзгәк бәрәннең маңгае һәрвакыт канлы.
  • Ялгыз агач җилдән курка.
  • Уртак казанда аш куе пешә.
  • Эш останы өйрәтә.
  • Син эштән курыкма, эш синнән курыксын.
  • Матур сайрый белгән кош күзгә матур күренә.
  • Утырып торучы белән юл йөрүче тиң түгел.
  • Башта килсәң — җиләк эре, соңга калсаң — юл такыр.
  • Йоклап яткан мәче авызына тычкан үзе килеп керми.
  • Җәйге кырда нәрсә җыйсаң — кышкы өстәлдә шул булыр.
  • Ишкәкче яхшы булганда яр үзе йөзеп килә.
  • Бердәм чакта зелпене дә бөгеп була, талашка китсә — артыш та сына.
  • Бәләкәй ат — гомер буе тай.
  • Әтәчкә «кычкыр» дип әмер бирмиләр.
  • Ятьмә нинди җептән булса, аны шул җеп белән ямыйлар.
  • Ялгыз кеше тормышы — болытлы көн шикелле.
  • Ана камчысы мамыктан, ата сүзе — тимердән.
  • Бер кешедән — бер кочак, ә икәүнеке — зур йөк.
  • Килеп кермәгән кунакның кем икәнен белмисең.
  • Кунак үзе түрдә, аяклары — юдда.
  • Кунакта бер коймак капсаң, өеңдә өчне пепгер.
  • Көнне иртәдән үк озынайтырга кирәк.
  • Тел очыннан бал тама, күңелендә сумала кайный.
  • Бер өндә ике аю сыешып ята алмый.
  • Елан койрыгы өстенә елан үрмәләп менми.
  • Алтын аша да күз яше саркый.
  • Көртлек кайда кунса да — ашаганы ылыс булыр.
  • Уч уртасына үскән башбармак көбек кеше.
  • Кеше көймәсендәге кәрәкә киңрәк күренә.
  • Байлык җыйганның көмеше дә тутыга, эшлекле-нең — бакыры да ялтырый.
  • Тирәннән чыккан су — тәмлерәк.
  • Бүре бер сарык ботарлаганда күзен икенчесеннән алмый.
  • Агач өеме янында йомычка җыю җиңелрәк.
  • Читтән ташып тутырган су кое түгел.
  • Кеше акылы белән яшәү — яшәү түгел.
  • Бер чүмеч белән салганны ике чүмеч белән түгә.
  • Колак эләктергәнне тел ычкындыра.
  • Син үтергән урман тавыгы әле һаман оча ди.
  • Кыйнавыннан курыккан юк — янаулары бик хәтәр.
  • Тимерне тимер иги, кешене кеше шомарта.
  • Озынның да очы бар.
  • Олау аттан уза алмый.
  • Тычкан сөймәсәң, мәчеңне ярат.
  • Телгә эләккән һәр нәрсә тамакка сыймый.
  • Әгәр пәкедән үлмәсәң, балтадан исән каласың.