Jump to content

Wq/tt/Камил Кәримов

From Wikimedia Incubator
< Wq‎ | tt
Wq > tt > Камил Кәримов
Википедия логотибы
Википедия логотибы

Камил Кәримов - язучы-сатирик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылары берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби бүлеге лауреаты.

Өзекләр

[edit | edit source]
  •  

Беребезнең дә гамь казаны буш түгел.

  •  

Елганы кинәт туктатсаң – ярларны яргалый. Чабыш атын кинәт туктатсаң – йөрәге ярыла.

  •  

Йөрелмәгән юлның кадере юк!

  •  

Кеше тудыруның бер генә дөрес ысулы бар... Ә җан кыю – миллион төрле.

  •  

Көрәшмисең икән – тәнеңдә җаның бар килеш яшәүдән туктыйсың!

  •  

Пешкән җиләк белән тозлы кыярны бер савытка салмыйлар.

  •  

Тай дигәнең, атка ияреп йөргәндә генә, кирәксә – кирәкмәгәнгә сикерә, әгәр арбага җигелсә, атка әйләнә икән ул...

  •  

Туган авылыңнан бер китсәң, торган авыллар күбәя икән...

  •  

Үз авылыңның матурлыгын күрмичә яшисең икән ул.

  •  

Үпкәләү, - дөреслекне күзгә бәреп әйткәндә, җиңелү дигән сүз ул, җиңел җиңелү ...

  •  

Хатларның сирәклеге – язарга иренүдән түгел, ә яңалыклар җитмәүдән.