Wq/tt/Зиннур Мансуров

From Wikimedia Incubator
< Wq‎ | tt
Wq > tt > Зиннур Мансуров
Википедия логотибы
Википедия логотибы

Зиннур Мансуров - татар шагыйре.

Өзекләр[edit | edit source]

Б[edit | edit source]

  •  

Бөтен җирдә дә үтә чисталык хөкем сөрсә, киләсе заман археологлары өчен бернинди табыш калмас.

И[edit | edit source]

  •  

Иелгән башта таҗ тормас.

  •  

Иреген җуйган каләм әдипнең авызлыгына әйләнә.

К[edit | edit source]

  •  

Каешны ныграк будырткан дәүләт гәүдә зифалыгын түгел, ә билнең җиңелрәк бөгелергә тиешлеген күз алдында тота.

С[edit | edit source]

  •  

Салкын сугышлардан сәясәтчеләр җылына.

Ү[edit | edit source]

  •  

Үзенең халкын буыннан-буынга үчеккәндәй эзәрлекләп килгән хакимият йодрыгы белән күз яшьләрен сөртүче сабыйдан да шикләнә.

Ч[edit | edit source]

  •  

Чәнечкеле тимерчыбыктан гөслә кылларын ясап булмый.

Һ[edit | edit source]

  •  

Һавадан кош моңы иңсә дә,
Тузганак тота алмый үз таҗын.