Wq/tt/Бенджамин Франклин
Бенджамин Франклин (1706 – 1790) – америкалы галим һәм сәясәтче.
Өзекләр
[edit | edit source]Бу дөньяда үлемнән һәм салымнардан гына качып булмый. |
Олы җанлы кешенең, дусларын үпкәләтмәс өчен, берничә кимчелеге булырга тиеш. |
Туйга кадәр күзеңне киң ачып тот, ә туйдан соң кысып йөр. |
Кем тиз эчә, шул озак түли. |
Кирәкмәгәнне сатып алган кеше соңрак кирәклесен сата. |
Акча барысын да эшли ала, дигән кеше акча өчен барысын да эшләргә мөмкин. |
Туйдырып бетергән кунактан котылу ысулы – аңа бурычка акча биреп тору. |
Акланырлык сәбәпләр табу остасы башка өлкәдә оста булмас. |
Бер күченү өч янгынга тигез. |
Өчәү серне бик яхшы саклар, әгәр икесе кабердә булса. |
Балаларыңны дәшмәскә өйрәт. Сөйләшергә алар үзләре дә өйрәнер. |
Яки без бергә булабыз, я безне дар агачларында аерым-аерым асалар. — 1776 елның 4 июлендә Бәйсезлек Декларациясенә кул куйганда |
Аның хакында
[edit | edit source]Ул күкләрдән яшенне һәм тираннардан скипетрны урлады. | |
— Анн Робер Тюрго |