Wq/tt/Белорус мәкальләре

From Wikimedia Incubator
< Wq‎ | ttWq > tt > Белорус мәкальләре
Jump to navigation Jump to search
  • Фән белүгә ни җитә — фән безне көчле итә.
  • Халыкның үз власте чын бәхеткә юл ачты.
  • Алдан чабучы — алдынгы түгел, күпне иярткән кеше алдынгы.
  • Дошманга хушбуй сөртсәң дә дегет исе аңкытыр.
  • Ат белән уйнаган бүре тешен учына җыяр.
  • Бозавы үлгәч, бавы кирәкми.
  • Көтүдә бүре барында әт ашатып тормыйлар.
  • Ашы бик тәмле иде дә, савыт төбе күренде.
  • Сукырны сукыр йөртми.
  • Бер йөрәкнең ялкыны җирне яндыра алмый.
  • Биргән булып кылана, кулыннан ычкындырмый.
  • Мае барында мәче дә коймак пешерә ала.
  • Тарткан атны күбрәк куалар.
  • Ике кул белән ала, бирер кулы буш түгел.
  • Ят җирләр җилсез киптерә.
  • Туган яклар чишмәсеннән тәмле сулы чишмә юк.
  • Чит җирдә кеше күзе дә йодрык булып күренә.
  • Бер кисәү мичтә дә янмый, икәү — кырда да сүнми.
  • Бергә күтәрсәң — йөк җиңел була.
  • Бал кортлары умартада ялгыз-ялгыз тормыйлар.
  • Ябалакка бөркет юлдаш түгел.
  • Курайчыга курайчы бушлай гына көй уйный.
  • Тартырга теләмәгәч — нигә камыт кияргә?
  • Аяк — аякка терәк, кул юарга кул кирәк.
  • Чакырмый килгән кунакка хуҗа кашык тапмаган.
  • Тәңкә түгәрәк була, шуңа күрә тәгәри.
  • Җиргә бирсәң — җир дә бирер.
  • Сабанчы тирләгән төштә уракчы биеп йөрер.
  • Чәчәге булса — балы да була.
  • Көн өйдән куа, төн өйгә куа.
  • Комнан көтмә, оннан көт.
  • Җиде мичнең ипиен бер тырышлык ашата. ?
  • Җир — безнең тәлинкә ул: ни салсак, шуны алабыз.
  • Җиргә көл сибәр өчен дә яхшы көн сайлау кирәк.
  • Кабыза белсәң — кар да яна, белмәсәң — май да янмый.
  • Җәйге кояшта тирләсәң — кыпгкы суык калты-» ратмас.
  • Тик үзен үзе сөйгәнне бер кеше дә яратмас.
  • Җәй кышка, кыш җәйгә эшли.
  • Ак бодайны кара кыр бирә.
  • Иртә тормасаң — эшең үрчемәс.
  • Җилендә сөт әчеми. Төтене куе, шулпасы сыек.
  • Атын тоткан көчле түгел, үзен тота белгән көчле.
  • Минем олау янына да кәҗә киләчәк әле.
  • Атасы балыкчы булса, бала да суга карый.
  • Әтием алды димә, әтием бирде диген.
  • Әче булса да аша — үз куагың җимеше.
  • Үз балаң яраласа — яраң төзәлмәс булыр.
  • Күз яше белән юынып, йодрык белән бит сөртә.
  • Тиң парымны эзли-эзли җиде пар итек тузды.
  • Агачына күрә чөе, биюенә күрә көе.
  • Иске мичтә ут яхшырак яна.
  • Күз ерак күрә, акыл арырак карый.
  • Китап укымаган кеше — чәчәк күрмәгән бал корты.
  • Тиле башка буйсынганчы, акыллы аякны тыңла.
  • Тукымаган — билбау түгел, укымаган — кеше түгел.
  • Азагы булмаган сүз — койрыксыз алаша ул.
  • Башта тыңларга өйрән, аннары сөйли башла.
  • Дөреслек — сумала кебек, ялган — коры су гына.
  • Беркемнең дә авызын төймәләп куеп булмый.
  • Багана — казык түгел, туры сүз — язык түгел.
  • Сөйкемсез сүз әйткәнче, телеңне төкереп ташла. Күз барында — якты көн, асул барында — тәмле аш.
  • Тыныч су да (ишкәк сындыра.
  • Шимбә җомгадан алда килми.
  • Алмагачтан — алсу алма, чыршыдан — кипкән күркә.
  • Башламый торып, бетереп булмый.
  • Кәкре аяк күп басса — туры такта кыйшая.
  • Сукырдан юл салдырма.
  • Үтмәс балтаны үткен тел кайрый алмый.
  • Шәрә башка чал керми.
  • Бүреккә салып ут ташымыйлар.
  • Шаулы елга яр ишә.
  • Үз табаныннан биеккә кем дә сикерә алмый.
  • Берәү — әрҗә турында, берәү — кәҗә турында.
  • Үскәч сыйлыйлар, җиккәч кыйныйлар.
  • Стенага борчак ябышмый.
  • Саф чишмәгә илткән юл һәрвакыт такыр була.
  • Койрык калтырый калса, баш дәшми башлый.
  • Морҗа арчып йөрүчегә бөтен нәрсә дә чиста.
  • Атны тагарак эзләми, ат тагаракка килә.
  • Таза алмагачта да черек алма булгалый.
  • Янгынын көтмә, очкынын сүндер.
  • Кәҗә базарга йөрми, аны алып баралар.
  • Келәткә керсә, чүлмәктән чыгар.
  • Егылсаң да, яхшы аттан егыл.
  • Артка ташлаган нәрсәне алдан табып аласың.
  • Һәр тегермән суны үзенә коя.
  • Күзен азрак кыскан кеше күбрәк нәрсәне күрә.
  • Азлап капкан җиңел йотыла.
  • Каты агачка каты чөй кирәк.
  • Хырылдаган һәр кеше йоклыйдыр дип уйлама.
  • Судагы — балык түгел, күлдәге балык — балык.
  • Авызга су кергәч кенә йөзәргә өйрәнмиләр.
  • Яфракка карап алма санама.
  • Иелгән агачны җил ега алмый.
  • Кош тотыйм дисәң, читлек әзерлә.
  • Хәтта кычытканга да кырау тияр чак килә.
  • Чәчәге булмаса, җимешен көтмә.
  • Томан җыеп алынмый, чык чиләккә салынмый.
  • Итен ашаган кеше сөяген дә кимерсен.
  • Ялкау атка чыбык – тансык аш.
  • Ыңгырашкан һәр кешене сырхаудыр дип уйлама.
  • Этләр белен пешерми — камырлата ашыйлар.
  • Йокларга ятса — аруны белми.
  • Сарыкны кырыккан чакта тәкә дер-дер калтырый.
  • Буш амбар биге булма.
  • Пешекчеләр күп җирдә ашарга ризык булмый.
  • Бер тиле төен төйнәсә, ун акыллы чишәлми.
  • Үзе кыйный, үзе: «Рәхмәт әйт!» ди.
  • Ашаганы жәл түгел, калганын бик кызгана.
  • Йөгерә-йөгерә йокы туйдыра.
  • Итекне кулына тоткан, ә аягын таш тырный.
  • Бик биектә очучы бик түбән төшеп кунар.
  • Яхшы этне бәйдә тоталар.
  • Тектем-сүттем, тездем-боздым — бөтенесе тел белән. -
  • Мүге белән бергә сазын ташый.
  • Чыпчык диеп әйткән идем, торна дип арттырганнар.
  • Тукранны кем таныр иде, борыны озын Тулмаса.
  • Үзе алдакчы кеше беркемгә дә ышанмый.
  • Кеше акылын урлаучы — ахмакның да ахмагы.
  • Үзе йөрәккә елыша, күзе кесәгә карый;
  • Берәүдән алып бүтәнгә биреп бурыч бетерә.
  • Кеше маңгаена чиртмә, үз маңгаең авыртыр.
  • Җәен симергән сыер салкын кышны оныта.
  • Бәрән булып кыланма, бүре ашар үзеңне.
  • Аңа бал-май сөртәләр, ул сасы ис чыгара.
  • Аяктан үбеп, йөрәктән тешли.
  • Ак җеп белән кара ямау сала.
  • Мыштым дуңгыз җирне тирән казый.
  • Мин әле ат җикмәгән, ә ул инде олауда.
  • Йортың янганда килеп кул җылытып утырыр.
  • Ярый әле дуңгызга ходай мөгез бирмәгән.
  • Берсе дәшми, берсе тыңлый.
  • Бияне бүре ашаган, ә куянга сылтыйлар.
  • Урманга ашыкма, кәҗә: барча бүре синеке!
  • Елга аша кичмәде, ә киемен киптерә.
  • Ашый-ашый эче күбеп зур өстәлне аударган.

Чыганак[edit]

  • Алтын хәзинә/төз. Зәки Нури. - Казан, 1978.