Wq/tt/Алтай мәкальләре
Appearance
- Кәҗә мөгезе күккә тимәс, дөя койрыгы җиргә җитмәс.
- Каз кебек йөрмәкче булып, карга йяк сындырган.
- Ничек кенә каралтсаң да, алтынга кара йокмас.
- Ат алмый торып, ияр эзләмә.
- Юеш аяктан җирдә эз кала.
- Көнче күлмәксез калыр.
- Яхшы юлда юлчы күп.
- Ялачы таяк чәйни.
- Яшьтән эшләп үскән кеше — һәр кешедән кадерле.
- Атың ычкынса — куып тотарсың, сүзең ычкынса — һич тотып булмас.
- Кыйнашкан кеше арый, талашкан — көчсезләнә.