Wq/tt/Авар мәкальләре

From Wikimedia Incubator
< Wq‎ | ttWq > tt > Авар мәкальләре
Jump to: navigation, search
  • Бөртек тулса — башак иелә.
  • Аркаң тирләми торып, кырың суга туенмас.
  • Ат алсаң — атланып сына, ошаса — ияр сатып ал.
  • Үгезе барның — өсте тузанлы, ишәге юкның — биштәре авыр.
  • Утар бер гомергә дә җитми, һөнәр — мәңге бетми.
  • Ашый белмәү — ябыкны зарлы итә, эшли белмәү — һәркемне ярлы итә.
  • Эше юкның көче юк.
  • «Эшләмәгән ашамый!» дип сайрый ди кырда кошлар да.
  • Әйберен күреп остасын таныйсың.
  • Кичәгене аша, иртәгәгене эшлә.
  • Ятып үлгән юлбарыстан йөреп үлгән эт яхшы.
  • Буш хыяллар кырында тик коры кизәк ята.
  • Өскә караучы — аска мәтәлә, аска караучы — нык басып тора.
  • Азыклы ат картаймый.
  • Мөгезен ычкындырсаң, койрыгын тоталмассың.
  • Тәкәббер әтәчнең йоны бик тиз коела.
  • Ат ялыдыр бу дип уйлап ишәк койрыгын тартма.
  • Ташка бәрелсә дә үлә, таш тисә дә үлә ябалак.
  • Үрдәк баласы су белән тумас борын таныш була.
  • Арслан югында — аю да батыр.
  • Ташның күзе, байның ояты юк.
  • Байга яхшылык әшләү — ташка май сөртү белән бер.
  • Ашаган, эчкән — безнеке, калганы — бүтәннәргә.
  • Дуслар ишәйсә — дошман калтырый, ялкын көчәйсә — корыч та эри.
  • Халкын яклап сүз әйткән — халыкка хезмәт итә,
  • Җиңеп тынычланмаган, җиңелгәч тынычлана.
  • Батыр бер үлә, куркак — мең үлә.
  • Җиңүчегә — көн, җиңелгәнгә — төн.
  • Кием матур итә — ат батыр итә.
  • Ут кайнаррак булган саен, кул утка сузыла төшә,
  • Хаҗәте бер көнлек корал гомер буе йөртелә.
  • Үлгән беркет янына кара карга җыела.
  • Сугыш бала тудырмый, тудырса да үтерә.
  • Кыюлар — походка, куркаклар — базарга.
  • Яуга — арттан, өйгә — алдан.
  • Юл турында белешкәнче, юлдашың кемлеген бел.
  • Кешене беләсең килсә, аның дустына кара.
  • Йөрәген дошманга биреп телен сиңа бирүче — дустың була күрмәсен.
  • Бүре теше тигәнне бүрегә бирү хәер.
  • Бүтәннәр баесыннар, ә миңа саулык кирәк.
  • Карап торсаң — балавыз, тешләп баксаң — тимердәй.
  • Яхшы эш җиңми калмас, яман әш җиңә алмас.
  • Чатанлаган кешенең күләгәсе дә аксый.
  • Типсәң — яхшы, үпсәң — яман.
  • Куркытсаң — алдый, ач тотсаң — урлый.
  • Ялган — кыска койрыклы, урлау — кәкре борынлы.
  • Фән белән сугармасаң, акыл чәчәк аталмый.
  • Фән акылдан башлана.
  • Йөргән күрә, укыган белә.
  • Белем — иң яхшы байлык: янмый да, югалмый да, урлап та булмый аны, хурлап та булмый аны.
  • Бала чакта алган белем — ташка язган сүз белән бер.
  • Кечкенәне зур итсәң — җилкәңә дәү йөк менәр.
  • Үгез уласа — көтү ямен бетерә, дорфа сөйләсә — сүзнең тәмен бетерә.
  • Матурлар матур түгел, җан сөйгән кеше матур.
  • Йөрәге бай кешенең өй эче дә бай була.
  • Алты иркәлә, хатынны макта.
  • Саран хатынга юмарт ир кирәк.
  • Зур кеше үлсә — өй буш кала, бала үлсә — йөрәк бушый.
  • Кунагына карап ипи кис, атына карап солы сал.
  • Һәр кунакның аркасында алтын пичәт эзе бар.
  • Ашаганың — эшләтер, эчкәнең — аяктан егар.
  • «Ашыйсыңмы?” диеп сорау — «Ашама!» дигән сүз ул.
  • Иң төчесе дә — тел, иң әчесе дә — тел.
  • Сүзе онытылса, кешесе истән чыга.
  • Сүз сөйләшә белмәсәң, дәшми торуың яхшы.
  • Авыздагы тел дә — хәзинә.
  • Сүз сүз янына, ә су — күпер астына.
  • Каргыштан кеше үлсә, корал кирәкмәс иде,
  • Карга кайда каркылдаса, оясы шунда була.
  • Юешкә кояш булса, корыга чык суы бар.
  • Утлы эш утсыз эшләнми.
  • Итек эченә кермәсә, ут аякны пешерми.
  • Күпме мырауласаң да, син минем мәче түгел.
  • Өемә юләр кергәнче, куеныма акыллы керсен.
  • Күзләр ачуланышкачтын — арага борын үскән.

Чыганак[edit]

  • Алтын хәзинә/төз. Зәки Нури. Казан, Татар. кит. нәшр., 1978