Wq/tt/Абхаз мәкальләре һәм әйтемнәре

From Wikimedia Incubator
< Wq‎ | tt
Wq > tt > Абхаз мәкальләре һәм әйтемнәре
  • Мөгезсез кәҗә үзен: «Мин бәрән!» дия икән.
  • Мамыкка ут яшермә.
  • Кунакка дигән өлештә хуҗа өлеше дә бар.
  • Вакытында чәчкән — вакытында шытар.
  • Ат койрыгына тотынсаң — елга аша чыгарыр, эт койрыгына ябышсаң — суга ташлап калдырыр.
  • Күп җиккән арба шыгырдый башлый.
  • Тилгән бар җирдә күгәрчен йөрми.
  • Тәбәнәк читән үрсәң — аша чыгып йөрерләр.
  • Чүлмәк тоткасын чүлмәкче кайда тели, шунда куя.
  • Син кувшинга кычкырсаң, кувшин сиңа кычкырыр.
  • Күршең булмаса, үзең күрше бул.
  • Корган мылтыктан бер кеше курыкса, кормаганын-нан меңәүләр курка.
  • Чучка чинатып сарык суйган.
  • Күп кыздырсаң, таш та ярыла.
  • Ничек кул чапсаң — шулай биермен.
  • Кунагы барның — казаны тулы.
  • Эшли белмәснең эше дә бетмәс.
  • Үзенә файдасыз кеше — кешегә дә файдасыз.
  • Ишәктән егылганны атка меңдермә.
  • Мыраулаган мәчегә күсе-тычкан эләкми.
  • Елга аша чыкканда көймәчеңне хурлама.
  • Белем — кунак, акыл — хуҗа.
  • Бер черек җимеш эләксә, йөз җимешне черетә.
  • Бер казыктан койма корып булмый.
  • Балыкны башыннан тоталар.
  • Чыңламыйча чәшкә ватылмый.

Чыганак[edit | edit source]

  • Алтын хәзинә. төз. Зәки Нури. Казан, 1973.