Wq/tt/Хакас мәкальләре

From Wikimedia Incubator
< Wq‎ | tt
Wq > tt > Хакас мәкальләре
Википедия логотибы
Википедия логотибы
  • Агач кисәлмәгән балта үр менәлмәс ат кебек.
  • Агачны чи чагында бөк, баланы яшь чакта өйрәт.
  • Акрын йөзгән аккоштан елга суы чайпалмый.
  • Акыл – диңгезләрдән киң, белем – таулардан биек.
  • Аргамак юлсыз булмый, ялганчы сүзсез булмый.
  • Артык күпне теләсәң – азы да булмавы бар.
  • Ат өйрәтергә алынсаң – арканың озын булсын, халык алдына чыкканда – сүзләрең тугры булсын.
  • Аткан угың каты яраласын, әйткән сүзең тугры булсын.
  • Балта күтәрелгән чакта бүрәнә ял итеп ала.
  • Барча төлке үз койрыгын мактый.
  • Батыр туса – халыкка файда.
  • Белемле кеше – кояш, надан кеше – кара төн.
  • Бер үлем килми калмый, ике үлем була алмый.
  • Бергәләшеп күтәрсәң – бүрәнә җиңел була.
  • Җәнлек урман белән яши, ә кеше – кеше белән.
  • Зирәк белән бәхәсләшмә, көчле белән көрәшмә.
  • Зур күзләр күрмәгәнне озын колак ишетә.
  • Иген иккән тау кичәр.
  • Кайгылыны кимсетмә.
  • Кайда ыргытсаң – таш шунда төшә, кемгә бирсәң – кыз шуңа китә.
  • Кайралмаган үткен булмый.
  • Калач ашыйсың килсә, мич башында утырма.
  • Калган эш тиз суына.
  • Кеше сүзенә ышанма, үз күзләреңә ышан.
  • Каты чирле кешегә алтын карават ярдәм түгел.
  • Киек басмаган җир булмый, газапсыз үскән ир булмый.
  • Күккә менсәң – күк биек, җиргә сеңсәң – җир каты.
  • Күпме генә кайнатсаң да судан май чыкмый.
  • Кыю кыя ишә ала.
  • Мөгезсез тәкә сарыкка охшый.
  • Муен булса, элмәк табыла.
  • Сай булса да су булсын.
  • Сары сабын да ак итеп юа.
  • Сөзгәк тәкәне үртәмә.
  • Су бар җирдә тормыш бар.
  • Сызгырсаң җил чыга, пышылдасаң гайбәт тарала.
  • Тайгада тел белән генә киек-җәнлек тотып булмый.
  • Тауга менә башламыйча таягыңа таянма.
  • Таштан кан чыкмый, ә тел – сөяксез.
  • Тишек көймәдә йөзгәнче, яр буйлап җәяү атла.
  • Тотылмаган киекнең тиресен тунамыйлар.
  • Туң җиргә казык кагу кыен.
  • Эшкә кирәкле көчеңне ачуга әрәм итмә.
  • Юл азыгы авыр булмый.
  • Ялгыз агач җилдә тиз сына.
  • Ялгыз агач җилдән курка, ялгыз кеше – кешедән.
  • Ялкау ятып эшли, утырып йоклый.
  • Ялтыравык нәрсәләрнең барысы да алтын түгел.
  • Яман кеше бурычлы калмас: аңа игелек эшләгәннең өен яндырып китәр.
  • Яман терлек үз йортын белми, яман кеше үз өен оныта.
  • Яр буенда су сай була, гадел хөкем – һәрчак тирән.
  • Яхшы атны адымыннан күрәсең, яхшы затны эшеннән беләсең.
  • Яхшы итеп башкарсаң, эш үзен үзе мактый.
  • Яшь агачның кабыгы каты.

Чыганак[edit | edit source]

  • «Хакас мәкальләре һәм әйтемнәре»/Алтын Хәзинә. Дөнья халыклары әйтемнәре һәм мәкальләре./төз. Зәки Нури. -Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1973. - 190 бит.