Wq/tt/Галимҗан Гыйльманов

From Wikimedia Incubator
< Wq‎ | tt
Wq > tt > Галимҗан Гыйльманов
Википедия логотибы
Википедия логотибы

Галимҗан Гыйльманов - атаклы татар язучысы.

Өзекләр[edit | edit source]

И[edit | edit source]

  •  

Иң ярлы кеше – туган җирсез кеше.

К[edit | edit source]

  •  

Кайсыдыр изге китапта әйтелгән бит: “Алла безгә биргән рухны нык сагына”, - дигән. Әйбәт, изге җанлы, күркәм рухлы кешеләрнең Аллаһы Тәгалә катына бик иртә китеп баруы шуның белән аңлатыла булса кирәк. Яман ниятле явыз бәндәләрдә рух бик тиз тузып-таушалып бетә икән – ни гаҗәп! Андыйлар гайрәтне чигерерлек дәрәҗәдә озак яшиләр. Туган җир белән дә шулай. Изге җанлы, саф рухлы балаларын туган җир һәрвакыт сагынып яши, үзенә чакырып, ымсындырып тора.

Т[edit | edit source]

  •  

Туган җир читкә киткән саен матурая, кеше, киресенчә, якынрак килгән саен матурая, шуңа күрә туган җирнең гүзәллеген читкәрәк китеп кара, кешенең гүзәллеген якынрак килеп кара.

  •  

Туган җирен яраткан кеше генә бөтен дөньяны ярата ала.

  •  

Туган җирне онытып булмый, аны сагынып кына була!

  •  

Туган туфрагыннан башка үлән дә үсә алмый.