Wq/tt/Вахит Имамов
Вахит Имамов - атаклы татар язучысы, "Мәйдан" журналының баш мөхәррире.
Өзекләр[edit | edit source]
Ә[edit | edit source]
Әгәр ошбу арыслан сине иш итә икән, теше-йоны коелган теге бүреләр үзләре үк синең хозурыңа йөгереп килер. |
Б[edit | edit source]
Бер саламга ут капса, бөтен кибәнең яныр. |
Бүрене кызганган тинтәк хуҗа сарыксыз кала ул. |
Е[edit | edit source]
Елгаларны ансат буып була, ә халыкның авызын томалап булмый бит ул. |
К[edit | edit source]
Кара эткә ак йон үсмәс. |
Күсәк күтәреп килгән дошманыңны бүрек салып сәламлиләрмени? |
Х[edit | edit source]
Халык күтәргән кешене җиргә ташлау авыр ул. |
Я[edit | edit source]
Яңгыр, тамчылап тамса да, зур күлләрне тутыра. |