Wq/tt/Нурулла Гариф
Нурулла Гариф - атаклы татар язучысы һәм тарихчысы, мөгаллим.
Өзекләр
[edit | edit source]А
[edit | edit source]Аларның якын туганлыклары гомер буе бер-берсенә йомышлары төшүгә кайтып калды. |
Авыл таркалды, диләр аннан күченеп китүчеләр. |
Ата-ананың баласына карата булган сукыр мәхәббәте баланың дөньга булган карашын да тоныкландыра. |
Ә
[edit | edit source]Әрсезлек белән оятсызлык очрашса бик тиз дуслаша. |
Б
[edit | edit source]Без бүгенге көндә кешенең кешелеклелеге этнең кичәге этлек эшләгәненә дә тормаган заманда яшибез. |
Бер күршем гомер буе эчте, беркемгә зыяны тимәде, икенчесе бай яшәде, бер файдасы булмады... Кайсы күршем яхшырак булгандыр... Аңламадым. |
Бу дөньяда, бар кешегә дә ошар, файдалы һәм яхшы атлы булу өчен, кимендә икейөзле, ялганчы һәм имансыз булу мәслихәттер. |
Г
[edit | edit source]Гомер буе хакимиятне мактап, мактау кәгазьләре, дәрәҗәләр алса да, кешечә яшәү өчен, фатирлы була алмады. |
Д
[edit | edit source]Дөнья белән хис идарә итә. Бу эш акылга гына тапшырылса, кешелек дөньясы мондый түбәнлеккә дә төшмәс, бөеклеккә дә ирешмәс иде. |
Дөнья көтәбез, ләкин көтүчеләре без түгел. |
Дөнья малына алданып юкка чыга күпләр... |
Дөньясына ачулы булмаса да, үчле булмады. |
И
[edit | edit source]Ил-нигезеңне төзекләндерергә омтылмасаң, үз йорт-нигезеңне торгызып кына, нәселеңне саклап калып булмый ул. |
Исерек яки тәмәке тартучы кәләпүшле кешедән күңел кайта. Күңел кайткач, кеше үлә. |
К
[edit | edit source]Кеше күңеле яртылаш нәфестән тора. Аз гына ялтыравык, күңеленә ошаш нәрсә күрдеме, яшенә дә карамастан бу җитмәслек сикерә. |
Кешелек дөньясын нинди итеп күрәсең килә, шундый бул. |
Кешеләр, эреләнгән саен, вакчыллана баралар. |
Кешенең нәфесе үзе яшәгән Галәм киңлекләреннән дә чиксезрәк. Аның гомере, бәлкем, шул сәбәпле Ходай тарафыннан чикләнгәндер дә. |
Котырган ат кебек хисләр алдан чапса, ватык арба кебек акыл һәрчак арттан сөйрәлә. |
Күңел иркенлеге табигый иркенлектән киңрәк. |
Кыйбласыз яшәү авыр. Шул авырлык җиңеллеккә этәрә. Ә аның җимешләре – аракы, наркомания, фахишәлек. |
М
[edit | edit source]Минем дошманнарымның да дошманнары бар, әмма алар миңа дус түгел. |
Ө
[edit | edit source]Өч тиенлек дөньяда яшәүчеләр арасында бер тиенлек бәһа алмаучылар да бар. |
Р
[edit | edit source]Рәсәйдә бер кешенең үлем кайгысын йөз мең кеше үтерүдән дә кайгылырак итеп күрсәтә беләләр. |
Т
[edit | edit source]Таш атканга аш атма, таш та атма... |
Тәрбиясезләр тәрбиясендә тәрбияләнүчеләрдән нәрсә көтәргә? |
Тәрбиясез кеше белеменең бәясе бер тиен дә тормый. |
У
[edit | edit source]Утыз ел укып, кадак та кагарга өйрәнмәде. |
Х
[edit | edit source]Халык вагайды, диләр, үзләрен эре тотучылар. |
Хисләр ташкыны һәрчак акылны күмеп китә, ә хисләр бураны уйнамаган акылда мәгънә юк. |
Ч
[edit | edit source]Чылбырга бәйләп куйсаң, бүре дә эт хәлендә кала. Ә иркенлектә йөрүче бер этнең дә бүре булганы юк әле. Хәер, монысы турында бәхәсләшергә дә була, кем арбасына утырасың бит. |
Э
[edit | edit source]Эшләп ашарга кушалар, эшләмичә ашаучылар. |