Wq/tt/Ирена Сендлер

From Wikimedia Incubator
< Wq‎ | tt
Wq > tt > Ирена Сендлер
Википедия логотибы
Википедия логотибы
Ирена 2005 елда
Ирена 1942 елда
Ирена 2005 елда

Ирена Сендлер (пол. Irena Sendlerowa, кияүгә кадәр Кржижановска (пол. Krzyżanowska); 1910 елның 15 феврале, Отвоцк — 2008 елның 12 мае, Варшава) - поляк каhарманбикәсе. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында 2500 яһүд баласын коткаруы белән танылган.

Үзе турында[edit | edit source]

"Ирена Сендлернең - Холокост балалары анасының озын юлы" китабыннан (2007)[edit | edit source]

  • Мине балачагымнан өйрәттеләр: әгәр кеше суда бата икән, аны, дини карашларына карамыйча, коткарырга кирәк.
  • Без, балаларны коткарган кешеләр, каһарманнар түгелбез. Бу фикер миңа ошамый. Киресенчә, мине оятым азаплый, чөнки мин бик аз эшләдем.
  • Бүген дә миңа "алман ире" белән бирелгән тамганы алып киләм. Мине үлемгә кушканнар.
  • Коткаручылардан мин генә тере калдым. Әмма һәрбер белсен: мин эшебезне юнәлткәндә, без 20-25 кеше идек. Мин шуны берүзем генә эшләмәдем.

Польша сенатына хатыннан, "Ирена Сендлер: җырлап данланмаган каһарман" китабына кушылган өзеге[edit | edit source]

  • Холокост тәмугыннан соң ярымгасыр үтсә дә, җаны хәзер дә дөнья өстендә оча һәм үзе турында онытырга бирми.

Польша сенатына хатыннан (2008.05.13)[edit | edit source]

  • Һәр ярдәмем һәм чиксез яхшы яшерен тере калмаганнар җибәрелүчеләр белән коткарган бала - Җирдә яшәвем сәбәбе, ләкин даным өчен сәбәп түгел .

"The Independent" гәзите өчен интервьюдән (2008.05.15)[edit | edit source]

  • Каһарманнар бөек батырлыклар ясый. Минем ясаганым әйберләр тәртибендә иде.

"ABC" яңалыклары өчен (2007)[edit | edit source]

  • Без җанкисүчән хәлләр күрдек. Әти баласын бирергә рөхсәт иткән, ә әнисе - юк. Дәү әни шул кадәре калын оныгын кучаклаган һәм әче елаган, "Оныгымны бернинди бәягә дә бирмәм..." дип. Кайвакыт без бу гаиләләрне баласын алмыйча тынычлыкта калдырдык. Киләсе көн мин аларга килгәндә, аларны үлем лагерьләренә җибәрү тапканым иде...
  • Сүз дә әйтмәдем. Үлсә идем дә, эшебез турында сөйләми калыр идем.
  • Сугыш башланганда, Польша кан диңгезендә баткан. Ләкин ныграк бу яһүд милләтенә тигән. Һәм анда бар кешеләрдән ныграк азапланган балалар булган. Шуңа күрә без аларга йөрәкләребезне бүләк итәргә тиеш идек.

Ян Карской премиясе бирелүенә язган хатыннан[edit | edit source]

  • Үз үтерелүеңә барганда һәм соңгы мизгелдә аңардан акча биреп азатлануыңны аңлаганда хисне сүзләр белән сурәтләнеп булмый.
  • Без һәм киләчәк буыннар дошманнар кулларына биргән кешеләр белән хакимлек иткән усаллыкны һәм аларны үтерүгә ташлаган нәфрәтне истә тотырга тиешбез. Хыялым - ул хәтер кешеләр бу аянычлыклар кабатламас өчен хәтерләтү булсын.

Аның турында[edit | edit source]

Эльжбета Фитовска, 5 ае булганда коткарылган кыз[edit | edit source]

  • Яһүд баласын коткару - чын могъҗиза... Сендлер ханым Безне генә түгел, балаларыбызны һәм оныкларыбызны да, барлык киләсе буынны да коткарган!
  • Минем һәм коткарылган балалар өчен Ирена Икенче ана булган. Яхшы, акыллы, гел ачык, ул безнең белән бәхете һәм дулкынланулары белән бүлеште. Тормыш безне авырлыкларга ташлаганда, без аңардан киңәш сорыйбыз.

Марек Элдман, Варшава геттосыннан коткарылган кеше[edit | edit source]

  • Бөек шәхес үлгән - зуп-зур йөрәкле, искиткеч организатор сыйфатлы, һәрвакыт көчсезләр ягында булган кеше.

Авнер Шалев, Яд Вашем рәисе[edit | edit source]

  • Холокост вакытында яһүд балаларын коткару буенча кыю эше өмет һәм сүнмәслек ышану белән кешелекнең җиңүенә илһам ителгән дөньяга юл күрсәтүче йолдыз ул.

Йозеф Жицинский, архиепископ[edit | edit source]

  • Ирена Сендлер — рухи абруй, ә аның тормышы hәм карашлары — «тавышсыз» тын каhарманлык.

Михаэль Шудрих, Польшаның баш раввины[edit | edit source]

  • Ул бөтен дөньяда яшәүче кешеләргә үрнәк иде.

Шевах Вэйс, Польшада Израиль илчесе[edit | edit source]

  • Йөрәге дин йортларының дин йорты иде... Ул, әлбәттә, Ходайдан сорар: «Аллаһым, теге коточкыч вакытларда син кайда идең?» Һәм Ул җавап бирер: «Мин синең йөрәгеңдә идем»

Искәрмәләр[edit | edit source]

Чыганаклар[edit | edit source]