Wq/tt/Фәһим бабай
ГИМННАР ТӘРҖЕМӘЛӘРЕ
[edit | edit source]ИГОРЬ ГУБЕРМАН “ГАРИКЛАРЫ”
[edit | edit source]СЫЛТАМА:
https://incubator.wikimedia.org/wiki/Wq/tt/Игорь_Губерман
ГӨЛНӘФИДӘ
[edit | edit source]СЫЛТАМА:
https://incubator.wikimedia.org/wiki/Wq/tt/Гөлнәфидә_Лопанова
КҮҢЕЛ ҖЫРЫ
[edit | edit source]https://vk.ru/wall45336963_1649
(Ясалма Фәһем ярдәмендә Любовь Исаева язган көй)
Офыкларың нурлы, газиз Ватан,
Имин булсын юлың, Татарстан!
Язмыш йолдызыбыз – аяз күктә,
Олы кодрәт иңде Гарештән:
Күтәрелде туган җиребездә
Ил-Анабыз яме – Татарстан,
Ата-баба мирас-әманәте,
Ил-көнебез гаме – Татарстан!
Хак гамәлне пакьли изге ният,
Гамәл күркәмлеге – халыктан;
Бердәмлектә терәк, саф Хөррият –
Тормыш тәме синдә, Татарстан,
Саф Хөррият рухы – ил күңелендә,
Байрак төсләреңдә, Татарстан!
Кулга – кул, йөрәккә йөрәк кушып,
Ил-йортыбыз яулый хөрмәт-дан.
Бәхет кояшыңнан илһам алып,
Чәчәк ат, сөекле Татарстан!
Туры юлда адым – җан рәхәте,
Имин бул син мәңге, Татарстан!
КАРПАТ-ДУНАЙ МОҢНАРЫ – УРАЛ-ИДЕЛ ШАҢДАВЫ
[edit | edit source]Бу сәхифәнең башлангыч өлешенә Маҗарстанның “Карпатия” исемле вокаль-инструменталь ансамбле репертуарыннан һәм башка маҗар чыганакларыннан алынган җыр-шигырь тәрҗемәләре керде. Башка телләрдән тәрҗемәләр һәм авторның үз язмалары – сәхифә азагында.
Маҗарлар – тарихи яктан татарларга тугандаш халык: аларның борынгы бабалары Көнбатыш Себердән Дунай елгасы буйларына таба бер мең елга сузылган “Ватан эзләү сәяхәте” вакытында бүгенге Татарстан һәм Башкортстан җирләре аша да үткәннәр. Маҗар эзләрен тарихчылар, әйтик, Минзәлә һәм Актаныш якларында тапканнар.
Соңрак маҗарлар төрки телле башка халыклар белән дә аралашканнар. Галимнәр сүзе буенча, бүгенге маҗар телендә дә 800 ләп төрки-кыпчак алынмасы булуы менә шул борынгы тарихи мөнәсәбәтләр белән аңлатыла. Шул сәбәпле бу шигъри тупланманың сәхифәдә беренче өлеш һәм аерым бер бүлек рәвешендә кертелүе дә урынсыз булмастыр: телләребез үзгә булса да – фонетик һәм грамматик аваздашлар, милли исем-атамаларыбыз да – рифмадаш. Борынгы һәм бүгенге Урал-Идел топонимнарының “җисми һәм тарихи игезәкләрен” Карпат-Дунай буйларында да, димәк, биредәге тәрҗемәләрдә дә эзләп табып була. Байракларыбызда да – бер үк кызыл-ак-яшел төсләр.
Татар теленә текстлар маҗар шигырьләрнең үлчәмнәренә тәңгәл китереп тәрҗемә ителде.
ISTEN UJJA MEGÉRINTETT (Ходай кулы тиде безгә)
[edit | edit source]Volt valamikor egy régi világ
Akkor élt apám, dédapám, nagyapám
Tették a dolgukat, nem kérdeztek semmit
Tudták az életet, jó volt magyarnak lenni!
Jött valamikor egy másik világ
Jött a zöld szemű Rózsa, s jött a Kormorán.
Lett egy nagy család, lesz mit elmesélni
Volt valahol egy hely, hol jó volt magyarnak lenni!
Van nekünk egy zászlónk, mit nem téphetnek szét
A színek maradnak, akármilyen a szél
Álmaimban álmodtam, jó lenne szeretni
Legyen olyan hely, hol jó magyarnak lenni!
Legyen végre egy ország, hol a szavakat kimondhatják!
Legyen végre egy nép, mely elmondhatja kínját!
Legyen végre sok ember, kik tudják, hol a mennyország!
Az lesz az a hely, mit úgy hívnak Magyarország!
A csillagok messze a Föld szívébe látnak
Kik hosszú úton vándoroltak, itt hazát találtak
Ha elvették, mi Tiéd volt, vissza kell azt venni!
Isten ujja megérintett: jó lesz magyarnak lenni!
Na-na-na-na-na, na-na-na-na-na…
ХОДАЙ КУЛЫ ТИДЕ БЕЗГӘ
Ходай кулы тиде безгә... Насара Инҗилендә шундый бер җөмлә бар (Иов 19:21):
”Гафу итегез, гафу итегез мине, дусларым, Ходай кулы миңа кагылды”. Бу җырның исеме шуннан алынган.
Аудио сылтамалары:
https://my.mail.ru/music/songs/kormoran-isten-ujja-megerintett-378ec3a2d9f62a97c26f38b468250cab
https://my.mail.ru/music/songs/kormoran-isten-ujja-megerintett-2-0259becade0deb757f60be998f8cef51
Беләм элек шундый дөнья булган-барын:
Аңарда яшәгән ата-бабаларым
Эшләгән үз эшен, сорамый ялварып,
Тормышны белгәннәр, күркәм дип маҗарлык!
Кайчандыр башка бер дөнья пәйда булган,
Яшел күз гөлчәчәк*, очар кош Корморан**.
Зур гаилә туган, сөйләп тә мактарлык,
Булган күркәмлектә анда да маҗарлык!
Ту-байрагыбызны ертып-өзеп булмас,
Нинди җил иссә дә, төсләре һич уңмас.
Төштә күргән хыял – яратып уйларлык:
Булса иде күркәм илемдә маҗарлык!
Киләчәктә булсын бер ил – сүзең әйтеп булган бер!
Киләчәктә булсын халык – зарын сөйли алган бер!
Киләчәк оҗмах дип илне телгә алсын!
Булсын шундый урын – Маҗарстан аталсын!
Йолдыз күрә ул ерактан, Җир күңеленә баккан.
Озак сәфәр кылган бабам үз җирен-илен тапкан.
Элек тартып алынганны куй син кире кайтарып!
Ходай кулы тиде безгә: күркәм Җирдә маҗарлык!
На-на-на-на-на, на-на-на-на-на...
- Яшел күзле гөлчәчәк сорты Нидерландта барлыкка килгән. Бик нәзберекле гөл, карап-күзәтеп үстерергә кирәк, диләр.
- Корморан – бакланнар гаиләсендәге бер кош. Бу җырны беренче булып башкарган маҗар ансамбленең исеме дә ул. Әлеге кош шулай ук Нидерландтагы бер автомобильләр җитештерүче фирманың рәсми символы булып тора.
- Корморан – бакланнар гаиләсендәге бер кош. Бу җырны беренче булып башкарган маҗар ансамбленең исеме дә ул. Әлеге кош шулай ук Нидерландтагы бер автомобильләр җитештерүче фирманың рәсми символы булып тора.
PIROS SZÍV, FEHÉR HÓ, ZÖLD LEVÉL (КЫЗЫЛ ҖАН, АК КАРЛАР, ЯШЕЛ УТ)
[edit | edit source]Piros szív, fehér hó, zöld levél.
Piros hajnal, fehér álom, zöld remény.
Új tavasz jön, s új remény, hogy visszatér még a fény.
Piros szív, fehér hó, zöld levél
Nagyszőlős, Beregszász, Ilosva,
Munkácsnak megcsúfolt várfoka...
Új tavasz jön, s új határ, és a szép turulmadár
Vissza száll, újra száll, haza száll.
Új tavasz jön, s új határ, és a szép turulmadár
Vissza száll, újra száll, haza száll.
Piros szív, fehér hó, zöld levél.
Piros hajnal, fehér álom, zöld remény.
Új tavasz jön, s új remény, hogy visszatér még a fény
Piros szív, fehér hó, zöld levél.
Esküvők, katonák, ünnepek,
Ősi föld, sok vidám kisgyerek.
Kárpátalján szól a dal, jaj lesz e még elég magyar,
Száll a dal, zeng a dal, hív a dal.
Kárpátalján szól a dal, jaj lesz e még elég magyar,
Száll a dal, zeng a dal, hív a dal.
Piros szív, fehér hó, zöld levél.
Piros hajnal, fehér álom, zöld remény.
Új tavasz jön, s új remény, hogy visszatér még a fény.
Piros szív, fehér hó, zöld levél.
Hogy ha kell, megesküszöm, ott leszek.
Hogy ha kell, еsküszöm, elmegyek.
Nyílik majd még sok virág, s az árnyas Ungvári fák
Nе sárgulj, maradj zöld, fűzfaág!
Nyílik majd még sok virág, s az árnyas Ungvári fák
Ne sárgulj, maradj zöld, fűzfaág!
https://rutube.ru/video/2dd960e0db64bb48ceea178c8b2c98f3/
https://get-tune.net/song/256810-k-rp-tia/195545703-piros-sz-v-feh-r-h-z-ld-lev-l/
КЫЗЫЛ ҖАН, АК КАРЛАР, ЯШЕЛ УТ
Кызыл җан, ак карлар, яшел ут:
Таң, хыял, өметтә – төс шул ук.
Яңа яз һәм өмет безне алга дәшер:
Җан – кызыл, карлар – ак, ут – яшел*.
Надьсөлөш, Бәрәгсас, Илошва…
Мункачның** кирмәне – хурлыкта...
Яңа яз, яңа чик – әй, гүзәлем, кош Турул***,
Кайт туган җиреңә, илдә бул.
Яңа яз, яңа чик – әй, гүзәлем, кош Турул,
Кайт туган җиреңә, илдә бул.
Кызыл җан, ак карлар, яшел ут:
Таң, хыял, өметтә – төс шул ук.
Яңа яз һәм өмет безне алга дәшер:
Җан – кызыл, карлар – ак, ут – яшел.
Бәйрәмнәр, яучылар һәм туйлар,
Тәүге җир, күңелле балалар.
Җыр яңгырый Карпатта, өн сала ул маҗарга,
Җыр оча, җыр өнди ул алга.
Җыр яңгырый Карпатта, өн сала ул маҗарга,
Җыр оча, җыр өнди ул алга.
Кызыл җан, ак карлар, яшел ут:
Таң, хыял, өметтә – төс шул ук.
Яңа яз һәм өмет безне алга дәшер:
Җан – кызыл, карлар – ак, ут – яшел.
Ант итәм: мин анда булырмын.
Ант итәм: кирәксә, барырмын.
Саргаймый чәчәкләр, агач-тал – Уңварда****,
Кызыл, ак, яшел төс – аларда!
Саргаймый чәчәкләр, агач-тал – Уңварда,
Кызыл, ак, яшел төс – аларда!
- Кызыл, ак, яшел – Маҗарстан байрагы төсләре. Яшел ут – биредә “ яшел үлән” мәгънәсендә.
- Надьсөлөш, Бәрәгсас, Илошва, Мункач – Карпат арты өлкәсендәге шәһәрчекләрнең маҗарча исемнәре. 1944 елга кадәр алар Маҗарстан карамагында булганнар. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Карпат артын ашыга-ашыга украинлаштыру башланган. Бу урыннарның бүгенге славянча исемнәре – Виноградов, Берегово, Иршава, Мукачево.
- Турул – маҗарларның милли-риваяти кошы.
- Уңвар – Карпат арты өлкәсе үзәге Ужгород шәһәренең маҗарча исеме.
CIVITAS FORTISSIMA (Иң кыю шәһәр)
[edit | edit source]Recitativ:
Tudjátok meg emberek, hogy jövőtök felől ti magatok, nem pedig mások döntenek.
S hogy volt egy város, ki kezébe vette sorsát.
Fegyverek ordító hangján szólt az igazság,
Nem hajtott fejet a nagyhatalmak előtt,
saját földjéért vitézül küzdött.
Hogy mi lehetett volna, ha követőkre talál és minden város bátran sarkára áll.
Hát csak szolgáljon példaként, hirdessük tettüket, hegyeket mozdít el a hazaszeretet.
Letűnt idők, beszédes tanúja Civitas Fortissima.
Volt egy szép ország, ahogy apáink álmodták,
De most idegen csizmák súlyos léptei földünk tapossák,
De most idegen csizmák súlyos léptei földünk tapossák.
A halál amerre kaszál, fogy a nép szűkül a határ.
És a reggeli napfény más országok karmai közt talál.
És a reggeli napfény más országok karmai közt talál.
Megtör vagy ellenáll, csak biztató jelre vár,
S az Ipoly partján egy város népe bátran harcba száll,
S az Ipoly partján egy város népe bátran harcba száll.
Szemükben elszántság, céljuk a szabadság
és a padlásokról előkerülnek az elrejtett puskák,
és a padlásokról előkerülnek az elrejtett puskák.
Civil, vasutas, katona maroknyi lelkes hada.
Bátran küzdött, s vérrel írta Civitas Fortissima.
Bátran küzdött, s vérrel írta Civitas Fortissima.
Bátran küzdött, s vérrel írta Civitas Fortissima.
Bátran küzdött, s vérrel írta Civitas Fortissima.
ИҢ КЫЮ ШӘҺӘР
Аудио сылтамалары:
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-civitas-fortissima-b6f21071b8923e01b015edab86d35bc2
https://zvyki.com/song/174903949/Karpatia_-_Civitas_fortissima/
Речитатив:
Әй кешеләр, киләчәкне хәл итәсез үзегез,
Читтән килеп булышмаслар, дуслар, шуны белегез.
Шәһәр булган, үз язмышын алган ул үз кулына.
Хакыйкать әйткән үз сүзен, кушылып туп тавышына.
“Бөекләр” алдында халкы имәгән газиз башын,
Тәвәккәл булып яклаган үз җирен, үз дөньясын.
Ни булыр иде, ил буйлап тарафдарлар ул тапса,
Бөтен шәһәрләр дә бергә шулай аякка басса?
Ватанга мәхәббәт таулар күчерә – хак сүз сиңа:
Узган заманнардан шаһит – Civitas Fortissima!
1. Гүзәл иде бу ил элек, ата-баба хыялы,
||: Ләкин хәзер, авыр атлап, чит-ятлар таптый аны. :||
2. Үлем туе: халык кырыла һәм кискәләнә Ватан,
||: Башка илләр тырнагында туа аңарда ал таң. :||
3. Каршы торма, ди хакимнәр, туган җиреңне ташла.
||: Ипой ярында бер шәһәр халкы аякка баса. :||
4. Һәм күзләре яна уттай – азат тормыш хакына,
||: Чардакта яткан мылтыгын ала һәркем кулына. :||
5. Тимер юлчы, эшче, солдат – бер бөртек гаскәр.
||||: Канга манып язды куллар – “Иң кыю шәһәр”. :||||
Бу җыр Маҗарстанның Балашадьярмат шәһәре тарихына багышлап язылган. 1919 елда, Австрия-Венгрия империясен таркатып бетерү йөзеннән, Антанта гаскәрләре элек маҗарлар күчеп килеп яшәгән җирләрне яңадан төзелә яки торгызыла торган дәүләтләргә өләшә башлыйлар. “Бөекләр” әмере буенча Балашадьярмат шәһәре Чехословакия карамагына керергә тиеш була. Моның төп сәбәбе: Көнчыгышка, Украинага һәм Антантага каршы сугышкан Советлар Русиясенә таба тимер юл шул шәһәр аша үтә.
Ләкин әлеге елның 29 гыйнварында Ипой (Ипел) елгасы буенда урнашкан шәһәр кешеләре, Маҗарстанда бердәнбер булган килеш, баскыннарга каршы баш күтәрә. Маҗарстанның дәүләт гаскәрләреннән бу төбәктә туып үскән 95 солдат та килеп кушыла. Каршы як гаскәре тар-мар ителә. Антанта бүтән бу шәһәргә кул сузмый, ул бүген дә Маҗарстан дәүләте карамагында. Шушы батырлык өчен шәһәргә “Civitas Fortissima” дигән өстәмә атама бирелгән. Латин сүзләрен “Иң кыю өммәт” дип тә тәрҗемә итеп була.
Бүген 14 меңләп кеше яшәгән Балашадьярматта бу тарихи вакыйгага багышланган һәйкәл бар.
IGAZÁN SZERETNI (Ихластан ярату)
[edit | edit source]Recitativ:
Amit erő és hatalom elvesz, azt idő és kedvező szerencse ismét visszahozhatják. De miről a nemzet, félve a szenvedésektől, önmaga lemondott, annak visszaszerzése mindig nehéz, s mindig kétsége.
Mert aki hazáját igazán szereti,
Oltárán gyönyörű életét szenteli.
Piros-fehér-zöld lesz áldott szemfedője,
De Isten úgy segítsen, száz lép majd helyébe.
Akinek fáj Erdély rabláncon tartása,
S eljut a szívéig súlyos sóhajtása.
Meghallja konduló harang hívó szavát,
Nem hagyja magára szegény Kárpátalját.
Kinyújtja segítő két kezét népének,
Ezer sebből vérző Tátra-Felvidéknek.
És ha harci sípját a nyugati szél fújja,
Őr vidék keresztjét erős vállán hordja.
Látja szolga sorba hajtott magyarságát,
Eke szarván síró Bánságot és Bácskát.
Ráncot szánt az idő ifjú homlokára,
De szemében csillog a szabadságnak lángja.
Mert aki hazáját igazán szereti,
Oltárán gyönyörű életét szenteli.
Piros-fehér-zöld lesz áldott szemfedője,
De Isten úgy segítsen, én lépek helyébe.
ИХЛАСТАН ЯРАТУ
Аудио сылтамалары:
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-igazan-szeretni-747c20ace0ccfe57c0ca289df2cbcdba
https://zvyki.com/song/154544161/K_rp_tia_-_Igaz_n_szeretni/
Речитатив:
Көч-куәт белән тартып алынганны заман һәм уңыш кайтарырга мөмкин. Әмма милләтнең, газаплардан шүрләп, үзе баш тарткан байлыгын кайтаруы һәрчак кыен һәм икеле.
Яратса бер кеше ихластан Ватанын,
Багышлар тормышын аның хозурында.
Кызыл-ак-яшел төс кәфенендә аның,
Йөз басар ур(ы)нына, ярдәм бирсен Хода.
Җан сыкрана, күреп Әрдей богауларын,
Тоеп илнең ыңгырашу-иңрәүләрен;
Хак Тәгалә, иш(е)теп кыңгырау чаңнарын,
Калдырмас бәладә Карпатия җирләрен.
Сузар ярдәм кулын Ходай үз халкына,
Канга баткан Татра һәм Тау өлкәсенә.
Өрсә мәгъриб җиле яу сыбызгысына,
Чик ташларын батыр салыр җилкәсенә.
Газиз халкы дучар коллык сөргененә,
Сабан тоткан Банат һәм Бачка сагышлы;
Җыерчыклар салса да вакыт йөзенә,
Азатлыкка сүнмәс күзләр омтылышлы.
Яратса бер кеше ихластан Ватанын,
Багышлар тормышын аның хозурында.
Кызыл-ак-яшел төс кәфенендә аның,
Мин басам ур(ы)нына, ярдәм бирсен Хода.
Кызыл-ак-яшел – Маҗарстан байрагы төсләре.
Әрдей (Erdély, Трансильвания) – 1920 елда Румыниягә кереп калган саф маҗар телле төбәк; биредә яшәүче сейкәй кавеменең ата-бабалары – көнчыгыштан Карпат таулары артына IX гасырда ук килеп урнашкан беренче маҗар токымы.
Карпатия – Украинаның үзәге Уңвар (Ужгород) булган маҗар телле Карпат арты төбәге һәм Молдованың чаңгош маҗарлары яшәгән җирләр.
Татра һәм Тау өлкәсе – бүгенге Словакиядә маҗарларның словаклар белән аралашып яшәгән җирләре.
Банат һәм Бачка – Дунай һәм Тиса елгалары арасындагы, элек, Австрия-Венгрия мәмләкәте таркалганчы, Маҗар кыйраллыгы составына кергән маҗар телле төбәкләр. Бүген алар Сербия һәм Румыния карамагында.
MAGYAR ÉNEK (Маҗар җыры)
[edit | edit source]Mint egykor Erdély meghajszolt határán
A fölriasztott utolsó bölény.
Úgy állsz most népem, oly riadtan, árván,
Búd vadonának reszkető ölén.
És én, mint véred lüktető zenéje,
Ahogy most lázas ajkadon liheg.
A hang vagyok, mely belesír az éjbe
és sorsod gyászát így zendíti meg:
A mindenségbe annyi jaj kiáltson,
Ahány magyar rög innen elszakad.
A tíz körmömmel kelljen bár kiásnom,
Kikaparom a földből a holtakat.
Meredjen égnek, körül a határon
Irtó karjuknak végtelen sora.
S az égboltján fönt lángbetűkkel álljon
Egy égő, elszánt, zordon szó: soha
Uram, tudd meg, hogy nem akarok élni
Csak magyar földön és csak magyarul.
Ha bűn, hogy lelket nem tudok cserélni,
Jobb is, ha szárnyam mármost porba hull.
De ezt a lelket itt hagyom örökbe,
S ez ott vijjog majd Kárpát havasán.
És belesírom minden ősi rögbe,
El innen rablók, ez az én hazám.
És leszek szégyen és legyek gyalázat,
és ott égek majd minden homlokon.
S mint bujdosó gyász az én szép hazámat
A Jóistentől visszazokogom.
És megfúvom majd hitem harsonáit,
Bölcsővé lesz még minden ravatal.
Havas Kárpáttól kéklő Adriáig
Egy ország lesz itt, egyetlen, s magyar.
МАҖАР ҖЫРЫ
Аудио сылтамалары:
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-magyar-enek-58e77008c056989798d2abc02e3b6e9f
https://zvyki.com/search/q/magyar+ének/
Әрдейләрдә эзәрлекләнгән берчак,
Бүген, соңгы үгез күк калтырап,
Өркетелгән халкым тора ялгызак,
Буда карурманында аптырап.
Иреннәреңдә кызышып саташкан
Канның дөп-дөп типкән көе кебек,
Язмышыңның фаҗигасен тараткан
Сөрән салып дәшәм, сиңа килеп.
Таудан купкан кантарлар өне белән
Галәмгә ачы тавышым иңсен.
Ун бармагым тырмашсын, кабат гүрдән
Яугир шәһитләр, дип, илгә килсен.
Тәмугка ашсын, канлы кулын уып,
Чик буенда посышкан бар дошман.
Күк йөзендә утлы хәрефләр булып
Язылсын катгый бер сүз: “Һичкайчан!”
Йа Ходай, кирәк түгел миңа яшәү
Туган җиргә, телгә чит тарафта.
Гөнаһ булса җан алмаштыра белмәү,
Юкка чыксын бу хыял-канат та.
Калдырырмын мин җанымны мираска,
Яңгырасын Карпат-тау иңендә,
Инәлүем язылыр һәрбер ташка:
“Юкка чыксын талаучы Илемдә!”
Оят булып йөзенә ягылырмын,
Сатса берәр бәндә үз намусын.
Бер Ходайдан мин ялварып алырмын
Ватан дигән бу йөрәк сагышын.
Сулыш өрәм инану торбасына:
Бишек ясарбыз әле табуттан.
Чал Карпаттан күк Әдрән дәрьясына
Кабат җәелер ул – уртак Ватан.
MAGYARNAK SZÜLETTEM! (Маҗар булып яшим!)
[edit | edit source]Nem hajlok semmi szélnek,
Pusztító jégverésnek,
Úgy állok rendületlen,
Magyarnak születtem!
Hiába ütnek, rúgnak,
Kemény fából faragtak.
Az ég ítél felettem,
Magyarnak születtem!
Lágy eső arcom mossa,
Vállamon népem sorsa.
Teszem mit meg kell tennem,
Magyarnak születtem!
Vadászhat énrám bárki,
Van erőm bosszút állni.
Én soha nem felejtem,
Magyarnak születtem!
Ha egyszer megtagadnám,
Édes jó szülőhazám.
Sújtson le rám az Isten
!
Magyarnak születtem!
Rab madár, hogy ha voltam,
Kitéptem minden tollam.
Áruló sosem lettem,
Magyarnak születtem!
МАҖАР БУЛЫП ЯШИМ!
Аудио сылтамалары:
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-magyarnak-szulettem-44d1709ef7038e59fb0d3a40427e3a3e
https://zvyki.com/song/20207573/Karpatia_-_Magyarnak_szulettem/
Баш имим җил каршында,
Үтәмен кар-бозын да,
Нык торамын, бирешмим:
Маҗар булып гел яшим!
Кыйнасалар да качмам,
Имән күк мин агачтан.
Күкләр миңа тик хаким,
Маҗар булып гел яшим!
Ләйсән юа йөземне,
Мин кадерлим илемне.
Кирәк булганны эшлим,
Маҗар булып гел яшим!
Теләсә кем ауласын –
Аллаһым ярлыкасын!
Онытмыйм, бәхәсләшмим:
Маҗар булып гел яшим!
Әгәр дә мин ваз кичсәм
Изге туган җиремнән,
Аллаһым кичермәс, дим.
Маҗар булып гел яшим!
Читлектә кош булыйммы?! –
Йолкыгыз каурыемны!
Һәр сатлыкка көндәш мин,
Маҗар булып гел яшим!
NEMZETI DAL (Милләт җыры)
[edit | edit source]Talpra magyar, hí a haza!
Itt az idő, most vagy soha!
Rabok legyünk vagy szabadok?
Ez a kérdés, válasszatok!
A magyarok Istenére esküszünk,
Esküszünk, hogy rabok tovább
Nem leszünk!
Rabok voltunk mostanáig,
Kárhozottak ősapáink,
Kik szabadon éltek-haltak,
Szolgaföldben nem nyughatnak.
A magyarok Istenére esküszünk,
Esküszünk, hogy rabok tovább
Nem leszünk!
Sehonnai bitang ember,
Ki most, ha kell, halni nem mer,
Kinek drágább rongy élete,
Mint a haza becsülete.
A magyarok Istenére esküszünk,
Esküszünk, hogy rabok tovább
Nem leszünk!
Fényesebb a láncnál a kard,
Jobban ékesíti a kart,
És mi mégis láncot hordtunk!
Ide veled, régi kardunk!
A magyarok Istenére esküszünk,
Esküszünk, hogy rabok tovább
Nem leszünk!
A magyar név megint szép lesz,
Méltó régi nagy hiréhez;
Mit rákentek a századok,
Lemossuk a gyalázatot!
A magyarok Istenére esküszünk,
Esküszünk, hogy rabok tovább
Nem leszünk!
Hol sírjaink domborulnak,
Unokáink leborulnak,
És áldó imádság mellett
Mondják el szent neveinket.
A magyarok Istenére esküszünk,
Esküszünk, hogy rabok tovább
Nem leszünk!
МИЛЛӘТ ҖЫРЫ
(авторы – Шандор Пәтөфи, 1848 елда язылган)
Аудиолары:
Kormorán ансамбле башкаруында
https://muzjam.org/search/nemzeti%20dal
https://my.mail.ru/music/songs/fonograf-nemzeti-dal-4c11dd22b9efe4ca75d7f368b58e2658
Кузгал, маҗар, чакыра Ватан!
Йә бүген үк, йә һичкайчан!
Коллар булып калыргамы,
Әллә азат булыргамы?
Әй маҗарлар, Хак каршында ихластан
Ант итәбез: “Кол булмабыз һичкайчан!”
Коллар булдык... Ата-баба
Каберләрдән сөрән сала:
Азат яшәгәннәр җирдә
Таба алмый тынлык гүрдә!
Әй маҗарлар, Хак каршында ихластан
Ант итәбез: “Кол булмабыз һичкайчан!”
Ләгънәтем – язмыш кушканда,
Үлемнән куркып качканга,
Учлап тотып кабих җанын,
Сатып намусын, Ватанын.
Әй маҗарлар, Хак каршында ихластан
Ант итәбез: “Кол булмабыз һичкайчан!”
Кылыч – балкышлы чылбырдан,
Төшмәсен ул безнең кулдан.
Күпме йөрергә богауда?
Тот коралың, ирек яула!
Әй маҗарлар, Хак каршында ихластан
Ант итәбез: “Кол булмабыз һичкайчан!”
Маҗар ис(е)ме горур, шанлы,
Кайтарыйк борынгы данны;
Кире как шайтан әгъвасын,
Юып ташла йөз карасын!
Әй маҗарлар, Хак каршында ихластан
Ант итәбез: “Кол булмабыз һичкайчан!”
Гүр өстендә тау өярләр,
Һәм оныклар баш иярләр,
Дога кылып, әйтер һәркем
Изгеләрнең исемнәрен.
Әй маҗарлар, Хак каршында ихластан
Ант итәбез: “Кол булмабыз һичкайчан!”
EGY AZ ISTEN, EGY A NEMZET (Бер үк Алла, бер үк милләт)
[edit | edit source]Egy az Isten, egy a nemzet,
Bármily gyenge, bármily sebzett.
Ahol a fák égig nőnek,
Állnak még a határkövek.
||: Szent koronánk
Óvd, vigyázd Hazánk,
Hajnal csillag szép keresztünk,
Ragyogj fel reánk. :||
Zúgó erdők, kéklő sziklák
Esőverte árva kopják
Visszhangozzák, mennydörögnek
Egy az Isten, egy a nemzet.
||: Szent koronánk
Óvd, vigyázd Hazánk,
Hajnal csillag szép keresztünk,
Ragyogj fel reánk. :||
Elvérzett a nemzet nagy Magyarországért
Most sír, zokog a lelkünk hegyekért, rónákért.
Aki azt majd egyszer újra feltámasztja,
Áldja meg az Isten és minden magyar ajka.
Most hát okulásul figyelj a szavamra,
Figyelj, s kezed merítsd a hűs patakba,
Érzed a pataknak sebes rohanását,
Az ország szívének minden dobbanását.
Hallgasd a köveket, hallgasd, amint mondják,
Idegen hatalmak őket összezúzták.
Kőnek és embernek ugyanaz volt sorsa,
Mostoha gyermekét egy világ taposta.
||: Szent koronánk
Óvd, vigyázd Hazán
k,
Hajnal csillag szép keresztünk,
Ragyogj fel reánk. :||
БЕР ҮК АЛЛА, БЕР ҮК МИЛЛӘТ
Аудио сылтамалары:
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-egy-az-isten-egy-a-nemzet-828e0c8836a6210242e2c68e3cf01f7f
https://zvyki.com/song/23793729/K_rp_tia_-_Egy_az_isten_egy_a_nemzet/
Бер үк Алла, бер үк милләт,
Бер шәфәгать, бер үк гыйльләт;
Анда агач үсә күккә,
Ә ташлар куелган чиккә.
Кушымта (2):
Ил гамендә – изге таҗыбыз;
Таң йолдызы һәм гүзәл хач,
Бергә балкыгыз!
Зәңгәр кыя, кара урман –
Бер яңгырдан сугарылган,
Яшен яшьнәп һәм күк күкрәп:
“Бер үк Алла, бер үк милләт”.
Кушымта (2).
Речитатив:
Кан койды халкыбыз Бөек Маҗарстан дип,
Ә хәзер кайгырта елга-тау тотам дип.
Һәм кемсә бу илгә кабат нигез салыр –
Алланың, маҗарның рәхмәтен казаныр.
Дикъкатьләп сүземне күңелгә алыгыз
Һәм салкын елгага кулларны салыгыз;
Сиз(е)ләме елганың ярсулы агышы –
Илемнең ул йөрәк тибеше, сагышы.
Тыңлагыз ташларны, аңлагыз сүзләрен,
Чит-ятның куллары җимерде үзләрен.
Ташлар да, халык та тәкъдиргә тап булган:
Үксезлек улларын кимсетеп таптаган.
Кушымта (4):
Ил гамендә – изге таҗыбыз;
Таң йолдызы һәм гүзәл хач,
Бергә балкыгыз!
HA LÁTOK CSILLAGOT (Күрәм якты йолдызымны)
[edit | edit source]Ha látok csillagot ragyogni az égen
Látom, amit láttak őseink is régen
Látom az Alföldről hajnalpirkadatkor
Eltűnnni fényüket a látóhatárról
Látom, ha felnézek fenyőrengetegből
Göncölszekér rúdját, Erdély szegletéből
Apró gyertyalángként mutatják az utat
S hazáig vezetik kóborló fiukat
Látom a Tiszának s Murának vizében
Tükröződni fényük vajdasági éjben
Halászok hálóján gyöngysorként csillognak
Mint akik az égről búsan aláhulltak
Látom nagy hegyekről, oly, de oly közelről
Kéznyújtásra vannak palócok földjéről
Mint ezernyi mécses pislákoló fénye
Kigyúl, majd elalszik, estéről estére
Látom tündöklésük Kárpátok aljáról
Ott tekintenek le sötét égboltjáról
Hol szabad tűz mellett vadászok regélne
k
S míg egymást hallgatják, ők is fel-felnéznek
Látom sugarukat megtörni a Rábán
Rég kiszolgált malmok korbácsolta fodrán
Őrségi házaknak kicsiny ablakán át
Figyelik a csillag örök vándorlását
КҮРӘМ ЯКТЫ ЙОЛДЫЗЫМНЫ
Берничә илдә таралып яшәүче маҗарлар күңелендәге уртак күк җисеме турында “Карпатия” төркеменең җыры.
Аудио сылтамалары:
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-ha-latok-csillagot-53ae43449852defad9d65fb49d53577c
https://zvyki.com/song/154544120/K_rp_tia_-_Ha_l_tok_csillagot/
Күрәм, йолдыз балкып тора аяз күктән,
Аны шулай бабаларым да күзәткән.
Моңсуланам, Альфөлдләрдә таң атканда,
Сүнгән йолдызымны күздән югалтканда.
Күрәм аны, йөрсәм Әрдей урманында,
Зур Җидегән чүмеченең кыл янында:
Елтыр уты шәмдәй миңа юл күрсәтә,
Кайт илеңә, балам, диеп, ул юнәлтә.
Күрәм, чаг(ы)ла Тиса, Мура суларында,
Яктыра ул төнлә Вайда асманында,
Балыкчылар ятьмәсендә энҗе-мәрҗән
Ялтыр-йолтыр – йолдыз нуры җиргә иңгән.
Күрәм якты йолдызымны мин якыннан –
Кул сузып тот аны палоцлар тавыннан:
Меңләгән ут җемелдәвендә күренә,
Кичен балкый йолдыз, иртән ул сүрелә.
Күрәм балкыганын Карпат итәгендә
Йолдызымның караңгы төн күкрәгендә,
Аучы халкы учак янында җыйнаулап
Имеш-мимешләрен сөйли, аңа карап.
Күрәм, балкышыннан Раба да нурлана,
Тирмән чарыгыннан елга дулкынлана.
Өршейг өйләренең тәрәзләре аша
Хыял йолдыз сәяхәтенә тоташа.
Альфөлд – Бөек маҗар тигезлегенең җирле исеме.
Мура – Австриядәге таулардан агып чыккан елга, Драваның сул кушылдыгы, бүгенге Маҗарстанның чик сызыгы шул елга буйлап аның тамагына кадәр.
Тиса – Дунайның сул яктагы һәм иң озын кушылдыгы, елганың урта өлеше Маҗарстан аша үтә.
Вайда – Сербиянең Воеводина мохтарияте, илнең 26 милләт вәкиле яшәүче иң зур төбәге, анда маҗарлар сан буенча, серблардан кала, икенче урында.
Палоцлар – Маҗарстанның төньягындагы милли төркем, бер өлеше Словакиядәге Татра тауларында яши. Русия тарихчылары палоцларны күптән маҗарлашкан кыпчаклар дип тә саный.
Раба – Дунай елгасының уң кушылдыгы.
Өршейг – Маҗарстанның көнбатышындагы милли парк, Раба елгасыннан көньяктарак урнашкан.
A HAZA MINDEN ELŐTT! (Барыннан өстен Ватан!)
[edit | edit source]“Kell, hogy történjenek olyan csodák, amiket tíz nemzedék megemlegessen. Példákat kell adni ennek a nemzetnek, amik a szíveket megerősíték. Hóhérpallost a futó rabszolgahadnak! Addig nem fog győzni a szabadság ügye, amíg a magyar nemzet saját áruló korcsivadékának hulláiból olyan hegyet nem rak,
Mint a Mátra, s a döghalom tetején az utolsó áruló apát a saját fia le nem nyakazza!”
(Jókai Mór)
Háromszínű zászlóm kibontom,
Vérem alatta bátran kiontom,
Láncra vert rab hazám.
Széttárom sebzett két karom,
Életem egykönnyen nem adom,
Törhetnek bárhonnan rám.
Refrén:
Ha elhagy is minden remény,
Akkor sem változhat vízzé a vér.
Legyek inkább üldözött,
Mint áruló latrok között.
A haza minden előtt!
Vessen a sors bárhova,
Nem koptat idő vasfoga,
Dacolva megyek tovább.
Szememben nincs félelem,
Tudom, hogy kell leküzdenem,
Hitem sziklaszilárd.
Refrén.
Háromszínű zászlóm kibontom,
Vérem alatta bátran kiontom,
Láncra vert rab hazám.
Széttárom sebzett két karom,
Életem egykönnyen nem adom,
Törhetnek bárhonnan rám.
Refrén.
A haza minden előtt!
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-a-haza-minden-elott-c37c28300f040a26bdaac42e6ae4d4fa
БАРЫННАН ӨСТЕН ВАТАН!
“Ун буын искә алырлык могҗизалар булырга тиеш әле. Халкыбызга кеше йөрәкләрен ныгытырлык үрнәкләр бирергә кирәк. Качкын коллар гаскәренә баш чапкыч тумраннар бирергә! Азатлык эше җиңә алмаячак – маҗар халкы үз сатлыклары-мөртәтләре мәетләрен тау итеп өеп куйганчы һәм бу тау башында соңгы сатлык атаның башын аның улы чабып өзгәнче!”
(Йокаи Мор)
Җилфердә өч төс байрагым,
Түг(е)лер сине яклап каным,
Әй, богауланган Ватан.
Җәеп яралы кулларны,
Җиңел генә бирмәм җанны,
Ниләр кылса да дошман.
Кушымта:
Чыкса да бар өмет юкка,
Әйләнмәс кызыл кан төссез суга.
Бул эзәрләп куылган,
Ләкин булма сатлык җан.
Барыннан өстен Ватан!
Язмыш кайларга юнәлтмәс,
Вакыт гамәлне югалтмас,
Алга мин ыргыламын.
Курку кермәс һич күзләргә,
Беләм тиешем үтәргә,
Таш кыядай иманым.
Кушымта.
Җилфердә өч төс байрагым,
Түг(е)лер сине яклап каным,
Әй, богауланган Ватан.
Җәеп яралы кулларны,
Җиңел генә бирмәм җанны,
Ниләр кылса да дошман.
Барыннан өстен Ватан!
Кушымта.
Барыннан өстен Ватан!
A BÁNAT KOVÁCSA (Сагыш тимерчесе)
[edit | edit source]||: Ha a bánat arany lenne,
Gazdag ember lennék,
Pénzzé tenném valamennyit,
Árán mosolyt vennék.
Ingyen adnám a magyarnak,
Legyen boldog újra,
Csak ne hulljon több magyar könny,
Veszendőn a porba!
De a bánat acél penge,
Sorsom a kovácsa,
Keserűség vas üllőjén,
Fröccsen a szikrája!
Ha tüzet gyújt ez a szikra,
Lángba borít mindent,
Égbenyúló szent máglyája,
Szabadságot hirdet.
Szabadságot hirdet! :||
САГЫШ ТИМЕРЧЕСЕ
Аудиосы:
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-a-banat-kovacsa-cf6e7d36d99cb71a97d45278bc4cd9ea
||: Сагыш, алтын булып, баю
Итсә әгәр насыйп,
Бар акчага бер елмаю
Алыр идем сатып.
Тигенгә биреп, маҗарга
Бүләк итәм бәхет:
Язмасын бүтән еларга,
Югал, милли ләхет!
Сагыш – корыч кылыч, әмма
Тимерче – язмышым:
Әрнүемнән чүкеч-сандал
Очкыннар очырсын!
Чаткылардан ут кабызсак,
Ялкын күккә җитәр,
Балкып торган изге учак
Ирек насыйп итәр.
Ирек насыйп итәр! :||
BALLADA (Баллада)
[edit | edit source]Kettő madár száll az égen,
Egyik nappal, másik éjjel,
A lány fecske verőfényben,
Fiú karvaly éjsötétben.
Na-na-na-na-na-na-na-na
Elátkozott két madárka,
Egymást csak egy percig látja,
Amint Hold a Napot váltja,
Átváltozik Ő, s a párja.
Na-na-na-na-na-na-na-na
Fecske suhan szelek hátán,
Aranygyűrű csillog lábán,
Irigy varjak megtámadják,
Szép gyűrűjét elragadják.
Na-na-na-na-na-na-na-na
Zuhan, szárnya eget szántja,
Szalad kedvese utána,
Egy-egy tollát elhullajtva,
Párjának utat mutatja.
Na-na-na-na-na-na-na-na
A legény nyomát követi,
Rába vizében megleli,
Reszkető testét kiveszi,
Fehér ingébe tekeri.
Na-na-na-na-na-na-na-na
Nap szárítja csapzott tollát,
Nézi szíve választottját,
Megesküszik földre-égre,
Halálba is elmegy érte.
Na-na-na-na-na-na-na-na
Borostyánok és vadrózsák,
Lassan testük körbefonják,
A szerelmük mégsem halott,
Tiszta lelkük szárnyra kapott.
Na-na-na-na-na-na-na-na
Az eszéki harang hangja,
Azóta is azt kongatja,
Egymásé lett két madárka,
Nem fog rajtuk senki átka.
Na-na-na-na-na-na-na-na
БАЛЛАДА
Аудио сылтамасы:
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-ballada-fd9e767bb2ac157a24ba25b4f94979fa
Ике гашыйк күккә менә,
Берсе көндез, берсе төнлә:
Кыз-карлыгач – ал таң атса,
Егет-тилгән – шәфәкъ батса.
На-на-на-на-на-на-на-на...
Очрашалар ике кошчык
Бер мизгелгә – гүя Сак-Сок
:
Ай Кояшны алмаштыргач,
Күрми тилгәнне карлыгач.
На-на-на-на-на-на-на-на...
Сылу кош җил куенында,
Алтын балдак аягында,
Комсыз козгын һөҗүм итә
Һәм алканы урлап китә.
На-на-на-на-на-на-на-на...
Гашыйк егет күрә ярын:
Кыз, каерып канатларын,
Оча, каурый җуя-җуя.
Егет аңа иңен куя.
На-на-на-на-на-на-на-на
Сөйгәнен ул озата бара
Раба* суларына таба,
Тетрәүләгән тәнен күрә,
Ак күлмәккә аны төрә.
На-на-на-на-на-на-на-на
Җил корыта каурыйларын.
Егет, үбеп сөйгән ярын,
Ант итә күккә һәм җиргә:
“Ахирәттә дә без – бергә...”
На-на-на-на-на-на-на-наа…
“Мәхәббәтебез – үлемсез;
Яшәү нигә миңа – синсез?”
Гәрәбә, гөләп һәм әрем
Сырып ала җәсәдләрен...
На-на-на-на-на-на-на-на…
…Шул заманнан Уэска чаңы**
Һаман кага – тыңла аны:
“Уртак кошлар язмышлары,
Төшмәс һичкем каргышлары”.
На-на-на-на-на-на-на-на…
- Раба – Дунай елгасының уң кушылдыгы.
- “Уэска чаңы” дип атала торган кыңгырау тәүге кат XII гасырга караган испан риваятендә телгә алына. Соңрак аны Европаның башка халыклары да үз иҗатында куллана башлаган.
- “Уэска чаңы” дип атала торган кыңгырау тәүге кат XII гасырга караган испан риваятендә телгә алына. Соңрак аны Европаның башка халыклары да үз иҗатында куллана башлаган.
ABBÓL A FÁBÓL (Шул агачтан кисеп ал)
[edit | edit source]Abból a fából vágjátok az én keresztem,
Amit akkor ültettek, amikor születtem,
Abból a fából legyen majd az én koporsóm,
Amelynek árnyéka alatt írták meg a sorsom.
Gallyaiból rakjatok egy olyan nagy tüzet,
Ami még egyszer táplálja kihűlő szívemet.
Földbe’ nyugvó gyökeréből faragjatok pipát,
Szabad lelkem az égbe szálljon mint a füstkarikák.
Sudár ágai jók lesznek vaskaszák nyelének,
Mely arat, de fegyver is a Magyar kezének,
Fának apró forgácsát vessétek a szélnek,
Viszik messze majd hírünket ahol földet érnek.
Egy árva szűz rügyéből új élet sarjadjon,
Ne hagyjátok soha, soha, hogy nemzetetek kihaljon,
Legszebbik részéből végül bölcsőt készítsetek,
Hogy szebb jövőről álmodjon minden magyar gyermek!
ШУЛ АГАЧТАН КИСЕП АЛ
Аудио сылтамалары:
https://new.zvuch.com/artists/karpatia-44072
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-abbol-a-fabol-612a9bc3b95f709aeb06d61cbb71eb27
https://zvyki.com/song/166579777/Kárpátia_-_Abból_a_fából/
Шул агачтан каберемә кисеп сал таҗны* –
Мин туганда утыртканнар бит ул агачны.
Шул агачтан уеп яса табутымны син –
Аның астында кичердем язмышымны мин.
Агач ботакларын кисеп, ут сал учакка –
Соңгы тапкыр иңсен җылы сүнгән йөрәккә.
Тамырыннан уеп алып, көпшә хәстәрлә,
Азат җаным төтен сыман ашыр күкләргә.
Агач кулай чалгы белән кылыч сабына –
Эш һәм яу коралы керсен маҗар кулына.
Вак йомычка итеп тура, тапшыр җилләргә –
Ирештерсен даныбызны ерак илләргә.
Яңа тормышны үстерер сафлык бөресе,
Һичкайчан җуелмас җирдә милләт өлгесе.
Иң күркәм тармакларыннан – бишек үрергә,
Һәр маҗар баласы лаек якты килергә!
- Кисеп сал таҗны – маҗар телендәге текстта “ кисеп куй хачны” дип язылган.
JÓ LENNE! (Сизәсе иде!)
[edit | edit source]Jó lenne megfogni apám erős kezét,
mégegyszer látni csak szigorú szemét,
jó lenne hallgatni bölcs szavait,
megfogadni mindent amit tanít.
Jó lenne anyámnak ölelő karjában,
őszinte gyermekként hinni a világban,
Jó lenne érezni tiszta illatát,
aggódó arcának lágy mosolyát.
СИЗӘСЕ ИДЕ!
Аудио сылтамасы:
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-jo-lenne-fb9467510f49f12b80f5924702282225
https://zvyki.com/song/89106103/K_rp_tia_-_J_lenne/
||: Көчле әти кулын кысасы иде,
Катгый карашын да тоясы иде,
Акыллы сүзләрен тыңлыйсы иде,
Тормыш сабакларын аңлыйсы иде.
Әнием куенына керәсе иде,
Гамьле йөзе нурын күрәсе иде,
Хуш исле битен бер үбәсе иде.
Дөньяны сабый күк сизәсе иде! :||
KALANDRA FEL (Маҗара-өн)
[edit | edit source]Nagy terveket szövögettek odafönt az égben
Megteremtik a magyart valamikor régen
Telik múlik az idő, és szépen éldegélnek
Vadászgatnak a mezőn, keveset beszélnek
Történt egyszer, hogy valaki egy nagyot kiáltott
Nézünk kicsit nyugatra, mit csinálnak mások
Így történhetett meg aztán, hogy egy nyári este
Kopogtatott a magyar Európa szerte
Ez volt a jel, (indulni kell)
A dicsőséget mindenki magának éri el
Repít a szél, (gyerünk testvér)
Sötét az éj, (nem baj, ne félj)
Napkelettől napnyugatig nincsen ellenfél
Hej! Hej! Hej! Hej!
Hej! Hej! Hej! Hej!
Portyáznak a hegyek között, portyáznak a völgyben
Begyűjtenek mindent amit találnak útközben
St. Gallen-től, Modenáig arra kérik Istent
A Magyarok nyilaitól ments meg Uram minket
|||: Ez volt a jel, (indulni kell)
A dicsőséget mindenki magának éri el
Repít a szél, (gyerünk testvér)
Sötét az éj, (nem baj, ne félj)
Napkelettől napnyugatig nincsen ellenfél
Hej! Hej! Hej! Hej!
Hej! Hej! Hej! Hej! :|||
МАҖАРА-ӨН
Сылтамасы:
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-kalandra-fel-e439a050f2c35d1cab1710f5e34cb91d
Бөек ният корып, безне иңдергәннәр күктән:
Маҗарлар бар ителгәннәр бу дөньяда күптән.
Вакыт уза барган, алар мул тормыш корганнар,
Тын-гаугасыз кырда җәнлек, кош-корт аулаганнар.
Берчак берәү таң калдырган, гавамга өн салып:
“Карап карыйк, нишләп ята көнбаешта халык?!”
Шулай кояш чыгышыннан бер өер яу кылган:
Маҗар бөтен Европаның ишеген шакыган.
Кушымта:
Маҗара-өн: “Иярлә, мен!
Әйдә, юлга! Алга, алга!
Һәркем үзе эзләп таба данын-шөһрәтен!”
Җилләр өрә: “Бергә, бергә!”
Караңгы төн: “Курыкма гел!
Иртә таңнан кичкә кадәр булмас көндәшең!”
Һәй! Һәй! Һәй! Һәй!
Һәй! Һәй! Һәй! Һәй!
Яу кыласы таулар кичеп, үзәннәрне үтеп,
Күзең нәрсә күрсә шуны ганимәт мал итеп.
Санкт-Галлен да, Модена да ял(ы)нып дога кылган:
“Йа Ходаем, коткар безне маҗар укларыннан!”
|||: Маҗара-өн: “Иярлә, мен!
Әйдә, юлга! Алга, алга!
Һәркем үзе эзләп таба данын-шөһрәтен!”
Җилләр өрә: “Бергә, бергә!”
Караңгы төн: “Курыкма гел!
Иртә таңнан кичкә кадәр булмас көндәшең!”
Һәй! Һәй! Һәй! Һәй!
Һәй! Һәй! Һәй! Һәй! :|||
HINTALÓ (Таган-ат)
[edit | edit source]Alattam billeg a hintaló,
Zsebemben csúzli, üveggolyó,
Várakat húzok homokból,
Megvédem minden gonosztól!
Refrén (2):
Kezemben kard, kard,
Szívemben tűz,
Ember bízz, és küzdve küzdj!
Sodorjon szél,
Mit bánom én,
Aki hitvány mit sem ér!
||||: Lá-lá-lá-lá-lá :||||
Rossz iskolába kerültem,
Puskák lapultak a zsebemben,
Hittem, hogy minden szép és jó,
De az élet ennél durvább tanító!
Refrén.
Dolgozom, a törvényt tisztelem,
De zsebemben csúsztatva ott van bokszerem,
Bár a dolgok jó oldalát kell nézni,
Azért a rossz arcokra jobb felkészülni!
Refrén.
||||: Lá-lá-lá-lá-lá :||||
Tisztességben megvénültem,
De a csúzli és bokszer még mindig a zsebemben,
Alattam, billeg a hintaszék,
És ha újra kezdhetném, ugyanígy élnék!
Refrén (2):
Kezemben kard, kard,
Szívemben tűz,
Ember bízz, és küzdve küzdj!
Sodorjon szél,
Mit bánom én,
Aki hitvány mit sem ér!
||||: Lá-lá-lá-lá-lá :||||
ТАГАН-АТ
Аудиосы:
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-hintalo-c43b4fbd3cf41f981028fcb2d6faab2b
Таган-атта уйныйм идәндә,
Пыяла шар, аткыч – кесәмдә.
Кирмәннәрне комнан мин корам,
Явызлардан сакта гел торам!
Кушымта (2):
Кылыч – кулда,
Ялкын – җанда.
Кеше, көрәш һәм ышан!
Җил ал(ы)п китсен,
Бетсен, бетсен –
Вак җан бит ул дошман!
||||: Ла-ла-ла-ла-ла :||||
Укыдым начар мәдрәсәдә,
Шпаргалкам булды кесәмдә.
Бар да яхшы, дип йөрдем уйлап,
Тормыш булды күпкә кырысрак!
Кушымта (2).
Кануннарны хөрмәт итсәм дә,
Аткыч белән кастет әле һаман кесәмдә.
Яхшылыкка багла өмет, тик бул сак,
Явызларга әзер булып тор һәрчак!
Кушымта (2).
||||: Ла-ла-ла-ла-ла :||||
Инде лә картаеп бетсәм дә,
Аткыч белән кастет әле гелән кесәмдә,
Ә таган-ат һаман идәндә;
Шулай яшәрмен, үлеп кабат терелсәм дә!
Кушымта (2):
Кылыч – кулда,
Ялкын – җанда.
Кеше, көрәш һәм ышан!
Җил ал(ы)п китсен,
Бетсен, бетсен,
Вак җан бит ул дошман!
||||: Ла-ла-ла-ла-ла :||||
EGY SZÖKÖTT HADIFOGOLY ÉNEKE (Качып кайтучы әсир җыры)
[edit | edit source]Havas fenyvesek mellett lépkedek,
Lábam elfagyott, mindenem remeg,
Ruhám rongyai tetvek otthona,
Szőrös arcomon háborúk nyoma.
Előttem folyók, mögöttem hegyek,
Nyomomban veszett kutyák lihegnek,
Sár levét iszom, fák kérgét eszem,
A hideg holdsugár terít meg nekem.
||: A magasban elszáll egy madár,
Ő talán tudja, merre jár,
De én, akit üldöz a keleti szél,
Csak lába viszi, míg haza nem ér. :||
Láttam őrjöngő, csonttörő halált,
Vitt magával nőt és katonát,
Bomló testüket jégvirág lepi,
Kezük görcsösen egymást öleli.
A domb túloldalán géppisztoly kaszál,
Hangja szaggatott, gyilkos táncot jár,
Földhöz lapulok, lassan kúszom,
Egy kőhajításnyira már csak az otthon.
||: A magasban elszáll egy madár,
Ő talán tudja, merre jár,
De én, akit üldöz a keleti szél,
Csak lába viszi, míg haza nem ér. :||
КАЧЫП КАЙТУЧЫ ӘСИР ҖЫРЫ
Аудио сылтамасы:
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-egy-szokott-hadifogoly-eneke-e872c4f4fabb0d3d19e9326b485f5497
Барам кар баскан чыршылар аша,
Аяклар туңа, тәнем тырмаша.
Сәләмә кием – бетләр оясы,
Сакаллы яңак – сугыш тамгасы.
Артымда таулар, алда елгалар,
Этләр эземне иснәп чабалар.
Ризык – пычрак су, агач кайрысы,
Юлны күрсәтә айның яктысы.
||: Канатлы кошлар гизә асманны,
Белеп торалар кая очканны.
Ә мин буйсынам көнчыгыш җилгә,
Атлар аяклар, кайтканчы өйгә. :||
Күрдем үлемне – сөяк сындыра,
Солдатларны ул өтә дә кыра,
Мәетләр череп каткан, бәс каплый,
Бер-берсен алар үлеп кочаклый.
Таудан пулемёт ата да тетә,
Үтергәнче ул сине биетә.
Сыешып җиргә, шуышам алга,
Туп-туры туган өемә таба.
||: Канатлы кошлар гизә асманны,
Белеп торалар кая очканны.
Ә мин буйсынам көнчыгыш җилгә,
Атлар аяклар, кайтканчы өйгә. :||
MÁR NEM EMBER, MÉG NEM ÁLLAT (Хайван түгел, элек – кеше)
[edit | edit source]Már nem ember, még nem állat
Ösztön hajtja, és a vágyak
Nincsen múltja, nincs jövője
Nem az Isten teremtménye
Már nem ember, még nem állat
Akárkinek nekitámad
Harap jobbra, harap balra
Saját magát is megmarja
Nem ismer Istent, sem embert
A soha meg nem keresztelt
Üvölt ahogy kifér a torkán
Szemében mindenki bárány
Nem ismer Istent, sem embert
A soha meg nem keresztelt
Üvölt ahogy kifér a torkán
Szemében mindenki bárány
Már nem ember, még nem állat
Nem épít magának házat
Földön alszik, nincs barátja
Sötét titkot őriz álma
Már nem ember, még nem állat
Elvesz mindent önmagának
Tűz előtte, tűz mögötte
Pusztul minden körülötte
Nem ismer Istent, sem embert
A soha meg nem keresztelt
Üvölt ahogy kifér a torkán
Szemében mindenki bárány.(4)
ХАЙВАН ТҮГЕЛ, ЭЛЕК – КЕШЕ
Аудио сылтамасы:
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-mar-nem-ember-meg-nem-allat-7985d011195bd4f202fa6373f06cfa6c
Хайван түгел, элек – кеше:
Юк әвәс-теләк, тартымы
Һәм кичәге-иртәгесе –
Бу Хак Тәгалә затымы?
Хайван түгел, элек – кеше:
Һәрбарчага һөҗүм итә,
Һәрнәрсәне умыра теше,
Үзен тешләсәң дә – тетә.
Алла, адәм – тик чүп кенә:
Чукынмас ул, хачлар алып,
Бугаз ертып улый-үкерә,
Аның өчен һәркем – сарык.
Кешелектән – ерткычлыкка:
Барысын бүксәсенә тыга.
Алды-арты аның утта,
Дөньясы да юкка чыга.
Алла, адәм – тик чүп кенә:
Чукынмас ул, хачлар алып,
Бугаз ертып улый-үкерә,
Аның өчен һәркем – сарык.
Хайван түгел, элек – кеше:
Юк каралтысы, йортлары,
Караңгыда – күргән төше,
Юк туганы, юк дуслары.
Кешелектән – ерткычлыкка:
Барысын бүксәсенә тыга.
Алды-арты аның утта,
Дөньясы да юкка чыга.
Алла, адәм – тик чүп кенә:
Чукынмас ул, хачлар алып,
Бугаз ертып улый-үкерә,
Аның өчен һәркем – сарык.(4)
VAJÁKOS (ИМ-ТОМЧЫ)
[edit | edit source]Betegség, vagy kórság gyötör?
Ezerféle nyavalya tör?
Mindegy, kinek mi a kínja
Javasasszony meggyógyítja!
A vajákos Kati néni
Öreg üstjét kevergeti
Ég a tűz, a főzet rotyog
Ez is, az is belepotyog
Galagonya vérnyomásra
Szegfűszeg a fogfájásra
Körömvirág a fekélyre
Gyermekláncfű vesekőre
Édeskömény kólikára
Bodzabogyó szorulásra
Aki magát így kúrálja
Nem költ pénzt a patikára
Ide tipeg, oda tipeg
Ebből abból egy-két csipet
Amit talál a kamrában
Belekerül a mozsárba
Vadgesztenye aranyérre
Csalán levél kiütésre
Körömvirág zúzódásra
Macskagyökér fejfájásra
Kamilla a viszketésre
Cickafark a gyulladt bőrrе
Aki magát ezzel keni
Mindеn baját elfelejti
Kötényzsebében rejteget
Százhúsz éves recepteket
Innen a sok tudománya
Minek mi a gyógyhatása
Kígyó zsírja a köszvényre
Kőrisbogár veszettségre
Disznózsír a mellhártyára
Kilenc tetű sárgaságra
Pióca a szélütésre
Feketeszén hasmenésre
Aki magát így kezeli
A halál is elkerüli
(Na még egyszer)
Galagonya vérnyomásra
Szegfűszeg a fogfájásra
Körömvirág a fekélyre
Gyermekláncfű vesekőre
Édeskömény kólikára
Bodzabogyó szorulásra
Aki magát így kúrálja
Nem költ pénzt a patikára
(Van még, há-há)
Vadgesztenye aranyérre
Csalán levél kiütésre
Körömvirág zúzódásra
Macskagyökér fejfájásra
Kamilla a viszketésre
Cickafark a gyulladt bőrre
Aki magát ezzel keni
Minden baját elfelejti.
ИМ-ТОМЧЫ
Аудиосы:
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-vajakos-889b41a081c236c15d67ab0c8ffbfcae
Авыру-чир интектерәме?
Мең төр сырхау йөдәтәме?
Күпме авыру җәфаласын –
Им-томчы табар дәвасын!
Убыр Кати белә санын,
Кайната иске казанын,
Төнәтмәсен гел болгата,
Анысын-монысын шуңа ата:
Дүләнә – кан басымыннан,
Канәфер – теш сызлавыннан,
Тырнак гөл – ялкынсынудан,
Тузганак – бөер ташыннан,
Шөет – эчәк авыртудан,
Аю балан – эч катудан.
Нәкъ шулай дәваланганга,
Дару хакы кала янга.
Бер чеметем – һәрберсеннән
(Куәте арта әфсеннән!):
Нәрсә табылса чоланда,
Ур(ы)нын таба шул казанда.
Кычыткан – кутыр-тимгелдән,
Календула – күгәректән;
Кәстәнә – күтәнең чыкса,
Акчәчәк – тән кымырҗыса,
Песи үлән – баш сызласа,
Акбаш – тире ялкынсынса.
Адәм эчеп-сөртеп торыр,
Бар бәлаләр онытылыр.
Күкрәк кесәсендә саклый
Йөз еллык гыйлем-сабакны;
Им-томнары шуннан бар да,
Нәрсә ничек дәваларга.
Елан ите – тоз утырса,
Коңгызныкы – котырынса,
Дуңгыз маен сүрүгә сөрт,
Сары авырудан – тугыз бет,
Инсультка дәва – сөлектә,
Эч китүгә – күмерлектә.
Кем болардан һич тартынмас –
Үлем аңарга кагылмас.
(Йә, тагын бер кат)
Дүләнә – кан басымыннан,
Канәфер – теш сызлавыннан,
Тырнак гөл – ялкынсынудан,
Тузганак – бөер ташыннан,
Шөет – эчәк авыртудан,
Аю балан – эч катудан.
Нәкъ шулай дәваланганга,
Дару хакы кала янга.
(Эһем-эһем, кабаттан)
Кычыткан – кутыр-тимгелдән,
Календула – күгәректән;
Кәстәнә – күтәнең чыкса,
Акчәчәк – тән кымырҗыса,
Песи үлән – баш сызласа,
Акбаш – тире ялкынсынса.
Адәм эчеп-сөртеп торыр,
Бар бәлаләр онытылыр.
HALLOTTAM NAGY HÍRÉT (Беләм бөек данын)
[edit | edit source]Mikoron a hegyek újra megremeknek,
morajló hangjától a magyar seregnek
||: Akkor lesz majd szép, akkor lesz majd jó,
Ó-ó-ó-ó-ó-ó :||
Hallottam nagy hírét pattogó tüzeknek
Pusztákon száguldó vad harci méneknek
Hallottam nagy hírét jurták tengerének
Nyeregbe született szilaj gyermekének
Hallottam nagy hírét pengő szablyáknak
Lándzsát hajító jó acélos karjának
Mikoron a hegyek újra megremeknek,
morajló hangjától a magyar seregnek
||: Akkor lesz majd szép, akkor lesz majd jó,
Ó-ó-ó-ó-ó-ó :||
Hallottam nagy hírét táltos doboknak
Erőtől duzzadó, felajzott íjaknak
Hallottam nagy hírét kalandozásoknak
Bizáncnak, Rómának megsarcolásának
Hallottam nagy hírét fényes győzelmének
Pozsonynál elhulló rút ellenségének
Mikoron a hegyek újra megremeknek,
morajló hangjától a magyar seregnek
||: Akkor lesz majd szép, akkor lesz majd jó,
Ó-ó-ó-ó-ó-ó :||
Mikoron a hegyek újra megremeknek,
morajló hangjától a magyar seregnek
||: Akkor lesz majd szép, akkor lesz majd jó,
Ó-ó-ó-ó-ó-ó :||
БЕЛӘМ БӨЕК ДАНЫН
Аудиосы:
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-hallottam-nagy-hiret-243f828bbdf2397dcc23f740611918ee
Яңадан тетрәнсә үзәне һәм тавы,
Яңгыратса җирне яугир маҗар шавы,
||: Булыр иде шәп,
бик шәп бер үрнәк.
Ә-ә-ә-ә-ә-әй! :||
Беләм бөек данын янган учакларның,
Дала буйлап яуга җилдерткән атларның;
Беләм бөек данын күчмә тирмәләрнең,
Иярләрдә туган кыргый бәбәйләрнең;
Беләм бөек данын чыңлы кылычларның,
Сөңге аткан көчле, корычтай кулларның.
Яңадан тетрәнсә үзәне һәм тавы,
Яңгыратса җирне яугир маҗар шавы,
||: Булыр иде шәп,
бик шәп бер үрнәк.
Ә-ә-ә-ә-ә-әй! :||
Беләм бөек данын шаман шөлдеренең,
Атуга тартылган уклар керешенең;
Беләм бөек данын яу чапкан бабаның,
Византия-Румны ничек талаганын,
Беләм бөек данын, җиңү яулаганын,
Пожонь* кирмәнендә дошманны кырганын.
Яңадан тетрәнсә үзәне һәм тавы,
Яңгыратса җирне яугир маҗар шавы,
||: Булыр иде шәп,
бик шәп бер үрнәк.
Ә-ә-ә-ә-ә-әй! :||
- Пожонь – бүген Словакия башкаласы булган һәм Дунай елгасының сул ягында урнашкан Братислава шәһәренең маҗарча исеме. Маҗар тарихының зур өлеше шушы, элек Прессбург дип аталган күпмилләтле шәһәр белән бәйләнгән. Маҗарлар аны 907 елның 4 июлендә, Байар Иле (Бавария) кыйраллыгы гаскәрен тар-мар итеп, яулап алганнар. 1536-1784 елларда ул Маҗарстанның башкаласы булган, бу чорда маҗар кыйраллары нәкъ шунда таҗ киеп тәхеткә утыра торган булганнар. Маҗарлар Габсбург империясендә яу чукмарлары булып яшәгән чорда милләтара ызгыш-талашлар да еш булган. 1919 елда, Австрия-Маҗарстан мәмләкәте таркалгач, шәһәрне чех легионерлары басып алган. Шуннан соң Пожонь Чехословакия дәүләте карамагына эләккән, аның исемен Братислава дип үзгәрткәннәр.
TURUL (Турул)
[edit | edit source]Hordozzák a véres kardot,
Apáink vére hullott,
A múltunk újra megkísért!
Ki most szívét máshol hordja,
Árulók szekértolója,
Rút testét a kutyáknak vessék!
Refrén:
||: Jöjj, jöjj, Turulmadár,
Magyarország rossz úton jár!
Édes Turulmadár,
Téged Hazád visszavár! :||
Ősi földünk, hozzád szólunk,
Gyönyörű Magyarországunk,
Ébredj, pusztákon vágtató vad szél!
Medrükből a folyók kilépnek,
Utat tör újra az élet,
Felnyög a Föld, s nyílik az Ég!
Refrén:
||: Jöjj, jöjj, Turulmadár,
Magyarország rossz úton jár!
Édes Turulmadár,
Téged Hazád visszavár! :||
Előadói beszéd:
Őrvény fonta arany haját,
Hegyek ránca zord homlokát!
Mohos kő az öregapja,
Minden ősét elsiratja!
Két tűz szeme lángolása,
Vihart kavar szárnycsapása!
Csillagos ég lepedője,
Legszebb lány a szeretője!
Égzengése komor hangja,
Holdsarlója éles karma!
Lába nyomán forrás fakad,
Előle a szél is szalad!
Refrén:
||: Jöjj, jöjj, Turulmadár,
Magyarország rossz úton jár!
Édes Turulmadár,
Téged Hazád visszavár! :||
ТУРУЛ
Турул – маҗар мифологиясендә маҗарларга үз Ватанын табарга ярдәм иткән дип тасвирлана торган кош. 2004 елда бу халыкның борынгы Рум мәмләкәтендәге Паннония төбәгенә килеп урнашуына 1100 ел тулды. Бу җыр шул вакытта, риваяти кошка Маҗарстанның Татабанья шәһәрендә һәйкәл куелгач, иҗат ителгән иде. Һәйкәлнең биеклеге 15 метр, ул Европада милли җанварларга яки кошларга багышланган иң зур истәлек дип санала.
Борынгы риваятьләрнең милли тормышта ныгыту һәм берләштерү коралы булуын онытырга ярамый.
Аудио сылтамалары:
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-turul-9c5b1a4be202019472d005e2755b3e0f
https://web.ligaudio.ru/mp3/karpatia
(Turul аудиосына керергә)
https://zvyki.com/song/176298239/K_rp_tia_-_Turul/
Кылыч ник ал төскә канган? –
Ата-баба каны тамган,
Эзәрли хәзер дә шул үткән!
Йөрәген күкрәктән куган –
Сатлык йомышчысы булган:
Җәсәден аның ташла эткә!
Кушымта:
||: Талпын, оч, Турул кош,
Маҗарстан юлдан язмасын!
Халкың, әй, Турул кош,
Кодрәтең онытмасын! :||
Баба җире, Ватаныбыз –
Бу гүзәл Маҗарстаныбыз!
Сызгырып үт, җил, даладан,
Елга – ашып ак ярлардан!
Тормыш үзенә юл салыр,
Күк ачылыр, Җир сыкраныр!
Кушымта:
||: Талпын, оч, Турул кош,
Маҗарстан юлдан язмасын!
Халкың, әй, Турул кош,
Кодрәтең онытмасын! :||
Речитатив:
Өермә үргән алтын чәчен,
Баш очында – тау түбәсе!
Мүкле таш – аның бабасы,
Борынгыны – сагынасы!
Ике күзе очкын чәчә,
Канат кагып, давыл дәшә!
Йолдызлы күк – туган ягы,
Иң гүзәл кыз – сөйгән яры!
Күк күкрәү – тав(ы)шы шаңдавы,
Ай-урак – очлы тырнагы!
Басса – чишмә ургып чыга,
Аласа – алдан җил чаба!
Кушымта:
||: Талпын, оч, Турул кош,
Маҗарстан юлдан язмасын!
Халкың, әй, Турул кош,
Кодрәтең онытмасын! :||
KÖLTÖZŐ MADÁR (Сәйяр кошым)
[edit | edit source]Az, aki megy, elköszön,
Marad utána néhány könny.
Ami ma fáj, holnapután,
A múlt csupán.
Mert jön, az az egy, aki helyett,
Senki más már nem jöhet.
S, csak az az egy, aki szeret,
Marad veled.
Refrén:
Ágrólszakadt költöző madár,
Egyik fészekről másikra jár.
Egy földre szállt angyal, ha rád talál,
Szíve szép kalitkájába zár.
Hol az a nyár, hol az a tél,
Mennyit adtál az álmokért.
De az a perc, hogy nem kellesz,
Nem ereszt.
Hát ilyen a sors, van, hogy kifoszt,
Aztán megint új lapot oszt.
És majd lesz, akihez,
Te is jó lehetsz.
Refrén:
Ágrólszakadt költöző madár,
Egyik fészekről másikra jár.
Egy földre szállt angyal, ha rád talál,
Szíve szép kalitkájába zár.
(Solo)
Az, aki megy, elköszön,
Marad utána néhány könny.
Ami ma fáj, holnapután,
A múlt csupán.
Mert jön, az az egy, aki helyett,
Senki más már nem jöhet.
S, csak az az egy, aki szeret,
Marad veled.
Refrén:
||: Ágrólszakadt költöző madár,
Egyik fészekről másikra jár.
Egy földre szállt angyal, ha rád talál,
Szíve szép kalitkájába zár. :||
СӘЙЯР КОШЫМ
Аудио сылтамалары:
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-koltozo-madar-e98faffe2e4738d0ee2ca0f465e4045f
https://zvyki.com/song/154544111/K_rp_tia_-_K_lt_z_mad_r/
Мәңгегә дип хушлашканнан
Күз яшьләре инде тамган.
Булыр бүген авырттырган –
Үткән заман.
Һичкем алыштыра алмас
Бердәнберең килми калмас,
Булыр сөйгән шул бер генәң
Синең белән.
Кушымта:
Сәйяр кошым канатын кага,
Очып китә башка ояга.
Мәләк, иңеп күктән күң(е)леңә,
Урын бирер йөрәк түрендә.
Ничәмә җәй, ничәмә кыш
Йөртте сине хыял-сагыш.
Әйе, кирәк тапмасалар,
Йөрәк сызлар…
Язмыш сыный ул, телгәли,
Яңа бәхет тә бирәм, ди.
Килер кемдер, сине сөяр,
Җаным! дияр.
Кушымта:
Сәйяр кошым канатын кага,
Очып китә башка ояга.
Мәләк, иңеп күктән күң(е)леңә,
Урын бирер йөрәк түрендә.
(Аккомп.)
Мәңгегә дип хушлашканнан
Күз яшьләре инде тамган.
Булыр бүген авырттырган –
Үткән заман.
Һичкем алыштыра алмас
Бердәнберең килми калмас,
Булыр сөйгән шул бер генәң
Синең белән.
Кушымта:
||: Сәйяр кошым канатын кага,
Очып китә башка ояга.
Мәләк, иңеп синең күңелеңә,
Урын бирер йөрәк түрендә. :||
SOK A HORGÁSZ, KEVÉS A HAL (Балыкчы күп, балык бик аз)
[edit | edit source]Állok a stégen a szúnyogok csípnek,
A halak meg lentről nagyokat néznek,
Ki ez a pofa ilyen hosszú bottal,
Meg egy krómozott nyelű sörnyitóval?
Héé! Csak az a baj, sok a horgász kevés a hal!
Héé! Csak az a baj, sok a horgász kevés a hal!
Csónakba szállunk és űzöm a halat,
Hátha valami a horgomra akad.
A nap már az égen magasan jár,
Látod semmi sem biztos, csak a halál.
Héé! Csak az a baj, sok a horgász kevés a hal!
Héé! Csak az a baj, sok a horgász kevés a hal!
Izzad a tenyerem, száraz a torkom,
Az utolsó megmaradt sörömet bontom.
Tágas a nádas, szökik a hal,
Itt van a vége, jön a vihar.
Héé! Csak az a baj, sok a horgász kevés a hal!
БАЛЫКЧЫ КҮП, БАЛЫК БИК АЗ
Аудио сылтамасы:
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-sok-a-horgasz-keves-a-hal-75a71cce339fbef72ed4b8a1d2b7d3aa
Бастым мин басмага, черки тешли, талый,
Балык судан миңа чекерәеп карый.
Кем ул иңбашына озын кармак аскан,
Сыра тулы шешә һәм ачкычын тоткан?
||: Әй! Тотып булмас:
Балыкчы күп,
Балык бик аз! :||
Салдым кармагымны, утырып каекка,
Эләксәнә! дигән әфсенем – балыкка.
Кояш күтәрелә күкләр гөмбәзенә,
Өлгер бу дөньяда бары үлем генә...
||: Әй! Тотып булмас:
Балыкчы күп,
Балык бик аз! :||
Тирли уч, бармаклар, кибекте тамагым,
Ә шешәдә сыра – нибары бер кабым.
Яшенле болытлар асман йөзен басты,
Балыклар камышның төбенә үк качты.
||||||: Әй! Тотып булмас:
Балыкчы күп,
Балык бик аз! :||||||
BÁNYÁSZ HIMNUSZ (Шахтёрлар гимны)
[edit | edit source]БЕЗНЕҢ БОРЫНГЫ “ШАХТА” КӨЕН БАШКА ХАЛЫКЛАР НИЧЕГРӘК ҖЫРЛЫЙ ИКӘН?
Менә ничек:
Szerencse fel! Szerencse fel!
Ilyen a bányász élete.
Váratlan vész rohanja meg,
Mint bérctetőt a fergeteg.
Nem kincs után sóvárgok én,
Bányász kislányt óhajtok én.
Bányász kislányt óhajt szívem,
Ki szívében bányász legyen.
És hogyha majd a föld ölében végóránkat éljük,
Isten kezében életünk,
Ő megsegít reméljük!
S te kisleány, ne bánkódjál,
Bányásznak halni szép halál,
Egekbe szállani fel, fel!
Szerencse fel!
Szerencse fel!
Szerencse fel!
Чынбарлыкта биредәге Bányász himnusz – “Бәхетле бул” исемле алман халык көе, алман шахтачылары җыры (сылтамасы:
https://music.yandex.ru/artist/9369974 – Glück auf! Das Steigerlied).
Маҗарстан шахтачылары аны, текстын үзгәртеп-кыскартып һәм эчтәлеген “җиңеләйтеп”, үзләренчә җырлыйлар. Австрия чигендә урнашкан Чолнок шәһәренең катнаш маҗар-алман халык хоры җырны дәүләт телендә дә башкара: https://music.yandex.ru/album/11012386/track/67160514
Бәхетле бул! Бәхетле бул!
Шахтёр язмышы шундый ул:
Бәла көтмәгәндә килә,
Гүя тауга давыл иңә.
Көмеш-алтын кирәк түгел,
Шахтёр кызда – минем күңел,
Шул гүзәлкәй – җан ялкыным,
Булсын ул шахтёр хатыным.
Һәммәбез җир кочагында –
Торабыз Күкләр алдында;
Хак Тәгалә хөкем кылыр,
Инанам, ярлыкау булыр!
Шахтёр җаны ул – хөрмәтле,
Күктә дә булыр нигъмәтле!
Кайгырма, дус, өметле бул,
Бәхетле бул!
Бәхетле бул!
Бәхетле бул!
CSENDES A DON (Тын Дон)
[edit | edit source]Álmos a táj, nem muzsikál
Mint, amikor egy szív, ha megáll
Búsul a vén őszi levél
Vissza talán már sose tér
De még mielőtt a földbe teszik
Mesélj milyen volt, mondd el nekik
Hogy csendes a Don egy halk sírhalom
És fázik a jéghideg földben a csont
De mind hazavágy, mint a madár
Várja őket az otthoni táj
Hallgat a tábor, nincs csatazaj
Sírnak az ágak, néma a dal.
ТЫН ДОН
Дон елгасы исеменең бик борынгы заманнарда ук төрки-кыпчаклардан алынганлыгын, ә “Тын Дон” сүзләренең безнең телләрдә “майлы май” гына булуын аңлатып та торырга кирәкмидер. Ә нигә соң биредә бу сабыр холыклы елга турында бүгенге маҗарлар шулай сагышланып-моңаеп җырлый? Югыйсә, аларның бабалары, “Ватан эзли-эзли” көнбатышка таба барганда, бу җирләр аша бер мең ярым ел элек үк үткәннәр бит. Юк шул, әле 83 ел элек кенә маҗарлар, һитлерчыларга ияреп, 1943 елның үтә дә салкын кышында Сталинград янындагы канкойгыч сугышларда катнашканнар. Бик күбесе шунда һәм Идел буенда тар-мар ителгәннән соң Донга таба чигенгәндә йә башын салган, йә суыкта туңып үлгән. Җыр текстында бу хакта бер генә сүз дә юк. Ләкин барысы да... ветераннарга гына түгел, яшь замандашларга да аңлашыла.
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-csendes-a-don-5a8cf8bf3b30666fa4dbcb6e505e3ea6
||: Йоклый гына ул, моңланмый,
Сүнгән йөрәк тавышланмый.
Сары яфрак барысын белә:
Кайтмас җан дустың иленә...
Сөйлә, җиргә күмелгәнче,
Кем соң булган ул үлгәнче...
Донда тып-тын тик курганнар
Һәм җирдә ятып калганнар.
Кошлар кебек, җан талпына,
Кайтам диеп Ватаныма. :||
Бәр(е)леш беткән, табыр тынган,
Елый агач, җыр он(ы)тылган...
HÓPEHELY (Кар бөртеге)
[edit | edit source]Egyetlen hópehelyben is
látom a fehér Hargitát,
Egy hópehely elég ahhoz,
hogy érezd száz év bánatát,
Egyetlen hópehely,
A széllel útra kel,
S kezemben boldogan olvad el.
Egyetlen esőcseppben is
érzem a folyók illatát,
Egy esőcseppben benne van,
a viharvert Kárpát-hazánk,
Egyetlen esőcsepp,
Új életet teremt,
S a föld beissza a könnyeket.
Egyetlen homokszemben is,
látom a hatalmas sziklát,
Egy homokszem dúdolja el
a legendás idők dalát,
Egyetlen homokszem,
Egész történelem,
Hallgatom ahogy a múlt üzen.
||: Szikrázó hópelyhek,
Csillogó vízcseppek,
Gördülő apró homokszemek. :||
КАР БӨРТЕГЕ
Аудио сылтамасы:
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-hopehely-73364e9f128fb373916c4a77564a8e2b
Күрәм бер кар бөртегендә
Һаргитаның* чал тауларын,
Бер кар бөртеге туплаган
узган гасыр сагышларын.
Шул бер бөртек карны
Җил озата юлга –
Бер тамчы су тама кулга.
Тоям бер кар бөртегендә
хуш исләрен үз елгамның,
Бер тамчы яңгырда – Карпат,
давыл йөдәткән ватаным.
Бер тамчы яңгырдан
Яңа тормыш иңә,
Күз яшьләре җиргә сеңә.
Күрәм бер кар бөртегендә
күккә ашкан ил тауларын,
Бер кар бөртеге дә көйли
бөек чорларның җырларын.
Бер кар бөртегеннән
Аңгара аласың
Үткән заман юлламасын.
||: Су тамчысы тама,
Ябалак кар ява,
Бөртекләре кулны яга... :||
- Һаргита – Румыйния карамагындагы маҗар телле Әрдей мохтариятенең бер өязе (румыйнча атамасы – жудец, маҗарчасы – һәдьә).
ÉDES KISFIAM (Нәни татлым)
[edit | edit source]Itt vagy velem, mint egy új remény
Az éjszakát felváltja a fény
Csak egy perce élsz, nézlek boldogan
Úgy vártam rád, édes kisfiam.
A régi vágy újra szárnyra kél
Míg dalt susog kinn az esti szél
Minden bánatom eltűnt nyomtalan
Mosolyogj rám, édes kisfiam.
Egy rózsakert hinti árnyait
Nincs fontosabb, mint az álmaid
Még egy szót se tudsz, mégis annyian
Hisznek neked, édes kisfiam.
Recitativ:
Tudom, mindenütt így van ez a nagyvilágon. Ha egy kisgyerek megszületik, mert a kisgyerek egyszer felnő s talán sikerül neki, hogy a könnyeket nevetéssé a gyűlöletet szeretetté, az ellenségeket barátokká változtassa.
Ezt érzem én, ahogy nézek rád
Más lesz a föld, más lesz a világ.
Sírnod sose kell, élsz majd gondtalan
Boldog leszel, édes kisfiam.
НӘНИ ТАТЛЫМ
(маҗар бишек җыры, сылтамада -- берничә аудио бергә, Жужа Чәрһати һәм Дора Синәтар җырлавы матур)
Аудиолар сылтамасы:
https://web.ligaudio.ru/mp3/édes%20kisfiam
Балам минем – яңа өметем,
Син бәләкәй, ә мин бәхетле,
Төнгә алмашка килгән нур-яктым,
Көтеп алган, әй, нәни татлым.
Кичке җилләр талгын искәндә,
Изге теләкләрем – бәбкәмә.
Эзсез югалсын бу сагышларым, –
Елмай әле, әй, нәни татлым.
Гөлбакчага төшкән күләгә,
Хыялларым – сиңа күрәзә,
Игелекле бул, минем акыллым,
Ышанычым, әй, нәни татлым.
Речитатив:
Беләм, бөтен дөньяда да шулай була ул, нәни бала тугач. Чөнки бала бер тапкыр гына үсә, һәм ул үсеп җитеп уңышка ирешкәч, күз яшьләрен – шатлыкка, нәфрәтне – мәхәббәткә, дошманнарны дуска әйләндерер.
Текәлгәннәр сиңа күзләрем,
Күрәм, дөнья әле үзгәрер.
Күз яше кибәр, булмас һич кайгың,
Сәгадәтлем, әй, нәни татлым.
ÉGI KIRÁLY (Күк Патшасы)
[edit | edit source]Az idő már későre jár,
a madár is fészkére száll,
csak a Szent Szűz jár hiába,
Betlehemnek városába.
||: Legalább ti jó emberek
fogadjátok a kisdedet.
Házatokra boldogság száll,
ha betér az Égi Király. :||
Égi Király…
Ne sírj tovább Szűz Mária,
ne menjetek már sehova,
szállásunkat mi megosztjuk,
kis Jézuskát béfogadjuk.
Legalább ti jó emberek
fogadjátok a kisdedet.
Házatokra boldogság száll,
ha betér az Égi Király.
Égi Király…
Égi Király…
Égi Király…
|||: Legalább ti jó emberek
fogadjátok a kisdedet.
Házatokra boldogság száll,
ha betér az Égi Király. :|||
КҮК ПАТШАСЫ
Бу дини җыр Раштуа бәйрәме йолаларын үтәгәндә төрлечә җырлана. Биредә Маҗарстанның халык җырчысы Нори Ковач башкаруындагы җырдан тәрҗемә.
Аудио сылтамасы (Égi Király җыры -- №7):
https://music.yandex.ru/album/25374216/track/112662916
1. Кояш иңде тау артына,
Сайрар кошлар – оясында,
Йөри Мәрьям Ана гына
Бәйтәл-Ләхәм каласында.
Кушымта (2):
Ихлас күңелле кешеләр
Изгеләргә ярдәм кылса,
Тормышка да бәхет иңәр,
Күк Патшасы ярлыкаса.
Күк Патшасы...
2. Мәрьям Ана, син елама,
Сыену эзләп, ятка барма.
Урын бездә киң сиңа да,
Бәләкәчең Гайсага да.
Кушымта.
Күк Патшасы...
Күк Патшасы...
Күк Патшасы...
Кушымта (3).
SZERELEM, SZERELEM... (Мәхәббәт, мәхәббәт...)
[edit | edit source]Piros pántlikamát fújdogálja a szél,
köszönöm galambom, hogy eddig szerettél.
Arról sem tehetek, ha már megvetettél,
nálamnál szebbeket, s jobbakat kerestél.
||:Szerelem szerelem átkozott szerelem,
Mér nem termettél meg minden falevelen.:||
A piros rózsának elhajlik az ága,
én is elhajlottam egy hűtlen szavára.
Mit ér a rózsafa piros bimbó nélkül?
Mit ér a szerelem igaz hűség nélkül?
||:Szerelem szerelem átkozott szerelem,
Mér nem termettél meg minden falevelen.:|
МӘХӘББӘТ, МӘХӘББӘТ...
(Нори Ковач репертуарыннан, маҗар халык җыры; аудиода Норига кушылып аның бабасы Йожеф Ковач (1936-2023) җырлый)
Аудио сылтамасы:
https://vk.com/audio-2001636777_59636777
Минем кызыл тасмам җилферди җилләрдә,
Рәхмәт, күгәрченем, моңарчы сөйгәнгә.
Мине ташлап, аңлыйм, һич тә кимсетмисең,
Миннән яхшыракны син бары эзлисең.
||: Мәхәббәт, мәхәббәт... аяусыз хисләре,
Һәр ботакта үсми сөю җимешләре. :||
Гөлчәчәкнең кызыл ботагы иелә,
Мин шулай баш идем хыянәт сүзенә.
Тугрылыксыз сөю... бармы соң мәгънәсе?
Яфраксыз гөлчәчәк – ничек ул яшәсен?..
||: Мәхәббәт, мәхәббәт... каһәрле хисләре,
Һәр ботакта үсми сөю җимешләре. :||
ÉN AZ ÉJJEL NEM ALUDTAM EGY ÓRÁT (Бүген төне буе йоклый алмадым)
[edit | edit source]Én az éjjel nem aludtam egy órát,
Hallgattam a régi babám panaszát.
Éjfél után sejehaj,
kezdtem elszenderedni,
Jaj de bajos ki egymást nem szereti.
Úgy meguntam ezt a legényt szeretni,
De mégjobban a gyűrűjét viselni.
Csütörtökön sejehaj,
megmondom az anyának:
Köszönöm a jóságát a fiának.
De szeretnék az erdőben fa lenni.
Ha engem meg meggyújtana valaki,
Elégetném sejehaj
ezt a cudar világot,
Ne szeresse senki az én babámat.
Széles a víz, keskeny a híd felette.
Rólad babám minden gondom levettem.
Úgy levettem sejehaj,
Hogy még eszembe se juss,
Jóságodér fizessen meg a Jézus.
Úgy levettem sejehaj,
Hogy még eszembe se juss,
Jóságodér fizessen meg a Jézus.
БҮГЕН ТӨНЕ БУЕ ЙОКЛЫЙ АЛМАДЫМ
(Маҗар эстрада җырчылары репертуарыннан)
Аудио сылтамалары:
https://web.ligaudio.ru/mp3/én%20az%20éjjel%20nem%20aludtam%20egy%20órát
(Holdviola, Magonc Együttes яки Sebestyén Márta башкаруындагы файлларны ачарга)
https://zvyki.com/song/73543067/Holdviola_-_n_Az_jjel_Nem_Aludtam_Egy_r_t/
Бүген төне буе йоклый алмадым,
Карт баламның үпкә-зарын тыңладым.
Төн уртасы, мин әле
Китә алмыйм йокыга…
Әй, яратып булмый ыгы-зыгыда…
Яшь картлачның “сөю”еннән мин туйдым
Һәм балдагын кию мәгънәсен җуйдым...
Атна кич соң кат рәхмәт
Әйтермен анасына,
Гашыйк бит ул үзе карт баласына...
Үсәр идем урманда агач булып...
Ут төртсәләр һәм китсәм шунда янып,
Дөрләтер идем ялган,
Мәкер тулы дөньяны,
Назламас өчен бу картлач баланы...
Киң судагы тар басма аша үттем.
Бу “сабый”ның “гыйшык” йомгагын сүттем...
Һәм баш тарттым Гайсәне
Аңлый алмаганнардан,
Игелеген танымый торганнардан...
ÖRÖKSÉGEM (Мирасым)
[edit | edit source]Anyám ajkáról minden szó,
Úgy száll, mint könnyű pillangó.
Apám hangja menydörgő ég,
Őszintén, keményen beszélt.
Ha éjjel ébren álmodom,
A csendben őket hallgatom.
Hallom, hogy suttogják nekem,
Légy büszke magyar, gyermekem.
Refrén:
Apám szíve zúgó harang,
Anyám lelke fehér galamb,
Amit kaptam, viszem tovább,
Örökségem a szabadság.
Anyám keze az irgalom,
Tíz ujja tíz virágszirom.
Apám ökle az igazság,
Ütötte mások asztalát.
Érintésük arcomon,
A halálomig hordozom.
Ha egyszer fegyvert markolok,
Az ő kezükkel harcolok.
Refrén.
Anyám szeme kék tiszta tó,
Tükrében minden látható.
Apám komor tekintete,
Mély ráncok sűrű erdeje.
A sötét háztetők felett,
Ezernyi csillag lépeget.
Nézem az elfolyó időt,
A múltat görgető jövőt.
Refrén.
МИРАСЫМ
Аудио сылтамасы:
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-oroksegem-c20308b1c07c9a0bd1421357717b027c
Әнкәемнең һәрбер сүзе –
Очар күбәләк ул үзе,
Әткәй тавышының чаңы –
Катгый күк күкрәү вөҗданы.
Уяу хыялый һәр төнем
Уза тыңлап күкләр өнен;
Өндәп дәшә бакый җаннар:
“Балакай, бул горур маҗар”.
Кушымта:
Әткәй йөрәге – рухы шаны,
Ак күгәрчен – әнкәй җаны.
Изге, кадерләп йөртерлек
Мирас алдым: ирек, хөрлек.
Әткәй йодрыгы – ихласлап
Торыр чит-ят әрдән саклап;
Әнкәй куллары – аклыкта,
Ун аерча – ун бармакта:
Йөзем сыйпап салган эзләр
Гомер буе мине бизәр.
Әткәй коралын алырмын
Һәм дүрт куллап яу кылырмын.
Кушымта.
Әнкәй күзе – саф сулы күл:
Дөнья чаг(ы)ла – кара һәм күр.
Кырыс әткәй карашлары,
Ерганаклы бит сырлары.
...Өй өстендә, бик биектә –
Мең-мең йолдыз йөзә күктә.
Күзаллыйм узган гомерне:
Үткән этәрә килерне.
Кушымта (2).
EGY NAP AZ ÉLET (Тормыш ул – бер көн)
[edit | edit source]Csak egy nap az élet fiúk,
Csak egy nap és nincsen tovább!
De azért a napért megszületni,
Érdemes volt cimborák.
Még csontunkon mozdul a hús,
De vérünket issza már a föld,
És látni a távoli fényt,
Ahogy elfedi lágyan a köd.
Ha dob helyett harsona szól,
És nyitják a menny kapuját,
Ott menetel seregünk,
A csillagösvényen tovább.
Nem számít honnan jöttél,
Csak az számít, hogy merre mész,
És a zászlód, mit magasra tart,
Egy ökölbe szorított kéz.
Csak egy nap az élet fiúk,
Csak egy nap és nincsen tovább!
De azért a napért megszületni,
Érdemes volt cimborák.
Ezer meg ezer év edzett apát és fiát,
Elfogadni ha kell, a hősies halált.
Ezer meg ezer év tanított anyát és leányt,
Szívében viselni, fekete gyászruhát.
ТОРМЫШ УЛ – БЕР КӨН
Аудио сылтамасы:
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-egy-nap-az-elet-f15319dabce5b5b7cc2a9aa3d708feba
Бер генә көн кебек тормыш,
Һәм юк, дуслар, юллар артка.
Кабул итик, бу бит язмыш –
Бирелмәгән һич тә юкка!
Бәдән әле – гел сөяктә,
Туфрак инде суыра канны.
Бер яктылык ачыла күктә,
Төсмерләре тик томанлы.
Тамтам тынып, сур яңгырар,
Ачылып китәр күк капусы,
Безнең гаскәр юлга чыгар –
Йолдызлы юл булыр бусы!
Игътибарсыз үз сукмагың,
Мөһим бергә барган юлың,
Югарыдагы байрагың –
Йодрыклатып тоткан кулың.
Бер генә көн кебек тормыш,
Һәм юк, дуслар, юллар артка.
Кабул итик, бу бит язмыш –
Бирелмәгән һич тә юкка!
Мең еллар ата-улларны өйрәттеләр,
Кирәксә, керергә үлем элмәгенә.
Мең еллар ана-кызларны яшәттеләр,
Йөрәкләрен төреп матәм күлмәгенә…
VENDÉGSÉG (Кунакчыллык)
[edit | edit source]Üdvözöllek magyarhonban, messziről jött idegen,
Hogyha jó szándék vezérel, pihenj annyit, amit kell,
De ha földünkre fáj fogad, vagy csak asszonyt vinnél el,
||: Fordulj sarkon, s gyorsan kotródj innen Isten hírével. :||
Ne szomjazzon más nép fia a mi javaink után,
Mi sem kérünk semmit abból, ami nem nekünk dukál,
Nem keressük mi a bajt, de el sem futunk előle,
||: Aki fogát feni ránk, az pórul jár egy-kettőre. :||
Szívesen látunk mi bárkit, ha utána hazamegy,
Nem időzik a kamrában, hogy a zsebét tömje meg.
Mert a világ ezen felén csak az él meg száz évet,
||: Aki tiszteletben tartja mifelénk az illemet. :||
Üdvözöllek magyarhonban, messziről jött idegen,
Hogyha jó szándék vezérel, pihenj annyit, amit kell,
De ha földünkre fáj fogad, vagy csak asszonyt vinnél el,
||: Fordulj sarkon, s gyorsan kotródj innen Isten hírével. :||
КУНАКЧЫЛЛЫК
Аудиосы:
https://zvyki.com/song/89106040/K_rp_tia_-_Vend_gs_g/
Хуш киләсең Маҗарстанга, ерактан якын юлчы,
Ниятләрең изге булса, утыр, ял ит туйганчы.
Ымсынсаң безнең җирләргә яисә берәр кызга,
||: Борыл да тиз элдерт моннан, сиңа Ходай юл сызган. :||
Күз атмасын чит-ят халык уллары безнең малга,
Кызыкмыйбыз үзебез дә безнеке булмаганга.
Күңелсезлек эзләмибез, курыкмыйбыз яманнан,
||: Кемсә безгә теш кайраса, бик үкенер соңыннан. :||
Кунак булгач, тиеш юлчы кабат өйгә кайтырга,
Казынмасын сандыкларда – кесә калынайтырга.
Дөньяның бу төбәгендә йөз еллап яшәр бары
||: Хөрмәт иткән маҗарларга кадерле йолаларны. :||
Хуш киләсең Маҗарстанга, ерактан якын юлчы,
Ниятләрең изге булса, утыр, ял ит туйганчы.
Ымсынсаң безнең җирләргә яисә берәр кызга,
||: Борыл да тиз элдерт моннан, Ходай сиңа юл сызган. :||
AZ ÉN HITEM (Моны мин әйтәм)
[edit | edit source]Hogy sokasodjon szép nemzetem,
Elmondom, hogy mit tegyen.
Az Úr segít, hogy így legyen! Így legyen!
||: Magyar leány be az ágyba,
Magyar legény a karjába.
Ez az én hitem! :||
Ez az én hitem!
Hogy okosodjon szép nemzetem,
Elmondom, hogy mit tegyen.
Az Úr segít, hogy így legyen! Így legyen!
Magyar tanárt katedrára,
A tudomány oltárára.
Ez az én hitem!
Ez az én hitem!
Hogy gyarapodjon szép nemzetem,
Elmondom, hogy mit tegyen.
Az Úr segít, hogy így legyen! Így legyen!
Magyar szántson magyar földön,
Magyar vízzel ő öntözzön.
Ez az én hitem!
Ez az én hitem!
Hogy boldog legyen szép nemzetem,
Elmondom, hogy mit tegyen.
Az Úr segít, hogy így legyen! Így legyen!
Bölcsőnknél anyánk daloljon,
Apánk víg nótája szóljon.
Ez az én hitem!
Ez az én hitem!
Ha meghalok majd, szép nemzetem,
Elmondom, hogy mit tegyen.
Az Úr segít, hogy így legyen! Így legyen!
Temessetek magyar földön,
Belőlem új élet nőjön.
Ez az én hitem!
Ez az én hitem!
Magyar vagyok, szabad vagyok,
Magyar földön itthon vagyok!
Ez az én hitem!
Ez az én hitem!
МОНЫ МИН ӘЙТӘМ
Аудиосы:
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-az-en-hitem-2b57f3427a766a9076bf731957d9db0d
Халкым саны артсын дисәм,
Нишләргә кирәкне беләм,
Тәңрем, Үзең “Булсын!” диеп, хуп күрсәң!
||: Маҗар туташы – ятакта,
Маҗар егете – кочакта.
Моны мин әйтәм! :||
Моны мин әйтәм!
Аң-белемле булыйк дисәм,
Нишләргә кирәкне беләм,
Тәңрем, Үзең “Булсын!” диеп, хуп күрсәң!
||: Галимнәрне – остазлыкка,
Шәкертләрне – абызлыкка.
Моны мин әйтәм! :||
Моны мин әйтәм!
Мул тормышта яшик дисәм,
Нишләргә кирәкне беләм,
Тәңрем, Үзең “Булсын!” диеп, хуп күрсәң!
||: Маҗар җирен маҗар сөрсен,
Сугарсын, иген үстерсен.
Моны мин әйтәм! :||
Моны мин әйтәм!
Сәгадәтле булыйк дисәм,
Нишләргә кирәкне беләм,
Тәңрем, Үзең “Булсын!” диеп, хуп күрсәң!
||: Ана бишекне тибрәтсен,
Ата угланын өйрәтсен.
Моны мин әйтәм! :||
Моны мин әйтәм!
Гүзәл халкым, үлеп китсәм,
Нишләргә кирәкне беләм,
Тәңрем, Үзең “Булсын!” диеп, хуп күрсәң!
||: Җәсәд – үз җиремдә ятсын,
Өстә – хәят чәчәк атсын.
Моны мин әйтәм! :||
Моны мин әйтәм!
||: Маҗармын һәм иреклемен,
Маҗар җирендә үз өем!
Моны мин әйтәм! :||
Моны мин әйтәм!
HUNOK UNOKÁJA (Һуннар оныклары)
[edit | edit source]Szabad Magyar vagyok, élek ahogy élek,
Én csak az Úr Isten előtt hajtok térdet.
Ő adta hazánkul ezt a darab földet
Ránk bízva a fákkal suttogó hegyeket.
Nemzedékek sora vérveríték árán
Kardal és kaszával ott állt kint a vártán
Ma sem törhetnek meg közülünk egyet sem
Szerencse kísérjen, bátorság vezessen!
||||: Bátorság vezessen! :||||
Vad vihar torkában, zúgó jeges árban,
Sziklaként állunk mi szép Magyarországban.
S míg a csillagösvény ragyog fejünk fölött,
Körmünk szakadtáig védünk minden rögöt.
Üzenjük a világ mind a négy sarkába,
Hogy a büszke magyar, hunok unokája!
Üzenjük a világ ezer szegletébe,
Voltunk, vagyunk, s leszünk! Él Attila népe!
||||: Él Attila népe! :||||
ҺУННАР ОНЫКЛАРЫ
Аудио сылтамасы:
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-hunok-unokaja-341e6826a34d3cb22a59da562522387d
+ “слушать” тамгасы
Мин азат маҗармын, беләм яшәү тәмен,
Бер Алла каршында бары тез чүгәмен:
Ул бу җир кисәген Ватан итеп биргән,
Тауларны иңдереп, урманга җан өргән.
Ватаным! дип, халкым кан койган, тир түккән,
Чалгы, кылыч тотып, илне имин иткән.
Һичкем югалтмаган җан һәм тән куәсен,
Уңыш юлдаш булсын, батырлык әйдәсен!
||||: Батырлык әйдәсен! :||||
Гарасат ав(ы)зында үк(е)реп боз яуганда,
Таш кыя күк бастык гүзәл Маҗарстанда.
Йолдызлы юл балкып тора ил күгендә,
Саклап тотыйк җирнең һәрбер кисәген дә.
Белеп торсын фани дөнья тарафлары:
Без горур маҗарлар – һуннар оныклары!
Бар дөньяга хәбәр бирсен меңнәр өне:
Булды, бар ул, булыр – Аттила кавеме!
||||: Аттила кавеме! :||||
DICSŐSÉG ISTENNEK! (Аллага шөкер!)
[edit | edit source]||||||: Még áll a Kárpátok határa
Él még a hazaszeretet
Angyalok szárnyai
Óvják e nemzetet
Dicsőség Istennek! :||||||
АЛЛАГА ШӨКЕР!
Сылтамалары:
https://yandex.ru/video/preview/203329528523511779
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-dicsoseg-istennek-481fa55a4622f60cf77b10d62b04d11e
||||||: Карпат-тау әле калкып тора –
Ватанны сөюгә зикер.
Фәрештә канаты
Саклап тота аны,
Аллага шөкер! :||||||
A VILÁGTÓL ELZÁRVA (Дөньядан еракта)
[edit | edit source]A világtól elzárva, égi tisztaságban
Hegyektől ölelve, a remény sugára
Született asszonytól, született embertől
Lelke hófehére az egy igaz Istentől
Míg künn a fenyveseket tépi a vad nemere
Bent pattogó tűznek simogat melege
Hol apáról fiúra száll a titkok titka
Kárpátok őrzője imígyen tanítja
Ha mész hegygerincen, ha mész patakvölgyben
Lábad alatt az út könnyű sosem legyen
Menj sűrű erdőkön, menj a hómezőkön
Hagyd ott nyomod minden drága magyar rögön
Hallasz majd beszédet, hangosat, csendeset
Keserűt kárognak, az igazság édesebb
Édesebb a nyelvnek az őszinte szó íze
Varjú károgása ne zavarjon össze
Kutass a végtelenben, a sorsod két kezedben
Nyisd ki, olvasd bátran, ott rejlik benne minden
Ott rejlik boldogságod, ott rejlik minden álmod
Tövisek közt nyíló, szép mártírhalálod
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-a-vilagtol-elzarva-619038082f64edec2a374b1b866b87bf
Дөньядан еракта
Дөньядан еракта, күкләр сафлыгында,
Таулар кочагында, өмет нурларында –
Анадан туган ул, атадан туган ул,
Бер Ходайдан иңгән, кар кебек ак җан ул.
Тышта – чыршыларны кыргый җил битәрли,
Эчтә – янган учак җылысы иркәли.
Карпат сакчысының сабагы-гозере:
Атадан угылга күчә яшәү сере.
Бар тау сырты буйлап, иңлә үзәннәрне –
Аяк астыңда юл булыр сикәлтәле.
Карурманнарыңда, карлы кырларыңда –
Калдыр эзләреңне маҗар туфрагында.
Сөйләрләр сүзләрен – мактап йә каһәрләп:
Авырын – аһ-зарлап, рәхәтрәген – тәмләп.
Сөйләш үз телеңдә, татып һәр хак сүзне,
Карга каркылдавы борчымасын сине.
Эзлән Мәңгелектә, язмыш үз кулыңда,
Укы ачып аны, бөтен серләр шунда.
Анда хыялларың, яшерен сәгадәтең,
Гөлләр арасында – ахыргы сәгатең.
ISTEN VELED, SZÜLŐI HÁZ (Иминлектә бул, туган йорт)
[edit | edit source]Kicsi ház a szőke Tisza partján,
Ott lakott az én édesanyám.
S a nyitott ablakon kihallott
Apám zongorája,
Dalára a tücsök elhallgatott.
Édesanyám, ha ebédhez terített,
Sürgött-forgott az egész család.
S ha ebéd után a kémény
felett elszállott a gólya,
a tornácról néztük az útját.
Refrén:
Isten veled szülői ház,
Mától kezdve rád más vigyáz.
Emlékszem a szépre, jóra,
Húsvétra, karácsonyra,
Emlék, mely örökre bennem él.
Elrepültek hónapok és évek,
hajlott hátú édes jó apám.
Székén ülve, a szeme alatt
Elmorzsolt egy könnyet:
Milyen szép az én kis unokám!
Szőke Tisza, mesélj nekem róluk,
Milyen lehet egy igaz szerelem.
Hogyan lehet egy életen át
Egymást úgy szeretni,
Tisztelni sok hosszú éven át.
Refrén.
De jött az este, és sötét lett minden,
Rózsa nőtte be az ablakot.
Az ablak alatt, ha este megállok,
Hallom a hangokat:
A zongorán a régi dallamot.
Refrén.
ИМИНЛЕКТӘ БУЛ, ТУГАН ЙОРТ
Аудиосы:
https://vk.com/wall-78485741_1042
Якты Тиса буйларында өем.
Әнкәй тәрәз аша җырлады,
Әткәй фортепианосында
Яңгыратты көен –
Шөрчекләр дә тынып тыңлады.
Әнкәй табын җәйгәч, тәгам итте
Ыгы-зыгы килеп гаилә.
Өй өстеннән, канат җәеп,
Ләкләк очып үтте,
Карап калдык аңа, кул изәп.
Кушымта:
Туган йорт, бул иминлектә,
Булсын хуҗаң изгелектә.
Күңел баглыйм һуш кылганга –
Гайдел-Әдхә, Рамазанга*,
Калды алар мәңгегә истә.
Үтеп китте бик тиз айлар, еллар,
Әткәем дә инде картайды.
Күз яшьләрен сөртә-сөртә:
“Нинди соң матурлар
Оныкларым...” – диеп моңайды.
Якты Тиса гүя сөйләп тора:
“Менә шундый ул – саф мәхәббәт!
Бер-береңне гомер буе
Мөмкин яратырга,
Кылып игелек һәм мәрхәмәт”.
Кушымта:
Туган йорт, бул иминлектә,
Булсын хуҗаң изгелектә.
Күңел баглыйм һуш кылганга –
Гайдел-Әдхә, Рамазанга,
Калды алар мәңгегә истә.
Кич тә җитте. Тәрәз канатларын
Урап алган гүзәл гөлчәчәк.
Әткәй фортепианосы урамга
Тарата моңнарын;
Көе күңелләргә иңәчәк.
Кушымта:
Туган йорт, бул иминлектә,
Булсын хуҗаң изгелектә.
Күңел баглыйм һуш кылганга –
Гайдел-Әдхә, Рамазанга,
Калды алар мәңгегә истә.
* Гайдел-Әдхә, Рамазанга: “Карпатия” текстында – “Олы Көнгә, Раштуага”.
ERDÉLY HIMNUSZ (Әрдей гимны)
[edit | edit source]Ki tudja merre, merre visz a végzet:
Göröngyös úton, sötét éjjelen.
Vezesd még egyszer, győzelemre néped,
Csaba királyfi, csillagösvényen!
Refrain:
Maroknyi székely porlik, mint a szikla,
Népek harcának zajló tengerén.
Fejünk az ár jaj, százszor elborít
ja,
Ne hagyd elveszni Erdélyt, Istenünk!
Ameddig élünk, magyar ajkú népek,
Megtörni lelkünk nem lehet soha!
Szülessünk bárhol, földünk bármely pontján,
Lenne a sorsunk jó vagy mostoha.
Refrain:
Maroknyi székely porlik, mint a szikla,
Népek harcának zajló tengerén.
Fejünk az ár jaj, százszor elborítja,
Ne hagyd elveszni Erdélyt, Istenünk!
ӘРДЕЙ ГИМНЫ
Аудио сылтамалары:
https://my.mail.ru/music/songs/himnusz-szйkely-himnusz-99ee478c566fdfd54708534b0da13e5f
https://zvyki.com/song/154544099/K_rp_tia_-_Sz_kely_Himnusz/
Язмышлар безне йөртми кайда гына
Караңгы төндә, сикәлтә урда.
Чаба шаһзадә, кайт кабат халкыңа,
Алып чык аны йолдызлы юлга.
Кушымта:
Ялгыз кыя күк, сейкәй басып тора
Халыклар явы барган диңгездә,
Йөз кат калды ул дулкыннар астында;
Яшәү насыйп ит, Ходай, Әрдейгә.
Маҗар телле кавемнәр арасында
Мәңге сынмас безнең көч-рухыбыз,
Дөньяның кайсы җирендә тусак та,
Нинди булса да юл-язмышыбыз.
Кушымта:
Ялгыз кыя күк, сейкәй басып тора
Халыклар явы барган диңгездә,
Кат-кат калды ул дулкыннар астында;
Яшәү насыйп ит, Ходай, Әрдейгә.
Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Трианон халыкара килешүе буенча (1920 елда) Румыниягә кереп калган Әрдей (Трансильвания) маҗарлары (үзатамалары – сейкәйләр) бу җырны шул елларда милли гимн буларак куллана башлаганнар. Аны сейкәйләрнең милли бәйрәмнәрендә һәм җыеннарында башкаралар. Гимн шулай ук Әрдей спорт такымнары Румыния беренчелегендә катнашканда да илнең үз дәүләт гимны белән бергә оркестр язмасында уйнатыла.
BIZALMAM AZ ŐSI ERÉNYBEN (Изгелеккә мин ышанам)
[edit | edit source]Bizalmam az ősi erényben
Hiszem, hogy vélünk az Isten
Hiszem, hogy lesz feltámadás
Az idő kezdete óta
Regéket mesélnek róla
Milyen szép is az én hazám
Ha látsz útmenti keresztet
Vándor, állj meg egy percet!
Olvasd a hősök névsorát!
Voltak kik előttünk jártak
Erősek, ifjak s bátrak
Hitték egy szebb kor hajnalát
Bizalmam az ősi erényben
Hiszem, hogy vélünk az Isten
Hiszem, hogy lesz feltámadás
Jegyezd szavam, históriás!
Lesznek kik utánunk jönnek
Szótlanul helyünkbe lépnek
Vitézül harcolnak tovább
S egyszer majd arról mesélnek
Hogy valahol volt egy nemzet
Ki visszaszerezte hazáját
Bizalmam az ősi erényben
Hiszem, hogy vélünk az Isten
Hiszem, hogy lesz feltámadás
Jegyezd szavam, históriás!
ИЗГЕЛЕККӘ МИН ЫШАНАМ
Аудио сылтамасы:
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-bizalmam-az-os-erenyben-88cdac565f316aad49da3af60e61dbf5
https://zvyki.com/song/94165942/Karpatia_-_Bizalmam_az_os_erenyben/
Изгелеккә мин ышанам,
Аллаһ безнең белән һаман,
Мәсих иңәчәк кабаттан.
Языладыр Әлмисактан
Риваятьләр аның хакта, –
Нинди гүзәл безнең Ватан!
Күрсәң һәйкәл, хәтер ташын,
Туктап дога кыл, юлдашым!
Укы батырларның атын!
Ышанган безнең элгәрләр,
Куәтлеләр, кыю, яшьләр:
Изге чорлар таңы иңәр!
Изгелеккә мин ышанам,
Аллаһ безнең белән һаман,
Мәсих кабаттан иңәчәк.
Елъязмачы, бу – киләчәк!
Бездән соң да килер буын,
Әзерләек аңа урын,
Дәвам итсен элгәр явын.
Үрнәк итеп сөйләр дөньяң:
Шундый бер халык, ди, булган –
Үз илен кире кайтарган.
|||: Изгелеккә мин ышанам,
Аллаһ безнең белән һаман,
Мәсих кабаттан иңәчәк.
Елъязмачы, бу – киләчәк! :|||
HAJDANÁN (Бик күптән)
[edit | edit source]Hajdanán egy székely kiment az erdőbe,
Csalta egyre beljebb tündérek meséje,
Arra sétált, hol madár se járt,
Erdő mélyén hazára talált,
S így szólt:
Halljátok magyarok,
Szkíták, hunok, avarok,
Egy húsból, egy vérből
Véletek egy vagyok!
Halljátok magyarok,
Szkíták, hunok, avarok,
Egy húsból, egy vérből,
Egy törzsből fakadok!
Hajdanán egy kun lány zöld mezőre tévedt,
Szép hosszú hajából levágott egy tincset,
Vitte szárnyán könnyű fuvallat,
Mezők selyme hazája maradt,
S így szólt:
Halljátok magyarok,
Szkíták, hunok, avarok,
Egy húsból, egy vérből
Véletek egy vagyok!
Halljátok magyarok,
Szkíták, hunok, avarok,
Egy húsból, egy vérből,
Egy törzsből fakadok!
Hajdanán egy csángó kiült a nagy hegyre,
Szíve messze szállt, mint a költöző fecske,
Hallgatta a fenyők zúgását,
Fentről nézte kedves hazáját,
S így szólt:
Halljátok magyarok,
Szkíták, hunok, avarok,
Egy húsból, egy vérből
Véletek egy vagyok!
Halljátok magyarok,
Szkíták, hunok, avarok,
Egy húsból, egy vérből,
Egy törzsből fakadok!
Hajdanán egy vén jász szikes pusztát járta,
Lelkét melengette tücsökmuzsikája,
Száraz kórót kergetett a szél,
Napnyugtára ő is hazatér
S így szólt:
Halljátok magyarok,
Szkíták, hunok, avarok,
Egy húsból, egy vérből
Véletek egy vagyok!
Halljátok magyarok,
Szkíták, hunok, avarok,
Egy húsból, egy vérből,
Egy törzsből fakadok!
Hajdanán egy palóc dombok alját rótta,
Hűs patak vizével a szomját oltotta,
Vándorbotját földbe leszúrta,
Szép hazában rügy fakadt rajta
S így szólt:
Halljátok magyarok,
Szkíták, hunok, avarok,
Egy húsból, egy vérből
Véletek egy vagyok!
Halljátok magyarok,
Szkíták, hunok, avarok,
Egy húsból, egy vérből,
Egy törzsből fakadok!
БИК КҮПТӘН
Тарихи эчтәлекле җыр. Бер маҗарларның гына түгел, борынгы заманнарда Урал үрләреннән алып Карпат тауларына кадәрге Бөек Далада иңгә-иң яшәгән халыкларның уртак тарихы турында да.
Аудиосы:
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-hajdanan-0c33fea2ebd586f4f26f07d5aa08c4c8
Бик күптән бер сейкәй керде карурманга,
Серле риваятьләр рухы чакырганга,
Кош очмаган җиргә ул басты,
Чытырманда ватанын тапты.
Әйтте:
Иш(е)тәсезме, маҗарлар,
Скифлар, һуннар, аварлар –
Бер каннан, бер җисемнән,
Мин дә шул кавемнән!
Иш(е)тәсезме, маҗарлар,
Скифлар, һуннар, аварлар –
Бер каннан, бер җисемнән,
Мин дә сезнең белән!
Бик күптән бер кыпчак кыз яшел болында,
Кисеп бер тотам чәч озын толымында,
Бирде аны талгын җилләргә –
Ефәк итеп кырга җәяргә.
Әйтте:
Иш(е)тәсезме, маҗарлар,
Скифлар, һуннар, аварлар –
Бер каннан, бер җисемнән,
Мин дә шул кавемнән!
Иш(е)тәсезме, маҗарлар,
Скифлар, һуннар, аварлар –
Бер каннан, бер җисемнән,
Мин дә сезнең белән!
Бик күптән бер чаңго менде тау башына –
Карлыгачтай, йөрәк күкләргә ашкына;
Тыңлый-тыңлый наратлар шавын,
Бу җир, диде, газиз ватаным.
Әйтте:
Иш(е)тәсезме, маҗарлар,
Скифлар, һуннар, аварлар –
Бер каннан, бер җисемнән,
Мин дә шул кавемнән!
Иш(е)тәсезме, маҗарлар,
Скифлар, һуннар, аварлар –
Бер каннан, бер җисемнән,
Мин дә сезнең белән!
Бик күптән бер карт яс гизде тозлы чүлне,
Чикерткәләр көе назлады күңелне.
Калды сахра җилләр иркенә,
Бабай кире кайтты өенә.
Әйтте:
Иш(е)тәсезме, маҗарлар,
Скифлар, һуннар, аварлар –
Бер каннан, бер җисемнән,
Мин дә шул кавемнән!
Иш(е)тәсезме, маҗарлар,
Скифлар, һуннар, аварлар –
Бер каннан, бер җисемнән,
Мин дә сезнең белән!
Бик күптән бер палоц үз итте чал тауны,
Инеш суын эчеп, басты ул сусауны.
Һәм туфракка таягын төртте –
Бөреләнеп ватаны үсте.
Әйтте:
Иш(е)тәсезме, маҗарлар,
Скифлар, һуннар, аварлар –
Бер каннан, бер җисемнән,
Мин дә шул кавемнән!
Иш(е)тәсезме, маҗарлар,
Скифлар, һуннар, аварлар –
Бер каннан, бер җисемнән,
Мин дә сезнең белән!
Җырда телгә алынган кавемнәрнең бер өлеше, маҗарларга ияреп, Дунай буйларына кадәр барган һәм мең бер йөз ел дәвамында маҗарлашып та киткән инде. Әйтик, Трансильвания (латинча – “урман арты иле”, маҗарча – Әрдей) җиренә беренче булып килеп урнашкан маҗарлар арасында төрки теллеләр да булган. Бүген Будапешттан көнчыгыштарак яшәүче яслар чыгышы белән Кавказдагы осетиннарга тугандаш, алар борынгы телләрен онытканнар инде. “Кыпчак кызы” маҗарча — kun lány (кун лань). Төрки чыгышлылар бүгенге Маҗарстанның Куншаг (Кун иле) төбәгендә яшиләр. Биредә һәм күршедәге Токай (!) төбәгендә илнең иң татлы йөземнәрен үстерәләр һәм кызыл шәрабларын ясыйлар. Җирле сөйләштә кыпчак сүзләре әдәби тел белән чагыштырганда күбрәк сакланып калган.
HIMNUSZ (Гимн)
[edit | edit source]1. Isten, áldd meg a magyart
Jó kedvvel, bőséggel,
Nyújts feléje védő kart,
Ha küzd ellenséggel;
Bal sors akit régen tép,
Hozz rá víg esztendőt,
Megbűnhődte már e nép
A múltat s jövendőt!
2. Őseinket felhozád
Kárpát szent bércére,
Általad nyert szép hazát
Bendegúznak vére.
S merre zúgnak habjai
Tiszának, Dunának,
Árpád hős magzatjai
Felvirágozának.
3. Értünk Kunság mezein
Ért kalászt lengettél,
Tokaj szőlővesszein
Nektárt csepegtettél.
Zászlónk gyakran plántálád
Vad török sáncára,
S nyögte Mátyás bús hadát
Bécsnek büszke vára.
4. Hajh, de bűneink miatt
Gyúlt harag kebledben,
S elsújtád villámidat
Dörgő fellegedben,
Most rabló mongol nyilát
Zúgattad felettünk,
Majd töröktől rabigát
Vállainkra vettünk.
5. Hányszor zengett ajkain
Ozman vad népének
Vert hadunk csonthalmain
Győzedelmi ének!
Hányszor támadt tenfiad
Szép hazám, kebledre,
S lettél magzatod miatt
Magzatod hamvvedre!
6. Bújt az üldözött, s felé
Kard nyúlt barlangjában,
Szerte nézett s nem lelé
Honját e hazában,
Bércre hág és völgybe száll,
Bú s kétség mellette,
Vérözön lábainál,
S lángtenger fölette.
7. Vár állott, most kőhalom,
Kedv s öröm röpkedtek,
Halálhörgés, siralom
Zajlik már helyettek.
S ah, szabadság nem virul
A holtnak véréből,
Kínzó rabság könnye hull
Árvák hő szeméből!
8. Szánd meg Isten a magyart
Kit vészek hányának,
Nyújts feléje védő kart
Tengerén kínjának.
Bal sors akit régen tép,
Hozz rá víg esztendőt,
Megbűnhődte már e nép
A múltat s jövendőt!
ГИМН
Тарихи әһәмияткә дә ия булган Маҗарстан дәүләт гимны тәрҗемәсе. XIX гасырның беренче яртысында шигъри текстын Фәрәнц Көлчәй (Kölcsey Ferenc), көен Фәрәнц Әркәл (Erkel Ferenc) иҗат иткән.
Аудио сылтамасы:
https://web.ligaudio.ru/mp3/himnusz
1. Йа Ходаем, маҗарны
Саклагыл, ярлыкагыл,
Суз ярдәмчел кулыңны,
Дошманнарын гаҗиз кыл.
Язмыш, өз золым көчен,
Бәхетле ит барчасын,
Үткән һәм алдагы өчен
Күрде халык казасын.
2. Юл сыздың Карпат аша
Маҗар бабаларына,
Бирдең Ватан-гөлбакча
Бәндәгуз улларына.
Тиса, Дунай сулары
Үтә тауларны урап, –
Батыр Арпад уллары
Анда мул тормыш кора.
3. Кун иле җирләрендә
Чайкала тук башаклар,
Токай тәлгәшләреннән
Тама татлы шәраблар.
Безнең ту еш балкыган
Төрек кирмәннәрендә,
Матьяш явы сыкраткан
Вена түрәләрен дә.
4. Гөнаһларыбыз үче
Кысты Синең күкрәкне:
Аттың болыттан яшен,
Күкрәттең безнең күкне.
Баскын монголлар угы
Очты баш өстебездә,
Аннан төрек коллыгы
Йөк булды җилкәбездә.
5. Күпме торды яңгырап
Кыргый госман гаугасы,
Яугир җәсәден таптап
Җиңүләр тантанасы!
Күпме сине улларың,
Гүзәл ил, күкрәгеңә
Басып изде, кыйнады,
Әйләндереп кабергә!
6. Эзәрләүдән капланып
Утырмасын кай өндә,
Сыеныр җир тапмады
Үз Ватанында бәндә.
Менсә тау түбәсенә –
Ут диңгезе өстендә,
Һәркайда кайгы-хәсрәт,
Кан үзәне бар җирдә.
7. Кирмән иде – таш өеме,
Хозур, бәхет югалган,
Афәт, үлем сөреме
Ватанны чолгап алган.
Аһ, мәетләр каныннан
Азатлык чәчәк атмый,
Илсезләр елавыннан
Шатлык күз яше акмый.
8. Кызган, Ходай, маҗарны
Дөнья михнәтләрендә,
Суз ярдәмчел кулыңны
Газаплар диңгезендә.
Язмыш, өз золым көчен,
Бәхетле ит барчасын,
Үткән һәм алдагы өчен
Күрде халык казасын.
Аңлатмалар
1. Бәндәгуз (Bendegúz) – IV-V гасырларда яшәгән кеше. Маҗарлар аны үзләренең нәсел башы дип саный. Риваятьләр буенча, ул һун патшасы Аттиланың атасы булган.
2. Арпад (Árpád) – IX-X гасырлар чигендә бүгенге Ватаннарына килеп урнашкан маҗарларның юлбашчысы (икенче бөек кенәзе), беренчесе булган Альмошның улы. 895-907 елларда маҗар кабиләләрен җитәкләгән.
3. Кун иле (Kunság) – бүгенге Маҗарстанның уртасында, Дунай, Тиса һәм Көрөш елгалары арасында урнашкан тарихи-географик өлкә. XIII гасыр башында, бу урынга көнчыгыштан килеп, кыпчаклар яши башлаганнар. Бүген алар маҗарлашып беткән инде, ләкин телләрендә берничә дистә кыпчак сүзе сакланып калган, алар маҗар әдәби теленә дә кереп киткән.
4. Токай (Tokaj) – Маҗарстанның шәрабчылык сәнәгате төбәге.
5. Матьяш I' (I. Mátyás) – XV гасырның икенче яртысында Маҗарстан короле. Госманлылар мәмләкәте һәм Рум империясе белән Австрия җирендә сугышкан.
AZ IGAZÁN SZÉP IDŐ (Ихластан шәп заман)
[edit | edit source]Az volt, kérem szépen, az igazán szép idő,
Mikor férfi volt a férfi és nő volt a nő.
A pimasz rágalmakat másnap párbaj követte,
És a sértést vérrel mosták le.
Akkor, kérem szépen, rend volt még a rend,
Az utcát csendőr járta, a tolvaj reszketett,
A börtön nem hotel volt, és a bíró nem haver,
Megfizetett minden gazember.
Az újságíró, kérem, az igazságról írt,
Nem kellett keresni a sorok közt a hírt,
Magyar zenét sugárzott a magyar rádió.
Harsogott az Erdély induló.
Csak tessék, csak tessék!
Itt látható a világ egyetlen országa,
Ami hihetetlen módon határos önmagával.
Itt lakik az a nép,
Melyet ezer éve óta próbálnak betörni és idomítani,
De mindhiába.
Az ütlegeléstől megedződtek,
És a nélkülözések közepette is feltalálták magukat.
Vigyázat!
Ha a láncaiktól és a szájkosártól megszabadítanánk őket,
Beláthatatlan következmények elé nézne a világ!
Az volt, kérem szépen, az igazán szép idő,
Mikor férfi volt a férfi és nő volt a nő.
A pimasz rágalmakat másnap párbaj követte,
És a sértést vérrel mosták le.
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-az-igazan-szep-idok-7488e96241836170ed74ef35a7e3d1e6
ИХЛАСТАН ШӘП ЗАМАН
Гафу, элек ихластан да шәп заман иде,
Ирләр – ир-ат, хатын – хатын-кыз булган иде.
Яла якканнар дуэльгә юлыга иде,
Бар үпкәне кан юа иде.
Ул заманда, гафу, тәртип даим сакланды,
Жандарм йөрде урамнарда, бур калтыранды,
Мәхкәмә – дус, төрмә кунакханә булмады,
Һәр кабахәт җәзасын алды.
Журналистлар яза иде гел дөреслекне,
Катыштырмыйча яшерен мәгънә-этлекне,
Маҗар радиосы маҗар көен уйнатты,
Әрдей җырларын ул яңг(ы)ратты.
Речитатив:
Карап багыгызчы!
Гаҗәеп хәл: бу дөньяда бар бер әкәмәт –
Үзе белән үзе чиктәш бердәнбер дәүләт.
Маташалар мең ел буе халкын кырырга,
Рух куәтен сындырырга, буйсындырырга.
Әмма файдасыз:
Чыныгабыз тик, кыйналган саен,
Кыерсытылган мәхрүмнәр таба үз җаен.
Сак булыйк!
Намуссызның алып кына ташла йөгәнен –
Күрерсең дөньяңның асты өскә килгәнен!
Гафу, элек ихластан да шәп заман иде,
Ирләр – ир-ат, хатын – хатын-кыз булган иде.
Яла якканнар дуэльгә юлыга иде,
Бар үпкәне кан юа иде.
BARÁTOM, MONDD MERRE VAGY? (Әйтче, дустым, син кайда?)
[edit | edit source]Карпатия вокаль-инструменталь төркеменең тагын бер түгәрәк даталы тарихи җыры: 70 ел элек (23 октябрь-11 ноябрь, 1956) Маҗарстан халкы сталинчыл-советчыл режимга каршы баш күтәргән һәм СССР гаскәрләр кертеп “Маҗар инкыйлабын” (ил тарихына шул исем белән кертелгән) бастырган вакытта булган хәлләр чагылыш тапкан аңарда.
https://vkvideo.ru/video-7449590_159562759
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-baratom-mondd-merre-vagy-58c7691f41e19fd45b4d5917658e558a
Könnygáz marja torkomat,
Sállal fedem arcomat,
Kardlap cserzi hátamat,
Barátom, mondd merre vagy?
Az utcán testvérem lövik,
Pesten Magyar vér folyik,
Rendőr lovak taposnak,
Barátom mondd merre vagy?
Oh-ho-ooo,
Mint eldobott kő, száll a szó.
Oh-ho-ooo,
Csak egy igaz út járható.
Meggyalázzák lányomat,
Nemzetem, vallásomat,
Börtön mélyén kínoznak,
Barátom, mondd merre vagy?
Ronggyá ázott ruhámban,
Fegyverek célpontjában,
A fél szemem aszfaltra fagy,
Barátom, mondd merre vagy?
Oh-ho-ooo,
Mint eldobott kő, száll a szó.
Oh-ho-ooo,
Csak egy igaz út járható.
RECITATIVO:
Isten előtt, ki-ki bűnei szerint,
módon elszámoltatik,
Nem marad semmi véka alatt,
mi megtörtént a nap alatt,
S tüzes paripák nyomán
jön el, élet és halál,
Bizony mondom néktek döntse
el mindenki, hogy hol áll.
Oh-ho-ooo,
Mint eldobott kő, száll a szó.
Oh-ho-ooo,
Csak egy igaz út járható.
ӘЙТЧЕ, ДУСТЫМ, СИН КАЙДА?
Газ өтә тамак-күзне,
Шарф белән каплыйм йөзне,
Кылыч эзе аркамда,
Әйтче, дустым, син кайда?
Аталар туганыма,
Атлар баса санына,
Кан түгелә урамда,
Әйтче, дустым, син кайда?
Әй-һәй, һәй-һәй!
Сүзем таш күк атылган.
Әй-һәй, һәй-һәй!
Туры юлны эзләр җан.
Җәберлиләр кызымны,
Динемне һәм халкымны,
Җәзалыйлар зинданда,
Әйтче, дустым, син кайда?
Өс-башым юешләнгән,
Мылтык миңа төбәлгән,
Ауныйм җирдә, тузанда,
Әйтче, дустым, син кайда?
Әй-һәй, һәй-һәй!
Сүзләр таш күк атылган.
Әй-һәй, һәй-һәй!
Туры юлны эзләр җан.
РЕЧИТАТИВ:
Кылган гамәлләрнең казасын
Хак каршында күрми калмассың,
Яшеренеп калмас берни дә
Кояш нурлар сипкән һәр җирдә,
Уттай янган атлар эзендә
Пәйда булыр тормыш-үлем дә,
Бәян кылам сиңа ихластан:
Хәл ит, барырсың кай тарафтан.
Әй-һәй, һәй-һәй!
Сүзләр таш күк атылган.
Әй-һәй, һәй-һәй!
Туры юлны эзләр җан.
IGAZSÁGOT MAGYARORSZÁGNAK! (Хаклык булсын Маҗарстанга!)
[edit | edit source]Nem kell nekünk a más folyója,
Nem kell nekünk a mások bérce,
Csak magyar hegy és magyar róna,
Ahogy az Isten rég kimérte.
Nem kell nekünk idegen égbolt,
Egy porszeme sem a világnak,
Csak az kell ami a miénk volt.
Igazságot, igazságot, igazságot Magyarországnak!
Igazságot, igazságot, igazságot Magyarországnak!
Nem kell nekünk a más folyója,
Nem kell nekünk a mások bérce,
Csak magyar hegy és magyar róna,
Ahogy az Isten rég kimérte.
Nem kell nekünk idegen égbolt,
Egy porszeme sem a világnak,
Csak az kell ami a miénk volt.
Igazságot, igazságot, igazságot Magyarországnak!
Igazságot, igazságot, igazságot Magyarországnak!
Nem kell nekünk idegen égbolt,
Egy porszeme sem a világnak,
Csak az kell ami a miénk volt.
Igazságot, igazságot, igazságot Magyarországnak!
Igazságot, igazságot, igazságot Magyarországnak!
https://yandex.ru/video/preview/18010745160999839490
ХАКЛЫК БУЛСЫН МАҖАРСТАНГА!
Кирәкми безгә чит елгалар,
Кирәкми безгә чит-ят таулар.
Маҗар үзән-тауларын гына
Аллаһ биргән маҗар хакына.
Кирәкми чит дөнья күге дә,
Чит-яттан – тузан бөртеге дә.
Дәгъва бары элек булганга!
Хаклык булсын, хаклык булсын, хаклык булсын Маҗарстанга!
Хаклык булсын, хаклык булсын, хаклык булсын Маҗарстанга!
Кирәкми безгә чит елгалар,
Кирәкми безгә чит-ят таулар.
Маҗар үзән-тауларын гына
Аллаһ биргән маҗар хакына.
Кирәкми чит дөнья күге дә,
Чит-яттан – тузан бөртеге дә.
Дәгъва бары элек булганга!
Хаклык булсын, хаклык булсын, хаклык булсын Маҗарстанга!
Хаклык булсын, хаклык булсын, хаклык булсын Маҗарстанга!
Кирәкми чит дөнья күге дә,
Чит-яттан – тузан бөртеге дә.
Дәгъва бары элек булганга!
Хаклык булсын, хаклык булсын, хаклык булсын Маҗарстанга!
Хаклык булсын, хаклык булсын, хаклык булсын Маҗарстанга!
ÁRPÁD APÁNK INDULÓ (Арпад ата маршы)
[edit | edit source]Árpád apánk, ne féltsd ősi nemzeted,
Nem veszhet el, ha eddig el nem veszett.
||: Sej-haj, ősi búnk és bánatunk,
Sej-haj, újra élünk s vígadunk! :||
Volt is nékem, lesz is nékem boldog, vidám életem,
Árpád apánk gyermekeként ezt a hazát kedvelem.
||: Nem mennék el más országba sehová a világon,
Jó időben, rossz ínségben ezt a hazát szolgálom! :||
Tud szeretni a magyar szív igazán,
Kit szeressen, ha nem téged, szép hazám.
||: Sej-haj, hű légy hozzá, barátom,
Sej-haj, nincs más hazád a világon! :||
Volt is nékem, lesz is nékem boldog, vidám életem,
Árpád apánk gyermekeként ezt a hazát kedvelem.
||: Nem mennék el más országba sehová a világon,
Jó időben, rossz ínségben ezt a hazát szolgálom! :||
Volt is nékem, lesz is nékem boldog, vidám életem,
Árpád apánk gyermekeként ezt a hazát kedvelem.
||: Nem mennék el más országba sehová a világon,
Jó időben, rossz ínségben ezt a hazát szolgálom! :||
https://vk.ru/wall-50581772_355
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-arpad-apank-indulo-9c5ee38859b47a38f825c08bfaa5bfbc
АРПАД АТА МАРШЫ
Арпад ата, инанып бак халкыңа:
Ул исән-сау, яшәячәк тагын да.
||: Әй-һәй, иске кайгы-гөнаһлар,
Әй-һәй, тормыш күңелле атлар! :||
Булган иде, булыр әле хозур тулы тормышым,
Арпад ата баласы мин, шушы илдә язмышым.
||: Үз ур(ы)нымны таба алмам, чит-ят җирләргә китсәм,
Рәхәтлектә, авыр чорда – бер аңа хезмәт итәм! :||
Мәхәббәттә, маҗар, изге йөрәгең,
Гүзәл илдән гайре бармы сөйгәнең?
||: Әй-һәй, юктыр үзгә Ватаның,
Әй-һәй, сиңа тугры булганың! :||
Булган иде, булыр әле хозур тулы тормышым,
Арпад ата баласы мин, шушы илдә язмышым.
||: Үз ур(ы)нымны таба алмам, чит-ят җирләргә китсәм,
Рәхәтлектә, авыр чорда – бер аңа хезмәт итәм! :||
Булган иде, булыр әле хозур тулы тормышым,
Арпад ата баласы мин, шушы илдә язмышым.
||: Үз ур(ы)нымны таба алмам, чит-ят җирләргә китсәм,
Рәхәтлектә, авыр чорда – бер аңа хезмәт итәм! :||
AMÍG CSAK EGY MAGYAR ÉL (Маҗарлар исән чакта)
[edit | edit source]Az alkonyat pirosra festi a felleget,
Aranyló fürtjei bíborrá válnak.
Lángjától felizzik, s haraggá gerjed,
Minden magyarban, az elfojtott bánat.
Évszázadok kínja egyszerre fellobban,
Parázsa nem hunyt ki, most újra él,
Felperzselt mezőn is új élet sarjad,
Szép tavasz illatát hordja a szél.
Amíg csak egy magyar él!
Míg az éjjeli szellő a felhőket hajtja,
A hajnal már tomboló vihart lehel,
S korbácsok ütötte sebeit, gyógyítva,
Szívében lángorkán bosszút nevel.
Gyötrelmes szenvedés színültig csordult,
S ki eddig sarcolta, reszketve fél.
Rablánc és koldusbot eltűnik, széthull,
Piros-fehér-zöldben táncol a szél.
Amíg csak egy magyar él!
Nemzetünk százéves álmából riasztja,
A felajzott, dühödten lüktető szív.
Az egyik kezével gyermekét szorítja,
Másikkal, lángoló szablyával vív.
Idegen rablóhad nézd, ahogy megvirrad,
Nekünk az ébredés, nektek a vég.
Üvöltő harci zaj után csak csend marad,
Ármányos pénz többé semmit sem ér.
Amíg csak egy magyar él!
МАҖАРЛАР ИСӘН ЧАКТА
https://zvyki.com/song/73346467/K_rp_tia_-_Am_g_Csak_Egy_Magyar_l/
Болытка шәфәкътән алтын төс ялгана,
Куерып китә дә, толымнар яна.
Ялкынлы учаклар ачулы, каргышлы,
Маҗар күңеле басынкы сагышлы.
Гасырлар газабы бер мәл каб(ы)нып китә,
Сүрелгән күмерләргә җан кертә.
Янып көйгән кырлар янә чәчәк ата,
Гүзәл яз исләрен җил тарата –
Маҗарлар исән чакта!
Төнге җил болытларны куган бер мәлдә,
Таң тыны чакыра кабат дөрләргә,
Камчылар ярасын дәвалап, тернәкләп.
Үч алу гарасаты – йөрәктә:
Газаплау касәләре тулып ташканнар,
“Яклаучылар” куркуга батканнар...
Чылбырлар, култаяк тәмугка олаккан
Кызыл-ак-яшел җилле һәр яктан –
Маҗарлар исән чакта!
“Гасырлык йокыдан уянырга кирәк!” –
Ярсый һәр маҗарда гайрәтле йөрәк.
Баласы – сул кулда, коралы – уң кулда,
Баскан ул көрәшле, утлы юлга.
Безгә бу – уяну, ә сезгә – бер шомлык,
Котырган гөрелтедән соң – тынлык;
Чит-ят баскын, кара: алсу таңнар ата,
Мәкерле вәсвәсәң чыга юкка –
Маҗарлар исән чакта!
VÁNDOR (Юлчы)
[edit | edit source]Vándor vagyok, vándor
Ki folyóvízbe gázol,
Folyó vize messze-messze sodor
Édes kis hazámtól!..
Folyó vize messze-messze sodor
Édes kis hazámtól!..
Kócsag magyar Kócsag,
Tőled búcsozom csak.
Bújdosóknak keserű kenyere
Húzza tarisznyámat!
Bújdosóknak keserű kenyere
Húzza tarisznyámat!
Erdő, sűrű erdő,
Rejtsél el mindentől,
Ne lássanak, ne is keressenek
Míg szebb jövő nem jön.
Ne lássanak, ne is keressenek
Míg szebb jövő nem jön!
Mária országa,
Találj igazságra,
Hogy ne bújdosson többé a magyar,
Saját hazájában!
Ne bújdosson többé a magyar,
Saját hazájában!
Ne bújdosson többé a magyar,
Saját hazájában!
Ne bújdosson többé a magyar,
Saját hazájában!
Ne bújdosson többé a magyar,
Saját hazájában!
Ne bújdosson többé a magyar,
Saját hazájában!
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-vandor-42438012e6e4077e40c88af00aacaf46
https://ru.hitmoz.org/song/64946239
ЮЛЧЫ
Мин юлчы, ил гизәм,
Суга кыю керәм,
Газиз илдән елга алып китә
Еракларга, читкә!..
Газиз илдән елга алып китә,
Әй, мөһаҗирлеккә!..
Челән, маҗар кошы,
Сау бул, халкың хакла.
Сөрелгәннең, һай, ачы язмышы –
Тарта мине аска.
Сөрелгәннең, һай, ачы язмышы –
Күралмамын башка.
Урман, кара урман,
Яшер барчасыннан,
Күрмәсен дә һичкем, эзләмәсен,
Ачылганчы еллар...
Күрмәсен дә һичкем, эзләмәсен,
Үзгәрсен язмышлар!..
Мәрьям-ана иле,
Имин ит син мине,
Улың каңгырап йөрмәсен
Газиз Ватанында!
Кысыр бәхет эзләмәсен
Мөкатдәс халкың да!
Маҗар каңгырап йөрмәсен
Газиз Ватанында!
Кысыр бәхет эзләмәсен
Мөкатдәс халкым да!
Маҗар каңгырап йөрмәсен
Газиз Ватанында!
Кысыр бәхет эзләмәсен
Мөкатдәс халкым да!
KÁRPÁTOK, ZENGJETEK! (Карпат-тау, яңгыра!)
[edit | edit source]Akiben magyar szív dobog,
Akiben hősök vére csorog,
Az való közénk,
Csak abban bízhattok
Aki a zászlónkat viszi,
Aki a himnuszt énekli,
Akinek egy hazája van csak,
És egy cél élteti...
Kárpátok, zengjetek
Új hősi éneket,
Legyen, mint régen volt
Szeplőtlen nemzeted.
Kárpátok, zengjetek
Új hősi éneket
Legyen, mint régen volt
Szeplőtlen nemzeted.
Hej, hej-hej, hej
Aki e földet tiszteli,
Két kezével műveli,
És a nemzet asztalát
Kenyérrel szenteli,
Akiből új élet fakad,
És hű szerelmet ad,
Aki magyar gyermekét
Hordja szíve alatt.
Kárpátok, zengjetek
Új hősi éneket,
Legyen, mint régen volt
Szeplőtlen nemzeted.
Kárpátok, zengjetek
Új hősi éneket
Legyen, mint régen volt
Szeplőtlen nemzeted.
Hej, hej-hej, hej
Akiben magyar szív dobog,
Akiben hősök vére csorog,
Az való közénk,
Csak abban bízhattok,
Aki a zászlónkat viszi,
Aki a himnuszt énekli,
Akinek egy hazája van csak,
És egy cél élteti...
Kárpátok zengjetek
Új hősi éneket
Legyen, mint régen volt
Szeplőtlen nemzeted.
Hej, hej-hej, hej
Hej-hej
https://my.mail.ru/music/songs/karpatia-karpatok-zengjetek-234b7ba62a83976fdf11b034099599de
https://mp3mn.net/t/104969768760343228147-k_rp_tia_k_rp_tok_zengjetek_live/
КАРПАТ-ТАУ, ЯҢГЫРА!
Калебендә маҗар җаны,
Йөрәгендә батыр каны
Булган бер ир-атны –
Үзем, дип күр аны. –
Һәм кулда байрак тотканны,
Гимныбызны җырлаганны,
Кадерләп Ватанны
Һәм уртак морадны...
||: Карпат-тау, яңгыра,
Батырлык куш җырга,
Булсын янә алып
Керсез-таза халык. :||
Һәй, һәй-һәй, һәй!
Үз җирен сөйгәнне,
Аны эшкәрткәнне
Һәм милли өстәлне
Икмәкле иткәнне,
Яңа тормыш бар иткәнне,
Күңелдә сөю йөрткәнне, –
Маҗар баласын да –
Йөрәге астында.
||: Карпат-тау, яңгыра,
Батырлык куш җырга,
Булсын янә алып
Керсез-таза халык. :||
Һәй, һәй-һәй, һәй!
Калебендә маҗар җаны,
Йөрәгендә батыр каны
Булган бер ир-атны –
Үзем, дип күр аны. –
Һәм кулда байрак тотканны,
Гимныбызны җырлаганны,
Кадерләп Ватанны
Һәм уртак морадны...
||||: Карпат-тау, яңгыра,
Батырлык куш җырга,
Булсын янә алып
Керсез-таза халык. :||||
Һәй, һәй-һәй, һәй!
Һәй-һәй!
BÁNATVIRÁG (Сагыш гөл)
[edit | edit source]||: O-o-o-o-o, o-o-o-o-o… :||
Bánatvirág lelkemen,
Névtelen sírra teszem.
Nincs más virág sírodon
Csupán bánatvirágom.
||: O-o-o-o-o, o-o-o-o-o… :||
Bánatvirág kinyílik,
Szomorú fűz sóhajlik,
Szomorú fűz simogatja,
Enyhe szellő borzolgatja.
||: O-o-o-o-o, o-o-o-o-o… :||
Bánatvirág lelkemen,
Emlékemből nevelem.
Körbefonja lelkemet
A szomorú emlékezet.
||: O-o-o-o-o, o-o-o-o-o… :||
Bánatvirág nem hervad,
Emlékem mi táplálja.
A kegyetlen idő álja
Leteszem sírhantodra.
||: O-o-o-o-o, o-o-o-o-o… :||
Bánatvirág lelkemen,
Egy névtelen sírra teszem.
Szomorú fűz simogatja,
Könnyű szellő borzolgatja.
||||: O-o-o-o-o, o-o-o-o-o… :||||
https://zvyki.com/song/143493881/Kárpátia_-_Bánatvirág/
САГЫШ ГӨЛ
||: Ә-ә-ә-әй, ә-ә-ә-әй... :||
Сагыш гөл күңелемдә,
Мәңге хәтер түрендә.
Синең кабер ташына
Гөл сыман сагыш куна.
||: Ә-ә-ә-ә-әй, ә-ә-ә-ә-әй... :||
Сагыш гөл яфрак яра,
Еламсар тал уфтана,
Талгын җилләр искәли,
Өянкеләр иркәли...
||: Ә-ә-ә-ә-әй, ә-ә-ә-ә-әй... :||
Сагыш гөл – күңелемдә,
Үсә аның түрендә,
Чорнап ала ул җанны,
Хәтерләтеп узганны.
||: Ә-ә-ә-ә-әй, ә-ә-ә-ә-әй... :||
Сагыш гөл бөре ата,
Хәтеремне яңарта –
Аяусыз чорда, көн дә
Синең каберең өстендә...
||: Ә-ә-ә-ә-әй, ә-ә-ә-ә-әй... :||
Сагыш гөл яфрак яра,
Еламсар тал уфтана,
Талгын җилләр искәли,
Өянкеләр иркәли...
||||: Ә-ә-ә-ә-әй, ә-ә-ә-ә-әй... :||||
АЛМАН ТЕЛЕННӘН ТӘРҖЕМӘЛӘР
[edit | edit source]DAS MÄDCHEN AUS DER FREMDE (Чит җир сылуы)
[edit | edit source]In einem Tal bei armen Hirten
Ersehien mit jedem jungen Jahr.
Sobald die ersten Lerchen schwirrten,
Ein Mädchen schön und wunderbar.
Sie war nicht in dem Tal geboren,
Man wusste nicht, woher sie kam,
Und sehnell war ihre Spur verloren,
Sobald das Mädchen Abschied nahm.
Beseligend war ihre Nähe,
Und alle Herzen wurden weit,
Doch eine Würde, eine Höhe
Entfernte die Vertraulichkeit.
Sie brachte Blumen mit und Früchte
Gereift auf einer andern Flur,
In einem andern Sonnenlichte,
In einer glüchlichern Natur.
Und teilte jedem eine Gabe,
Dem Früchte, jenem Blumen aus;
Der Jungling und der Greis am Stabe,
Ein jeder ging beschenkt nach Haus.
Willkommen waren alle Gäste,
Doch nahte sich ein liebend Paar,
Dem reichte sie der Gaben beste,
Der Blumen allerschönste dar.
ЧИТ ҖИР СЫЛУЫ
(шигыре Фридрих Шиллердан, көе Франц Шубертныкы)
Аудио сылтамасы:
https://www.schubertlied.de/die-lieder/das-maedchen-aus-der-fremde-d117-erste-bearbeitung
Пәйда була Сылу язлар килеп,
Карлыгачлар канат какканда;
Сокланалар, нурлы йөзен күреп,
Ярлы көтүчеләр яланда.
Чит төбәктә туган бу Сылуның
Кайдан килгәнлеген кем белсен;
Соң мизгеле саубуллашуының –
Табалмассың шуннан соң эзен.
Карашыннан гүя нур сибелә,
Җан җылына, күңел ачыла;
Затлылык, бөеклегеннән генә
Гади бәндә азрак ятсына.
Җиләк-җимеш, чәчәк кулларында –
Үстергәннәр барысын читләрдә,
Ягымлырак кояш нурларында,
Бәхетлерәк, мулрак җирләрдә.
Һәркайсына таба ул бүләген –
Җиләк-җимешме йә чәчәкме;
Култаяклы карт, яшь җилкенчәген –
Һәрбарчасын итә бүләкле.
Ул кадерли үзенең һәр кунагын;
Ә гашыйклар килсә аңарга,
Чәчәк бәйләменең матуррагын
Сайлап ала Сылу аларга.
ABENDLIED (Кичке җыр)
[edit | edit source]Von Franz Schubert und Matthias Claudius
Der Mond ist aufgegangen,
Die gold’nen Sternlein prangen
Am Himmel hell und klar.
Der Wald steht schwarz und schweiget,
Und aus den Wiesen steiget
Der weisse Nebel wunderbar.
Wie ist die Welt so stille,
Und in der Dämm’rung Hülle
So traulich und so hold!
Als eine stille Kammer,
Wo ihr des Tages Jammer
Verschlafen und vergessen sollt.
Seht ihr den Mond dort stehen? –
Er ist nur halb zu sehen,
Und ist doch rund und schön!
So sind wohl manche Sachen,
Die wir getrost belachen,
Weil uns’re Augen sie nicht seh’n.
Wir stolze Menschenkinder
Sind eitel arme Sünder,
Und wissen gar nicht viel.
Wir spinnen Luftgespinnste
Und suchen viele Künste,
Und kommen weiter von dem Ziel.
Gott, lass uns dein Heil schauen,
Auf nichts Vergänglich’s trauen,
Nicht Eitelkeit uns freu’n!
Lass uns einfältig werden,
Und vor Dir hier auf Erden
Wie Kinder fromm und fröhlich sein!
So legt euch denn, ihr Brüder,
In Gottes Namen nieder!
Kalt ist der Abendhauch.
Verschon’ uns Gott mit Strafen,
Und lass uns ruhig schlafen,
Und unser’n kranken Nachbar auch!
КИЧКЕ ҖЫР
Аудио-видео сылтамалары:
https://yandex.ru/video/preview/3841230331664325034
(икесе дә – Мирей Матйө башкаруында)
https://www.schubertlied.de/en/die-lieder/abendlied-d499
Калыкты да Ай, йолдызлар,
Яуды гүзәл алтын нурлар
Аяз күк йөзенә.
Дөм караңгылыкта урман,
Һәм сихерле ап-ак томан
Иңә болыннар түренә.
Кичке тынлык тарафы да,
Эңгер-меңгер япмасы да
Күңелгә ятышлы!
Булса дөнья имин-тымык,
Ял иттерер, оныттырып
Бөтен көндәлек сагышны.
Тулган Ай йөзе – пар колач,
Күрәбез бары яртылаш
Йомры, гүзәл санын!
Дөнья шундый: без белгәннең,
Кечкентәй ул! дип көлгәннең
Күрми күзләр арткы данын.
4. Күр горур адәми затны –
Нибары мескен, гөнаһлы,
Аз белемле, кайчак надан.
Күк кирмәннәре төзибез
Һәм сәнгатьтә ни эзлибез,
Тайпылып хак, туры юлдан?
5. Ышанмыйк без фани малга,
Тәкъва булыйк бер Ходайга,
Масайтмыйк күңелне!
Эчкерсез игелек кылып,
Гомерләрне үтик, булып
Балалар күк шат күңелле!
Хак Тәгаләбез хакына,
Тез чүк Аның тарафына!
Кич салкын җил өне...
Ярлыка безне, йа Аллам,
Йолып ал бәла-казадан,
Исән кыл хаста күршене!
РАБИНДРАНАТ ТАГОРДАН ТӘРҖЕМӘЛӘР
[edit | edit source]ЯРСЫ, ДАВЫЛ, АЯМА!..
[edit | edit source]Һиндстанның мәшһүр язучысы, шагыйре һәм сәнгатькәре Рабиндранат Тагорның 1941 елда язган иң соңгы поэмасыннан бер өзек.
Ярсы, давыл, коры ботак-чатаклыкны аяма,
Куер, яңа болыт, яусын койма яңгырлар аңа.
Гүзәл төндә өермә су күз яшедәй коелсын,
Узган чорның сулган төсе җәһәт кенә җуелсын.
Язмыш “бакыйлыкка” дигән – китсен дөньядан, китсен!..
Яңа чыпта җәйдем – өйне ямьле, күрекле итсен.
Салып ташладым өс-башны, күшеккәч юешләнеп.
Күр, елга ташып, үзәнне су баскан үҗәтләнеп.
Тавышым – ясмин аерчасы, очып китеп югалды,
Гүя ахири җанымда яңа тормыш уянды.
АТЛА ЯЛГЫЗ!
[edit | edit source]Рабиндранат Тагорның 1905 елда, Һиндстанда бәйсезлек өчен көрәш башланган вакытта язылган шигыре. Маһатма Ганди аны бик яратып укыган.
Атла ялгыз, чакыруыңа “Юк!” дип җавап бирсәләр,
Йә куркудан, дәшми-нитми, синнән йөз чөерсәләр, –
Әй бичара, гакылыңны җик эшкә һәм әйт сүзең!
Борылып китсә барчасы да, калсаң чүлдә берүзең,
Күгән куакларын ерып, дәвам ит син юлыңны,
Әй бичара, хак эздән бар, тамызып ал каныңны!
Төнлә давыл котырганда, һичкем ут кабызмаса,
Яшен сугып, авыртудан йөрәкләре сызласа,
Каһарманнар алган юлын гел тотсын –
Янган йөрәкләр дөньяны балкытсын!
* * *
[edit | edit source]Килдем – якты өмет баглап, теләк итеп,
Киттем – җиргә мәхәббәтем бүләк итеп.
(Рабиндранат Тагор)
* * *
[edit | edit source]Җилләр гөлне өзә
юкка, моң-зар итеп:
тузанда үлемгә
аны дучар итеп.
Ал син ул чәчәкне,
кушып үр бәйләмгә,
хәзинә-бизәкне
җибәрмә әрәмгә.
Мин җыр итәм бүләк –
җырым аңлаганга,
гөлләрне кадерләп
тузаннан алганга.
(Рабиндранат Тагор)
УРЫС ТЕЛЕННӘН ҺӘМ УРЫС ТЕЛЕНӘ ТӘРҖЕМӘЛӘР
[edit | edit source]БОГ (Аллаһ)
[edit | edit source](Авторы – Гавриил Державин, 1784 елда язылган)
О Ты, пространством бесконечный,
Живый в движеньи вещества,
Теченьем времени предвечный,
Без лиц, в Трёх Лицах Божества!
Дух всюду Сущий и Единый,
Кому нет места и причины,
Кого никто постичь не мог,
Кто всё Собою наполняет,
Объемлет, зиждет, сохраняет,
Кого мы нарицаем — Бог!
Измерить океан глубокий,
Сочесть пески, лучи планет
Хотя и мог бы ум высокий, —
Тебе числа и меры нет!
Не могут духи просвещенны,
От света Твоего рожденны,
Исследовать судеб Твоих:
Лишь мысль к Тебе взнестись дерзает,
В Твоем величьи исчезает,
Как в вечности прошедший миг.
Хаоса бытность довременну
Из бездн Ты вечности воззвал,
А вечность, прежде век рожденну,
В Себе Самом Ты основал:
Себя Собою составляя,
Собою из Себя сияя,
Ты Свет, откуда свет истек.
Создавый всё единым словом,
В твореньи простираясь новом,
Ты был, Ты есть, Ты будешь ввек!
Ты цепь существ в Себе вмещаешь,
Её содержишь и живишь;
Конец с началом сопрягаешь
И смертию живот даришь.
Как искры сыплются, стремятся,
Так солнцы от Тебя родятся;
Как в мразный, ясный день зимой
Пылинки инея сверкают,
Вратятся, зыблются, сияют,
Так звёзды в безднах под Тобой.
Светил возженных миллионы
В неизмеримости текут,
Твои они творят законы,
Лучи животворящи льют.
Но огненны сии лампады,
Иль рдяных кристалей громады,
Иль волн златых кипящий сонм,
Или горящие эфиры,
Иль вкупе все светящи миры —
Перед Тобой – как ночь пред днём.
Как капля, в море опущенна,
Вся твердь перед Тобой сия.
Но что мной зримая вселенна?
И что перед Тобою я?
В воздушном океане оном,
Миры умножа миллионом
Стократ других миров, – и то,
Когда дерзну сравнить с Тобою,
Лишь будет точкою одною:
А я перед Тобой – ничто.
Ничто! – Но Ты во мне сияешь
Величеством Твоих доброт;
Во мне Себя изображаешь,
Как солнце в малой капле вод.
Ничто! – Но жизнь я ощущаю,
Несытым некаким летаю
Всегда пареньем в высоты;
Тебя душа моя быть чает,
Вникает, мыслит, рассуждает:
Я есмь – конечно, есть и Ты!
Ты есть! – природы чин вещает,
Гласит моё мне сердце то,
Меня мой разум уверяет,
Ты есть – и я уж не ничто!
Частица целой я Вселенной,
Поставлен, мнится мне, в почтенной
Средине естества я той,
Где кончил тварей Ты телесных,
Где начал Ты духов небесных
И цепь существ связал всех мной.
Я связь миров, повсюду сущих,
Я крайня степень вещества;
Я средоточие живущих,
Черта начальна Божества;
Я телом в прахе истлеваю,
Умом громам повелеваю,
Я царь – я раб – я червь – я бог!
Но, будучи я столь чудесен,
Отколе происшел? – безвестен;
А сам собой я быть не мог.
Твое созданье я, Создатель!
Твоей премудрости я тварь,
Источник жизни, благ Податель,
Душа души моей и Царь!
Твоей то правде нужно было,
Чтоб смертну бездну преходило
Мое бессмертно бытие;
Чтоб дух мой в смертность облачился
И чтоб чрез смерть я возвратился,
Отец! – в бессмертие Твое.
Неизъяснимый, Непостижный!
Я знаю, что души моей
Воображении бессильны
И тени начертать Твоей;
Но если славословить должно,
То слабым смертным невозможно
Тебя ничем иным почтить,
Как им к Тебе лишь возвышаться,
В безмерной разности теряться
И благодарны слёзы лить.
АЛЛАҺ
(Гавриил Державиннан)
Иксез-чиксез иркенлектә,
Тереклегең − хәрәкәттә,
Яшәешең − мәңгелектә,
Илаһи зат күп халәттә, −
Һәр җирдә хәй һәм бердәмсең,
Урын-сәбәпсез күркәмсең,
Һичкем түгел Сиңа тиң-таман,
Барысын да Үзең иңлисең,
Урап, саклап, кадерлисең,
Аллаһ – Синең бөек атамаң!
Океаннар тирәнлеген,
Комнар санын, нур күләмен
Барлый ала акыл бүген, −
Ә Синең юк бер үлчәмең!
Синең нурыңнан туганнар,
Рухыңнан гариф булганнар –
Гамәлләрең кятибе түгел:
Уй-хыяллар Сиңа аша,
Бөеклегеңә яраша −
Мәңгелектә эри һәр мизгел.
Хаосны, вакыт элгәрен,
Бакый төпкеленнән алдың;
Мәңгелекне итеп җәлеп,
Син үзеңдә нигез салдың.
Үзең белән үзең кордың,
Үз нурыңнан балкып тордың,
Нур чишмәсе Син иң-иң элек.
Бер сүз белән яралдырып,
Бар яңаны иҗат кылып,
Булдың, бар бүген, Син – мәңгелек!
Тереклек чылбырын ипләп,
Асрап тәрбия итәсең;
Башын-очын тәгаенләп,
Мәрттән яшәү җиткерәсең.
Очкын очкыннарны куа −
Һәм кояшлар Синнән туа.
Аяз суык көндә боз һәм кар,
Бәс тузаны сыман елгыр −
Җемелдәшә ялтыр-йолтыр
Синең хозурыңда йолдызлар.
Үлчәмсезлектә бер агым:
Миллион якты җисем бара,
Кануннарың хаклылыгын
Терек нурында сугара.
Якты утлы лампадалар
Гүя алсу кристалл таулар −
Алтын дулкын чөйгән бер күбек.
Ургып-дөрләп янган эфир,
Нурга чумган Галәм һәм Җир −
Көн каршында бары төн кебек.
Диңгезгә тамган тамчы күк,
Каты катлам алларыңда;
Ни ул – мин күргән галәм-күк,
Һәм мин үзем – Син барында?
Яулап һава-океаннарны,
Миллионлап дөньяларны,
Иш итмәмен Сиңа барысын да:
Тиң булмаслар Синең белән,
Бөтенесе – нокта, беләм,
Мин дә бер юк нәрсә каршыңда.
Әмма миндә Синең агыла
Игелегеңнең гыйззәте,
Бер тамчы суда күк чагыла
Кояшлы йөзең сурәте.
Һәм дә мин тормышны тоям,
Канат кагып туймый очам,
Татып күк гөмбәзе тарлыгын.
Минем җаным Сине сөя,
Уйлана ул, фикер чөя:
Мин – бар! Шиксез Синең барлыгың!
“Син бар!” − диеп, хаклый хакың
Йөрәк тибешемнән күңел,
Раслый төпченүле акыл:
“Син бар – мин юк нәрсә түгел!”
Мин – Галәмнең бер өлеше,
Синең сайлау миңа төште –
Изге чиккә Син мине куйдың:
Монда бетә җанварларың
Һәм башлана рух-җаннарың,
Миннән шунда Син ялгау койдың.
Һәр төштә мин җир терәге,
Матдәнең җитлеккән очы,
Тормыш мәгънәсе үзәге,
Илаһилык башлангычы.
Тәнем чери, көлгә китә,
Акыл яшеннәргә әйтә:
“Мин патша – кол,
Мин корт – алламын!”
Булсам да шундый могҗиза,
“Кайдан мин?” – дип, чигәм иза;
Үзлегемнән ич булалмамын!
Син бар иткән җимешеңмен,
Акыл, кодрәт йөзек кашы,
Яшәү көчем, Игелеклем,
Җаным җаны һәм Патшасы!
Хакың хаклауга ирешкән,
Үлем төпсезлеген кичкән
Үлемсез яшәү үзлегем дә;
Фани киеме кисәмче,
Үлем аша ирешсәмче,
Аллаһым! үлемсезлегеңә.
Аңлатып-төшенеп булмас!
Беләм җаным теләгәнне −
Күз алдына китералмас
Ул да Синең күләгәңне.
Ләкин Сине данлар өчен,
Фаниларның хакы, көче,
Ирешү әмәле дә юк түгел:
Синең катка юл аласы,
Тарафыңда югаласы,
Рәхмәтле күз яшьләре түгеп...
Гавриил Роман улы Державин – урыс халкының бөек әдибе, хәзерге заман урыс теленә һәм әдәбиятына нигез салучыларның берсе, Александр Пушкинга олы иҗат фатихасы биргән, нәселендә татар каны да булган остаз. Аның “Бог” исемле мәдхиясен татар теленә Ренат Харис тәрҗемә иткән иде. Әлбәттә, тиңдәшсез төгәл итеп, тирәннән-тирән эчтәлеген һәм бөтен илаһи мәгънәләрен саклап калган монументаль әсәр рәвешендә. Моның өчен күренекле халык шагыйребез шигырь үлчәмен 12х12 итеп зурайтырга мәҗбүр булган.
Биредә бу шигырьнең сәхнәдән уку өчен бераз “җиңеләйтелгән”, Гавриил Державинның үз шигъри үлчәменә якынайтылган (8х8 һәм 8х9) һәм “дога кебек укыла торган” тәрҗемәсе.
СӨЙЛӘШИК МӘХӘББӘТ ХАКЫНДА
[edit | edit source](Гөлнәфидә шигыре)
Сөйләшик Мәхәббәт хакында
Туачак ал таңнар хакына.
Сүзләрдән мәрҗәннәр тезсәк тә,
Калдырыйк моң итеп йөрәктә.
Чәчәкләр патшасы гөленнән
Таҗ үреп кигерттең башыма,
Чәчләрне чәчләргә бәйләгән
Саф кояш нурлары каршында.
Бу төстә – яшәүнең, тормышның
Иң бөек югары ноктасы.
Моң булып сарылдың җаныма
Җиткәндә гомернең уртасы.
ГОВОРИТЬ О ЛЮБВИ ВПОРУ ВНОВЬ
Говорить о любви впору вновь
Ради будущей нашей зари.
Так построим жемчужины слов,
Для мелодий сердца отворив.
Из царя ты цветов сплёл виток
И на голову мне возложил,
Чтоб из солнца лучей тот венок
Нам единую долю сложил.
В той короне – клубок наших сил
В середине земного бытья.
Ты мелодией душу обвил,
Озарив благозвучьем меня.
БОГА НЕ ВИДНО, НО Я ЕГО ВИЖУ (Күз уңында булмаса да...)
[edit | edit source](Дмитрий Кравченко)
Бога не видно, но я его вижу:
в зрелости яблок, в спелости вишен,
в ливне и стуже и в красках заката.
Бога не видно – он где-то за кадром:
в детской улыбке и в маминых фразах,
и рассыпаясь любовью по вазам,
Бог говорит с нашим миром цветами.
Бога не видно, и видно не станет.
В дальних поездках и командировках,
в легких касаниях, нежных и робких,
в боли, в надежде и в маленьком шансе
Бога не видно? О, не соглашайтесь!
Бог открывает для каждого двери.
Те, кто не верил – однажды поверят.
Даже сейчас, атеистам в отместку,
ставленным голосом с этого места
Бог говорит с вами мной через вирши.
Бога не видно, но я его вижу.
КҮЗ УҢЫНДА БУЛМАСА ДА...
(Дмитрий Кравченкодан)
Күз уңында булмаса да, мин Аллаһым белән:
Аның алма-чияләрне өлгерткәнен беләм;
Ул – коеп яуган яңгырда, зәмһәрир суыкта,
Ул, алсу төсләргә кереп, балкыйдыр офыкта.
Аллаһ күзгә һич күренми – чынбарлык эчендә:
Ул бала елмаюында, әниең сүзендә,
Сөю гөле күк утыра чүлмәк өсләрендә,
Чәчәк итеп тарата Ул сөю хисләрен дә.
Ул күренми, күз талдырып баксаң, пәйда булмас,
Читтә йөрсәң әмма, үзен һич сиздерми калмас.
Ул кыюсыз бер гашыйкның сөеп назлавында,
Әрнү-сызланулар катыш өмет баглавында.
Аллаһ күренмиме? Юк-юк, һич ризалашмагыз! –
Аның әмереннән ачык бар ишек-капкагыз.
Элек ышанмаганнар да читтә калмас инде:
Менә хәзер дә Аллаһым, әр итеп дәһрине,
Үз тарафына чакыра шигырь аша мине.
Барлыгына мин инанам, берлеген мин беләм,
Күз уңында булмаса да, Аллаһымны күрәм!
Дмитрий Кравченко – урыс телендә иҗат итүче, 2026 елда 35 яшен тутырган шагыйрь, язучы, драматург, театр һәм кино актёры.
КҮПМЕ СУЛАР АККАН... (Веками дули ветры и струились воды…)
[edit | edit source](Гөлнәфидә Лопанова-Миңнәхмәтева)
Дәвер җиле исеп, күпме сулар аккан,
Җирдә яшәп, күккә күпме җаннар ашкан...
Килеп бер көн, без дә шунда юнәлербез,
Киек Каз юлында күздән югалырбыз.
Дәвер җиле исеп, күпме сулар аккан,
Безгә кадәр дә бит гөлләр чәчәк аткан,
Көзен киткән кошлар язын кабат кайткан,
Соңгы кырау төшеп, җиргә ак кар яткан.
Дәвер җиле исеп, күпме сулар аккан,
Исәпләсәң, кеше күпме учак яккан.
Бездән соң да тормыш җырын дәвам итәр
,
Мәңгелеккә йөрәк бәхилләшеп китәр.
ВЕКАМИ ДУЛИ ВЕТРЫ И СТРУИЛИСЬ ВОДЫ…
Веками дули ветры и струились воды,
Пройдя свой путь, шли в вечность люди и народы…
Настанет день и наш ‒ в лазурь небес взойти,
Чтоб скрыться в мириадах Млечного Пути.
Веками дули ветры и струились воды,
Цвели всегда тюльпаны, незабудки, розы,
Извечен был возврат всех перелётных птиц,
И после холодов снег первый падал вниз.
Веками дули ветры и струились воды,
Шли предки сквозь своей судьбы стремнины, броды.
Пусть песня мира не прервётся после нас,
И в вечности звучит Творца нетленный глас.
КҮК ГӨМБӘЗЕН ЯҢГЫРАТТЫ ҖАН АВАЗЫҢ
[edit | edit source](Под сводом неба прозвучал твой глас души)>
(Гөлнәфидә Лопанова-Миңнәхмәтева)
– Күк гөмбәзен яңгыратты җан авазың,
Сагыш уты җанны телә ямансулап.
Соңга калып килгән булсам, кичерә күр:
Юлым узды язмыш кырын кабат урап.
¬Бар җиһанның мал-мөлкәтен бергә җыеп,
Алтын таулар вәгъдә итеп, җанны кыеп...
Каршы җилләр иссәләр дә, бер мизгелгә
Мин барыбер сиңа киләм: “Саумы!” – диеп.
Йөрәк нечкә-нәзек кылдан үрелгәндер,
Күзләремнән энҗе яшьләр түгеләдер.
Гасыр үтеп, килдем, иркәм, яннарыңа,
Күңел кошың булып калыйм яннарыңда.
ПОД СВОДОМ НЕБА ПРОЗВУЧАЛ ТВОЙ ГЛАС ДУШИ...
– Под сводом неба прозвучал твой глас души…
О, если с опозданием пришёл, прости….
Огонь тоски терзает душу смурью мне
В попытках тщетных обойти судьбу извне...
Собрав всё скопом состояние вселенной,
О золотых горах терзаясь скорбью бренной…
В одно мгновенье, хоть дуют ветры встреч,
Я всё равно приду к тебе – Любовь сберечь!
Из струн тончайших наши сотканы сердца…
Скатилась по щеке жемчужиной слеза…
Прошёл весь век, я рядом, у судьбы своей, –
Чтоб пташка райская жила в душе твоей.
АК КҮГӘРЧЕН (Белый голубь)
[edit | edit source](Гөлнәфидә Лопанова-Миңнәхмәтева)
Йөргән юлым борма-сырмалы,
Ай һәм Кояш яктырта аны.
…Ак күгәрчен, кунып иңемә,
Тартты колактагы алканы.
‒ Ошый икән, бүләк итәрмен,
Тик йолкыма колак итләрем!
‒ Шаярттым ич!.. ‒ дип ул гөрләде,
Очып китте, бүләк көтмәде:
‒ Җырың булсын бүләк, ялгышма,
Дусларыңа аны багышла! ‒
Гаип булды кинәт күгәрчен
Ай-йолдызлы зәңгәр балкышта.
Бер йолдызлык сипте нурларын ‒
Күрдем күктә пәйда булганын!
Бар барлыгым биләп, сихри нур
Чыңлаттырды күңелем кылларын.
Күңел төпкелемне моң били ‒
Чишмә суы кебек челтери.
Ак күгәрчен кайтты кабаттан,
Хикмәт илә гөр-гөр гөрелди:
‒ Йөрәк сүзең көйгә салынды! ‒
Тавышы назлы аның, ягымлы. ‒
Әйдә минем белән күкләргә,
Күр тереклек иткән ягымны!
‒ Ак күгәрчен! Мең-мең рәхмәтем:
Күңел гөлләремә җан өрдең!
Табигатьтән өстен көчләрдән
Рух көрлеген миңа җиткердең.
...Олы юллар ‒ килер иркенә.
Гөләпләрдән хуш ис бөркелә,
Таҗларыннан күңелем түренә
Илаһи нур балкып сирпелә.
БЕЛЫЙ ГОЛУБЬ
Извилиста судьбы моей стезя,
Луна и Солнце дарят ей свой свет.
…Вот белый голубь, на плечо склонясь,
Вдруг клюнул на моих ушах бусет.
‒ Понравилась серьга? Бери, дарю,
Не дёргай только мочку уха, вот!
‒ Так в шутку ж я!.. Ведь красоту храню
В душе моей! ‒ Взлетел он, и с высот:
‒ Пусть песня станет даром, и воспой
Её ты, посвятив друзьям и мне! ‒
Воскликнул голубь, скрывшись за Луной,
Средь звёзд в сияющей голубизне.
Вот в небесах зажглась созвездий новь ‒
Любви и Вечности напев звучит.
Волшебный свет проник мне в плоть и кровь,
Звенят во мне и струны всей души.
И в песне той ‒ суть, вся моя любовь,
Родник из сердца глубины она.
Вернулся белый голубь мой, и вновь ‒
Елеем для души вся речь полна:
‒ Твой сердца зов мелодию обрёл,
И песней нежной я её спою!
Взлети со мной ты в небо, как орёл,
Узри обитель красоты мою!
‒ О голубь мой! Как благодарна я:
Цветы души моей ты оживил!
От Высших сил природы всей в меня
Живительную воду духа влил.
…Во власти будущего ‒ все пути.
Тюльпанов ароматом дышит лес,
Из лепестков цветы льют в глубь души
Божественные промени* Небес.
- промени ‒ лучи
ТОРМЫШ ЮЛЫ (Дорога жизни)
[edit | edit source](АкКойрык)
Аллаһ каршына илтүче изгелек юлы бик тар.
Иблис-мәлгуньне җиңүнең бер генә ысулы бар:
Көчең җитсә, һич юл бирмә, аяк терәп каршы тор,
Тарафдарларны, халкыңны аңа таба каршы бор.
Иман нуры яктысында иблис дәрманы китәр,
Авызлыклап тота белсәң, ул сиңа хезмәт итәр.
Хәлдән тайса көрәштәшләр һәм сирәгәйсә сафлар,
Вәсвәсәләргә бирелеп, хыянәт итсә дуслар,
Комачаулама аларга, намусыңны гел сакла,
Булачак кискен көрәшкә яңа тарафлар тупла.
Акылсызлык, башбаштаклык теләгәнен эшләсен,
Чистартсын синең мохитне, мөртәтләрне чүпләсен.
Фани булгач ошбу дөнья, Хак тәгалә юлында
Була алмый һич мәңгелек хөррият тә, золым да.
Яралгысында золымның бар һәлакәт орлыгы:
Гайрәтлерәк була барса, якыная хурлыгы.
Золым белән көрәшкәндә юк фетнәнең кирәге –
Һәркемнең үз яссылыгы, һәркемнең үз мәсләге.
Узалмассың явызлыкта явызлыкны син һич тә –
Утын өстәп торсаң утка, өстәлә аңа көч тә.
Шайтаннарның таянычы — күпчелек белән тизлек,
Эзлеклелек һәм затлылык — Тәңре яраткан үзлек.
Тормыш һәрчак дәвам итәр, Җирдән иман китмәсә,
Юк аның үлем ноктасы, Кыямәт көн җитмәсә.
Изге-явыз комарында без ирешкән нәтиҗә –
Мәңгелеккә юл алганда хаклы дәлил, тәҗрибә.
Дөнья өчен дип тапканың бу дөньяда кала бит,
Фидаиләр мәңгелектә үлемсезлек ала бит.
Булмый тормыш тәгәрмәчен туктатып йә тизләтеп,
Һичберкем Галәм Канунын яза алмый үзгәртеп!
Һәм иблисне авызлыклап булмый һич канун белән –
Туена икейөзле хаин-мәлгунь каны белән.
Иблиснең бөтен гәүдәсе тирәндә, җәһәннәмдә,
Суыргыч-капшавычлары без гөнаһлы адәмдә.
Яшидер ул азык итеп безләр кылган шомлыкны;
Чыгар тамчы-тамчы кысып җаныңдагы бушлыкны,
Корыт тамырын иблиснең һәм киптер бозык канын –
Хак Тәгалә хозурында ясарсың тугры адым.
Кыл изге гамәл, дөньядан киткәнче уйлан, эзлән,
Җиңү-җиңелү мәгънәсен дөрес аңларга өйрән.
5-8 август, 1993 ел
ДОРОГА ЖИЗНИ
К Престолу Бога путь всегда тернист:
К Нему отыщет узкую тропинку
Лишь кто душой и помыслами чист,
Кто бережёт в себе Творца искринку.
Наскоки сатаны прочь отвергай
И в меру сил одолевай невзгоды,
К души порывам ближних убеждай
Во имя Бога, Истины, Свободы.
Единство, лад, согласие в делах –
Вот средства против сатанинской скверны,
Покуда держишь крепко в удилах,
И сатана — слуга, но лицемерный!
Ничто не вечно: выбьются из сил –
Соратников шеренги поредеют,
Изменят те, кто клятву приносил, –
Соблазны жизни краткой одолеют.
Невмочь сдержать зло — отступи, терпи,
Но сбереги в самом себе ты Бога,
К борьбе за Веру падших подними –
Вновь предстоит нелёгкая дорога!
Неверные средь мутных сгинут волн —
Очистится Земля от зыбкой скверны;
Поток безумия и произвол
Вреда не причинят нам, правоверным.
Восстанем мы — как скалы средь пучин,
Как маяки под сенью небосвода,
Нам с Богом для унынья нет причин:
Ярмо не вечно — так же, как свобода.
Никто Величья Бога не оспорит!
И тёмной силе не объять всего –
Зерно погибели в зародыше её:
Лихая удаль только крах ускорит.
Без помощи Творца успехи мнимы,
В борьбе со злом нужды в интригах нет;
Дорога Жизни широка, но след
У каждого здесь свой, неповторимый.
Навал и суета — удел лишь сатаны:
Обета лживого торопит бренность;
Идущим к вечности, как факелы, даны
Надёжность, качество и постепенность!
Пока на Вере зиждется наш Дом,
Любовь Творца укроет нас как прежде;
Господь свершит наш путь Страшным Судом,
Когда погаснет в душах луч Надежды.
Истории и судеб колесо
Ускорить иль замедлить невозможно,
Закон Творца священен и весом –
Не заменить его обетом ложным!
И Тьмы со Светом в той борьбе вотще
Победы миг — мираж, пусть кровью добыт!
Земных страданий оттиски в душе –
Для вечной жизни обретенный опыт.
И всё, что в мире бренном раб достиг,
Его наследникам лишь для услады;
Ценою жизни — тот счастливый миг
Преодоленья вечности преграды.
Лишь праведный богоугодный труд
Вернет покой душе и счастье Дому,
Скитания земного каждый круг –
Дорогой Жизни верный шаг к Престолу.
Твори добро и путь свой отыщи,
В раздумьях о Творце найди отраду;
Потерь и обретений труд души –
Итог всей жизни и залог Награды.
8-10 августа 1993 года
ЯҢА ДУМА ТАКМАКЛАРЫ (Новая Дума)
[edit | edit source](АкКойрык)
Тәрәзәләргә ут капса,
ачып җибәр ишекне;
юньле Дума, гадел патша –
хыял назлый мужикны.
Сүз боткасы ашатырга
булды Мәскәү Думалы;
җиңел куып таратырга –
вәкаләте чамалы.
Бик күпләрең Себер китәр,
“либерал”ны котыртсаң,
алтын богаулар киярсең,
муеныңа утыртсаң.
Әнә килә Жириновский –
бөек дәүләт батыры,
тавышы яңа, җыры иске –
хурлык булыр ахыры.
Патша йөри урам буйлап,
нигә ачык изүе? –
Йә тагын бер кат “җиңүе”,
йә тәхеттән төшүе!...
Арзан Дума – очсыз халык,
хуҗасызлык дәүләте...
Кайчан бетәр аңгыралык,
мисезлек галәмәте?
март, 1994 ел
НОВАЯ ДУМА
(частушки, вольный перевод с добавлениями)
В Думе-думушке престольной
подают к обеду рис,
трижды крикнут “Смирно!”, “Вольно!”,
а потом и – “Разойдись!”
Наша Дума мировая,
на деревне как плетень:
руки-ноги обдирая,
лезут все, кому не лень.
Двадцать пять – и депутат! –
Вот дешёвенький мандат.
Ни к чему нам крупный счёт,
если с гулькин хер почёт...
Что-то дымом потянуло,
вдруг пожар, будь начеку!
...Добрый царь с путёвой Думой
всё же снятся мужику.
Жириновский безоглядно
обещания всем даёт,
хриплым голосом надсадно
и “по Геббельсу” поёт:
“Наклони головку низко,
чтоб златых цепей надеть,
даль Чукотки станет близкой,
коль посадишь на хребет”.
Против мира в одиночку,
ты куда, Володя, прёшь?
Впрочем, ты и с дёгтем в бочке
от стыда ведь не помрёшь...
Лихо правит “демократ”:
до базара и назад.
Нету больше сил бежать,
остается “побеждать”.
Победили на равнине,
победим мы и в горах,
сохраним Чечню, всех прочих
мы разгоним в пух и прах!
Кто-то пользуется всласть
благами всевластия;
катастрофой может стать
эта катавасия!
март 1994 года
ФАТИХАСЫЗ КЕШЕ ЮЛГА ЧЫКМАС
[edit | edit source](Гөлнәфидә шигыре, “Мәхәббәт гөлләре яралсын!” китабыннан)
Хак-дөреслек көтмәгәндә килеп,
Җанны салып ялкынлы утка,
Көлдәй коеп, җилдә ул тузгыта
Йә булмаса күккә очырта.
Сынарга дип тәкъдир-язмышыңны,
Вәсвәсәләндермә җаныңны.
Хәсрәтеңнән сөрлегеп егылсаң,
Күрсәтмәскә тырыш яшеңне.
Бәхет кошы таң аттырып сайрый,
Җан иркендә курку булмаса.
Газапланырсың тик, каурый каләм
Әйтер сүзең аңлый алмаса.
Фатихасыз кеше юлга чыкмас,
Хөсетлегә Ходай юл салмас.
Мөстәкыйльлек фикере булмаган
Авыз ачып сүзен әйталмас!
БЕЗ БЛАГОСЛОВЕНЬЯ НЕТ ДОРОГИ
Истина, придя внезапно, мельком
Бросив душу в огненный бедлам,
Сеет пепел, развевая ветром,
Или же возносит к небесам.
Нет, не искушай ты душу сгорбив,
Испытав судьбу во власти грёз.
А споткнувшись, ниц упав от скорби,
Попытайся не пролить и слёз.
Птица счастья песней будит зори,
Если страха нет в душе твоей.
Избежишь ли мук, душевной хвори,
Коль перо отвергнет смысл речей?
Без Благословенья нет дороги,
Бог завистливым не явит путь.
Вольной мысли же презрев, двуногий
Не откроет рта – вот жизни суть!
ХӘТЕРДӘН ҖУЕЛМАС МИЗГЕЛЛӘР
[edit | edit source](Бу язма 2024 елда аерым китап буларак басылып чыкты һәм бүләк итеп таратылды)
Бармы шундый бәрәкәтле, тирән,
затлы бүләк – Ходай шәфкатедәй –
үз эченә язмышым сеңдергән
ике тар һәм көчсез уч төбедәй?
Не знаю благодатней и бездонней,
дарованных как Божеская милость,
двух узких и беспомощных ладоней,
в которые судьба моя вместилась.
(Игорь Губерман)
Ни мәгънә эч сереңнән – аны кем дә белмәсә?
(Равил Фәйзуллин)
«Яши-яши һичкем булмадың,
ник көлдердең?!» – диеп Алла сорар.
«Юаттым ич гаҗиз колларың...», –
дип әйтермен Аңа. Һәм Ул... елар.
И спросит Бог: никем не ставший,
зачем ты жил? Что смех твой значит?
«Я утешал рабов уставших…», –
отвечу я. И Бог… заплачет.
(Игорь Губерман)
ГОМЕР УВЕРТЮРАСЫ
[edit | edit source]Туган авылым...
[edit | edit source]...Зөя буйларында, шунда үтте минем балачак...
Адав-Толымбай авылы Татарстанда шартлы рәвештә «әдәби телле Тау ягы» дип аталырлык төбәкнең көньяктагы чигендә урнашкан, аннан ары көндезге кояшка карап китсәң, табигый «Мишәрстан» кочагына барып керәсең. Хәер, бу чик хәзерге заманда бөтенләй ашалып бетте, дисәң дә була. Хәзер инде минем ише, гомерен читтә үткәргән бер кире-беткән «нугай» (казакълар Казан телле татарларны шулай атыйлар) соңгы тапкыр туган-үскән җирләремне әйләнеп чыгыйм әле, дип кайтып төшсә, аның турында... «Бу бабай әле хәзер дә казанца сүләшә», дип әйтәчәкләр.
Моның сәбәбе гади: Толымбай кызлары, мәктәп сабагын тәмамлауга ук, тизрәк Буага, Казанга яки «ябага» (чит җирләргә) ашыга, шуңа күрә авылда калам дигән егеткә күрше Карлыдан яки Иске Суыксудан цыкылдап торган бер чибәрне ияртеп кайтудан башка чара калмый. Мишәрләр бит алар матдичел тормышлы, консерватив карашлы һәм җиргә ябышып яши торган кешеләр. Берсе дә берьялгызы гына, күктәге торналарга ияреп, туган төбәген бер сәбәпсез ташлап, теләсә кая китеп бармас аларның. Югары белемле булырга теләгәннәр һәм сәләтлеләр генә, туган-тумачасы төпләнгән шәһәрләр булса, шунда юл тотар. Шуңа Буа районының үзәк хакимияте хәзер тулысынча мишәрләр кулында. Һәм «Мишәрстан» халкының табигый үрчеме беркайчан да, бернинди кризис шартларында да аска тәгәрәми.
Адав-Толымбай авылын өч яктан урман чолгап алган. Көнбатышта һәм төньякта – узган гасырның утызынчы елларында утыртылган нарат урманы, көнчыгышта, Зөя буенда – табигый катнаш урман. Зөя елгасын авыл халкы үзе генә белгән кичү аркылы чыксаң – Кырлаңгы таулары. Җәй уртасында тауның көнбатышка караган итәгендә кып-кызыл җиләкләр өлгерә, нәкъ Кырлайдагы кебек.
Зөя буендагы урман аланында ел саен май аеның соңгы ике һәм июньнең беренче якшәмбесендә «Май уны» дип атала торган авыл бәйрәме үткәрәләр иде. Хәзер бу урман эченә үтеп кереп тә булмый инде, бөтен юлларга-сукмакларга – һәм минемчә, йөрәкләргә дә! – чытырман ябышкан...Анда яз көне... энцефалит талпаннары хуҗа. Ә без илленче-алтмышынчы елларда бу бөҗәкне бар дип тә белми идек. Мин ул «клещ» турында 1975 елда Ерак Көнчыгышта армия хезмәтен үткәндә генә ишетем. Ләкин, телефончы буларак шактый еш урман эченә керергә туры килсә дә, бер тапкыр да очратмадым һәм «эләктермәдем» дә. Шулай да талпаннан һәлак булган тимер юлчы солдат мәетләрен күрергә туры килде.
ФОТО: Адав-Толымбай авылы. Урта урам.
Туган авылыбызга багышланган бер җыр мәгълүм, аны Себер татарлары шагыйре Булат Сөләйманов язган. Әдип Толымбайдан Себергә ягага киткән бер кызга өйләнгән булган һәм Казанда белем алган елларда җәй көне тормыш юлдашы белән бергә ялга кайтып-китеп йөргән. Бу шигырьне мин узган елларда Буа районының «Байрак» газетасына юллаган идем, авылдашлар, басылып чыкты, диделәр.
Толымбай җыры
https://vk.ru/wall45336963_1649
(Көен Ясалма Фәһем ярдәмендә Любовь Исаева язган)
Күктән йолдыз тотмыйм, бу җырыма
Мин тормышчан сүзләр сайладым,
Толымчак күк газиз авылыма,
Толымбаем, сиңа багладым.
Ялгыз калсам күңелем буранында,
Уйларымны сүтәм, яңартам.
Дөнья буйлап чабып хәлдән тайсам,
И Толымбай, сиңа мин кайтам.
Толымыңда – урман-болыннарың,
Зөя сөеклесе Толымбай,
Йөрәгем дә кушып үрелгән бит,
Ни хәл итим соң мин, йа Ходай!
Кемнәр үрә бүген толымнарың?
Сорасалар миннән, ни әйтим...
Син булмасаң, улың илсез, җирсез,
И Толымбай! синсез мин ятим.
Толымсызлар тол хатын күк ялгыз,
Көзге таллар кебек шәп-шәрә.
Син булмасаң илдә, Толымбаем,
Булыр идем, шиксез, мәсхәрә.
Чал чәчләрне җилләр йолкыганда
Каеннарың толымын сагынам,
Бер Аллага инанган ир-егет,
И Толымбай! сиңа табынам.
Авылым өлкәннәре
[edit | edit source]ФОТО: Авылда 2015 елда төзелеп беткән «Хәтер комплексы». Арткы планда урнашкан һәйкәл янындагы ятма такталарга 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык толымбайлыларның исемнәре язылган. Мин ишетеп белгән һәм хәтерләгән өлкән туганнарымның һәм авылдашларымның берсен дә онытмаганнар! Комплекс капкасыннан уң якта – авыл мәдәният йорты, сул якта Буа драма театры директоры Раил Садриев төзеткән «Театраль кунакханә» һәм «Тамак» кафесы.
Ә Толымбайның үзендә нинди танылган шәхесләр бар иде соң без яшәгән дәвердә? Бу сорауга җавап биргәндә, рәсми чыганаклар беренче бишлеккә Татарстанда күпләргә билгеле булган кешеләрне кертәләр. Ләкин аларның «күләгә»сендә калган лаеклы шәхесләр дә байтак.
Гомәр Толымбай (Шаһиәхмәтев Габделхак Җәләлетдин улы, 1900-1938) – язучы.
Александра Николаева (1924-2015) – Социалистик Хезмәт Каһарманы.
Равил Рахмани (Кукушкин Равил Фәйзерахман улы, 1949) – язучы, шагыйрь, әдәбият белгече, әдәби тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты.
Раил Садриев (1966) – Буа татар драма театры директоры, Татарстанның халык артисты.
Рафаэль Латыйпов (1956) – җырчы, Татарстанның атказанган артисты.
Раил һәм Рафаэль икесе дә миннән шактый яшьрәк, алар турында һәркемгә мәгълүм булганны гына беләм. Алар белән шәхси аралашуларым кыска вакытлы гына, ләкин истә калырлык булды.
Толымбайда туганнан туган өч кардәшем яши иде бу хатирәләр язылганда: Фәһимә апа Галимҗанова, Әнвәр абый Кукушкин һәм Рифкать абый Бакиров. Өчесе дә унынчы дистәсен ваклаган кешеләр. Узган гасыр хәтере булып кала алар безнең өчен. 2025 елның җәендә Рифкать абый бакый дөньяга күчте...
ФОТО: Гомәр Толымбай
Гомәр Толымбай авылыбызда туып-үскән иң күренекле татар әдибе генә түгел, Сталин исеме белән атала торган сәяси эзәрлекләү елларындагы какшамас рух һәм шәхси батырлык үрнәге дә ул. Казан «тәнкыйтьчеләре» аңа егерменче еллар азагында ук чокыр казый башлыйлар. Габделхакның иң зур «гаебе»: «Ул үз иҗатында җәмгыятебездә барган сыйнфый көрәшне тулысынча чагылдырмый». Язучы 1937 елның 8 июнендә кулга алына. Пләтән төрмәсендә, 11 ай буе көннең көнендә җәзалап, аңардан сорау алалар, акылдан язарлык хәлгә җиткерәләр. Ләкин атаклы толымбайлы бернинди «гаепләү кәгазьләре»нә дә кул куймый, күпме генә мәҗбүриләсәләр дә, каләмдәшләренең берсенә дә тел-теш тидерми. 1938 елның 8 маенда аны атып үтерәләр. Җәмәгатен дә, уйдырма статья чәпәп, сөргенгә озаталар. Хәнҗәр исемле сабыйлары балалар йортында кала...
ФОТО: Александра Иван кызы Николаева – Адав-Толымбай авылның илкүләм танылган Сания апасы.
Александра Николаева – авыл исеменең «Адав» (ягъни Атау – чуашча Атав дип языла, Адав дип укыла) өлешен биргән чуаш башы» кызы. Сания апаның исеме илгә сугыштан соңгы беренче елларда мәгълүм була. 1946 елдагы корылыктан соң совет хөкүмәте илдә социалистик ярыш игълан итә: иген үстерү, урып-җыю һәм терлек үрчетүдә алдынгылыкка чыккан бригадирларга Социалистик Хезмәт Каһарманы дигән мактаулы исем вәгъдә ителә. Бригада кешеләренә – орденнар һәм медальләр. Чама чамадан артмый: район саен бер генә кеше Хезмәт Каһарманы булырга тиеш. Буа түрәләре алдан ук дөрес фаразлыйлар: җиңүчеләр Толымбайдан булачак. Күрше Кыят совхозында җирләр тагын да уңдырышлырак, ләкин анда толымбайлылар кебек тырыш халык юк. «Коминтерн» колхозында ике удар бригада оештырыла: комсомол яшендәгеләрнекен Александра Николаева җитәкли, ә җәмәгате-балалары булган яки сугыштан соң тол калганнарныкын – минем булачак әнием, 35 яшьлек Сәйделбанат әпти (авылда кечерәк яшьтәгеләр аны шулай атый иде).
Ике бригаданың кырлары янәшәдә, ярыш шартлары бертигез. Якындагы күлдән көянтәләп-чиләкләп су ташыганнар һәм яңгырлар башланганчы үсемлекләргә су сибеп торганнар, дип тә шаярткан халык. Яз-җәй буе тырышып эшләүләре һәм хезмәт нәтиҗәләре – бердәй һәм үрнәк булырлык. Һәр гектардан уртача 23 центнер чамасы, диелә хәзерге заман чыганакларында. Ләкин... Мәскәү төшергән «каһарманлык квотасы» бер урынлы гына: икесен дә хезмәт батырына һәм орден-медальләргә тәкъдим итсәң, шунда ук сине «эшне оештыра белмәү»дә гаепләячәкләр. Нишләргә? Комиссия килеп йомгак ясар алдыннан, район хакимиятенең үз кешеләре, төнлә кырга чыгып, хатыннар басуындагы көлтәләрнең бер өлешен кызларныкына күчереп утырталар. Казан комиссиясе килә, барысын да үз күзе белән күрә һәм раслый. Яшьләр бүләкле булып китә, Мәскәүгә юлланган тәкъдим кәгазендә, гектарыннан 27 центнер уңыш алдылар, дип язалар. Өлкәннәр рәсми 20 центнер белән бармак суырып кала. Каршы сүз әйтеп булмый, шунда ук «загремишь под фанфары». Әнә 22 яшьлек Фәүзияне кырдан тавыкларга бер-ике уч бодай алып кайткан өчен дә бер елга төрмәгә утыртканнар бит...
Бу әле «тарих»ның башы гына, аның дәвамы Толымбай авылындагы уңган, батыр һәм игелекле кешеләрнең шул замандагы асыл сыйфатларына һәйкәл сыман. Ике бригада кызлары-хатыннары да элеккеге дустанә мөнәсәбәтләрдә кала, алар арасында бернинди низаг тумый. Бу очракта шайтани хакимнәрнең «Разделяй и властвуй!» шигаре буш куык булып шартлый.
Әлеге хәлләрне бөтен авыл халкы белеп тора, без бәләкәчләр өчен генә озак еллар буе сер булып калды алар. Әйтик, миңа бу хакта авыл кешеләре әнкәем 51 яшендә үлем түшәгендә ятканда гына сөйләделәр. Ә моңа кадәр берни белмәдем. Әнкәемнең һәм Сания апаның дуслыгы минем өчен табигый күренеш иде. Икесе дә уңганнар, киң күңеллеләр, ярдәмчелләр. Күл буе урамыннан үткәндә Сания апа һәм аның җәмәгате Сәгыйть абый (мәктәп укытучысы!) мине чакырып алалар иде. Ел саен Әлфия һәм Алсу исемле кызларының туган көннәрен дә бергә үткәрдек.
Сания апа озын гомерле булды. Колхоз һәм авыл, аның исеме артына ышыкланып, еллар буе һәрнәсәне бүлеп бирүгә күнеккән, әмма үтә саран хөкүмәттән үзе өчен күпмедер өлеш чыгарып килде. Әйтик, Адав-Толымбай авылының гомер бакый баткаклыктан интеккән урамнарындагы таш һәм асфальт юллар – Сания апа абруеның шул җөмләдәге казанышы. Аларның һәркайсын авыл халкы «Сания апа юлы» дип атый.
ФОТО: Әнием Сәйделбанат Җиһаншина (Бакирова). 1940 нчы еллар.
Әнием 1956 елда яңа өй өлгерткәч үк чирләп китте һәм колхоз эшенә йөрми башлады. Баштарак табиблар гастрит дип кенә диагноз куялар иде. Соңрак, Казанга барып-күренеп кайткач, моның ул заманда дәвалап та булмый торган үлем чире икәнлеге ачыкланды. Сәламәт вакытта, әлеге «каһарманлык эпопеясы»ннан соң, әнкәемне колхозда ашлык амбарлары мөдире итеп куйганнар. Нибары өч класс белемле генә, егерменче еллар башында кешедә белем алу түгел, яшәп калу кайгысы гына булган. Бернигә карамастан, Сәйделбанат өч төрле татар язуын (гарәп имласын, яңалифне һәм кирилл әлифбасын) үзлегеннән өйрәнгән, арифметиканың төп дүрт гамәлен башкара белә. Әлбәттә, тиңдәшсез тырышлыгы, берни дә урламавы һәм беркемнән дә урлатмавы аркасында, аның авыл хөрәсәннәре арасында дошманнары да байтак булгандыр.
ФОТО: Миңа ике яшь ярым тирәсе. 1951 ел.
Әнкәем үзе миңа беркайчан да андый нәрсәләр турында сөйләмәде. Мин аны дөньяның бөтенләй караңгы якларын томалап, тоныграгын яктыртып торучы дип кенә хәтерлим. Аның вафатына кадәр алты ел буе без икәү, дөресен әйткәндә, ачлы-туклы яшәдек. Бигрәк тә бәрәңге базыбызны язгы ташу суы басып киткән булса. Байтак бәрәңгебез әрәм була иде шул елларда. Колхоз безгә ай саен бер пот бодай оны биреп торды (хәзерге заман кешеләренең кайберсе инде потның 16 килограмм икәнлеген дә оныткан икән). Ун көнгә бер мәртәбә фермага яки җәйләүгә барып, биш литр сөт алып кайта идем. Баштарак сарыклар-тавыклар да асрадык. Җәй җиткәч, бәрәңге бакчабыз артындагы Алмакай болыныннан урак белән урып, көн саен берәр капчык үлән алып кайта идем. Каенсар болыны һәм утызынчы елларда утыртылган нарат урманы аша «Гайшә юлы»ннан туп-туры Буага барып, шәһәр халкына бер дистәсен 70-80 тиеннән күкәй сатып, ипи-тоз-шикәр алам. Җәйге каникулда кырда каравыл торып, аз-маз хезмәт көне эшлим. Шуннан артыгына көче җитми көне буе ашыйсы килеп йөргән һәм чыра сыман ябык баланың.
ФОТО: Минем апам Гөлфия Солтан кызы Зиннәтуллина (Жиһаншина) кызы Рузалия белән. 1960 еллар.
Ашарга яраганның барысы да ризык иде безнең өчен. Үзем эшләп тапкан беренче өч сум акчаны 1960 елның 1 гыйнварында алдым. Бер малай белән икәү авыл кибетенә кайткан тозны бушаттык. Яшерен девальвацияле акча реформасы тәмам булгач, 30 тиен булып калды ул. Кинога билет 5 тиен тора иде, ипи – 15-20 тиен. Аннары, Ватан сугышы алдыннан туган апам Гөлфия Солтан кызы 1958 елда Югары Лашчыга фельдшер булып киткәч, йомыркадан-иттән дә мәхрүм калдык. Әнкәемә бернинди ризык үтми башлады, ашказаны авыртуын бернинди дару да баса алмады аның. Ел саен апрель-май-июнь айларындагы кытлыкта һәм соңрак терлек-туарсыз гына түгел, кош-кортсыз да калгач, безне ачлыктан Сания апа һәм Йосыф абый коткара иде. Күрше Сания апа да тумыштан Александра исемле, «чуаш башы»ннан безнең очка кияүгә чыккан чуаш кызы. Бу изге җаннарны искә алганда әле хәзер дә күзләрем яшьләнеп китә...
Ә авыл мәктәбе директоры, Ватан сугышы ветераны Гарифҗан абый Хәйруллин белән аның җәмәгате, рус теле укытучысы Антонина Георгиевнаны хәтер түреннән мин нинди рәвештә чакырырга тиешмен? Алар бит, һичшиксез, ахырзаман кануныдай бүгенге дөньяда да кешечә яшәү үрнәге булып калырлар иде! Икесе дә озын һәм тату гомер кичерделәр, туганнарының һәм авылдашларның кадер-хөрмәтен күреп, җиде ел элек әүлиялардай бер-бер артлы мәңгелеккә күчтеләр.
Аларның үз балалары булмады. Айга бер-ике мәртәбә мине өйләренә алып кайталар, сыйлыйлар иде, әнкәйгә дә ул үзе ашый алырлык күчтәнәч ризык биреп җибәрәләр, әлбәттә. Гомумән, ул вакытта бөтен Татарстанда да үрнәк булырлык авыл мәктәбенең кайгыртучан укытучылары мине сигезенче сыйныфны тәмамлаганчы озата бардылар. Ике елга бер мәртәбә мәктәп миңа һәм ярдәмгә мохтаҗ булган тагын бер балага бүрек, пальто һәм кышкы аяк киеме кайтарта иде. Ничек кенә авыр тоелмасын гомер сөрү ул вакытта, безнең янда һәрвакыт хәерхаһлы һәм игелекле кешеләр гел булып торды. Шуңа без, бөтен дөньяга ачу саклап, хәшәрәт булып китмәдек тә!
ФОТО: Мәктәп директоры Гарифҗан абый Хәйруллин
Ивашев, Кукушкин, Рыбаков һәм «Мишәрстан»...
[edit | edit source]Юк, Адав-Толымбай авылы әле бүген генә, татар телендә белем бирү «Тыелган!» дип танылгач кына урыслаша башлады. Безнең үз теләгебез белән «тыелгач»! Югыйсә, моны, без «булдыручылар»дан гайре, кем булдыра алыр иде? Без кичергән инкыйразда алпавыт-декабрист һәм рәссам Василий Пётр улы Ивашев та, җитмеш һөнәр остасы Җәләлетдин Әхмәр улы Кукушкин да, минем хәтергә «бакчачы галим» булып кереп калган һәм урыс фамилиясен нәкъ Җәләлетдин бабабызныкына охшаш рәвештә юнәткән Йосыф абый Рыбаков та гаепле түгел. Алар XIX-XX гасырларда яшәгәннәр. Һәм Толымбай халкына, татарларга бернинди зыян китермәгәннәр. Гел файда гына!
Әле бүген генә Толымбайда бала-чага «бөек тел»дә уйнарга һәм аралашырга тотынды. Моның алга таба ни бетеп тәмамланасын бүген туклыкта һәм муллыкта яшәгән авыл кешеләре... урамнар буйлап чабып йөрүче ташландык һәм ач этләрдән сорасын...
Мин белгәндә, совет заманында, авыл әле милли-мәдәни кирмән сыман иде. Һәм шул ук вакытта чын халыклар дуслыгының тоткасы да. Авылдан көньяктарак бүген Җуашау дип аталган иске Ивашевка авылы бар. Хәзер анда башлыча авыл җирлеге үзәгеннән күчеп килгән татарлар яши, урыслар бөтенләй диярлек Буага һәм Казанга китеп беткән. Авылга Ивашев фамилияле бер алпавыт нигез салган. Төп йортын ул Зөя буендагы Кыят авылында тоткан, ә Җуашауга үзенең «беркетелгән» урысларын китерткән. Бүген зур урыс авылы булып калган Кыятта, киресенчә, башта утрак тормышка төпләнгән төрки күчмәннәр яшәгән.
Унтугызынчы гасыр башында Ивашевлар нәселеннән хакимлек иткән бер алпавытның декабристларга якын булуы, аларның хәрәкәтен хуплавы һәм шуның өчен сөргенгә җибәрелүе билгеле. Һәм бу гасыр азагында толымбайлы мөселман Җәләлетдин шул «гыйсъянчы» алпавыт варисыннан һич көтмәгәндә... урыс фамилиясе юнәткән. Җәләлетдин бабай, үз элгәрләре кебек үк, ихлас күңелдән дин әһеле булган, ләкин дөнья малыннан ваз кичеп яшәүче суфи-дәрвиш түгел. Ягада акча эшләп йөргәндә ул үзенчәлекле һөнәрләр үзләштергән. Бу хакта белеп алгач, алпавыт бабайны Кыятка чакырткан һәм аңа ватык күкеле сәгатен төзәтергә кушкан. Җәләлетдин бабай исә, эшне башкарып чыккач... Кукушкин фамилиясен бүләк итеп алган. Ул заманнарда империячел фамилия эш рәтен белгән кешегә зур өстенлек биргән икән. Бабай, яңа мөмкинлекләрдән файдаланып, баеп та киткән. Үзе дә, балалары-оныклары да хак мөселман һәм уңган татар кешесе булып калган. Һәм зирәк алпавыт чукынуны таләп итеп куймаган да, ул үзенең декабрист бабасы кебек, заманына күрә алдынгы фикерле зат булган.
Югарыда әйтелгәннәр хакында Кукушкиннар нәселенең бүгенге дәвамчысы булган шагыйрь, әдәбият белгече һәм тәнкыйтьчесе Равил Рахмани иҗатыннан да белә аласыз. Әйтик, аның «Мең чакрымга мең чакрым» исемле китабын укып чыккач.
«Мишәрстан» чигендә дигәннән... Хәтеремдә ки, илленче елларда Буа районы Сабан туйларында Иске Суыксу авылыннан Сәет исемле бер көрәшче гел баш батыр булып кала иде. Бу хакта безнең авыл халкы: «Сәетне кыш көне үк ашата-симертә башлыйлар һәм беркайда да эшләтмиләр, Сабан туена әзерлиләр...» – дип сөйли иде. Шулай да, бер елны башка авыл кешесе Сәет-батырны финал көрәшендә еккан иде бит. Озак та үтми хәбәр таралды: «Иске Суыксу егетләре, җыйнау шул авылга барып, Сабан туе батырын кыйнап кайтканнар...»
Әйе шул, Илсөя Бәдретдинева дөрес җырлый: «Үзебезнекен бирмибез, читнекенә кызыкмыйбыз, начарлыкны кичермибез, яхшылыкны онытмыйбыз...» Яхшылык белән начарлыкка билгеләмә тәгъбир иткәндә генә карашларыбыз азрак аерымланып китә.
«КАМАЗ»да Автомобильләр заводын җитәкләгән һәм соңрак генераль директор урынбасары булып киткән Исламгәрәй Шиһапов шул Иске Суыксу авылында туып-үскән, укымышлы, белдекле һәм кешелекле кеше иде. Чаллыдагы Буа якташлыгының бер җыелышында ул безгә шундый вәгъдә бирде: «Иске Суыксудагы һәм тирә-яктагы артык һәм эшсез ятучы яшьләрне «КАМАЗ»га алып килеп эшкә урнаштырырга тырышырмын!» Ләкин Исламгәрәй Солтан улы хыялын тормышка ашырып өлгермәде, илле җиденче яшендә арабыздан китте...
ФОТО: Равил Рахмани белән уртак бабабызның бабасы – Әхмәр ибне Юныс әл-Толымбай хәзрәтләре. 1763-1819 елларда яшәгән. XIX гасыр башында авылның беренче җәмигъ мәчетен төзеткән. Бу портретны Толымбайга килгән һөнәри рәссамнарның берсе бабайның борынгы китаплары һәм кулъязмалары арасында сакланып калган рәсеме буенча ясаган. Толымбайда 2015 елда «Әхмәр хәзрәт укуларын» оештырган Раил Садриевнең тырышлыгы һәм иганәчелеге белән.
ФОТО: Әхмәр бабайның иске зираттагы кабере.
Тәгәрәшеп үстекме?..
[edit | edit source]Үз яшьтәшләремнән һәм бер яшькә олырак яки кечерәк булганнардан хәтеремә җуелмаслык итеп кереп урнашкан кешеләрнең берничәсе: Гөлфирә Җаббарова (Гәрәева), Равил Кукушкин (әдәби дөнья аны Равил Рахмани дип белә), Фоат Хәйсаров, Гөлҗиһан Шәмгунова, Назыйм Әхмәтҗанов.
Гөлфирәбез быел кыш көне, 74 яшен тутыргач, бакыйлыкка күчте. Без ерак туганнар идек. Гөлфирәнең ире Илсун белән бергә яшәгән йорты гомер буе авылга теләсә кайсы вакытта кайтып керерлек урыным булды. Былтыр, Толымбайны һәм аның кешеләрен инде соңгы тапкыр күрүемдер дигән сәяхәттә генә, мине Раил Садриев үзенең «театр кунакханәсе»нә урнаштырды.
Фоат, Равил һәм мин фәкыйрь – күршеләр, Урта урамның Иркүлгә һәм Алмакай болынына караган ягында үстек. Авыл халкы, өчебезне бергә күргәндә яки үзара әңгәмәдә телгә алганда, гел ярым шаяртулы-ярым җитди сүзләр әйтә торган иде. Мин аларны бераз киңәйтебрәк, тиешле аңлатмалар биреп язам биредә. Авыл өлкәннәренә төшендереп торасы юк, барысын беләләр болай да: «Фоат – беренче сортлы, ул атбакат булачак. Равил – икенче сортлы, язучы булачак: аның әнисенең абыйсы – Гомәр Толымбай үзе. Бик сәләтле малай ул: мәктәп дәреслекләренә өземтә итеп кертелә торган шигырьләрне ун яшьтә үк яза башлады. Мәктәптә укый-укый, үз шигырьләрен яңадан ятлый. Ә Фәһим... өченче сорт: әтисен, үзе туганчы ук, кулак малае һәм «халык дошманы» дип, кабат, икенче тапкыр инде, авылдан куганнар; әнисе, бүген-иртәгә үләм дип, чирләп ята. Башка, сугышта хәбәрсез югалган атадан туган апасы, шәһәр тормышына кызыгып, җәһәннәм тишегендә яшәүче бер кешегә тормышка чыкты. Фәһим беркем дә була алмас, ахры...»
ФОТО: Фоат Хәйсаров
ФОТО: Равил Кукушкин (Равил Рахмани)
Лыгырдый-лыгырдый, тәки чынбарлык китереп чыгардылар бит, ә... Фоат гомер буе күрше авылда колхоз рәисе булып эшләде, адвокат та, мин балачакта уйлаганча, «ат багучы» да булмады. Хәзер пенсия яшендә инде, иркен, бәхетле һәм тату тормышлы гаиләдә гомер сөрә: Буада үз йорты бар, авылдагы утарны да ташламый. Бөтен «критерий» буенча да беренче сортлы!
Равилгә ясалган «күрәзә» тулысы белән рас килде. Танылган язучы, үз стиле, беркем кабатламаслык тирән фикере булган шагыйрь, дистә гасырлык әдәбиятны колачлый алган белгеч, туры сүзле әдәби тәнкыйтьче ул. Бәхетенә каршы, үсмер чакта ук аңа Хәсән Туфан үзе юл ачты. Гомәр Толымбай кебек үк, сәяси эзәрлекләү корбаны булган һәм илаһи кодрәт аша гына исән калган әдибебез, Толымбайда булып киткәндә үк, Равилдә үз дустының һәм көрәштәшенең дәвамчысын күреп алган. Ләкин... «Рәсәй тарихына иң кыска юл элмәк белән пуля аша үтә» – Равилнең дә, минем дә яраткан шагыйребез Игорь Губерман «гаригы»ннан алынган сүзләр бу.
Гөлҗиһан, кем соң ул минем өчен? Юк, мәктәптәге гади сыйныфташым гына түгел... Толымбайдан китеп биш ел үткәч, 1968 елның июнендә беренче кат авылга җәйге ялга кайттым. Башта биш көн буе Мәскәү белән танышып йөргәннән соң. Гөлҗиһан Каенсар урамындагы туган өендә «ял итеп арыган» һәм эшләгән-яшәгән җиренә, Түбән Камага китәргә җыена. «Фәһим, мин синең әтиеңне беләм, теләсәң, аның янына алып барам!» – ди ул миңа. Язмыш диген инде: юри эзләп йөрмәгән бит Гөлҗиһан дөнья буйлап... Мөхәммәтһади Кукушкин дигән һәм мине тормышка китергән кешене. Ярый, икәү бергә, Тәтештә теплоходка утырып, киттек... тарихи-географик чынбарлыкта Түбән Агыйдел дип аталырга тиешле шәһәргә. Барып кердек Кояшлы урамдагы бер «хрущёвка»га.
Мин башта Гөлҗиһанның җирле дусты булып танышырга тиеш идем әтиемнең яңа гаиләсе белән. Ләкин... серле йомгак берничә секундтан соң ук таралып китте. Мине танып алдылар: зәңгәр күзле «бледнолицый» чәһрәм – әтиемнең копиясе икән. Бердәнбер аерма: әтием баһадир гәүдәле, Сабан туе батыры шикелле, ә минем тәндә... тире астында сөяк кенә. Бер атна кунак булдым. Әтиемнең хатыны бик зирәк һәм ягымлы кеше иде, аның сүзләре минем бәхетле мизгелләремне көчәйтте генә. Һәм мин әтием бәяны аша нәселебезнең соңгы гасырлардагы тарихын һәм аның башыннан үткәннәр турында да белдем. 1936 елда, булачак әтиемә 18 яшь тулгач, аны, Магниткага сөрелгән ата-анасыннан аерып алып һәм бер гаепсез килеш махсус «статья» чәпәп, 10 елга Магаданга озатканнар. Ул 1946 елга кадәр шунда советларга алтын юдырткан. Ниһаять, туган авылына кайтып, минем булачак әнкәемә йортка кергән. Ерак Көнчыгышка сөрген аны чыныктырган гына, ул инде бернинди авыр эштән дә курыкмаган. Буа белән Толымбай арасындагы Карлы елгасы аша салынган күпер төзүдә катнашкан. Ләкин авыл куштаннары моның белән килешмәгәннәр һәм аны, мин дөньяга килгәнче үк, яңадан авылдан кудыртканнар...
Биш яшем тулган 1953 ел азагында, инде кыш башлангач, әтием яңадан авылга кайткан булган. Бүген бу кадәресе һәркемгә билгеле инде: Сталинның үлеменнән соң Мәскәү хакимиятендә төп рольне бөтен көч-куәт министрлыкларына хуҗа булып киткән Лаврентий Берия үз кулына алгач, ике миллионлап мәхбүсне төрмәләрдән чыгарганнар, сөргеннән кайтара һәм әкренләп реабилитацияли башлаганнар. Совет режимының «йомшаруы» әтиемдә кабат авылга кайтып төпләнү өметен уяткан булган.
Мин шул елны ниндидер озын буйлы, таза гәүдәле һәм көчле бер ир-атның мине өебезнең түшәменә кадәр күтәрүен һәм аннары, урамга алып чыгып, каядыр алып баруын, безнең анда кичкә кадәр кунак булуыбызны гына хәтерлим. Миңа бу кешенең дөньяга китерүче әтием булуын беркем, хәтта әнием дә әйтмәде ул вакытта. Соңрак, берничә ел үткәч кенә авылдашлар аның кемлеген, авылга кайтырга теләге булуын һәм ни өчен бу юлы да авылда кала алмаганын белгерттеләр. Гаилә тормышын яңартырга әзер булган әтием һәм әнием каршында тагын бер кат, һич көтелмәгән, һичкем алдан фаразлый алмаган киртә үсеп чыккан...
Үзем ул вакытта күрмәгән һәм аңламаган нәрсә турында бүген сүз йөртү гайбәт булыр иде. Аннары, хәзер моның бернинди әһәмияте юк бит инде. Язмыш барыбер үз юлын алган, кемнеңдер гөнаһлары безнең тарафтан гафу ителгән һәм, бәлки, бакый дөнья хөкеме өчен дә юылгандыр. Әниемнең бу фаҗигале хәлләрне миннән яшерүен дөрес гамәл булган дип саныйм. Югыйсә, мин Фәһим булып кала алмаган һәм бар дөньяга ачу саклап яшәгән булыр идем...
Туганнан туган апамның улы Назыйм Әхмәтҗановның исеме дә хәтер түрендә саклана. Миннән ай ярымга гына соңрак, декабрь азагында туган малай иде ул. Биш яшьлек чакта безне туганнан туган Мансур абыйның туена алып бардылар. Мич артында урын әзерләп, аерым утырттылар безне, ашарга-эчәргә китерделәр. Кызыл аракы да салып бирделәр. Назыйм хәмерне эчте дә... берни булмаган кебек йокыга китте. Ә мин бөтен ашаганымны-эчкәнемне косып чыгардым. «Юк, бу «ә-әй»гә бүтән кагылмаячакмын!» – дип сүз бирдем үземә. Һәм эчмәдем дә, хәтта кырык елдан соң «КАМАЗ»ның җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаментында эшли башлагач та. Журналистларны җыеп, төрле чаралар үткәрә идек, соңыннан, әлбәттә, мәҗлес. Эчкән кеше эчә, ә мин сиздермичә генә бокалыма су өстәп торам. Белгән кеше дәшми, шыпырт кына көлеп утыра, белмәгәне гаҗәпләнә: «Карале, эчә-эчә дә гел исерми бу!»
Бер сыйныфта укыдык без Назыйм белән. Күршедәге Рәшит Камалов исемле малай белән бергә мәктәпкә йөрер дип, аны җиде яше тулмаган килеш укуга озатканнар. Башлангыч сыйныфларда ул, үзе таза һәм көчле малай булса да, нигәдер үпкәләүчән һәм елак иде. Ләкин бик тырыш, яхшы укучы һәм, советча әйтсәк, «максатка омтылучан» булды. Без еш кына, аларның колхоз яшелчә бакчасы янындагы өенә кайтып, бергә дәрес әзерли идек. Беренче сыйныфта мин аның өйрәнчеге булдым, соңрак без тигезләндек. Әмма бишенче сыйныфта Назыймның характеры һәм үз-үзен тотышы нык үзгәрде. Укытучыларның һәм бигрәк тә мәктәбебезнең директоры Гарифҗан абый Хәйруллинның «махсус операциясе» булмады микән бу? Назыймны безнең сыйныфның старостасы иттеләр. Һәм яшүсмер малай 25 балалык төркемнең һәм рәсми, һәм чынбарлыктагы лидеры булып китте. Беркемне дә җәберләмәде, ләкин беркемгә дә тәртип бозуга, әшәкелеккә юл куймый башлады. Үрнәк булырлык сыйныфта укыдык. Хәлбуки, укуны тәмамлап зур тормышка чыккач та, Назыймның юлы гел өскә үрмәли торган булды. Буада зур гына бер оешманы җитәкләде. Ләкин... 27 яшендә арабыздан китте. Мин 1976 елның маенда армия хезмәтен тәмамлап кайтканда, Назыйм гүр иясе иде инде...
Шулай да, минем чын мәгнәсендә «антиалкоголик» булып китүемә төп сәбәпче – балачакта биргән «вәгъдәм» һәм ниндидер «ихтыяр көчем» түгелдер. Әниемнең өлкән бертуганы, миңа әти һәм бабай тәрбиясен хәленнән килгән кадәр биргән Габделкәбир Бакиров үрнәге барысыннан да өстенрәк булды, минемчә. Яшь чакта абый (әнкәй дә, мин дә аны шулай атый идек) Ленинградка барып акча эшләп кайткан булган. Һәм аны шунда аракы эчәргә өйрәткәннәр, Коллективтан төшеп каласы килмәгәндер инде абыйның. Аның иң еш сөйли торган сүзе... «жмодяк» иде. Үгет-нәсихәт биргәндә нәкъ шушы алынма сүзне кыстырып җибәреп, ул мине саранланмаска, киресенчә – юмарт һәм киң күңелле булырга өндәде. Ленинградта аны шулай «гаепләгәннәр» һәм бергәләп аракы эчәргә күндергәннәр икән булачак шешәдәшләре. Авылга кайткач та, баштарак шул «импортлы» гадәтен дәвам иткән абыебыз. Һәм аңа... «Бутылка Кәбир» кушаматын биргәннәр. Бик гарьләнгән абыебыз моңа. Һәм – эчүен бер көндә ташлаган да. Тора-бара аның авылда үрнәк булырлык мөселман һәм гадел кеше абруе урын алган. Менә кемдә бар иде ул иман ныклыгы һәм ихтыяр көче дигән асыл сыйфатлар!
Габделкәбир абый «медале»нең тагын бер ракурсы бар. Губерманча әйтсәк:
Кайчак адашкан, кимсенгән,
юньсез саналган инсаннар
була Хак тынын иңдергән
иң лаеклы изге җаннар.
«Тимәгез Фәһимгә!»
[edit | edit source]Дөресен әйткәндә, мин бу бүлектә аталган яшьтәшләремнең берсе белән дә «физик яктан» тәгәрәшмәдем. Урамда мине бөтенләй башка малайлар аунатты. «Сине тормыш менә шулай изәчәк!» – дия-дия: әти-әниләре сүзләрен кабатлаптыр инде, үзләре уйлап чыгара алмаслар иде мондый «күрәзә»не. Бу тәгәрәшүләрдән соң мин гадәттә пычранып кына кайта идем. Яклаучысы юк икән, түзә инде бала. Ләкин шундый әвәләүләрнең берсендә... гомерем өзелеп китү ихтималы да булды. Инде кабыргаларым сынып җан тәслим кылам дип уйлаган вакытта, минем аркама аслы-өсле менеп утырган малайлар өерен кемдер төртеп аударды. «Тимәгез Фәһимгә!» – Фоат булган икән ул! Аның үзенә кем тисен соң: абыйсы – колхоз рәисе. Әтисе Гаязетдин абый да исән-сау – сугыш ветераны. Өйгә кайткач, әнкәемә сиздермичә генә, беренче тапкыр үземнең үксезлегемә гарьләнеп еладым. «Тәгәрәтүче» малайларның исемнәрен хәтерләмим инде. Былтыр авылга кайткач, миңа: «Алар барысы да гүр иясе», – дип нокта куйдылар. «Өч төрле сорт» иясе булган яшьтәшләр – Фоат, Равил һәм мин торып калганбыз.
Дөресен әйткәндә, мин моны бик тетрәндергеч вакыйга дип санамыйм да. Бер җирем дә имгәнмәде ич. Теге малайлар белән уйнамый башладым – шул гына. Авыл китапханәсеннән китаплар алып кайта, шуларны укып юана идем. Аннары, унбер яшем туларак, Равил белән икәү Буага, «Байрак» газетасындагы әдәби түгәрәккә йөри башладык. Равил ул вакытта зурлар кебек саллы-саллы шигырьләр яза иде инде. Хәтта бер шигырендә... киләчәктә туачак улы турында да «хәбәр биргән» иде. Минем язганнарым күбрәк гади рифмалаштыруга гына кайтып кала инде. Шулай да өйрәнергә тырышам, редакция кешеләренең сүзләрен «йотып барам». Бәлки кайчан да булса кирәге чыгар бу сабакның да дип. Газетага авыл хәлләре турында мәкаләләр яки үземнең рифмалаштырылган нәрсәләрне илтеп бирсәм, басылып чыккач, 60-70 тиен гонорар җибәрәләр. Анысы да өч кирпеч ипи инде безнең өчен. Татар, рус һәм чуаш телләрендә чыга торган «Байрак» редакциясенә барып керсәм, мине сәркатип туташ каршы ала иде. Чибәр һәм мөлаем бер чуаш кызы, татарчасы чамалы гына. Гадәттә сорый торган иде ул миннән: «Акься алдынмы?»
Хәтеремдә гомерлек тирән эз калдырган күренеш бер елны җәй буе дәвам итте. Берзаман, Хәнҗәр авылга кайткан, дигән хәбәр таралды. 1938 елда атып үтерелгән Гомәр Толымбайның ятим калган баласы икәнен без балалар да белә идек: авылда мондый исем йөртүче башка бер кеше дә юк. Хәнҗәр абыйны Зөя буендагы умарталыкка эшкә җибәрделәр. Ул бөтенләй йомылган, беркем белән дә аралашмый. Эчүгә сабышкан, без аны айнык килеш күрмәдек тә. Аның ата-анадан соң бушап калган йорты «чуаш башы»нда иде. Умарталыкка барып-кайтып йөрер өчен, ат-арба биргәннәр. Иртә таңнан ук Хәнҗәр абый сузылып яткан килеш бара һәм кояш баер алдыннан исереп ауган хәлдә кайта иде. Аты элек үк өйрәтелгән булган икән: барасы-кайтасы юлны белә, ләкин кыскарак юлдан, безнең күрше Мөнир абый Борһанов өе янындагы тыкрыктан түгел, ә авыл очына чыгып, әллә кайлардан әйләнеп бара Зөя буендагы урманга. Һәм кичен шул ук юлдан кире кайта. Икенче елны Хәнҗәр абый югалды, тагын каядыр китеп барды, ахры...
ФОТО:Безнең күршебез Мөнир абый Борһанов – университетлар тәмамлап түгел, үзлегеннән, үз иҗтиһады һәм тырышлыгы белән дәрәҗәле урыннарда эшләгән, күренекле язучы, дин әһеле һәм галиме, тарихчы булып киткән үрнәк шәхес. Мөнир абыйның пөхтәлеге һәм һәрнәрсәгә сакчыл карашы бар гамәлендә дә чагыла. Хәтта Буадан эштән кайтканда да ул, мотоциклы йөрткечен безнең өй каршында сүндерә дә, үз капка төбенә килеп җиткәнче, тормозга басмыйча, инерция буенча бара иде.
Стандартсыз калыплар «кыскычы»
[edit | edit source]Авыл мәктәбенә әнкәй мине 1956 елның 11 гыйнварында, кышкы каникул үткәч илтте. «Бар, нишләргә белмичә, зыян эшләп ятма!» – диде. Кружка белән тәрәзәнең аскы пыяласына суккалап, «ватылучанлык сынавы» үткәрә торган гадәтем бар иде. Инде җыеп-җыеп укырга һәм китаптагыча басма хәрефләр белән сүзләр язарга да өйрәнгән чагым. Каюм Насыйриның Әбүгалисина турындагы китабы һәм апамнан калган «Әлифба» беренче дәреслекләрем булган. Беренчесенең исемен төгәл белмим: мин аның тышлыгын, алдагы һәм соңгы битләрен аны-моны белештерми торган чакта ук ертып ташлаганмын. Биш яшьлек чакта, кайбер сүзләрне шуннан күчереп алып, карандаш белән кәгазьгә яза башладым. 1953 елның бер көне истә калган. Алтынчы март булгандыр ул, күрәсең. Радиодан Сталинның үлеме турында хәбәр ишеткәч, күрше хатыннар бергә җыелып, бездә елашып утырдылар. Мин дә нәрсә булганын бераз аңлаганмындыр. Әнкәем әйтүенчә, шул көнне кәгазьгә ЛИЛИН БАБАЙ һәм ЫСТАЛИН БАБАЙ дип язып куйганмын.
Мәктәпкә йөри башлаганчы ук булган бер мәзәкле вакыйга – авылга килгән халык җырчыбыз Рәшит абый Ваһапов концертына билетсыз килеш керүем. Нишлим соң инде, кесәмдә бер тиен акчам булмагач? Озын буйлы бер апаны ялвара-ялвара күндердем дә, аның озын күлмәге астына яшеренеп, бергә атладым. Билет тикшерүчеләр, әлбәттә, мине күреп алдылар, ләкин куып чыгармадылар, көлештеләр генә. Ул вакытта микрофон һәм тавыш колонкалары дигән нәрсәләр юк иде. Рәшит абыйның тавышы бик матур һәм көчле булуы, тамаша залының арткы рәтләрендә дә яхшы ишетелеп торуы һәм мәшһүр җырчының ике кулын күкрәгенә куеп җырлавы истә калган.
Авыл мәктәбендә укыганда, минем шактый сәер һәм «стандарт калыпларга сыешмаган» характерлы булып үсүем ачыкланды. Башлангыч сыйныфларда безне Оркыя апа укытты. Бик таләпчән, катгый, әмма һәр баланың тумыштан килгән үзенчәлеген һәм халәтен аңлап, аңа ныклы белем бирүче остаз иде ул. Өлкәнрәк сыйныфларда «утырып калып», безгә килеп кушылган балалар да (1946-1947 нче елгылар), Оркыя апа сабагын алганнан соң, һич югында «өчле»гә укый торган булып китә иде. Кайберәүләре хәтта, вакыты җитеп һәм «икенче сулышлары» ачылыптыр инде, соңрак укымышлы һәм дәрәҗәле кеше булдылар.
ФОТО: 1959 ел язы. Дүртенчене тәмамлыйбыз. Уртада башлангыч сыйныфлар укытучысы Оркыя апа.
Оркыя апа мине, балаларны укуда куып җитәргә тырыш дип, үз өстәле каршындагы партага, уң якка утыртты. Соңрак бу «позиция» минем өчен гадәти булып китте. Кайда гына укысам да, укытучы каршындагы партаны сорап ала идем. Сигезенче сыйныфта гына мине кырыйдагы рәтнең алгы партасына, ике яшькә олырак һәм ике ел беррәттән «утырып калган» малай янына күчерделәр. Аны ничек булса да «тартып чыгарырга» кирәк булгангадыр инде. Хәлдән килгәнчә булыштым. Ләкин рус теленнән чыгарылыш имтиханын тотканда, үземнән күчереп язарга мөмкинлек бирмәдем: «Ничек булса да үзең ерып чык!» – дидем. Сыпырып утырмасын өчен, иншаның (изложениенең) караламасын... латин хәрефләре белән яздым. Һәм латин язуын танымаган Фәрит иншаны үзлегеннән язып, имтиханны «өчле»гә тапшырды бит! Сигезьеллык мәктәпне дә тәмамлады.
Әлбәттә, Антонина Георгиевна барысын да күреп торган һәм имтихан тәмамланыр алдыннан минем караламаны сиздермичә генә «хосусыйлаштырган». Соңрак, авылга кайткан саен, шул кәгазьне күрсәтеп көлдерәләр иде укытучылар. Антонина апага Толымбай мәктәбендә белем алганнар гомер буе рәхмәтле булганнардыр: аның хәзерге заманда да алдынгы дип саналырлык методикасы буенча урыс телен өйрәнгән укучылар Казан-Мәскәү институтларына имтиханны тоткарлыксыз биреп керә иде.
ФОТО: Адав-Толымбай сигезьеллык мәктәбендә чыгарылыш имтиханы. Сул яктагы беренче партада – Фәрит һәм Фәһим. Арткы планда укытучыбыз Антонина Георгиевна басып тора. Минем «гадәти урын»да, уртадагы рәтнең беренче партасында – төпле «хорошистлар» Мәүлет Сафиуллин белән Эльбрус Камәретдинев. Икенче партада – Рәшит Камалов белән Назыйм Әхмәтҗанов. Аннары булачак отличниклар – Роза Гайнанова һәм Җәвидә Әхмәтҗанова. Урта рәтнең иң арткы партасында Ленза Габделхәев һәм безнең белән бергә сигезьелык татар мәктәбен тәмамлаган... украин малае Лёня Добрыдень!
Латин әлифбасын үзләштерүем үзе бер мавыктыргыч «сәерлек» булды. Ул заманда чит телләрне бишенче сыйныфта гына укыта башлыйлар иде. Ләкин, без бишенчегә күчкәч, алман теле укытучыбыз (әсирлектән кайткан сугыш ветераны) пенсиягә чыкты. Шулай итеп, без һәм бездән соңгы сыйныфлар чит тел дәресләреннән... күбесе «азат», берничәсе генә мәхрүм булды. Соңгыларына, институтларга укырга кергәч, чит телне «нульдән башлап» өйрәнергә туры килгәндер инде. «Азатлыкка ирешкәннәр»нең кайсыберсе алдан сатып алынган дәреслекләрен куана-куана мәктәп ишегалдына чыгарып ташлады. Мин дә бик шат булдым, чөнки... чүплектән тышлыгына DEUTSCH дип язылган дүрт китап күтәреп кайттым өйгә: «Үзем өйрәнәм!» Латин хәрефләрен таныган әнкәй дә хуплады моны: «И улым, «дәү тешле» булгансың ич!»
Бер елдан соң ук, алман телен үзлегемнән кимерүемнең «кирәге чыкты». Авыл сәхнәсендә мәктәп балалары куйган спектакльдә миңа кыска гына роль уйнарга насыйп булды. Ярослав Һашекның җитез солдат Швейк турындагы әсәренә ияреп һәм бик көлкеле итеп эшләнгән инсценировка иде ул. Алман офицеры булып чыктым да сәхнәгә... алман генералы пәйда булгач, үз йомышын үтәп утырган чех солдатларына (аларны, әлбәттә, урындыклар артына яшереп һәм томалап куйганнар, башлары гына күренеп тора иде) команда бирдем: «Auf! Stillgestanden! Links schaut!» (Торып басыгыз! Үрә катып! Сулга карагыз!) Солдатлар тиз генә ыштаннарын күтәрәләр дә сафка басалар. Залдагы тамашачылар шаркылдап көлеп җибәрәләр.
Ун яшьлек чактагы бер «язмышлы вакыйга» истә калган. Кышкы каникул вакытында Буага балалар сәнгате бәйгесенә алып бардылар безне. Мин анда шигырь сөйләргә тиеш идем. Миннән алдарак бер мишәр кызы «Өч кыз бала» исемле шигырь укыды. Яңгыравыклы һәм бик матур тавыш белән, ләкин... «А», «Ө», «Җ», «Ч», «Къ» һәм «Гъ» авазларын мишәрчәләтеп һәм өч бармагын баш өстенә күтәреп сөйләде ул: «Эц кыз бала, эц кыз бала – әллә шатлык, әллә артык бер анага?..» Сәхнә артында күзәтеп торган килеш тыңлап, мин бу тамашадан соң идәндә тәгәри-тәгәри көлдем һәм «Казан телле» иптәшләремә үзем шунда ук чыгарган шигырьне дә сөйләп бирдем: «...СуыкЬсудан ТинЦәлегә кАдәр бЕтен-бЕтен дЕнья минеке!»
...Минем өченче кызым шул көннән соң егерме тугыз елга якын вакыт үткәч туды...
Шуннан соң һәм авылдан киткәч тә озак вакыт алман теленең хаҗәте бөтенләй булмады. Ләкин мин барыбер шул «файдасыз эш» белән мавыктым: дәреслекләрне башыннан ахырына кадәр укып чыктым, тел грамматикасы нигезләрен үзләштердем, берничә йөз алман сүзен отып калдым. Гарәп имласы һәм Яңалиф турында әнкәйдән ишетеп кенә белгән хәлдә, татарча «шәхси рун язуын» да булдырган идем. Хәзер ул онытылган инде. Zamanälif-2012 гамәлдә, Мәскәү тарафыннан «тыелган» булса да. Апама ияреп шәһәргә күчеп киткәч, совет алманнары өчен нәшер ителә торган Neues Leben (Яңа тормыш) атналык газетасын укып бардым. Якшәмбе көннәрне балалар өчен Берлиннан алына торган тапшыру карый идем – Mach mit! Bleib fit! (Бергә эшлә! Уң бул!) Кайвакыт Eulenspiegel (Ябалак көзгесе) журналын да ала идем – алман юмор-сатира һәм идиоматикасын үзләштерү өчен.
Бишенче сыйныфта Гарифҗан абый Хәйруллин йогынтысында тагын география белән дә мавыгып киттем. Гарифҗан абый бик яхшы психолог булгандыр дип уйлыйм: ярым ятим бала боегып китмәсен һәм үзен яшьтәшләре арасында тигез күрсен өчендер инде, ул миңа даими йомыш тапшырды. Атна буе һава торышын күзәтеп барырга һәм атна азагында классташлар алдында хисап тотарга тиеш булдым: һава температурасының көн саен төнлә-көндез билгеле бер сәгатьтә ничек үзгәргәне, күкнең кайчан аяз яки болытлы булганы, «җилләр гөлчәчәге» турында.
Алтынчы сыйныфта тагын Җәүдәт абый Рәхмәтуллин укыткан математикага «гашыйк булдым». Җәүдәт абый һәр дәресне... биш минутлык мәзәк сөйләүдән башлый иде. Шуңа да карамастан, укучыларны сораштырып, тиешле билгеләрен куеп өлгерә, яңа дәресне дә аңлатып бирә. Алгебрасы миңа ничектер ялыктыргычрак тоелды, шуңа кайбер чирекләрдә «дүртле» дә эләктерә идем. Ә менә геометриядән һәр чиректә, дәрестә һәм контроль эшләрдә гел «бишле» чыгып барды.
Сигезенчене безнең сыйныфтан дүрт бала «отличник» дигән таныклык алып тәмамлады: Җәвидә, Роза, Мәдинә һәм мин. Дөресен әйткәндә, алдынгылар өчәү генә булырга тиеш иде. Физкультура һәм хезмәт дәресләрендә мин беркайчан да стандарт таләпләр»не үти алмадым: хәлсез-көчсез баланы ни йөгертеп, ни сикертеп, ни такта-агач ышкып эшкәртүгә тиешенчә җигеп булмый. Рәсем ясау үзе минем өчен бер бәла булды: «өчле» чыгарга тиеш иде бу нәрсәдән. Сызымнан – киресенчә, гел «бишле» генә. Чөнки сызым ясауның серләре – минем яраткан һәм төгәллек сөюче фәнем булган геометриядә. Ләкин Гарифҗан абый бу предметлардан да «бишле» куйдыртты таныклыкка: «Фәһимгә үз тормышына үзе юл ярасы, аз булса да ярдәмебез тисен». Шулай булып чыкты да: «алтын таныклыклы» малайны Саров (Сарыкылыч) шәһәренең һөнәри-техник көллиятендә дә, кичке укулы техникумында да, кичке урта мәктәбендә дә колач җәеп каршыладылар. Хушлашулары гына төрлечә булды аның...
ТАТЫП БАКСАҢ, МӨМКИНДЕР АҢЛАРГА...
[edit | edit source]Атом шәһәренә!
[edit | edit source]Саров (Сарыкылыч) – Мордовия урманнары эчендә урнашкан, административ яктан Горький (Түбән Новгород) өлкәсенә беркетелгән, ләкин тулысынча Мәскәү тарафыннан тәэмин һәм идарә ителә торган шәһәр. Рәсми чыганакларда ул ЗАТО – «автономияле ябык территориаль оешма» дип атала.
ФОТО: Саров шәһәренең символы – «Очламлы йорт»ның фасады, ул безнең заманда гашыйк парларның гадәти очрашу урыны иде. Моңа охшаш торак йортлар башка «ябык шәһәрләр»дә дә бар.
Алтын Урда заманында биредә ханның ясак җыючылары яшәгән. Борынгы исеме Сарыкылыч XV гасырга кадәр сакланып калган. Урда таркалгач, Мәскәү явы килеп җиткән. XIX гасыр башында биредә Серафим Саровский – православларның изгесе яшәгән. Саров тирәсендәге урман эчендә аның «Ближняя пустынь» һәм «Дальняя пустынь» дип атала торган ике гыйбадәтханәсе булган.
1903 елда патша Николай II җәмәгате белән бергә биредәге «изге чишмәләр» суын эчеп дәваланырга килгән. Шуннан соң 1904 елда аның бердәнбер ир баласы Алексей туган. Элек аның дүрт кызы гына булган икән. Утызынчы елларда Саровта ятим балалар (беспризорниклар) колониясе оештырганнар. Үсмер балалар тар колеялы тимер юл төзегәннәр. Соңрак биредә шул турыда «Путёвка в жизнь» исемле кинофильм да төшергәннәр. 1945 елдан башлап, анда Советлар Берлегенең атом һәм сукуар (водород) бомбалары эшләнгән.
Апам мине анда, әнкәем 1963 елның 12 июлендә вафат булгач, алып китте. Ул үзе, Югары Лашчы авылында фельдшер булып эшләгәндә, армия хезмәтеннән соң Саровта төпләнеп калган бер кешегә тормышка чыгып, ягага киткән иде. Җитмеш биш чакрымлык тимер чыбык белән әйләндереп алынган «зона» чигенә 31 июль көнне иртә белән килеп җиттек. Документларны тикшерүче хәрбиләр мине, аңлашыла ки, поезддан төшереп калдырдылар. Апа мине шул КП янында урнашкан алачыкка илтеп, тимер юл хезмәткәре карамагына тапшырды: «Борчылма, мин бүген үк сине шәһәргә кертергә сорап гариза язам. Эшләр тиз генә барып чыкмаса, янәшәдәге авылга фатирга урнаштырырмын, кертергә рөхсәт алганчы шунда яшәрсең».
Гаризалар язып, документларны тапшыргач, дүрт ай көтәргә кирәк иде гадәттә. Бу хакта бик яхшы белсә дә, апам мине Толымбайда калдырырга теләмәде. Саровка китәргә әзерләнгән ике атна эчендә... Казанда мине уллыкка алырга теләүчеләр барлыкка килде. Каян белеп алганнар диң. Апам исә мине, ике дә уйлап тормыйча, ихтимал булган «тукайча ятимлек»тән азат итте: «Бирмим Фәһимне!» Бәлки шул сәбәпле шагыйрь дә, язучы да, фәлсәфәче дә була алмаганмындыр, гади графоман булып яшим хәзер дә...
ФОТО: Минем Гөлфия апам
Ә апам, «советкүләм рекорд» куеп, ябык шәһәргә кертү рөхсәтен өч көннән соң ук алды! Шәһәр башлыгы Музруковка язылып кергән, хәлне аңлатып биргән. Генерал каршы килмәгән! Өченче август кичен мин инде Саровта үткәрдем. Урамда мине аунатучы-тәгәрәтүче булмады. «Лыс башка, дай пирожка!» – дип кенә үртәде малайлар.
Көндәшләрем! дип «чирли»
[edit | edit source]Тагын берничә көннән соң, пропискасын да ясаткач, җизнәм мине әле яңа гына ачыла торган һөнәри-техник көллияткә укырга кертте. Беренче сентябрьдә, көллият биргән ак майка, зәңгәр күлмәк, кара кәчтүм-чалбар киеп, слесарь-җыючылар әзерләүче төркем классына барып кердем. Укытучы өстәле каршындагы парта буш иде, анда соңрак та беркем утырмады, ике ел буе берүзем рәхәтләнеп сабак алдым.
Төркемебезнең һөнәри остазы һәм теория буенча да мөгаллиме – Владимир Краснов. Теорияне яхшы үзләштерүемне, ләкин һөнәри осталыкта аксавымны күреп, ул миңа беренче курстан соң ук, көллияттә уку белән беррәттән, шул ук бинада урнашкан кичке техникумда да белем ала башларга тәкъдим итте. Иртән – көллияттә, кич техникумда укый башладым 1964 елның сентябрендә.
Ул вакытта миңа уналты яшь тә тулмаган әле. Техникумдагы укучыларның күбесе инде өлгергән егетләр, хәтта гомер уртасына җиткәннәр да бар иде. Маңка малайның яхшы укуы бер пеләш башлы абзыйны аеруча борчыды: «Да чтоб этот молокос стал моим начальником! Не бывать этому!» Кеше үзе нинди булса, башкаларны да шундый итеп күрә инде. Ә мин кемнең дә булса башлыгы һәм залиме булырга җыена идемме соң? Һәм минем андый «сәләтләрем» бар идеме? Һич югында, конструктор булып китәр идем, техникум тәмамласам. Башка укучыларны, мөгаллимнәрне миңа каршы котырта башлады ул. Тора-бара абзыйның тарафдарлары да барлыкка килде.
Урыс теле дәресендә тактага чыккач, Пушкинның «Анчар» шигырендәге ике юлны, мәгънәсен дөрес аңламыйча, «И умер бедный раб Унок (Пушкинда – «у ног») непобедимого владыки» дип язган идем. Шуннан соң... «чурка» булып киттем. Укытучы марҗа дәрес саен искә төшереп торды минем... «өченче сортлы» һәм «чүчмәк» булуымны. Заводтан килеп сызым дәресләрен бирүче бер мөһәндиснең кыланмышлары минем техникумда укуыма чик куйды. Ул дөрес, тел-теш тидергесез итеп эшләнгән сызымнарыма билге куймый («өчле» булса да), кат-кат ясарга мәҗбүр итә башлады. Ә мин инде өлгерә алмыйм, заводка практикага йөрим, көллияттә чыгарылыш эшен язасым бар. «Бәхетле булыгыз!» дидем дә ташладым мине сөймәгән һәм, дөресе, үзем дә яратып бетермәгән техникумны.
Һөнәр көллиятен 1965 елның июнендә тәмамлагач, мине «Авангард» заводының инструментлар цехына эшкә җибәрделәр. Слесарь-җыючылар кирәк түгел иде анда, шуңа күрә мине, инструментчы квалификациясенә күчү өчен, беренче һөнәри остазым Владимир Афонинга беркеттеләр. Владимир абый өч ай дәвамында унбишәр сум өстәмә хак алып торды сабак өчен. Остазлык вакыты үткәч тә ул мине ташламады, гел киңәш-табыш бирер иде. Ул вакытта бит завод остазлары яшьләрне һөнәргә генә түгел, гомумән, үзләренчә тормышка да әзерлиләр иде. Хәтта кайвакыт түләүсез дә! Бу очракта нәкъ шулай булды да. Владимир абый үзе эштән соң шашка уены, футбол һәм авыр атлетика белән дә шөгыльләнде. Мине, чыбыксыман ябык бер малайны, штанга күтәртеп интектермәде ул, шашкачы һәм футбол уенында капкачы итеп кенә күнектерде. Һәм ахыр чиктә ул миңа менә шундый төгәл «диагноз» куйды: «Син, Фәһим, көчле шашкачы да, уңышлы капкачы да була алмыйсың, чөнки уен барышында... үзеңнең көндәшләрең өчен «чирли» башлыйсың. Ләкин борчылма: тырышлыгың бар, акыллы да булсаң, югалып калмассың».
Олы тормышка – тырай тибеп!
[edit | edit source]Техникумны ташлаганнан соң... белем алуга гайрәтем чикте. Вакытлыча. Башка, шәһәргә якынрак урнашкан заводка күчтем. 1968 елга кадәр, урта белем алырга дип, кичке мәктәпкә кермәдем. Эшкә генә йөрдем, кичләрен шәһәрдә үткәрелә торган бөтен спорт ярышларын карап бардым. Футбол, һоккей, волейбол, баскетбол, авыр һәм җиңел атлетика, көрәш төрләре, бокс, бура уены – берсен дә калдырмадым. Утыз елга якын вакыт үтеп, «КАМАЗ»да чыгарыла торган «Нур» һәм «Вести КАМАЗа» газеталарында хәбәрче булып эшли башлагач кына, әлеге «урам университеты»нда тырай тибеп алган «файдасыз тәҗрибә-белем-мәгълүмат»ның кирәге чыкты.
Җәй көннәрендә «зона»дан читтәрәк булган Линейка белән Митрәле авылларына барып йөрдем. Ул заманда «ябык шәһәр» яшьләрен армиягә алмыйлар иде, шуңа безнең өчен буш вакыттагы тормыш бик иркен, «гуляй-поле» сыман булды. Тәртипсезләрне һәм җинаятьчеләрне генә шәһәрдән сөрәләр иде.
Линейка – Түбән Новгород өлкәсенең Вознесенск районындагы авыл. Безне анда җирле малайлар белән футбол уйнарга дип алып барганнар иде. Чынбарлыкта – җирле кызлар белән таныштырыр өчен. Шәһәргә яңа эшче хатын-кыз куллары кирәк – талымсызлары һәм азып-тузып өлгермәгәннәре. Җитәкчелек кушканны үтәмичә булмый: шуннан соң мин анда бер кыз янына ял көннәрендә барып йөри башладым. Велосипедка утырам да шимбә көнне иртүк, юл буйлап кырык чакрым элдертәм генә. «Гыйшык»ны сылтау итеп кенә тотам: мине урыслашып киткән мокша авылы кешеләренең теле, табигате, тормышы, йолалары күбрәк кызыксындыра. Аннары, мин бит иртәме-соңмы Татарстанга әйләнеп кайтасы кеше. Ләкин... марҗа ияртеп түгел бит инде.
Ә Мордовиянең Темников районындагы Митрәле авылына мине заводтагы башка хезмәттәшем – мокша кешесе Пётр Яков улы Бисяев юнәлтте. Кичке мәктәпкә тугызынчы сыйныфка укырга керер алдыннан, мин цех җитәкчелегеннән бер сменалы эшкә күчерүне үтендем. Каршы килмәделәр. Пётр абый белән шунда таныштым. 1923 елда туган, сугыш ветераны, кешелеклелеге, ярдәмчеллеге һәм юмор хисе ташып тора торган, кояштай көләч йөзле бер абзый. Ул миңа икенче – тудыручы түгел, тормышка якыннан торып өйрәтүче! – әтием кебек булып китте. Мин аны еллар буе сагынып, күрәсем килеп яшәдем. Озын гомерле булган: 2016 елга кадәр куандырган аны язмыш. Саров сайтларында аның турында мәгълүмат бар.
Митрәле – бик үзенчәлекле авыл, анда асыл затлы мишәрләр һәм ихласлы мөселманнар яши иде 1960 нчы елларда. Совет дәһриләре заманында да мәчетләрен җимерттермәгәннәр, карты-яше, атна саен җыелышып, җомга намазын укый. Мин беренче тапкыр авыл кырыена килеп җиткәндә, балалар туп тибеп уйный иде. Алим исемле бер бала белән сөйләшеп киттем. Ул миңа: «Әдә, абый, мин сине үгә апкатям, әтием-әнием янына!» – ди. Ә миңа шул гына кирәк тә! «Бу абый казанца сүләшә, Саровтан килгән!» – дип таныштырды ул мине гаиләсе белән. Иркенләп гәпләштек, авыл турында сораштырып белештем, үз хәлләремне дә сөйләп бирдем. Аннары Алим белән бергә бормаланып-сырмаланып агучы Мокша елгасы буена киттек. Тугайлары – нәкъ безнең Ык елгасыныкы кебек! Берсендә – сарык көтүе, икенчесендә – сыерлар. Түмгәк өстендә көтүчесе... үзе ясаган курайда уйнап утыра! Әкияти бер күренеш инде хәзерге заман өчен...
Шулай бер елда Линейкага, икенчесендә Митрәлегә барып йөрдем ике җәй буе. Аннары... тормышта яңа үрләр яулар вакыт җитте. Кичке мәктәпнең тугызынчы сыйныфына йөри башладым. Июнь аенда классташым Гөлҗиһан белән бергә әтием Мөхәммәтһадины Түбән Камада эзләп табуымнан соң, белем алуны яңарту минем өчен котылгысыз булып китте.
Гаҗәеп хәл: өч еллык ялдан соң уку бик җиңел булып күренде миңа. Урыс телен инде үзләштердем шикелле, техникумдагы кебек «чурка» түгелмен. Унынчы-унберенче сыйныфларда хәтта, математика һәм урыс теле укытучылары чирләп китсә, миңа класста алар урынына дәрес үткәрергә дә рөхсәт иттеләр. Башкаларны өйрәтү – үз белемеңне ныгыту да бит ул, аңардан баш тартырга ярамый. Биргәнең үзеңдә кала, яшергәнең югала – җан һәм рух хаким булган дөньяда.
Саровский дневник
[edit | edit source](29 октября, 2012 г.)
Отгремело с той поры полвека…
Но покуда жив я и здоров,
Возвращает память в тот далёкий
Город юности моей – Саров.
* * *
С поезда у самой «зоны» сброшен,
Без бумаги я не человек.
На КП смотритель ошарашен:
«Здесь таких я не видал вовек…»
И смотритель в хате деревянной
Поневоле мне кормильцем стал:
Супом потчевал и кашей манной
И, как мог, мальчишку утешал.
Да, какой бы ни было напасти,
Не без добрых божий свет людей:
И сестра пробивчива у власти,
И начальник вовсе не злодей.
Стал судьбой своей не опечален,
Хоть в свои пятнадцать сирота:
Уж на третий день я – саровчанин.
Что за град, однако?! – Лепота!
Серафим тут в пустыни укромной
К благочестью призывал весь мир.
Телебашня звонницы церковной,
Дом со шпилем – нынче ориентир.
Мастера сноровкою природной
И науки всей советской знать,
Чтоб тушить пожар войны холодной,
Породили Кузькину ту мать.
Нестыковки в паспорте хоть броски,
Их я без нытья перенесу:
На лугах прописан нижгородских,
Обитал я у мордвы в лесу.
Юным светлым думам, может статься,
Даст Саров и нынче свой приют.
Профтехшкола с номером семнадцать
Мне открыла двери жизни тут.
- * *
Потянулись дни мои, как лента,
День-деньской трудился я, как вол:
На заводе – чинка инструмента,
На досуге – шашки и футбол.
И Владимир сын Петра Афонин
Жить учил меня, не забавлял,
Мастер был мужик в слесарной доле
И любитель в шашках. Наставлял:
«В уголки, как трус, не забивайся,
Середину верно занимай,
Но и там не сильно зарывайся,
И во всяком деле меру знай!
Всё старайся делать ты исправно.
Верь: всему приходит в жизни срок». –
Вынес свой вердикт тогда наставник,
В годы заглянувший, как пророк:
«Прилежаньем на ноги ты встанешь
И добьёшься нужных в жизни благ.
Вратарём, Фагим, увы, не станешь,
Да и в шашках вряд ли будешь маг».
- * *
…Вьётся пыльная «узкоколейка»,
Велик оседлав, я мчусь опять:
Сорок вёрст всего-то до Линейки,
До Митрял – и вовсе тридцать пять!
Бодро я несусь по жизни юной,
Отмеряя всё, отсель досель:
Там, в Линейке, ждёт красотка Дуня,
Здесь, в Митрялах, – милая Гузель!
Не всерьёз те юности забавы,
В мыслях я витал в стезе иной,
И в Сарове прелести Любавы
Мне не заслонили путь домой.
Я связал свой узел в Автограде
До загробной вековой тиши,
Но в далёком том Наукограде
Всё ж осталась часть моей души.
«Алманлык чире» һәм Бүре билеты
[edit | edit source]Һәм мин әле балачакта, Толымбайда укыганда, үземнең «алман булырга тырышулар»ымны да искә төшердем. Кичке мәктәптә чит телне өйрәнү мәҗбүри түгел иде. Уку елы башлангач төзелгән инглиз һәм алман төркемнәре ике ай эчендә таралып бетте. Ташладылар, факультатив булгач, кирәге дә юк, дип. Берүзем утырып калдым башка фәннәрдән азат булган көннәрдәге өстәмә дәресләрдә! Бу хакта мәктәп директоры белән сөйләшкәндә, ачыктан-ачык әйттем: «Мин ни өчен чит телне өйрәнүдән баш тартырга тиешмен?!» Шуннан соң булган хәлләр мине әле бүген дә һәм торган саен ныграк гаҗәпләндерә. Өч ел дәвамында Галина Иван кызы Мхитарьян миңа – берьялгызыма! – алман теленнән сабак бирде. Гадәти балалар урта мәктәбендәге эштән азат вакытта килеп йөри иде ул безнең кичке мәктәпкә. Һәм аңа моның өчен ярты ставкалык хезмәт хакы түләп тордылар! Чәршәмбе һәм шимбә көннәрне үткәргән икешәр дәрес өчен. Хәзерге заманда моны күз алдына да китереп булмый: әйтик, һәр сыйныфта җидешәр балаң булмаса, авыл мәктәбен шапылдатып ябып куярга да мөмкиннәр! Йөрт әнә сабыеңны җиде чакрым ераклыктагы башка авылга зәмһәрир суыкларда да...
Нәтиҗәдә мин, кичке мәктәпне тәмамлаганда, көмеш медаль алырга тиеш идем. Физика белән химияне, укытучыларга аңлатып һәм гафу үтенеп, «дүртле»гә төшерергә туры килде: «Вакытым җитми, һәм мин барыбер һуманитар белгечлек алачакмын!» – дип. Ләкин... җәмгыять белеме буенча май ае уртасында үткән соңгы дәресләрнең берсе минем планнарымны чәлпәрәмә китерде. Аңсызлыгым сәбәпле, органнар күзәтчесе дип саналган укытучы Александр Амосовка үзем шаяртулы дип уйлаган, ләкин чынбарлыкта «сәяси яктан дөрес булмаган» сораулар биргәнмен: «Ни өчен хәзерге эра «безнең» дигән сүз белән тамгалана? Христос туганчы вакыт безнеке булмаганмыни?» Мөгаллим Амосовның йөзе үтә җитди булып китте. Яшь комсомол булган килеш, кем соң белсен тарихның җитди көрәш мәйданы икәнлеген, бу көрәшнең һич кенә дә дөреслек-гаделлек өчен булмавын һәм, боларны исәпкә алганда, минем беркатлы соравымның «сәяси провокация» дип аңлатылу ихтималын? Вакыт беркемнеке дә түгел, ул бер Алладан иңдерелә, ләкин аны хосусыйлаштырырга теләүче бәндәләр беркайчан да бетеп тормый...
ФОТО: Галина Иван кызы Мхитарьян
Шулай итеп, җәмгыять белеменнән дә «бишле» урынына «дүртле» чыкты. Өченче «дүртлесе» булган аттестат – совет чынбарлыгында өлгергәнлекне белгертүче документ түгел, ә тормышка бүре билеты, кешегә шиклелек тамгасы инде ул. Озакламый, дөньямның асты өскә килә башлагач, моны үзем дә аңладым...
Саров турында истәлекләрне мин 2012 елда әлеге шәһәрнең шашка уены буенча җыелма такымы Чаллыга килер алдыннан рифмалаштырып та куйган идем. Бер ел элек без үзебез дә Саровка барып, иптәшләрчә матч уйнап кайттык. Югарыда урнаштырылган «шигырьсыман хатирәләр»емне ерактагы дусларыбызга тапшырдык. Эш шунда ки, безнең Чаллыдагы рәсми булмаган «шашка юлбашчыбыз», спорт остасы Язкәр абый Ганиев армия хезмәтен Саровта уздырган һәм, шәһәрдә төпләнеп калгач, саровлыларга шашка түгәрәге оештырып биргән. Бу секция бүген дә гөрләтеп эшләп килә. Апам һәм җизнәм яшәгән урамдагы «Яшьләр үзәге»нең зур өлеше чынбарлыкта шахмат-шашка клубына карый. Шашка уены дәресләре күп кенә мәктәпләрдә укыту программасына кертелгән. Шахмат дәресләре – юк!
ФОТО: Газдал улы Язкәр абый
Язкәр абыйны шәһәр шашкачылары ел саен үзләре үткәргән турнирларга чакыралар иде. Ниһаять, 2011 елда Чаллы җыелма такымына да, Язкәр абыйга ияреп, Саровка барырга чират җитте. Безгә, әлбәттә, бу шәһәр турында ишетеп кенә белгән өч иптәшебезне (берсе яһүди, икесе православ) андагы истәлекле урыннар белән таныштыручы ролен дә үтәргә туры килде. Серафим атакай зур бер таш өстенә менеп гыйбадәт кыла торган булган, ул ташны зиярәт кылучылар, XX гасыр башында ватып, сувенир итеп алып бетергәннәр. Совет дәһрилеге беткәч, 1990 нчы елларда яңасын куйганнар. Шунда алып бардык иптәшләребезне, шул ташны һәм Серафим атакайның «якындагы» дип аталган шәхси гыйбадәтханәсен күрсәттек. «Ерактагысы» урман эчендә һәм «зона» чиге янында. Атом бомбасы музеена бармадык, ул төзекләндерүгә ябылган иде. Миңа төпле белем белән бергә тормышка «бүре билеты» да биргән мәктәпне «Укытучылар йорты» итеп үзгәрткәннәр, ә кичке мәктәпне башка районга, стадион янына күчергәннәр иде. «Сәлам бирү өчен» анда хәтле барып йөрергә вакыт булмады.
Тормыш остазым Пётр абый Бисяевны бик күреп сөйләшәсем килгән иде, әлбәттә. Җирле шашкачыларга әйтеп караган идем дә бу хакта, алар арасында аның кайсы урамда һәм йортта яшәгәнен беркем дә белми иде. Яшьтәшем һәм яшьлек дустым Николай Майоров исән булса, бәлки, эзләп тә тапкан булыр иде ул Пётр абыйны. Чөнки ул, «Авангард» заводы такымының элеккеге хоккейчысы, футболчысы һәм баскетболчысы да, остазымның үзе белән бергә уйнаган энесен белә иде. Ләкин 61 яшьлек Николай 2010 елдагы җәйге корылыкта, Мордовия урманнары янган көннәрдә якты дөнья белән хушлашкан...
* * *
Күрәчәгең тәкъдир тактасына язылган, диләр. Хак сүзләр. Кайчак язмышның бәндәләр тормышын никадәр аңлы рәвештә, ләкин үзенчә кырыс ярату аша, зирәк һәм төгәл уйнатуына шаккатасың.
Язкәр Газдал улы Ганиев 2016 елда Чаллыда 81 яшенә җитеп мәңгелек хозурга ия булды. Ә бит без 1967 елның җәеннән үк таныш идек! Җәйге спорт сезоны ачылган көнне ул Саров шәһәре стадионында үз тиңдәше белән бергә шашка буенча күмәкләп уйнау сеансы үткәрде. Без уйнаган партия аеруча мавыктыргыч булды, осталык дәрәҗәләребез тиңләштерерлек булмаса да. Мин, заводтагы остазым Владимир абый Афонин өйрәткәнчә, уен тактасының үзәген басып алдым. Ә Язкәр абый мине, үзе яраткан «чолгап алу» ысулын кулланып һәм беррәттән берничә төгәл йөреш ясап, җиңде. Шуннан соң без икәү янәшәдәге шәһәр паркында да уйнадык, икебезгә дә тансык булып киткән татар телендә сөйләшеп утырдык. Кем уйлаган ул вакытта, тугыз елдан соң Чаллыда кабат очрашырбыз һәм тагын кырык ел бергә туганнардай яшәрбез дип!..
Корсакмы, йөрәкме?..
[edit | edit source]Ә мин инде 1970 ел азагында ук, кичке мәктәпне тәмамлаганнан соң Мәскәү университеты карамагындагы Көнчыгыш телләр институтына (рәсемдә аның Моховая урамындагы төп бинасы) укырга керәм, дип шарт куйган идем үземә үзем. Әллә мин юкка гына еллар буе башта үзлегемнән, соңрак Галина апа белән бергә алман телен өйрәндемме? Мин бит туган илемә һәм газиз халкыма хезмәт итәргә телим. Һәм слесарь яки мөһәндис булып кына түгел, әзерлекле зур белгеч рәвешендә.
Ул заманда Мәскәүнең Карл Маркс проспектында (аның бер өлеше булган бүгенге Моховая урамында) урнашкан институт турында мин 1968 елның июнь аеннан бирле ишетеп һәм күреп беләм. Авылга һәм Түбән Камага әтием янына кайтып килер алдыннан, мин җәйге ялымны совет башкаласына биш көнлек сәяхәттән башлап җибәргән идем. Мәскәү кешеләрен сораштырганда билгеле булды: элек, Ломоносов заманында, биредә һәм янәшәдә урнашкан журналистлар факультетында Мәскәү университетының төп бинасы булган икән. Бүген МДУ үзәге Чыпчык (Ленин) тауларында.
Ә менә Сокольники паркында мин элек ишетеп тә белмәгән бер шагыйрь турында беренче мәгълүмат алдым. Бер төркем кеше паркта эскәмиядә ниндидер язманы көлешә-көлешә укып утыра. Шыпырт кына арттан килеп басып, мин дә укый башладым. Куып җибәрмәделәр һәм хәтта биргән сорауларыма да җавап кайтардылар. Әлеге язма... Игорь Губерман иҗатының «самиздаты» икән. Шуннан бер дүртьюллыкны («гарик»ны) отып калдым һәм өйгә кайткач тәрҗемә итеп тә куйдым:
«Изнасилована временем
и помята как перина, –
власть немножечко беременна,
но по-прежнему невинна».
Тарих тарафыннан көчләнде,
хәтерләтә талкыш түшәкне, –
хакимият азрак көмәнле,
әмма элеккечә гыйффәтле.
Бүген татар теленә тәрҗемә ителгән «гариклар»ның саны күптән максат итеп куелган 1001гә җитеп килә инде. Аларны Викимедиянең «инкубаторы»на урнаштырып, яңа тәрҗемәләрне гел өстәп торам. Бу хәлне мин очраклы күренеш кенә булгандыр дип уйлыйм ул вакытта. Бу һәм аннан соң да еш булып торган «очраклы вакыйгалар»ны кемнең алдан ук әзерләгәнен, бәлки, теге дөньяда белә алырмын. Гомер буе миңа ярдәм кулы сузып, хәтта үзем кереп баткан сазлыклардан да тартып чыгарып торган бер дистә кешене дә кабат очратырга теләр идем, гүр иясе булгач.
Ул вакытта чын совет патриоты идем мин. Мине әнкәем шулай тәрбияләде. Ә инде бу дәүләткә саф йөрәкле ватанпәрвәрләр түгел, корсак кыйммәтле җан-тән сәүдәгәрләре генә кирәклеген мин өч елдан соң Мәскәүгә укырга киткәч аңлый башладым. Миндә моның өчен тиешле «сәләтләр», «кыйммәтләр» һәм хәтта теләк тә юк иде. Шуңа беркем дә булып китмәдем, «булдыручылар» уйлаганча, «өченче сорт»та калдым.
ФОТО: Азия-Африка институты бинасы.
Ярый, хуш, муеныннан ук тотып чәйник әле без ул елларның башын. Институтка укырга керәм дигәч, Саров (ул вакытта әле Арзамас-16 дип аталган шәһәр) комсомолы миңа яхшы характеристика язып бирде. «Коммунист» заводының инструментлар цехы турында сүз дә юк: кичке мәктәптән ярты елга бер тапкыр рәхмәт хаты җибәреп торалар иде җитәкчелеккә, яхшы укучы тәрбияләгән өчен. Мин инде «эшчеләр интеллигенты» дип саналган винт ырмаулаучы (винт сырларын шомартучы, урысчасы – резьбошлифовщик) һөнәрен үзләштердем һәм өлкәнрәк бер татар егете, кичке техникумны тәмамлап, мөһәндислеккә
күчкәч, аның урынында эшләп калдым. Характеристикасын да матур итеп яздылар, хушлашканда коллектив исеменнән затлы бер свитер бүләк иттеләр. Мин ул свитерны еллар буе, тәмам тетелеп беткәнче кидем. Шулай итеп, җыйнаулашып Мәскәүгә озаттылар мине. Сине Төркиядә илче булып күрергә телибез, дип. Эш һәм намус кешесенең кадерен беләләр иде «Коммунист» заводында ул вакытта!
Азия белән Африка арасында...
[edit | edit source]Әйе, институтка керергә дип язган гаризада мин чыннан да, төрек телен өйрәнергә телим, дигән идем шул. Имтиханнар алдыннан була торган хәлиткеч сораштыруда (аны уңышлы үтә алмасаң, имтихан биреп азаплануның кирәге дә калмый) төрек теле мөгаллиме миңа «В этой комнате много людей» дигән җөмләне татарча әйтеп бирергә кушкан иде. Нык дулкынланудандыр инде, мин, өстәл артында утырган галимнәрне күзәтеп-барлап чыктым да... җөмләне «Бу бүлмәдә күп кешеЛӘР бар» дип тәрҗемә иттем. Һәм... шунда ук, тупас ялгышымны аңлап алып, тәмам оялып һәм кызарынып киттем. Комиссия әгъзалары, минем балаларча самимилегемне күреп, көлештеләр генә. Ә үзем инде егерме өченче яшемне тутырып барам. Туган телемне оныта башлаганмын ич...
Беренче имтихан – рус әдәбиятыннан инша. Темасы таныш иде, кичке мәктәптә чыгарылыш имтиханына әзерләнгәндә каралама рәвешендә язган идем мин аны. Бу юлы иншаны өземтәләр белән тагын да күбрәк баетып, үз фикерләремне дә өстәп яздым. «Бишле» куйдылар.
Икенче көнне институт ишеге алдында җыйнаулашып имтихан нәтиҗәләрен көтеп тордык. «Икеле» алганнар төшеп кала һәм шунда ук документларын кереп алып китсә дә була, диделәр. Иң элек шуларның исемлеген чыгарып ябыштырдылар элмә тактага. Бәхетсезләр шактый күп җыелган икән. Шулвакыт берничә кеше безнең төркемне икегә аера башлады: «Юл бирегез! Юл бирегез!» – дип. Алар артыннан барган һәм бик ыспай киенгән кеше имтихан комиссиясе бүлмәсенә кереп китте. Гади генә эшче-хезмәткәр булмавы күренеп тора. Алдагылары тән сакчылары булгандыр инде. Мәскәүлеләр хәтта түрәнең фамилиясен дә әйткәннәр иде. Ләкин алар атаган кешенең 1971 елда институтта укырлык балалары да, оныклары да юк иде. Кемнең баласын «төртеп кертергә» теләгәндер ул, булдыра алганмы-юкмы – без, читтән килгәннәр, белми калдык.
Дүрт төр имтиханда 20 мөмкинлектән 18 балл җыйдым. Уналтысы да җитеп тора иде аның ике еллык хезмәт стажы булган абитуриентларга. Кайберәүләр хәтта унбиш балл җыеп та үтте. Ләкин мине үзем теләгәнчә төрек төркеменә түгел, вьетнамныкына билгеләделәр. Төрек төркеменә инглиз теленнән имтиханны уңышлы биргәннәрне генә алдылар: шул телне икенче тел рәвешендә ныгытыбрак өйрәнүне дәвам иттеләр алар институтта укыганда да. Ә вьетнам төркемендә безгә француз телен «нульдән башлап» укыттылар. Мин бу «музыкаль тел»не дә беренче курс дәвамында бик яратып өйрәндем. Француз теле мөгаллимәсе бик ягымлы ханым һәм һичшиксез сәләтле остаз иде. Исеме генә онытылган аның.
Ә менә вьет теленнән икенче мөгаллимә булган Ирина Шмелёваны бүген дә хәтерлим. Миннән ике яшькә генә олырак, кияүгә чыкмаган иде ул вакытта. Аның төп белгечлеге кһмер теле иде, ләкин бу елларда институтта кһмер төркемнәрен тупламадылар. Гаҗәеп матур һәм бик тә үзенчәлекле бу телне без «вьетнамлылар» өченче курстан башлап икенче көнчыгыш теле буларак өйрәнергә тиеш идек. Вьет телен Ирина үзе дә өстәмә тел буларак өйрәнгән. Кампучиядә практика үткәннән соң, 1970 елда институтта мөгаллимә булып эшли башлаган. Ул минем «тәрҗемәи хәлләр»дән хәбәрдар, тулай торакта нинди авыр шартларда яшәвем турында белә иде. Ирина туташ мине институтны ташлап китмәскә, өченче курска кадәр ничек булса да түзәргә үгетләде. Өченче курстан соң беркемне дә кумыйлар инде һәм шәкертләрне Мәскәү университетының төп бинасына күчерәләр иде.
Ә Ломоносов проспектында мин 12 метрлык бүлмәдә бишенче кеше булып яшәдем, йокларга үз караватым да булмады. Бүлмә уртасында, раскладушка дип аталган һәм гадәти матрасы да булмаган нәрсәдә төн үткәрә идем. Башка бүлмәләрдә буш урыннар байтак, икешәр генә шәкерт яшәгән бүлмәләр дә бар иде. Ләкин күпме генә үтенеп сорасам да, мине анда урнаштырудан баш тартып килде тулай торак мөдире. Фарсы төркемендә укучы бер малайның, көн саен төп-төгәл төн уртасында йокыдан торып, помидор ашый торган гадәте бар иде. Баш өстемдә ут янып торганга күрә, мин дә уянам һәм малайның чамасыз аппетитын күзәтеп, селәгәй йотып ятам инде. Ике ай укыганнан соң «перспективасыз» дип танылгач һәм мин үзем Казанга күчеп китүдән баш тарткач, миңа шундый «йокысызлык сабагы» да насыйп булды. Башта минем дә, әлбәттә, үз урыным бар иде.
Институтта иң уңышлылар һәм перспективалылар дип һинди яки япон телләре төркеменә эләккән «элита» санала иде. Гади кеше балалары түгел инде берсе дә. Ике гарәп төркеме исә «түбәнрәк сортлылар» өчен дә үтемле булды. Дөньяда ике дистәдән артык гарәп халкы яшәгән ил яки гарәп теле рәсми статуска ия булган дәүләт бар, димәк, институтны тәмамлагач, эшкә урнашу проблемасы булмаячак. Кытай теле кирәкле дә, перспективалы да. Ләкин өйрәнеп кара син бу телне һәм бигрәк тә – аның ун мең иероглифлы язуын. Иң җиңеле... һиндонезия-малайя теле икән, ләкин бу төркемгә эләгү карьерага ирешү ягыннан перспективалы дип саналмады ул вакытта. Сукарно Һиндонезиясе социализм төзи алмый интегә, Малайзия әле «икътисад юлбарысы» булып күтәрелмәгән, күп телле, берничә динле, чуар милләтле Сингапурда Ли Куан Ю реформалары да башланган гына иде. Африканың амхар, суаһили яки һауса төркемнәренә кергәннәр турында, болар «бәхетсезләр», диделәр. Хәзер генә ул Африка безнең төп сәяси партнёрыбыз һәм иктисадый таянычыбыз булып китте. Ләкин, аңа карап кына, имтиханнарны уңышлы биргән бер генә абитуриент та укудан баш тартмады. Элек тә шулай булган икән. Бу институтны тәмамлаган һәм исемнәре һәркемгә мәгълүм булган күренекле кешеләр һәм алар өйрәнгән төп телләр: сәясәтчеләр Евгений Примаков (кытай теле), Владимир Жириновский һәм Дмитрий Песков (икесе дә – төрек теле); язучы Борис Акунин (үз исем-фамилиясе Григорий Чхартишвили, япон теле), журналист Евгений Киселёв (фарсы теле).
ФОТО: Күренекле тел галиме һәм институт шәкертләренең яраткан остазы Владислав Василий улы Ремарчук (1942-2019). Мондый кешеләр турында хатирәләр – гомерлек...
Башта без вьетнам төркемендә унау идек, ләкин бер-ике атнадан соң дүрт кеше китте, алар органнардан килгән күзәтчеләр генә булган икән. Алтау язмышның чырай сытуыннан кайгыга батып утырдык: Вьетнамда сугыш бара иде әле. Безне шартлы рәвештә ике төркемчеккә бүлделәр: беришебез «тарихчы», башкалары «тел белгече» булырга тиеш икән. Ләкин мөгаллим һәм вьет телендә, вьетнамлылар әйтмешли, «гади авыл карты кебек сөйләшә» торган Владислав Ремарчук беренче дәрестә үк безне канатландырырга тырышты: «Кайгырмагыз, сез укып чыкканчы сугыш бетә, һәм сез әле куана-куана эшләячәксез, яңа мөмкинлекләр ачылгач!» Владислав Василий улы безгә ун пар дәрестә генә сабак бирде. Аның бурычы һәм вазифасы вьет теле фонетикасын һәм «музыкасын» безнең хәтергә һәм күңелләргә иңдерү булган икән. Калганын башка мөгаллимнәр эшләргә тиеш. Шушы ун көн эчендә мин бу искиткеч сәләтле мөгаллимгә, белдекле галимгә һәм үтә дә кешелекле кешегә... чын-чынлап гашыйк булдым. Ул бит әле филология фәннәре кандидаты да түгел иде. Диссертациясен 1975 елда гына яклаган икән.
Сентябрь азагында алты шәкертнең бишесе латин имласындагы вьет язуын дөрес, ягъни авазларын, тоннарын, кыска җөмләләр интонациясен тиешенчә «артикуляцияләп» укый белә иде. Бары Виктор Хреков кына моның серләренә тиз генә төшенә алмады, сыер кебек мөгрәп утырды. Аның каравы, ул КПСС тарихын һәм «марксистик фәннәр»не бик яхшы белә, хәтта үзе белмәгән нәрсәләр турында да интуитив рәвештә дөрес аңлатма бирә иде. Һәм – яңадан язмыш шаяртуы! – нәкъ шул азәрбайҗан яһүде малае ахыр чиктә вьет төркемендә иң уңышлы шәкерт булып киткән! Монысы инде өченче курста, ягъни мин укуны ташлап китәргә мәҗбүр булгач кына, ачыкланган. Тырышкан табар, ташка кадак кагар. Ә Виктор чыннан да бик тырыш һәм үҗәтле иде. Көнчыгыш телләре институты (1972 елдан – Азия һәм Африка илләре институты) сайтындагы хәбәрләргә караганда, Виктор институтны гел «бишле»гә бетергән, Вьетнамда ТАСС хәбәрчесе дә булган, агентлыкның Һанойдагы вәкиллеген дә җитәкләгән, Франциядә дә эшләгән. Ә яңа гасырда РФ президенты аппаратының сүзчесе булып киткән ул. Соңгы вазифаны башкарганда, 61 яшендә вафат булган. Викторның улы Антон берзаман НТВ каналында эшләде.
Ике ай буе мин дә рәхәтләнеп укыдым институтта. Хәтта вьет төркеменең старостасы да булып тордым. Шуннан соң проблемалар башланды. Досьелар, сораштыру-тикшерү кәгазьләре килеп җиткәндер, күрәсең, вәкаләтле органнарыбызга. Ә синең күңелеңә, җаныңа кем кереп баксын, ди, ул заманнарда да, хәзер дә. Миңа бит анда бер тонна компромат бар, гәрчә бөтен «гаеп» бабама, әтиемә һәм әниемә ягылган тупас яла булса да! Җентекләп, вагын вакка тураклап язып тормыйм. Кабахәт дәүләтнең үзе ошатмаган һәм үзенә рәсми кәгазьләр буенча шикле булып тоелган кешеләрне ничек кысрыклавын, изүен, җәберләвен һәм хәтта юкка чыгаруын хәзер инде һәркем белә. Мин дә боларның бер өлешен үз җилкәмдә татыдым. Иблис мәмләкәтендә башкача була да алмыйдыр ул...
Тагын бер айдан соң турыдан-туры әйттеләр: «Синең монда бернинди перспективаң юк, әйдә, Казан университетына күч!» – Ә мин ачыктан-ачык аңлатып бирдем: «Йә монда укыйм, йә бүтән беркайда да, беркайчан да укымаячакмын! Аннары, минем кышка таба кайтып китәргә урыным да юк: Арзамас-16 га мине кертмиләр, мин аннан, бүтән кайтмыйм, дип язып һәм кул куеп киттем. Киләсе җәйгә кадәр кусагыз да китә алмыйм!»
Мине ачыктан-ачык кумадылар да. Хәтта стипендия дә түләп тордылар беренче курс азагына кадәр. Түләмәсәләр дә, барып ялынмас идем: алты ел заводларда эшли-эшли, кимендә бер елга җитәрлек мая тупладым. Өстәвенә, миңа деканатта сәркатип булып эшләгән бер татар хатыны да ярдәм итеп торды. Мин аның татарча исемен белми идем, сораштырмадым да, татар хатыны булуын гына хәтерлим. Хәзер ул сиксәннән узгандыр инде. Ул миңа ике мәртәбә – 1971 елның көзендә һәм 1972 елның язында – университет бинасындагы профилакторийга юллама юнәтте. Кыскасы, мин Мәскәүдә бернинди матди кытлык кичермәдем. Иң авыры Мәскәүнең бер генә җирендә дә үзгәрми-алмашынмый торган тынчу һавасы булды. Һәм туры, һәм күчмә мәгънәләрдә.
Ни бар дуслар бүләгеннән кадерлерәк?
[edit | edit source]Беренче семестрны тиешенчә тәмамладым. Аннары, Яңа елдан соң, институтка барып та йөрмәдем. Үзем кирәк дип тапканны тулай торакта укып утырдым. Барыбер китәсемне аңлаганга күрә, деканаттан үземнең «тарихчы» статусымны Сергей Топорищев атлы малайга бирүне үтендем. Зур өстенлек иде ул карьера ясарга теләгән кеше өчен. Аннары Сергейны староста итеп тә куйдылар. Намуслы һәм тырыш егет булып тоелды ул миңа. Ул үзе дә «тарихчылык»ка күчәргә тели иде баштарак. Ләкин соңрак ул яңадан «лингвистлык»ка кире кайткан: әллә түрә яки шымчы булып китәсе килмәгән, әллә дөнья телләренә җан тартуы көчлерәк булган аның...
Вьетнамнан килгән шәкертләр белән дуслашып киттем. Яз көне мин инде вьетча башка төркемдәшләремнән яхшырак та аңлаша идем. Вьетнамлыларның дусларча мөгамәләсе, алар биргән вьет теле сабаклары кирәгрәк тоелды миңа. Һәм гомумән: корсак түгел, күңел һәм йөрәк идарә итәргә тиеш бит кеше белән. Намуслы булып тугансың икән, намуслы булып яшә һәм үл дә. Намуссызларга исә бернинди үгетләү, киңәш һәм кагыйдә-канун да булышмаска мөмкин...
1972 елның җәен дә миңа Мәскәүдә, институтның Ломоносов проспектында урнашкан тулай торагында үткәрергә туры килде. Кайтып китәсе кеше булгач, мине студентларның төзелеш отрядына алмадылар. Саровта калган апам миңа: «Мөмкин булса, тагын бераз сабыр ит, мин монда сине шәһәргә кертүләрен үтенеп гариза язармын», – дигән иде бер хатта. Август урталарында ападан җавап килде: «Юк, әлегә кертмәячәкләр. Арзамаска кайтып, эшкә урнаш. Синең бит әле хәрби хезмәтне дә үтәсең бар. Армиядән кайткач, күз күрер...»
Курсташларым белән хушлаштым да юлга чыктым. Вьетнамлылар миңа 1961 елда нәшер ителгән калын гына бер сүзлек бүләк иттеләр. Кәгазьләре саргаеп, битләре таушалып беткән инде хәзер «62 яшьлек» ядкәрнең. Сүзлек байлыгы да үзгәреп беткән вьет теленең. Вьетнамлылар элеккеге кытай алынмаларын туган телләреннән гел куып кына торалар. Мөмкин булган очракта. Байтак кына сүз кытай, корея, вьет һәм япон телләре өчен уртак булып киткән, аларга кагылмыйлар. Ә мин әле һаман да шул сүзлекнең бер битенә вьетнамлы Ңуен Чын Һао (Nguyễn Trần Hào – ул укуын тәмамлап, туган иленә кайтып китәргә җыена иде) язып калдырган «васыять»кә турылыклы: «Đồng chí nào xem quyển này cần giữ cẩn thận cho» – Бу китапны ачкан иптәш аны игътибар белән карасын һәм саклап тотсын. Китапны аңа әтисе Лыоң (Bố Lưỡng) бүләк иткән булган. Аның улын алты ел элек Мәскәүгә озатканда язган сүзләре: «Con thân yêu không ngừng phấn khởi nỗ lực học tối... hành tối!..» – Кадерле балам, рухлана-рухлана, бар көчеңне куеп укудан һәм камилләшүдән туктама... Югары стильдә чын вьетча язылган нәсихәт бу, аны Google тәрҗемә итә алмый, миңа да мәгънәсен Һао үзе аңлатып биргән иде. Вьетнамлылар аерым сүзләрне гадәттә синонимнары яки аларның эчтәлеген тулыландыра торган башка сүзләр белән бергә парлап кулланалар, мондый кыска сүзтезмәләрнең мәгънәсе кайвакыт тирән булырга мөмкин.
Шуның белән «Мәскәү чоры» тәмам булды. Һәм Азия-Африка илләре институты белән бәйле хәлләр дә әкренләп хәтернең аулак почмагына күчә башлады. Ләкин... 47 ел вакыт үткәч, һич көтмәгәндә «Мәскәү чорын» кабат искә төшерергә туры килде. 2020 елга керер алдыннан, интернетта шундый хәбәргә тап булдым: «25 декабря 2019 года после тяжёлой и продолжительной болезни скончался… декан ИСАА Владислав Васильевич Ремарчук…» Институтның сайтына кереп карасам... аның турында дистәләгән һәм берсеннән-берсе дулкынландыргыч истәлек... Мин дә хәтеремдә калганны язарга булдым. Минем пост әле хәзер дә... «воспоминания выпускника» (!) дигән сылтама астында ИСАА сайтында сакланып калган: «В начале 1970-х годов в стране ещё шла война. Вьетнамские студенты, обучавшиеся в СССР, отзывались о Владиславе Васильевиче Ремарчуке так: «Он разговаривает по-вьетнамски как простой крестьянин!» Сначала это вызвало у нас смех, но потом мы узнали, что лучше и образнее всех изъясняются по-вьетнамски именно деревенские старики».
Төркемдәшем Александр Сурмава белән Мәскәүнең Казан вокзалында Бухаресттан Вьетнамга каникулга кайтып килүче шәкертләрне Комсомол проспектының аргы ягындагы күрше вокзалга күчерүебез турындагы язмам да бар иде. Аны соңрак сөртеп ташлаганнар, ахры, быел инде табалмадым. Ханкалага (Пекинга) поезд нәкъ Ярославль вокзалыннан китә иде бит, ә русча бер авыз сүз белмәгән «румын вьетнамлылары» ялгыш Казан вокзалына килгәннәр иде. Өстәвенә, берсе кунакханәдә паспортын да онытып калдырган, ә анда барыр-кайтыр юлны белми. Анысын да кунакханәгә алып барып, яңадан вокзалга кайтарып куярга туры килде.
Беренче курс азагында ук без вьет телендә аз-маз аралаша ала идек инде. Бу телнең «музыкасы» бигрәк тә йөрәккә ятышлы. Хәзер мин бары тик вьетча укый һәм сүзлек кулланып тәрҗемә итә генә беләм инде. Шуңа да карамастан, берзаман Википедиягә «Вьет теле» дигән шактый күләмле һәм күңелле мәкалә язып элгән идем. Аны хәтта... «айның иң яхшы мәкаләсе» дип тә атадылар шул елда. Гомер буе вьет теле беренче «тел мәхәббәтем», ә вьет сүзлеге Мәскәүдән үз теләгем белән алып кайткан бердәнбер өстәмә мирас булып калды. Институтны тәмамламасам да, аның турында онытылмаслык хатирәләрем бар...
Төрмә күрми – гүргә керми...
[edit | edit source]Ачык Арзамаска барып урнашу алдыннан Саровтан ун-унбиш чакрымда гына урнашкан һәм район үзәге булган Дивеево авылына юл тоттым – апа белән җизнәмне күреп сөйләшү өчен. Хәзерге замандагы кебек кесә телефоннары юк инде ул вакытта, апалар белән хат язышып яисә күрешеп-сөйләшеп кенә хәбәрдә торып була. Дивеевода бер карчык йортында фатирга урнашырга туры килде. Матрёна әбинең хәтердән җуелмаслык табигате – ул татар җырларын тыңларга ярата иде! Җырладым инде, җырладым! Тавышым әле карлыкмаган килеш: «Су буйлап»ны да онытмыйм, алтмышынчы елларда гына иҗат ителгән «Туган ягым»ны да өйрәнгән идем инде.
Туганнарым исә... мине кабат өметләндерделәр: «Сине шәһәргә алу мөмкинлеге бар әле. Ләкин сиңа моның өчен, яңадан Мәскәүгә барып, институттан һәм МДУ поликлиникасыннан белешмәләр алып кайтырга кирәк булачак», – диделәр. Киттем яңадан башкалага. Моның минем өчен нинди тозак булып китү ихтималы турында уйлап та карамаганбыз беребез дә. Ни әйтсәң дә, без бит дөньяның камил социализм төзүгә ирешкән иң гадел, кайгыртучан һәм алга киткән илендә һәм җәмгыятендә яшибез. Каян белик соң без аның шуңа өстәп бик астыртын да булуын...
Институттан белешмә алу җиңел булды: «Укуны үз теләге белән тәмамлады», – дип яздылар. Ә менә Чыпчык тауларындагы поликлиникада мине сюрприз көтеп торган икән. Гомер уртасын инде күптән узган табибә ханымның сүзе бик кыска булды: «Хәзер булдырырбыз, ишек төбендә утырып көтеп тор!» – Бераз торгач, ике «ягымлы санитар» килеп җитеп, мине култыклап урамга алып чыктылар да, машинага утыртып, каядыр алып киттеләр. Барасы җиребез... Мәскәү психиатрия хастаханәләренең берсе икән. Теге табибә ханым үзе генә тиешле белешмәне бирә алмый, тәҗрибәле белгечләр генә башкара ала бу эшне, дип аңлаттылар миңа. Каршы килергә ярамавын, үземне мөмкин кадәр тынычрак һәм хәтта ваемсыз тотарга кирәклеген шунда ук чамаладым.
Беренче төнне миңа «дуамаллар» арасында үткәрергә туры килде. Беркемгә бер сүз әйтмәдем, эндәшүчеләргә җавап бирмәдем, телсез-колаксыз булып китеп, одеялымны ябындым да, икенче якка борылып, йокыга китәргә тырыштым. Үзара сугышып та алдылар бугай «дуамаллар», миңа кагылучы булмады. Берсенең икенчесен «Дерсу Узала!» дип үртәве генә хәтердә калган. Иртә белән «тыныч палата»га күчерделәр. Шунда ук шәфкать туташыннан кәгазь-авторучка һәм конверт сорап алып, апага барысын да аңлатып хат яздым. Урыс телендә. Көндез мине чакыртып алдылар, язган кәгаземне һәм институттан алган белешмәне конверт эченә тыгып, ачык килеш табибка тапшырдым. Барысын да тыныч кына аңлатып бирдем аңа да. Табиб мине тегеләй-болай тикшергән итте, ләкин бернинди «дәва» билгеләмәде. Соңрак та мине артык борчымадылар.
Ун-унике көнләп вакыт үткәндер, «җавап» та килеп иреште: мине... җизнәмнең Мәскәүдә яшәүче туганы очрашу бүлмәсенә чакыртып алды. Институтта укыганда мин аның Чертановода урнашкан фатирына сирәк булса да барып йөри идем. Саровтагы апам белән җизнәм кичекмәстән аңа хәбәр иткәннәр, һәм ул миңа ярдәмгә ашыккан. Табиблар белән дә сөйләшеп алган икән. Шуннан соң мин хастаханәдә... бөтенләй игътибарсыз калдым. Шәфкать туташлары гына килеп хәлемне белеп китәләр иде ара-тирә. Төп-төгәл кырык көн үткәч кенә табиб чакыртып алды: «Ну что, парень, здоровеешь день ото дня на казённых харчах?» – дип каршылады. – «С Вашего позволения, товарищ доктор. Спасибо Вам!» – дип җавап кайтардым мин аңа, хәлемнән килгән кадәр елмаерга тырышып. Миңа Арзамаска кадәр кайтырга тимер юл билеты тоттырдылар: «Больше так не болей!» – дип. Ике санитар мине Казан вокзалына кадәр озата барып, поездга утыртып җибәрде. Мин, әлбәттә, «ябык шәһәр»гә керергә дип белешмә-мазар сорап тормадым табиблардан. Иң мөһиме – мин, тумыштан ук һәм әнкәем тәрбиясе буенча совет патриоты, үземнең нинди кыргый золым дәүләтендә яшәвемне бу хакта һичкем белән бәхәсләшмәслек итеп аңладым. Игорь Губерманның ике гаригы моңа «пичәт сугып тора»:
Киң колачлы төзелешләр түгел,
минем илнең иң төп терәге –
коткы җепселләрен җыеп тоткан
шыксыз бер «контора» кисәге.
Страны моей главнейшая опора –
не стройки сумасшедшего размаха,
а серая стандартная контора,
владеющая ниточками страха.
Кырыс, әмма гадел хөкем –
бер Алла эше;
төрмә күрми, гүргә керми
Рәсәйдә кеше.
«И я сказал себе: держись,
Господь суров, но прав;
нельзя прожить в России жизнь,
тюрьмы не повидав».
Мәскәү «кайгыртучылар»ыннан исән-имин котылып кайтып киткәч, Арзамас заводларында һәм оешмаларында эшләдем. Ике тапкыр, 1973 елның яз һәм көз көннәрендә, мине армиягә алган булып, Дзержинскидагы туплау пунктына кадәр илттеләр дә... кире кайтардылар. Әйләнеп кайткан саен тагын ярты ел көтәргә туры килә. Әллә мине килеш-килбәтемә карап кызгандылар да, стройбатка җибәрәселәре килмәде хәрби түрәләрнең, әллә башка сәбәпләр булды. Фатирларда яшәдем, аена 10-12 сум түләп. Соңгы торагым бигрәк тә җайлы булды. Хлебодаровлар өенең подвалында – берүземә бер зур, аерым, җылы һәм бөтен уңайлыклары булган бүлмә. Аны миңа, 1973 елның ноябрендә тагын бер кат армиягә китми калгач, Арзамас ликёр-аракы заводында эшләүче хатыннар табып бирде. Мин шунда эшкә кергән идем. Заводта эшләүче фатир хуҗам белән бәхәсләшкән идем. Ул миңа: «Минем янга эшкә керсәң, мин сине аракы эчәргә өйрәтәм», – диде. Ә мин аңа: «Һе, өйрәтерсең менә!» Юк, эчәргә өйрәтә алмады ул мине. Һәрхәлдә, минем стакан тутырып чөмереп утырганымны күрүче булмады. Ләкин... мин бит намус кешесе, дөресен әйтергә тиешмен: шул заманда эшләп чыгарыла торган теләсә кайсы маркалы һәм сортлы хәмернең тәмен-татын белә идем, спиртлылык процентларын һ.б. күрсәткечләрен дә яшерен дегустация аша ярыйсы гына өйрәндем шул ярты елда. Әнкәем бит мине кызыксынучан итеп тудырган һәм тәрбияләгән иде шул.
ИЛ «УНИВЕРСИТЕТЛАРЫ»
[edit | edit source]БАМ, Тында, Беркакит...
[edit | edit source]Тәкъдир дәфтәреңдә «маҗаралы» дип язылган булса, төрле көтелмәгән хәлләрдән һәм сынаулардан берничек тә котыла алмыйсың.
Ниһаять, 1974 елны (25 яшем тулгач!) май урталарында мине армиягә, Сарытаудагы өйрәнү-өйрәтү частена алып киттеләр. Авиация өчен элемтәчеләр әзерлиләр иде андагы ярты еллык укуда һәм күнегүләрдә. Стройбат түгел инде. Сарытауда мин радиотелеграфчылар әзерләнә торган беренче взводка эләктем. Беренче көннән үк безгә телеграф әлифбасын (морзены) өйрәтергә тотындылар, озынлы-кыскалы пипылдауларны тыңлап, хәрефләр-саннар язып барырга күнектерделәр. Шунда ук үзебез дә әкренләп пипылдата башладык. Өлкән сержант Валерий Соловей исемле белорус егете безнең взвод командиры һәм бердәнбер остазыбыз булды. Беренче класслы радиотелеграфчы булыр өчен, минутына 20 «төркем» кабул итә һәм тапшыра алырга тиешсең. Бер «төркем» – телеграф әлифбасының биш тамгасы ул. Минем күрсәткечләр 14-15 «төркем»нән артмады.
Ниһаять, июнь урталарында хәрби ант кабул итү көне дә килеп җитте. Башта без полигонга барып, өч тапкыр винтовкадан атарга тиеш идек, соңыннан присягасын кабул итәргә. Ләкин, иртә белән ашханәдә тукланып чыккач, чыдап та булмаслык итеп эчем авырта башлады. Мине шунда ук һоспитальгә озаттылар. Хәрби табиб тикшереп бакты да... елмаеп куйды: «Мин сиңа йоклаткыч дару бирәм, уянгач килерсең!» – Изрәп йоклаганмын, хәтта төшке ашка да соңга калдым. Йокыдан торсам... эчем бөтенләй авыртмый һәм бернәрсә дә борчымый. Тизрәк докторга чаптым: «Иптәш майор, мине кире озатыгыз, зинһар: хәрби ант кабул итәсем бар!» Ә доктор миңа: «Юк инде, монда эләктеңме, өч атна карантинда утырачаксың! Эчең пошмасын һәм бүтән авыртмасын өчен, без сине операция ясау бүлмәсенә санитар итеп куябыз. Бар, өйрәнә тор үз вазифаларыңны». Икенче көнне иртүк торып эшкә керештем. Җиһазларны сөртеп, идәннәрне юып чыгардым, операцияләр ясар өчен кирәк-яракны әзерләп куйдым. Һәм тагын егерме көн дә нәкъ шулай үтте. Операция ясаганда хирургка кирәк әйберләрне биреп торам, кичкырын приборларны, операция ясау коралларын, бүлмәне юып чыгарам. Аппендиксны кисеп ташлау – берни дә түгел хирурглар өчен: дүрт-биш көннән соң авыру тәпи йөреп китә. Ә менә геморрой дигәнеңне... Алла сакласын...
Шулай итеп, мин ике еллык армия хезмәтемдә винтовканы яки автоматны тотып та карамадым, Советлар Берлегенә мәңге тугрылыклы булам дигән хәрби ант та кабул итмәдем. Әлбәттә, шушы өч атна эчендә радиотелеграфчы иптәшләремнән хәрби-һөнәри осталык буенча нык артта калдым. Һоспитальдән кайткач, мине телефончылар взводына күчерделәр. Бу взводның командиры булган сержант «Р» авазын әйтә белми иде: «Взвод гъавняйсь! Смигъно! Гъавнение напгъаво!» – дип команда бирә иде ул. Шунысы гына истә калган. Телеграф ачкычыннан мәхрүм булгач, ничек телефон кәтүген өстерәгәнмендер – хәтерләмим. Бөтенләй булмаган кебек тоела миңа бу «катлаулы күнегүләр»...
Ноябрьнең 12 сендә мине, армиягә Брянск өлкәсеннән алынган Николай Козлов исемле бер малай белән бергә, Хабаровск каласына юлладылар. Җиде көн бардык, бер поезддан икенчесенә күчеп утырып. Сарытаудан чыгып киткәндә җып-җылы көз көне иде әле. Бишенче көнне иртән йокыдан торып вагон тәрәзәсе аша баксак... шаккаттык: Иркутск өлкәсендәге Зима станциясе, һәм бөтен дөньяны ап-ак кар күмгән. Байкал күлен көньяктан әйләнеп үткәндә ачылган мәһабәт панорама һич онытырлык түгел. Тагын Сквородино торак пункты янындагы шыр ялангач дала һәм үзәкләрне өзә торган көчле җил истә калган. Соңрак җирле халыктан ишетеп белдек: «Бог создал Крым и Сочи, а чёрт – Сквородино и Могочи».
Ә менә Биробиджан безгә бик ошады: нарат-чыршы урманы аланында күркәм шәһәрчек төзеп куйганнар. Бернинди җил исми, саф һава һәм искитәрлек манзара. «Карале, нинди матур җиргә урнаштырганнар бит яһүдләрне!» Хабаровск исә безне океан ягыннан әкрен генә искән, ләкин җаныңны актарып ташлый торган салкын һәм дымлы җиле белән каршы алды. Без эзләп тапкан хәрби часть Байкал-Амур магистрале төзелешенә озату өчен әзерлек урыны икән. 1975 елның 31 гыйнварында поездга утырып кире якка, Чегдомын шәһәрчегенә киттек, 1 февральдә килеп тә җиттек БАМ җирлегенә. Урамда – 40 градус салкын, ләкин көн аяз, һава тыныч, җил исми. Кыш көне дә кыздыра торган кояшка туп-туры карап җәһәт кенә атласаң яки гел хәрәкәтләнеп торсаң – туңмыйсың.
Тимер юл гаскәрләре төзүчеләре анда безнең боралак отряды өчен өч казарма төзеп куйганнар, боралаклар урнаштыруга аэродром әзерләгәннәр. Безнең бәләкәй генә (200 кешелек – бер рота солдат, калганнары очучы-офицерлар һәм аэродромда хезмәт итүче белгечләр) хәрби частебыз еллар буе БАМ төзелешенең көнчыгыш өлешен бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итеп торырга, төзүчеләрне һәм гаскәриләрне бер урыннан икенчесенә күчереп йөртергә тиеш. Февральскидан алып Комсомольск-Амур шәһәренә кадәр. Барысы да алдан уйланылган, тиешенчә әзерләп куелган иде безнең өчен. Әлбәттә, халык авыз иҗаты Ерак Көнчыгыштагы кырыс табигатьле җирләрнең оҗмах булмавын дөрес чагылдырадыр. Хәтта шундый икеюллык та ишеттек: «БАМ, Тында, Беркакит – голубые дали, мы такие дали... кое-где видали...»
Саф погоннар – саф намус
[edit | edit source]Чегдомынга килгәннең икенче көнендә үк мине, Анатолий Таболин исемле бер чын белорус малае белән бергә, хәрби частьне дөнья белән тоташтырырга тиешле телефон линияләрен сузарга җибәрделәр. Сарытауда беренче взводта өйрәнгән һәм минем белән бергә Хабаровскига озатылган Николай Козловны радиостанциягә билгеләделәр. Ачык җирләрдә электр баганаларына, урман эчендә агач ботакларына эләктереп һәм беркетеп куябыз тимерчыбыкны. Төннәрне коммутатор кырында үткәрәбез, алмаш-тилмәш дежур торып. Көндез анда офицер хатыннары утыра, ә без планда каралганны һәм командирлар боерганны башкарабыз. Кайвакыт Анатолий белән бергә боерык ирешкәнне көтеп тә тормыйбыз: берәр «нокта» белән элемтә өзелә икән, шунда ук – иртәме, кичме, төн уртасымы – часть дежурына хәбәр биреп, линия буйлап чабабыз, төзәтергә ашыгабыз. Командирлар еш кына белми кала.
Телефончы хезмәттәшем тәмәке тартучы иде. Ләкин ике-өч көнгә бер кап тәмәке сатып алыр өчен иптәшемнең акчасы җитми. Бик интегә иде ул тартырга бернәрсәсе булмаганда. Урманда эшләгәндә агач төбенә утыра да чын белорусча: «Курыть хачу!» – дип өзгәләнә. Кайбер солдатларга исә әти-әнисе гел акча җибәреп тора. Менә алар инде сигаретларын бер-ике суыра да ташлый торган иде. Ә мин шыпырт кына шул төпчекләрнең «симезрәк»ләрен кесәгә салып барам. Һәм Анатолий тәмәке тартасы килеп сыкрана башлагач, чыгарып та бирәм аңа.
Коммутаторда төнлә дежур торганда үткәрелгән бер «элемтә сеансы» истә калган. Күршедәге тимер юлчылар ротасыннан бер маҗар милләтле солдат килгән иде. Украинаның Ужгород каласыннан икән. «Әтием-әнием белән сөйләшеп аласы иде, – диде Иштван, – ләкин безнең телефончылар тоташтыра алмыйлар: аппаратуралары иске һәм бик начар. Бәлки син булдыра алырсың». Ә мине, үз тиңдәшемә ярдәм итү теләге генә түгел, маҗарча сөйләшкәнне тыңлау мөмкинлеге дә кызыксындыра. Элемтәне бик озын «чылбыр» буенча урнаштырасы: башта Чегдомыннан Хабаровскины сорыйсың, аннары край башкаласы аша Мәскәүгә чыгасың. Бу кадәресе зур проблемалар тудырмый, без бу юлны ким дигәндә атнага бер тапкыр үтә идек. Маҗаралар Киевка кергәч башлана: җавап тавышы... Кытайдагы кебек кенә ишетелә. Ә инде Украина башкаласыннан Ужгородка төшкәч, бөтенләй берни ишетми башлыйсың. Маҗарча Уңвар дип аталган телефон станциясендәге телефончы кызга егет үзенең өй телефоны номерын аңлатып бирә алды әле. Ә аннан соң... кемнеңдер нәрсәдер лыгырдаганын сиземлисең, ләкин мәгънәсенә һич төшенерлек түгел. Ә теге якта безне ишетәләр дә, аңлыйлар да, ә без... интегәбез. Маҗар егете адым саен бөтен штабта ишетерлек итеп кычкыра: «Hogy? Hogy?» (Нәрсә? Ничек?) Сөйләштеләр, азмы-күпме аңлаштылар. Ә мин сүзлексез дә төшенерлек беренче маҗар сүзен отып калдым.
Күп еллар үткәч, Маҗарстан дәүләт гимнының сигез куплеты да татар теленә шактый төгәл һәм җырланырлык шигырь рәвешендә тәрҗемә ителде. Бик гыйбрәтле монументаль гимн. Аңарда – маҗарларның, Көнбатыш Себердән чыгып китеп, мең ел буе «Ватан эзләп» кылган сәяхәтенең кыскача тарихы. Алар бабаларыбыз яшәгән җирләр аша үткәндә чын «телләр әңгәмәсе» булган, күрәсең: хәзерге заман маҗар телендә дә 800 дән артык төрки-кыпчак сүзе сакланып калган. Угыз кавеме төркиләреннән алынган сүзләр азрак та әле.
* * *
Элемтә взводын әле егерме бер яшен генә тутырган лейтенант Топалов җитәкли. Кырымда туып үскән, милләте буенча болгар. Ярты еллап вакыт үткәч, 1975 елның көзендә ул мине сержант итеп күтәрергә һәм казармаларыбыз янында гына урнашкан радиостанциягә өлкән итеп күчерергә теләде. Мин исә, ни булса шул булыр дип, офицерга турыдан-туры әйттем: «Иптәш лейтенант, миннән бернинди командир чыкмаячак, чөнки мин, кемнедер мәҗбүр итүгә караганда, барысын да үзем эшләп ташлауны артыграк күрәм. Аннары, мин радиостанцияләрне бөтенләй белмим. Мине телефончы һәм рядовой итеп калдырсагыз, хәерлерәк булыр иде, минемчә...» – дидем. Армиядә боерыкка буйсынмаган кешене катгый җәза көтә. Әмма, ни хикмәт, бу очракта алай булмады. Күк йөзе кебек ачык зәңгәр төстәге погоннарым да, хәрби намусым да саф килеш калды.
Ә менә рота старшинасы... мин аның шул еллардагы йөзен һәм гәүдәсен бүген дә күз алдыма китерә алам әле. Яртылаш татар канлы (әнисе ягыннан) прапорщик Иван Бякин иде ул. Баһадир гәүдәле, казакларча кыйгачланып киткән мыек үстергән. Кырыс та, таләпчән дә була ала, ләкин искиткеч кешелекле һәм гадел командир. Үзең дә шундый була белсәң. Нәкъ менә прапорщик Бякинның көчле рухы һәм ихтыяры белән безнең ротада «бабайлык» дигән галәмәт булмады: «салагасы-карты» бергә эшләде, бертигез ашады, чиратлап каравылда яки дежур торды, нарядка йөрде. Ризасызларны шунда ук тимер юлчылар карамагына «хезмәт тәрбиясе»нә озаталар иде. Җир тәмугына – таулар-сопкалар астында тоннельләр ерырга. Һәм тора-бара Совет Армиясе өчен «яңалык» булган тәртипне солдатлар да хуплый башлады.
Берзаман ротага дүрт әрмән малаен китерделәр. Беришесе пахан булып китәргә ниятләгәндер, күрәсең. Беркөнне төнлә шуларның өчесе йоклаган солдатларны урыннарыннан торгызып җәберләргә тотынды. Дүртенчесе, кып-кызыл чәчлесе, Мужикян фамилиялесе, катнашмады: ул бик чандыр гәүдәле һәм көчсез малай иде. Шуннан бөтен рота күтәрелеп, теге җитешеп бетмәгән өч «пахан»ны эт итеп кыйнады. Командир аларның өчесен дә иртә белән БАМга тоннель казырга озатты. Мужикян исә безнең белән калды.
Баштарак безнең БАМдагы тормышыбыз бик сикәлтәле сукмаклар буйлап дыңгырдады. Штабта һәм солдатлар казармасында тәртип урнашты, ә менә офицерлар казармасында... пычракта, көн саен аракы эчеп, исерешеп яталар. Боралакларда очучы һәм техникага хезмәт күрсәтүче офицерлар ризасызлык белдерә: аларның гаиләләре шәһәрдә фатирларда яши, ә үзләрен монда казармада тоталар, чөнки ашыгыч рәвештә – иртәме, кичме, төнләме – БАМга очып чыгып китү ихтыяҗы гел булып тора.
Мондый киеренкелек яхшыга илтә торган нәрсә түгел инде ул. «Маҗаралар»... солдатлар казармасында башланып китте. 18 февраль көнне кичкырын ротабызга үз теләге белән... «наташа» килде (шулай тукайча атыйк инде без бу персонажны, гәрчә безнең арада маташырга ашкынып торган Казан байлары булмаса да). Солдатлар кочегар бүлмәсен «уйнаш йорты» иткәннәр, һәм «наташа» үзенә 18 яшь тулган тәүлектә төн чыгып 18 солдатка «хезмәт күрсәткән». Мин коммутаторда утырдым бу төнне, барысын да ишетеп-белеп тордым, ләкин дежур офицерга хәбәр итмәдем. Һәм аннан соң да, 14 ай хезмәт итеп, кемне булса да әләкләгәнебез булмады. Мин дә, иптәшем Анатолий
Таболин да.
- * *
Намуслы булып хезмәт иттек, «лычка» өчен анасын да сата торганнар булмадык! БАМдагы боралак отрядында хәрби хезмәт көне-төне эштә үтә, монда һәр кешенең намусы һәм аңлы җаваплылыгы алга чыга, «службаны аңлата торган» мәгънәсез армия уеннарына вакыт та, мөмкинлек тә калмый. Боралак бит ул – уенчык түгел, ә мондый кырыс климат һәм бөтен рельеф төрләре булган урын-җир шартларында бик тә хәвефле бер очкыч аппарат. Тора-бара командирлар нәкъ шундый психология һәм чынбарлык урнаштырдылар хәрби частьта. Башкача мөмкин идеме соң? Бездә дә булды бит шундый бер хәл соңрак: боралакларыбызның берсе, моторы эшләми башлап, төнлә 30 метр биеклектән мәтәлеп төшкән. Бәхетебез: төп пилот – хәрби частебыз командиры капитан Филимонов үзе! – чын һөнәри осталык иясе булган икән. Экипаждан бер генә кеше дә зыян күрмәгән. Боралакны ремонтка озаттылар.
ФОТО: МИ-8 боралагы
Кыска вакытлы, ләкин «чын тәртип урнаштыручы маҗаралар»ның дәвамы ике көннән соң, 20 февральдә, якшәмбе көнне булды. Офицерлар казармасы янып бетте. Казарма бүлмәләренең берсендә булган газ баллоннары шартлады. Ләкин ут безнең 20 метр ераклыкта торган казармабызга күчмәде, Ходай саклады безне бу бәладән. Шуннан соң офицерларны Чегдомынга гаиләләре янына күчерделәр, фатирларына кичекмәстән телефон үткәрделәр. Кирәк вакытта бик тиз генә чакыртып алып була иде теләсә кайсысын. Частьның подполковник дәрәҗәсендәге командирын алмаштырдылар, аның урынына алдарак телгә алынган капитан Филимоновны куйдылар. Атна-ун көн дигәндә частьта чын тәртип урнашты. Рәхәтләнеп хезмәт иттек без БАМдагы боралак отрядында!
Һәм мине, телефончы рәвешендә частьтагы эчке тормыш турында шактый хәбәрдар булып торсам да, командирлар беркайчан да әләкчелеккә мәҗбүр итмәделәр. Боралак отрядында нәкъ киресенчә булды. Бер «стукач» (украин малае) бар иде безнең ротада, ләкин аны бик тиз акылга утырттылар. Чөнки – гаҗәеп хәл! – әләкчеләрне офицерлар да яратмый иде.
Шәхси Буреябыз ташымады
[edit | edit source]Җәй көне, боралак отрядындагы хезмәтебез урнашып-җайланып беткәч, солдатлар өчен дә Чегдомынга чыгып йөрү мөмкинлеге ачылды. Халык белән аралаша, шахтачылар тормышы белән кызыксына башлады иптәшләребез. Кайберләре хәтта кызлар белән дә танышып китте, алар янына барып йөри башлады. Анатолий белән минем ирек чиклерәк булды, безнең эшебез бик тыгыз иде. Линияләрне төзәтеп йөргәндә генә очрашып сөйләшә алдык җирле кешеләр белән. Бервакыт без тайгада... ял итәргә чыккан татар гаиләсен очраттык. Кунакка да чакырганнар иде мине... тәки бер тапкыр да бара алмадым. Телефон аша гына сөйләшә идем кичләрен алар белән үзем коммутаторда дежур торганда...
Урманда телефон линияләрен караштырып-төзәтеп йөргәндә безне Төньяк Кореядан килгән һәм физик яктан бик куәтле урман кисүчеләр гаҗәпләндерде: метр ярымнан аз гына калкурак ике кореялы, киселгән һәм чистартылган бүрәнәләрне ыргаклы таяклар белән ике яктан эләктереп алып, трап буйлап йөк машинасының әрҗәсе өстенә эһ дигәндә менгезеп тә куя! Безнекеләр бу эшкә дүртәү җигелә...
БАМдагы хезмәтнең беренче елында тагын ике вакыйга һәм берничә хезмәттәшем турында хатирәләр дә күңелдә җуелмаслык булып саклана. Үз хәрби хезмәтен бик оста, әмма гадәти булмаган ысул белән тәмамлаган бер Мәскәү малаеннан башларга кирәктер. Исем-фамилиясен хәтерләмим аның. Һәр абзарда бер буклы сарык була, диләр бит. Бусы нәкъ шул «токым»нан. Үтә дә ялкау һәм җавапсызлыкка һәвәс иде ул. Урысча әйтсәк, «пофигист» инде. Офицерлар аны боралакларга якын да җибәрми, егетне күбрәк каравылга һәм нарядларга йөрттеләр. Һәм иркә мәскәүлегә монысы да туйдыргандыр, күрәсең. «Офицерлар да гарык булып бетмәгән микән моңардан?» – дигән сорау урынсыз булмагандыр, әлбәттә. Берзаман бу малай... акылдан язган һәм аны Хабаровск психиатрлары карамагына озатканнар, дигән сүз чыкты. Край башкаласында аны төрлечә тикшереп караганнар: симулянт түгелме, янәсе. Һәм ахыр чиктә чыннан да... «ычкынган» дип таныганнар да Мәскәүгә кайтарып җибәргәннәр. Озак та үтми, малайдан хат килеп төште. Сүзләрен шул еллардагы популяр җырдан алып: «Вы служите, мы вас подождём!» – дип язган бу «псих» үз взводташларына.
Безнең ротада миннән кала тагын бер татар малае бар иде. Фидаил исемле, Башкортстанның Бүздәк районыннан. Аның хезмәте бик җайлы иде: офицерлар ашханәсендә эшләде ул. Буш вакытта без икәү шахмат уйный һәм татарча сөйләшә идек. Рота старшинасы прапорщик Иван Бякин моны күреп-белеп торды, ул бездән бермә-бер яхшырак уйный иде. Үрнәк хезмәте өчен Фидаилгә ике атналык ял бирделәр, туган авылына барып кайтты ул. «Сөйгән кызым мине көтеп тормаган, кияүгә чыккан...» – ди, чак кына еламый үзе. Язмыш бу, аңардан узып булмый, дип юатырга тырыштым милләттәшемне.
Истә калырлык вакыйгаларның беренчесе июнь башында Чегдомын аэропортында булды. Анатолий белән икәү анда... энцефалит талпаны тешләүдән тайгада һәлак булган тимер юлчы солдатларның үле гәүдәләрен күрдек. Табутлар таба алмаганнардыр инде ул вакытта, мәетләрне өске киемнәренә һәм шинельләренә төреп китергәннәр иде. Йөзләре ачык килеш... һәм сап-сары. Безнең отрядта талпаннан зыян күрүчеләр булмады. Командирлар безне бу хакта язга чыкканда ук кисәтеп-өйрәтеп куйганнар иде.
Икенче вакыйга – август башында өч көн бертуктаусыз яуган яңгырдан соң Амур кушылдыгы булган Бурея елгасының ярларыннан ташып чыгуы. Җирле халык өчен гадәти, ел саен кабатлана торган күренеш. Су бит анда тирә яктагы бихисап сопкалардан бик тиз агып төшә, һәм шактый киң бассейнлы елга чын Идел кебек җәелеп китә. Чегдомын тирәсендә кеше яши торган торак пунктлар күп түгел. Иң зурысы – Урта Ургал дип атала. Су бу авылга кадәр үк менеп җитмәгән иде, ул, безнең казармалар һәм Чегдомынның өске өлеше кебек үк, калкулык өстендә урнашкан. Чегдомынны ике яктан уратып алган Бурея кушылдыклары шәһәрнең аскы өлешенә дә зыян китермәде, болынны гына су баскан иде. Елга агызып бара торган йорт хайваннары үләксәләре һәм хәтта агач корылмалар, бәләкәйрәк йортлар да югарыдан, төньяктан килгән булса кирәк. Бу «туфан» озакка бармады: ике-өч көннән соң кызу характерлы, бик тиз агымлы һәм елның елында кат-кат су астында кала торган мең тугайлы Бурея үзенең табигый ярларына кереп урнашты.
Бу елдагы соңгы «маҗара»ның Ерак Көнчыгыштагы кырыс климатка һәм кыргый табигатькә бернинди кагылышы юк. Ул күбрәк... минем 26 яшьлек «шәхси Буреям»ның үзе күнеккән гадәти ярларыннан ташып чыкмавы турында сөйли. Яңа ел алды киче, 1975 елның 31 декабре. Армия хезмәтенең соңгы ярты елына керәбез, дип куана боралак отрядындагы солдатларның төгәл яртысы (безнең «хәрби чакырылыш» шундый зур күпчелектә иде). Минем өчен гадәти көннәрнең берсе: кичке ашны ашаганнан соң, көндез коммутаторда эшләгән офицер хатынын алмаштырырга дип штаб казармасына киттем. Унсигез яшьлек кенә, Л. исемле, теләсә кемне гашыйк итәрлек чибәр. Туташкаем инде ярым исерек, һәм аның нигәдер тиз генә өенә кайтып китәсе дә килми. Шулвакыт ул, юбкасын бераз күтәрә төште дә, болай ди: «Фәһим, кара әле, минем аякларым нинди төз һәм матур!» Сүз дә юк, төз дә, матур да, ләкин... «Юк, Л., мин моңа әзер түгел...», – дидем дә чыгып киттем. Әйләнеп килгәндә, Л. юкка чыккан иде инде.
Ул хәрби частьтән читтәрәк урнашкан радиостанциягә киткән һәм төне буе зифа буйлы гәүдәсе белән анда дежур торган сержантның күңелен күргән икән. Һәм бу хакта часть командиры беренче булып белеп алган. Кем хәбәр иткәндер, белми калдык. Яңа 1976 елның беренче көнне иртүк өлкән командирыбыз әлеге сержантны якасыннан тотып алып... тимер юл гаскәрләренә озаткан. Туташның 30 яшьлек ире (боралак йөртүче) килеп җиткәнче үк. Сержант соңрак ротадагы дусларына хат та язып җибәргән иде: «Нигә мин шул фахишәгә кул суздым соң?..» – дип. Ерак Көнчыгыш кызларының һәм хатыннарының җенси активлыгы, дәртле табигате һәм «һөнәри осталыгы» турында без төннәрен Урта Ургалга самоволкага йөри торган солдатлардан ишетеп белә идек инде. Кемнең кая йөргәнен командирлар беләләр, ләкин солдат теләсә кайсы вакытта да үз вазифаларын төгәл һәм тырышлык күрсәтеп үти торган булса, моңа игътибар итмиләр иде. Ялкаулансаң – тоталар да «хезмәт тәрбиясе»нә – тоннельләр казырга озаталар. Боралак отряды армия төрмәсе түгел, тырыш хезмәт, аңлы тәртип һәм дисциплина мәктәбе булды безнең өчен.
Дөресен әйткәндә, бу хәл минем шул җөмләдәге беренче «куркаклыгым» һәм «җебегәнлегем» булмады. Советлар Берлегендә ирекле секс юк, дигән рәсми караш яши иде. Ә мин – «законопослушный гражданин»! Әле Мәскәүдә укыганда да шундый бер «канәгатьләнү» мөмкинлегеннән баш тарткан идем. Бусы инде институтны ташлап, Арзамаска кайтып китәр алдыннан булды. Яңа абитуриентлар килгәч, безнең тулай торакта аларның беренче имтиханда ук «икеле» алганнары белән үткәрелгән «очрашу кичәсе»ндә миңа ап-ак кашлы, бик чибәр һәм күңелле бер блондинка белән бергә утырырга туры килде. Ләкин эшнең тагын бер урыс җырындагыча тәмамланачагын сиземләгәч («Все подружки по парам в тишине разбрелися...»), мин шыпырт кына ычкыну җаен таптым. Соңрак егетләр мине моның өчен нык орыштылар...
Әтисез үскән ир кеше тормышның мондый четерекле вазгыятьләрендә йә дуамал, тотнаксыз һәм пырдымсыз булып китә, йә үтә дә сак һәм тыйнак буладыр ул. Моңа нигез сала торган табигатьне исә аның канына, алдарак әйткәнемчә, бала чакта ук үз яшьтәшләре сеңдерә... БАМдагы телефончы хезмәттәшем Анатолий да бу тарафтан миңа «теләктәш» иде. Гәрчә ул инде, үзе әйтмешли, «саф егет» булмаса да. Ул баштарак, төнлә коммутаторда дежур торганда Чегдомын кызлары килеп, бүлмә тәрәзәсенә бармак чиертәләр, үзләре янына чыгарга чакыралар, дип сөйли иде. Һәм мин аңа «файдалы киңәш» бирдем: «Ә син минем кебек, тәрәзәне менә шушы катыргы кәгазь белән томалап куй да, тегеләргә игътибар итмә!» Тора-бара Чегдомынның актив кызлары аны борчымый башладылар. Безнең «шәхси Буреябыз» тәртипле һәм инсафлы булды.
«Сез анда, Русиядә, аңламыйсыз...»
[edit | edit source]Берзаман, инде дембель булып өйгә кайтып китәр алдыннан, Чегдомынның шахмат беренчелегендә уйнаганда, җирле шахтачылардан сораштыра башлаган идем: «Ничек мондый авыр хезмәткә, кырыс климатка, тормыш уңайсызлыкларына түзәсез?» – дип. «Сез анда, Русиядә (!), безнең нинди иркен тормышта рәхәтләнеп яшәвезне белмисез. Сез кол булып гомер сөрергә өйрәнеп беткәнсез, күнеккәнсез инде!..» – диделәр. Ерак Көнчыгышның рухи ирек эстәгән халкы ярты гасыр элек тә үзен нигездә русияле дип санамый иде инде. Шуңа күрә соңгы елларда Хабаровск крае губернаторы Сергей Фургал белән булган «катавасия» һич кенә дә очраклы хәл түгел, минемчә. Ерак Көнчыгыш халкы үзен күрсәтми калмас әле алга таба да, инде котылгысыз булып китә башлаган тетрәнүләрдә һәм үзгәрешләрдә...
Чегдомынның шахмат беренчелегендә уйнавым – үзе бер хатирә. 1976 елның апрель ае азагында без «дембель аккорды» дип аталган эшкә керешергә тиеш идек. Элегрәк янган казарманы бездән алдарак өйләренә кайтып киткән солдатлар сүтеп бетергән һәм аның урынын тигезләп куйган иде. Безгә исә шунда, Бурея елгасы буендагы болыннан куптарып алып, чирәм утыртырга кирәк булды. Бурея болыннарын ел саен язын һәм август аенда, берничә көн барган көчле яңгырлардан соң, су баса. Һәм бер елдан соң анда яңадан чирәм үсеп чыга. Кырыс климат шартларында үсемлекләр дә, бөтен табигать тә әрсезләнеп китә икән.
Ләкин «дембель аккорды» мине читләтеп үтте. Старшинабыз Бякин һич көтмәгәндә миңа болай диде: «Син инде үзеңә тиешлесен эшләдең монда. Әйдә, киттек шахмат уйнарга...» Унөч көн бергә Чегдомын беренчелегендә катнаштык. Минем элемтә взводындагы урыныма алмаш килеп җиткән иде инде: бер азәрбайҗан малае телефончы булып калды миннән соң. Старшинабыз, турнирда өченче урынны алып, бакыр медальле булды. Минем өчен алтынчы урын да зур казаныш һәм гомер буе онытылмаслык истәлек иде. Уникенче майда, армиядә тапкан яңа дусларым белән мәңгегә саубуллашып, командирларыма рәхмәт әйтеп... Ерак Көнчыгыштан Русиягә кайтып киттем. Хезмәттәшем Анатолийны, яңа телефончыларны эшкә өйрәтү өчен, тагын бер айдан артык тотканнар. Мин әле тагын ярты ел бездән соңрак килгән солдатлар белән ара-тирә хат язышып тордым. Әлбәттә, үзем дә бик теләп риза булган булыр идем яңа телефончыларны эшкә күнектерергә, командирлар кушкан булса.
Саха егете Баһылай
[edit | edit source]Кемнәрдер үзенең армия хезмәтен, аның азагында «бабай» булып китеп, тырай типкәне, кәеф-сафа корганы өчен генә искә ала. Ә мин Ерак Көнчыгышны... иркенләп, ихлас күңелдән хезмәт итүем һәм башка бер җирдә дә очрата алмаслык нәрсәләрне күреп-ишетеп белүем өчен бүген дә онытмадым әле. Әйтик, Баһылай исемле (урысчасы – Василий) бер саха-якут малаеннан отып алган сүзләрне һәм җөмләләрне ничек хәтердән җуясың, ди?! Мәсәлән: «Эн миигиттэн тугу ылаары кинэҕийн? Хата харахха биэрэбиний!» (Син миннән нәрсә алырга ымсынасың? Күз төбеңә берне тондырырмын менә!). Яки: «Тыаҕа хааман, биир тииҥ көрөн баран куоттаран кэбистим» (Урманда йөргәндә, бер тиенне күреп алып, куып барып тота алмадым). Баһылай белән аралашу минем өчен, утыз еллап вакыт үткәч... саха әлифбасын һәм фонетикасын өйрәнүгә этәргеч булды. Чөнки саха җырчылары арасында яртылаш татар канлы, тиңдәшсез матур тавышлы Ангелина Фәйрушина булуы үзе бер искиткеч ачыш иде минем өчен. 2010 елдан соң мәрхүмәнең иҗатын аның ике кызы дәвам итте. Саха җире Татарстанныкыннан кырык дүрт тапкыр зуррак. Һәм анда нибары ярты миллион саха кешесе яши. Төбәк халкының яртысы гына. Татарлар саны – бер проценттан да түбәнрәк.
Оймяконда (суыклык котыбында!) туып үскән, үзе орчык буйлы гына, ләкин курку белмәс саха-якут малае Баһылай, кызганычка каршы, бик аз хезмәт итте боралак jтрядында. Җиңелрәк климат шартларында аның туберкулёзы ачылды. Туган якларына кайтарып җибәрделәр егетне. Ә мин... саха телендә аз булса да сөйләшергә өйрәнә алмый калдым. Саха-Якутия Җөмһүриятенең мәһабәт һәм горур гимны текстын, ниһаять, 2026 ел башында тәрҗемә иттем:
1. Сахам җире, шәрык нурларында
иминлек һәм бәхет яулыйсың,
җиңүләргә әйдәп баруыңда
мәгъриб алмазы күк балкыйсың...
Кушымтасы:
Көч җый һәм үс, Сахам җире, ныгы,
Изге Ватан, дан-шөһрәтләр тупла.
Илебезнең күрке-горурлыгы,
Синдәй иркен, юмарт Җирдә юк ла!
2. Күп тармаклы Лена ярларында –
Терек суы, бәрәкәт тулы:
Гүя дуслык-куәт алкынында
Халыкларга тынычлык юлы.
Кушымтасы.
3. Саха җире, кодрәт иңгән нурың
Гасырлардан безгә юл сала.
Дәвам иттек ата-баба юлын,
Тугры булып калыйк без аңа.
Кушымтасы.
«Белдекле дә, гадел дә!»
[edit | edit source]«Ачык һәм ирекле» Арзамаска барып, хәрби комисариатта калган документларымны алгач, Хлебодаровларга кереп, аларда калган китапларымны чемоданга төяп, хуҗалар белән хушлашкач, Татарстанга ашыктым. Туп-туры авылга кайттым, «КАМАЗ»га түгел әле. Колхоз рәисе Фаяз абый Хәйсаров: «Әлегә авылда кал, ял ит, көзгә таба Чаллыга китәрсең, – диде. – Син инде авыл кешесе түгелсең, монда тамыр җәя алмассың...» – дип, бик дөрес акыл бирде миңа. Спорт оештыручысы итеп эшкә алып, аена 70 сум түләп тордылар, өстәвенә комсомол эшләрен дә җайга салырга тиеш идем. Соңгысын булдыра алмадым, «оештыру сәләтем» юк иде. Ә күрше авыллар белән спорт чараларын рәхәтләнеп үткәрдек.
ФОТО: «Коминтерн» колхозын 26 ел буе җитәкләгән Фаяз абый Хәйсаров (уртада, түбәтәй кигән) 2019 елда 85 яшьлек юбилеен үткәрә; уң ягында – җәмәгате Равия апа.
Июнь аенда Буа районына концертлар куярга килгән Илһам абый Шакировның Толымбайга килүе хәтергә сеңеп кала торган бер вакыйга булды. Авыл җитәкчеләре һәм сәнгать һәвәскәрләре, аның белән очрашып сөйләшкәндә, мине дә, комсомол сәркатибе булганга, чакырдылар. Үзем сүз катмадым, тыңлап кына тордым, ул вакытта мин бик тыйнак идем әле. Концерт кичке сигездә башланырга тиеш иде. Бу хакта алдан ук хәбәр тараткан булсалар да, халык тиз генә җыелмады. Илһам абыйның моңа исе дә китмәде: «Гадәти күренеш бу, колхоз кырларында эшнең кызган чагы, – диде. – Тагын бер-ике сәгать көтәбез».
Клубка җыелган малайларга-кызларга: «Барыгыз, авылны «уятып чыгыгыз!» – дип йомыш куштылар. Кичке сәгать унда тамаша залы шыгрым тулы иде инде. Илһам абый ике сәгать ярымнан артык җырлады. Инде гадәттә концертларны тәмамлый торган Батырҗан ариясе дә башкарылды, ә халык мәшһүр җырчы белән хушлашырга уйламый да: алкышлый-алкышлый өч мәртәбә җырлаттылар. Өченче тапкыр сәхнәгә чыккач, Илһам абый шаяртып: «Ярар, җәмәгать, чөгендер сирәкләтергә туп-туры моннан китәрсез, өйгә кайтып тормассыз инде», – диде.
Август башында Түбән Камага киттем, әтием һәм аның гаиләсе белән кабат күрешергә. Комсомол билетымны, Казанга хәтле поездга утырып барганда, вагон тәрәзәсе аша... Апас районы кырларына тондырдым. Дүрт айдан соң барыбер комсомол яшеннән чыгам ич. Һәм 1976 елның 6 августында «КАМАЗ»ның ремонт һәм инструментлар заводындагы дүртенче цехка беренче тапкыр эшкә чыктым. Сырлар шомартучы итеп алдылар, бер разрядымны киметеп: «Хезмәт практикаң күптән юк, тәҗрибәлерәкләр белән тиңләшә алмассың...» – дип.
Беркем каршында ким-хур булмасам да, разрядымны ике елдан соң гына кире кайтардылар. Һичкемнән бернәрсә сорамадым, беркайчан да, бернидән дә, беркемнән дә зарланмадым. Алга таба җитәкчелек барысын да – бәлки кайчак соңарыбрактыр да, ләкин инде һичсүзсез «килеп терәлгәч» – үзе биреп торды. Бу язмада – алдагы бүлекләрдә дә, моннан соңгыларында да – кайбер вакыйгаларны санап кына үтәм, аларны оештырган «персонажлар»ны телгә алмыйм...
Ел ярым вакыт үткәч, гаиләле булдым. Цехта кияүгә чыкмыйча да рәхәтләнеп һәм иркен яшәгән яки ирдән аерылган хатыннар байтак иде. Минем күз шуларның иң күрексез дип санала торганына төште: миннән бер яшькә кечерәк Асиягә. Ул 28 яшен тутырып килә. Намуслы һәм гыйффәтле булуы моңсу йөзендә үк чагылып тора. Шәһәрдә туып-үсеп, урыс мәктәбендә укыган булса да, татарча иркен сөйләшә һәм укый-яза белә. Ә миңа нәкъ шундый пар кирәк тә. 1979 елның августында мин аны Мәскәүгә алып барып, совет башкаласы һәм үземнең «истәлекле урыннарым» белән таныштырдым. Биш көн буе җизнәмнең Чертановода яшәүче һәм мине җиде ел элек «медицина» кочагыннан йолып алган туганында кунак булдык. Бер-бер артлы Зөһрә белән Гөлнарабыз туды. Башта бер, аннары ике бүлмәле «малосемейка» алдык. Хатынымның профкомда «үз кешесе» бар иде, Равил безгә һәрвакыт ярдәм итеп торды.
Шуннан соң, озак та үтми... винт ырмаулаучы булып эшли алмаслык хәлгә килдем. Кулларымда терсәккә кадәр тире бозыла башлады. Станогымның суыткыч маена... селте өстәгән булганнар. Смена буенча алмашчымны, аның да кулларына зыян китермәс өчен, башка станокта эшләтеп торганнар. Соңрак станокның маен тулысынча түгеп алмаштырдылар «Махсус операция» үзе дә, аны оештыручыларның һәм «каплап торучылар»ның исемнәре дә сер булмады, бөтен хезмәттәшләр белеп торды. Мин «коры эш»кә күчәргә мәҗбүр булдым. Фатир алганчы түзәргә, заводтан китмәскә кирәк иде...
ФОТО: КАМАЗның Ремонт-инструмент заводы, 1983 елга кадәр бергә эшләгән хезмәттәшләрем: кырдыручылар, фрезерчылар, шомартучылар һәм эш бүлеп бирүче кыз. Арттагы рәтнең сул кырыенда Фәһим – винт ырмаулаучылардан берьялгызы. Башка һөнәрдәшләр «түбән сортлы» кешеләр сафына басарга теләмәделәр...
Гомумән алганда, участок һәм цех эшчеләре белән мөнәсәбәтем яхшы иде. Бары тик тырышып, эш рәтен белеп эшләвем һәм математикага нигезләнгән барлык исәп-хисапларны, технологларга мөрәҗәгать итеп тормыйча, мөстәкыйль башкаруым аркасында «тәкәбберлек зыяны» күргән югарырак разрядлы һөнәрдәшләр генә мине өнәп бетермәде. Бигрәк тә тагын яшьләргә – үз теләгем белән, беркем кушмыйча – ярдәм итә башлагач. Өстәвенә мине Чаллы янындагы авылдан килгән бер татар малаена остаз итеп тә беркеттеләр бит әле. Өйрәттем аны да: Әхмәтнур икенче разрядлы сыр шомартучы булып китте. Бер сменада эшләдек, гадирәк операцияләрне үзе башкара башлады, катлаулыраклары булса, ярдәмгә килеп тордым.
Хезмәттәшләрем мине профсоюз утырышларының берсендә шәһәр мәхкәмәсенә халык утырышчысы итеп җибәрергә тәкъдим иттеләр. Белдекле дә, гадел дә ул, диделәр. Цех җитәкчелеге алдан билгеләгән кеше һич көтмәгәндә бу өстәмә, әмма мактаулы эштән баш тартты. Ярты елга бер тапкыр, дүрт мәртәбә икешәр атна мәхкәмәдә утырдым. Елга ике мәртәбә айның иң яхшы винт ырмаулаучысы була идем: үзебезнең мастер ханым җәйге ялга киткәч һәм кыш көне чирдән дәвалануга чыккач. Моның өчен өстәмә премия бирәләр иде.
Һәм тагын бер кызыклы хәл истә калган. Берзаман мин, ни сәбәпледер чыгырымнан чыгып, бер кеше белән ызгышып киткән идем. Ләкин цехтагы хезмәттәшләр, сорашып һәм ике дә уйлап тормыйча, миннән «зыян күргән» кешене гаепләделәр: «Это как же надо дрочить Фагима, чтобы он с тобой поссорился?!» – дип.
«Г» хәрефе сыман...
[edit | edit source]1983 елның 6 августында («КАМАЗ»да эшли башлавыма төп-төгәл җиде ел тулгач!) өч бүлмәле аерым фатирга күчтек. Ләкин моның өчен мин... эштән китәргә мәҗбүр булдым. Чөнки миңа ике бүлмәле «малосемейка»да ремонт ясап калдырыр өчен эшләгән өч отгулымны бирмәделәр, гәрчә ай башында әле бернинди кичектергесез эш-аврал яки башка сәбәп булмаса да. Балаларыбыз ике-өч яшьлек кенә, аларны калдырып торырга урын да юк. Ә хатыныма эшләгән отгулларын бирделәр, каршылык булмады. Нишләргә? Өч «прогул» ясарга туры килде миңа. Цех башлыгына хәлне аңлатып биргәч, мине җәзага тартмадылар, эштән киткәндә гаризада һәм хезмәт кенәгәсендә «үз теләге белән» дип яздырттылар.
Озакламый, мин заводтан киткәч, элеккеге «үзтеләкле көн дәшләрем» Әхмәтнурны да кысрыклап чыгарганнар. Ничек соң инде түзеп торасың, ди, 1980 нче, шовинизмның шайтан таягы әле гөрләп чәчәк аткан елларда бу «татарва»га! Участокта татарлардан булган «эшче интеллигентлар» (винт ырмаулаучылар) калмады. Үткер һәм чая малай иде ул Әхмәтнур: фатир алырга чираты җиткән татар кызына өйләнеп өлгерде шушы ике ел эчендә. Заводтан киткәч, шәһәрдә шофёр булып эшләде ул мин белгән вакытта. Балалары да бар иде аның.
Яңа урында хезмәт хакым шактый кимеде, ләкин бу кадәресе генә инде түзеп торырлык иде. Һо Ши Мин әйтмешли, «Азатлык һәм бәйсзлек барыннан да кадерлерәк». Ә 1994 елда, заводка журналист буларак мәкалә язарга килгәндә, элеккеге «кайгыртучыларым» дөньядан китеп беткән иде инде...
Котлов фамилияле һәм әлеге «махсус операция»дә бернинди катнашы булмаган сыр шомартучы бүген дә исән-сау. Тумыштан Алабуга районы керәшене, бик күңелле, сүзгә оста һәм мәзәкчән кеше. Мин аны еш кына базарга чыкканда очратам. Ул үзе партия әгъзасы иде 1980 нче елларда. Ләкин туры сүзле, үз фикерен, беркемнән-бернидән дә курыкмыйча, шартлатып әйтеп бирә белә – җыелышларда да, үзара әңгәмәдә дә. Ул вакытта 20 апрель тирәләрендәге шимбә көнендә «Ленинский субботник» дигән өстәмә эш көне була торган иде. Гел Пасхага туры китерәләр иде бу «хезмәт бәйрәмен». Эшкә чыгасың, азмаз эшләгән булып кыланасың да кайтып китәсең. Һәм синең бер көнлек хезмәт хакыңны тотып калалар. Котлов исә бу партиячел калыптагы, ләкин халык өнәп бетермәгән «комбинация»
турында бер такмак та сөйли иде:
«Спасибо партии родной
за доброту и ласку!
...Отобрали выходной
и обосрали Пасху...»
Мин селте каезлаган кулларымны тиз генә дәвалап бетерә алмадым. 1987 ел җәендә «КАМАЗ» заводларыннан киттем, чөнки инде аларның һавасы да аллергия китереп чыгара башлады минем типтагы организмда. Махсус белеме һәм эшмәкәрлек яки башка алдау-йолдау сәләте булмаган кешегә шәһәрдә берничә генә эш бар. Мин кибеттә йөк ташучы булып киттем – ике кызымны янәшәдә урнашкан татар гимназиясенә йөртер өчен. Җәмәгатем дә шунда җыештыручы булып эшкә керде. Иртәдән кичкә кадәр көн аралаш эшләдек: беребез алып бара балаларны татар мәктәбенә, икенчебез өйгә алып кайта. Өченче кызыбызның әле тәпи йөри башлаган чагы гына. Җиде елдан соң, 1994 елның 1 сентябреннән башлап, зурлары аны да көн саен шул ук татар гимназиясенә укырга ияртеп алып бара һәм алып кайта башладылар. Мин бу вакытта инде кибеттә эшләми идем: 1993 ел җәе башыннан, авыр эштән тәмам билсез калгач, «Г» хәрефе сыман йөреп киттем. Инде 45 яшемне тутырып килсәм дә, гәүдә төзелешем һаман балачактагы кебек калды бит: тал чыбыгы сыман. Мине өйдә утырган килеш остеохондроздан дәвалануга чыгардылар. Өч ай буе хаста хакы түләп тордылар. Поликлиникага процедураларга, массажларга йөрдем. Аннары, 1993 елның 1 сентябрендә, эштән үз теләгем белән китәргә туры килде. Бүтән барыбер хаста хакы түли алмыйбыз, һәм син инде йөк ташучы булып эшли дә алмаячаксың, диделәр.
- * *
Бу хатирәләрнең беренче ике өлешенә шушы урында нокта куярга кирәктер. Чөнки алга таба бөтенләй башка, вакыйгаларга элеккечә бай, ләкин һич көтелмәгән, берничек тә фаразланмаган тормыш башланды. Биредә ачыктан-ачык бәян ителгәннәр каләм тибрәтүчеләргә «иҗат чималы» булсын. «Самореклама» түгел бу! Башкача әйтеп булмаганны әйтергә теләү генә. Барысы да – малың да, серләрең дә – бу дөньяда кала, төяп-тыгып алып китәр өчен, гүрдә – арба, кәфендә кесә юк... Һәм гомумән, фани дөньяда гомер сөрүче кешенең дә төп максаты үз ихтыяҗларыңны һәм мәнфәгатьләреңне канәгатьләндерү белән чикләнү түгел, ә үзеңә Хак Тәгалә биргән сәләтләрне ачыклау һәм аларны тормышка ашыру. Куллану өчен генә яшәү – мәгънәсезлек һәм аңсыз рәвештә гөнаһка бату ул, ә илаһи һәм иҗади максатларга йөз тотып яшәү – чын бәхет.
Була яшәп, җанны батырмыйча
хайванлыкка, рух-намусны саклап,
бер икмәккә генә табынмыйча –
икмәк үстереп һәм аны хаклап.
(Игорь Губерманнан тәрҗемә)
«БАР МИНЕМ ХӨР, БӘЙСЕЗ ҮЗ ГАЛӘМЕМ...»
[edit | edit source]Кайдадыр, ерак, серле һәм томанлы
танып белү киңлегенең артында,
соңрак «очраклы рәвештә» булганны
алдан ук әзерли кемдер барын да...
Где-то там, за пределом познания,
где загадка, туманность и тайна,
некто скрытый готовит заранее
всё, что позже случится случайно.
(Игорь Губерман)
Дистә еллар буе дәвам иткән гаҗәеп бер күренеш инде бу: тормышта ничәмә тапкыр һәм нинди генә авыр хәлләргә юлыксам да, ара-тирә очрый торган «сазлык»ларга муеннан кереп батсам да, минем янда элек күрмәгән-белмәгән бер кеше пәйда була да мине «якамнан тотып» тартып чыгара иде. Күп тапкыр кабатлана торган очраклылык «система» дип атала. Бу хакта урыс һәм яһүд халыкларының исеме эпиграфта аталган олы шагыйре болай ди:
Аллаһ фәрманыннан гайре юк бер эш,
дим мин, карап дөнья матавыгына;
очраклы хәл чыгып тору ифрат еш –
исбат моның тәкъдирсез булмавына.
«Хәтердән җуелмас мизгелләр»нең «яңа тормыш»ка караган бу өлешендә дә байтак булды «очраклы хәлләр» һәм алардан һич көтелмәгәнчә йолып алучылар!
Графоманлык аша – сәламәтлеккә
[edit | edit source]Алдарак әйткәнемчә, мине 1993 елда коточкыч остеохондроз егып салгач, җәй буе «Г» хәрефе булып хәрәкәт иттем, массажлар ясатып, дарулар эчеп йөрдем. Ләкин нигәдер башны ташка бәрмәдем, җаным тыныч иде: «Әй, шахмат уенында атлар да бит гел «Г» хәрефе дип йөриләр!». Хатыным да бер каршы сүз әйтмәде. Ә бит ул үзе һич кенә дә артык сабыр түгел һәм матди тормышка нык бәйләнгән кеше! Нинди серле көч аны тынычландырып торды икән айлар дәвамында? Әллә ул көч изге күкләргә ашып фәрештәгә әверелгән газиз әнкәем булдымы...
Шул җөмләдән, җиде ай буе хатыным берүзе эшләп тапканны ашап һәм... графоманлык белән шөгыльләнеп яттым. Яздым да яздым шунда ми тармасына кайдандыр нидер килеп кергәнне. Башка «файдасыз» мавыгуларым булса да, алар белән шөгыльләнергә физик мөмкинлегем юк иде. Мәкаләләр, рифмалаштырылган нәрсәләр сырлыйм, барысын да Казанга яки Чаллы басмаларына почта аша җибәрәм, соңрак, сентябрь аенда үзем инде савыгуга таба авышкач, җирле газеталарга илтеп бирә башладым. Бастыралар, каршы сүз ишетмәдем беркайда да. Тиенләп булса да гонорар җибәрәләр. Кем син, кайда эшлисең, дип сораштыручы да юк, ә минем исә зарлана торган гадәтем булмады әле ул вакытта. Хәзер генә ул сыкрана башлыйм, берәр борчулы нәрсә килеп чыкса...
Бер генә язманы да чүп савытына ташламадылар, ахры. Советлар Берлеге таркалса да, илдә әле һаман да «демократия», ачыклык-хәбәрдарлык хөкем сөрә, Татарстанда милли күтәрелеш дәвам итә. Еллар ябык булса да, юллар ачык иде. Чаллыда Татар иҗтимагый үзәге дөрләп эшләп тора, аның дүшәмбе көнне була торган утырышлары минем өчен җомга намазы күк булып китте. Мөселман булып тууымны да онытмыйм, әлбәттә. Шушы ун ай эчендә гарәп язуын һәм грамматикасы нигезләрен өйрәнеп, Ислам дине хәрефләрен таный башладым. Кирәкле китапларны, сүзлекләрне, белешмәләрне һәм дәреслекләрне «элеккеге тормыш»та, физик яктан исән-имин чакта, җитмешенче-сиксәненче елларда туплаган идем.
Хезмәт хакы алган саен китап кибетенә чаба торган гадәтем бар иде КАМАЗда эшли башлаган елларда ук. «Ногман тәфсирен» һәм гарәп сүзлеген кулланып, Коръәни Кәримне укып чыктым. Шуның нәтиҗәсендә берничә шигырь дә язылды, менә шуларның берсе:
Ихлас догам
Иксез-чиксез, камил Синең
Рәхмәтең вә Мәрхәмәтең,
Һәрдаим тәрбия иттең,
Юктан бар итеп һәммәсен,
Бөек исемең белән, Аллам,
Башлый эшен бөтен Галәм,
Сиңа гына мин сыенам,
Газиз Тәңрем, Хак Тәгаләм!
Хәмед-сәна гыйбадәтем
Галәмнәрнең Раббысына!
Олы рәхмәтең-шәфкатең
Колларыңның затлысына.
Юк көндәшең вә охшашың,
Бер ялгызың бар Галәмдә,
Бәндәләрнең Син патшасы,
Синең колың барча бәндә.
Һичкем Сине тудырмады
Һәм тумады Синнән кемсә,
Синнән гайре бар булмады
Галәмнәрдә һичбер нәрсә.
Нә шәй булсын, нә бер мәхлук –
Ихтыяҗың аңарда юк:
Гафу итеп бар әҗәтне,
Үтәүче Син һәр хаҗәтне.
Һичкем Сине бар кылмады,
Һичкем Сиңа тиң булмады,
Һичкемгә Син буйсынмыйсың,
Мәңге булдың һәм булырсың.
Бар мәхлукка мәрхәмәтле –
Иттең дөньяда нигъмәтле
Мөэминен дә, кяферен дә:
Хөкемең Кыямәт көнендә.
Бер Син безнең тәрбияче,
Бер Син хакыйкать иясе,
Сиңа багышлана догам –
Син хаклаган телдә кылам.
Хак Тәгаләм, Бөек Акыл!
Гыйбадәтемне кабул кыл,
Ә ялгышсам, мине кичер;
Туры юлга Үзең күндер.
Син саклаган намусыма
Хөкем кылмас җирдә һичкем;
Җаным Синең хозурыңда,
Синдә генә гадел хөкем.
Хасталык вакытындагы иң беренче зур графоманлык күнегүем шул 1993 елның августында булды. Аны үзенә күрә «алдагы тормыш программасы» дип кабул иттем. Шигырьне соңрак «Ватаным Татарстан» да бастырган иде. Төп нөсхәне беркадәр тулыландырып тора торган тәрҗемәсен беркая да юлламадым, беркемгә дә укытмадым. Мин бу программаларны тәки үтәп бетерә алмадым инде. «Мин генә түгел, бөтен халыклар һәм җәмгыять үзе үтәмәде, үтәргә теләмәде һәм бүген дә теләми!» дигән «сылтау» берничек тә аклый алмый: шигырьләрдә әйтелгәнчә, «һәркемнең үз яссылыгы, һәркемнең үз мәсләге». Һәркем үз урынында тырышып тырмашырга бурычлы, дип саныйм. Һәм «ашкынулы сабырсыздан гомердә көнләшмәгез!»
Тормыш юлы
Аллаһ каршына илтүче изгелек юлы бик тар.
Иблис-мәлгуньне җиңүнең бер генә ысулы бар:
Көчең җитсә, һич юл бирмә, аяк терәп каршы тор,
Тарафдарларны, халкыңны шул иблискә каршы бор.
Иман нуры яктысында иблис дәрманы китәр,
Буйсындырып тота белсәң, ул сиңа хезмәт итәр.
Хәлдән тайса көрәштәшләр һәм сирәгәйсә сафлар,
Вәсвәсәләргә бирелеп, хыянәт итсә дуслар,
Комачаулама аларга, үз иманыңны сакла,
Булачак кискен көрәшкә яңа тарафлар тупла.
Акылсызлык, башбаштаклык теләгәнен эшләсен,
Чистартсын синең мохитне, мөртәтләрне чүпләсен.
Фани булгач ошбу дөнья, Хак Тәгалә юлында
Була алмый һич мәңгелек хөррият тә, золым да.
Яралгысында золымның бар һәлакәт орлыгы:
Гайрәтлерәк була барса, якыная хурлыгы.
Золым белән көрәшкәндә юк фетнәнең кирәге –
Һәркемнең үз яссылыгы, һәркемнең үз мәсләге.
Узалмассың явызлыкта явызлыкны син һич тә –
Утын өстәп торсаң утка, өстәлә аңа көч тә.
Шайтаннарның таянычы – күпчелек белән тизлек,
Күңел нуры, изге иман – Тәңре яраткан үзлек.
Тормыш һәрчак дәвам итәр, Җирдән иман китмәсә,
Юк аның үлем ноктасы, Кыямәт көн җитмәсә.
Изге-явыз комарында без ирешкән нәтиҗә –
Мәңгелеккә юл алганда хаклы дәлил, тәҗрибә.
Дөнья өчен дип тапканың бу дөньяда кала бит,
Фидаиләр мәңгелектә үлемсезлек ала бит.
Булмый тормыш тәгәрмәчен туктатып йә тизләтеп,
Иблисләр Галәм Канунын яза алмый үзгәртеп.
Һәм иблисне авызлыклап булмый һич канун белән –
Туклана икейөзле хаин-мәлгунь каны белән.
Иблиснең бөтен гәүдәсе тирәндә, җәһәннәмдә,
Суыргыч-капшавычлары без гөнаһлы адәмдә.
Куллана ул азык итеп безләр кылган шомлыкны;
Чыгар тамчы-тамчы кысып җаныңдагы бушлыкны,
Корыт тамырын иблиснең һәм киптер бозык канын –
Хак Тәгалә хозурында ясарсың тугры адым.
Кыл изге гамәл, дөньядан киткәнче уйлан, эзлән,
Җиңү-җиңелү мәгънәсен дөрес аңларга өйрән.
5-8 август, 1993 ел.
Дорога жизни
К Престолу Бога путь всегда тернист:
К Нему отыщет узкую тропинку
Лишь кто душой и помыслами чист,
Кто бережёт в себе Творца искринку.
Наскоки сатаны прочь отвергай
И в меру сил одолевай невзгоды,
К души порывам ближних убеждай
Во имя Бога, Истины, Свободы.
Единство, лад, согласие в делах –
Вот средства против сатанинской скверны,
Покуда держишь крепко в удилах,
И сатана – слуга, но лицемерный!
Ничто не вечно: выбьются из сил –
Соратников шеренги поредеют,
Изменят те, кто клятву приносил, –
Соблазны жизни краткой одолеют.
Невмочь сдержать зло – отступи, терпи,
Но сбереги в самом себе ты Бога,
К борьбе за Веру падших подними –
Вновь предстоит нелёгкая дорога!
Неверные средь мутных сгинут волн –
Очистится Земля от зыбкой скверны;
Поток безумия и произвол
Вреда не причинят нам, правоверным.
Восстанем мы – как скалы средь пучин,
Как маяки под сенью небосвода,
Нам с Богом для унынья нет причин:
Ярмо не вечно – так же, как свобода.
Никто Величья Бога не оспорит!
И тёмной силе не объять всего –
Зерно погибели в зародыше её:
Лихая удаль только крах ускорит.
Без помощи Творца успехи мнимы,
В борьбе со злом нужды в интригах нет;
Дорога Жизни широка, но след
У каждого здесь свой, неповторимый.
Навал и суета – удел лишь сатаны:
Обета лживого торопит бренность;
Идущим к Вечности, как факелы, даны
Надёжность, качество и постепенность!
Пока на Вере зиждется наш Дом,
Любовь Творца укроет нас как прежде;
Господь свершит наш путь Страшным Судом,
Когда погаснет в душах луч Надежды.
Истории и судеб колесо
Ускорить иль замедлить невозможно,
Закон Творца священен и весом –
Не заменить его обетом ложным!
И Тьмы со Светом в той борьбе вотще
Победы миг – мираж, пусть кровью добыт!
Земных страданий оттиски в душе –
Для вечной жизни обретённый опыт.
И всё, что в мире бренном раб достиг,
Его наследникам лишь для услады;
Ценою жизни – тот счастливый миг
Преодоленья Вечности преграды.
Лишь праведный богоугодный труд
Вернёт покой душе и счастье Дому,
Скитания земного каждый круг –
Дорогой Жизни верный шаг к Престолу.
Твори добро и путь свой отыщи,
В раздумьях о Творце найди отраду;
Потерь и обретений труд души –
Итог всей жизни и залог Награды.
8-10 августа 1993 года.
Тагын бер зур графоманлык күнегүем 3-4 октябрь көннәрендә, Русиянең яңа «демократик» хакимияте Мәскәүдә иске «коммунистик оппозиция» терәге булган Югары Шураны (Ак йортны) аттырган чакта булды. Ике көн буе телевизордан күргәнне кәгазьгә төшереп утырдым. Бернинди «иҗат газаплары» кичермичә, үзеннән-үзе язылды бу шигырь. Кемдер шыпырт кына колагыма әйтеп-сөйләп торган кебек булды. Татар теленә тәрҗемә итмәдем.
Страна
Страна – как коридор:
Жандармов жадный взор,
Дубинок дробный строй
И барабанный бой.
Здесь, как нигде, свои –
Без тягот и забот –
Мерзавцы, палачи,
Чужой здесь лишь народ.
Здесь тот, кто создаёт,
Убог, бесправен, слаб;
Как избавленья ждёт
Своей кончины раб.
Здесь «сникерсы» жуёт
Проныра-спекулянт,
В почёте идиот,
Нахлебник, симулянт.
И наглухо, как встарь,
Закрыл весь белый свет
Политикан-звонарь,
Мафиози-мироед.
Обшарит КГБ
Все уголки души
И волчий даст билет:
Живи, но не дыши!
Во сто пудов кулак –
Цензуры удила;
Лубянка и ГУЛАГ
Венчают все «дела».
Всегда здесь клином – клин;
И словно хамелеон –
Продажный властелин,
Услужливый шпион.
Здесь страх рулит везде,
Чинуша прав во всём:
Закатит в лоб тебе
И мент, и управдом.
Народам здесь – тюрьма:
«Держать и не пущать!
Накажем чурбана,
Раз так туда их мать!»
Страна плохих дорог,
Обилия дураков,
Несёт её злой рок
На свалку всех веков.
И много дней-ночей
Ещё у нас пройдёт,
Но поворот в судьбе,
В сердцах произойдёт!
Сойдутся в ближний круг
Адамов сын и внук:
Какой ни есть челом,
Искра Творца – и в нём!
Но не надейся враз,
Без внутренней борьбы
Преодолеть соблазн
Пороков сатаны.
Избавься от оков,
И ближнего любя,
Ты уважай его
Как самого себя.
И в человеке том
Ты брата разгляди,
Согрей своим теплом,
Тревоги раздели.
Если всех людей
мира хочешь вмиг
обратить в друзей, –
знай ты их язык!
Страна – не коридор,
Страна – цветущий сад,
Когда в ней каждый взор
Слит в общий дружбы взгляд.
Страна людьми сильна,
Свободой велика.
Свободная страна
Будет жить века!
3-4 октября, 1993 года.
Шул ук туксанынчы елларда язылган тагын берничә шигырь:
Сүз турында сүз
Иң элек Сүз яратылган, бу – шиксез.
Фикер-фөкра туып торган өзлексез,
Изге Рухтан канат иңеп бер мәлдә,
Бөтен киңлеккә таралган Галәмдә.
Сүз яңарта һәм җимерә дөньяны,
Сүз белән бәндә хөкем итә җанны:
Йә фәрештә куенында сакланыр,
Йә вәсвәсәгә бирелеп газапланыр.
Сүз яраткан җимешләр – зәгыйфь, фани,
Тарттырыр аларны чор тегермәне;
Бәндә генә гомерлек дип әмәлләр
Кайвакыт уй-фикерләр һәм гамәлләр.
Аермачык сүзләр белән юл ярып,
Төзик гүзәл фикер-фөкра сафларын;
Сырлы сафсатаның юктыр кирәге –
Гади вә гүзәл тормышның зияге.
Галәм бакчасында һаман сабый без,
Язмыш тәсбих төймәләрен саныйбыз;
Безнең гомер – сандал-чүкеч арасы,
Мәңгелеккә шуннан үтеп барасы.
Эзләмә урын Галәмнәр читеннән,
Чүкелмәккә бәндә тәкъдир ителгән;
Фикер-гамәл белән язмышың уйнат,
Чыныксын җаның – күбрәк аны кыйнат!
Заманча вәгазь
Һәр гамәлнең Җир йөзендә нигезе бар,
Бар гыйбрәте, куанычы, аянычы.
Илаһиның фанилектә гел эзе бар,
Бәндә гамәленең Күктә – таянычы.
Изгелектән бәндә нигез әзерләсә,
Күкләр аңа бирми калмас үз ярдәмен;
Бу дөньяда кеше үзе ниләр чәчсә,
Мәңгелектә торыр татып шуның тәмен.
Соңгы сүзне Аллаһ биргән изгелеккә,
Сынауларның азагында бар хозурлык;
Төсле гөлләр булып үсәр ахыр чиктә
Бер күреге дә булмаган шыксыз орлык.
Чүп ыргытсаң, үз башыңа явар уклар,
Терәксез эш вә нигезсез гамәл калмас;
Күкләрдә хәл ителгәнне корсакбашлар
Фетнәләре белән генә үзгәрталмас!
Изге гамәл, Аллаһ кушса, гел мөкәммәл,
Әмер килсә, хәл итәрсең барысын үзең;
Ниятләрең керсез булса, табылыр әмәл,
Фәрештәләр дә иңдерер «амин» сүзен.
Заманалар килә!
Үз вакыты таш атуның,
Үз вакыты таш җыюның;
Кылганга җавап тотуның –
Заманасы хәзер шуның.
Вәхи ителмеш Китапта
Ошбу күчеш галәмәте:
Галәмнәрнең бугазыннан
Үтеп бара Җир хәяте.
Әйләнерләр таяк йоткан
Тәкәбберләр тораташка,
Кешелеккә ыргытылган
Чуерташлар явар башка.
Дәгъва булмас даһилеккә,
Пәйгамбәрләр ризыгына,
Күп гамәлләр китәр чүпкә,
Хак булыр тик азы гына.
Кайсыбыз бу йөккә чыдар?
Булмас әйдәп баручылар,
Булмас качып калучылар,
Азлар атлар, күпләр елар.
«Халкым!» дигән тавышлысы
Алыр Бөек Галәм моңын,
«Үзем!» дигән табышлысы –
Комга күчкән алтын чыңын...
Беркем алдан хәбәр бирмәс,
Ни буласын Алла белә.
Асыл-рәвешен һичкем белмәс
Заманалар ләкин килә.
Килә!
Киләчәк буыннар авазы
(төзелмәгән фирка манифесты)
Ашкынулы сабырсыздан
Гомердә көнләшмәгез;
Бердәм булыгыз, фиркаләп
Әлегә берләшмәгез.
Аллаһыбыз хозурында
Бәндә ялгыз һәрвакыт;
Хак Тәгалә бирер әмер,
Килер ул – сезнең вакыт!
Иҗтиһат кыл сабырлыкта,
Кырыкка берне ярып;
Без әле тумаганбыз бит –
Эзләмә һич шәм алып.
Иман нуры белән һәрчак
Яктырт фани дөньяны;
Бәлки син дә безнекедер –
Кем дә булса бит тергезер
Төзелмәгән фиркане!
Жизнь – лишь суета...
Фундамент мирозданья тем и крепок,
Что качеством и простотой отмечен;
Его тайник же строго засекречен,
Чтоб отыскать, в мозгу не хватит клеток.
Не первый век убогий разум тщится
Прогрызть гранит наук, стену учений,
И тянется за ним борьбы, мучений,
Потерь и катастроф всех вереница.
И все просторы наших «достижений»,
Наукой покорённые «высоты» –
Лишь тупики, ловушки и пустоты
Земного лабиринта приключений.
Деяния подвижников «свершений»
Наперекор гармонии небесной
Потомкам нашим разве что уместны
Как маяки трагедий и крушений.
И перепробовав всего земного,
Правнуки скажут на краю «прогресса»:
«Количество и скорость любят беса,
Умеренность и качество – суть Бога».
Поймут они, сполна себя исхлёстав,
У бренности на самой той границе:
Толкли лишь воду мы в земной ступице,
А ларчик открывался очень просто...
- * *
А ведь за тем же Бог людьми нас создал,
Чтоб мы, никчёмность суеты поняв,
И мёртвый груз страстей, пороков роздав,
К Нему вернулись, лик Его прияв!
Приговор злодею
Аршином измерив, умом не понять:
Завязла в болоте державная мощь,
«Спецов» и «радетелей» тёмная рать
Тусуется в думах и тщится «помочь».
Набит гениальностью как кошелёк,
Горохом отскочат из уст словеса –
Хоть в чувствах сыновьих к Отчизне убог,
Страну норовит он поднять в небеса.
И дух реформаторства в нём, словно бес,
Потрогать, подвигать, порушить зовёт;
Мерилом величья – крутой «Мерседес»
И в цюрихах собственный банковский счёт.
Имперский Иуда себе на уме,
Попробуй продажным назвать – миль пардон!
Хозяин работой доволен вполне:
Текут миллиарды к нему за кордон.
«Россия безгласна, хоть выжми весь сок, –
Прибавит «наставник» злодею ума, –
По пузе и мозгу – за шоком шок,
Не выйти «колоссу» сто лет из дерьма»!
Кишит у престолов иудин помёт,
Кровавую бойню готовит в стране,
Химеру плечом подпереть он зовёт
И в жертву народ принести сатане.
Столетий уроки злодею не впрок.
Небес приговор безгласен, но строг:
«Уж карма твоя полна – вышел срок,
Пора преступить преисподней порог!»
Инде яңа гасырда оештырылган бер «рифма» туксанынчы еллардагы графоманлык күнегүләремә менә шундый йомгак ясады:
Заметки графомана
И всё и вся послушны звону злата,
Когда судьбу не раскуёшь иначе:
Писатель нынче – графоман удачи,
А графоман – писатель, но без блата.
Слыть графоманом суждено поэту,
Коль не снискал официальных лавров:
Пусть затыкал за пояс «динозавров»,
Но не устроил их апологетов.
А потому и ныне в обществе обмана,
Склонив главу, когда венок вручают,
Одним глазком поэты примечают...
Чтоб не накинули хомутик графомана.
Такмак язып – журналистлыкка?
[edit | edit source]Ахыр чиктә бу «файдасыз эшләр» мине... КАМАЗ нәшер итә торган «Нур» газетасы редакциясенә эшкә алынуга илтеп җиткерде. Беркөнне, инде тураеп, ләкин саклык белән генә тәпи йөри башлагач, 1994 елның март аендагы сайлаулардан соң «Яңа Дума такмаларын» язып, элеккеге кебек, гадәттәгечә, ул вакытта газетада мөхәррир урынбасары булып эшләгән Зәки абый Хәнәфиевкә илтеп бирдем. Ул моны укып чыкты да... инде әзер газетаның соңгы битенә куелган бер материал урынына минем язманы кертеп урнаштырды:
Яңа Дума такмаклары
Тәрәзәләргә ут капса,
ачып җибәр ишекне;
юньле Дума, гадел патша –
хыял назлый мужикны.
Сүз боткасы ашатырга
булды Мәскәү Думалы;
җиңел куып таратырга –
вәкаләте чамалы.
Бик күпләрең Себер китәр,
«либерал»ны котыртсаң,
алтын богаулар киярсең,
муеныңа утыртсаң.
Әнә килә Жириновский –
бөек дәүләт батыры,
тавышы яңа, җыры иске –
хурлык булыр ахыры.
Патша йөри урам буйлап,
нигә ачык изүе? –
Йә тагын бер кат «җиңүе»,
йә тәхеттән төшүе!..
Арзан Дума – очсыз халык,
хуҗасызлык дәүләте...
Кайчан бетәр аңгыралык,
мисезлек галәмәте?
Бу такмакларның урысчасын да язган идем, ләкин мин аны «Вести КАМАЗа»га тәкъдим итмәдем. Биредә яңа «демократик» кануннарның ике сәер маддәсенә ишарә ясала: беренчесе – әгәр дә Дәүләт Думасы РФ президентының хөкүмәт башлыгын билгеләү буенча өч тәкъдимен кире кага икән, президент бу парламентны куып тарата ала (беренче куплет); икенчесе – сайлаучыларның 25 проценты катнашкан булса, сайлаулар үткән дип санала (өченче куплет).
Новая Дума
В Думе-думушке престольной
подают к обеду рис,
трижды крикнут
«Смирно!», «Вольно!»,
а потом и – «Разойдись!»
Наша Дума мировая,
на деревне как плетень:
руки-ноги обдирая,
лезут все, кому не лень.
Двадцать пять – и депутат! –
Вот дешёвенький мандат.
Ни к чему нам крупный счёт,
если с гулькин хер почёт...
Что-то дымом потянуло,
вдруг пожар, будь начеку!
...Добрый царь с путёвой Думой
всё же снятся мужику.
Жириновский безоглядно
обещания всем даёт,
хриплым голосом надсадно
и «по Геббельсу» поёт:
«Наклони головку низко,
чтоб златых цепей надеть,
даль Чукотки станет близкой,
коль посадишь на хребет».
Против мира в одиночку,
ты куда, Володя, прёшь?
Впрочем, ты и с дёгтем в бочке
от стыда ведь не помрёшь...
Лихо правит «демократ»:
до базара и назад.
Нету больше сил бежать,
остается «побеждать».
Победили на равнине,
победим мы и в горах,
сохраним Чечню, всех прочих
мы разгоним в пух и прах!
...Кто-то пользуется всласть
благами всевластия;
катастрофой может стать
эта катавасия!
Һәм бу такмакларны укып чыккач, Зәки абый «Нур» газетасы белән шушы ярты еллык хезмәттәшлек чорымда миңа беренче тапкыр сорау бирде: «Фәһим, син кайда эшлисең?» Барысын да чәчми-түкми сөйләп бирдем: «Авыр эштә эшләп, тәмам имгәнеп беткән идем. Ярты ел өйдә дәваланып утырдым, хәзер терелеп җиттем шикелле». Ә Зәки абый: «Мин сине «Нур»га хәбәрче итеп алырга тәкъдим итеп карыйм әле», – дип шаккатырды. Махсус югары белемем һәм эш тәҗрибәм булмавы комачау түгел икән инде. Илдә капитализмга күчү кризисы бара, җитмәсә, КАМАЗның йөрткечләр заводын янгын харап итте. Бөтен җирдә кадрлар табышлырак һәм, һич югында, хезмәт хакы тотрыклы түләнә торган урын эзли. Кеше бөлгенлеккә төшеп баручы КАМАЗдан гел читкә китеп тора, бигрәк тә матбугат кебек бюджетка бәйле бүлемтекләрдә. Буш вакансияләр күп. Вакытын туры китереп, КАМАЗның Җәмәгатьчелек белән элемтәләр үзәге (ҖЭҮ) директоры Наил Фатих улы Галиуллинга кердек икәү Зәки абый белән. Атна-ун көннән соң мин, тормышның төбенә төшеп баручы «урам малае», рәсми рәвештә интеллигент булып киттем. КАМАЗ заводларына кереп эшләү өчен пропуск юнәтү ни сәбәпледер шактый озакка сузылды: берничә ай буе «язар тәгам»ымны шәһәрдә генә эзләргә туры килде.
Гөлнәфидә юлыннан
[edit | edit source]Сиксәненче еллар азагында, нәкъ шәһәрдә йөк ташучы булып эшли башлаган вакытта, язмыш мине Гөлнәфидә исемле һәм гаилә җәмәгатемнең дусты булган бер ханым белән очраштырды. 1984 елда клиник үлем кичергән, димәк, «теге дөньядан кире кайткан» һәм шуннан соң билгеле бер дәрәҗәдә күрәзәлеккә дә ия булып алган кеше. Миннән җиде яшькә кечерәк, ләкин акылы, сабырлыгы, дөньяга, тормышка илаһи карашы һәм кешелеклелеге буенча мин берничек тә тиңләшерлек булмаган югарылыктагы кеше ул. Үзе минем кебек үк графоман. Ләкин аның иҗатында кешене рухландыра һәм халыкка юл яра торган шигырьләр дә байтак. Менә бусы, аны укыганнан һәм күчереп алганнан соң егерме еллап вакыт үткәч, минем tt.forvo.com халыкара әйтелешләр һәм аудиосүзлекләр сайтында эшли башлавыма этәргечләрнең берсе булды:
Татар теле илләр гизәчәк!
Күтәрел син, халкым, көрәшкә,
Үз телеңне яклап, иң башта,
Теле барны көтә киләчәк –
Бу көн безгә барыбер киләчәк:
Татар теле илләр гизәчәк!
Күтәрел син, халкым, көрәшкә –
Теле бардан курка палач та!
Телсез, динсез була тик маңкорт,
Кеше канын эчкән соры корт.
Күтәрел син, халкым, көрәшкә,
Татар исеме белән җыр башла.
Муса Җәлил, Гайнан Кормашлар
Безне яклап, яклап сүз башлар.
Сөембикә, Сафагәрәйләр –
Изге күктән җиргә иңгәннәр.
Безне көтә алда яктылык,
Дөнья китсен өчен яктырып.
Изгелек җирдә эзсез югалмас,
Тынчыган күл генә юл алмас.
Курыкма син денсез каргыштан –
Безнең ризык бодай-арыштан;
Шул башаклар булып, бер символ
Безгә эндәшә: «Татар, горур бул!»
Күтәрел син, халкым, көрәшкә,
Үз телеңне яклап, иң башта!
Теле барны көтә киләчәк –
Бу көн безгә барыбер киләчәк:
Татар теле илләр гизәчәк.
Татар теле илләр гизәчәк!
ФОТО: Зәки Хәнәфи улы Хәнәфиев.
ФОТО: 1998 ел. Терелеп һәм араңгыдан чыгып, «нурлы» булып киткән вакыт.
ФОТО: Остазларымның остазы – Наил Фатих улы Галиуллин (1941-2020). Узган гасырның җитмешенче елларында «Советская Татария» газетасының КАМАЗдагы хәбәрчесе, соңрак КАМАЗ партия комитеты рәисе һәм КАМАЗ профсоюз комитеты рәисе. Җәмәгатьчелек белән элемтәләр үзәген җитәкләгәнче, берничә ел КАМАЗның Маҗарстандагы вәкиле булган.
«Нур»да эшли башлагач, Гөлнәфидәнең сүзләренә колак салып, кеше белән аралашырга азмы-күпме өйрәндем, дип әйтә алам. «Кеше бармаган җиргә бар, кеше эшләмәгәнне, эшләүдән баш тартканны, бөтенләй файдалы һәм кирәкле дип тапмаганны эшлә! Һәм туры сүз әйтүдән курыкма!» – дигән «сәер» киңәшләр биргән иде ул миңа. Хәзер генә әле, күп еллар үткәч, мин үземә үзем шундый сорау-җавап куям: «Гомер буе «Гөлнәфидәчә тырай тибеп», кесәгә салырлык яки авызга кабарлык шәхси файда һәм, гомумән, дәрәҗә турында уйлап та карамыйча, дөнья кудым түгелме соң?» Шулай да, туксанынчы елларда «Гөлнәфидә сызган юл» иң турысы һәм дөресе булды бит! Башкача яра алыр идеме соң «өченче сортлы» кеше үз юлын?
«Нур»дагы беренче зур күләмле язмам май аенда пәйда булды. Чаллы татар иҗтимагый үзәге Шәһри Болгарга сәяхәт оештырган иде, Нәсих абый Таҗиев мине шунда җибәрде. Бу тетрәндергеч сәфәрдән кайткач, менә шундый шигырь яздым:
Шәһри Болгар
Пока гром не грянет, мужик не перекрестится...
1. Бар аның чиркәве, бу изге урында
Каберташ өстенә салынган,
Атасы, бабасы, патшасы да шунда
Гасырлар буена чукынган.
Ул хәзер чукынмый, үзгә уй башында,
Юк тәре тактасы түрендә.
Күкрәми күкләр дә, яшьнәми яшен дә
Борынгы бабалар җирендә...
2. Оныткан Алланы, курыкмый һичкемнән,
Ятса да нигездә сөякләр.
Тик үзен төннәрен йоклаган җиреннән
Өстерәп торгыза өрәкләр.
Аңламас һичкайчан күргәнен төшендә,
Эшләми сәрхушның башы да.
Күкрәми күкләр дә, яшьнәми яшен дә,
Тотмый шул каберләр ташы да!
3. Айныгач, җимерә чиркәве нигезен,
Тарихның җуймакчы хәтерен.
Чукынса чукыныр бу бәндә, тик үзе
Гел үтәр иблиснең әмерен.
Мәскәүдә патшасы һаман үз эшендә,
Чамалый безне кол итәргә.
Күкрәми күкләр дә, яшьнәми яшен дә,
Ашыкмый әҗәле җитәргә.
4. Тапшырган ул илне, кул селтәп, бурларга
Һәм йөри корытып Җир шарын,
Гасырлар буена ябышкан Болгарга,
Бүген дә нәҗесли диварын.
Вәхшилек һәйкәле булып Җир түшендә
Калырга нияте тарихта.
Күкрәми күкләр дә, яшьнәми яшен дә,
Шуңа бит чукынмый мужик та!
ФОТО: Шәһри Болгар. Изге җирләребезгә тәүге сәяхәт. Идел буенда.
Июнь аенда исә мине Мансур атлы һәм урыс телендә язучы бер хәбәрче белән бергә КАМАЗның үзәк җыю конвейерына эшкә җибәрделәр. Бер ай дәвамында икенче позициядә эшләдек, җыела торган машиналарга реактив штангалар куеп тордык. Шуннан соң гына миңа «вездеход пропускы» бирделәр. Иң беренче зур интервьюымны әзерләү өчен, элек эшләгән җиремә – Ремонт-инструмент заводына (РИЗ) юнәлдем. Әңгәмәдәшем – туган телендә иркен сөйләшүче татар кешесе, завод директорының икътисад буенча урынбасары Илдус Ильяс улы Баянов. Аны соңрак автомобильләр заводына директор итеп тә куйганнар иде.
Башка заводлар белән мин өстән-өстән генә таныш идем, шуңа күрә башлангыч чорда, КАМАЗны һәм аның бөтен аулак җирләрен әйләнеп чыкканчы, мин күбрәк «Вести КАМАЗа» газетасы хәбәрчеләре белән бергә йөрдем. КАМАЗ тормышында һәм эшчәнлегендә өйрәнәсе-төшенәсе «маддәләр» хәттин ашкан иде әле. Урыс телендә язучылар Эльвира Мөхәммәтдинева, Эльмира Яковлева һәм Раил Галләмев (ул вакытта «Вести КАМАЗа» мөхәррире урынбасары) бер елдан артык минем заводлардагы һәм җитәкчелек оешмаларындагы остазларым булдылар. Үз язмаларымны алар белән килештерә идем, чөнки КАМАЗда татар телен яхшы белүче җитәкчеләр бик аз иде ул вакытта да. Ә редакциядә Зәки Хәнәфи улы үзе өйрәтте мине яңа һөнәр алымнарына һәм серләренә. Урыс телендә дә яза башлагач, мине «иң югарыдагы» кабинетларга Наил Фатих улы үзе ияртеп йөрде. Бу очракта мин урыс телендә язылган мәкаләне, Наил абый төзәткәннән соң, татар теленә дә тәрҗемә итеп бирә идем.
Бары 1996 елда гына мин «тулы мөстәкыйльлек»кә чыктым. Наил Фатих улы гына – һәм «бик җаваплы очракларда», әйтик, иң югарыдагы җитәкчеләр белән әңгәмә үткәргәндә – мине элеккечә ияртеп йөрде. 2002 елга кадәр, ул үзе пенсиягә чыкканчы. «Вести КАМАЗа» хәбәрчеләре язган һәм автогигант тормышының мөһим күренешләрен яктырткан материаллар тәрҗемәсе дә өлешчә минем өстә булды. «Репертуар киңлегем» торган саен үсә барды. Ә шәһәрдә мин баштан ук гел үзем генә эшләдем. Спорт, милли хәрәкәт, мәдәният, мэриянең милли оешмалар бүлеге җитәкчесе Галимҗан Зарипов карамагындагы милләтара багланышлар, сәнгать чаралары – берсе дә читтә калмады.
Шәхси табышлы булмаганга күрә, «Нур» газетасының хәбәрчеләре бу «вак-төяк нәрсәләр»гә игътибар итмәделәр. Ул вакытта милли хәрәкәтнең акча туплана торган бер юнәлеше ныграк җәлеп итә иде аларны. Аны соңрак рәсми Казан Мәскәү басымы астында «экстремистик» дип игълан итте. Минзәлә аракы заводындагы хәлләрдән соң ТИҮнең бу тармагы бөтенләй тыелды дисәң дә була. «Корсак тәмугка илтә» дигән кисәтүне санга сукмады милләтчеләребез ул вакытта. КАМАЗ җитәкчелеге исә бу «ультра» төркемен әле гендиректор Николай Бех заманында ук өнәп бетерми иде. Иван Костин чорында да мөнәсәбәт үзгәрмәде.
«Миңа бу эш өчен түлиләрме-юкмы, түләсәләр – күпме?» дигән сорау мине бөтенләй кызыксындырмады. Шушы коточкыч елларда да КАМАЗ өчен артык кеше булып китмәвем
үзе бер галәмәт һәм юаныч иде. Яңалыкларның бер өлешен, үзем тәрҗемә итеп, «Вести КАМАЗа»га биреп бардым. Газета мөхәррире, озын-озак еллар дәвам иткән журналистлык тәҗрибәсенә ия булган кеше, ике ел Әл-Җәзаирдә эшләгән һәм француз телендә иркен сөйләшүче Валерий Леонид улы Аракчеевның ярдәме һәм сабагы да зур терәк булды минем өчен туксанынчы елларда. Аннары ул шәһәргә, «тагын да җаваплырак эш»кә күчте һәм хәтта күпмедер вакыт Русия күләмендә таратыла торган журналны да җитәкләде. Һәм мин КАМАЗның урыс телле газетасында баштан ук һәм ахыргача чит кеше булмадым. Валерий абый урынына калган Раил Шәфигулла улы
Галләмев исә (хәзер гүр иясе инде, авыр туфрагы җиңел булсын аның) үзе дә татарча иркен сөйләшә һәм укый-яза торган кеше иде. Кызганычка каршы, аның һәм Зәки Хәнәфи улының, «Вести КАМАЗа» белән «Нур» газеталарын берләштерү, татар телле мөстәкыйль басманы КАМАЗга юнәлтү һәм, шул рәвешле, татар теленең үзен дә заводларда саклап калу хыяллары тормышка аша алмый иде. Татар телендә язучылар цехларга кереп эшләргә, димәк, ике телдә дә язарга һәм хезмәт коллективларында татар теленең урынын хакларга теләмәделәр. Һәм «Гөлнәфидә юлын» да татар журналистлары хупламады. «Нур» сүнде: 2003 елда «КАМАЗ хәбәрләре» исеме астында «Вести КАМАЗа»ның тулы тәрҗемәле дубляжы булып китте, ә 2008 ел башында юкка чыкты. КАМАЗ татар телен онытты инде...
Тирән кризистан – яшәүгә!
ФОТО: Нурлылар 1990 нчы еллар уртасында. Арткы рәттә (сулдан уңга): фотохәбәрче Николай Брик, Өлфәт абый Гыйлаев, мин үзем, мөхәррир Зәки абый Хәнәфиев, «Вести КАМАЗа» газетасында мөхәррир булып калган Раил абый Галләмев. Алгы рәттә (сулдан уңга): рәссам Фаил Исламов, Резидә Гасимова (хәзерге вакытта «Мәйдан» журналының баш мөхәррире), уң якта – Резидә Йосыпова (бүген «Шәһри Чаллы»ның баш мөхәррире).
ФОТО: Бер өйрәнчеккә – өч остаз! Арттагы рәттә, уңнан сулга: «Рабочий КАМАЗа» газетасына нигез салган Валерий Леонид улы Аракчеев, «Нур» һәм «КАМАЗ хәбәрләре» газеталарының баш мөхәррире Мөхәммәтзәки Хәнәфи улы Хәнәфиев, «Вести КАМАЗа» газетасының 1990 нчы кризис елларындагы мөхәррире Раил Шәфигулла улы Галләмев.
Узган гасыр азагы һәм хәзергесенең беренче еллары чыннан да иң авыр чор булды КАМАЗның 56 еллык гомерендә. Миллиардлаган бурычка һәм бөлгенлеккә төшкән олы ширкәт кем кулына эләгер? Чит ил «туристлары»ның тугыз ай буе эшсез утырган заводларга ара-тирә килеп-китеп йөрүе үзе бер сигнал булды. Минем үземә, әйтик, Япониядән һәм Швейцариядән килгән сәяхәтчеләрне бушап калган заводлар һәм шәһәр буйлап озатып йөрергә туры килде.
Безгә Альп таулары итәгеннән җибәрелгән ирле-хатынлы бер пар белән аралашу, танып белү җәһәтеннән караганда, бик гыйбрәтле булды минем өчен. Туган телләре алман теле иде аларның, башлыча шул телдә сөйләштеләр үзара. Бик күңелле һәм юмор хисле, холыкларында тәкәбберлекнең эзе дә булмаган кешеләр иде. Француз, итальян һәм инглиз телләрен дә беләләр, ләкин аларны кулланмадылар бу очракта. Урыс телен дә аңлыйлар һәм гадирәк итеп булса да гәпләшә алалар. Ә инде минем алман сөйләшен чамалавымны сиземләгәч, алар, миңа карап елмаеп алдылар да... бөтенләй таныш булмаган башка телгә күчтеләр. Мин дә сүз сорап күршегә керә торганнардан түгел, алардан шаяртып сорадым: «Бусы нинди торналар торкылдавы тагын?» – дип. «Бу безнең ретороман телләренең алман теленә нигезләнгәне!» – диделәр. Төрле кантоннарда берничәшәр мең кеше генә сөйләшә торган җирле телләрнең икенчесе француз теленнән үсеп чыккан. Икесе дә атаклы идиш теленең Швейцариядә «пешкән» һәм җитлеккән үзенчәлекле «игезәкләре». Икесе дә кайбер төбәкләрдә рәсми статуска ия икән.
Швейцариялеләр белән аралашкач, минем «графоманлык тупланмасы», башка телләрне белүнең әһәмиятен хаклап, ассоциатив бәйләнешле ике шигырьчек белән тулыланды:
Мономах малахае
«Картайдың, Мономах туган:
«Яшел елан» зиһенең буган,
Фикерең таркау, сүзең тупас...
Булмас, ахры, синнән булмас! –
Диде Әхмәт. – Бир, агайне!» –
Кабат киде малахайны.
Шапка Мономаха
Постарел Мономах: говорит невпопад,
Вечно пьян и ленив, грубоват,
Чувство меры ему изменяет;
И былого величья уж нет...
А в коротких штанишках Ахмет
Его шапку тайком примеряет.
Агымдагы сәясәт тә читтә калмады. Әйтик, «Бердәм Русия» фиркасен төзүнең башлангыч чоры минем графоманлыкта менә шундый чагылыш тапты:
Хмельной коктейль
«Отечеством» разбавили «Единство»,
«Вся Россия» закусью пошла;
От избытка чести всмесь со свинством
Дурь в стране бурьяном проросла...
Безнең Җәмәгатьчелек белән элемтәләр үзәгендә дә «кыскартулар» булмый калмады. Күп кеше эштән үз теләге белән китте. Китми калган хезмәткәрләргә алны-ялны белмичә һәм хезмәт кенәгәсе буенча биләгән урыннарына карамыйча эшләргә туры килде. Төп юнәлешебез КАМАЗны... Мәскәү һәм аның җирле табак ялаучылары һөҗүмнәреннән саклау булды. 1998 елның гыйнварында Наил Фатих улы мине «Нур»дан алып үз карамагына күчерде. Яңа вазифамны хезмәт кенәгәсенә «әйдәп баручы белгеч» дип яздылар. КАМАЗ турында хәбәрләрне җыю һәм язу, бергә туплау, бер телдән икенчесенә тәрҗемә итеп, Чаллының, Татарстанның һәм бөтен илнең матбугат чараларына тапшыру, аларда эшләүче журналистларны мөһим вакыйгаларга, матбугат конференцияләренә чакыру, аларның КАМАЗга кагылышлы язмаларын һәм тапшыруларын күзәтеп бару – төп эшем шул булды.
Бервакыт «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятен... тулысынча Татарстан кулына тапшырдылар. Казаннан «булдырабызлар» төркеме килеп утырды идарә кәнәфиләренә. Вакытлыча инде, чөнки бу «комбинация»нең асылын махсус аңлатып торасы юк иде: соңрак КАМАЗ йә тулысынча Мәскәү кулына, йә өлешчә чит ил компанияләре карамагына да төшәчәк. Һәм ул шулай булып чыкты да. «Всем сёстрам по серьгам» принцибына туры китереп башкарылды милек бүлешү. Моны алдан ук яхшы аңлаган хәлдә, «булдырабызлар» бик тартынып тормадылар. Бу хакта менә шундый шигырьчек язылды:
Мы КАМАЗом управляли –
Как хотели и без фальши:
Влево-вправо руль крутили
И карманы набивали;
Кой-кому «звезды» вставляли,
Кой-кого там задавили…
Вот поели и попили
И пошли по кругу дальше.
Ләкин Татарстанның Түбән Кама районы авылында туып үскән һәм җаны да, тәне дә КАМАЗныкы булган генераль директор Иван Михаил улы Костин үз эш өстәленә куйган трафареттагы девиз үзгәрешсез калды – «Прорвёмся!» Чөнки ул барыбызның да уртак өндәмәсе иде. Юк, КАМАЗны болай тиз генә сатып эчеп бетереп булмый иде шул, моны читтән торып һәм ныгытып эстәүчеләр хәттин ашкан булса да. Тугыз ай буе баш конвейер эшләмәде, ә бер тиенне икенчесенә ялгап көн күрүче эшчеләр һәм хезмәткәрләр кыш буе эшләгән урыннарына җәяү барып (трамвайлар йөрми иде), цехларны һәм территорияне җыештырып, бөтен җиһазларны карап-тикшереп, ремонтлап тордылар. Бушлай, түләүсез!
Шулай да КАМАЗда зур үзгәрешләр котылгысыз булып китә иде инде. Чөнки Иван Михаил улы Костин белән кулга кул тотынып эшләгән патриотлар һәм технократлар заводларны берүзләре генә сазлыктан тартып чыгара алмый иде. Җитәкчелек мөмкин булганның барысын да эшләде, КАМАЗны аякка бастыру өчен, сүз дә юк. Ләкин... ничә гасыр инде Русия белән икътисад һәм иҗтимагый зарурият түгел, ә кансыз-җансыз сәясәт һәм комсыз хосусый мәнфәгатьләр идарә итә бит!
Кискен үзгәрешләрнең «беренче карлыгачы» безнең ҖЭҮгә 2001 елның декабрендә килеп кунды. КАМАЗның гаять уяу җитәкчелеге директорыбызны Казанга ул вакытта ТР икътисад министры һәм хөкүмәт рәисе урынбасары Сергей Анатолий улы Когогин белән әңгәмә үткәрергә юллады. Әлбәттә, бу гамәлнең инициативасы Татарстанның иң югары даирәләреннән булгандыр, дигән фикер калды. Чөнки КАМАЗның инде батмаячагы аермачык иде – камазлылар үзләре аны батырмаячаклар бит. Ләкин Татарстанның акционерлык җәмгыятендәге өлешен бөтенләй югалтмау мәсьәләсе өскә калкып чыкты.
Интервьюны, аңлашыла ки, Наил Фатих улы үзе үткәрде, ә үз газеталарыбыз һәм тышкы матбугат чаралары өчен язмаларны мин әзерләдем. Министрның үз сүзләрен һәм сорауларга җавапларын түкми-чәчми кәгазьгә төшердек, фикерләрне тиешенчә тулыландырып һәм мөмкин булганча камилләштереп, язманы саллы интервью калыбына керттек. Ләкин мәкаләне Казан белән килештерүгә озатып төзәттергәннән соң, без аны... бөтенләй үзебезнеке дип танымадык та. Аңарда өстән-өстән генә сыпыручы «телевизион» сорауларга шундыйларның да асылына төшендерми торган җаваплар гына калган иде. Укыган кешедә «ә бу лыгырдашу кемгә һәм нәрсәгә кирәк булды икән?» дигән сорау туа. Без әзерләгән язманы министрның матбугат сәркатибе Ирина Быстрова «эшкәрткән» булып чыкты. Бу хәсрәт «интервью»ны үз газеталарыбызда урнаштырдык һәм тышкы матбугатка да бирдек инде, ни хәл итмәк. Ә үзебез әзерләгән тулы канлы язманы генераль дирекциягә тапшырдык.
Шулай да Сергей Анатолий улының КАМАЗ җитәкчелегенә киләчәген алдан чамалау безне куандырды гына. Ул бит сәясәт кешесе, «уен кагыйдәләрен» белә, Мәскәү коридорлары аша үтеп, кабинетлар ишеген төртеп кенә ача торган кеше. Апрельнең соңгы декадасында Сергей Анатолий улын КАМАЗ идарәчеләренә генераль директор дип тәкъдим иттеләр. Иван Михаил улы Костин Пермьгә китте, андагы хәрби заводны сазлыктан тартып чыгарырга, Чаллыда КАМАЗны исән калдырган шикелле коткарырга дип. Ләкин...
«Совсем не важно, что делается?»
[edit | edit source]Ләкин без... сәяси белдексез һәм алдан күрә алмаучы беркатлы бәндәләр булганбыз. Без әле ул вакытта үзебезнең, Җәмәгатьчелек белән элемтәләр үзәгенең, нинди мәгънәсез һәм акылга сыймаслык «реформалар»га дучар булачагын күз алдына да китерә алмый идек... Июнь аеның дүртенче көне. Мин гадәттәгечә эшкә бөтен хезмәттәшләремнән дә алданрак килеп җиттем. Көндәлек эшкә фикерләр туплау өчен. Казаннан шалтыраттылар: «Мы вас поздравляем: к вам едет...» – «Ревизор? Удивили! Ревизоры на нас тут каждую неделю наезжают!» – «Но вашего «ревизора» зовут... Ирина Быстрова! И она будет рулить вами». – «Да, это, пожалуй, меняет дело...»
Наил Фатих улы бу хакта элек үк хәбәрдар булган икән, аны бу «яңалык» гаҗәпләндермәде. Ике атнадан соң, эшләрне Ирина туташка тапшыргач, олыгайган директорыбызны пенсиягә озаттылар. Беренче мөстәкыйль планёркада Быстрова сүзен болай башлады: «Не важно – что делается, важно – кто делает!» Һәм озакламый... КУБ үсә башлады. КУБ – «Клуб Уволенных Быстровой» инде ул. Хезмәттәшләребезнең беришесе шунда ук «үз теләге белән» читкә тайды, кайсыберсе «үгетләгәч» кенә. Икенче төркемгә хәтта минем турыдан-туры җитәкчем Алексей Николай улы Шилободин да эләкте. Дөньяга үзенчәлекле һәм фәлсәфи карашы, җитди нәрсәләр турында беркем кабатламый торган төпле һәм тирәнтен фикере булган язучы, үтә сәләтле шагыйрь, журналист, кешене бер сүздән аңлап ала торган һәм аңа ярдәм кулы суза белгән шәхес. Ул кризис елларында күпмедер вакыт «Вести КАМАЗа» газетасын да җитәкләде әле. Һәр елның беренче көннәрендә, бөтен КАМАЗ кышкы каникулларда булган вакытта, «КАМАЗ-Мастер» автоузышчылар такымының «Париж-Дакар» ярышларында трассадан хәбәрләр биреп торучысы да булды ул. 1999 елдан башлап 2007 елга кадәр мин үзем аның хәбәрләрен башта «галәм телефоны» аша, аннары электрон почтадан кабул итеп, бөтен илгә таратып тордым. Мәскәү ул вакытта илнең КАМАЗ карамагындагы җыелма такымын бар дип тә белми иде әле. Һәм әле бит эш рәтен белә торган кадрлар китүеннән генә безнең ҖЭҮдә штатлар кыскармады: бер куылган кеше урынына Казаннан ике танышын чакыртып алдылар. Дөрес, озакка чыдамадылар тегеләре, чөнки – гаҗәеп күренеш! – алар башлыча намусын җуймаган һәм белдекле телевидение журналистлары иде. Ничек соң, мәйтәм, Казанда рәхәтләнеп эшләп утырган урыннарын ташлап, Чаллыга килә алганнар? Барысы да китеп беттеләр озакламый, берсе (татар кызы, минемчә, килмешәкләр арасында иң сәләтлесе һәм булдыклысы) еллар буе Мәскәүдә НТВ каналының менә дигән алып баручысы булып эшләде. Хәзер аны «оппозиция»гә чыгардылар, «чит ил агенты» дип игълан иттеләр, һәм ул чыннан да чит илгә китеп котылырга мәҗбүр булды.
Шулай итеп, бүген бөтен ил күләмендә «гадәти» булып киткән (һәм элек тә, хәзер дә бернинди төзек мәгънәсе булмаган!) «сәясәт» белән без КАМАЗда 2002-2003 елларда ук таныштык.
КУБка керү чираты минем каршыма 2002 елның сентябрендә килеп басты. Турыдан-туры әйттем Ирина туташка: «Мине шәһәрдә эшсез калдырмаслар шәт. Ләкин үзем эшли белгән һәм яратып башкарган эштән үз теләгем белән китмәячәкмен!» Шуннан соң булган хәлләрнең миңа бер өлеше генә мәгълүм. Быстрова мине эштән куу турында кәгазьне кадрларга илтеп биргәч, тегеннән кемдер бу хакта Чаллы журналистларының рәсми булмаган лидеры Илисә Ганеевага шалтыраткан. Илисә мине яклап Когогин исеменә хат язган, һәм бер тәүлек дигәндә бу хат астына Чаллы журналистларының егермесеннән артыгы имза салган. Шулай итеп, мин ҖЭҮдә КУБка керүдән котылып калган беренче кеше булдым.
Җитди сынау. Соңгысымы?
[edit | edit source]Әйе, маҗаралар моның белән генә тәмам булмады әле. 2003 елның 21-22 апрель көннәрендә (дүшәмбе һәм сишәмбе) мине КАМАЗның Баулыдагы сервис үзәгендә Фәнни-техник үзәк белгечләре белән бергә үткәрелгән чарада катнашырга җибәрделәр. Бу хактагы язманы, җомга көнне чыга торган газеталарда урнаштырыр өчен, бер көн эчендә язып бетереп, ФТҮ мөһәндисләре белән килештеререргә һәм, ихтыяҗ булса, төзәтергә кирәк иде. Шуңа күрә мин, Чаллыга әйләнеп кайткач, мәкаләне һәм аның татар теленә тәрҗемәсен кич һәм төне буе диярлек утырып әзерләдем. Шуннан соңгы черем итеп алуым озаккарак сузылган булып чыкты, һәм мин, иртәнге ашны ашап та тормыйча, тизрәк Фәнни-техник үзәккә ашыктым. Иртәнге сигезгә кадәр барып җитәргә кирәк, чөнки ФТҮ җитәкчеләренең һәм конструкторларының көндәлек планёркадан соң таралышып бетүе дә ихтимал.
Заводка илтә торган автобуслар китеп беткән иде инде. Трамвай ярты шәһәрне әйләнеп үтеп бара. Хәсән Туфан проспекты буйлап туп-туры җәяүләп чапсаң, тизрәк барып җитәсең. Ул вакытта зур урамнарның уртасында хәзерге кебек киртәләр юк иде. Сөембикә проспекты аша турыдан чыгып җитәм дигәндә генә мине... зур тизлектә кире якка таба, юл хәрәкәтенә каршы баручы (!) «алтынчы Жигули» бәрдерде, һәм мин тротуарга, автобус тукталышына барып төштем. Юл аша чыкканда ул машина миңа бөтенләй юл читендә туктап торган кебек тоелган иде. Туп-туры өстемә килүче автомобильне соңгы мизгелдә генә күреп алдым һәм, инстинтив рәвештәдер инде, алга-өскә сикердем. Шул сәбәпле көпчәкләр астында калмаганмын, «Жигули»нең капотына һәм сул як тәрәзә пыяласына бәрелгәнмен. Югыйсә, ныграк та җәрәхәтләнгән булыр идем, дип уйлыйм. Аяк балтырым – бамперга, маңгаем алгы тәрәзәгә орынып кына киткән булган, тәрәзә пыяласы чатнамаган да. Баш мием селкенмәгән, аяк балтыры тырналган гына. Ә төп «контакт» иңбашыма туры килгән. Сул кулымның очы сынган, ләкин умрау сөягенә зыян килмәгән. Менә шундый сәер траектория буенча очып китеп, машина белән гәүдәмнең берьюлы өч җире «үбешкән» булып чыкты. Аңым бер мизгелгә генә томаланып китте. Тротуарга килеп төшкәч үк торып та бастым.
Моның очраклы хәл булмавын шунда ук аңлап алдым. Беренчедән, әйткәнемчә, «Жигули» юл хәрәкәтенә каршы һәм юлның иң кырыеннан килгән иде. Каршы йөгерүче машиналар белән юл уртасында бәрелешмәс өчендер инде. Икенчедән, мин торып басканда, бәрдергән машина... 20 метр артка чигенеп, яңадан элеккеге урынына барып туктаган иде. Хәтта кире якка да борылмаган. Өченчедән, минем янга килеп хәлемне белгән кеше (Флүс исемле татар)... машинаның уң яктагы ишегеннән чыкты. Һәм ул миңа, күптәнге танышым кебек... татарча эндәште. Минем татар икәнлегем маңгаема язылмаган бит! Күзләрем зәңгәр, борыным яһүднеке кебек, югыйсә. Ә «Жигули» Флүснең үз машинасы икән. Сул якта, руль артында утырган кеше бөтенләй пәйда булмады. Бәлки ул, җен-пәригә әйләнеп, шунда ук күккә очып киткәндер? Машинаны йөрткән кешенең кем булуын белми калдым һәм беркемнән сорамадым да. Миңа «стандарт булмаган рәвештә», берни аңламаган булып кыланырга кирәк, дидем үземә үзем. Бер әҗәлдән котылып, икенче җир тәмугына барып керәсе түгел бит инде. «Һәм бу «очраклы хәл»не болай тупас итеп кем оештыра алды икән?» дигән сорау да ярым җавапсыз калды. Бөтенләй акылын җуйган, бар дөньяга ачуы чиктән ашкан, үзенең теләсә кайсы вазгыятьтә дә аклана алачагына һәм җәзасыз калачагына ышанган, кешелек сыйфатларын тәмам югалта башлаган бәндә генә моны эшләргә сәләтле, дип уйладым. Нигә бер сәбәпсез кылдылар соң бу җинаятьне? Кемнең юлын шулкадәр гафу итмәслек итеп кистем соң мин үз гомеремдә?!
Күпмедер вакыт үткәч, мине Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киттеләр. Соңрак юл автоинспекциясе сораштыра башлагач, мин гаепне үз өстемә алдым: «Үзем дә бик ашыктым шул. Флүскә каршы бернинди дәгъвам юк, ләкин операция ясаган өчен түләргә акчам җитми, булышса иде ул миңа», – дидем инспекторга. Югарыда бәян ителгән нәрсәләрне телгә дә алмадым. Инспектор үзе дә төшенгәндер инде моның планга кертелгән «бәхетсезлек» булуына һәм минем ни өчен күзгә бәрелеп торган фактларны яшерүемә.
Сул кулымның очын ялгар өчен операцияне БСМПда... 8 май көнне генә, «очраклы бәхетсезлек»тән соң төп-төгәл ике атна үткәч ясадылар. Миннән соң килгән хасталарны гадәттә кичекмәстән савыктыра башлыйлар иде. Минем өчен нигәдер «искәрмә» ясалды.
Хезмәттәшләрем һәм шәһәр журналистлары көн саен килеп, хәлемне белешеп тордылар. Бу хакта белеп алган Наил Фатих улы Галиуллин көн аралаш үз җәмәгатенең сөяк салып пешергән ашларын китерә иде. Минем андый тәмле ашларны гомердә ашаганым булмады! «Бу синең сөякләрең тизрәк үссен өчен», – дип аңлатты ул миңа. Ә мин: «Наил абый, миңа бит әле операция ясамадылар...» – дидем.
Нәтиҗәдә 8 майга кадәр минем кулым, очы кыегаеп калган килеш, тоташып та өлгерде. Кулны өскә күтәрә алмый башладым. Хирургларга аны... яңадан сындырырга туры килде. Сөякне турайтып, металл энәләр белән беркетеп куйдылар. Июнь аенда, шул энәләрне алып ташлатыр өчен, тагын бер операция кичердем. Флүс бу ике операция өчен дүрт мең сум акча түләде. Кулбашымның ялганган кисәге йодрык кадәр булып үсеп китте. Егерме ел инде тырпаеп тора. «Ярый әле, расходка чыгармадылар, ни сәбәпледер кызгандылар», – дип губерманча куандым. Сәбәпләре, бәлки, чыннан да булгандыр аның. Бу хакта беркемнән дә сораштырмадым: вакыйганың үзем аңлаган «серләр»ен ачып салырга ярамый, дип уйладым.
Җан биргәндә дә башыңны ташка бәрәсе булма! Хастаханәдә, күрше палатада бер гимнаст кыз операциядән соң дәваланып ята иде. Спорт залында күнегүләр ясаганда «бүрәнә»дән егылып төшеп, умыртка баганасын һәм оча сөяген сындырган булган. Мин сөяк ялганганны көтеп ятканда ул бөтенләй хәрәкәтсез булды, аны әнисе карады. Гимнаст кыз янына тренерлары һәм иптәшләре дә килеп йөри. Һич кенә дә төшенкелеккә бирелми: «Барыбер тереләчәкмен. Гимнастика белән генә шөгыльләнә алмам инде...» – дип юата иде үзен үзе. Ә минем бары тик кулым гына сынган. Һәм гомерлеккә инвалид булып та калмадым. Егерме ел инде сул кулымны баш түбәсеннән өскәрәк күтәрә алмыйм – шул гына!
Тышкы яралар төзәлеп беткәч, өйгә кайтарып җибәрделәр. Июль аенда яңадан эшкә чыктым. Шуннан соң мине иң гаҗәпләндергәне... Ирина туташ минем белән бер генә тупас сүз дә әйтмичә, берничек тә куркытырга тырышмыйча, бик ягымлы итеп сөйләшә башлады. Җитәкче белән эш башкаручы арасында гадәти дип саналган нормаль мөнәсәбәттә булдык моннан ары. «Баштан ук шундый булсаң, мин бит сине яратып та туя алмас идем!» – дидем үземә үзем шаяртып. «Әллә бу бәндәләр, КАМАЗ белән канга кан, үлемгә үлем сугышырга туры килер, дип төштеләрме Казаннан Чаллыга?» – дигән фаразым да бар иде. Мин Быстрованың бу могҗизалы үзгәрешенә әле хәзер дә ахыргача төшенеп бетә алмыйм. Без бит инде аны бөтенләй өметсез дип саный башлаган идек...
Шулай да, үзе үк XX гасырның иң явыз залимнәреннән берсе булган совет юлбашчысының сүзләре бүген дә үз көчендә кала: «Хакимлек кешеләрне бозмый, киресенчә – иң бозык кешеләр үзләре хакимлеккә омтылучан». Үткән-беткән инде. Үтергеч булмаган һәрбер нәрсә безне куәтлеләндерә генә бит. Бу «очраклы вакыйга»дан соңгы иң зур югалтуым – шигырьләр язмый башладым. Тугыз ел элек сирпелгән иҗат нуры сүнде: хәзер бары тик башка телләрдән тәрҗемә белән генә шөгыльләнә алам...
Картайган ат буразнаны бозамы?
[edit | edit source]Көзгә таба, мин инде югарыда бәян ителгән бәхетсезлектән соң терелеп яңадан эшкә чыккач, мәскәүле Владимир Александр улы Самойлов безгә яңа җитәкче булып килде. Тагын берничә ай үткәч, Быстрованы читкәрәк тибәрделәр, безнең эшләргә тыкшына алмаслык итеп. Соңрак ул бөтенләй Мәскәүгә китеп тайды. Үз эченә кырыклап кешене бикләгән КУБ ябылды, бүтән беркемне дә эштән куарга тырышмадылар. Самойлов карамагында без үзебезне иркенрәк хис итә башладык. ҖЭҮ департамент итеп үзгәртелде (ДСО яки ҖЭД), хәзер ул «КАМАЗ матбугат хезмәте» рәвешендә эшен дәвам итә. Яңа һәм кешелекле мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәсе шунда ук куандыра башлады: Ольга Ерашова-Жигульская, Татьяна Белоножкина, Татьяна Гыйматдинева кебек журналистлар элеккеге сәләтләрен дә уздырып эшли башладылар һәм чын мәгънәсендә КАМАЗ патриотлары булып киттеләр.
ФОТОЛАР: 1. Ольга Авенир кызы Жигульская – җәмәгате белән бергә; мәрхүм Владимир Михаил улы «Республика Татарстан» газетасының Чаллыдагы үз хәбәрчесе иде. Хәзерге вакытта Ольга лаеклы ялда, ләкин КАМАЗ матбугат хезмәтенең бик мөһим эшләрен әле хәзер дә башкарып тора. Әйтик, ул «Рабочий КАМАЗа» («Вести КАМАЗа») газетасының 2023 ел сентябрь аенда билгеләп үтелгән 50 еллыгына багышланган китапның авторы булды.
2. Татьяна Белоножкина – бүген дә «Вести КАМАЗа»ның әйдәп баручы журналисты һәм безнең буынның «Вести КАМАЗа» газетасындагы «соңгы могиканы».
Татьяна Гыйматдинова бүгенге ветераннар төркемендә иң яшь камазлы. Ул бүген шәһәр төзүчеләренең «матбугат һәм мәгълүмат алиһәсе» булып китте. Аның мәдәнияткә һәм сәнгатькә багышланган язмалары бигрәк тә күркәм, аларны укыган саен кабат укыйсы гына килеп тора. Бу күпкырлы сәләт иясенең бөтен җирдә дә, шул исәптән чит илләрдә дә, ким-хур булмаячагын аңлаган хәлдә, аның чит илгә китәргә теләгән бер кеше турындагы бик күңелле язмасы белән танышкач, гасыр башында Татьянага багышлап шундый дүртьюллык язган идем:
Таланты в землю не зарыты,
И от культуры мы в экстазе.
Пути в Америку закрыты –
Куём мы СШАстье на КАМАЗе!
Талант җирдә аунап ятмас, диләр,
Җаннарыбыз – мәдәни экстазда.
Америкаларга, ди, кертмиләр –
Бәхет АкКоШларыбыз КАМАЗда!
ФОТО: Татьяна Әльянис кызы Гыйматдинова: тел һәм фикер байлыгы – әнисеннән, ягымлылыгы һәм татар җаны – әтисеннән. Иҗади табигате – үзенеке.
Уңай якка үзгәрешләр урынлашып беткәч, яңа вазгыять минем шаяртулы графоманлыгымда да үз эзен калдырды. Менә шундый рифма рәвешендә:
Монолог старого коня
(закавыченные и «жирные» строки – из «гариков» Игоря Губермана)
«Быть может, зря я так спокойно
своим призванием горжусь?»
Мне дал понять и сам Самойлов,
Что я в герои не гожусь.
«Но окрылён надеждой снова,
я сам к себе отнёсся строже».
И что же скажет нам Быстрова:
Корыстный интерес – дороже!?
Ведь не дарёный я лошак,
Чтоб мне заглядывали в рот;
Не попадёт мустанг впросак:
Федот – по-прежнему, всё тот!
«Во мне смеркаться стал огонь;
сорвав постылую узду,
теперь я снова старый конь,
пославший к чёрту борозду».
Чынбарлыкта исә без – мин дә, хезмәттәшләрем дә – «буразна»дан тайпылмадык. Бер сәбәпсез аяк чалып торучылар булмагач, эшебез торган саен тыгызрак һәм күңеллерәк була барды. Бәлки әле нәтиҗәлерәктер дә. Быстровадан соңгы чорда сигез ел буе рәхәтләнеп эшләдем, дисәм дә, артык булмас. Рәсми хезмәт вазифаларымны үз теләгем белән, түләүсез башкарыла торган эшләр тулыландыра башлады. Әйтик, КАМАЗдагы мөһим вакыйлардан соң Чаллының татар телендә эшләүче «Күңел» радиосына барып, яңалыклар турында тәфсилләп сөйләп бирә идем.
ФОТО: Гафиулла Газиз
Турыдан-туры эфирга чыккан очраклар да булды. Татар телендә эшләүче «Азатлык» радиосының Кама аръягындагы үз хәбәрчесе Гафиулла Газиз (рәсемдә) белән даими аралашып тору да минем өчен мәҗбүри түгел, җан таләбе генә иде. Гафиулла бакый дөнья хозурында инде.
Гомумән, беркемне дә читкә тибәрмәдек, «безнекеләр» белән дә, чит-ят дип саналырлыкларга карата да мөгамәләбез бердәй булды. Җае чыккан саен КАМАЗга таш ыргытудан баш тартмый торган «Челны ЛТД» газетасын да без... аш белән сыйладык. Кемнәрдер үзләренең сәбәпсез-нисез гөнаһ кылырга теләген баса алмый икән, аларга... комачауламаска кирәк: эшләсеннәр, күрсеннәр үз гамәлләренең үзләре өчен файдасызлыгын һәм котылгысыз казасын. Мин эшләгәндә «Челны ЛТД» шәһәрнең иң популяр басмаларыннан берсе иде. Пенсиягә чыкканнан соң күпмедер вакыт үткәч, «җаваплылыгы чикле» булган газетаны ирексезләп банкротлыкка олактырдылар, дигән хәбәр ишеттем.
* * *
Буразнам бозылганмы-юкмы – монысын «беркемгә дә кирәкмәгән язма»ны укучылар хәл итсен. Үзем «бозылмады» дигән фикердә калам. 2011 елның августына кадәр эшләдем КАМАЗның җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаментында һәм үз теләгем белән пенсиягә чыктым. Тагын ике елга, 65 яшем тулганчы да калдырырга риза иде җитәкчелек. КАМАЗда шундый традиция: гади халык – 65 яшькә кадәр, җитәкчеләр җитмешен тутырганчы «берьюлы ике сыер сөтен имә ала». Ләкин минем, ярты ел элек үк, интернетта түләүсез һәм күпкә мавыктыргычрак эшләрем башланган иде инде.
Намуслы «намуссызлык»
Бу елларда гадәттән тыш хәлләр булмады. Ләкин шулай да «гадәтиләр»нең берсе – башкалар өстендә калкып тора торган. Сүз инде онытыла да башлаган «Рухнамә» әсәре турында. Бу хакта Википедиядә болай диелә: «Төркмәнбашы Сапармурат Ниязов язган дип саналучы «Рухнамә» китабының татар теленә тәрҗемәсен һәм тәүге кат бастырылуын Татарстанның Төркмәнстан белән тыгыз икътисадый мөнәсәбәтләре булган «КАМАЗ» АҖ белгечләре башкарды».
Әйе, нәкъ шулай булды ул. Ләкин тәфсилләбрәк аңлата башласаң, эш башкачарак килеп чыккан иде. 2006 елның апрелендә КАМАЗ Ашгабаттан шундый «ультиматум» алды: «2007 елга Төркмәнстаннан зур заказ аласыгыз килсә, «Рухнамә»не татар теленә тәрҗемә итеп бирегез». Казанда автогигант җитәкчелегенең бу хактагы үтенечен башта кискен кире какканнар: «Ул-бу булмагае, Мәскәү нәрсә әйтер, төркиләрнең бөтен тарихын урлаган булып, «Бу бары тик төркмәннеке генә!» дигән уйдырмага төрки халыкларның мөнәсәбәте нинди булыр?»
Әйе, «отмазка» чыннан да беренче карашка хакыйкый дип кабул ителерлек. Ләкин... бу вакытта «Рухнамә» һәм урыс, һәм инглиз, һәм алман, һәм хәтта төрек телләренә дә тәрҗемә ителгән иде бит инде. Ашгабатның нәкъ шундый «ультиматумы» аркасында! Дөрес, азрак кыскартканнар да, үзгәрткәннәр дә. Татарның кайсы җире ким ялганга корылган бу дөньяда?
Шулай да, яраткан шагыйребез Игорь Губерман Казан әһелләренең «намуслылыгын», бәлки, болай аклар иде: «Юынтык суга ташланган һәрнәрсә әйләнә юынтык суга». Ничек кенә бизәсәң дә, ялган – ялган, фальсификация фальсификация булып кала. Бәхәсле мәсьәлә, сүз дә юк. Тегеләй уйласаң да, болай да, үзеңне хаклы дип күрсәтә алмыйсың... «КАМАЗ хәбәрләре» тәрҗемәчеләре дә тәрҗемә эшенә алынмаганнар: эш болай да муеннан, дубляжны туктатып торып булмый бит. Соңгы өмет мин фәкыйрегезгә килеп терәлде. «Туктале, ә нигә соң Казан шулхәтле астына җибәреп тора бу очракта? Күпмегә чыдар ул «Рухнамә» тарихи перспективага күчереп исәпләгәндә? КАМАЗ өчен 2007 елга зур заказ алу әһәмиятлерәк түгелме соң?» – дип акладым да үземне, эшкә керешергә булдым. Вакытны әрәм итмәс өчен, өйдә утырып эшләдем.
Интернеттан «Рухнамә»нең төркмән телендәге тулы текстын, урыс, инглиз, алман телләренә тәрҗемәләрен күчереп алдым. Тиешле сүзлекләрне һәм белешмәләрне элегрәк, «бернигә дә кирәкмәгән нәрсәләр белән шөгыльләнү» елларында сатып алган яки соңрак электрон нөсхәләрен интернеттан күчереп алып туплаган идем. Урыс телендәгесеннән тәрҗемә итү берни дә түгел, әлбәттә, ләкин... аны «цензура» нык каезлаган булып чыкты: бите-бите белән төшереп калдырганнар яки үзгәртеп бетергәннәр бу «изге китап»ны. Төркмән теленнән төгәл тәрҗемә итү өчен, интернетта урнаштырылган төркмән-урыс сүзлеге күләмле дә, камил дә, куллану өчен җайлы да түгел. Гарәп-фарсы алынмалары да татар телендәгедән бермә-бер күбрәк сакланып калган хәзерге заман төркмән телендә. Инглиз телендәгесен нигез итеп алыр идем дә, мин ул телне махсус өйрәнмәдем бит, интернет текстлары аша гына азрак чамалый башладым. Алман телен балачактан ук үзләштереп килдем, әдәби текстларны сүзлексез дә аңлый идем инде. Ләкин биредә мин белмәгән фәнни-тарихи сүзләр һәм атамалар байтак.
Менә шулай, дүрт телдәге текстларны чагыштыра-чагыштыра, иртә таңнан төн уртасына кадәр эшләп, өч атнада тәрҗемәне түгәрәкли алдым. 21 май көнне татарча «Рухнамә» каралама рәвешендә әзер иде инде. Аны Казанга алып барып тикшерттеләр. Төркмәнстан җитәкчелегенә бүләк итү өчен, татарча «Рухнамә» китабының ике варианты эшләнде – алтын йөгертелгән һәм гадәти тышлысы. Алар Казанда бастырылды. Икесе дә 2006 елның сентябрендә Ашгабатта тантаналы рәвештә Төркмәнстан җитәкчелегенә тапшырылды. Бу тамашаны видеога төшереп алганнар иде, безгә дә күрсәттеләр.
Нәтиҗәдә КАМАЗ, тимерне кызу чакта сугып, Төркмәнстаннан 2007 елда 4 мең данә йөк автомобиле җитештереп тапшырырга заказ алды. Бу шул елдагы тулаем экспортның өчтән бер өлешеннән артыграк иде. Алдагы елларда Ашгабатта КАМАЗның сервис үзәген төзеделәр. Рәсми чыганаклар тарафыннан бу «махсус операция» турында бернинди мәгълүмат бирелмәде. Мин дә әлеге «сер»не 2013 елга кадәр сакладым. Тәрҗемә эше өчен миңа 20 мең сумлык премия бирделәр. Мин ул акчага үземә яңа компьютер, ә гаиләмә кер юу машинасы сатып алдым. Компьютер әле бүген дә «исән», ләкин мин аны текстлар җыю һәм музыка уйнату өчен генә кулланам. Истәлекле электрон җайланма миннән соң да оныкларыма бераз хезмәт итсә иде дип.
Ләкин «тарих» моның белән генә бетмәде. Ниһаять, Татарстан хөкүмәте дә, бер ел да дүрт ай вакыт үткәч, үзенең сәяси куркаклыгын җиңә алды. 2008 елның гыйнварында Ашгабатта «Рухнамә»нең татар теленә тәрҗемәсе… кабат тапшырылды. «Татарстан мәдәнияте көннәре» дип аталган рәсми чара кысаларында. Бу эшне Казан белгечләре ике атна эчендә башкарып чыкты, диелә «Татар-информ» агентлыгының 2008 ел 14 гыйнварда таратылган хәбәрендә. «Булдырганнар икән, маладислар!» дип куандым, хәбәрне укыгач. Китапны 20 данәлек тираж белән бастырганнар. Әмма бу «гамәл»… янгын беткәч ут сүндерү генә иде инде. Чөнки Төркмәнстанның яңа президенты, Аркадаг атамалы Гурбангулы Бердымөхәммәдев «Рухнамә»не әкренләп архивка озату турындагы боерыгын 2007 ел башында ук биргән иде.
Сапармурат Ниязовның 2006 ел 21 декабрендәге һич уйланмаган вафатыннан соң төркмән тормышында «Рухнамә»не башка җитәкчеләрнең казанышларына дан җырлаучы хезмәтләр алмаштырды. 2013 елның 1 сентябреннән башлап элеккеге «изге китап» Төркмәнстан институтларында һәм мәктәпләрендә бөтенләй өйрәнелми башлады. Бүген Чаллыда яшәүче яшь төркмәннәрдән сораштырган идем дә бу хакта, алар «Рухнамә»нең нәрсә икәнен дә белмиләр. Өлкәнрәкләре генә аз-маз хәтерли әле. Ә безнең күмәк тәрҗемәләр, бәлки, бүген Ашгабат архивларында тузан җыеп ятадыр…
«Кадерлә сакланып калганны!»
[edit | edit source](Дуслар иҗаты)
Коллеге
(авторы – Ольга Жигульская, 2023 елда язылган)
«Удобней мне инкогнито писать –
Привык за годы беспорочной службы.
Хотя всегда мне есть о чём сказать
На языках, своей известных дружбой.
Судьба моя – мать-мачеха, не мать
(Не красного словца, не ради смеха):
Труд журналиста начал постигать
С позиции рабочего из цеха.
Пытался даже гимны сочинять –
На конкурс посылал, но не был понят.
И до сих пор, как слушаешь, опять
Душа патриотическая стонет...
Есть у меня мой суверенный мир –
Гораздо суверенней Татарстана.
Меня бы понял, верно, мой кумир...
Ведь кое-что роднит нас с Губерманом.
Могу хоть чем – хоть прозой, хоть стихом,
Или крутой сценарий забабахать...
Но сколько можно, будучи спецом,
Пресс-служиваться, дусларыбыз, так ведь?!
Оно такое, горе от ума-с:
И Чацкому прислуживаться тошно...
Когда ушёл я, сразу на КАМАЗ
Троих начальство взяло – это точно.
Да, я ушёл с КАМАЗа – в виртуал.
И в интернете вы ищите имя,
Где я уже немало напахал...
Признайтесь: вы забыли о Фагиме?»
Хезмәттәшемә
(тәрҗемәсе)
«Имза куймый язсам – хәерлерәк,
Тырышып эшли-эшли күнегелгән...
Аңлатасым килә әмма төбәп
Миңа таныш дуслык телләреннән.
Язмышларым – гүя үги ана
(Татып баксаң, мөмкиндер аңларга):
Журналистлык насыйп булды миңа
Чирек гасыр бил бөккәч цехларда.
Гимннар тыңлап күңел канатлана,
Үзем яздым – юк игътибар аңа.
Бүген дә бит, калсам хыяллана,
Ватанпәрвәр җаным гел сыкрана...
Бар минем хөр, бәйсез үз галәмем –
Татарстаннан күпкә мөстәкыйльрәк!
Аңлар, бәлки... тиң түгел каләмем...
Бер Губерман… аңа тартым йөрәк.
Бар шигырьләп, рифмасыз язганым,
Кереп кыргый урман-болын-кырга...
Күпме мөмкин әмма, әй дусларым,
Хезмәтчәнләп ялагайланырга?!
Михнәт-хәсрәт – гел юлдаш акылга:
Чацкий моны һич аңламый калмас...
Мин калдырып киткән бер урынга
Өч кешене алган икән КАМАЗ.
КАМАЗлардан «виртуал»га киттем.
Тарихларда исемем язарсызмы?
Интернетта аз-маз хезмәт иттем...
Фәһим булып калдым – аңларсызмы?»
Ноябрь
(авторы – Тамара Бравина, 2023 елда язылган)
Улеглись страсти знойного лета,
скинул краски осенний закат.
Как предвестники новых сюжетов,
за окошком снежинки летят.
Правит бал госпожа Непогода,
но лучом сквозь ненастную грусть
серый цвет на мольберте природы
оживляет рябиновый куст.
У предзимья задача благая –
без иллюзий, обмана, прикрас
оценить то, что в жизни теряем,
и сберечь, что осталось при нас.
Ноябрь
(тәрҗемәсе)
Басылды эссе җәй хөрлеге,
ямьләде җирне көз балкышы.
Уйнаклый тәүге кар бөртеге –
өр-яңа гүзәллек нәкыше.
Үтсә дә һаваның чуагы,
дикъкатьсез ямансу зарына –
гамь өсти гел миләш куагы
табигый буяулар кабына.
Кыш алды игелек гөманы:
күпертмә хыялый ялганны,
хакла син тормышта узганны,
кадерлә сакланып калганны.
Посвящение к юбилею
(авторы – Тамара Бравина, 2003)
Обидели? Иди к Фагиму:
Он яд прольёт на боль твоей души.
Глядишь занозу из сердечка вынул,
Проблему философски разложив.
По-скорпионски ядовит и честен.
Пройдёт сквозь многотемья бурелом.
Слова и мысли – здесь всё на месте,
И… тапочки под письменным столом.
ЭПИЛОГ
[edit | edit source]Йомгаклау сүзен минем «тәрҗемәи хәл»не үземнән дә яхшырак белүче фикер иясе булган Ольга Жигульскаяның югарыдагы сүзләреннән башлыйк: «...И в интернете вы ищите имя, где я уже немало напахал...» Чыннан да, китапның мөхәррире Илисә ханым хаклы: моңа кадәрге йөз битнең ни өчен язылганы турында аңлатма бирмичә булмый. Үзреклама өчен булмады бит инде бу хезмәт! Әйе, интернеттагы эшләрем 2011 елның августында, бөтенләй пенсиягә чыккач, чын-чынлап активлашып китте. Гәрчә аның төп өч юнәлеше күптән инде билгеләнгән булса да:
1) tt.forvo.com халыкара әйтелешләр һәм аудиосүзлекләр сайты аша татар телендәге гади һәм «канатлы» сүзләрнең, сүзтезмәләрнең, гыйбарәләрнең, халык авыз иҗаты үрнәкләренең, борынгы һәм хәзерге заман әдәби әсәрләре өземтәләренең аудиотупланмасын дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү.
2) Җир шарындагы милләт һәм дәүләт гимннарының мөмкин булганын татар теленә тәрҗемә кылу – газиз Ватаныбыз тулы бәйсезлеккә ирешеп, киләчәктә Рөстәм Яхинның галәм музыкасына бөтен татар аягүрә торып басып җырларлык чын гимн сүзләре иҗат ителсә иде дип.
3) урыс телендә язучы яһүд шагыйре Игорь Губерманның дөнья әдәбиятында тиңдәше булмаган шигърият жанры җәүһәрләрен («гарикларын»), аларның – әлбәттә, мөмкин булганын – татар теленә дә тәрҗемә итеп, милләттәшләребезгә туган телебез аша җиткерү; татарда Тукай мирасы булып калган һәм Гамил Афзал белән Әхмәт Исхак дәвам иткән тәнкыйди фикерләүне югалтмаска тырышу.
Тагын берничә халыкара тел белеме проектында да эшли башлаган идем гасыр башында ук (әйтик, tatoeba.org һәм rhinospike.com интернет сәхифәләрендә). Боларның беренчесендә киң кулланыла торган бер үк җөмләләр һәм өземтәләр дөньяның төрле телләрендә бирелә, икенчесендә теге яки бу халык әдәбиятыңдагы кыска, әмма популяр һәм җыйнак әсәрләрнең аудиоязмалары тәкъдим ителә. Ләкин бу сайтларда бер-ике кеше генә, күпме тырышса-тырмашса да, сизелерлек нәтиҗәгә ирешә алмый. Һәм өстәвенә татарларда үзебезне дәррәү кубып дөньякүләм биеклекләргә менгезергә дигән – юк, мөмкинлек түгел! – теләк тә булмавы бик тиз ачыкланды. Шуңа күрә бу проектлар хәзер «туңдырылган» хәлдә. Без хәтта аларның интерфейсын (эчке аңлатмалы язуларын) татар телендә булдыру зарурлыгына да администраторларны күндерә алмыйбыз. Ә wikipedia.org сайтлар тармагында исә эшләр татарның үз корткычлыгына кадәр үк барып җитте инде: Казаннан бер бәндә кисәге башкалар язганны бозып һәм махсус программалар ярдәмендә хәреф хаталары өстәп утыра!
Беренче ике юнәлеш турында гаять тәфсилле һәм кызыклы мәгълүматлар «Мәдәни җомга» газетасының 2022 елгы 16 һәм 30 сентябрь, 7 октябрь көннәрендә чыккан 36 нчы, 38 нче һәм 39 нчы саннарында (һәркайсының 14-15 битләрендә) бар. 2021-2022 елларда җыйнаграк язмалар шулай ук «Челнинские известия», «Ватаным Татарстан» һәм «Ирек мәйданы» газеталарында да басылды. Аларның авторлары – журналистлар Илисә Ганеева, Фәния Әхмәтҗанова, Зилә Нигъмәтҗанова.
Forvo.com сайты – санап үтелгән проектларның иң әһәмиятлесе һәм популяры. Иртәме-соңмы, бүгенге шайтанча ашкынып глобальләшү чорында үз телен саклап калырга һәм аны лаеклы урынга күтәрергә теләмәгән аз санлы халыкларны көчләп ассимиляцияләү дә башланырга мөмкин. Һәм инкыйразга илтүче ассимиляция телне югалту гына түгел ул. Югалган телне өлешчә кайтарып була әле. Ә менә чит-ятларның үзең өчен гел зарарлы булган гадәтләрен үзләштерү тагын да яманрак.
Җимергеч «сәясәт» күптән инде әзерләнеп килә, ә 2017 елдан башлап ул гасырлар буе дөньякүләм шайтани сынау полигоны булган Русиядә бар көченә тормышка ашырыла башлады. Соңрак бу «тәҗрибә»не бар дөньяга тарату өчен. Әйтик, урыс булмаган телләрдә белем бирү чынлыкта тыелды да инде. Шул сәбәпле империянең кайбер халыкларын бүген үк «сызып ташларга» да була. Үзебез иҗтиһат кылырга теләмәсәк, бу фаҗига без татарларны да читләтеп үтмәячәк. Һәм «булдырабызлар» кыл да кыймылдатмыйлар бүген, алга таба да берни эшләмәсләр, бөтен дөнья өчен әһәмияте булган татар телен саклап калыйк дип! «Спасение утопающих – дело рук самих утопающих!»
Forvo сайтының татар тупланмасында бүген миннән кала тагын бер генә кеше эшли. Казан пенсионеры Шамил Нәҗипев ул. Элегрәк Миләүшә исемле, һәрьяклы төпле белемле һәм дөньяның берничә телен белә торган татар җанлы яшь туташыбыз да булыша иде безгә. Төрек лицеенда урта белем алган ул гасыр башында (юкка гына бу мәктәпләрне шапылдатып ябып куймадылар бит инде Татарстанда!). Югары белгечлеге буенча юрист. Ләкин хәзер инде аңа – намусын югалтмыйча – бу һөнәр буенча лаеклы эш табу, бәлки, мөмкин дә түгелдер. Русиядә дә, Татарстанда да. Шуңа күрә ул «пандемия» оештырылган елда чит илгә күчеп китәргә мәҗбүр булды. Үзе кебек үк киң күңелле тормыш юлдашын табу да читен булгандыр аңа. Чит илдә
ул инглиз, урыс, татар һәм төрек телләренә тәрҗемә итү белән таба үз ризыгын. Былтыр көз көне Казанга һәм Чаллыга кайтып, безнең белән күрешеп-сөйләшеп һәм... мәңгегә дип хушлашып киткән иде. Шуннан соң ул кияүгә чыкты. Иренең исеме-фамилиясе һәм кем икәне дә билгеле. Кайда яшәгәннәре дә сер түгел безнең өчен. Бәлки балалары да бардыр инде. Кайчан туган илебезгә әйләнеп кайтасыларын гына фаразлап булмый...
Сайтның төп офисы Испаниянең Басклар Илендә, Сан-Себастьян шәһәрендә урнашкан, дөньяның дистәләгән илендә аның үз серверлары эшли. Мәскәүдә һәм Петербургта да бар иде алар. Ләкин 2013-2014 елларда әлеге «башкалалар» һакерлары Forvo сайтына каршы көчле һөҗүмнәр оештырдылар. Кайвакыт сайтны атна буе төзәтеп утырдылар басклар һәм испаннар. Әйтик, корткычлар 2014 ел башында татар тупланмасының 100 меңләп сүзен – башлыча топонимиканы һәм тезмә-кушма фигыльләрне – сөртеп ташладылар. Югалган тел берәмлекләренең бер өлешен торгызырга... сайтның алман милләтеннән булган кулланучылары ярдәм итте безгә! Канаданың көнбатышында яшәүче алман кешесе Вольфганг Һофмайерга аеруча рәхмәтлемен. Ул хәзер сайт эшендә катнашмый инде. Исән-сау булса, хәзер аңа 82 яшь булырга тиеш. Гомумән, без күп кенә илләр кешеләре белән тыгыз элемтәдә тора идек ул вакытта. Алманнардан кала, вьетнамлылар, инглиз телле британиялеләр, японнар, кореялылар, Төркиядә яшәүче татарлар белән хат язышып тордык сайт почтасы аша. Әмма «пандемия» чит ил дусларыбызның күбесен төшенкелеккә батырды, күбесе эшне ташлады инде, аралар да өзелде...
Ә бу сайттагы беренче татар сүзләрен 2008 елда ук Чаллы педагогия институтының бер мөгаллиме яздыра башлаган, аның тәхәллүсе – pippin2k. Кем булуын чамалыйм, 1990 нчы елларда Татар иҗтимагый үзәгендә бик актив кеше иде ул. Ләкин, кызганычка каршы, исем-фамилиясен искә төшерә алмыйм инде – онытылган. Соңрак, 2011 ел башында, аңа Шамил Зарипов килеп кушылган. 2011 елның 23 апрелендә, мин Forvo’да эшли башлаган көнне, безнең тупланмада 800дән артыграк сүз бар иде. Май аенда ук админнар миңа сайт интерфейсын татар теленә дә күчерергә тәкъдим иттеләр. Бөтен эчке аңлатмаларны алман һәм инглиз телләреннән тәрҗемә итеп урнаштырдым.
Сайт җитәкчеләре белән хәзер дә бик уңай мөнәсәбәттә торабыз. Баштарак, 2011-2012 елларда, сайттагы «татар һөҗүме» бик күпләрне аптырашта калдырган иде. Ләкин без берничә кат язган «дипломатия хатлары»ннан һәм Швециянең Мальмё университеты журналында урнаштырылган интервьюыбыздан соң (авторы – алман журналисты Михаэль Шетцляйн) безгә карашлар тамырдан үзгәрде, дисәң дә була. 2014 елда Кырым яңадан Русия карамагына кергәч, европалылар бөтенләй шок халәтендә булдылар. Бу вакыйга сайттагы вазгыятьне дә нык үзгәртте. Админнар рейтинг лидерларына карата өстәмә хәвефсезлек чаралары булдырдылар. Бу яңалык, әлбәттә, безнең эшне бераз әкренәйтте.
Унөч елга якын эшли-эшли, бердәнбер «гонорар» алдым. 2015 елда без сайтта «күләм рейтингы» буенча беренче урынга чыктык. Шуннан соң Лондонда яшәүче бер ханым, өй адресымны сайт почтасы аша соратып алып, миңа FORVO дип язылган фирма майкасын бүләк итеп җибәрде. Хәзер дә киеп йөрим аны: төсе бераз уңган булса да, тетелеп бетмәгән әле.
Без сайт эшенә илнең башка халыклары кешеләрен дә җәлеп итәргә тырышып карадык: мәсәлән, башкортларны, чуашларны, удмуртларны, мариларны, тывалыларны. Башкортлардан шундый җавап килде: «Беҙ быны кәрәк тип тапмайбыҙ, кәрәк тип тапһаҡ, ике атнала ике йөҙ мең һүҙ кертеп ултыртабыҙ!» Унбер ел вакыт үтте, башкорт тупланмасына 200 яңа сүз дә өстәлмәде әле. Калган 15 мең башкорт сүзен мин фәкыйрегез («Буа башкорты»!) үзе яздырды. Чуашлардан һәм удмуртлардан бөтенләй җавап килмәде. Тывалы бер туташ белән тыва тупланмасында матур гына эшләп киткән идек тә, аңа бу гамәлне, кияүгә чыккач, ир җәмәгате тыйды. Тывада патриархат дигәнең бик куәтле икән. Ә менә «көнчыгыш мари» диалектында сөйләшүче Елена ханым белән без ике елдан артык гөрләтеп эшләдек. Мин мари сүзләрен һәм өземтәләрен өстәп торам, мәскәүле Елена аларның әйтелешен яздыра. Нәтиҗәдә хәзер мари тупланмасында 60 меңләп тел берәмлеге бар! Эшне дәвам итүче генә юк...
Ниһаять, 2023 елның 30 августында, Шамил белән икәү башкарган җәйге «аврал»дан соң, без сайтта БЕР МИЛЛИОНЫНЧЫ татар тел берәмлеген яздырдык. Муса Җәлилнең «Җырларым» шигыре юллары иде ул: «Сездә минем бөтен тойгыларым, сездә минем керсез яшьләрем». Кертемне азәрбайҗанлы Бәхтияр Ваһабзадәнең Муса Җәлилгә багышланган «Очыгыз, тулпарларым!» шигыреннән (тәрҗемәсе Ренат Харисныкы) ике өземтә белән «уратып алдык».
«Ни өчен татар теле татарның үзенә һәм бөтен дөньяга да кирәк соң?» – дигән сорау да туарга мөмкин. Җавап шундый: безнең телебез, беренчедән, төрки телләрнең кыл уртасында сакланып калган һәм шуңа күрә төрки дөньяда аралашу теле булып китәргә сәләтле. Аны бары тик XX гасырда «бөек телләр»дән алынган сүзләрдән өлешчә арындыру гына мәслихәттер. Икенчедән, борынгы гасырларда Ислам дине Идел-Урал төбәгендә һәм Себердә төрки телләрне саклаучы һәм үстерүче ролен дә үтәгән булса, бүген нәкъ киресенчә: бу телләр һәм бигрәк тә татар теле бетсә, бүгенге Русия мәмләкәтендә Ислам диненә дә зур куркыныч янаячак. Соңгы биш гасыр хәтере безгә шулай ди. Өченчедән, татар теле һәм татар иҗтиһады аша урталык җирләренең һәм бөтен Евразиянең дә чынбарлыктагы тарихын торгызу җиңелрәк. Әйтик, олы кыйтга топонимикасының яртысы әле бүген дә тугандаш төрки телләрдә бит. Һәм бүген рәсми дип саналган тарих «бөек телләр»дә иҗат ителгән чеп-чи ялган тозагында. Ә ялганга корылган «цивилизация»нең бернинди перспективасы юк. Һәм илебезнең лаеклы киләчәге дә татарның актив катнашыннан гайре барлыкка килә алмый. Чирек гасырдан соң ук инде бүгенге рәсми «сәясәт» нәтиҗәләренең кешелек тәнендә яман шеш булып китүе ихтимал...
«Ни өчен бу сүзләрне атказанган сәясәт, әдәбият һәм мәдәният әһелләре түгел, ә махсус югары белеме һәм университетта алынган катыргы кәгазе дә булмаган бер бәндә яза соң?» – дип сорарсызмы? Чөнки бөекләребезне җанның-тәннең бөтен күзәнәкләрен дә йомарлап тотучы коткы һәм төшенкелек баскан, алар бүген шайтани көчләр коллыгында! Бу уңайдан Игорь Губерманнан төпле «җавап»:
У писателей ушки в мерлушке
и остатки еды на бровях,
возле дуба им строят кормушки,
чтоб не вздумали рыться в корнях.
Әдипләрнең колаклары илтер,
кашларында – азык калдыгы,
тамырларда казынмасын диптер,
имән төпләрендә утлыгы.
Көлке түгел бу хәл – без кичергән фаҗига ул! Ошыймы-юкмы – икенче мәсьәлә. Һәм тагын бер актуаль фикер: милли инкыйраз теге яки бу милли-иҗтимагый күренеш турында «Нәрсәгә кирәк соң бу?» дигән сораудан башлана. Ә бу сорау бүген инде ялкаулыктан интегүчеләребезне нык «борчый»...
«Гариклар» турында. Сиксән җиде яшьлек урыс-яһүд шагыйренә гашыйк булдым, дисәм, дөрес булмас иде. Миңа аның үз кавемендә утыз гасырлык «кыйммәтләр» һәм максатлар өчен гап-гади көрәшче генә булуы сер түгел. Шул исәптән, ачыктан-ачык ялган-фальсификация ярдәмендә дә. Әйтик, аның адым саен кабатлана торган «татаро-монгольское иго» сафсатасы тарихи наданлыктан килеп чыкмаган бит. Белә ашкеназ Игорь Мирон улы дөнья тарихын – энәсеннән җебенә кадәр! Ләкин шул ук вакытта аның «гариклары» кебек камил һәм замананың нәкъ өстенә баса торган дүртьюллыклар язучы шагыйрьләр әле дөньяга тумаган. Татарда да юк хәзер аның тиңдәшләре. Без бу объектив гаделлекне танырга тиешбез: булдыра алмыйсың икән – тырыша-тырыша өйрән. Шул җөмләдән меңьеллык рухият көндәшләреңнән дә. Фоат Уразай боларны «дөнья тотучылар» дип атый, ә Андрей Девятов (Пётр Кваськов) – «планлаштыручылар» дип. Ә без кем бүген?
Безнең бу дөньяда бик мөһим бер үзенчәлегебез һәм аермабыз бар: «шайтан сайлаган» милләт булып китәргә хакыбыз да, хәтта мөмкинлегебез дә юк. Теләгебез дә булмаса иде! Мәрхүм Рашат ага Сафин («Татар юлы», «Татар миссиясе», «Татар инануы» һәм башка китаплар авторы) һәм замандашыбыз Фоат Уразай бу хакыйкатьне дистәләрчә мәртәбә исбат иттеләр инде үз әсәрләрендә.
- * *
Тупасрак булган булсам, кичерегез, җәмәгать. Минем дә түземлегем чиксез түгел ич – газиз халкымның куркаклыгын, мәнсезлеген һәм матдичелек сазлыгына үз теләге белән кереп батканын күзәтеп торырга. Бүгенгегез имин, киләчәгегез бәхетле булсын! Һәм шуның өчен тормышның бөтен даирәләрендә дә җиң сызганып эшкә керешергә ниятегез, теләгегез, ихтыяр көчегез һәм тырышлыгыгыз барлыкка килсен. Язмышының гел үзенә генә йөкләнгән өлешен үз кулына алырга теләмәгән халык беркайчан да хөр, азат һәм бәйсез булып китмәячәк. Һәм фани дөньяда бары тик намазлыкта утырып кына бакыйлык өчен дә җәннәт әһеле булуга ирешә алмыйсың...