Wq/tt/Фламанд мәкальләре
Appearance
- Ашыгып әйтелгән киңәшнең файдасы аз.
- Әйбер саткан кешегә сыңар күз дә җитә, ә сатып алучыга йөздән артык күз кирәк.
- Буш кабыкка караганда, ярты йомырка артык.
- Буш савыт каты шылтырый.
- Кирәгеннән биек менгән тиешледән түбән төшә.
- Күндерү дә җиңел түгкл, киреләтү дә авыр.
- Кыю булу шәп нәрсә, сак булу да бик кирәк.
- Сыртына йөк салмасаң, юлдашка ишәк алма.
- Талашып көн иткәнче, ялгыз яшәү яхшырак.
- Үз бөкресен беркем дә үзе күрми.
- Юләргә дару ярдәм итми.
Чыганак
[edit | edit source]- «Фламанд мәкальләре һәм әйтемнәре»/Алтын Хәзинә. Дөнья халыклары мәкальләре һәм әйтемнәре./төз. Зәки Нури. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1973. - 190 бит.