Wq/tt/Төркмән мәкальләре

From Wikimedia Incubator
< Wq‎ | tt
Wq > tt > Төркмән мәкальләре
Википедия логотибы
Википедия логотибы

Төрекмәннәр - Урта Азиядә гомер кичерүче халык.

  • Ил бай булса, син дә бай.
  • Зур ишеккә — дәү йозак.
  • Каз күңеле күлгә тартса, ир күңеле илгә тартыр.
  • Ике ярты — бер бөтен.
  • Балык гомере — су белән, кеше гомере — халык белән.
  • Киңәшләшеп аткан таш ераккарак барып төшә.
  • Үзеңә генә таянсаң — сыртыңа бөкре чыгар.
  • Азның кадерен белмәүче, күпнең дә кадерен белмәс.
  • Уставсыз колхоз — китапсыз мәктәп.
  • Нинди юлдан атласаң да, ватаныңны онытма.
  • Сукырны сакка куйма — илеңә дошман керер.
  • Көтүдән качкан сарык — бүрегә бүләк.
  • Берәү казыган коедан меңләп кеше су эчә.
  • Кешедән көлсәң, үзең еларсың.
  • Күбәләккә чәчәк кыйммәт, кешегә — туган иле.
  • Сукмак юлга чыгара, ә юл халыкка илтә.
  • Бер көймәдә йөзгәннәрнең гомере уртак була.
  • Үзара талашсалар да, этләр бүрене бергә ботарлый.
  • Куак күрке җимеш булса, кешенең күрке — хезмәт.
  • Туфрак — камыр, тирес — чүпрә.
  • Агач утыртмаган кеше күләгәдә утыра алмый.
  • Ун эшне начар белгәнче, бер эшеңне яхшы бел.
  • Металл — утта, кеше эштә чыныга.
  • Һөнәрле егет — җимешле агач, белемсез баш — буш чәчәк.
  • Кешене тун җылытмый, эш җылыта.
  • Намуслы хезмәт — мәңгелек җимеш.
  • Тегермәндә бодай киптермиләр.
  • Тартмаган онны или алмыйсың.
  • Җиргә төшсә — гөл булыр, утка төшсә — көл булыр.
  • Ашы юк ураза тота, эше юк намаз укый.
  • Ишанның биш корсагы бар, ә берсе — һәрвакыт буш.
  • Ак чалмалы мулланың күңелендә кара кер.
  • Борча бетсен дип юрган яндырмыйлар.
  • Һәр кешенең үз учы үзенә таба карый.
  • Яңа күлмәк тик бер куандыра, искесе — кигән саен.
  • Казан алсаң кагып кара, ат алсаң чабып кара.
  • Кашыклап җыйган нәрсәңне чүмечләп түкмә.
  • Култык астыннан коелса — кунычына эләгә.
  • Җирдән табып алсаң да, санамыйча калдырма.
  • Ачык буяу тиз уңа.
  • Атаң улы гына булма, кеше улы була да бел.
  • Ирнең вәзире — хатын.
  • Тол ир күзе белән карап хатын сайлама, җәяүле күзе белән ат алырга ашыкма.
  • Күз күрмәгәнне йөрәк яратмый.
  • Якын кешең тавышы ерактан да ишетелә.
  • Баласыз йортка кермә, ул йорт — караңгы төрмә.
  • Кияү ул була алмый.
  • Матурлык туйда кирәк, мәхәббәт — көн дә.
  • Суның әнкәсе елга, сүзнең анасы — колак.
  • Һәр йомырка чебешле булмый.
  • Ерактагыны белмәүче якынны да танымас.
  • Атасыз бала бер елый, анасызлар — мең тапкыр.
  • Карый белмәсәң, терлек тарала, тота белмәсәң, хатының китә.
  • Атың барында юлларны өйрән, атаң барында дуслар табып кал.
  • Ярыннан аерылган җиде ел елар, иленнән аерылган — гомер буе елар.
  • Атасыз бала — ятим, анасыз бала — кол.
  • Бала балдан татлырак.
  • Башта өеңне бизә, аннары үзең киен.
  • Этчә өрергә көчек эттән өйрәнә.
  • Башың томанлы чагында бөтен дөнья караңгы.
  • Күп яшәгән түгел, күп йөргән күп белә.
  • Белем — күңел яктысы.
  • Белемлеләр очканда, наданнар шуышалар.
  • Шәкертләр остаздан узмаса, һөнәр юкка чыгачак.
  • Күп йөргән кеше күпне ишетә.
  • Наданлык — дошман, ә зирәклек — якын дус.
  • Мин укыдым дип сөйләмә, нәрсә белгәнеңне әйт.
  • Белмәүнең ояты булмый, белергә теләмәү оят.
  • Күреп белмәгән кешегә күмер ни дә, тимер ни.
  • Утны иләккә салмыйлар.
  • Караңгыда кемнең күз кысканын күреп булмый.
  • Кырмыскага атланган — дөя кочаклый алмый.
  • Сукырга адым саен чокыр бар кебек.
  • Акыл күздән ераккарак карый,
  • Юләргә тылмач кирәкми.
  • Алтын тутыкмый, акыллы масаймый.
  • Дәшмәү — юләргә җавап.
  • Пыялага ямау салма, юләргә акыл сатма.
  • Үтмәс пычак кулны тизрәк кисә.
  • Акыллы үзен гаепли, ә юләр башканы.
  • Акыллы кеше янында юләрлек күренә төшә.
  • Акыллы сүзне «мин» дип башламый.
  • Мактанчыкның бавы черек.
  • Юлдан акча тапканчы, акыллы кеше очрат.
  • Кыска сүздә мәгънә күп.
  • Яхшы сүз — чәчәк, яман сүз — чәнечке.
  • Күп белсәң дә аз сөйлә.
  • Ишәкләр улап торганда сандугачлар сайрамый.
  • Карандаш очы — кылычтан үткен.
  • Артык күп сүз — ишәккә йөк.
  • Бер сүз аз, ә ике күп.
  • Йөрәккә килгән фикерләр телдән чыгып китәләр.
  • Әйткән сүзне кире йотып булмый.
  • Кыока телле кешенең гомере озын булыр.
  • Таш тәнгә генә тия, ә сүз сөяккә үтә.
  • Сер төенен сүз чишә.
  • Тел кылычтан үткенрәк.
  • Артыннан һаман кусаң, кыю да куркаклана.
  • Батырдан үлем дә курка.
  • Тунлыны кыйнаганда шәрәнең тәне сызлый.
  • Тауда җәйләү куйсыз булмый, егет башы уйсыз булмый.
  • Чукрак сарык соңга калып курка.
  • Шәрәгә су куркыныч түгел.
  • Ат белән юлга чыккан ишәк кызганыч.
  • Корган мылтыктан бер кеше курка, кормаган мылтык — меңне куркыта.
  • Ут белән уйнаучылар үзләре утта яна.
  • Төлке үз койрыгын мактар.
  • Крепостьлар эчтән ишелә.
  • Яудан качсаң, җирдә ятарсың.
  • Яхшы атлар аз ашый да күп яши, яхшы егет күп тыңлый да аз сөйли.
  • Бәйләп куйган арсланны куяннар да талыйлар.
  • Батырлар яуда туа.
  • Бер таштан мең карга курка.
  • Ике тапкыр хур булу — кыюны да үтерә.
  • Үз күләгәсен күреп тә өркә торган атлар бар.
  • Чормага чаклы юлда мәче дә кыю була.
  • Ауган агачны кисүчеләр күп.
  • Беренче булып сугучы катырак суга.
  • Батыр бер үлә, куркак — мең тапкыр.
  • Арслан тотыйм дисәң — арслан өненә кер.
  • Үзе өчен йоклаганда кеше өчен төш күрә.
  • Көнче үзен үзе борчый, җәнҗалчы — һәр кешене.
  • Тәбәнәк атка һәркем атлана.
  • Чәнечке мин гөл дигәндә, серкә мин бал ди икән.
  • Һаман җиргә карап йөрсәң, җир синнән курка башлар.
  • Яхшыга яхшы итеп һәркем җавап бирә ала, яманга яхшы җавапны тик кыюлар бирәләр.
  • Бусагада урын барында түргә узарга ашыкма.
  • Ут төртсәң үзең янарсың, баз казысаң үзең төшәрсең.
  • Симергән ишәк иясен тибәр.
  • Ачык йөрәккә юл ачык.
  • Йомыркага йон үссә, пеләш тә чәчле булыр иде.
  • Атка менсәң үзеңне бел, аттан төшсәң — атны онытма.
  • Кеше таштан нык, чәчәктән күркәм.
  • Җимеше күп булган саен агач түбәнрәк иелә.
  • Агач саплы балта белән агачның үзен кисәләр.
  • Кара төс күрмәгән кеше акны да аңлый алмйый.
  • Көлкегә көлеп җавап бир — юкса көлке үпкәләр.
  • Эт муенына алмаз такмыйлар.
  • Чүплектән энҗе эзләмә.
  • Артка карап атласаң — юлыңның очы булмас.
  • Диңгезләрне йөзеп чыгып нәни бер күлдә баткан.
  • Кәкре урамнан да туры атлап уза бел.
  • Күз булмагач, маңгай нәрсәгә.
  • Бер кыныга ике пычак сыймый.
  • Елан кабыгын салса да, гадәтен үзгәртми.
  • Белгән дошманны җиңү җиңелрәк.
  • Канны кан белән түгел, су белән юалар.
  • Бүрене кызганган сарыксыз кала.
  • Эт койрыгын эт таптамый.
  • Шикләнсәң дусларың бизәр.
  • Үзеңне сөт дип санасаң — иптәшең каймак булсын.
  • Кеше киеме керчән, кеше аты тирчән.
  • Ала торган кул бирә дә.
  • Теш казып тамак туймый.
  • Тешсез авыз — ташсыз тегермән.
  • Тәмсез кавынның төше күп була.
  • Чүл күрке — су, күл күрке — кош.
  • Симез сарык озак яшәми.
  • Искесе юкның яңасы булмый.
  • Башы булса, чәче үсәр.