Wq/tt/Латин мәкальләре

From Wikimedia Incubator
< Wq‎ | tt
(Redirected from Wq/tt/Латин мәкаләләре)
Wq > tt > Латин мәкальләре

Template:Wq/tt/ABC

  • A Deo rex, a rege lex
Турыдан-туры тәрҗемә: Алладан – патша, патшадан – канун.
  • A nullo diligitur, qui neminem diligit.
Беркемне дә яратмаган кешене беркем дә яратмый.
  • Ab altero expectes, alteri quod feceris.
Башкалардан үзең башкага [карата] эшләгәне көт
Чыганак:: Публилий Сир
  • Abducet praedam, cui occurit prior.
Беренче килгән кеше табышны алып китә дә.
  • Abeunt studia in mores.
Дәресләр холыкта эзләрен калдыралар
  • Absentem laedit, qui cum ebrio litigat.
Кем исерек белән бәхәсләшә, шул бушлык белә сөйләшә.
  • Abstractum pro concreto.
Конкретлык урынына абстракт.
  • Abyssus abyssum invocat.
Турыдан-туры тәрҗемә: Чоңгыл чоңгылга этәрә.
  • Accidit in puncto, quod non contigit in anno.
Турыдан-туры тәрҗемә: Бер мизгелдә еллар буена өметләнмәгән вакыйга була.
  • Accipere quid ut justitiam facias, non est tam accipere quam extorquere.
Хакыйкать буенча хөкем кылган өчен бүләк алу рәхмәт билгесе түгел, ә талау.
  • Ad Kalendas Graecas
Турыдан-туры тәрҗемә: Грек календаларына кадәр («Календа» дип аталучы көннәр бары римлыларда гына булган, шуңа күрә бу гыйбарә билгесез вакытка кадәр [эшне] куеп тору, дигән мәгънәне белдерә)
  • Ad poenitendum properat, cito qui judicat.
Кем тизрәк карар кыла, шул тизрәк үкенә.
  • Ad primos ictus non corruit ardua quercus.
Беренче сугудан биек имән аумый.
  • Aditum nocendi perfido praestat fides.
Турыдан-туры тәрҗемә: Имансызга ышаныч белдерү аңа зыян китерергә мөмкинлек бирә.
Чыганак:: Сенека, бәлки Нерон турындадыр.
  • Adprime in vita esse utile, ut ne quid nimis.
Яшәешнең төп кагыйдәсе – чиктән узмаска.
  • Aes debitorem leve, grave inimicum facit.
Кечкенә бурыч кешене әҗәтле итә, ә зурысы – дошманга әйләндерә.
  • Alea jacta est
Турыдан-туры тәрҗемә: Җирәбә ташланды! (артка юл юк!) (Цезарь
  • Aliis inserviendo ipse consumor
Башкаларга хезмәт итеп, үзем янам.
  • Alter ego
Турыдан-туры тәрҗемә: Икенче «Мин».
  • Alma mater
Турыдан-туры тәрҗемә: Тәрбияче-анабыз (уку йорты турында).
  • Amat victoria curam.
Турыдан-туры тәрҗемә: Җиңү тәрбияне ярата.
  • Amantes amentes.
Турыдан-туры тәрҗемә: Гашыйклар – акылсызлар. (Amantes белән amentes сүзләренең яңгыравы охшаш булуы исә гыйбарәнең тәэсирен көчәйтә).
  • Aliena vitia in oculis habemus, a tergo nostra sunt.
Турыдан-туры тәрҗемә: Чит кешеләрнең ялгышлары күз алдында, ә үзебезнеке – артта.
  • Amici fures temporis.
Турыдан-туры тәрҗемә: Дуслар – вакытның караклары. .
  • Amicitia aequalitas.
Дуслык ул – тигезлек.
  • Amicus certus in re incerta cernitur.
Турыдан-туры тәрҗемә: Тугъры дус авыр эштә [кайгыда] беленә.
Чыганак:: Энний
  • Amicus verus — rara avis.
Турыдан-туры тәрҗемә: Тугры дус – сирәк кош.
Чыганак:: Плавт
  • Amicus verus cognoscitur amore, more, ore, re
Чын дус мәхәббәт, мөнәсәбәтләр, эш һәм сүз аша ачыклана.
  • Amicus (mihi) Plato, sed magis amica veritas.
Турыдан-туры тәрҗемә: Платон — дус, ләкин зуррак дус хакыйкать. (Платон миңа дус, ләкин хакыйкать кадерлерәк)
Чыганак:: Аристотель
  • Amor caecus.
Турыдан-туры тәрҗемә: Мәхәббәт сукыр.
  • Amoris vulnus sanat idem, qui facit.
Мәхәббәт ярасын [аны] йөртүчеләр дәвалый.
  • Amor non est medicabilis herbis.
Турыдан-туры тәрҗемә: Мәхәббәт үләннәр белән дәваланмый.
  • Animis opibusque parati
Җан һәм гамәл [тән] белән әзербез.
  • Aquila non captat muscas.
Бөркет чебен ауламый.
  • Aquilam volare doces
Турыдан-туры тәрҗемә: Син бөркетне очарга өйрәтәсең.
  • Ars longa, vita brevis
Тормыш кыска, сәнгать [фән] мәңгелек.
  • Áudentés fortúna juvát.
Турыдан-туры тәрҗемә: Тәвәкәлләргә язмыш [фортуна] ярдәм итә.
Чыганак:: Вергилий, «Энеида» (X, 284)
  • Aurea mediocritas.
Турыдан-туры тәрҗемә: Алтын урталык.
Чыганак:: Гораций, «Одалар», II, 10, 5
  • Aut bene, aut nihil.
Турыдан-туры тәрҗемә: Йә яхшыны, йә бернәрсә дә [сөйләргә-сөйләмәскә]
  • Aut Caesar, aut nihil
Йә Цезарь, йә беркем дә [булырга-булмаска]
Чезаре Борджаның девизы
  • Ave Caesar, imperator, morituri te salutant.
Турыдан-туры тәрҗемә: Исәнме, Цезарь, император, үлемгә баручылар сине сәламлиләр! (Рим гладиаторларының императорны сәламләве)
Чыганак:: Светоний, «Илаһи Клавдий» , XXI, 6
  • Barba crescit, caput nescit.
Турыдан-туры тәрҗемә: Сакал чыккан, ә акыл юк.
  • Barba non facit philosophum.
Турыдан-туры тәрҗемә: Сакал фәйләсүф [мулла] итми.
  • Beati pauperes spiritu, quoniam ipsorum est regnum caelorum.
Турыдан-туры тәрҗемә: Ярлылар рух белән әүлия, чөнки күк патшалыгы аларныкы
Чыганак:: Инҗил
  • Benefacta male locata malefacta arbitror.
Турыдан-туры тәрҗемә: Начарларга карата кылган яхшылыкларны мин начарлык дип саныйм.
Чыганак: Цицерон
  • Bis dat, qui cito dat.
Турыдан-туры тәрҗемә: Тиз биргән икеләтә бирә.
Чыганак: Публилий Сир
  • Caesarem decet stantem mori.
Турыдан-туры тәрҗемә: Цезарьга басып үләргә кирәк.
Чыганак: Светонийның император Веспасианның соңгы сүзләре турында хәбәре.
  • Carmina morte carent
Турыдан-туры тәрҗемә: Шигырьләр үлемнән мәхрүм
Чыганак: Овидий, «Мәхәббәт элегиялары», (I, 15.32)
Турыдан-туры тәрҗемә: [Һәр] көнне тот
Чыганак: Гораций, «Одалар» (I, 11.8)
  • Carthago delenda est (Carthaginem esse delendam)
Турыдан-туры тәрҗемә: Карфаген җимерелергә тиеш
Чыганак: Марк Порций Катона Өлкәннең сенатта чыгышы.
  • Calamitas virtutis occasio.
Турыдан-туры тәрҗемә: Авырлык гайрәтлеккә сәбәпче була
Чыганак: Сенека
  • Carpamus dulcia: nostrum est, quod vivis: cinis et manes et fabula fies.
Турыдан-туры тәрҗемә: Күңел ачыйк: бүгенге көн безнеке, ә аннары син туфрак, күләгә, риваять булачаксың.
  • Casus ordinarius
Гадәти хәл.
  • Casus extraordinarius
Гадәттән тыш хәл.
  • Ceterum censeo Carthaginem esse delendam
Турыдан-туры тәрҗемә: Тик шулай да мин Карфаген җимерелергә тиеш, дип саныйм.
Чыганак: Плутарх, «Марк Катон»
  • Epistola non erubescit
Турыдан-туры тәрҗемә: Кәгазь кызармый
Чыганак: Цицерон
  • Citius, altius, fortius!
Турыдан-туры тәрҗемә: Тизрәк, биегрәк, көчлерәк!
  • Cogitationis poenam nemo patitur.
Фикерләр өчен беркем дә җәзаланмый
  • Cogito, ergo sum.
Турыдан-туры тәрҗемә: Фикерлим, димәк, яшим
Чыганак: Декарт
  • Conscientia mille testes.
Турыдан-туры тәрҗемә: Намус – мең шаһит
  • Consuetudo est altera natura
Гадәт – икенче холык.
  • Contra spem spero.
Турыдан-туры тәрҗемә: Өметсез өметләнәм.
  • Corruptio optimi pessima.
Турыдан-туры тәрҗемә: Мәрхәмәтленең егылуы – иң усал егылу.
  • Credo quia absurdum est.
Турыдан-туры тәрҗемә: Ышанам, чөнки бу абсурд.
Чыганак: Тертуллиан
  • Cui bono
Кемгә файдалы?
Чыганак: Цицерон, «Росций Америйлы яклау Нотыгыы», XXX, 84
  • Cuique suum.
Турыдан-туры тәрҗемә: Һәркемгә үзенеке.
  • Cum tacent clamant.
Турыдан-туры тәрҗемә: Дәшмәгәндә, кычкыралар.
  • Damant, quod non intelegunt
Турыдан-туры тәрҗемә: Сүгәләр, чөнки аңламыйлар
Чыганак: Квинтилиан, «Ораторның белеме турында», X, 1, 26
  • De mortuis aut bene, aut nihil
Турыдан-туры тәрҗемә: Мәрхүмнәр турында йә яхшыны, я бернәрсәне дә.
  • Debes, ergo potes
Турыдан-туры тәрҗемә: Тиешсең, димәк, булдырасың
  • Decipimur specie recti
Турыдан-туры тәрҗемә: Без дөресне күреп алданабыз.
Чыганак: Гораций, «Шигърият фәне»
  • Docendo discimus
Турыдан-туры тәрҗемә: Белем биреп, белем алабыз.
  • Dictum factum
Әйткән сүз – аткан ук.
  • Dies diem docet
Турыдан-туры тәрҗемә: Көн көнне өйрәтә.
  • Divide et impera
Турыдан-туры тәрҗемә: Бүлгәлә һәм хакимлек ит!
Чыганак: Гай Юлий Цезарь
  • Dum docemus, discimus
Турыдан-туры тәрҗемә: Өйрәткәндә өйрәнәбез.
  • Dum spiro, spero
Турыдан-туры тәрҗемә: Сулыш алам, өметләнәм., ягъни яшәгәндә һәрчак өметләнә.
  • Dura lex, sed lex
Турыдан-туры тәрҗемә: Канун усал, тик ул канун
  • Electa una via, non datur recursus ad alteram
Турыдан-туры тәрҗемә: Бер юлны сайлаган кешегә икенче юлдан китү тыела.
  • Elephantum ex musca facis
Турыдан-туры тәрҗемә: Чебеннән фил ясыйсың...
  • Errare humanum est, ignoscere divinum
Турыдан-туры тәрҗемә: Ялгышу – кешелек сыйфаты, гафу итү – илаһи сыйфат.
Чыганак: Цицерон
  • Errare humanum est, stultum est in errore perseverare.
Кешегә хаталану хас, ләкин хата кылырга тырышу ахмаклык.
  • Eruditio aspera optima est
Турыдан-туры тәрҗемә: Усал тәрбия – иң яхшысы.
  • Est proprium stultitiae aliorum vitia cernere, oblivisci suorum
Ахмаклыкка чит кешенең кимчелеген күрү [һәм] үзеңнекен оныту хас.
  • Et tu autem, Brute!
Турыдан-туры тәрҗемә: Син дә, Брут!
Чыганак: Гай Юлий Цезарь (Цезарь әйткән сүзләр, дип Шекспир санаган; Светоний («Илаһи Юлий», 82.2) Цезарьның грекча әйтүен тапшыра: бор.-грек. καὶ σὺ τέκνον«Син дә, балам минем!»)
  • Ex libris
Турыдан-туры тәрҗемә: Китаплардан
  • Ex nihilo nihil fit
Турыдан-туры тәрҗемә: Бернәрсәдән дә бернәрсә дә бар булмый, яки бушлыктан бернәрсә дә барлыкка килми
Чыганак: Декарт
  • Ex tempore
Ихтыяҗга карап.
  • Exitus letalis
Үлем белән тәмамлану.
  • Experientia est optima magistra
Тәҗрибә – иң яхшы укытучы.
  • Fas est et ab hoste doceri
Турыдан-туры тәрҗемә: Дошманнан да өйрәнеп була.
Чыганак: Овидий, Метаморфозалар
  • Feci quod potui, faciant meliora potentes
Турыдан-туры тәрҗемә: Булдырган кадәрен эшләдем, кем күбрәк эшли ала, эшләсен.
  • Festina lente
Турыдан-туры тәрҗемә: Әкренләп ашык (Барысын да үз вакытында эшлә)
  • Fiat lux!
Турыдан-туры тәрҗемә: Булсын Яктылык!


  • Ferox verbis
Турыдан-туры тәрҗемә: Сүздәге батыр.
  • Ferro ignique!
Турыдан-туры тәрҗемә: Ут һәм кылыч белән!
  • Fiat justitia et pereat mundus
Турыдан-туры тәрҗемә: Гаделлек урнашсын [гадел хөкем кылынсын] вә дөнья җимерелсен!
  • Fiat justitia ruat caelum
Турыдан-туры тәрҗемә: Гаделлек урнашсын [гадел хөкем кылынсын] һәм күк килеп төшсен!
  • Finis coronat opus
Турыдан-туры тәрҗемә: Ахыр эшне таҗлый (Ахыр – эшнең таҗы)
  • Fortiter in re, suaviter in modo
Турыдан-туры тәрҗемә: Тыштан каты, чынлыкта йомшак