Jump to content

Wq/tt/Гөлнәфидә Лопанова

From Wikimedia Incubator
< Wq | tt
Wq > tt > Гөлнәфидә Лопанова

ГӨЛНӘФИДӘ

[edit | edit source]

(2025-2026 елларда бастырылган өч китап)

Гөлнәфидә Лопанова-Миңнәхмәтева

МӘХӘББӘТТӘ КЕШЕ КАРТАЙМЫЙ

[edit | edit source]

(...ОЛЫГАЯ ГЫНА!)
Авторның өченче китабы. Бу тупланмага кермәгән яңа шигырьләр китап азагында урнаштырыла.

Синең үз дөньяң – язмышың!
Мәңгелекме, фанимы...
Үзең тудырган бәхетнең
Үзең язган кануны.
(Рәдиф Гаташ)

Яр Чаллы, 2026 ел

ГОМЕР ЯЗЫНА!

Шау чәчәккә төреп табигатьне,
Кабатланмас хозур яз килә.
Яз гөлләре, керфекләрен ачып,
Мәхәббәткә җырлый мәдхия.

Күңел төпкеленнән ургып чыга
Татлы хисләр – ташкыны ашып.
Гармун уйный берәү бик еракта,
Йөрәк серен кояшка ачып.

Җанны биләп ала тылсымлы көй,
Юл алдырып гомер язына.
Күңел кошым, тере суы эчеп,
Әсәрләнеп канат кагына.

ГАДИЛЕКТӘ – МӘХӘББӘТ!

[edit | edit source]

Бер-берсенең эзлекле дәвамчысы булган ике китап нәшер ителгәннән соң, өченчесендә махсус һәм озын “Кереш сүз” язып торуның хаҗәте дә юктыр инде. Бер генә “тәнкыйди проблема”га тиешенчә кагылмадык шикелле: алдагы китапларда бер үк гади сүзләрнең, гыйбарәләрнең һәм фикерләрнең чагыштырмача еш кабатлануы. Төрле вазгыятьтә, үзгә темаларда һәм аерым шигырьләрдә.
Бөтен галәм, аңардагы барча җисемнәр һәм тереклек ияләре, яшәеш формалары һәм алмашыну-үзгәрешләр барышы бик эзлекле һәм гади итеп, шундый ук сыйфатлар хас булган бердәм илаһи үрнәк буенча корылган. Димәк, аларның барысын да универсаль-камил калыптагы гади тәгълимат һәм канунчалыклар аша сурәтләргә дә мөмкин. Бу, әлбәттә, шигърияткә дә кагыла.
Әлеге фикерләрне сәясәттә нигезләгәндә, әйтик, “Чыңгыз ясасы” дип аталган кануни тупланманы тарихи мисал итеп китерәләр. Бәлки, илаһи яңарыш чорында, изге китапларның берсен дә кире какмый һәм бөтен диннәрне янәшә куя торган гап-гади бер “Мәхәббәт ясасы” да пәйда булыр? Һәр хәрәкәт беренче адымнан башлана.
Барысын да чиксез катлаулыландырып күрсәтү – адәм балаларының беренчел илаһи асылын оныттырырга маташудан һәм инде аны яңадан искә төшереп танырга теләмәүдән. Гадилек – бөеклекнең һәм илаһиятнең нигезе. Катлаулылыкта исә кешеләрне һәм халыкларны алдап-йолдап тоту һәм туры юлдан тайпылдыру бик җиңел. Бүгенге дәүләт кануннары җыентыкларын кулга алыйк. Бер-берсенә каршы килгән һәм хәтта юк итә торган бихисап “маддә”гә тап булырбыз аларда. “Закон – дышло, куда повернул – туда и вышло?”
Дәһрилектән арынган “Мәхәббәт дәүләтләре” барлыкка килсә, тормышны гадиләштереп камилләштерү һәм берләштереп илаһилаштыру гамәлләре бик актуаль булыр!

ЯЗМЫШ, ЯЗМЫШ...
Өченче китабыбызны да элеккегесендәге кебек бер “язмышлы шигырь” белән ачабыз. Беренчесендә ул “Язмышлар ярында кыя бар” иде, икенчесендә “Күңелләргә җиткер!” шигыре һәм аның тәрҗемәсе булды. Бу юлы – “Күпме сулар аккан...” һәм “Күк гөмбәзен яңгыратты җан авазың...”, ике телдә.

КҮПМЕ СУЛАР АККАН...
Дәвер җиле исеп, күпме сулар аккан,
Җирдә яшәп, күккә күпме җаннар ашкан...
Килеп бер көн, без дә шунда юнәлербез,
Киек Каз юлында күздән югалырбыз.

Дәвер җиле исеп, күпме сулар аккан,
Безгә кадәр дә бит гөлләр чәчәк аткан,
Көзен киткән кошлар язын кабат кайткан,
Соңгы кырау төшеп, җиргә ак кар яткан.

Дәвер җиле исеп, күпме сулар аккан,
Исәпләсәң, кеше күпме учак яккан.
Бездән соң да тормыш җырын дәвам итәр,
Мәңгелеккә йөрәк бәхилләшеп китәр.

ВЕКАМИ ДУЛИ ВЕТРЫ И СТРУИЛИСЬ ВОДЫ…
Веками дули ветры и струились воды,
Пройдя свой путь, шли в вечность люди и народы…
Настанет день и наш ‒ в лазурь небес взойти,
Чтоб скрыться в мириадах Млечного Пути.

Веками дули ветры и струились воды,
Цвели всегда тюльпаны, незабудки, розы,
Извечен был возврат всех перелётных птиц,
И после холодов снег первый падал вниз.

Веками дули ветры и струились воды,
Шли предки сквозь своей судьбы стремнины, броды.
Пусть песня мира не прервётся после нас,
И в вечности звучит Творца нетленный глас.

КҮК ГӨМБӘЗЕН ЯҢГЫРАТТЫ ҖАН АВАЗЫҢ
– Күк гөмбәзен яңгыратты җан авазың,
Сагыш уты җанны телә ямансулап.
Соңга калып килгән булсам, кичерә күр:
Юлым узды язмыш кырын кабат урап.

Бар җиһанның мал-мөлкәтен бергә җыеп,
Алтын таулар вәгъдә итеп, җанны кыеп...
Каршы җилләр иссәләр дә, бер мизгелгә
Мин барыбер сиңа киләм: “Саумы!” – диеп.

Йөрәк нечкә-нәзек кылдан үрелгәндер,
Күзләремнән энҗе яшьләр түгеләдер.
Гасыр үтеп, килдем, иркәм, яннарыңа,
Күңел кошың булып калыйм яннарыңда.

ПОД СВОДОМ НЕБА ПРОЗВУЧАЛ ТВОЙ ГЛАС ДУШИ...
– Под сводом неба прозвучал твой глас души.
О, если с опозданием пришёл, прости….
Огонь тоски терзает душу смурью мне
В попытках тщетных обойти судьбу извне...

Собрав всё скопом состояние вселенной,
О золотых горах терзаясь скорбью бренной…
В одно мгновенье, хоть дуют ветры встреч,
Я всё равно приду к тебе – Любовь сберечь!

Из струн тончайших наши сотканы сердца…
Скатилась по щеке жемчужиной слеза…
Прошёл весь век, я рядом, у судьбы своей, –
Чтоб пташка райская жила в душе твоей.

I. ЯКТЫ ЭЗЕҢ КАЛСЫН

[edit | edit source]

Олыгайган саен ихласрак мин
Һәм язмышка күбрәк рәхмәтле.
Тормыштагы үзгәрешкә тиңлим
Үз-үземә иңгән халәтне.
(Евгений Евтушенкодан)

  • * *

Яңа дәфтәр, яңа каләм кирәк,
Зарланмаска кирәк язмыштан.
Хата-ялгыш, кылган гөнаһ – бары,
Барысы да алласызлыктан...

Юлың табып, алга бару кирәк,
Уй-фикерең булсын чиста-пакь.
Хорафатлар, шөбһәләрдән арын,
Әйтер сүзең булсын, дисәң, хак.

Гыйлем эстә, яшеңә карама,
Китап булсын күңел җандашың,
Күңел кошың һәрчак сайрап торсын,
Кояш нуры булсын юлдашың.

Яңа дәфтәр, яңа каләм кирәк.
Яңа ай калыкты елмаеп,
Гөлбакчаңның һәрбер куагында
Былбыл кошлар сайрый моңаеп.

Үзеңнән соң якты эзең калсын –
Җырлы чишмә калкып чыгарлык!

  • * *

Гаделсезлекләр, тормыш сынауларыннан чиста рух белән чыга алу – кешенең иң зур бәхетедер.
(Мөхәммәт Мәһдиев)

Елмаюлы караш ташлап,
Кояшка сәлам бирдем,
Кояш фонында кош күреп,
Чын күңелдән сөендем.

Нәни кошчык канат кага,
Сихри-серле нур сибеп.
Йөрәк шулчак ярсып типте –
Гүя кемлеген белеп.

“Әверелеп кошка, җаннар
Кайталар Мәңгелектән”, –
Ата-бабаның сүзләре
Уеп язылган күптән.

Гаҗәпләнеп карап тордым
Бу кошчык очышына
Канатланып күтәрелдем,
Көй көйләп, каршысына.

Мәхәббәткә дан җырладым
Язмыш кырын үткәндә,
Чиксез рәхмәтлемен аңа –
Тере су эчерткәнгә,
Уй-фикерем пакьләндереп,
Кулга каурый каләм биреп,
Сәгадәтле иткәнгә.

КОЯШ НУРЫ ҮТЕП КЕРДЕ...
https://vk.ru/wall45336963_1586

(Ясалма Фәһем ярдәмендә язылган көй)

Кояш нуры үтеп керде күңелемә,
Юл алдырды әкияти Яз иленә.
Сахра-дала сихри-серле шау чәчәктә,
Галәм кошы моңы яңгырый йөрәктә.

Кояш нуры үтеп керде күңелемә,
Калфак чигәм энҗе-мәрҗән, гәүһәрләрдән:
Җанга якын дусларыма бүләк булсын! –
Меңәрләгән балкыш тудырган төсләрдән.

Кояш нуры үтеп керде күңелемә,
Язмышыма юллыйм рәхмәт-сәламемне:
“Дан җырларга сәгадәтле Туган телгә –
Камилләштер тел гыйлемем-сөйләмемне!”

БЕР МИЗГЕЛ
Бер мизгел. Күңелем күгендә –
Ут тавы, давыллы өермә.
Бу – Күкләр сынавы, түзем бул,
Җаныңны ярсытып, көенмә.

Офыкта – алсу таң шәүләсе,
Иртәнге һавада – бал исе.
Йөрәктә татлы хис уятып,
Елмайтып, ягымлы җил исте.

Бер мизгел. Күңелем күгендә –
Тылсымлы таң нуры, балкышы.
Җанымны күкләргә ашырып,
Өзелеп сайрады таң кошы.

  • * *

Таулардан киң офык ачылды,
Ай чыкты Чал таулар артыннан,
Йолдызлар күк йөзен бизәде,
Әйтерсең, яздырып аңымнан.

Тылсымлы бу балкыш күңелнең
Иң нәзек кылларын чыңлатты,
Һәм якты нурланыш уйнатып,
Аһәңле тау моңын тыңлатты.

Йөрәктә гаҗәеп татлы хис,
Гүя мин Мәхәббәт илендә:
Былбыллар өзелеп сайрыйлар –
Акыннар, чәчәннәр телендә.

Ихластан рәхмәтем белдереп,
Кояшка кулымны сузамын,
Дусларның җан җылысын тоеп,
Гомерне җыр җырлап узамын.

ҖИҺАН ГӨЛЕ ШАУ ЧӘЧӘКТӘ
Җиһан гөле шау чәчәктә,
Дөнья күмелгән нурга.
Кояш чыгышы ягыннан
Тупырдап килә юрга.

Дәвер җиле исеп үтте,
Чәчем тарап-таратып,
Йөрәк сүзен яңгыратты,
Чиксезлеккә каратып.

Күңелемнең төпкелендә
Ата-бабалар җыры.
Күз алдымда – күкчәчәкле,
Кояшлы арыш кыры.

Арышның алтын башагы
Тулып җиргә иелгән,
Ачылып китеп, орлыгы
Җир-туфракка сибелгән

Җиһан гөле шау чәчәктә,
Дөнья күмелгән нурга.
Кояш чыгышы ягыннан
Тупырдап килә юрга.

  • * *

Бәхет, үз мөмкинлекләреңнең чиген белеп, шуңа канәгать булуда.
(Ромен Роллан, 1866-1944 елларда яшәгән француз язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе)

Бәхет нинди төстә? диләр.
Бәхет ул – кояш төсендә,
Бәхет орлыгы ярала
Күк гөмбәзенең эчендә.

Бәхеткә тарыганмыни...
Балда-майда йөзүчеләр? –
Әдип әйткән: “Булганына
Тик шөкранә итүчеләр!”

Бәхет сүзе – яңгырашлы,
Имәннәр – киң ябалдашлы.
Ясмык күзле ни – тормышмы? –
Таш бәгырьле ул, каешлы...

  • * *

Йөрәк белән тыңлый белсәң
Табигать көй-моңнарын,
Каршыларсың, хозурланып,
Туар көн – ал таңнарын.

Күбәләкләр очып уйнар
Күңел күге бакчаңда,
Аһәңле көй юлдаш булыр,
Кая гына барсаң да.

Ходайның рәхмәте белән
Илаһ көй яңгырады,
Сүнәм дип, пыскып көйрәгән
Шәм уты ялкынланды.

Очкыр кошка әверелеп,
Җаным канат кагынды.
Күк йөзендә, нур уйнатып,
Таң йолдызы кабынды.

ЭНӘ КҮЗЕННӘН ҮТКӘР СҮЗЕҢНЕ!
Акылыңа күбрәк азык бирергә тырыш.
(Лев Толстой)
https://vk.ru/wall45336963_1586

(Ясалма Фәһем ярдәмендә язылган көй)

Энә күзеннән үткәр сүзеңне,
Каралтма, юк сүз сөйләп, йөзеңне.
Күңел күгеңнең йолдызын балкыт,
Йөрәк сүзеңне һәрдаим яктырт.

Омтылсын кеше үргә менәргә,
Асыл сүзләрдән тезмә тезәргә;
Ярдәм кул сузсын – кайгы килгәндә,
Шатлык бүлешсен – бәхет иңгәндә.

Эчкән суыбыз баллы, нигъмәтле,
Белем чишмәбез булсын кодрәтле;
Матур җыр тусын күңел күгендә,
Чагылсын шәфәкъ нуры күзеңдә.

Энә күзеннән үткәр сүзеңне,
Сүзеңнән кимрәк куйма үзеңне.
Гыйлем савыты ¬– төпсез чыганак:
Һич югында, без булыйк ерганак!

  • * *

Алсу чәчәк булып балкыр өчен,
Кирәк сират күперен кичәргә,
Хәсрәт елгасының тозлы суын эчеп,
Упкыннарга егылып төшәргә.

Буялсаң да үзең нәҗесләүдән,
Кеше күң(е)лен берничек пычратма,
Тырнак асларыннан керләр эзләп,
Җан-бәгъреңне һич тә зар елатма.

Дөнья булгач, була төрле хәлләр,
Вөҗдан газабы да телгән чаклар;
Ярлыкаулы итсә Хак тарафлар,
Күңел күге гөлләреннән тамар
Дәфтәр битләренә энҗе чыклар.

ХӘЯТ КИТАБЫ

Күңел күген нурландырыр китап кирәк,
Нурлы китап таләп итеп, тибә йөрәк.
Ул китапны эзләп табу җиңел булмас,
Эзләп тапсам, чикле гомер зая узмас.
Ул китап бит яшәешнең үзе икән,
Язылганнар бары хәят сүзе икән.
Кояш нуры җан-бәгырьгә үтеп керсә,
Кыйбла җиле җиһан гөлен назлап иссә,
Бәхет кошы кунып сайрар иңнәреңә,
Яшәү көче – дәрман биреп йөрәгеңә.

Күңел күген нурландырган китап – кулда.
Тынгы белмәс күңел кошым... ерак юлда.

  • * *

Табигатьнең сихри көче,
Бар барлыгым биләп алып,
Алып китте Тау иленә,
Күңелемә моңын салып.

Күңел кошым канатланды
Ил агасы эзен күреп,
Кояш алтын нурын сипте,
Җан-тәнемә шифа биреп.

Җиһан гөле таҗын ачкан,
Балкышына күз чагыла,
Кыйбла ягына ашыгып,
Каурый болытлар агыла.

Дан җырладым Җир-Анага,
Ай-йолдызлы зәңгәр күккә.
Тынычлык кошлары гөрләп
Күтәрелде чиксезлеккә.

Аваз килде ераклардан,
Тыңла, дип, галәм сулышын,
Йөрәк белән тыңлый белсәң,
Чуалмас фикер агышың.

* * *
Инеш елгага кушылды,
Елга суы – дәрьяга.
Шәфәкъ ачылганны көтеп,
Керфек какмый кыз бала.

Күңелендә бөреләнә
Язның тәүге чәчәге.
Кояш шулчак көлеп бага:
“Ян тәрәзәң ач әле.

Өй каршындагы шомыртың
Күмелде шау чәчәккә.
Күрәсеңме: бал кортлары
Сырылганнар гөләпкә.

Алар кәрәз-күзәнәккә
Татлы ширбәтне салыр.
Шушы көннең һәр мизгеле
Күз карашыңда калыр”.

  • * *

Теләсәң-теләмәсәң дә,
Җырларга туры килә...
– Әй хыялый кызый, – диеп,
Кояш елмаеп көлә. –

Җырларлык җырың бар мәллә,
Ник кеше көлдерәсең?
Чәчеңне әле һаман да
Җилләрдән үрдерәсең.

– Җилләр җырлап чәчем үрә –
Рәхәтлектә яз һуштан!
Талга кунган былбыл белә,
Сорагыз асыл коштан.

Нечкә билле таң кызлары
Чулпыларын чыңлата.
Чулпы чыңы – яшьлек җыры,
Хис ташкынын уйната.

– Онытасың чәчләреңнең
Чаларган икәнлеген...
– Чәч чалару берни түгел,
Булганда исәнлегең!

  • * *

Кемнәргәдер үҗәтлегем
Көч-куәт, дәрман бирер.
Сөбханалла! диеп, кояш
Шифа сулышын өрер.

Күк йөзендә пәйда булыр
Кичен раушан йолдызлар,
Яшәешкә мәдхия җырлар
Таң сылулары – кызлар.

Җир-Ананы сөендереп,
Хуш ис бөркер гөләпләр,
Җылы җилгә иркәләнеп,
Тибрәнер тал-тирәкләр.

Асыл былбыллар сайрарлар
Бертуктаусыз, өзелеп,
Күңел кылларын чыңлатып,
Үзәкләрне өздереп.

Чиксез рәхмәтемне әйтеп,
Чыгармын килгән юлга.
Юл чатында көтеп тора,
Уйнаклап, чаптар юрга.

  • * *

Елмаюлы караш белән
Яшәү рәхәт дөньяда:
Тыңлап ләззәтлән син бары
Чүрәкәй кош балалары
Чыркылдавын ояда.

Кычыткан гөл* чәчәк атса,
Бакча нурга күмелә.
Күңел күге гөлләре дә,
Төренеп җан хисләренә,
Ай-Кояшка үрелә.

Эчкә җылы керә шулчак,
Уй-хисне пакьләндерә.
Йөрәк иркен сулыш ала,
Бу кадәре җиңел аңа –
Җанга хозурлык өрә.

Галәм кошы, өзелеп сайрап,
Чакырганда янына,
Кыңгырау гөл чәчәкләрен
Кушып үрәм ләззәтләнеп
Канатлы ат ялына.

  • Кычыткан гөлнең фәнни атамасы – колеус. Яктылык ярата, аз белән дә канәгатьләнүчән. Күз алгысыз төрле төсләр җыелмасыннан торган, кычытканга охшаш, ләкин йомшак бәрхет яфраклы талымсыз бер үсемлек – гөл-чәчәк ул.
  • * *

Кәлам хикмәт*, нурлар уйнатып,
Тезмә тезә: сүзләр – кадерле.
Ә еракта кемдер моңлана:
“Сагыну-сагыш өзә бәгырьне...”

Җәүһәр моңы, үтеп йөрәккә,
Яшь тамдырды моңсу күземнән.
Гомер язы – яшьлек авазы
Ургып чыкты йөрәк түреннән.

Теш сындырыр бәллүр чишмәнең
Суы чыңлап, ургылып ага,
Күңел хатирәсен яңартып,
Сайрар кошлар канатын кага.

Кызалаклар үскән далада
Сайрар кошлар моңы – бүлемсез.
Күз салыгыз зәңгәр киңлеккә:
Хыял очышларын күрерсез.

  • Кәлам хикмәт – хикмәтле сүзләр тупланмасы.
  • * *

Елмайттырып, уйларымны
Челтәрләтте якты хис:
Йолдызлы бер шәл ябынды
Сихри, серле айлы кич.

Әверелеп күбәләккә,
Йолдызлар канат какты,
Томшыгында энҗе тоткан
Былбыл кош сәфәр кайтты.

Бәһасы юк бу энҗене
Асыл кош учка салды,
Энҗе үзе, телгә килеп,
Исем-һушымны алды.

Әйткән сүзе тәкрарына
Кодрәт-куәтем җитмәс...
Шунысы анык: кырыс җилләр
Чәчем тузгытып сүтмәс.

  • * *

Җир астыннан чыккан чишмә
Акса, агышын көйләп,
Кискен җилләр таш бастыра,
Юлын буарга теләп.

Аккан су юлын табар, дип
Тикмәгә әйтмәгәннәр,
Бәллүр чишмә ялкынланып
Агасын көтмәгәннәр.

Юлаучылар авыз итә
Челтер чишмәнең суын,
Юлларын дәвам итәләр,
Салып күңелгә моңын.

Моңлы чишмә юл алдыра,
Рухи ныклык-көч биреп,
Таң йолдызы нурын сибә,
Уй-ниятләрен күреп.

Күңел кичерешен сөйли
Таң кошына һәрберсе.
Офыкка карап елмаеп,
Ачыла гөл бөресе.

Чык тама таңда балланып,
Гөлләрне куандыра,
Былбыллар сайрый өздереп,
Күзләрне дымландыра.

  • * *

Телемдә тере су тамчысы.
Мәхәббәт күкләргә ашырды.
Гомерем кышына кергәндә,
Мәҗнүн күк мин гашыйк, ахрысы.

Җан-бәгырь ашкына кояшлы,
Бәхетле гашыйклар иленә,
Күңелдә гаҗәеп җыр туа
Мәңгелек мәхәббәт көенә.

Чакыру авазын яңгырата,
Әйтерсең, тылсымлы, серле көч.
Күзләрдән мөлдерәп яшь тама:
Багалмам! Бу – син ич, бу – син ич!

Телемдә тере су тамчысы.
Мәхәббәт күкләргә ашырды.
Гомерем кышына кергәндә,
Кабаттан мин гашыйк, ахрысы.

Сүнү алдыннан кабыну.
Күңелдә көз чуагы.
(Ренат Харис)

  • * *

Тыңлыймын йөрәгем тибешен,
Ишетәм канымның агышын.
Сурәтлим, күңелгә яздырам
Асыл кош – сандугач тавышын.

Йа Хода! Бу нинди галәмәт?
Былбыл кош авазы. Мең рәхмәт!
Җыр булып күңелдә ярала
Күкләргә ашырыр мәхәббәт.

Чын ярату – тормыш мәгънәсе ул:
Илһамлана җаның, ашкына.
Яратып яшәгән җанга гына
Матурлыкка юллар ачыла.
(Фәнзия Шәмсетдинева)

  • * *

Таң җиле иркәли гөлләрне.
Гөлләрдән чык тама балланып.
Йөрәктә татлы хис уятып,
Тылсымлы таң ата алланып.

Мәхәббәт иленә чакырып,
Сәламләп чын ихлас күңелдән,
Асыл кош искиткеч көй көйли,
Энҗе чык тамдырып күземнән.

Күңелнең кылларын чыңлатып,
Мәхәббәт гөлләре ярала.
Мәхәббәт яшеңне сорамый,
Йөрәктә татлы хис яңара.

Җирдә иң гүзәле – безнең яратуыбыз.
(Сафо (Сапфо), “безнең эра”га кадәр якынча 630-570 еллар тирәсендә яшәгән борынгы грек шагыйрәсе)

  • * *

Гүя җаным күченә күк
Ниндидер бер катламга,
Җан халәтен мөмкин түгел
Аңлатырга, аңларга.

Әйтерсең, йөрәкне сырган
Кыргый бал корты күче;
Йөрәк-бәгыремне чәнчи
Әллә көчсезлек хисе?

Нинди сәбәп белән, җаным,
Мине хафага салдың?
“Яңабаштан сынау үтеп,
Сандугачлы гөлбакчага
Син бүген юлың алдың!”

Җырладым шулчак, өзелеп,
Туган нигез хакында:
Нигез ташы – күз алдымда,
Моң-аһәңе – җанымда.

  • * *

Көн озыны, ак кар ерып,
Йөредем уйга чумып;
Кемдер айнытты уемнан,
Кулын иңемә куеп.

Күрми дә калганмын икән
Тулган ай калыкканын,
Күңел күгемне яктырткан
Йолдызның кабынганын.

Рәхмәт хисләрен белдереп,
Йолдызны сәламләдем,
Күңел кәгъбәм йолдызына
Йөрәк серен сөйләдем.

Кояш шулчак әйтеп куйды:
“Миңа мәгълүм барысы:
Язмыш ихтыяры белән
Ач(ы)ла тавыш ярысы”.

  • * *

Көнчыгыштан җылы җил исте,
Күңел кояшымны уятып,
Һәм офыкта ал таң сызылды,
Йөрәк кылларымны чыңлатып.

Җан иркендә, әйтерсең, бәйрәм,
Йөрәгемнән тама татлы яшь,
Ак күгәрчен гөрли иңемдә:
“Көнчыгыштан сәлам, кара каш!”

Кайнар чишмә кебек ургылды
Ихлас сүзе, күккә ашырып.
Хозурлыкта яңа җыр туды,
Яш(е)рен йөрәк серен ачтырып:

“Күз карашың җанны иркәли,
Булмасаң да минем каршымда.
Очрашулар өмет итмимен,
Хыялымда атлыйм яныңда!”

  • * *

Яз гөлләре күкрәп чәчәк аткан,
Тирә-якка сихри нур сибеп,
Таң җилләре сөеп иркәләде,
Һәрберсен яратып, үз күреп.

Күңел кошым шулчак канатланып,
Күңел кылларымны чыңлатып,
Искитәреп моңлы көй көйләде,
Кояш чыгышына каратып.

Яз гөле күк күкрәп чәчәк атты,
Күңел күге бөресе ачылып,
Зәңгәр күкнең каурый болытлары
Ачылды, сәфәргә чакырып.

ЛӘЙСӘН ЯҢГЫР БУЛЫП ЯВАМ!
– Күрәсеңме аксакалның
Җитезләп атлап килгәнен?
Ишетәмсең гаять матур
Борынгы көй көйләгәнен?

Чыгарсыңмы каршысына,
Раушан йолдыз күк нурланып, –
Күңел күгем чишмәсеннән
Эчертәм дип, сүлен салып?

Сибәрсеңме тере суын
Аның күңел гөлләренә,
Канатланып очып барып
Гомер сөргән илләренә?

– Кояш белән торып бергә,
Һичбер шиксез юлга чыгам.
Үзем күңел гөлләренә
Ләйсән яңгыр булып явам!

ҮЗ КАДЕРЕҢ БЕЛ!
Үз кад(е)реңне белмәсәң әгәр,
Кемнәр генә сине хөрмәтләр?
Этләр өреп, бүре йөреп торыр,
Су сипмәсәң, гөлләрең дә корыр.

Үз кад(е)реңне үзең төшермә,
Күзләреңнән кан-яшь түктермә.
Мәрхәмәтле булсаң мәгыйшәттә,
Көн күрерсең кадер һәм хөрмәттә.

БӘХЕТ ИҢӘ!
Янартауның гәүһәр ташы
Йөзегемнең кысасында –
Бәхет иңә!
Чагылдыра ул йөзеңне
Тулган айның яктысында.

Йөзең уйчан, дулкынлана,
Аптыраулы күз карашың...
Бәхет иңә! –
Көтмәгәндә: сиздермичә
Юып алдың җан ярасын! –

“Мәхәббәткә – мәдхия!” – дип,
Яшь аралаш кочасың да –
Бәхет иңә!
Янартауның гәүһәр ташы
Йөзегемнең кысасында.

  • * *

Сагыш утында сулдым мин, корыштым...
Яшәү көче табарга да тырыштым.
Сулыш алырлык та хәлем калмагач,
Елга ярларына барып елыштым.

Су агышын күзәттем мин уйланып,
Чарасыздан көйләр көйләп, моңланып.
Чал тирәкләр беравыздан сүз катты:
“Моңаясың нигә, бәгырь, шулчаклы?..”

Җан халәтем билгеле һәр тирәккә:
Сулыш өрәләр яралы йөрәккә.
Һәм өзелеп сайрый былбыл – асыл кош:
“Кояштан син алырсың дәрман һәм көч!”

  • * *

Таңда сорнай тавышы яңгырады,
Асыл кошлар кушылып моңайды.
Бар дөньяны сихри нурга төреп,
Шәфәкъ ачылып, кояш елмайды.

Көнчыгыштан җилләр алып килде
Тау гөлләре татлы-хуш исен.
Елга суы гайрәтләнеп акты –
Күрсәтергә теләпме көчен?

Күк йөзендә пәйда булды кичен
Таныш түгел, яңа йолдызлык.
Тулган ай да калыкты сәламләп,
Сүнмәс сөю уты кабызып.

Янә сорнай моңы яңгырады,
Күңел кылын чиртеп чыңлатты.
Йөрәк сүзе җырга әверелде,
Сулышымны гүя яңартты.

  • * *

“Яшең җитмештән узса да,
Телең шаян, күңелең көр,
Әйтерсең лә, син бакчамда
Шау чәчәкле сулмас бер гөл”. –

Бу сүзләрне ишеттергән
Кем тавышы, аңлый алмыйм...
Кемдер шулчак иңнән кочты:
“Җан дускаем, хәлең аңлыйм...”

“Ни сәбәпле син йөзеңне
Әлегәчә күрсәтмисең?
Йөрәк итен телемнәргә
Әрнеттереп телгәлисең...”

Җавап көтеп, гомер елы
Бер-бер артлы узып бара.
Йөрәгемдә – төзәлмәслек,
Кан саркыган тирән яра...

“Ә син миңа эндәшәсең,
Телең шаян, күңелең көр.
Кичекмичә, эчке дөньям
Җан-бәгырем халәтен күр!”

“Кемлегеңне белдереп, син
Йөзеңне ач, җавап көтәм”, –
Аһ-зарымны яшермичә
Чал бөркеткә бәян итәм.

Чал бөркет кай тарафкадыр
Очты, кинәт томырылып,
Үлмәс гөл* чәчәген бирде,
Һушны алып, таң калдырып.

Шушы гаҗәп күренештән
Тирән уйга чума барам.
Бүгенге көн җан халәтем
Мин беркайчан аңлый алмам...

  • Үлмәс гөл – кешеләргә шатлык бирүче гөл. Латинча атамасы – immortel (үлемсез), урысчалары – бессмертник, златоцвет, желтянка.

II. ЯШӘЕШ ҮЗӘНЛЕГЕ

[edit | edit source]


Дөнья ап-ак канат көтә, ап-ак канат...
Кагынмакчы, кагылмакчы йолдызларга.
Җир белән күк арасыннан талгын гына
Каурый-каурый ап-ак көннәр узып бара.
(Лилия Гыйбадуллина)

  • * *

Хәят – диңгез, яралган серле көчтән,
Аның сер энҗесен тик бармы тишкән.
(Гомәр Хәйям / Нури Арсланов)

Кагылдым күк китабыңа мин ялгыш –
Өтеп алды җан-бәгырьне моң-сагыш:
Хикмәт илә кыйбла якка каратып,
Аваз салдың, тавышың яңгыратып.

Китабыңның һәр битендә – Син дә Мин;
Сөюеңне шигъри юлга тезәмен:
Соңлап килдең, газиз яр, дип язмадым,
Күңел күгең йолдызлыгын хакладым.

“Кагылмадың китабына син ялгыш:
Вакыт җитте аңлашырга!” – ди язмыш.
Тавыш бирдем язмышка мин: “Түзмәдем,
Ярлыкагыл мин сантыйның сүзләрен...”

Берәүгә дә ачалмыйм серләремне,
Аныклап әйтә алмыйм белгәнемне.
Хәлем шундый: берәү дә, бер вакытта
Төшенмәс һич минем күңелемдәгемне.
(Гомәр Хәйям / Нури Арсланов)

  • * *

Гүя бәхет таңнарының
Күңелгә кылган хаҗы:
Ярдәм кулы җылысыннан
Ачылды чәчәк таҗы.

Гүзәл гөлем сүле – дәва
Җан-бәгырь ярасына:
Сеңде, кунып очар кошның
Ак каурый канатына.

Шафталу гөлдән үрелде
Таҗларның затлылары.
Бу – Ходайдан тиңсез бүләк,
Яуганда энҗе кары.

Палатага* үтеп кереп,
Көләч кояш нур сипте,
Үз күреп, ул һәммәбезне
Чәченнән сөеп үпте.

Мәхәббәт гөлләре, безне
Таң калдырып, җырлады,
Һиммәт илә сәгадәтле
Озын гомер юллады.

Гөлләр калды бүләк булып
Җанга якын дусларга:
Су сибәбез, шиңдермибез –
Бирешми сагышларга!

  • Бу шигырь хастаханәдә, онкология бүлегендә дәваланганда язылган иде.


ЯШӘЕШ ҮЗӘНЛЕГЕ
Күңелдә туган җырларда –
Табигать гүзәллеге;
Ямьли белсәң, рухландыра
Яшәеш үзәнлеге.

Өзелеп сайрый нәни кошчык,
Көмеш таң суы эчеп,
Кояш җиһанны сәламли,
Алтын нурларын чәчеп.

Онытылмаслык манзара:
Кояшка үрли гөлләр,
Күңел күгендә ярала
Гаҗәеп матур сүзләр.

Күңел пәрдәләрен ачып,
Моң чишмәләре ага,
Якты хиссияткә әйдәп,
Җыр кошы канат кага.

  • * *

Йөрәк тибә. Минутына сиксән.
Тик чыдасын гына, чыдасын…
(Камилә Әхмәдиева)

Өмет уты кабынды да янә сүнде...
Бу халәткә җаным минем күптән күнде.
Аптырамыйм һәм уйланмыйм, ни булды дип:
Ачылмаган серләр әле бихисап күп.

Уйланмыйм дип әйтсәм дә, мин уйланамын,
Кояш чыгышына карап юанамын.
Чык тамчысын гөләпләрдә күрдем исә,
Күңел тынычлыгы алып, куанамын.

Тел ачкычын каурый каләм бирә икән –
Йөрәккәем аңлый алмый иза чиккән.
“Кылкубызның тавышында – тылсым-аһәң,
Тыңла!” – диеп, күңел кәгъбәм киңәш иткән.

Янә кабына йөрәктә өмет уты:
Гөләпләрдән тамып тора яшәү суты,
Күңел кошым, сайраттырып, күккә ашыра,
Мең рәхмәтем галәм кошына тапшыра.

АЙГА КАРАП УЙЛАНУ

“Кыңгырау гөл чәчәкләре зәп-зәңгәр:

Хәтер җебем ялгармы, өзелсә гәр?
Тере суын кем соң миңа эчертер,
Илһам биреп, үз күгендә очыртыр,

Ак күгәрчен булып зәңгәр киңлектә?
Тургай җырын кем җырлатыр биектә?
Әй, тулган ай, пешкән алма икәнсең,
Юлларыма үзең өзелеп төшкәнсең!

Яшьлегемә син кабаттан кайтарттың,
Көтмәгәндә хис ташкынын яңарттың!” –
Гаҗәпләнеп тыңлап торды мине ай:
“Гашыйк күңеле саф-пакь була, хискә бай...”

ХАТИРӘ
Туган авыл урамнарын
Урадым кабат-кабат,
Сагыш яшьләрен тамдырып,
Үткән гомерне барлап.

Балачак сукмакларында
Сакланып калган эзләр
Хәтер йомгагын сүттерде,
Уятып татлы хисләр.

Чәчкәйләрем чаларса да,
Өмет-хыяллар якты.
...Җылы яңгыр явып шулчак,
Гөрләвек булып акты.

АВЫЛ УЕНЫНДА
Олы елга буен бизи
Алкалы яшь зирекләр
Сокланмыйча мөмкин түгел:
Бары да шаян, зирәкләр.

Берсеннән берсе уздырып,
Алкаларын чыңлата.
Алка чыңы – яшьлек җыры:
Хис ташкынын уята.

Былбыллар сайрый өзелеп
Зирекле су буенда.
Гармун тавышы яңгырый,
Дәшеп кичке уенга.

Җилкенеп һәм куәтләнеп,
Ак сакаллы ил карты
Тыпырдатып биеп ала:
“Әллә йөрәк соң картмы?!” –

Карчыгына кулын суза:
“Әйдә, җанаш, сынатма,
Бер аһылдап, бер уһылдап,
Сөмсерең коеп ятма!”

Ил картының күңеле көр,
Күгендә – кояш багы;
Күз алдында – пәһлевандай,
Имән күк егет чагы.

Күң(е)ле төпкеленнән ургып,
Моң чишмәсе челтери.
Сөеклесе толымында,
Гомер язын хәтерләтеп,
Талир тәңкә чылтырый.

ТУП-ТУРЫ БАК КОЯШЫҢА!
Күңелем, кая ашкынасың
Коеп яңгыр яуганда,
Җилгә каршы тора алмый,
Яшь имәннәр ауганда?..

Яз килә! дип шатланырга –
Яшем җитмештән узган,
Яшьлек эзләремне җуеп,
Юлларда тузан тузган...

Кәккүк елларны санамый,
Әллә санап та арган...
Көн артыннан көн уздырып,
Еллар барган да барган...

Узган юлга күз ташладым,
Йөрәк куйды калтырап:
Чык тамчылары энҗе күк
Җемелдәгән ялтырап!

Нигә элек җан аларның
Барлыгын да белмәгән?
Күңел күзе сукыр булгач,
Маңгай күзе күрмәгән?..

Ә гөлләрнең гүзәллеге
Барыбер үзенә тарткан:
Мәк чәчәге алсулыгы
Күлмәккә иңеп яткан.

Чәчләремне җилфердәтеп,
Җилләр исеп үткәннәр.
...Аваз килде яшьлек язы
Төпкеленнән, үткәннән:

“Җырланасы җырларың бар,
Кәккүгең еллар юрый.
Туп-туры бак кояшыңа!” –
Әллә шаяртып, юри?..

Искитәреп, моңландырып,
Илаһи көй агылды:
“Сагышларга юл куйма һич:
Күңел күгең ачылды!”

СОҢЛАМАДЫМ!
Соңга калып килдең, дисең,
Кирәк түгел ул сүзләр:
Соң булса да уң булсын, дип,
Елмайсын әле күзләр.

Һәрнәрсәнең үз хисабы,
Үз вакыты-мизгеле;
Тормыш юлы – сикәлтәле,
Тау кыясы – үткелле.

Соң булса да уң булсын дип,
Җитәкләшик без бергә,
Кояшны сәламләр өчен,
Меник таңнарда үргә.

Күңел күгендә яралыр
Сөю-Мәхәббәт җыры,
Бар барлыкны биләп алыр
Кояшның сихри нуры.

Көтмәгәндә, һушны алып,
Йөрәккә тамчы тамды,
Күк йөзендә бер йолдызлык
Нур сибеп, балкып янды.

Соңга калып килдең, дисең,
Юк, соңламадым, дустым:
Җырланасы җырыбызга,
Соң булса да уң булсын дип,
Җан сулышымны куштым.

ИЛ-АНА
https://vk.ru/wall45336963_1593

(Ясалма Фәһем ярдәмендә язылган көй)

Таң җиле үкседе сыкранып,
Күк йөзе күренми... өермә.
Җир-Ана аһ-зарлый сызланып:
“Күпме җан кыелган әрәмгә...”

Еланнар шашынып теш кайрый,
Кояшлы гөлбакча... каберлек:
Ил-Ана уллары табутта...
Аллаһым, бирсәңче түземлек...

Ил-Йортны, ил-көнне сәламләп,
Тынычлык кошлары гөрләсен.
Күңелнең кыллары чыңласын,
Ачылсын ян капка иртәсен!

Шауласын кырларда игеннәр,
Кизләүләр агышы тынмасын.
Яңгырасын җиһанда шат көйләр,
Күзләрдән әче яшь таммасын.

Ак челтәр шәлъяулык бөркәнсен
Әниләр, сеңелләр, әбиләр,
Үссеннәр, илканат булсыннар
Бишектәге сабый-бәбиләр.

ОЛЫГАЙГАН САЕН...
Кошсыз тирәк булыр иде йөрәк,
Сагынулар әгәр булмаса.
(Ренат Харис)

Олыгайган саен сагындыра
Бәбкә үлән туган нигезем,
Мәгъҗи елга буе, чишмә чыңы...
Үрләрендә* – балачак эзем.

Олыгайган саен сагындыра
Бал-икмәкнең татлы хуш исе.
Балачакның якты хатирәсе –
Күңелемнең нурлы көзгесе.

Олыгайган саен сагындыра
Җылы җирле туган төбәгем.
Офыкларга карап юл алганда,
Җирсүләргә түзче, йөрәгем...

  • Гөлнәфидәнең туган авылы Яңа Кормаш үр белән әйләндереп алынган.
  • * *

Кояш бер мәл үз янына дәште,
Уйлый аңлап әйтер сүзеңне:
“Янып-пешеп, бары алга атла,
Нурландырып күңел күзеңне!”

Кояш кисәтүле йөз җыера,
Әйтер сүзең татлы булмаса.
...Тәкъдирнең дә күңеле булмый, ахры,
Уттан алып суга салмаса.

  • * *

Тавыш биреп, елап кеше туа...
Кеше күңелен кеше аңламый...
Ә минемчә, кеше, уйламыйча,
Үз күңелен үзе яралый.

Кояш шулчак көлемсерәп дәште:
“Кәттә сүзләр әмма сөйлисең,
Әкертенләп, җайлап-майлап кына
Ак күгәрчен кебек гөрлисең!”

Елмаюлы караш ташлап аңа,
Җавап бирдем: “Үзең өйрәттең:
Йөрәгемдә пыскыган учакны,
Ялкын өстәп, син ич көйрәттең!”

Җылы яңгыр явып, гөрләвекләр
Шаулап акты чишмә ягына.
Асыл кошлар сайрадылар, кунып
Чал таудагы инеш талына.

...Кабатлана бу күренеш һаман,
Бер-бер артлы еллар узса да.
Күңелләрдә якты, матур хисләр,
Чәчебезгә чаллар кунса да.

АГЫШЫМНЫ ҮЗЕМ ЗАТЛЫЛЫЙМ!
Кабатлаулар чиктән ашкан, дисең,*
Башкаемны уйга калдырып:
Дәгъва сүзләренә җан өргәндә
Әйтелгәнне булмый яндырып...

Бер үк сүздә төрле мәгънә була, –
Үзең сүз дөньясын айкыйсың, –
Белә торып, болай ярамый дип,
Ни хикмәттер, башың чайкыйсың.

Аңлыйм, дустым, аңлыйм һәм күрәмен
Шигъри калып сиңа тарлыгын,
Күңел кадерләгән хис-уйларда
Әйтем сүзләрнең дә барлыгын.

Әйтем сүзләрдә – чын ихласлылык,
Синең сүзләрнең дә хакы бар:
Җир астыннан калыккан һәр чишмә
Үз агышын үзе затлылар!
- - - - -
Керпе чәнечкеләр бүләк итә
Чәчәк аткан бер карт кактуска...
Энә-чәнечкеләр комачаумы,
Җаның җылы булса – дуслыкка?!
(Фәнзия Шәмсетдинева)

  • Шигырь, замандашларыбыз тәнкыйтеннән аз булса да читләшик инде дип, китапларга керә торган тирән фикерле, күп мәгънәле, ләкин еш кабатлаулы “Көнчыгыш язмаларын” европалаштырырга (димәк, дәфгасызландырып матдиләштерергә) тырышуга җавап итеп язылган иде. Баксаң, “Чал таулар”да безне монда мөкиббән китерә торган “Җир малы” түгел, ә төгәл итеп әйтелгән фикер-фөкра төп матдә һәм җан ризыгы булып тора икән. Шул сәбәпле, шигырьләрнең тышкы бизәкле күргәзмә килешлелеге икенче планга күчә, ди. Монысы, бәлки, бакыйлыкка күчкәч, “хезмәтчән”гә дә аңлашылыр...
  • * *

Гөләпләр таң суы эчсә,
Елмаямын, көләмен:
Әйтерсең лә, мин үземне
Яшьлегемдә күрәмен.

Үз-үземне тәнкыйтьлимен,
Гөләпләр сула калса,
Бәргәләнеп сугыламын,
Күздән әче яшь тамса.

Шатлык яше тәгәрәсә,
Кулга каләм аламын,
Дусларыма, җан җылымны
Кушып, хатлар язамын.

Ә аннары канатланып
Барам яшьлек үренә:
Уй-хыяллар үрмә гөл күк
Саф кояшка үрелә.

Тыңлаганда су тавышын,
Яфраклар кыштырдавын,
Салават күпере чыга,
Алып күземнең явын.

Төтен исе тирә-якта,
Кемдер учак яндырган,
Йөрәк шәме бу көектә
Сүнмәскә дип кабынган.

  • * *

Күңел кошымны сайрата
Хуш исле җир рәйханы,
Күңел кошым талпынганда,
Мөһим түгел калганы.

Кискен җилләр исә, диеп
Зарлану кирәк түгел,
Кояш нурына тартыла
Барыбер моңсу күңел.

Галәм кошы сайраганы
Ишетелә күкләрдән.
Гөлләрем, таң суы эчеп,
Җырлы гомер үткәргән.

Гадилек һәм максатчанлык –
Хәят-тормыш маягы;
Барыбер хәят-тормышның
Ике башлы таягы.

САЗ УЙНАТЫР ЯШЬ УГЛАННАР
Яңа буын – яшь угланнар
Саз уйнатыр, бер көн килеп, –
Кояш сипкән алтын нурлар
Уятырлар, җанга иңеп.

Ишетеп ул матур көйне,
Гаҗәпләнеп тыңлар таулар,
Алкышлар яшь угланнарны
Чал бөркетләр һәм шоңкарлар.

Шат авазлар яңгырарлар
Ерактан, бик ераклардан,
Кайнар сәламнәрен юллар
Ак кылганнар далалардан.

Асыл кошлар сайрар өзелеп,
Илаһи таңны ямьләтеп,
Чык тамчысы төшәр гөлгә,
Көмеш нурын җемелдәтеп.

Җылы яңгыр явып узар,
Җир-Ананы туендырып,
Серкә очырыр арышлар,
Табигатьне куандырып.

Саз уйнатыр яшь угланнар –
Йөрәк утын балкыттырыр.
Кояш сипкән сихри нурлар
Күңел кылын чыңлаттырыр.

  • * *

Ераклардан акын килә тавыш биреп,
Шат елмаеп, очкыр кош күк канат җәеп.
Сокланулы караш ташлап, аңа дәшәм:
“Ни сәбәпле юлга чыктың, күңел кәгъбәм?”

“Иркә сүзләр белән дәштең, рәхмәт, җаным!
Булгангамы кан кардәшем – якты таңым,
Йөрәгемнән ургып чыккан җырларымны
Сиңа арнап яңгыратыр Чал тауларым”. –

Күңел күгем йолдызлыгы йөзен ачты,
Бер мизгелдә бар көченә нурын чәчте.

КӨЛӘЧ ЙӨЗЛЕ НАЗЛЫ ГӨЛЕМ
– Көләч йөзле назлы гөлем,
Көч-куәт телим сиңа,
“Әй, ачылсын инде!” дигән
Серемне сөйлим сиңа.

– Нинди серләр саклап йөрттең,
Әйт, күңел күгәрченем!
– Сиңа атап җыр язам дип,
Хыял назлыйм мин бүген.

– Хыял чынбарлык тудыра,
Сынмасын канатларың.
Гасыр җиле алып килде
Саф Мәхәббәт хатларың.

– Нинди сәбәп булды, дустым,
Җавап хаты язмадың?
– Саф Мәхәббәтнең барлыгын
Бик соңлап шул аңладым...

Җан авазыңны ишетеп,
Телгәләнде йөрәгем.
Үкенечле уйлар белән
Өзгәләнә үзәгем...

...Нинди гәпләшү булды бу,
Һичбер нәрсә аңламыйм.
Һәм әйтелгән сүзләрне дә
Мөһим диеп уйламыйм...

Көлемсерәп тәкъдир дәште:
– Ашыгып фикер йөртмә,
Йөрәк яраңны кузгатып,
Җан-бәгъреңне әрнетмә!

Тамчы тамып таш ярганын
Белми түгел, беләсең:
Минем дәфтәр битләрендә
Язылганны күрәсең.

– Бу сүзләрне сөйләп, мине
Ник хафага саласыз?
– Мәхәббәт җырчысы юлга
Чыкмас хәер-догасыз.

– Көләч йөзле назлы гөлем,
Тибрәтеп күңелең кылын,
Мин киләм синең каршыңа –
Тыңларга моңлы җырың!

  • * *

Көмеш телле тальяныңны
Сайрат, дустым, таңнарда:
Илһам нуры үтеп керсен
Моң-сагышлы җаннарга.

Алтын телле баяныңны
Уйнат, дустым, кичләрен,
Йолдызларга бәян итеп
Йөрәгемнең хисләрен.

Очкыр кошка әверелеп,
Йолдызлар канат кагар,
Җан-бәгъреңне кинәндереп,
Илһамият чишмәсеннән
Энҗе чык гөлгә тамар.

ИШЕК АЛДЫНДА
Алама бер үрдәгем бар:
Сүз сөйли калдым исә,
Шундук җилгә әверелеп,
Күпертеп-тузгып исә.

Мәрхәмәтле ак казым бар:
Күңелем моңланып торса,
Канатларын кага-кага,
Аркамнан сыйпап коча.

Кыткылдыйлар тавыкларым
Берсен-берсе уздырып,
Көязләнә әтәчем дә:
“Әйдә, түти, бергә-бергә
Тамак ялгыйк, утырып”.

Кара этнең көчекләре
Сырпалана янымда:
“Кара сарыкның бәрәне
Безнең, – дип, – күз уңында”.

Мәгез, ризык-тәгам сезгә,
Кош-кортым, мал-туарым!
...Тавыш-тынсыз гына килеп,
Сыптырды куяннарым.

ҮЗЕҢ САБЫР БУЛ!
Кайгы-хәсрәт биләп алып,
Ярсыганда зарлы күңел,
Сабырлык сорау Ходайдан –
Бик гадәти, чөнки... җиңел.

Сабырсызлык, җан әрнетеп,
Уттан алып суга сала,
Күңелемнең төпкелендә
Юылмас юшкыны кала.

Олыгайгач, абайлыйсың,
Гомерең үтеп барганлыгын,
Йөрәгеңне кан елатып,
Җанга җәза салганлыгың.

Каурый болытлар ашыгып
Кыйбла якка агылганда,
Моңлы азан тавышыннан
Яңа хисләр туа җанда:
Күңел кошың, хозурланып,
Мәңгелеккә мәдхия укый.

...Игә килмәгән бәндәләр
Козгын күк бер-берсен чукый...

  • * *

Иртәнге җил йомшак, җылы,
Кичке җил, никтер, салкын.
Алкын сулы елганың да
Кайчак агышы талгын.

Тау менәсең көч-хәл белән,
Ә төшкәндә куркыта:
Таудан бер таш тәгәрәсә,
Башкаларны тарката.

Тау ишелә башлый икән –
Куба давыл-зилзилә.
Сак булырга кушып, шулчак
Ерактан аваз килә:

“Көч бары тик бердәмлектә,
Кояшка күз салыгыз:
Кояш айга нурын бирә, –
Киңәш-гыйбрәт алыгыз!”

  • * *

Йөгерәбез тын кысып.
Куып җитеп барганда,
Кул сузымы калганда...
Гәүдә кала тартышып.

Үчекләп тәкъдир көлә,
Елмаеп әҗәл килә:
“Ни хәлләрең бар, наный,
Утырып ял ит, җаный!”
(Күрәм, юләргә саный).

“Утырганнар, ди, менә, –
Мин бит үз көч-хәлемдә!
Сүз бирәм гәпләшергә,
Кабат исәпләшергә –
Быел түгел, ярендә”.

Хушлашып китеп барды:
“Әйткән сүзең онытма!
Холык-фигылең ут булсын –
Саташуың юк булсын.
Аң-зиһенең корытма!”

ШАЯРТУ
– Куандыңмы?
– Куандым.
Йөрәгемә юл алдың.
Утлы карашыңны күргәч,
Үзем никтер оялдым.

– Оялттыммы?
– Оялттың.
Алма кебек кызарттың.
Шулчагында өзәлмәгәч,
Нигә диеп күз аттың.

– Күз аттыммы?
– Күз аттың.
Ә мин юри шаярттым.
Юри генә шаяртканнан
Чынлап торып яраттым...

– Сагындыңмы?
– Сагындым.
Муеныңа сарылыйм,
Күзләреңнән нурлар алып,
Йолдыз булып кабыныйм.

КӘККҮК ЗАРЫ
Агачлары бөре ярган чакта
Минем җанда яфрак коела.
(Камилә Әхмәдиева)

Картайдым дип борчылырга кирәкме,
Шомландырып ярсып типкән йөрәкне?
Булып һәрчак игелекле теләктә,
Үз сүзеңне әйтү кирәк, әлбәттә.

...Йөрәк бер мәл, телгәләп җан-бәгырьне,
Хөкеменә алды гүя хәтерне:
Күз алдыма килде гомер еллары,
Колагымда – карурманнар шаулавы...

“Ник моң-зарлы тавышың?” – дип, кәккүкне
Иткән идем, үзем сизми, хәвефле.
“Күрәсең ич, мин һәрвакыт ялгызым,
Тынгы бирми хаталарым-ялгышым...

Балаларым күреп чит-ят ояда,
Моңсу йөрәк сызлап-сыкрап куя да...
Кояш сибә, тигез күреп, нурларын,
Мин соң нигә мәхәббәтле булмадым?..

Мәхәббәтсез диеп, мине сүкмәгез...
Сөю утына тартымлы һәммәбез.
Нигә Ходай мине ярсыз яралткан,
Зар елатып, йөз суымны каралткан?..”

АЛТЫН АРФА

Алтын арфа кылын тарта Ил агасы,
Ничек аның катына соң юл аласы?
Юлдаш итсәм мәгъкуль күргән язгы көнне,
Тыңлар идем үтә үзгә моңлы көйне.

Алтын арфа моңы, әйдәп үз иленә,
Алып китте кыя ташлы тау биленә.
Тау бөркете әсәрләнеп карап торды,
Җан-бәгъремне сөендереп, бәхет тарды.

Алтын арфа сихри балкыш тудырадыр,
Күңел кылын утта тотып кыздырадыр.
Ә аннары, яңгыратып йөрәк хисен,
Чиксезлеккә ашыра ул, биреп көчен.

ҖЫРЛЫ ЧИШМӘ ЯНЫНДА

Чишмә чыңлый, хәлем сорап:
– Сау кайттыңмы, авылдаш!
Миңа булган йөрәк назың
Моңым белән аваздаш.

– Рухланып җырларың белән
Яшимен, чишмәкәем!
Элеккечә, тау битендә
Пешәме җиләккәең? –

Җырлы чишмәнең чыңлавы
Уелды йөрәгемә:
– Игътибар бир, – дип дәште ул, –
Әйтәсе сүзләремә.

Тау битендә җиләк, чәчәк,
Сыенып назлы җилгә,
Сөенешеп баш ияләр,
Иминлек теләп илгә.

Ә талларда асыл кошлар,
Яңгыратып елга буен,
Бертуктайсыз сайрый алар:
“Туган ил – җылы куен...”

– Көмеш сулы якты чишмәм,
Саубуллашыйк, китәмен...
Синең изге сукмагыңда
Эз калдырып үтәмен.

  • * *

Бер заман бер төшкә килгән Ат белән Арба, Чана:
Бу өчәү һәрберсе дә үз тормышыннан зарлана.
(Габдулла Тукай)

– Картлык чире бигрәк яман,
Йөрәк мае сызып янган.
Ризык капкач, чәйнәп булмый,
Протез теш авызда тормый...

– Иркә, назлы җилләр исми,
Бернәрсәгә күңел үсми...
Күз алдында – куе томан,
Яшәеш хушлаша сыман...

– Үткән гомерне барлыйсың,
Уйланып артка карыйсың,
Язмыш кырыннан узасың,
Югарыга кул сузасың...

...Ходайдан мәрхәмәт көтеп,
Кәүсәр суы өмет итеп,
Йомгаклыйсың гомер җебен,
Үз күреп Мәңгелек илен.

Ни кызганыч, бер сүтелгән йомгак
Яңа тормыш башлап үрелми.
(Камилә Әхмәдиева)

СУ БУЕНДА
Рәхәтләндем су буенда
Казлар йөзгәнен карап,
Төркем-төркем төшкәннәрен,
Тавыш биреп, каңгылдап.

Китте шау-шу, кыйгылдашу,
Бар да канат кагына.
Күзем төште бер мизгелдә
Шәбез* сөзәк ярына.

Карлыгачлар оя корган –
Чыр-чулы кош аулагы,
Карлыгачларга кушылып,
“Сайрый” энә карагы.

Яр буе үзәнлегенә
Хәтфә келәм җәелгән,
Комлыгында ялтыравык
Вак-вак ташлар сибелгән.

  • Шәбез – Актаныш районында Агыйделнең сул яктагы тугайларына кушыла торган елга. Озынлыгы нибары 41 чакрым гына булса да, биеклекләре аермасы 92 метрга җитә. Гөлнәфидәнең туган авылы Яңа Кормаш яныннан агып үтә.

Бу шигырьдә Гөлнәфидә аны, балачакта нинди булып хәтеренә сеңгән булса, шул рәвештә сурәтли. Элек, җир асты сулары белән туенуы һәм су җыелу мәйданының чагыштырмача зур булуы сәбәпле, бу елга корылыкта да суы артык саекмый торган һәм шактый тиз агышлы булган. Хәзер Шәбез... гап-гади бер инеш кенә. Аны да тал баскан инде...

  • * *

– Кул изисең, чакырасың,
Юл алыйк, дип, яшьлеккә...
Мөмкин хәлме, чәч чаларгач,
Ялкын салу йөрәккә?

– Ялгышасың, җан сылуым,
Безне сөю яшәтә,
Мәхәббәт яшьне сорамый,
Ут уйнатып яшьнәтә.

– Бу сүзләрең башта миңа
Көлке булып тоелды,
Тик, нигәдер, күзләремнән
Энҗе яшьләр коелды...

Аһ, багалмам, җан сылуым,
Хәтеремне яңарттың,
Йөрәгемдә яз сулышы,
Яшьлегемә кайтарттың.

Кичерә күр карт җүләрне:
Унсигездә гел йөрәк.
Хәер, ничәдә булса да,
Аңа мәхәббәт кирәк.
(Ирек Хәнипев, Казан)

  • * *

Таң җиле үкседе сыкранып,
Ишетеп Җир-Ана аһ-зарын,
Күк йөзе күренми – өермә,
Күпме җан кыелган әрәмгә.

Еланнар шашынып теш кайрый,
Кояшлы гөлбакча – каберлек...
Мөселман уллары табутта...
Аллаһым, бирсәңче түземлек...

Ил-йортны, ил-көнне сәламләп,
Иртәсен ян капка ачылсын,
Тынычлык кошлары гөрләве
Иркен-шат тормышка ямь булсын.

Җиһанда шат көйләр яңгырасын.
Кырларда игеннәр шауласын,
Кизләүләр агышы тынмасын.
Күзләрдән ачы яшь таммасын.

Ак челтәр шәлъяулык бөркәнсен
Әниләр, сеңелләр, әбиләр.
Ил канаты булып үссеннәр
Бишектәге нәни бәбиләр.

  • * *

“Мәхәббәтсез яшәп булмый”.
Бер мизгелдә кояш нурлый,
Айкап күңел дәрьясын,
Йөрәгеңне учка тота:
“Мәхәббәттә – сүнмәс утта
Бар, – ди, – дөрләп янасың!”

  • * *

Саба җиле исә даладан:
“Нигә киендең, – ди, – карадан?
Яшисеңме әллә һаман да
Ар(ы)на алмый йөрәк яраңнан?”

Гыйбрәтле бу тормыш дигәнең –
Хыял канатларын сындырып,
Сикәлтәле юлдан атлата,
Сүнәр-сүнмәс шәмен яндырып.

Картлык килә, чәчне чалартып,
Кояш баешына карата,
Ак болытлар агыла ашыгып,
Хәтер утын алар яңарта.

Яңа елның ишеген ачканда,
Киенмә, дип, берүк карадан,
Ак шәлъяулык салып иңемә,
Саба җиле исә даладан.

  • * *

Үз-үземә урын тапмыйм,
Ни уйларга белмимен,
Яшәвемнең дә рәвешен
Мәгъкуль диеп күрмимен.

Кояш нуры да җанымны
Элеккечә җылытмый,
Былбылларның сайравы да
Күңел кылын чыңлатмый.

Җан халәтен аңламыйча,
Йөрәк итен ашыймын,
Утлы күмер өстеннән мин
Яланаяк атлыймын.

Ай калыккач, ташкын сулы
Елга ярына җиттем,
Шәфәкъ ачылганны көтеп,
Су агышын үз иттем.

Ярсып-шашып, ургып акты,
Бәргәләнеп ярларга,
Агымсу да бүген охшаш
Яралы аккошларга...

  • * *

Гаҗәпләнеп уйга калдым:
Өнемме бу, төшемме?
Былбыл кош өзелеп сайрый,
Җан халәтен аңлаган күк,
Балландырып телемне.

Гаҗәпләнеп карыйм күккә:
Күк гөмбәзе – һай, якты,
Тулган ай көмеш нур сибә,
Күрсәтеп кыйбла якны.

Гаҗәпләнеп күккә карыйм:
Кырпак кар явып үтте.
Җан халәтен аңлаган күк,
Яшәү көче, илһам биреп,
Зәйтүн гөл гөрләп үсте.

  • * *

Талпынып очарга теләсәм,
Аягым, кулларым зынҗырлы.
Гомерем читлектә узармы?..
Кем өзәр бу тимер чылбырны?

Кем ачар бу зиндан ишеген,
Коткарыр мине бу золымнан?
Кем килер хәлемне белергә,
Эчерер таң суын кулыннан?

Ходайдан сорыймын ялварып:
“Иреккә чыгарлык халәт бир!..” –
“Күңелең күгендә таң ата,
Гөлләрең чәчәктә – кара күр!”

Чал тауның бөркете сәламли:
“Өметең беркайчан сүнмәсен!
Күзеңнән бөркелә якты нур:
Кояшка, дип, гөлләр үрләсен!”

  • * *

Сабыр булырга тырышып,
Яшимен ут эчендә.
Билгесезлек, кот очырып,
Гүя агу эчерә.

Өмет шәмемне яктырткан
Йолдыз – ышаныч сүнгән,
Йөрәгемә зар-интизар,
Күз яше булып сеңгән.

Күңел күзе ачылса да,
Язмыш җиле гаделсез.
Яшиселәр килә дә бит
Кайгысыз һәм хәвефсез...

Әҗәлетдин күләгәсе
Түгел инде еракта...
Гомер кояшым баеды –
Соңгы сүзем шул хакта.

Мәңгелеккә китеп барам,
Яшәү канунын ятлап;
Йөрәк сүзе озата бара,
Күңел күгемне айкап.

  • * *

Саба җиле алып килде
Туган як, туфрак исен:
Гомер язы аланында
Бәйрәм була, дип, кичен.

Соңга калмыйча, юлга чык,
Кайтып өлгер бәйрәмгә,
Онытма күңел гөлләрең
Җыярга бер бәйләмгә.

Чыңлатыр күңел кылларың,
Таң йолдызы нур чәчеп,
Сандугачлар өзелеп сайрар,
Көмеш таң суы эчеп.

  • * *

Башкайларым уйга калды...
Бүген серле таң атты:
“Ак күгәрчен томшыгында –
Күңел кәгъбәңнең хаты”.

Көлемсерәп куйдым шулчак,
Бу нинди сүз, дип, тагын:
Күңел кәгъбәм минем – Кояш,
Ә ул – янәшә, якын.

Кояш хат җибәрә алмый,
Болар бар да сафсата!
“Уйлап сөйлә сүзләреңне!” –
Кемдер берәү сүз ката.

Уйлап сөйләүдән файда юк,
Бар да анык, билгеле.
Шаярмагыз минем белән,
Күңел күгем – көзгеле.

Ни буласын күреп торам,
Тик аңламыйм бернәрсә,
Хәтта җавап сүз эзләмим,
Күз күргәнчә генә яшим.
Язамын – хәл җиткәнчә.

III. КЕМ ЯЗМАСЫН “ГАТАШЛЫЙ”...

[edit | edit source]

(... шул һичкайчан саташмый!)

...Бак күккә! Юккамы Кеше
Йолдызга тиң яралган?
Бәлки, шунда кайтасы бар, –
Без бурычка җан алган!
(Рәдиф Гаташ)

  • * *

Мәхәббәт җәмал сорамый, дигәннәр.
Сорамыйдыр, шулай ук, йөрәк яшен.
(Рәдиф Гаташ)

Җан-бәгырьне әрнетеп,
Күздән тама татлы яшь...
“Мәхәббәт җәмал* сорый...” –
Уфтанып куя Гаташ.

Яшь йолдыз иркә була,
Кояш елмаеп көлә.
Гаташны зар елатып,
Туксан яшь тулып килә...

Таякка таянса да,
Һаман яшь йолдыз күзли.
Мәхәббәт шигырьләрен
Кояштан алып сөйли?!

  • Җәмал – матурлык, гүзәллек.
  • * *

Күрәм: сиңа була барам кызыксыз,
Күңел дөньям фәкыйрь, сулышым утсыз.
Әмма әле хисләрдә син көтмәгән
Фетнә чыкмас димә... Гаташ – холыксыз.
(Рәдиф Гаташ)

Бу сүзләрдән димәс идем курыктым,
Нәкъ Сезнеке төсле минем дә холкым:
Көтмәгәндә пыр тузынам җил кебек,
Ә күңелем – каурый болыт, ак күбек.

Йолдызларга сәлам биреп ихластан,
“Яратам!” дип иләсләнеп... шаяртам.
Җыр язамын Ай-Кояшка багышлап,
Күңел кошымны сайратып... алкышлап.

Фетнә түгел – хис ташкыны, аңлагыз...
Күз алдына килә Сезнең язмагыз:

Иске гыйбарә: “Яратам... Ә ул – юк...”
Ятлар өчен бу әллә яңа, кызык?
Ә минем күңелдә яңа бер упкын –
Фаҗига ул... Һәм җыр бугай шул чынлык!
(Рәдиф Гаташ)

КИЛСЕН ИЛАҺИ ЯКТЫ!
“Сәерҗан” мин күпләр өчен, күрәм мин,
Кайчак хәтта үз-үземнән көләм мин.
(Рәдиф Гаташ)

Үз-үземнән, юләр мин, дип көләмен:
Шулчак кояш елмайганын күрәмен.
Чарасыздан елый калсам әгәр дә,
Йөрәгемнең зар буласын беләмен.

Тигезлектә тотарга телим җанны,
Куертырга теләмим һич тә канны.
Үз көенчә булсын канның агышы,
Кан агышы – ул ич йөрәк тавышы.

Мин дивана, көлеп яшим сүземнән,
Хата-ялгыш, гаеп – бары үземнән.
Җил-җил атлап, кемдер килә ерактан,
Челтер чишмә калкып чыга эзеннән.

Асыл кошлар чишмә чыңын тыңлыйлар,
Чишмә чыңына кушылып сайрыйлар.
Хис ташкыны чиксезлеккә ургыла,
Күңел кылын тибрәндереп, җыр туа.

Әле һәр көн, һәр мизгел җанга шакый:
Кыйммәт булачак, ди, Сөю, җыр хакы.
Гомер белән түләнсә дә, йолдызым,
Балкыт юлны – килсен илаһи якты!
(Рәдиф Гаташ)

  • * *

Сүзләр гүя йөгерек су – җырлап акты!
Хисләр – үтә күренмәле, моң – якты!
(Рәдиф Гаташ)

Бу ни хикмәт: шагыйрь һәрчак күккә карый,
Күккә карап, бармак белән чәчен тарый.
Уйланасың – бу күренешкә тап булсаң,
Бәхетлесең – сәламеңне биреп узсаң.

Ишетә калсаң чәчән-акын тавышларын,
Онытыла күк кайгы-хәсрәт, сагышларың.
Шагыйрь күңеле омтыладыр гел күкләргә,
Яшенләтеп, чәчәк атып бер күкрәргә.

Йөрәк сүзен әйтә алганнар көчледер,
Шигырьле җан мәгълүматлы һәм хиследер.

  • * *

Чәчләрең сөртә яшемне,
Миндә дә дымлы моң бар.
(Рәдиф Гаташ)

Таң атканда шәфәкъ нуры,
Уйнатып күңел сазын,
Уятты татлы йокымнан:
“Ачты, – дип, – таҗгөл таҗын!”

Бүләк иттем яфракчыгын
Олуг шагыйрь – акынга.
Фәкыйрегез чит-ят күрми:
“Кайнар сулышыңны өр, – дип, –
Әверелеп ялкынга”.

Күңел күгемне балкытып,
Акын елмаеп дәште:
“Таң җиле таҗгөл* орлыгын
Дымлы җиргә дип чәчте!”

Җырга-җаныбызга ышан:
Бел, Мәңгелектә без бар!
(Рәдиф Гаташ)

  • Таҗгөл (латинча – амарант, татарча исемнәре – песи тарысы, кырмызы үләне, Таһир гөле, хәтфә үләне) – безнең шигърият өчен чагыштырмача яңа “символик үсемлек”. Ә авторның кырык еллык иҗатына аның тәүге иңдерелүе генә.

Йөзгә якын төре булган культураны авыл хуҗалыгында күпләп үстерәләр. Сәбәбе – күп аксымлы, аз шикәрле, гектарыннан 500 центнерга кадәр уңыш бирүче үлән һәм мөгезле эре терлек өчен туклыклы һәм файдалы азык булуында. Үзе белән аралаштырып чәчелә һәм бергә силослана торган кукурузны көнләштерерлек үсемлек.
Шул үзлекләр “таҗгөл” сүзенең шигъри-символик мәгънәсенә дә күчкәндер, күрәсең.

  • * *

Тезелде сүзләр кәгазьгә...
Тама да кибә карам...
(Рәдиф Гаташ)

“Яратам!” дип әйтү әле сөю түгел.
Гомер буе Мәхәббәткә мохтаҗ күңел.
Канат ярып оча алса күңел кошы,
Эреп акса тере су күк йөрәк ташы,
Җан-бәгырьне сөендереп Кояш дәшәр:
“Гашыйк җаннар яшәештә яшьнәп яшәр!”

Гыйшык уты телгәләгән йөрәк итен –
Күз алдына китерүе хәтта читен.
Хәятка мәдхия укып яшәгәннәр –
Хикмәт илә картаймаган, яшәргәннәр,
Дуслык кошын – ак күгәрчен гөрләткәннәр
Сүз иреге бәхетенә ирешкәннәр.

  • * *

“Җитте, кагылма Гаташка,
Ул сиңа яшьтәш түгел,
Шаярма һич Гаташ белән!” –
(Кисәтү ясый күңел).

Маңгаемны җыерттырып
Уйга калды башкаем:
“Ни сәбәпле, таяк тотып,
Кызлар күзли көн саен?..”

Газәлләре мәҗбүр итә
Шаяртып сүз сөйләргә:
Мәҗбүр булырмын, ахрысы,
Аныңча көй көйләргә.

Ачуланса ачулансын,
Тик тәнкыйтькә тотмасын,
Йөрәгемне утка салып,
Яр эзләүдән туктасын...

– Бәхет бирәм дияргә юк хакы да,
Байлыгы юк, чамалы акылы да...
(Рәдиф Гаташ)

  • * *

Эчемдәге – тышымда. Күр: йөземә
Язылган анда уем да, сүзем дә.
Укы ихлас дөньямны – җаныңа сал,
Гыйбрәт ал һәм... нәрсәдер яз үзең дә!
(Рәдиф Гаташ)

Күңелләрең, беләм инде, башка да бит...
Гашыйкмын дип, үз-үзеңне алдыйсың ник?
Килер ул көн, күп калмады, без түзәрбез...
Җиде оҗмах ишегеннән, шәт, узарбыз.

Бик аптырап карап торыр синең күзләр,
Ышанмассың үз-үзеңә: әйе, бу “Мин”.
Күпме көтеп, җәфаланып, өзгәләнеп,
Икебезнең көтеп алган изге бер көн.

Дөнья-хәят шаулап торсын, чәчәк атсын,
Алдыбызга гөл сибелеп, нур балкытсын.
Җаннарыбыз пар аккошка әверелсен,
Яшәү яме ләззәтендә йөзсен, гизсен.

– Рәхмәт сиңа, миңа килгән нурың бар,
Җавап булсын! Сиңа ихлас җырым бар.
Яшеренмичә, янып омтылуым – хак,
Көнләсәләр? Гайбәткә дә урын бар…
(Рәдиф Гаташ)

МИН БҮГЕН ҮЛЕП ТЕРЕЛДЕМ
Мин бүген үлеп терелдем,
Буранлап кар яуганда,
Сагышыма түзә алмый
Йөрәккә кан сауганда.

Мин бүген үлеп терелдем...
Кем кулы җылы кертте,
Җан-тәнем сихәтләндереп,
Тере суы эчертте?

Күңел күгемдә – нурланыш,
Меңәрләгән сихри төс,
Мең төстән тылсым иясе
Таҗ үрдерә, биреп көч.

Мин бүген үлеп терелдем...
Ишетәмсең, язмышым:
Шау чәчәкле гөлбакчада
Соңгымы тукталышым?

Сузылды көз – туңа Сөюем гөле:
Соңгы чәчәкләрен назлар куллар юк!
(Рәдиф Гаташ)

  • * *

Синең күңелең тагын туган ягыңда,
Тагын хәерле юл теләп каламын...
(Рәдиф Гаташ)

Татлы алмалары белән
Алтын көз килеп җитте.
Бу мизгелне йөрәккәем
Өзелеп, зарыгып көтте.

Ут чаткысыдай очынып,
Очкыр кош күк талпынып,
Туган төбәккә юл алам
Канатланып, ашкынып.

Юлым текә таулар аша
Бәллүр чишмәгә илтә,
Чишмә чыңы – гомер язы,
Күңел кылларын чиртә.

Бәллүр чишмә чыңлап ага,
Чынга хыял ашырып,
Күңел кошын сайраттыра,
Сәлам хаты тапшырып.

Татлы алма бүләк итеп,
Алтын көз үтеп китте,
Лүтнә* кылын зыңгылдатып,
Кыш килер вакыт җитте.

  • Лүтнә – чиртеп уйный торган музыка коралы.
  • * *

Уй-газап изә хисемне – төн белән,
Һәр тарафтан китерә яшерен өн-сүзне.
Газапта тик безгә чын Илһам килә:
Ул уята шагыйрь җанын, сөюне…
(Рәдиф Гаташ)

Кырын карадым хәятка,
Газапланып, боегып...
Кемдер шулчак аваз салды,
Әмер биреп, боерып:

“Кулың куеп күкрәгеңә,
Сәламлә туар таңны,
Таң йолдызы нурын сибәр,
Яктыртып зиһен-аңны.

Җилфердәтсен чәчләреңне,
Уйнатып, саба җиле,
Күңел күгеңдә яралсын
Сөю, Мәхәббәт гөле.

Гөләпкә кунган былбыллар
Өздереп сайрасыннар,
Күңел кылын тибрәндереп,
Чишмәләр чыңласыннар.

Кырын карау кирәк түгел
Хәятка – һичбер вакыт!
Бары алга карап атла,
Тере су тәмен татып”. –

Тавыш биргән асыл затка –
Миннән ялкынлы сәлам!
Каурый каләмем яңартып,
Багышлау җыры язам.

Синең хакка Күккә ашсын соңгы Җыр –
Күкрәгеңә башым салам, кадерлем.
(Рәдиф Гаташ)

  • * *

Борынгыдан килгән көйне
Тыңладым исем китеп,
Күпме гомер яшәгәнмен,
Фәһем килгәнен көтеп.

Асыл затлар яшьнәгәннәр
Дөреслек тарафында,
Чәчән-акыннар җырлаган
Милләт рухы хакында.

Бәхетле булып яшәүнең
Сере, бәлки, кандадыр,
Мәхәббәт гөлен яралткан
Тел ачкычы – моңдадыр,
Моң чишмәсе – җандадыр.

Кем ул әйтә: “Милли хис юк җаныңда”...
Борынгы моң, тоям, шаулый каныңда...
(Рәдиф Гаташ)

  • * *

Хәл-әхвәлне сорашудан башлыйк сүзне,
Дога кылып, нурландырып күңел, йөзне.
Аллаһыга рәхмәт юллап, сәфәр чыгыйк,
Аллаһ биргән ризыкка шөкранә кылыйк.

Күз карашын юнәлтик без Көнчыгышка,
Илтифатлылык күрсәтеп Көнбатышка.
Телләр төрле, теләкләр бер – ярдәмләшик.
Гомер юлы – катлам катлау, хәрәмләшмик.

Ана теле мөкатдәс, газиздән-газиз,
Ана теле каршысында булмыйк гаҗиз.
Үз фикерен үз телендә әйтә белгән –
Беркемгә дә буйсынмыйча гомер сөргән.

Туган тел! дип җырладык телсез килеш.
И газиз тел! Утлар, сулар кичкән тел!
(Рәдиф Гаташ)

  • * *

Һәр теләгәнемне кара туфрактан алдым! –
Минем тугры ярым – кара туфрактыр.
(Рәдиф Гаташ)

Бу сүзләрне әйтә алыр
Тик Мәхәббәт җырчысы,
Шагыйрь кулында икән ич
Саф Мәхәббәт ачкычы.

Тел ачкычын алу өчен,
Җан-фәрман килдем бер мәл.
Мәхәббәт ачкычын алу –
Җитәрме моңа көч-хәл?

Көч җитмәслек җан халәте –
Азындырма күңелне;
Язмыш сынавын үтәргә
Бирсен Ходай гомерне.

Башкаемны уйга сала
Язылган шигъри юлың.
Әй Гаташ бәк! Мин, ахрысы,
Шигырь әфәнде колың.

Кочагы ачык, юлымны күзлидер,
Минем тугры ярым – кара туфрактыр.
(Рәдиф Гаташ)

IV. КАРПАТ-ДУНАЙ МОҢНАРЫ

[edit | edit source]

(Урал-Идел шаңдавы)

Бу бүлеккә Маҗарстанның “Карпатия” исемле вокаль-инструменталь ансамбле репертуарыннан һәм башка чыганаклардан алынган җыр-шигырь тәрҗемәләре керде.

Маҗарлар – безгә тарихи яктан тугандаш халык: борынгы маҗарлар Көнбатыш Себердән Дунай елгасы буйларына таба бер мең елга сузылган “Ватан эзләү сәяхәте” вакытында бүгенге Татарстан һәм Башкортстан җирләре аша да үткәннәр. Аларның эзләрен тарихчылар, әйтик, Минзәлә һәм Актаныш якларында тапканнар.
Соңрак маҗарлар төрки телле башка халыклар белән дә аралашканнар. Галимнәр сүзе буенча, бүгенге маҗар телендә дә 800 ләп төрки-кыпчак алынмасы булуы менә шул борынгы тарихи мөнәсәбәтләр белән аңлатыла. Шул сәбәпле бу шигъри тупланманың аерым бер бүлек рәвешендә китапка кертелүе дә урынсыз булмастыр: телләребез үзгә булса да – фонетик һәм грамматик аваздашлар, милли исем-атамаларыбыз да – рифмадаш. Борынгы һәм бүгенге Урал-Идел топонимнарының “җисми һәм тарихи игезәкләрен” Карпат-Дунай буйларында да, димәк, түбәндәге тәрҗемәләрдә дә эзләп табып була. Байракларыбызда да – бер үк кызыл-ак-яшел төсләр.
“Карпатия” төркеме башкаруын Интернет аша тыңлар өчен, Kárpátia сүзен һәм, шуңы кушып, җырның маҗарча исемен җыярга кирәк. Мәсәлән, Kárpátia Magyar ének. Шул ук юл аша җырларның текстларын да табарга мөмкин. Тәрҗемәләр – көйгә кушылып татарча җырларлык.

CIVITAS FORTISSIMA
ИҢ КЫЮ ШӘҺӘР
Речитатив:
Әй кешеләр, киләчәкне хәл итәсез үзегез,
Читтән килеп булышмаслар, дуслар, шуны белегез.
Шәһәр булган, үз язмышын алган ул үз кулына.
Хакыйкать әйткән үз сүзен, кушылып туп тав(ы)шына.
“Бөекләр” алдында халкы имәгән газиз башын,
Тәвәккәл булып яклаган үз җирен, үз дөньясын.
Ни булыр иде, ил буйлап тарафдарлар ул тапса,
Бөтен шәһәрләр дә бергә шулай аякка басса?
Ватанга мәхәббәт таулар күчерә – хак сүз сиңа:
Узган заманнардан шаһит – Civitas Fortissima!

1. Гүзәл иде бу ил элек, ата-баба хыялы,
||: Ләкин хәзер, авыр атлап, чит-ятлар таптый аны. :||
2. Үлем туе: халык кырыла һәм кискәләнә Ватан,
||: Башка илләр тырнагында туа аңарда ал таң. :||
3. Каршы торма, ди хакимнәр, туган җиреңне ташла.
||: Ипой ярында бер шәһәр халкы аякка баса. :||
4. Һәм күзләре яна уттай – азат тормыш хакына,
||: Чардакта яткан мылтыгын ала һәркем кулына. :||
5. Тимер юлчы, эшче, солдат – бер бөртек гаскәр.
||||: Канга манып язды куллар – “Иң кыю шәһәр”. :||||

Бу җыр Маҗарстанның Балашадьярмат шәһәре тарихына багышлап язылган. 1919 елда, Австрия-Венгрия империясен таркатып бетерү йөзеннән, Антанта гаскәрләре элек маҗарлар күчеп килеп яшәгән җирләрне яңадан төзелә яки торгызыла торган дәүләтләргә өләшә башлыйлар. “Бөекләр” әмере буенча Балашадьярмат шәһәре Чехословакия карамагына керергә тиеш була. Моның төп сәбәбе: Көнчыгышка, Украинага һәм Антантага каршы сугышкан Советлар Русиясенә таба тимер юл шул шәһәр аша үтә.
Ләкин әлеге елның 29 гыйнварында Ипой (Ипел) елгасы буенда урнашкан шәһәр кешеләре, Маҗарстанда бердәнбер булган килеш, баскыннарга каршы баш күтәрә. Маҗарстанның дәүләт гаскәрләреннән бу төбәктә туып үскән 95 солдат та килеп кушыла. Каршы як гаскәре тар-мар ителә. Антанта бүтән бу шәһәргә кул сузмый, ул бүген дә Маҗарстан дәүләте карамагында. Шушы батырлык өчен шәһәргә “Civitas Fortissima” дигән өстәмә атама бирелгән. Латин сүзләрен “Иң кыю өммәт” дип тә тәрҗемә итеп була.
Бүген 14 меңләп кеше яшәгән Балашадьярматта бу тарихи вакыйгага багышланган һәйкәл бар.

IGAZÁN SZERETNI
ИХЛАСТАН ЯРАТУ

Речитатив:
“Көч-куәт белән тартып алынганны заман һәм уңыш кайтарырга мөмкин. Әмма милләтнең, газаплардан шүрләп, үзе баш тарткан байлыгын кайтаруы һәрчак кыен һәм икеле”.

Яратса бер кеше ихластан Ватанын,
Багышлар тормышын аның хозурында.
Кызыл-ак-яшел төс* кәфенендә аның,
Йөз басар ур(ы)нына, ярдәм бирсен Хода.

Җан сыкрана, күреп Әрдей богауларын,
Тоеп илнең ыңгырашу-иңрәүләрен;
Хак Тәгалә, иш(е)теп кыңгырау чаңнарын,
Калдырмас бәладә Карпатия җирләрен.

Сузар ярдәм кулын Ходай үз халкына,
Канга баткан Татра һәм Тау өлкәсенә.
Өрсә мәгъриб җиле яу сыбызгысына,
Чик ташларын батыр салыр җилкәсенә.

Газиз халкы дучар коллык сөргененә,
Сабан тоткан Банат һәм Бачка сагышлы;
Җыерчыклар салса да вакыт йөзенә,
Азатлыкка сүнмәс күзләр омтылышлы.

Яратса бер кеше ихластан Ватанын,
Багышлар тормышын аның хозурында.
Кызыл-ак-яшел төс кәфенендә аның,
Мин басам ур(ы)нына, ярдәм бирсен Хода.

  • Кызыл-ак-яшел – Маҗарстан байрагы төсләре.

Әрдей (Erdély, Трансильвания) – 1920 елда Румыниягә кереп калган саф маҗар телле төбәк; биредә яшәүче сейкәй кавеменең ата-бабалары – көнчыгыштан Карпат таулары артына IX гасырда ук килеп урнашкан беренче маҗар токымы.
Карпатия – Украинаның үзәге Уңвар (Ужгород) булган маҗар телле Карпат арты төбәге һәм Молдованың чаңгош маҗарлары яшәгән җирләр.
Татра һәм Тау өлкәсе – бүгенге Словакиядә маҗарларның словаклар белән аралашып яшәгән җирләре.
Банат һәм Бачка – Дунай һәм Тиса елгалары арасындагы, элек, Австрия-Венгрия мәмләкәте таркалганчы, Маҗар кыйраллыгы составына кергән маҗар телле төбәкләр. Бүген алар Сербия һәм Румыния карамагында.

MAGYAR ÉNEK
МАҖАР ҖЫРЫ
Әрдейләрдә эзәрлекләнгән берчак,
Бүген, соңгы үгез күк калтырап,
Өркетелгән халкым тора ялгызак,
Буда карурманында аптырап.

Иреннәреңдә кызышып саташкан
Канның дөп-дөп типкән көе кебек,
Язмышыңның фаҗигасен тараткан
Сөрән салып дәшәм, сиңа килеп.

Таудан купкан кантарлар өне белән
Галәмгә ачы тавышым иңсен.
Ун бармагым тырмашсын, кабат гүрдән
Яугир шәһитләр, дип, илгә килсен.

Тәмугка ашсын, канлы кулын уып,
Чик буенда посышкан бар дошман.
Күк йөзендә утлы хәрефләр булып
Язылсын катгый бер сүз: “Һичкайчан!”

Йа Ходай, кирәк түгел миңа яшәү
Туган җиргә, телгә чит тарафта.
Гөнаһ булса җан алмаштыра белмәү,
Юкка чыксын бу хыял-канат та.

Калдырырмын мин җанымны мираска,
Яңгырасын Карпат-тау иңендә,
Инәлүем язылыр һәрбер ташка:
“Юкка чыксын талаучы Илемдә!”

Оят булып йөзенә ягылырмын,
Сатса берәр бәндә үз намусын.
Бер Ходайдан мин ялварып алырмын
Ватан дигән бу йөрәк сагышын.

Сулыш өрәм инану торбасына:
Бишек ясарбыз әле табуттан.
Чал Карпаттан күк Әдрән дәрьясына
Кабат җәелер ул – уртак Ватан.

MAGYARNAK SZÜLETTEM!
МАҖАР БУЛЫП ЯШИМ!
Баш имим җил каршында,
Үтәмен кар-бозын да,
Нык торамын, бирешмим:
Маҗар булып гел яшим!

Кыйнасалар да качмам,
Имән күк мин агачтан.
Күкләр миңа тик хаким,
Маҗар булып гел яшим!

Ләйсән юа йөземне,
Мин кадерлим илемне.
Кирәк булганны эшлим,
Маҗар булып гел яшим!

Теләсә кем ауласын –
Аллаһым ярлыкасын!
Онытмыйм, бәхәсләшмим:
Маҗар булып гел яшим!

Әгәр дә мин ваз кичсәм
Изге туган җиремнән,
Аллаһым кичермәс, дим.
Маҗар булып гел яшим!

Читлектә кош булыйммы?! –
Йолкыгыз каурыемны!
Һәр сатлыкка көндәш мин,
Маҗар булып гел яшим!

NEMZETI DAL
МИЛЛӘТ ҖЫРЫ
(авторы – Шандор Пәтөфи, 1848 елда язылган)
Кузгал, маҗар, чакыра Ватан!
Йә бүген үк, йә һичкайчан!
Коллар булып калыргамы,
Әллә азат булыргамы?
Әй маҗарлар, Хак каршында ихластан
Ант итәбез: “Кол булмабыз һичкайчан!”

Коллар булдык... Ата-баба
Каберләрдән сөрән сала:
Азат яшәгәннәр җирдә
Таба алмый тынлык гүрдә!
Әй маҗарлар, Хак каршында ихластан
Ант итәбез: “Кол булмабыз һичкайчан!”

Ләгънәтем – язмыш кушканда,
Үлемнән куркып качканга,
Учлап тотып кабих җанын,
Сатып намусын, Ватанын.
Әй маҗарлар, Хак каршында ихластан
Ант итәбез: “Кол булмабыз һичкайчан!”

Кылыч – балкышлы чылбырдан,
Төшмәсен ул безнең кулдан.
Күпме йөрергә богауда?
Тот коралың, ирек яула!
Әй маҗарлар, Хак каршында ихластан
Ант итәбез: “Кол булмабыз һичкайчан!”

Маҗар ис(е)ме горур, шанлы,
Кайтарыйк борынгы данны;
Кире как шайтан әгъвасын,
Юып ташла йөз карасын!
Әй маҗарлар, Хак каршында ихластан
Ант итәбез: “Кол булмабыз һичкайчан!”

Гүр өстендә тау өярләр,
Һәм оныклар баш иярләр,
Дога кылып, әйтер һәркем
Изгеләрнең исемнәрен.
Әй маҗарлар, Хак каршында ихластан
Ант итәбез: “Кол булмабыз һичкайчан!”

EGY AZ ISTEN, EGY A NEMZET
БЕР ҮК АЛЛА, БЕР ҮК МИЛЛӘТ
Бер үк Алла, бер үк милләт,
Бер шәфәгать, бер үк гыйльләт;
Анда агач үсә күккә,
Ә ташлар куелган чиккә.
Кушымта (2):
Ил гамендә – изге таҗыбыз;
Таң йолдызы һәм гүзәл хач,
Бергә балкыгыз!

Зәңгәр кыя, кара урман –
Бер яңгырдан сугарылган,
Яшен яшьнәп һәм күк күкрәп:
“Бер үк Алла, бер үк милләт”.
Кушымта (2).

Речитатив:
Кан койды халкыбыз Бөек Маҗарстан дип,
Ә хәзер кайгырта елга-тау тотам дип.
Һәм кемсә бу илгә кабат нигез салыр –
Алланың, маҗарның рәхмәтен казаныр.

Дикъкатьләп сүземне күңелгә алыгыз
Һәм салкын елгага кулларны салыгыз;
Сиз(е)ләме елганың ярсулы агышы –
Илемнең ул йөрәк тибеше, сагышы.

Тыңлагыз ташларны, аңлагыз сүзләрен,
Чит-ятның куллары җимерде үзләрен.
Ташлар да, халык та тәкъдиргә тап булган:
Үксезлек улларын кимсетеп таптаган.

Кушымта (4):
Ил гамендә – изге таҗыбыз;
Таң йолдызы һәм гүзәл хач,
Бергә балкыгыз!

BALLADA
БАЛЛАДА
Ике гашыйк күккә менә,
Берсе көндез, берсе төнлә:
Кыз-карлыгач – ал таң атса,
Егет-тилгән – шәфәкъ батса.
На-на-на-на-на-на-на-на...

Очрашалар ике кошчык
Бер мизгелгә – гүя Сак-Сок:
Ай Кояшны алмаштыргач,
Күрми тилгәнне карлыгач.
На-на-на-на-на-на-на-на...

Сылу кош җил куенында,
Алтын балдак аягында,
Комсыз козгын һөҗүм итә
Һәм алканы урлап китә.
На-на-на-на-на-на-на-на...

Гашыйк егет күрә ярын:
Кыз, каерып канатларын,
Оча, каурый җуя-җуя.
Егет аңа иңен куя.
На-на-на-на-на-на-на-на

Сөйгәнен ул озата бара
Раба* суларына таба,
Тетрәүләгән тәнен күрә,
Ак күлмәккә аны төрә.
На-на-на-на-на-на-на-на

Җил корыта каурыйларын.
Егет, үбеп сөйгән ярын,
Ант итә күккә һәм җиргә:
“Ахирәттә дә без – бергә...”
На-на-на-на-на-на-на-наа…

“Мәхәббәтебез – үлемсез;
Яшәү нигә миңа – синсез?”
Гәрәбә, гөләп һәм әрем
Сырып ала җәсәдләрен...
На-на-на-на-на-на-на-на…

…Шул заманнан Уэска чаңы**
Һаман кага – тыңла аны:
“Уртак кошлар язмышлары,
Төшмәс һичкем каргышлары”.
На-на-на-на-на-на-на-на…

  • Раба – Дунай елгасының уң кушылдыгы.
    • “Уэска чаңы” дип атала торган кыңгырау тәүге кат XII гасырга караган испан риваятендә телгә алына. Соңрак аны Европаның башка халыклары да үз иҗатында куллана башлаган.

JÓ LENNE!
СИЗӘСЕ ИДЕ!
Көчле әти кулын кысасы иде,
Катгый карашын да тоясы иде,
Акыллы сүзләрен тыңлыйсы иде,
Тормыш сабакларын аңлыйсы иде.

Әнием куенына керәсе иде,
Гамьле йөзе нурын күрәсе иде,
Хуш исле битен бер үбәсе иде.
Дөньяны сабый күк сизәсе иде!

MÁR NEM EMBER, MÉG NEM ÁLLAT
ХАЙВАН ТҮГЕЛ, ЭЛЕК – КЕШЕ
Хайван түгел, элек – кеше:
Юк әвәс-теләк, тартымы
Һәм кичәге-иртәгесе –
Бу Хак Тәгалә затымы?

Хайван түгел, элек – кеше:
Һәрбарчага һөҗүм итә,
Һәрнәрсәне умыра теше,
Үзен тешләсәң дә – тетә.

Алла, адәм – тик чүп кенә:
Чукынмас ул, хачлар алып,
Бугаз ертып улый-үкерә,
Аның өчен һәркем – сарык.

Кешелектән – ерткычлыкка:
Барысын бүксәсенә тыга.
Алды-арты аның утта,
Дөньясы да юкка чыга.

Алла, адәм – тик чүп кенә:
Чукынмас ул, хачлар алып,
Бугаз ертып улый-үкерә,
Аның өчен һәркем – сарык.

Хайван түгел, элек – кеше:
Юк каралтысы, йортлары,
Караңгыда – күргән төше,
Юк туганы, юк дуслары.

Кешелектән – ерткычлыкка:
Барысын бүксәсенә тыга.
Алды-арты аның утта,
Дөньясы да юкка чыга.

Алла, адәм – тик чүп кенә:
Чукынмас ул, хачлар алып,
Бугаз ертып улый-үкерә,
Аның өчен һәркем – сарык.

ÉDES KISFIAM
НӘНИ ТАТЛЫМ
(маҗар бишек җыры)
Балам минем – яңа өметем,
Син бәләкәй, ә мин бәхетле,
Төнгә алмашка килгән нур-яктым,
Көтеп алган, әй, нәни татлым.

Кичке җилләр талгын искәндә,
Изге теләкләрем – бәбкәмә.
Эзсез югалсын бу сагышларым, –
Елмай әле, әй, нәни татлым.

Гөлбакчага төшкән күләгә,
Хыялларым – сиңа күрәзә,
Игелекле бул, минем акыллым,
Ышанычым, әй, нәни татлым.

Речитатив:
Беләм, бөтен дөньяда да шулай була ул, нәни бала тугач. Чөнки бала бер тапкыр гына үсә, һәм ул үсеп җитеп уңышка ирешкәч, күз яшьләрен – шатлыкка, нәфрәтне – мәхәббәткә, дошманнарны дуска әйләндерер.

Текәлгәннәр сиңа күзләрем,
Күрәм, дөнья әле үзгәрер.
Күз яше кибәр, булмас һич кайгың,
Сәгадәтлем, әй, нәни татлым.

ÉGI KIRÁLY
КҮК ПАТШАСЫ
Бу дини җыр Раштуа бәйрәме йолаларын үтәгәндә җырлана. Маҗарстанның халык җырчысы Нори Ковач башкаруындагы җырдан тәрҗемә.
1. Кояш иңде тау артына,
Сайрар кошлар – оясында,
Йөри Мәрьям Ана гына
Бәйтәл-Ләхәм каласында.
Кушымта (2):
Ихлас күңелле кешеләр
Изгеләргә ярдәм кылса,
Тормышка да бәхет иңәр,
Күк патшасы ярлыкаса.
Күк патшасы...

2. Мәрьям Ана, син елама,
Сыену эзләп, ятка барма.
Урын бездә киң сиңа да,
Бәләкәчең Гайсага да.
Кушымта.
Күк патшасы...
Күк патшасы...
Күк патшасы...
Кушымта (3).

SZERELEM, SZERELEM...
МӘХӘББӘТ, МӘХӘББӘТ...
(Нори Ковач репертуарыннан, маҗар халык җыры)

Минем кызыл тасмам җилферди җилләрдә,
Рәхмәт, күгәрченем, моңарчы сөйгәнгә.
Мине ташлап, аңлыйм, һич тә кимсетмисең,
Миннән яхшыракны син бары эзлисең.
||: Мәхәббәт, мәхәббәт... аяусыз хисләре,
Һәр ботакта үсми сөю җимешләре. :||

Гөлчәчәкнең кызыл ботагы иелә,
Мин шулай баш идем хыянәт сүзенә.
Тугрылыксыз сөю... бармы соң мәгънәсе?
Яфраксыз гөлчәчәк – ничек ул яшәсен?..
||: Мәхәббәт, мәхәббәт... каһәрле хисләре,
Һәр ботакта үсми сөю җимешләре. :||

ÉN AZ ÉJJEL NEM ALUDTAM EGY ÓRÁT
БҮГЕН ТӨНЕ БУЕ ЙОКЛЫЙ АЛМАДЫМ
(Маҗар эстрада җырчылары репертуарыннан)
Бүген төне буе йоклый алмадым,
Карт баламның үпкә-зарын тыңладым.
Төн уртасы, мин әле
Китә алмыйм йокыга…
Әй, яратып булмый ыгы-зыгыда…

Яшь картлачның “сөю”еннән мин туйдым
Һәм балдагын кию мәгънәсен җуйдым...
Атна кич соң кат рәхмәт
Әйтермен анасына,
Гашыйк бит ул үзе карт баласына...

Үсәр идем урманда агач булып...
Ут төртсәләр һәм китсәм шунда янып,
Дөрләтер идем ялган,
Мәкер тулы дөньяны,
Назламас өчен бу картлач баланы...

Киң судагы тар басма аша үттем.
Бу “сабый”ның “гыйшык” йомгагын сүттем...
Һәм баш тарттым Гайсәне
Аңлый алмаганнардан,
Изгелеген танымый торганнардан...

ÖRÖKSÉGEM
МИРАСЫМ
Әнкәемнең һәрбер сүзе –
Очар күбәләк ул үзе,
Әткәй тавышының чаңы –
Катгый күк күкрәү вөҗданы.
Уяу хыялый һәр төнем
Уза тыңлап күкләр өнен;
Өндәп дәшә бакый җаннар:
“Балакай, бул горур маҗар”.
Кушымта:
Әткәй йөрәге – рухы шаны,
Ак күгәрчен – әнкәй җаны.
Изге, кадерләп йөртерлек
Мирас алдым: ирек, хөрлек.

Әткәй йодрыгы – ихласлап
Торыр чит-ят әрдән саклап;
Әнкәй куллары – аклыкта,
Ун аерча – ун бармакта:
Йөзем сыйпап салган эзләр
Гомер буе мине бизәр.
Әткәй коралын алырмын
Һәм дүрт куллап яу кылырмын.
Кушымта.

Әнкәй күзе – саф сулы күл:
Дөнья чаг(ы)ла – кара һәм күр.
Кырыс әткәй карашлары,
Ерганаклы бит сырлары.
...Өй өстендә, бик биектә –
Мең-мең йолдыз йөзә күктә.
Күзаллыйм узган гомерне:
Үткән этәрә килерне.
Кушымта (2).

EGY NAP AZ ÉLET
ТОРМЫШ УЛ – БЕР КӨН

Бер генә көн кебек тормыш,
Һәм юк, дуслар, юллар артка.
Кабул итик, бу бит язмыш –
Бирелмәгән һич тә юкка!

Бәдән әле – гел сөяктә,
Туфрак инде суыра канны.
Бер яктылык ачыла күктә,
Төсмерләре тик томанлы.

Тамтам тынып, сур яңгырар,
Ачылып китәр күк капусы,
Безнең гаскәр юлга чыгар –
Йолдызлы юл булыр бусы!*

Игътибарсыз үз сукмагың,
Мөһим бергә барган юлың,
Югарыдагы байрагың –
Йодрыклатып тоткан кулың.

Бер генә көн кебек тормыш,
Һәм юк, дуслар, юллар артка.
Кабул итик, бу бит язмыш –
Бирелмәгән һич тә юкка!

Мең еллар ата-улларны өйрәттеләр,
Кирәксә, керергә үлем элмәгенә.
Мең еллар ана-кызларны яшәттеләр,
Йөрәкләрен төреп матәм күлмәгенә…

  • Йолдызлы юл... – Румыниядәге маҗар телле Әрдей (Трансильвания) анклавының милли гимнындагы юлларга ишарә (аңарда Чаба шаһзадә – маҗарларның борынгы гаскәр башлыгы):

“...Чаба шаһзадә, кайт кабат халкыңа,
Алып чык аны йолдызлы юлга!”

ISTEN VELED SZÜLŐI HÁZ
ИМИНЛЕКТӘ БУЛ, ТУГАН ЙОРТ
Якты Тиса буйларында өем.
Әнкәй тәрәз аша җырлады,
Әткәй фортепианосында
Яңгыратты көен –
Шөрчекләр дә тынып тыңлады.
Әнкәй табын җәйгәч, тәгам итте
Ыгы-зыгы килеп гаилә.
Өй өстеннән, канат җәеп,
Ләкләк очып үтте,
Карап калдык аңа, кул изәп.
Кушымта:
Туган йорт, бул иминлектә,
Булсын хуҗаң изгелектә.
Күңел баглыйм һуш кылганга –
Гайдел-Әдхә, Рамазанга*,
Калды алар мәңгегә истә.

Үтеп китте бик тиз айлар, еллар,
Әткәем дә инде картайды.
Күз яшьләрен сөртә-сөртә:
“Нинди соң матурлар
Оныкларым...” – диеп моңайды.
Якты Тиса гүя сөйләп тора:
“Менә шундый ул – саф мәхәббәт!
Бер-береңне гомер буе
Мөмкин яратырга,
Кылып игелек һәм мәрхәмәт”.
Кушымта.

Кич тә җитте. Тәрәз канатларын
Урап алган гүзәл гөлчәчәк.
Әткәй фортепианосы урамга
Тарата моңнарын;
Көе күңелләргә иңәчәк.
Кушымта.

  • Гайдәл-Әдхә, Рамазанга – “Карпатия” җырында “Олы Көнгә, Раштуага” дип җырлана.

ERDÉLY HIMNUSZ
ӘРДЕЙ ГИМНЫ
Язмышлар безне йөртми кайда гына
Караңгы төндә, сикәлтә урда.
Чаба шаһзадә, кайт кабат халкыңа,
Алып чык аны йолдызлы юлга.
Кушымта:
Ялгыз кыя күк, сейкәй басып тора
Халыклар явы барган диңгездә,
Йөз кат калды ул дулкыннар астында;
Яшәү насыйп ит, Ходай, Әрдейгә.

Маҗар телле кавемнәр арасында
Мәңге сынмас безнең көч-рухыбыз,
Дөньяның кайсы җирендә тусак та,
Нинди булса да юл-язмышыбыз.
Кушымта:
Ялгыз кыя күк, сейкәй басып тора
Халыклар явы барган диңгездә,
Кат-кат калды ул дулкыннар астында;
Яшәү насыйп ит, Ходай, Әрдейгә.

Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Трианон халыкара килешүе буенча (1920 елда) Румыниягә кереп калган Әрдей (Трансильвания) маҗарлары (үзатамалары – сейкәйләр) бу җырны шул елларда милли гимн буларак куллана башлаганнар. Аны сейкәйләрнең милли бәйрәмнәрендә һәм җыеннарында башкаралар. Гимн шулай ук Әрдей спорт такымнары Румыния беренчелегендә катнашканда да илнең үз дәүләт гимны белән бергә оркестр язмасында уйнатыла. Маҗар телле тамашачылар шуңа кушылып җырлыйлар.

HIMNUSZ
ГИМН
Тарихи әһәмияткә дә ия булган Маҗарстан дәүләт гимны тәрҗемәсе. XIX гасырның беренче яртысында шигъри текстын Фәрәнц Көлчәй (Kölcsey Ferenc), көен Фәрәнц Әркәл (Erkel Ferenc) иҗат иткән.

1. Йа Ходаем, маҗарны
Саклагыл, ярлыкагыл,
Суз ярдәмчел кулыңны,
Дошманнарын гаҗиз кыл.
Язмыш, өз золым көчен,
Бәхетле ит барчасын,
Үткән һәм алдагы өчен
Күрде халык казасын.

2. Юл сыздың Карпат аша
Маҗар бабаларына,
Бирдең Ватан-гөлбакча
Бәндәгуз улларына.
Тиса, Дунай сулары
Үтә тауларны урап, –
Батыр Арпад уллары
Анда мул тормыш кора.

3. Кун иле җирләрендә
Чайкала тук башаклар,
Токай тәлгәшләреннән
Тама татлы шәраблар.
Безнең ту еш балкыган
Төрек кирмәннәрендә,
Матьяш явы сыкраткан
Вена түрәләрен дә.

4. Гөнаһларыбыз үче
Кысты Синең күкрәкне:
Аттың болыттан яшен,
Күкрәттең безнең күкне.
Баскын монголлар угы
Очты баш өстебездә,
Аннан төрек коллыгы
Йөк булды җилкәбездә.

5. Күпме торды яңгырап
Кыргый госман гаугасы,
Яугир җәсәден таптап
Җиңүләр тантанасы!
Күпме сине улларың,
Гүзәл ил, күкрәгеңә
Басып изде, кыйнады,
Әйләндереп кабергә!

6. Эзәрләүдән капланып
Утырмасын кай өндә,
Сыеныр җир тапмады
Үз Ватанында бәндә.
Менсә тау түбәсенә –
Ут диңгезе өстендә,
Һәркайда кайгы-хәсрәт,
Кан үзәне бар җирдә.

7. Кирмән иде – таш өеме,
Хозур, бәхет югалган,
Афәт, үлем сөреме
Ватанны чолгап алган.
Аһ, мәетләр каныннан
Азатлык чәчәк атмый,
Илсезләр елавыннан
Шатлык күз яше акмый.

8. Кызган, Ходай, маҗарны
Дөнья михнәтләрендә,
Суз ярдәмчел кулыңны
Газаплар диңгезендә.
Язмыш, өз золым көчен,
Бәхетле ит барчасын,
Үткән һәм алдагы өчен
Күрде халык казасын.

Аңлатмалар
1. Бәндәгуз (Bendegúz) – IV-V гасырларда яшәгән кеше. Маҗарлар аны үзләренең нәсел башы дип саный. Риваятьләр буенча, ул һун патшасы Аттиланың атасы булган.
2. Арпад (Árpád) – IX-X гасырлар чигендә бүгенге Ватаннарына килеп урнашкан маҗарларның юлбашчысы (икенче бөек кенәзе), беренчесе булган Альмошның улы. 895-907 елларда маҗар кабиләләрен җитәкләгән.
3. Кун иле (Kunság) – бүгенге Маҗарстанның уртасында, Дунай, Тиса һәм Көрөш елгалары арасында урнашкан тарихи-географик өлкә. XIII гасыр башында, бу урынга көнчыгыштан килеп, кыпчаклар яши башлаганнар. Бүген алар маҗарлашып беткән инде, ләкин телләрендә берничә дистә кыпчак сүзе сакланып калган, алар маҗар әдәби теленә дә кереп киткән.
4. Токай (Tokaj) – Маҗарстанның шәрабчылык сәнәгате төбәге.
5. Матьяш I (I. Mátyás) – XV гасырның икенче яртысында Маҗарстан короле. Госманлылар мәмләкәте һәм Рум империясе белән Австрия җирендә сугышкан.

V. ҺӨНӘРИНЕ ҺӘРКЕМ КҮРЕП ТОРА...

[edit | edit source]

(...һәвәскәрләр АНЫ күтәрә!)

Бу бүлеккә гомер буе милли әдәбият һәм шигърият утында янып та, бернинди танылуга, дәрәҗәле исемнәргә һәм урыннарга ирешмәгән (һәм ирешергә дә теләмәгән!), мин-минлекне, “авторлык хокуларын” һәм гонорарларны бар дип тә белмәгән талымсыз дуслар иҗатыннан алынган кафияләр кертелде. Танылган язучыларыбызның һәм шагыйрьләребезнең берсе дә якты дөньяга “шул килеш” тумаган бит, кайчандыр алар да гади рифмалаштыручы булганнар.
“Тамырларыңа карап бак!” – дигәннәр Козьма Прутков кушаматы белән берләштерелгән билгеле-билгесез әдипләр. Хәзерге “күчеш чоры”нда бу хак сүзләрнең капма-каршы тарафтагы “ракурсы” да бар: дәрәҗәле дип саналган кешеләргә нык бәйле булганнарның, гади кешеләрдәге күңел аклыгын күрергә теләкләре булса да, мөмкинлекләре булмый.

ЯШӘ, МОҢЛЫ ТАТАР ХАЛКЫМ!

Фәнзия Шәмсетдинева

[edit | edit source]

Яшерелгән тарих, фаҗигале язмыш...
Халкым узган юлда – югалтулар... сагыш...

Шанлы дәүләт тоткан, Ил куәтле булган...
Олы дәрәҗәсен – Татар илен җуйган...

Кылычтан киселгән, куылган, таланган,
Тик, диннән язмаган – иманын сатмаган!..

Ничәмә гасырлар сыналган-сынмаган,
Газиз татар телен һәм моңын саклаган...

Таркаулык, хөсетлек – бәлаләр башында...
Онытма, ал сабак, истә тот барысын да!..

Көч ал – Туган җирдән;
Ал гыйбрәт – узганнан...
Яшә, Газиз халкым һәм Аллаһка таян!

ЯКТЫ ЯЗ КӨТӘ КҮҢЕЛ!

Зәйнәп Зәкиева

[edit | edit source]

„ЯШӘГӘН ҖИР ДӘ ИКЕНЧЕ,
ЭЧКӘН СУЫ ДА БАШКА.
КАЯ БАРСАҢ, КАРА САКАЛ
КАЛМЫЙ УЛ ҮЗЕҢНӘН!” – диеп,
Язып куелган ташка.

Гомерләр тиз уза икән,
Искән җил кебек кенә.
Ярлылык көчле булганмы? –
Ак юрган да ябылмаган
Бәхеткә төреп кенә.

Сукмаклар төз булмаса да,
Адымнар тигез барсын.
Йөрәгеңдә ут янса да,
Күң(е)леңдә гөл яралсын.

Якыннарың кайгылары –
Сиңа да ул кагылсын.
Битарафлык чире тими,
Миһербанлылык очкыны
Йөрәгеңдә кабынсын.

Тугрылыклы дуслар белән
Җиңел алга барулар.
Синең борчулы чагыңда
Елмаеп килеп керсәләр,
Җиңеләя кайгылар.

Авырлыклар очраганда
Бирешмичә узылган.
Кемгәдер мәдәт кирәксә,
Мәшәкатьләрне онытып,
Ярдәм кулы сузылган.

Ак юрган ябылмаса да,
Бәхетсез үк тә түгел.
Маңгайга язылган гомер
Кышына килеп җитсә дә,
Якты ЯЗ көтә күңел!..

  • * *

Гөлнәфидә

[edit | edit source]

Җылы сүз – җан азыгы, дип,
Тикмәгә әйтелгәнме?
Ата-бабаның бу сүзе
Ташка күчерелгәнме?

Таш язуында сакланган
Бабалар кул җылысы,
Дәвер үтеп, илгә кайта
Ил картлары тавышы.

Аһәңнәре, җан иркәләп,
Хозурлык кичерттерә,
Әйтерсең, чишмә суына
Бал кушып эчерттерә.

Күңел күгендә ярала
Хикмәти әйтем сүзләр.
Чиксезлектән, бик ерактан
Елмаеп карый күзләр.

Сокланулы караш ташла,
Аларга сүз кушамын,
Галәм кошына ияреп,
Канат ярып очамын.

МАРТ КИЧЕНДӘ...
(Фәнзия Шәмсетдинева)

Йөрим урам буйлап – Җирне тынлык баскан...
Тып-тын суык дөнья... кичке караңгылык...
Күктә йолдыз да юк, Ай каядыр качкан...
Башта да тынычлык – анда никтер бушлык..

Акылым зиһенгә ял бирергә булган:
Анда киштә-шүрлек уйлар белән тулган...
Уйлар – тынгысызлар... тик ятудан туйган –
Зиһен шүрлекләргә йозак элеп куйган...

Шундый бер мәл була – күңел тынлык сорый...
Аяк баскан саен, юлда кар шыгырдый...
Дөньяви тормыштан хәл-әхвәлләр сөйли...
Әллә март карлары салкынлыктан сыкрый?..

ГАЛӘМ ТӘҮЛЕГЕ

АкКойрык

[edit | edit source]

Канатланды иблис аждаһа сыман:
“Аллаһының асыл серләрен беләм!
Яздырыр өчен адәмнәрен юлдан,
Телне, динне һәм иманны бетерәм!”

Хак Тәгалә кадир алдан күрмәктә –
Егыласын иблиснең, таеп хәлдин.
Җәбраил вәхи итмеш Мөхәммәдкә –
Гарәпләргә анык телдә – шул ук дин!

Кемсә сабыр, Хак Тәгаләгә күндәм,
Шуңар килер яңа тормыш байлыгы, –
Көч-куәтен алгач Коръән Кәримнән.
...Тәмам булыр җитмеш Галәм тәүлеге.

ГОМЕРЛЕК МӘХӘББӘТ...
(Зәйнәп Зәкиева)

Кавышканнарга зур теләк –
Телиләр чын күңелдән:
Яшәгез гомер буена
Тигез мәхәббәт белән!..

Тик маңгайга язылганны
Үзгәртәлми беркем дә!
Гомерләрне бергә кичеп,
Китү бармы бер көндә?!.

ӘНИЛЕ ЙОРТ

Зөлфия Әсфәндиярова

[edit | edit source]

Әниле йорт – ул якты-нурлы йорт,
Эче якты, капка гел ачык.
Кояш тәрәзәдән карый төсле –
Иртәләрен, пәрдәләр ачып.

Әниле йорт – сихәт-шифалы йорт,
Качыра бар сырхау-чирләрне.
Әни чәе күтәрә күңелне,
Әни чәе ача күзләрне.

Әниле йорт – ул кадерле, изге,
Алыштырмам аны бернигә.
Әллә ниләр бирер идек тә бит…
Кайта алса әни кирегә.

ОНЫТЫЛМАС МИКӘН СӨЙЛӘШҮ?..
(Фәнзия Шәмсетдинева)

Онытмасак иде сөйләшүне....
Сөйләшәбез аз... чынбарлыкта...
Күп вакытлар бер дәшмичә уза:
Без – йә эштә... йә интернетта...

Кулларда телефон... күз гел шунда:
Кем ни язган, кем җавап биргән...
Әһә, берәү “йөрәк” куйган булган,
Берсе тозсыз мәзәк җибәргән...

Бәйрәм җитсә, котлау – язып кына,
Кайчак – сурәт... берни дә язмый...
Аш янында, өстәл артында да...
Һәм телефон – кулдан һич калмый...

Ил-көндә дә шулай, җитәкче дә
Котлый бары кәгазьгә карап...
Өч сүз әйтсә, берсе була русча...
Телебез тотлыга... эш харап...

Кая киткән матур кич утыру,
Кызык-мәзәк сөйләп көлешү?..
Көлү хәзер бары интернетта –
Кирәк төймәләргә төртешү...

  • * *

Менә бит утырам: сызып-язып...
Күзлек кигән... хәреф чүпләшү...
Шундый матур безнең сөйләм теле!
Телсез калып...
Онытылмас микән сөйләшү?..

КАЛГАНМЫ ХАКЫ?!
(Зәйнәп Зәкиева)

Әллә кем буласы килеп,
Кемнәрдер китә читкә,
Баеп-череп яшәү өчен...
Сансыз мөһаҗирлектә.

Күтәреп тә алмадылар,
Әллә кем дә булмады,
Баюлар да эләкмәде,
Капчыклар да тулмады.

Солтан да була алмады,
Атлап чит сукмаклардан.
Гомере дә үтеп бара –
Җеп ага йомгаклардан.

Санламаган туган теле –
Яши аннан да башка.
Өзелгән кыл ялганмый шул,
Бәгырь әйләнгәч ташка.

Бәлки очып кайтыр иде,
Ничек каршылар халкы?
Туган җир сукмакларында
Калганмы аның хакы?!.

  • * *

(Гөлнәфидә)

Кем ул анда таң җилендә
Чәчләрен җилфердәтә,
Кулларында, беләгендә
Күгәрченнәр гөрләтә?

Күгәрченнәр ни хакында
Гөрлиләр икән таңда?
Ник соң алар буй җиткән кыз
Беләге-кулларында?

Кояшка карап елмаеп,
Очтылар бердәм булып,
Озатып калды кыз бала,
Күз яшьләрен тамдырып.

Күгәрченнәрнең очышы
Гадәти-гади түгел.
Нинди хикмәт: бу кошларны
Йолдызга тиңли күңел.

Һәрбересе күтәрелде
Иң югары ноктага,
Салыр өчен кыз баланың
Җан авазын... нотага.

Сайрар кошка әверелеп,
Күгәрченнәр кайттылар,
Һәм гөлбакчаның гөлләре
Керфекләрен ачтылар.

Кыз баланың беләгендә –
Күгәрчен балалары:
Канат ярып гөрләшәләр –
Нурлы тәүге таңнары.

Кояшлы җыр яңгыратты
Бер йолдыз, йөзен ачып.
Аһ! дип йөрәк тынып калды,
Соңгы сулышын алып.

КАЛЫПКА САЛЫНМАГАН УЙЛЫЛАР...
...ягъни, сәер кешеләр көне
(Фәнзия Шәмсетдинева)

Кем әйткәндер, әмма дөрес сүзләр:
Иң әүвәл ышан син үзеңә...
Һәм үзеңне яратыргә өйрән,
Бик ышанма – кеше сүзенә...

Өметләнмә, ярдәм итәрләр, дип,
Авырлыклар килгән чагында...
Бар көчең җый! Һәм торып бас үзең,
Ятып калма... юллар чатында...

Кеше хәлен читләр аңлый алмый,
Үз башына төшсә дә хәтта...
Үзең тырыш!.. Инде, көчең бетсә,
Бар ышаныч, өмет – Аллаһта...
- - -
Милләтләр дуслыгы, бердәмлеге,
Гаделлек көне, ди, халыкка.
Начар уйдан котылу көне, ди…
Бар да юк сүз, таян Аллаһка!

ХАКЛЫК РӘСҮЛ ӨММӘТЕНДӘ'
(Хәдисләрдән АкКойрык күчереп алган)

Адашып йөргән бәндәләр
Тупланалмас бер урынга,
Җәмгыятьтән төшеп калма –
Ул Аллаһыбыз кулында.
Берләшмәс мөэмин-мөселман
Ялгышулар бар җирлектә:
Фикер үзгәлеге булса,
Хак гамәлләр – күпчелектә.
Пәйгамбәребез өммәте –
Һәрчак иттифак бакчасы:
Аллаһыга тугры коллар –
Дин кардәшләре барчасы.
Шымчылык итмәс мөселман
Бер-бересенең өстеннән,
Имеш-мимеш сүз тыңламас
Һәм көнләшмәс ул һичкемнән.
Эш йөртергә дә тырышмас
Мөселманнарны уздырып,
Көрәшмәс дин кардәш илә,
Дөнья көтәр җан дус булып.
Көнчелек, ачучанлыктан
Зарарланыр ошбу хак дин,
Мәхәббәт итешмәс булса,
Бәндә була алмас мөэмин.
Күпме гыйбадәт кылмасын,
Антлар әйтеп Мөхәммәдкә,
Камил булмаса иманы,
Керә алмас ул җәннәткә.
Кемсә төзек иманыннан
Ләззәтләр табып шат булса,
Күңеленә фани дөнья
Бозыклыклары ят булса,
Исәпләшер кардәшенең
Бар мәнфәгатьләре белән,
Гамәл кылыр дөньялыкта
Коръән аятьләре белән.

ХАКЫБЫЗ ЮК ТАПТАРГА!!!
(Зәйнәп Зәкиева)

Ак канатлы алъяпкычлы.
Күннән чигүле читек,
Чылтыр-чылтыр чулпылары,
Күз алмаслык асыл кием, –
Һай, сокланмыйсың ничек?!

Гөлҗамаллы, Әллүкиле,
Тукайлы һәм Җәлилле,
Җаннарны эретә торган
Әлфияле һәм Илһамлы –
Бу – моңлы ТАТАР ТЕЛЕ!

Таңнар ата азан белән:
Бу – изге ТАТАР ТЕЛЕ!
Тәүфыйкъ-бәхет теләп, ана
“Әлли-бәлли” дип җырлаган,
Бу – назлы ТАТАР ТЕЛЕ!

Мирас итеп калдырылган,
Хәзинәдәй сакларга!
Дәверләрдә югалмаган
Изге, данлы ТАТАР ТЕЛЕН
Хакыбыз юк таптарга!!!
- - - - -
...Ә Бабилдә, татар булмаганга,
Төзелмичә калган манара...

                  (Салават Рәхмәтулла)

МӘХӘББӘТ УЛ СУКЫР...
(Уильям Шекспирдан, Фәнзия Шәмсетдиневаның ирекле тәрҗемәсе)

Мәхәббәт ул сукыр...сукырайта...
Күреп булмый хәтта чын-барлыкны...
Матурлыкмы? – Булмыйдыр аңлап та...
Яхшылыкмы? Әллә начарлыкмы?...

Карашларың йөрәкне кабызса,
Тоткарланып калса әгәр янда?
Зур кораблар йөрер юллар булса?
Нигә ирек бирмисең син аңа?..

Кача алмаган бу тоткынлыктан...
Бәхет бакчасы күк ул тоелган...
Күз – күргәнне күрүдән баш тарткан,
Гел матурлап буялган шул... ялган...

Хаклык, якты – караңгыда калган,
Чума сыман, ялган урап алган...

АКЛЫК КАЛКЫР!..
(Зәйнәп Зәкиева)

Дөнья матур, дөнья ямьле –
Тоя белсәң.
Мәхәббәт бар, ярату бар –
Сөя белсәң.
Матурлыкны җуялмаган –
Ярлылык та.
Дөнья якты, нурлы булган
Сабырлыкта.
Матурлыкны Аллаһ биргән:
– Саклагыз ! – дип. –
Кара көчләр җимергәндә,
Яклагыз! – дип.
Гел карадан гына тормас –
Аклык калкыр!..
Дөнья имин булса гына –
Тормыш балкыр!!!

ДӨНЬЯ ТЫҢЛЫЙ ТЫНЫП:
САГЫШЛЫ МОҢ АГА...
(Фәнзия Шәмсетдинева)

Үзәк өзгеч моңнар
Яңгырый офыкта:
Шәһит киткәннәрнең
Җан авазы кайта...

Орышлы якларның
Әрнеш-сагышлары...
Гомерләрне өзгән
Шартлау тавышлары...

Ата-аналарның
Моңы, күз яшьләре...
Ятим калганнарның
Кайгы-рәнҗешләре...

Барын бергә җыйган
Казлар каңгылдавы,
Киек каз тавышы,
Моңы, яңгыравы...

ЗАМАНЧА ВӘГАЗЬ
(АкКойрык)

Һәр гамәлнең Җир йөзендә нигезе бар,
Бар гыйбрәте, куанычы, аянычы.
Илаһиның фанилыкта гел эзе бар,
Бәндә гамәленең Күктә – таянычы.

Изгелектән бәндә нигез әзерләсә,
Күкләр аңа бирми калмас үз ярдәмен;
Бу дөньяда кеше үзе ниләр чәчсә,
Мәңгелектә торыр татып шуның тәмен.

Соңгы сүзне Аллаһ биргән изгелеккә,
Сынауларның азагында бар хозурлык;
Төсле гөлләр булып үсәр ахыр чиктә
Бер күреге дә булмаган шыксыз орлык.

Чүп ыргытсаң, үз башыңа явар уклар,
Терәксез эш вә нигезсез гамәл калмас;
Күкләрдә хәл ителгәнне “баш-корсаклар”
Фетнәләре белән генә үзгәрталмас!

Изге гамәл, Аллаһ кушса, гел мөкәммәл,
Әмер килсә, хәл итәрсең барысын үзең;
Ниятләрең керсез булса, табылыр әмәл,
Фәрештәләр дә иңдерер “амин” сүзен.

МУСА ҖӘЛИЛГӘ ХАТ...
(Зәйнәп Зәкиева)

Сугышлар да ачмадылар,
Башлар да салмадылар,
Яклаучысыз калган телне
Кычкыртып ялмадылар!..

Дошманнарыбыз да түгел –
Бер сукмактан атлаган.
Берлингача, аннан япон –
Бергә җиңү яулаган.

Ник бергә яши алмадык,
Бер йодрыкка калып?..
Туеп сикерделәрме соң?
Тараттылар газиз илне –
Китә йөрәкләр талып.

Чарасыздан хәйран булып
Калырлык безнең хәлләр.
Ятимлектә калган телне
Хәзер соң кемнәр жәлләр?..

Озакламый туган көнең,
Зурлап искә алырбыз.
Урысча теләкләр белән
Ал чәчәкләр салырбыз!..

Муса Җәлил! Җанкайларың
Очадыр гаҗиз булып...
Син башың салган Илкәең
Бара бит телсез калып?!.

БЕЗ БИТ ТЫНЫЧ ХАЛЫК ТУМЫШТАН!
(Зөлфия Әсфәндиярова)

Йөрәк әрнүенә түзалмыйча
Бер Ходаем, Сиңа эндәшәм!
Юл куймасаң иде явызлыкка,
Мөлдерәмә тулы күз яшьләре
Түгелмәсен иде һичкайчан.

Ходай, япчы сугыш капкаларын,
Тын алаек тирән сулыштан,
Тыныч тормыш телик бер Аллаһтан,
Улларыбыз кайтсын сугыштан!

Кайгы-хәсрәт кирәк түгел безгә,
Без бит тыныч халык тумыштан!

ҖЫЛЫ КИРӘК...
(Фәнзия Шәмсетдинева)

Һәрбер йөрәк көтә үз язын,
Кичке шәфәкъләрнең назларын...
Тели ул шифалы тынлыкны,
Кем беләндер уртак шатлыкны...

Яраткан күзләрдән шифа-нур –
Менә хәзер кирәк...бүген ул...
Тормыш салкынына чыдарга
Җылы кирәк, җылы... җаннарга!..

Яшьлек-картлык – бүлү ярамый.
Ел фасылына да карамый, –
Мәхәббәтең булса җаныңда,
Җылы була һава... тагын да...

КҮПМЕ ҖАННАР...
(Зәйнәп Зәкиева)

Күпме җаннар аша күккә,
Бәхет-шатлыгын алып.
Күпме җаннар бәхет эзли,
Дөньяда арып-талып.
Күпме җаннар ашты күккә,
Бәхет-шатлыкны күрми.
Иясез шатлыклар йөри,
Кемгә кунарга белми.
Бәхетле итәр иде дә
Якты нурларын сибеп,
Тик сукыр җаннар да йөри
Бәхет артына тибеп.
Күпме җаннар башын сала
Җирдә иминлек эзләп...
Канга сусаган җаннар күп –
Йөри корбанын күзләп.
Җирдә күпме хәзинә бар –
Тигезләп беркем бүлми:
Берәү умырып тутыра,
Күпләргә грамм тими...

ЧАУКАЛЫКТА – КЫЙБЛА ЧИШМӘСЕ...
(Фәнзия Шәмсетдинева)

Кыйбла чишмәсенең көмеш суы
Челтерәп лә ага чиләккә.
“Онытма чишмәңне!..” – дия сыман...
Ага әллә туры йөрәккә?..

Тауның кабатланмас гүзәллеге:
Тау битләрен баскан зәңгәр гөл,
Җырлап-гөрләп аккан чишмәләре...
Истән чыкмый, күңелемдә гел...

Чаукалыкка* менеп бер урасаң,
Сыйпап юанасың... кылганын.
Саф чишмәдән учлап суын эчсәң,
Җанда – оҗмах... шуны аңладым.

Авыл – гүя синең уч төбеңдә:
Киң кырлары, ерак урманы,
Инеш бормалары, бөдрә таллар –
Мең хастадан дәвалый җанны...

  • Чаукалык – куаклык, әрәмәлек; урман киселгән җирдә яңадан күтәрелә торган үсемлекләр.

КИЛӘЧӘК БУЫННАР АВАЗЫ
(АкКойрык)

Ашкынулы сабырсыздан
Һичкайчан көнләшмәдек;
Без – бердәм, рәсми фиркагә
Әлегә берләшмәдек.

Аллаһыбыз хозурында
Бәндә ялгыз һәрвакыт;
Хак Тәгалә бирер әмер,
Килер ул – безнең вакыт.

Иҗтиһат кыл сабырлыкта,
Кырыкка берне ярып;
Без бит әле тумаганбыз –
Эзләмә һич шәм алып.

Иман нуры белән һәрчак
Яктырт фани дөньяны.
Бәлки син дә безнекедер –
Кем дә булса бит тергезер
Төзелмәгән фиркане!

ЙА АЛЛАМ!
(Фәнзия Шәмсетдинева)

Йа Аллам! Йа Раббым!
Усал телләр, гүя, әче җилләр,
Күлдәвектә дулкын уйната...
Кемдер елый...Кемнедер уята...
Мәңгелек уйларын уйлата...

Йа Аллам – Әл-Җәббар!
Бир син безгә зирәк акылны,
Бир тик мәрхәмәтле сүзләрне!
Телләрне тый, сагайт колакларны...
Уят җанны... Ач Син күзләрне!...

КАБАТ СЫНАМА... ЧЫДАМАМ!
(Зөлфия Әсфәндиярова)

Уйлар диңгезендә, колач жәеп,
Йөзәм куркып, төпкә китмәскә.
Ишетмәс тә идем тавышларын,
Көчле дулкын биткә сипмәсә!

Күрәм, әткәй-әнкәй дә ерактан
Кул болгыйлар – җаннар елышкан:
“Кералмассың балачак ярыңа –
Кырмавык үләннәр сырышкан...

Бик сагындык, сине, и балакай,
Диңгез суы салкын, өшерсең!
Яр читендә – көймә, утыр, балам,
Ишеп килсәң, монда төшерсең!”

Яшьлек ярындагы учак яны,
Яңгырый көчле жырчы тавышы.
Ике кайнар йөрәк бергә баса
Шулай аерылышу сагышын.

Өзелеп жырлый иде безнең Фидан:
“Озак тордым, атым чапмады!..”
Мин дә кердем урман эчләренә,
Чыгар сукмак кына тапмадым!

Яр читенә килеп тукталсам да,
Уйлар диңгезе киң – баралмам!
Күзләремне, төбәп карасам да,
Жаным, сине кабат табалмам!

Бигрәкләр дә тирән уй диңгезем,
Ярларыннан төшсәм, чыгалмам...
Тыныч яшәү насыйп итче, Ходай,
Һәм сынама кабат, чыдамам!..

БЕР МИЗГЕЛ
(Зәйнәп Зәкиева)

Мизгел бит ул сәгать түгел,
Аны тоя сизгер генә:
Ә бит тирән эзен сала,
Килеп кеше гомеренә.

Мизгел йөрәк яра ала,
Күкләргә очыра ала.
Мизгел сөйгән ярың булып,
Шашып сөя, коча ала.

Парлы да ул, ялгыз да ул,
Тотып уйларга да сала.
Бер мизгелдә күз карашы
Йөрәгеңне яулап ала.

Бәлки бәхеткә нигез дә
Бер мизгелдә салынадыр:
Шул мизгелне гомер буе
Сөеп-саклап барудадыр...

БЕЗ ЯШИБЕЗ ӘЛЕ
(Фәнзия Шәмсетдинева)

Максат – яшәү!.. Яшәү бәхет бит ул!
Бернигә карамый – яшәргә!..
Усал җилләр иссә, җир тетрәсә...
Кояш яндырса да – түзәргә!

Яшәү – Бәхет! Сихри могҗиза ул.
Елмаюлар, өмет-хыяллар...
Чокыр-чакыр язмыш сукмаклары...
Очрашулар...аерылулар...

Тылсымлы иртәләр Туган җирдә...
Якты мизгел – татлы сөюләр...
Күңелдә сакланган җылы хисләр...
Үпкәләшү, теләктәшлекләр...

Яшәвебез – еллар саны түгел,
Ул – иң матур гөлләр бәйләме!
Без – яшибез әле! Алда – гомер...
Анда – язлар... Җылы җәйләре...

РАЗГЛЯДЫВАЯ МИР БЕССТРАСТНО...
(АкКойрык)

Земля − не скопище материи всей тленной,
Чтоб грешникам обжорство обеспечить;
Земля − больница, где Создатель лечит
Возможные недуги всей Вселенной.

Земля − на пастбищах Творца Вселенной
Лишь гравитации пастух-кормилец,
В смирительной рубашке наш строптивец –
Душа, закованная в плоти бренной.

Фундамент мирозданья тем и крепок,
Что простотой и качеством отмечен;
Тайник с ключами строго засекречен,
Чтоб разгадать, в мозгу не хватит клеток!

Не первый век наш разум вялый тщится
Прогрызть гранит наук, стену учений,
И тянется за нами всех мучений,
Потерь и катастрофы вереница.

И все просторы наших “достижений”,
Наукой покорённые “высоты” –
Лишь тупики, ловушки и пустоты
Земного лабиринта приключений.

Деяния подвижников “свершений”
Наперекор гармонии небесной –
Потомкам нашим разве что уместны
Как маяки трагедий и крушений.

И, перепробовав всего земного,
Потомок скажет на краю “прогресса”:
“Количество и скорость любят беса,
Умеренность и качество же − Бога”.

Поймёт наш внук, сполна себя исхлёстав,
У бренности “движухи” на границе:
Толкли лишь воду “мудрецы” в ступи́це,
А ларчик открывался очень просто!

  • * *

...Мудрость Бога жизнью не измерить,
Краткосрочен данный Им кредит;
Что бы там ни промышляла челядь,
Промыслу Творца − не повредит.

ЯШӘҮ ЯМЕ
(Зәйнәп Зәкиева)

Аклык-сафлык! Ике гашыйк
Кар сибешә.
Кар бөртеге чәчләрендә,
Әй, биешә.
Ак таҗ төсле җем-җем иткән
Йолдызчыклар,
Кызның алсу йөзкәенә
Әй, килешә.

Кар бөртегенә ияреп
Сибелделәр,
Мәхәббәт очкыны кунган
Ак энҗеләр.
Бәхет тамчылары булып
Керфекләрдә,
Күз яшеме? Кар бөртеге? –
Җемелдиләр.

Ап-ак карда ак бизәкләр –
Чәчәкләрдәй,
Кирәк түгел сүз әйтү дә,
Бүләкләр дә.
Кояш нурлары күченгән
Серле күзләр,
Яшәү яме, сөю тәме –
Йөрәкләрдә.
Ике гашыйк кар сибешә!..

  • * *

(Гөлнәфидә)

Язмыш йөртә, алып китеп читкә,
Бәхет кошың эзлә! дип безгә.
Еллар узгач, кайтып егыласың,
Җан көйрәтеп, туган нигезгә.

ЯЗГЫ ЯҢА КӨН ТУА!
(Фәнзия Шәмсетдинева)

Яз һәм кыш тарткалашкан бер мәл,
Вакыт! дип көрәшәләр Җирдә...
Ә минем, нигәдер, бу көнне
Чын яз дип күрәсем... бик килә.

...Кояштан алырбыз якты нур,
Төсләр төсмерләргә таркалыр...
Без Җирне тылсымга манарбыз –
Зур Җиһан, сокланып, таң калыр!

Күк йөзен буярбыз зәңгәргә,
Аккоштай ак болыт эләрбез...
Чәчәкнең аллысын-гөллесен
Ямь-яшел келәмгә тезәрбез...

Кешеләр, сөенеп, елмаер,
Сибелер күзләрдән сихри нур!..
Галәмнәр балкырлар бизәлеп.
Яңа көн каршылау – бәхет ул!..

Тормышка ямь өстәп, кемнәрдер
Бу көндә дөньяга килерләр...
Бәхетле булсыннар, йа Раббым!..
Бәрәкәтле булсын гомерләр!

САФ-ПАКЬ МИНЕМ НАМУСЫМ!
(Зөлфия Әсфәндиярова)

Атказанган исемнәрем дә юк,
Бар жирдә дә тик үтә сүзем!
Сүрелмәсен безнең бу якынлык,
Саклап яшик туганлык хисен!

Узып кына бара гомер көзем,
Ихтыяр көченә сөенәм!
Намусым саф һәм пакь, азат булгач,
Бөекләр алдында баш иям!

Яшәр, үзен югалтмаса, кеше,
Ихтирам-хөрмәтләр казанып!
Сынауларга, бер дә бирешмичә,
Яшик, бер Ходайга таянып!

КЫШЛАРЫМА ИЛТӘ...
(Зәйнәп Зәкиева)

Кышкы урман,
Шаулый төз наратлар,
Ылыс исе, яуган кар исе.
Тезелеп киткән ап-ак каеннарга
Карыйсы да килә, карыйсы.
Җем-җем килеп алга дәшә сыман,
Карда сызылып киткән ике эз.
Кышларыңа илтә бу эзләр, дип
Сагышланма күңел, әйдә, түз!
Имән егетләре кулын суза:
,,Мин янәшә, миңа таян!” – дип.
Эзләр буйлап мине алга этә,
Бөтерелеп искән шаян җил...

МӘДХИЯ
(Фәнзия Шәмсетдинева)

Һәр хатын-кыз – кемгәдер алсу таң...
Йә йокысыз үткән татлы төн...
Гомер көзендәге гөлләмә ул...
Төннәрне кыскарткан якты көн...

Һәр хатын-кыз – кемнеңдер җылысы,
Ышанычы, сагышы, моңы...
Кемнеңдер кояшы, якты нуры,
Өмет өстәп торган ялкыны...

Һәр хатын-кыз кемнеңдер хыялы,
Мәхәббәте, күзе карасы...
Яңгырлы көзе дә, язы һәм җәе дә...
Йә мәдхия, кемдер язасы...

Һәр хатын-кыз кемнеңдер уңышы,
Хатыны, сакчысы, сеңелесе.
Илһам бирүче дә, фәрештә дә…
Хатын-кыз ул – дөнья көзгесе!

СҮЗ ТУРЫНДА СҮЗ
(АкКойрык)

Иң элек Сүз яратылган, бу – шиксез:
Фикер-фөкра туып торган өзлексез,
Изге Рухтан Тавыш иңеп бер мәлдә,
Бөтен киңлеккә таралган Галәмдә.

Сүз яңарта һәм җимерә дөньяны,
Сүз белән бәндә хөкем итә җанны:
Йә фәрештә куенында сакланыр,
Йә вәсвәсәгә бирелеп газапланыр.

Сүз яраткан җимешләр – зәгыйфь, фани,
Тарттырыр аларны чор тегермәне;
Бәндә генә гомерлек дип әмәлләр
Кайвакыт уй-фикерләр һәм гамәлләр.

Аермачык сүзләр белән юл ярып,
Төзик гүзәл фикер-фөкра сафларын;
Сырлы сафсатаның юктыр кирәге –
Гади вә гүзәл тормышның зияге.

Галәм бакчасында һаман сабый без,
Язмыш тәсбих төймәләрен саныйбыз;
Безнең гомер – сандал-чүкеч арасы,
Мәңгелеккә шуннан үтеп барасы.

Эзләмә урын галәмнәр читеннән,
Чүкелмәккә бәндә тәкъдир ителгән;
Фикер-гамәл белән язмышың уйнат,
Чыныксын җаның – күбрәк аны кыйнат!

БУЛ БАТЫР!
(Зәйнәп Зәкиева)

Энҗе карлар ява,
Дөнья ап-ак,
Кулларыма алам
Кар учлап.
Ак карлар ул –
Аклык, сөенеч бит,
Диеп куям,
Кышка багышлап.
Энҗе карлар
Керфегемә куна:
Күтәр күзең –
Дөнья бик матур!
Тозлы тамчылары
Иренемдә,
Сүндермә өметең,
Бул батыр!
Йомшак карлар
Назлап әйтә төсле:
Имә башың,
Күз сал дөньяга!
Тормыш дәвам итә,
Атла алга,
Сыгылганнардан син
Булма да!

ИҢ КУАНЫЧЛЫ ХӘЛ...
(Фәнзия Шәмсетдинева)

Ыгы-зыгылардан җаның талганда,
Тормыш мәшәкате кайнап торганда,
Тиктомалдан кирәк булсаң кемгәдер –
Иң куанычлы хәл шул бу дөньяда.

Болай гына, хәл белергә, дип керсә,
Нихәлләрең, күптән күргән юк, дисә,
Тормыш учагына өсти пүләннәр,
Дөньяны нурлый елмайса, бер көлсә.

Ялындырмый, синең белән чәй эчсә,
Яңалыклар, төшен сөйләп, көлдерсә,
Сөенәсең... Хәтта дөнья яктыра,
Шундый кешең бар икәнен син белсәң...

ӘЙ, БАРЫР ИДЕМ ОЧЫП!
(Зәйнәп Зәкиева)

Күбәләктәй очкан карлар,
Сыйпап үтә йөзләрне.
Керфек очларына кунып,
Күзәтәләр күзләрне.

Кар болытларын аралап,
Кояш үбә үрелеп.
Ап-ак түшәк өсләреннән
Атлыйм хискә күмелеп.

Сызгыра кырда бураннар,
Ак дулкыннарны тезеп.
Дулкыннарда колач салып,
Китәсем килә йөзеп.

Өермә җил көлә-көлә
Ак толым үреп бара,
Ак толымнар күңелемә
Нурлар булып урала.

Җилләр мине алга әйди,
Карлы иңемнән кочып.
,,Яшьлегең анда!” – дисәләр,
Әй, барыр идем очып!

КҮЗЛЕКЛЕЛӘР БӘЙРӘМЕ
(Фәнзия Шәмсетдинева)

Күзлеклеләр көне – безнең бәйрәм!
Кемнәр генә хәзер күзлексез...
Кем ерактан күрми, кем – якыннан...
Күрер-күрмәс йөрү… күрексез.

Ярдәмчеләр безнең ул күзлекләр:
Танышларны күрми үзмаска,
Китап укыганда, хат язганда...
Юлда йөрегәндә – аумаска!

Күзлек эзләп күпме вакыт уза...
Эш күп чакта, елыйсың килер...
Ә ватылса инде – эшләр харап:
Яңа күзлек сатып ал, йөгер!..

Әллә ничә күзлек кирәк миңа:
Урамда – бер, укырга – ике...
Ашаганда... күзлексез дә була,
Пешекчесе булса – күзлекле!

Уйлап табучысы ул күзлекне
Мең рәхмәт аладыр көн саен.
Оҗмахтадыр аның урыны, дим, –
Тапкан безгә… яшәеш җаен!

АККОШ, ЧУРТАН, КЫСЛА
борынгы мәсәл – заманча
(АкКойрык)

Арба тартып арыгач,
Гаеплене эзләп,
Тукмашып та алгач,
Аккош, Чуртан, Кысла,
Сүз куертмый бушка,
Төзеделәр,
Бетсен, диеп, нифак,
Арба тарттыручы “Ширкәт Иттифак”.
Кул бирешеп һәм үбешеп
Килештеләр,
Программа эшләшеп,
Устав төзешеп,
Эшкә керештеләр.
Китте дигәндә хутка,
Бер дә юкка
Купты бит янә ызгыш-талаш:
Бугазга – бугаз, башка – баш!
Кабинетларны булмый һич бүлеп:
Берсе тәбәнәк, берсе бик биек.
Талый Кысласы: юк, ди, ваннасы.
Аккошка ярап булмый ничек тә:
Һаман омтыла өскә-биеккә.
Ничек түзсен, ди, моңа Чуртаның? –
Икесенең дә киерә иманын!
Шулай тарткалашып,
Сугышып-якалашып,
Рисвай булдылар.
Әмма уңдылар!
Ширкәт төзүләр китмәде бушка:
Чыгып баксалар берзаман тышка,
Хәйран калдылар бары да:
Теге арба, тәгәрәп төшеп таудан,
Үзе үк ишек алдына кереп туктаган.
Йөген генә бушатасы калган!

  • * *

Байтак бездә шундый бәндәләр:
Булмаса да эштә киртәләр,
Үзгәртәбез, диеп, уңайга,
Куптаралар гауга.
Эшләр бара бит ул болай да,
Салып торсаң җайга.
Аккош-Чуртан-Кыслаларның
Катнашмавы да – файда!

ӘЛЛӘ КОЯШ БЕЗДӘ ТАПЛЫМЫ?
(Зәйнәп Зәкиева)

Яшәсәк тә төрле илләрдә,
Аңлашабыз татар телендә.
Илебезгә хат-хәбәрләр килә
Яшәүчедән Себер илендә.
Татар җырын тыңлый ул өзелеп,
Керфекләрен яшькә чылатып.
Йөрәгенә дәва бирә торган,
Моңны ишетергә җан атып.
Диңгез аръягында, тау-ташларда,
Далаларда яши татарлар.
Язмыш еракларга ташласа да,
Татарлыкны мәңге сакларлар.
Җан тырмашып бала-оныкларын,
Туган телгә яши өйрәтеп.
Куанып тыңлыйлар шигырьләрне,
Сәхнәгә бастырып сөйләтеп.
,,Ерактагы кояш якты була”, –
Дигән әйтем, әллә хаклымы?
Татар илләрендә яшәп, суын эчеп,
Газиз телдән бизеп баруыбыз...
Әллә кояш бездә таплымы?!

ҮЗЕҢНЕ ЯРАТУ КИРӘК...
Фәнзия Шәмсетдинева)

Үзеңне ярату кирәк. Һәм дә мактау!
Чит-ятлардан моны көтә... бары ялкау.

Мин бик матур була алам һәм бик яхшы,
Булам кайчак кара болыт... Булам – якты.

Бераз көлке, бераз усал, бераз башсыз,
Көтмәгәндә, булам хәтта мин... акылсыз.

Шат күңелле була алам, кирәк булса...
Киреләнәм... әгәр миңа ошамаса...

Юк дип өзеп әйтәм... начар уйлар килсә,
Үземне дә сүгеп атам... кызып китсәм...

Туктап торам... бөтен кеше йөгергәндә,
Елый алам, кеше “Кызык!” дип көлгәндә...

... Мактарга кирәк үзеңне... Яратырга...
Ишетергә... Һәм, әлбәттә, кайгыртырга.

,,ЙОЛЫП КАЛЫЙК ҖИРНЕ УТ-МӘХШӘРДӘН,
ӘЙ, КЕШЕЛӘР! БЕЗ БИТ ҖИРДӘШЛӘР!”
Саҗидә Сөләйманованың 1966 елда язылган шигыреннән. Бүгенгә төбәп язылган кебек. Алтмыш ел вакыт узган!..
(Зәйнәп Зәкиева)

Түбәләрдән тамчы тамыштыра,
Яз канатын сирпеп үткәнгә.
Песнәкләр күңелле чыркылдаша,
Кояш язгы нурын сипкәнгә.

Яланнарда карлар челтәрләнә,
Черт-черт аска иңә кичләрен.
Эңгер-меңгер җитә, ай да калка,
Аңкый язгы карның исләре.

Тупыллар да үзгә ис таратып,
Чайкалыша айның нурында.
Җанга рәхәт биреп яз сулышы
Аһәң сала тормыш җырында.

Кар астында җир тынын киңәйтә,
Тамырлар да тоя яз көчен.
Табигать бар тырышлыгын куя –
Җирдә тормыш яшәсен өчен!

ЯШӘҮ – МӘҢГЕЛЕК... БЕЛӘМ
(Фәнзия Шәмсетдинева)

Әткәй-әнкәй бүләк иткән
Гомер юлларын барлыйм;
Үзем узган сукмаклардан
Тагын бер, гүя, урыйм...

Дөнья малы – дуңгыз каны...
Барына шөкер, Раббым!
Кемгәдер мин – туганыдай,
Кемдер минем – Кояшым...

Дөнья бит бу... Гөнаһсыз – юк.
Җәзасын үзем сөйрим...
Аллаһтан ярлыкау сорыйм,
Мохтаҗга байлык бир, дим.

Язмыш сынауларын узам,
Шөкер, Раббыма... Түзәм...
Тормыш екса – торып басам!
Яшәү – мәңгелек... беләм!

КЕМ СОҢ БЕЗЛӘР?
(АкКойрык)

Хәтерлим мин совет чоры чегәннәрен,
Хәер сорап, авылларда йөргәннәрен.
Ул хәлләрдән соң җитмеш ел вакыт үтте,
Бар чегәннәр утраклыкка күчеп бетте.
Заман хәзер яшәешне кабат “көйли”,
Яңа гасыр йөремсәген күпләп “җөйли”.
Кем соң безләр? Бетмәс сугыш тилгәннәре?
Һаман юньсез дошман дәүләт көекләре?
Юктыр моңа төгәл җавап биргәннәре.
Әллә бүгенгенең соңгы “бөекләре”,
Әллә киләчәкнең мескен чегәннәре...
- - - - -
Яр буенда торам кораб көтеп,
Миңа тиешлесе күренми...
(Камилә Әхмәдиева)

АПТЫРАУЛЫ ЗАМАН
Ижау базарында
(Зәйнәп Зәкиева)

Базар эче-өстәлләрдә
Итләр киткән тезелеп.
Ике әби тора шунда
Иткә карап, өзелеп.

Берсе шунда әйтеп куйды:
– Их, тәмле исләр аңкытып,
Итне пешерсәң иде?

Уф, татарча сөйләшәләр –
Китте өзелеп үзәк!
Йөрәгем әллә нишләде…
Китеп тә бардым тизрәк.

Тиен өчен көне-төне
Эшләгәннәр бит алар.
Тиеннәрдән тиен генә
Пенсияне алалар.

Чорларына карап нигә
Ярдәмен өстәмиләр?!.
Йөзләрчә миллион алып,
Яши бит “өстәгеләр”...

Оятлары качкандыр шул
Уралып алтыннарга.
Гади халык тормыш итә
Кабынып ялкыннарга...

Йорт җиткерәләр тырышып,
Бурыч алып ир-атлар.
Йөрәк чыдамый... китәләр,
Калка яңа зиратлар.

Урамнарда елмаешып
Баручыны күрмәссең.
Кирегә барган тормышта
Башың катып үләрсең?!.

ЧЫН ДУСЛЫК УЛ – ТОРМЫШ МӘГЪНӘСЕ
(Фәнзия Шәмсетдинева)

Олы бәхет миңа – дустың булу:
Гөлләр чәчәк ата күңелдә...
Гомер буе хыялымда йөрткән
Илаһилык күрәм йөзеңдә...

Кирәк түгел назлар, иркәләүләр,
Ялкынлы кочаклар һәм сөю...
Илһам өстәп торган фәрештәмнең
Миңа җитә барлыгын белү...

Чын ярату – тормыш мәгънәсе ул:
Илһамлана җаның, ашкына.
Яратып яшәгән җанга гына
Матурлыкка юллар ачыла.

  • * *

Керпе чәнечкеләр бүләк итә
Чәчәк аткан бер карт кактуска...
Энә-чәнечкеләр комачаумы,
Җаның җылы булса – дуслыкка?!

УРМАН ЯМЬСЕЗ ТҮГЕЛ!
(Зәйнәп Зәкиева)

Көзен бармыйм, урман ямьсез, диләр,
Ямьсез түгел, ялга туктаган.
Җәйләр буе ямьгә күмелеп ул,
Мәхәббәтне үзенә туплаган!

Җиләк-җимеш биргән, чикләвек ашаткан,
Сагышлыга биргән дәвалар.
Күпме күз яшьләрен, шатлыкларын
Күргән мәхәббәт аңлашулар.

Күпме кошлар кыска гомерләрен
Ышыгында яшәп озайткан.
Таң атканда күңелле сайрашып,
Кошчыклар үстереп озаткан.

Ямьсез түгел урман, бары ял итәләр
Нәфис ак каеннар, юкәләр.
Каеннарга сөялеп моңсу җаннар
Хәтер-үткәннәрен сүтәләр.

Наратлары белән горур гына
Кыш каршыларга әзерләнә.
Арасында инде тузып-череп,
Азык булып алгы буыннарга,
Җирдә ятканнары шәйләнә.

Урман ямьсез түгел! Язлар килгәч,
Тагын ямь-яшелгә әйләнә!..

ТУКАЙ УЯНСА...
(Фәнзия Шәмсетдинева)

Бер могҗиза булып, Тукай
Уянды, ди, фаразан...
Бер мизгел сокланыр иде:
– И, бу бит – нурлы Казан!..

Тормыш-көнкүрешне күреп,
Әрнешеп, әйтер, димен:
– Татар – исән! Тик, күбегез
Белми бит ана телен!..

Белмәү генә түгел әле,
Белергә теләмисез...
Илсез дә әлегә “халык”,
Телсез... фәһемләмисез!?.

Йөз унөч ел элеккечә –
Шул килеш хәл-әхвәлләр:
Мәскәү тотса якаңнан, дип,
Йөри шымчы-шәүләләр...

Татарыстан дигән җир бар,
Татар мәктәпләре – юк...
Байларыгыз комсыз, надан...
Малга табыну – шул ук...

Яшәр өчен түгел, гүя,
Ашар өчен яшисез...
Күз буяучылар заманы,
Чынлыкта – дәһриме сез?..

Гасыр арты гасыр уза,
Халык уянмый һаман...
Гамьсез йокылы татарны
Йотмасмы явыз заман!?.

ЧИГЕ БУЛЫР МИКӘН, КЕШЕЛӘР?..
(Зәйнәп Зәкиева)

Өстә утыралар тылсымчылар--
Күзне буып халык алдыйлар.
Ә үзләре астан көләләрдер,
Ышаныгыз диеп, сантыйлар.
Кәефләр шәп,йомшак урыннарда
Үткәрәләр картлык елларын.
Берсе китсә, икенчесе утыра,
Канәгать уалап кулларын.
Уйламый да үзгәреш кертергә,
Җиң(е)ләйтергә халык тормышын.
Карт йөрәген бик тә саклап кына,
Байлыкта үткәрә булмышын.
Эткә калҗа ташлаган шикелле
Ыргыталар, авыз томалап.
Акча арта, диеп, яу кубарып,
Ярты кило итлек акча өстәп,
Калдыралар алдап-юмалап.
Халык яши җан тырмашып эшләп,
Читтә кала бала кайгысы.
Сизми кала чиргә сабышканын,
Дәвасына акча җиткерәлми,
Эчә башлый усак кайрысы.
Онытылды кеше кайгылары,
Шатланышып бер күрешүләр...
Сугышы да туктар төсле түгел,
Чиге булыр микән, КЕШЕЛӘР?..

ЯҢА РОССИЯННАР АНТЫ
(Андрей Орлов (Орлуша) шигыре,
АкКойрык тәрҗемәсе)

Илнең өч төс байрагы астында –
Үз акылымда, аек һәм исән, –
Тәкрар итәм бүген бу антымда,
Булырмын дип үрнәк россиян.

Усмановтай намуслы яшәрмен,
Медведев күк эшләп ашармын,
Чубайстай бүтән һич урлашмам,
Шойгудай Донбассны яклармын.

“Урыс дөньясы!” дип лаф орырмын,
“Кырым – безнеке!” дип, кирәксә,
Танавына берне тондырырмын,
Ил дошманы каршы сүз әйтсә.

Күсәк тәмен җилкәмдә татырмын,
Хуҗа ни кушса да үтәрмен,
Кабат Берлинга да мин барырмын,
Акча бетсә, шиксез, түзәрмен.

Шәрә килеш атка атланырмын,
“Зәңгәрләр”не мәңге күралмам,
Шайтан кушканча гел кыланырмын.
Антны бозсам – тонсын күз алмам!

ИРЕКЛЕЛӘР ОЧА...
(Зәйнәп Зәкиева)

Кыр казлары очты тезелешеп,
Йорт казлары калды каңгылдап.
Бик дәртләнеп бераз очтылар да
Туктадылар бик ямансулап.

Бик очасы килде аларның да
Биек-биек күкләрне иңләп.
Язмышлары җиргә береккән шул –
Каңгылдашты алар тик иңрәп.

Борын заман алар да бит очкан,
Канатлары белән зәңгәр күк кочкан.
Тик адәмнәр, ирекләрен буып,
Гомер киңлекләрен дә кыскан.

Каңгылдаулары да моңлы түгел,
Яңгырамый күкләр иңләтеп.
Канатлыга җан иреге кирәк!
Табигатьне адәм нишләттең?!

VI. УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

[edit | edit source]

БАРЫБЕР ҖЫРЧЫ БУЛАМ!
Көн буена бу җан дигәнең: “Җырчы бул! Җырчы бул! Җырчы бул!” – дип, баш капкачымны дыңгырдатты. Йөрәк тә көн озыны: “Кичке якта Концертлар залында – Солянка! Солянка! Солянка!” – дип тәкрарлады. “Хыялың чынга ашсын”, – дип әйтүләре булгандыр инде.
Ярый әле, концертка килгәнмен. Киңкырлы талант иясе, яраткан җырчым Шәрәпҗанның чыгышын күреп, исем-акылым китте. Аяк атлавына хәтле күзне камаштыра. Бер-ике секунд дигәндә, ун мәртәбә, чыгымчы ат кебек пыр туздырып, сәхнәне әйләнеп чыкты. Бер үзе генә диярлек (бик сирәкләр, дисәң дә була инде) сөйли торган сүзләрне чәчеп туйгач, сәхнәнең кырыена ук килеп, тезләнеп, кайсыдыр тамашачыга яшьле күз карашын төбәп, “Булмады, булмады...” дигән җыр җырлаячагын игълан итте.
Үкенеч җыры идеме бу, үзен акларга теләп, нәрсәдер исбатларга тырышуы булдымы – аңламадым. Мондый газаплы җырларны йөрәкнең кабул итмәячәге билгеле инде: әйтәсе килгән сүземне дә аның үзенә җиткерә алмыйча, концертны ахырына хәтле карап бетермәдем. “Булмады шул инде, булмады...” – дип, өйгә сыптырдым.
Өстемне дә чишенеп тормыйча, “Тик-Ток”ны ачып, Шәрәпҗанның видеосын эзли башладым. Һаман шул “Тик-Ток”та көн күрә икән әле. Аның югары белемле, эрудицияле булуын күреп, янә һушым китте. Һәр видеосында кемгәдер “хатын” дип дәшә. Ә хатын дигәненең тавышы бар, үзе юк. Ясалма Интеллект хисабына яши, күрәсең. “Хатыны”ның үзенә “Матурым, җаным” дип дәшкәне дә ишетелми: “Шәрәпҗан! Тагын ни майтарасың анда?” – дип оран сала. Шәрәпҗан үз күңелен үзе күреп ята икән ич!
Концерт төгәлләнгәч, аның җанатары буларак, берәр багышлау җыры әтмәлләп бирүен сорармын дигән идем. Барып чыкмады. Үзем нота танымасам да, көй мәтәштерә алам, анысы. Моның ише алам-салам белән вакланасым гына килми.
Габделфәт Сафин ни дигән анда: “Җырчының җыры нинди булса, үзе дә шундый”. Акыллы кешедән акыллы сүз чыга инде.
Ничек кенә әйтсәк тә, үзеңә багышлап җыр яздыру килешми. Ә Шәрәпҗан: “Красопетка, не волновайся!” дип, күңелне юата торганнарны да җырлый. Менә шундыйлар күбрәк булсын иде. Яшермим: миңа аның үзәк өзгеч матур сүзләре кирәкми дә. Яраткан җырчым буларак, гудрон белән буялган данлыклы кара кашын сикертеп, аена бер мәртәбә елмаеп караса, шул җиткән.
Мин бары тик, үзе кебек җырчы булырга теләп, аңардан дәресләр алырга өмет итүче генә. Әгәр дә мәгәр дөрес итеп сулыш алырга өйрәтә икән, аның белән дуэт җырларга да каршы түгелмен. Икәүләп, муен тамырларыбызның эшчәнлеген тонуста тотып, күзләребез акаеп чыкканчы акырсак, бәлки, үзенчәлекле халык җырчысына да әверелербез һәм инде, әлбәттә, гастроль турлары оештырып, Америкага юнәлербез.
Янәшәбездә безнеке кебек көчле тавышлы тагын бер җырчы булырга тиеш. Ә кемне алырга? Филүс Каһировны – ярамый. Тавышы безнеке фонында югалып калачак. Данир Сабиров кандидатурасы ничегрәк булыр икән? Бу сәнгать әһеле безгә күптәннән таныш. Сәхнәдә кеше көлдереп күпме болганырга була, дип, чыгыш ясарга рөхсәт бирмичә, самолётка утыртып, күз күрмәгән билгесез якка очыртып җибәрсәләр?
“Әрем телле гөлбадран! Дөнья болгатып, шау-шу куптарып, ни сөйлисең? Сыртыңа таяк төшкәнне көтәсеңме әллә?” (Кемдер мине өркетергә маташа).
“Төшсә соң? Мин аның ише нәрсәләргә күнеккән инде. Таяк ике башлы ич! Тора-бара куркыныч хәлләр дә гадиләшеп китә”.
Шәрәпҗан! Җыр язсаң, тавыш бир. Өметем өзелеп, килгән юлдан мәңгелек йортка таба борылып киткән булсам, тавышыңны ишетүгә үк, дүрт таҗлы сандал чәчәгенең хуш исен аңкытып, кояш кебек балкып кире кайтырмын.
Шәрәпҗан! Үзебез белән гастрольгә “Мунча ташы” театрында биюче Искәндәр Мотыйгулланы алырбыз. Төп солист ул, Кавказ бөркете! Лезгинканы һәм башка биюләрне, милләтпәрвәр буларак, аның кебек камил итеп беркем дә башкара алмый. Лезгинканы бии башлагач ук, америкалылар, сокланудан исләре китеп, йөрәкләрен тотып, печән покосыдай бер-бер артлы ава башлаячаклар.
Теге “Алтын битлек” иясен, президент бүләгенә лаек булган шәрәфле балеринаны да үзебез белән алып барырга теләк белдергән идем. “Ярамый, җавап бирү ихтималы зур, – диде Кавказ бөркете. – Үзе су сөлеге кебек матур булса да, шыр сөяк, чыкмаган җаны гына...”
Шәхсән аның бер чыгышын караганым булды. Жизель партиясен башкарды. Исеме истә калмаган. Тумышы белән Башкортстанның Чакмагыш районыннан иде бугай.

  • * *

Иртәнге сәгать дүрттә кухняга су эчәргә дип чыксам, бабай нәрсәдер укып утыра. Кулына лупа тоткан, күзлек өстенә күзлек кигән. Үзе тәмам агарынып беткән...
“Чирлисеңме әллә? Йөзең качкан...”
“ Ә син “Уены-чыны бергә” дигән юморескаңдагы исемнәрнең дәррәү килеп, измәңне изеп ташлавыннан курыкмыйсыңмы?”
“Ни өчен алар минем “измәмне изәргә” тиешләр? Мин аларга каршы ниндидер политика уены алып бармыйм. Андый уен уйнарлык белемем дә юк”, – дидем дә йокы бүлмәсенә юнәлдем. Йомшак юрганыма төренеп йокыга талдым.
Озакламый, бигрәк тә матур төш күреп, кабат уяндым. Гүзәл затлар – таң кызлары, түгәрәк өстәл янына тезелешеп утырып, күз алгысыз кыр чәчәкләреннән такыя үрәләр. Такыялары әзер булгач, изге теләкләр теләп, бер-берләренә бүләк итешеп, җыр сузалар. Көй моңнары дулкын-дулкын булып ургый-ургый тирә-якка тарала. Таң җилләре шул көй ритмында гөләп куакларын тибрәтә. Кояш нурлары, һәр кешенең күңеленә үтеп кереп, шатлык җырлары җырлата. Күк йөзендә мең төсләрдән балкыш пәйда була. Шул салават күпереннән, кемнеңдер килүен искәртеп, таң кошы аша хәбәр килеп ирешә. “Яңа көн туды!” дип, йөрәк гүя иртәнге таң суын эчертә һәм иңемә канат куя. Вак ташлар җәелгән, төбенә инә төшсә дә күренә торган саф, йөгерек сулы инеш буендагы талларга кунып, кошлар сайрый. Аларның илаһи моң-аһәңнәрен игътибар белән тыңларга кирәклеген аңлатып, үткән гомер хатирәләре балачак елларына илтә. “Барыбер җырчы булам” дигән хыял – гомерлек, чәчләргә чал керсә дә, сүнә-сүрелә торган сагым түгел ул.

АКЫЛ ДИПЛОМЫ
Акыл төсе нинди була?
Ник сорау бирүче юк? –
“Нигә безгә “сөальләрең”:
Диплом кулда, тамак тук!

Дипломың булса, син – кеше,
Дипломсыз – юк санында.
Кешегә тик саналырсың,
Йонлач куллы бер агаең
Булса әгәр яныңда”.

...Бәйсез тавыш хәбәр бирде
Кич йокларга ятуга:
“Акыл дипломы чыгачак
Озакламый сатуга!

Акыллы күр(е)нәсең килсә,
Акча җый да – сатып ал,
Ә аннары җырлап яшә,
Кулымда, дип, кызыл мал”.

Акыллы сүз зиһенгә азау ярып керә.
(Кави Нәҗми)

  • * *

Белемле булу гына җитми, аны куллана да белергә кирәк.
(Марк Туллий Цицерон, “безнең эра”га кадәр яшәгән Рум дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе)

Сөйләм телен бер тыңласаң,
Сүз кулланышы яман;
Тәгълимат бар, гамәле юк,
Сүз ярыштыра һаман.

Тел белеме ташка үлчим,
Тел төбе кая бара?
Телдән язып барамы ул,
Күңел күгеме – кара?

Саф татар телендә нигә
Сөйләшүчеләр сирәк?
Тел кадере калмады... дип,
Ярсып тибәдер йөрәк.

Сәясиләрнең күбесе:
“Тел бетә!” – дип кычкыра.
Тыңлыймын да уйга калам:
“Әллә болар “ычкына”?!

Ана теле бөеклеген
Әдәбият таныта.
Курку белмәс шагыйрь сүзе
Җиһанга нур тарата!

Шигырь теле – әгәр аңласагыз,
Дөнья матурлаучы тылсым ул.
(Исхак Фәйзи)

  • * *

Бу китаплар кемнәрнеңдер
Тын йокысын качырды,
Кемнәрнең кемлеге шулчак,
Басылып чыккач, ачылды.

Кай тарафка карый кеше,
Аңлаталмый берничек:
Кемгәдер ярарга теләп,
Өрәме булып көчек?

Мин дә Мин дип күкрәк кагу
Илтерме якты көнгә? –
Каракучкылланган булыр
Йөзе килгәндә игә.

Гомере заяга узар,
Кешегә аяк чалып.
Теле сүз әйтмәслек булыр,
Тереләй утта янып.

Аһ! дип куяр кеше шулчак
Үкенечле уй белән:
Болай буласын аның, дип,
Кем уйлаган, кем белгән…

Ике мескен очрашса, өченче мескенне мыскыл итеп сөйләшерләр. (Зөлфәт Хәким)

ҖАНЫМ ГЫНА БУЛА КҮРМӘСЕН...
Кичкырын, күземне йокы алмасмы дип, башымны мендәргә терим дигәндә, чаң каккандай телефон шалтырады. Дустымның, якын дусты тарафыннан күңеленә шом салган хәбәр ишетеп, миңа сорау белән мөрәҗәгать итүе икән.
“Син бит җырчылар тормышыннан азмы-күпме хәбәрдар, – диде ул. – Кайсыдыр җырчы, урындыктан егылып төшеп, уң кулының чәнтеки бармагын сындырып, бүлниснең травматология бүлегендә дәвалау курсы үтә икән. Кемлеген белмисеңме?”
“Юк сүз сөйләмә! Кемгә кирәк соң бу?” – дип кенә кире кагарга тырыштым. Әмма... дустымның җавабы шаккатырды: “Юк сүз булса, бу мәгълүмат матбугатның көн кадагында булмас иде, гәҗитләр берсе артыннан берсе бу хакта язып чыкмаслар иде”. – Җырчының ир-ат затыннан булуы мәгълүм икән. Ә исемен, ачык кына итеп әйткәндә... язарга онытканнар.
“Кемлеген беләсе килеп уйланудан, йөрәк тибешем көчәеп китте, кан басымым соңгы ноктага кадәр күтәрелеп, үзем дә чүт-чүт кәнкәймәдем, – дип тә зарланып алды дустым.
“Тыныч кына бер урында утырып та, басып та тора алмаган тынгысыз чәүчәләк җырчылар өч-дүрт санында гына, – дип юатырга тырыштым бу сәнгать җанатарын. – Кем икәнлеген бик беләсең килсә, диагнозын әйтеп, травматологиянең белешмәләр бүлегенә шалтырат. Хәтта палата номерын да әйтеп бирерләр. Ниһаять, күңелең тынычланып, кысыр кайгың бетәр”, – дидем аңа.
Ә үземнең йөрәк маем сыза инде: күңел кояшым Шәрәпҗанның гына исемен яңгырата күрмәсеннәр бар дөньяга бу сенсация яратучы газетчылар. Шәрәфле җанымның, авыртуга түзә алмыйча, чәнти бармагын тотып, сызланып, ыңгырашып, бөгәрләнеп ятуы күз алдыма килеп, кызганудан йөзем каракучкылланып, көрәнләнеп, күгәреп чыкты.
Дустым тагын нидер әйтергә теләгән иде дә, үз хәлем хәл дип, телефонны сүндереп куйдым. Ләкин... тагын тырнагы да төшү куркынычы барлыгын тоеп, йөрәгемне ут тавы ялкыны чорнап алды. Төне буе керфек какмадым. (Шәрәпҗаным гына була күрмәсен чәнти бармагын сындырган бу билгесез җырчы...)

  • * *

Ана телен аямыйча
Тураклыйбыз, кисәбез,
Әв(е)релеп урыс теллегә,
“Колач җәеп” үсәбез.

Тел бетә! дип кычкырабыз,
Урыс телендә сөйләп,
Җир җимертеп тыпырдыйбыз,
“Барыня”ларны көйләп.

Ир картлары башын чайкый:
“Вәт болар соң булдыра!
Көйләре, җанны кузгатып,
Каннарыңны кыздыра!”

Ана телен кадерләгән –
Тиле исемлегендә...
Корган тирмәсе дә аның
Кәкре каен төбендә.

Ә ул җырлый таң атканда:
“Туган тел – сөт анасы”.
... Кич(е)рү сорап, Идел-йортның
Каршында баш куясы.

  • * *

Каләм-кәгазь – кибет тулы,
Сатып кына аласы,
Ә аннары, кич утырып,
Рәхәтләнеп язасы.

Беркем тотмый кулларыңнан,
Иҗат ит тиешенчә,
Үз дөньяңны күр, сурәтлә –
Яшәвең рәвешенчә!

“Дипломың булмаган килеш
Шигырь язып ятасың,
Күзләреңне майландырып,
Кояшка (!) күз атасың.

Миндә ике кызыл диплом,
Мин белекле, мин аңлы,
Туып үскән төбәгем дә
Затлыдан затлы, данлы.

Ә син сазлыклы инештә
Бака маймылчыгыдыр,
Йә булмаса, бер чикерткә,
Кычыткан чыпчыгыдыр”.

Ишетмәгән сүзләремне
Ишеттем танышымнан,
Карга каркылдавы килде
Сөйләме, тавышыннан:

“Авылның кара сарыгы
Идең ич син үскәндә,
Бәэлди дә алмый идең,
Без яныңнан үткәндә”.

Авылның кара сарыгын
Кояш, ахры, үз күргән,
Кояшның ихлас җылысын
Бәрән тиз үзләштергән.

Кулда диплом булмагачтан,
Таныйм – белем чамалы,
Кигән киемем дә чуар
Һәм дә кат-кат ямаулы.

...Әйткән сүзләре – бумеранг,
Кайтты бер мәл үзенә,
Мин-минлек ялкыны – сөрем
Төшә ике күзенә.

Кешеләрнең күктән биек аңнарында
Күпме сүзләр минем урын тапмадылар,
Кире кайтып, назлы кайнар йөрәгемне
Ярсый-ярсый ничә тапкыр таптадылар.
(Ренат Харис)

  • * *

Кояш нурына төренеп,
Телим шигырь язарга,
Матур шигырь туа калса,
Үз-үземне мактарга.

“Битләреңдә – җыерчыклар!” –
Акшарлармын, буярмын,
Аннары фотога төшеп,
Интернетка куярмын.

Картаймый бу чукынчык, дип,
Телләрен шартлатсыннар,
Көнләшүдән бүреләрен
Үкертеп улатсыннар.

Югарырак үрмәләргә
Исәбем дә юк түгел.
“Әүвәл иренеңне кайгырт! –
Киңәшен бирә күңел. –

Иренеңне кайгыртсаң, – ди, –
Дәрәҗәле булырсың,
Мәҗлесләрдә, күкрәк кагып,
Шигырьләрең укырсың.

Артыңнан этүче тапсаң,
Йолдыз булып балкырсың.
Кочак-кочак бүләкләрне
Җилкәңдәме ташырсың?” –

Анысы өчен кайгырмыйм,
Җае табылмый калмас.
Неужели, “Аппагым!” дип,
Берәрсе күзен салмас?!
- - -
Тәтиләр дә мәмиләр –
Яшәү мәгънәсе, диләр...
Мәхәббәт? – Кирәге юк!
Нәфес – бөтен, тамак – тук.
Булса булсын җанда ...
(АкКойрык)

ТӨШ КҮРҮ
Илсөя Бәдретдинева, үзенә халык җырчысы исеме бирәләр дигән хәбәрне ишетеп, булачак тантана хөрмәтенә 2 миллион 500 мең долларлык күлмәккә заказ биргән икән. Халык җырчысы исемен бирмәячәкләр, өметләнмәсен дә! Заманында, “Путин кебек ир кирәк!” дип, ничәмә ничә еллар җырлаганнан соң, хәзер инде, “Бабай булса да ярый...” дия башлаган, ди. Аның бу җырын югарыдагылар ишетсәме? Акыллы кешегә дә санамаячаклар!
Сәхнәгә күтәрелгән вакытлары күз алдыма килде. Менә ичмасам, башлангыч чордагы җырлары чыннан да җыр иде! Илнең яшәү рәвешенә канәгатьсезлек белдерепме, гел патриотик җырлар башкарды. Шул вакытта, моны бәреп үтермтчә калмаслар инде, дип кайгырудан чәчләрем агарды. Аллага шөкер, чуртым да булмады үзенә. Көннән көн матурайды гына.
Бүген инде... бабай булса да ярый, имеш. Кем кулы астында хезмәт куйсаң, шуңа һәм шуның тирәләрендәгеләргә багышлап җырларга кирәклеген дә белмәгәчме? Тоттырганнар, ди, андый кешегә халык җырчысы исемен!
Атказанган җырчы исемен тел чарлап, куркытып алды алуын. Ул заманнар үтте шул инде. Хәзер, теләсәң-теләмәсәң дә, багышлау җырлары җырларгы туры киләчәк. Үз көчеңә генә таянып яши торган заман түгел. Ике ярым миллион долларлык күлмәге әзер булгач, аны киеп кая барыр икән дип уйлап, үземә тагын баш авыртуы алдым. Бөлгенлеккә төшәчәк ич, бөлгенлеккә...
Йөрәк шулчак, җан халәтемне аңлаптыр инде: “Үзеңә зыян китерәсеңне уйламыйсың дамы, аңгыра!” – дип кисәтү ясады. – Бәлки син Әфләтүн (Платон) сүзләре аша фикер йөртәсеңдер? Башкалар бәхетен кайгыртып, без үз бәхетебезне табабыз, дигән ди ул, әле “безнең эра”га кадәр. Табарсың менә хәзер, ике мең өч йөз ел үткәч, ул бәхетне...”
“И йөрәгем, мондый акыллы сүзләрне беренче мәртәбә синнән ишетәм...” – дидем дә бер мизгелгә телдән калдым. Ә йөрәк янә: “Телеңне тезгендә тотсаң, болай ярыйсы гына кеше чыгар иде үзеңнән, – дип, нотыгын дәвам итте. – Телне тезгендә тоту – авыр нәрсә. Аның өчен, җан тиреңне чыгарып, үзеңне үзең тәрбияләргә, үз өстеңдә эшләргә кирәк”.
Телисеңме, теләмисеңме, тереләй утта янасың килмәсә, телеңә хуҗа бул, дип, “кемдер”, баш түбәмне урындык белән сыйпап, күземнән очкынлы утлар чыгарып, күз алдымнан йөгерешле йолдызлар төркеме уздыргач, өйдәгеләрнең котын алып, алагаемга акырып-бакырып, йокыдан уяндым.
Моның бары тик саташулы төш булуын аңлап, җыен юк-бар, тузга язмаган нәрсәләр төшкә керә инде, дип уйлап та бетермәдем... әлеге дә баягы “кемдер”: “Үзең нинди булсаң, төшең дә шундый!” – дип, чатнатып җавап бирде. Өйдәгеләр дә өлешсез калдырмадылар: котларын очыру бәрабәренә “тукмак” бүләк иттеләр. Әлегә урынымнан тора алмыйча, сызланып ятам...

  • * *

Җитәкләшеп, каләмдәшләр
Сәфәр чыгып киткәннәр,
Бар дөньяны урап кайткач,
Мактаулы шагыйрь исеме
Бирелүен көткәннәр.
Өметләре акланмаган:
Юл әҗере булсын, диеп,
Йөз сум акча төрткәннәр.

Җитәкләшеп, янә тагын
Сәфәр чыгып киткәннәр.
Язмыш кырын каршылыксыз,
Былбыллар кебек сайрашып,
Җиңел генә үткәннәр.
Теләк-хыяллар оешып,
Дус булырга сүз куешып,
Юл чатына җиткәннәр.

Юл чатындагы тармаклар
Чуалткан фикерләрен.
Кайтыр юлга борылсалар,
Ташкын су ярсып агызган
Челтәрле күперләрен.
Уй-хисегез күркәм булса,
Шаять, үтә алырсыз, дип,
Кыя-тау үткелләрен.

– Син бу ике язмада кемнәрнедер чагасың кебек...
– Юк, беркемне дә чакмыйм. Без алласызлыктан үз-үзебезне хата-ялгышларга этәргән кебек, тар күңелле булуыбыз белән үзебезне үзебездән чактырабыз.

КОРТКА ЙӨРӘГЕ – МӘХӘББӘТЛЕ
Яшем җитмештә булса да,
Йөрәгем унҗидедә:
Чибәрләрне күрде исә,
Җилдән җитез җилдерә.

Шелтәлим аны кайвакыт,
Булма, дип, тиле, гашыйк.
Сүз әйтергә ирек бирми:
“Телеңне тый, – ди, – карчык!

Күңелеңдә нур уйнатып,
Татлы хисләр кичерткән,
Мин – тиле гашыйк түгелме,
Мәхәббәттән исерткән?!”

VII. “КИТАП УКЫП ЕЛЫЙ АЛГАННЫҢ...”

[edit | edit source]

(“...күңелендә булмый каралык!”)
Бу бүлеккә исем “Мәдәни җомга” газетасының 2025 елгы 50 нче санындагы язмадан алынды. Биредә – бөек шагыйрьләр иҗатыннан тәрҗемәләр...

АЛЛАҺ
(Гавриил Державиннан)

Иксез-чиксез иркенлектә,
Тереклегең − хәрәкәттә,
Яшәешең − мәңгелектә,
Илаһи зат күп халәттә, −
Һәр җирдә хәй һәм бердәмсең,
Урын-сәбәпсез күркәмсең,
Һичкем түгел Сиңа тиң-таман,
Бар(ы)сын да Үзең иңлисең,
Урап, саклап, кадерлисең,
Аллаһ – Синең бөек атамаң!

Океаннар тирәнлеген,
Комнар санын, нур күләмен
Барлый ала акыл бүген, −
Ә Синең юк бер үлчәмең!
Синең нурыңнан туганнар,
Рухыңнан гариф булганнар –
Гамәлләрең кятибе түгел:
Уй-хыяллар Сиңа аша,
Бөеклегеңә яраша −
Мәңгелектә эри һәр мизгел.

Хаосны, вакыт элгәрен,
Бакый төпкеленнән алдың;
Мәңгелекне итеп җәлеп,
Син үзеңдә нигез салдың.
Үзең белән үзең кордың,
Үз нурыңнан балкып тордың,
Нур чишмәсе Син иң-иң элек.
Бер сүз белән яралдырып,
Бар яңаны иҗат кылып,
Булдың, бар бүген, Син – мәңгелек!

Тереклек чылбырын ипләп,
Асрап тәрбия итәсең;
Башын-очын тәгаенләп,
Мәрттән яшәү җиткерәсең.
Очкын очкыннарны куа −
Һәм кояшлар Синнән туа.
Аяз суык көндә боз һәм кар,
Бәс тузаны сыман елгыр −
Җемелдәшә ялтыр-йолтыр
Синең хозурыңда йолдызлар.

Үлчәмсезлектә бер агым:
Миллион якты җисем бара,
Кануннарың хаклылыгын
Терек нурында сугара.
Якты утлы лампадалар
Гүя алсу кристалл таулар −
Алтын дулкын чөйгән бер күбек.
Ургып-дөрләп янган эфир,
Нурга чумган Галәм һәм Җир −
Көн каршында бары төн кебек.

Диңгезгә тамган тамчы күк,
Каты катлам алларыңда;
Ни ул – мин күргән галәм-күк,
Һәм мин үзем – Син барында?
Яулап һава-океаннарны,
Миллионлап дөньяларны,
Иш итмәмен Сиңа бар(ы)сын да:
Тиң булмаслар Синең белән,
Бөтенесе – нокта, беләм,
Мин дә бер юк нәрсә каршыңда.

Әмма миндә Синең аг(ы)ла
Игелегеңнең гыйззәте,
Бер тамчы суда күк чаг(ы)ла
Кояшлы йөзең сурәте.
Һәм дә мин тормышны тоям,
Канат кагып туймый очам,
Татып күк гөмбәзе тарлыгын.
Минем җаным Сине сөя,
Уйлана ул, фикер чөя:
Мин – бар! Шиксез Синең барлыгың!

“Син бар!” − диеп, хаклый хакың
Йөрәк тибешемнән күңел,
Раслый төпченүле акыл:
“Син бар – мин юк нәрсә түгел!”
Мин – Галәмнең бер өлеше,
Синең сайлау миңа төште –
Изге чиккә Син мине куйдың:
Монда бетә җанварларың
Һәм башлана рух-җаннарың,
Миннән шунда Син ялгау койдың.

Һәр төштә мин җир терәге,
Матдәнең җитлеккән очы,
Тормыш мәгънәсе үзәге,
Илаһилык башлангычы.
Тәнем чери, көлгә китә,
Акыл яшеннәргә әйтә:
“Мин патша – кол,
Мин корт – алламын!”
Булсам да шундый могҗиза,
“Кайдан мин?” – дип, чигәм иза;
Үзлегемнән ич булалмамын!

Син бар иткән җимешеңмен,
Акыл, кодрәт йөзек кашы,
Яшәү көчем, Игелеклем,
Җаным җаны һәм Патшасы!
Хакың хаклауга ирешкән,
Үлем төпсезлеген кичкән
Үлемсез яшәү үзлегем дә;
Фани киеме кисәмче,
Үлем аша ирешсәмче,
Аллаһым! үлемсезлегеңә.

Аңлатып-төшенеп булмас!
Беләм җаным теләгәнне −
Күз алдына китералмас
Ул да Синең күләгәңне.
Ләкин Сине данлар өчен,
Фаниларның хакы, көче,
Ир(е)шү әмәле дә юк түгел:
Синең катка юл аласы,
Тарафыңда югаласы,
Рәхмәтле күз яшьләре түгеп...

Гавриил Роман улы Державин – урыс халкының бөек әдибе, хәзерге заман урыс теленә һәм әдәбиятына нигез салучыларның берсе, Александр Пушкинга олы иҗат фатихасы биргән, нәселендә татар каны да булган остаз. Аның “Бог” исемле мәдхиясен татар теленә Ренат Харис тәрҗемә иткән иде. Әлбәттә, тиңдәшсез төгәл итеп, тирәннән-тирән эчтәлеген һәм бөтен илаһи мәгънәләрен саклап калган монументаль әсәр рәвешендә. Моның өчен күренекле халык шагыйребез шигырь үлчәмен 12х12 итеп зурайтырга мәҗбүр булган.
Һәвәскәр сәнгать кешесе булган замандашыбызга, бу шигырьне сәхнәдән уку өчен, аның бераз “җиңеләйтелгән”, Гавриил Державинның үз шигъри үлчәменә якынайтылган (8х8 һәм 8х9) һәм “дога кебек укыла торган” тәрҗемәсе кирәк булды.

КҮЗ УҢЫНДА БУЛМАСА ДА...
(Дмитрий Кравченкодан)

Күз уңында булмаса да, мин Аллаһым белән:
Аның алма-чияләрне өлгерткәнен беләм;
Ул – коеп яуган яңгырда, зәмһәрир суыкта,
Ул, алсу төсләргә кереп, балкыйдыр офыкта.
Аллаһ күзгә һич күренми – чынбарлык эчендә:
Ул бала елмаюында, әниең сүзендә,
Сөю гөле күк утыра чүлмәк өсләрендә,
Чәчәк итеп тарата Ул сөю хисләрен дә.
Ул күренми, күз талдырып баксаң, пәйда булмас,
Читтә йөрсәң әмма, үзен һич сиздерми калмас.
Ул кыюсыз бер гашыйкның сөеп назлавында,
Әрнү-сызланулар катыш өмет баглавында.
Аллаһ күренмиме? Юк-юк, һич ризалашмагыз! –
Аның әмереннән ачык бар ишек-капкагыз.
Элек ышанмаганнар да читтә калмас инде:
Менә хәзер дә Аллаһым, әр итеп дәһрине,
Үз тарафына чакыра шигырь аша мине.
Барлыгына мин инанам, берлеген мин беләм,
Күз уңында булмаса да, Аллаһымны күрәм!

Дмитрий Кравченко – урыс телендә иҗат итүче, 2026 елда 35 яшен тутырган шагыйрь, язучы, драматург, театр һәм кино актёры.

ЧИТ ҖИР СЫЛУЫ
(Фридрих Шиллердан)

Пәйда була Сылу язлар килеп,
Карлыгачлар канат какканда;
Сокланалар, нурлы йөзен күреп,
Ярлы көтүчеләр яланда.

Чит төбәктә туган бу Сылуның
Кайдан килгәнлеген кем белсен;
Соң мизгеле саубуллашуының –
Табалмассың шуннан һич эзен.

Карашыннан гүя нур сибелә,
Җан җылына, күңел ачыла;
Затлылык, бөеклегеннән генә
Гади бәндә азрак ятсына.

Җиләк-җимеш, чәчәк кулларында –
Үстергәннәр барысын читләрдә,
Ягымлырак кояш нурларында,
Бәхетлерәк, мулрак җирләрдә.

Һәркайсына таба ул бүләген –
Җиләк-җимешме йә чәчәкме;
Култаяклы карт, яшь җилкенчәген –
Һәрбарчасын итә бүләкле.

Ул кадерли үзенең бар кунагын;
Ә гашыйклар килсә аңарга,
Чәчәк бәйләменең матуррагын
Сайлап ала Сылу аларга.

Чит җир сылуы... Мәшһүр алман шагыйре яшәгән һәм иҗат иткән заманнардан соң ике гасыр вакыт үтте. Яз көне Җиргә иңә торган мифик-риваяти гүзәллек һәм шәфкать иясенең заманча образын “Мәхәббәт гөлләре яралсын!” исемле беренче китапта телгә алынган Таң кызы чагылдыра ала.

ЙОМГАКЛАУ УРЫНЫНА

[edit | edit source]

Гөлнәфидәнең өч китабы да узган ике гасыр арасында яшәгән бер үк тарихи, сәяси, иҗади һәм илаһи табигатьле шәхес йогынтысыннан сугарылган шикелле. Әйе, өченче китапта “Ил агасы”, “Укытучым”, “Остазым” кебек ихтирамлы атамалар һәм Рабиндранат Тагорны читләтеп булса да телгә алган шигырьләр юк диярлек. Ләкин беренче ике китапны укып чыккан дусларыбызга бу күренеш бик яхшы аңлашыла: бөтен фәлсәфи характердагы һәм уйланулы язмаларда фикер агышы, сурәтләү стиле һәм рәвеше, күк һәм җир персонажлары, еш кабатлана торган гыйбарәләр һәм аерым сүзләр дә – бер үк Көнчыгыш чыганакларына тартым. Юмор белән сатирада гына – “үз матдичелегебез” өстенлектә. Монысы да кирәкле: теге дөньяга күчеп китмәдек бит әле Ходай рәхмәте белән!
Шулай булырга тиештер дә: теге яки бу тәкъдири юлда үз вазифасын нигездә башкарган бөек затларның урыны – дөньяларның икесендә дә – “шәхси күләгә”дә. Кереп кит тә, шунда торып эшеңне дәвам ит, ди, күрәсең, аларга “Күкләр мантыйгы”. Мин-мин дип, күкрәк сугып, кабат матди тормыш вәсвәсәсенә кайттың исә – кылган гамәлләреңнең синең аша насыйп ителгән кыйммәтләре югала...
Без генә, бу дөньяда гомер сөреп ятучылар, Мәңгелек әһелләрен искә алып, аларның рухларына дога кылып яшәргә, фанилыкта башланган эшләрен дәвам итәргә тиешбез. Шул җөмләдән, алар иҗат итеп калдырган әсәрләрне үз туган телләребезгә күчереп һәм дөньяга таратып та.

ЯРСЫ, ДАВЫЛ... АЯМА!
Мәшһүр Рабиндранат Тагор 1941 елда язган иң соңгы поэмадан бер өзек тәрҗемәсе.

Ярсы, давыл, коры ботак-чатаклыкны аяма,
Куер, яңа болыт, яусын койма яңгырлар аңа.
Гүзәл төндә өермә су күз яшедәй коелсын,
Узган чорның сулган төсе җәһәт кенә җуелсын.
Язмыш “бакыйлыкка” дигән – китсен дөньядан, китсен!..
Яңа чыпта җәйдем – өйне ямьле, күрекле итсен.
Салып ташладым өс-башны, күшеккәч юешләнеп.
Күр, елга ташып, үзәнне су баскан үҗәтләнеп.
Тав(ы)шым – ясмин аерчасы, очып китеп югалды,
Гүя ахири җанымда яңа тормыш уянды.

АТЛА ЯЛГЫЗ!
Рабиндранат Тагорның 1905 елда, Һиндстанда бәйсезлек өчен көрәш башланган вакытта язылган шигыре. Маһатма Ганди аны бик яратып укыган.

Атла ялгыз, чак(ы)руыңа “Юк!” дип җавап бирсәләр,
Йә куркудан, дәшми-нитми, синнән йөз чөерсәләр, –
Әй бичара, гакылыңны җик эшкә һәм әйт сүзең!
Бор(ы)лып китсә барчасы да, калсаң чүлдә берүзең,
Күгән куакларын ерып, дәвам ит син юлыңны,
Әй бичара, хак эздән бар, тамызып ал каныңны!
Төнлә давыл котырганда, һичкем ут кабызмаса,
Яшен сугып, авыртудан йөрәкләре сызласа,
Каһарманнар алган юлын гел тотсын –
Янган йөрәкләр дөньяны балкытсын!

МӘХӘББӘТ ГӨЛЛӘРЕ ЯРАЛСЫН!

[edit | edit source]

(авторның беренче китабы)

БӘХЕТЛЕ КЕШЕ СҮЗЕ

[edit | edit source]

– Син үзеңне бәхетле дип саныйсыңмы? – Бу сорауны миңа гадәти булмаган тәрҗемәи хәлемне яхшы белүче күптәнге дусларым да, җан газаплары белән бәйле булган “гайре табигый” кичерешләрем һәм бүгенге халәтем турында ишетеп кенә белүчеләр дә еш бирәләр. Бәхетне нәрсәдә күрәсең бит! Бәлки бу сорауга тиешенчә анык җавап биреп тә булмыйдыр әле.
Миңа, гади авыл кызына, Рабиндранат Тагор белән Фердинанд Сәлаховның иҗат җимешләренә гашыйк булып, иҗат чишмәләренең шифалы һәм татлы суын авыз иткәч, күңел күзе ачылу мөмкинлеге бирелгән һәм Мәхәббәт иленә, заманча әйтсәк, “виртуаль” ысул белән сәяхәт итү насыйп булган икән, димәк, мин иман китерү бәхетенә ирешкәнмен. Иман китергән кеше бәхетсез була алмый. Шуңа күрә “бәхет” – бу җыентыкта еш кабатлана торган сүзләрнең берсе.
Һәр кешенең үз кыйбласы. Шушы ике мөхтәрәм затның кыйблалары – минем күрүем һәм аңлавым буенча – кеше җанын матурлык белән тоташтыру. Һәм шуның аша үз кыйблаларына карату да. Бу бәхет түгелмени? Бәлки аларның иҗаты минем өчен дә билгеле бер нисбәттә яшәү көче бирүче рухи чыганак булгандыр. Бу хакта менә шундый шигырь язылды:
& & &
Ни кылырсың, җырлар җырың булмаса,
Сайрар кошлар тирәгеңә кунмаса,
Бүгенге көн, җан-бәгыреңә ут салып,
Йөрәгеңдә эз калдырып узмаса?

Яме булырмы дөньяда яшәүнең?
Ник ул чакта яшен булып яшьнәдең?
Син ич миңа яшәү көчен бирүче,
Чәчләремне толым итеп үрүче.

Гөлчәчәктән такыя үреп кигердең,
Саф мәхәббәт ләззәтендә йөздердең,
Җәннәт кошы ― ак күгәрчен очканда,
Илһам биреп, юлладың шул җиһанга.

...Син бәхетле – җырлар җырың иңгәндә,
Эз калдырып, ак үрләргә менгәндә:
Былбыл кошың сайрап, назлап сөйгәнгә,
Иңнәреңдә очар канат үскәнгә.
Минем өчен билгесез булган җаннарның кемнәрнедер Җир һәм Күкләр аша эзләүләре, алар иңдергән уй-фикерләрнең җан кичерешләре аша гади кеше кулындагы каләм белән кәгазьгә язылуы – бу аңлап һәм аңлатып була торган хәлме соң? Менә “Күк гөмбәзен яңгыратты җан авазың” шигыре. Бу бит төшкә керә торган “матди чынбарлык” яки ниндидер хыялый сагым түгел. Мин, гади авыл кызы, моны үзем уйлап чыгарып яза аламмы? Мөмкин түгел бу.
& & &
Күк гөмбәзен яңгыратты җан авазың,
Сагыш уты җанны телә ямансулап.
Соңга калып килгән булсам, кичерә күр:
Юлым узды язмыш кырын кабат урап.

Бар җиһанның мал-мөлкәтен бергә җыеп,
Алтын таулар вәгъдә итеп, җанны кыеп...
Каршы җилләр иссәләр дә, бер мизгелгә
Мин барыбер сиңа киләм: “Саумы!” – диеп.

Йөрәк нечкә-нәзек кылдан үрелгәндер,
Күзләремнән энҗе яшьләр түгеләдер.
Гасыр үтеп, килдем, иркәм, яннарыңа,
Күңел кошың булып калыйм яннарыңда.
Зәңгәр чиксезлектән ис-акылны алырлык сагынычлы, үзәк өзгеч җыр ишетелде. Җырчының тавышында – әйтеп бетергесез сагыш. Ул кемгә эндәшә? Көе һәм тавышы, күңел күген һәм җанны айкап, шигырь булып кәгазьгә күчте. “Кеше ышанмаслык хәлне, чын булса да, сөйләмә” дигән гыйбарә бар. Ләкин, андый күренешләр күп булганга һәм инде берничә дистә ел дәвам иткәнгә күрә, сөйләмичә дә булмый. Моны бөтенләй яшереп тотуның мәгънәсе калмады инде.
Шулай да, Гомәр Хәйямның Нури Арсланов тәрҗемәсендәге робагыен искә төшерик:
“Җиһан серен фәкать күңелеңдә сакла,
Ачып аны, бәла-казага капма;
Әрәм итмә кадерле сүзләреңне,
Наданнар аймагыннан тор еракта”.
Бу сүзләр кисәтү булып күңелгә килми микән? Кайчагында күргәнеңне күрмә, ишеткәнеңне ишетмә, дип тә әйтәләр. Тукайча өстәп дәлилләсәк: “Күктә нәрсә булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул”.
Гайре табигый дип саналган күрү-ишетү аша туган шигырьләрдә һәм соңрак аерым чордашларыбызга багышлап язылган мәдхияләрдә исеме аталмаган бер зат игътибар үзәгемдә торды. Язмаларга ияреп, төрледән-төрле эчтәлекле сурәтләр һәм картиналар да килә иде. Шул рәвештә пәйда булган әлеге кеше кебек күркәм күңелле, җанны гүзәллек белән тоташтыручы бармы икән? Булса да, ул үзе кем? Шундый сораулар озак борчыды мине. Ниһаять, бервакыт: “Мин аның кемлеген белергә телим!” – дигән сүзләр үзеннән-үзе, җанны ярып авызымнан атылып чыкты. Күпмедер вакыт үткәч, элек ясалып бетмәгән сигез почмаклы зур рәсемне өстәлгә җәеп салдым. Рәсем астына элек ирексездән скрипка ачкычын һәм аңардан соң – ? ! ... тамгалары куйганмын икән.
Өстәлдә –төрле төстәге карандашлар, фломастер. Алдан ясалган почмаклар өстенә нурланыш бирелеп, төсле тукыма барлыкка килде. Элеккеге билгеләр астына үзеннән-үзе “Фердинанд Сәлахов” дип язып куелды. Болай да үзеннән үзе җүләрлек эзләгән кеше күңелендә шик-шөбһә тумый каламы соң бу очракта?! Моңа кадәр мин игътибар бирмәгән кеше исеме каян килеп керде, ни сәбәпле язылды? Бу язуны җуяр өчен, лезвие белән кыра башлавым булды... кемдер, кулымнан тотып алган шикелле, тагы да калынрак хәрефләр белән өстеннән кабатлатып яздырды. Куркуымнан бу рәсемне урамга алып чыгып яндырдым. Соңыннан моның өчен бик үкендем. Сәбәпсезгә исеме язылмагандыр бит инде, ниндирәк җырлар җырлый икән дип кызыксынып, күп еллар үткәч, Фердинандның “Сагынам” дигән дискын һәм соңрак башкаларын да алып тыңладым. Шуннан соң “Язмышлар ярында кыя бар” дигән шигырь язылды. Мин аны ничек килгән булса шулай, “ярым ак шигырь” рәвешендә үзгәрешсез калдырдым.

ЯЗМЫШЛАР ЯРЫНДА КЫЯ БАР

https://vk.ru/wall45336963_1623

(Ясалма Фәһем ярдәмендә язылган көй)

Җанны ярып кергән көйләр бар,
Җанны тетрәндергән җырлар бар.
Онытылып язмыш кырында,
Гомер иткән ялгыз җаннар бар.

Нур сибеп балкыган кояш бар,
Мәңгелек иленнән хәбәр бар,
Гөлләрнең таҗлары ачылып,
Гөлләрдән “Сез”ләргә сәлам бар.

Мәхәббәт хакына яшьнәү бар,
Мәхәббәт хакында дастан бар,
Гомернең юлларын үткәндә,
Язмышлар ярында кыя бар.

Ходаем, сагыштан арала,
Әрнетмә тоз салып ярага,
Күрәмсең, күңелем күгендә
Мәхәббәт гөлләре ярала.

Фердинанд тавышының, тылсымлы яңгырашы, үзенә ияртеп, бөтен авыртуларымны оныттырып һәм яшәү көче биреп, кояш чыгышына каратуы яңадан тууга тиң булды, дисәм дә, ялгыш булмастыр.

Килдем – якты өмет баглап, теләк итеп,
Киттем – җиргә мәхәббәтем бүләк итеп.
(Рабиндранат Тагор)

Җилләр гөлне өзә
юкка, моң-зар итеп:
тузанда үлемгә
аны дучар итеп.
Ал син ул чәчәкне,
кушып үр бәйләмгә,
хәзинә-бизәкне
җибәрмә әрәмгә.
Мин җыр итәм бүләк –
җырым аңлаганга,
гөлләрне кадерләп
тузаннан алганга.
(Рабиндранат Тагор)

I. ЙОЛДЫЗЛЫ КҮҢЕЛ КҮГЕМ

[edit | edit source]

МИН ГАШЫЙКМЫН!
Минем күңелем нурлангандыр өмет, хәсрәт, тәэсир белән,
Зарар юк, барча изге максатыбыз айлы, йолдызлы!”
(Габдулла Тукай, “Күңел йолдызы”)

Мин гашыйкмын дөньядагы матурлыкка
Халык көйләренә иңгән хозурлыкка,
Былбыл кошның моңнарына, тавышына,
Кизләүләрнең кызу-талгын агышына –
Мин гашыйкмын мәгыйшәтнең барышына.

Мин гашыйкмын назлы-нәфис гөлчәчәккә,
Болындагы чәнечкеле бар гөләпкә,
Зәңгәр күкнең аязына, болытына,
Җил-давылы, карларына, яңгырына –
Мин гашыйкмын табигатьнең асылына.

Мин гашыйкмын галәмдәге камиллеккә:
Чиксезлеккә, Мәхәббәткә, Мәңгелеккә,
Күңел кошымның кәгъбәсе − саф Кояшка,
Ай-йолдызга, игелекле Җир-Анага.
Рәхмәтлемен халикъ кылган бер Аллага.

САНДУГАЧКА МОҢСЫЗ ҖЫРЛАР КИЛЕШМӘС
Сандугачка моңсыз җырлар килешмәс,
Моңсыз җырлар йөрәгенә ирешмәс.
Күңел сафлыгы булса гәр җаныңда,
Җан дускаең булыр һәрчак яныңда.

Хәлең сорап: “Саумы?” – диеп, кул бирер,
Елгыр җилләр ут уйнатып сызгырыр.
Далалардан ишетелгән көй-моңнар
Күңелеңнең нәзек кылын сыздырыр.

Сокланудан тынсыз калып, мизгелгә
Тоташырсың Мәңгелекнең үзенә.
“Аһ!” дияргә омтылып та, җанкисәк,
Бер сүз әйтә алмаганнар бихисап.

Үз-үзеңне табып, танып кайтырсың,
Фәһем килеп, гаҗәпләнеп әйтерсең:
“Каңгырганмын туры юлдан китмичә,
Ныклык килмәс, сират күперен үтмичә”.
Сандугачка моңсыз җырлар килешмәс...

МӘХӘББӘТ ГӨЛЛӘРЕ ЯРАЛСЫН!
Күңелем түрендә тылсымлы көй һәм сүз.
Бу сихри авазлар йөрәккә якын, үз.
Күкләргә ашамын, әверелеп болытка,
Тик җаным моңлана янымда син юкка.

Баш имә сагышка, әй, күзем карасы,
Каршыңда тулган ай, елмаеп карачы!
Ялварып сорыймын, сер чишмә ятларга,
Теләгем – яныңда янәшә атларга.

Юл алып таңнарда саф сөю язына,
Уралыйк наз булып һәр чәчәк таҗына.
Мөкатдәс җыр туып дөньяга таралсын,
Мәңгелек Мәхәббәт гөлләре яралсын!
Мәхәббәт гөлләре яралсын!

ЯШӘҮ ЯМЕН САКЛАГЫЗ!
Күз алдында җиһанның бар гөлләре,
Далаларда ата-баба эзләре,
Шул эзләрдә чайкала ак кылганнар.
Ак кылганнар кояш нурын җыйганнар!

Нурга төреп серле-сихри даланы,
“Хурламагыз, – диләр, – гасыр-заманны!”
Бердәм булып тылсымлы көй көйлиләр,
Сокландырып, йөрәк сүзен сөйлиләр:

“Яшәү ямен, яшәү тәмен саклагыз!
Күңел күгенең гөлләрен аклагыз!
Табигатьнең гөлләрен сулдырмагыз!
Өмет шәмен беркайчан сүндермәгез!”

Үз-үзеңне таба алсаң тормышта,
Юл куймассың ялганга һәм ялгышка.

БӘХЕТ КОШЫ
Бәхет кошы кунмас иңнәреңә,
Күңел тәрәзәңне ачмасаң,
Шәфәкъ ачылганда таң суларын
Гөлләр белән бергә эчмәсәң.

Күк йөзендә тулган ай калыккач,
Сәфәр чык син кыйбла ягына,
Рух ныклыгы биргән Илаһыңның
Кәгъбәсенә – изге тавына.

Шау чәчәкле күркәм тау битендә
Күркәм былбыл сайрар талпынып,
Үзәгеңә үтәр сихри моңы,
Күккә ашырыр, хәйран калдырып.

Күреп күкнең тылсымлы катында
Шул күрекле асыл кошыңны,
Каршысына килеп тезләнерсең,
Хөрмәт итеп, иеп башыңны.

& & &
Таң алдыннан, хушны алып,
Күк капусы ачылды,
Җир-Ананың барча гөле
Чиксезлеккә тартылды.

Тартылу көче гаҗәеп
Тылсымлы, серле икән,
Гөл тамыры, җирдә үсеп,
Күктә гомерле икән.

АҢЛАТЫЛМАС КҮҢЕЛ ТОЙГЫСЫ
Аңлатылмас бер күңел тойгысы,
Ярсу сагыш җанны биләде.
Мин шөкранә кылам: кискен җилләр
Җан халәтемне дип күрмәде.

Үзгә бер җисемгә әверелеп,
Томан арасыннан юл алдым.
Кәүсәсенә сарылып ак каенның,
Сары сагыш булып уралдым.

Карашымны шулчак җәлеп итеп,
Таныш түгел бер кош сайрады.
Гаҗәпләндем назлы тавышына –
Туган төбәгенә әйдәде.

Һич кенә дә юл аласым килми
Ак каенны ялгыз калдырып.
Ташкын сулы яз киләсен көтәм,
Керфегемнән тамчы тамдырып.

КҮҢЕЛЛӘРГӘ ҖИТКЕР!
“Тартып алчы мине, йолдыз,
Коткарчы каралыктан!
Ялварыр идемме сиңа,
Ялварам чара юктан...”
(Ренат Харис)

Күңелләргә җиткер, ярып шәрран,
Җылы иңсен җанга, Кояшым!
Алтын җепләр белән ул коелган ‒
Тукай теле җирдә яңгырасын,
Дөнья киңлекләрен яуласын!

Кыя тауның гаярь бөркетләре
Куәт алсын татар җырыннан.
Тыңласын бар җиһан, аһәңләнеп
Күркәм телебезнең нурыннан,
Сәйдәш көйләренең моңыннан.

Татар байрагының нәкышләре
Торсын илне нурлап-ямьләп тә.
Туган телне хаклар яу ишләре,
Лаек булып чиксез хөрмәткә,
Баглансыннар аңа хезмәткә!

“...Хисләремне хисләр алыштыра,
Үз-үземә туа үтенеч:
Алга кара ‒ тормыш алда гына,
Ян-як ‒ гыйбрәт, артта ‒ үкенеч...”
(Ренат Харис)

ТВОЙ СВЕТ ЖИВЁТ В СЕРДЦАХ!

“О, притяни к себе, звезда,
Избавь от темени земли!
От безысходности мольба,
Души порывам ты моим внемли...”

О Солнце, пусть твой свет живёт в сердцах,
Согрей теплом ты души всех людей! –
Да зазвучит и здесь, и в небесах,
Объемлет пусть простор планеты всей –
Язык Тукая из златых речей!

Скалистых гор отважные орлы,
Черпайте силу в наших песнях вы,
Наполнив души светом доброты.
Пусть ритм Сайдаша, признанный молвой,
Мир вдохновит нетленной красотой.

Узоры флага и сам Татарстан
Украсят, озарят народы стран.
Борец достоин уважения –
Когда язык свой бережно любя,
Ему он посвятит всего себя!

“...Препятствий нет и чувствам, и мечтам,
А самому себе – одна мольба:
Смотри вперёд – вся жизнь ведь только там,
Наука – рядом, сзади – лишь журба...”

& & &
Баш калкыткан яшел чирәмгә
Чык тамчысы, төшеп таңнарда,
Яшәү сүле өстәп, көч бирде,
Юл алдырды гөлле юлларга.

Шәфәкъ, якты көнгә ачылгач,
Кояш чыгышына каратты,
Сихри-серле таң кызы җырын
Таң җилләре сөенеп тыңлатты.

Йорт кошлары яшел чирәмдә
Куанышып уйный куышлы, ‒
Күк йөзендә күрми тилгәнне,
Канат какмый очкан ерткычны.

Күк күкрәтеп, яшен яшьнәтеп,
Кара болыт күкне каплады,
Яңгыр койды шулчак чиләкләп.
Һәм тилгәнең табышсыз калды:

Яшен яктысында югалып,
Кая бәрелергә белмәде,
Ут боҗрасы килеп каршына,
Кыршау тартып, күзен бәйләде.

Яңгырдан соң чирәм яшәреп,
Купшыланып чыкка күмелде,
Кинәнегез! диеп кошларга,
Кояш нуры җиргә сибелде.

БИК КҮПТӘННӘН БӘХЕТ ИҢГӘН БУЛГАН
Бик күптәннән бәхет иңгән булган,
Аңламыйча никтер йөргәнмен,
Гүзәллеген күрми чиксезлекнең,
Кыр зәгъфранын иртә өзгәнмен.

Күпме еллар җиргә яз китереп,
Кояш нуры сипкән галәмнән,
Йөрәгемне борчып яшәткәнмен,
Арына алмый алган ярамнан.

Җанны өтеп, ачы җилләр искән,
Кан катырган зәмһәрир суык,
Җир куенына кереп җылынырлык
Булган кайчак мизгел һәм минут.

Бүген җанны якты моң иркәли,
Офыкларга чакырып, эндәште,
Олы юлга алып чыгып таңда,
Кыр казлары кайтуын күрсәтте.

Иңләгәннәр казлар зәңгәр күкне,
Киек Каз юлында калмыйча...
...Бик күптәннән бәхет иңгән булган,
Яшәгәнмен аңлый алмыйча.

& & &
Бәрәкаллаһ! Нинди күркәм ак аргамак,
Чал кыяның бөркете күк гаҗәеп зат!
Иярдәге тылсым-япма зәңгәр төстән,
Көмеш ялы, әйтерсең лә, сихри җилкән!

Нинди ният белән килгән, кай тарафтан ‒
Ал офыкның ачылганын көткән чакта?
Сорау килде күзләремә карашыннан:
“Разыймы син гомер юлы язмышыңнан?”

Хозурланам күреп офык ачылганын,
Каләмемнең алсу төскә манчылганын.
Күңелемә нур иңдергән  бер былбылның
Тормыш матурлыгына дан җырлаганын.

Дулкынланып, саулык теләп бер өн иңде:
“Теләкләрең чынбарлыкка ашты инде.
Көмеш яллы ак аргамак ‒ гәүдәләнеш,
Ихтирамлап, кулларыңны биреп күреш”.

Юк әсәре бер болытның күк йөзендә ‒
Шаккатырып җылы яңгыр коеп ява!
Алтын көзнең алмалары өлгергәндә,
Зәйтүн гөле, нурлар сибеп, яфрак яра!

БОГАУДАН МИН АЗАТ!
“Күктә бер кош оча
Югары, югары!
Мин ауныйм идәндә,
Кулларым богаулы”.
(Муса Җәлил, “Соңгы җыр”)

Богаудан мин азат,
Җан-бәгырем иректә,
Саф кояш нурлары
Күңелдә, йөрәктә.

Биектә, югары ‒
Киек каз юллары,
Еракта яңгырый
Мәхәббәт җырлары.

Тылсымлы, моңлы җыр
Күкләргә ашыра,
Тулган ай шулвакыт
Сәламен тапшыра.

Сәламе, һәрбарча
Гөлләрне елмайтып,
Кояшка үрләтә,
Кыйблага каратып.

Бу хозур мизгелдә
Яшәүдән тәм табып,
Мәхәббәт иленә
Очам канатланып.

БЕР УЧ БӘХЕТ
Уч тутырып бәхет алып килде
Көләч язның сайрар былбылы.
Кар сулары ташкынланып акты,
Коеп яуды ләйсән яңгыры.

Баш калкытты хәтфә бәбкә үлән,
Гөрләвекләр акты сукмактан.
Түгәрәк күл аккошлары кайтты,
Иңкүлеккә ятты ак томан.

Күк йөзендә күперенке болыт,
Җан хозуры ‒ галәм агышы.
Киләчәккә якты юл алдырды
Мәңгелекнең Ае, Кояшы.

Бер уч бәхет ‒ гөлләремнең таҗы,
Әверелеп күгәрченнәргә,
Гөр-гөр килеп, күтәрелеп очты
Иксез-чиксез зәңгәр илләргә!

ГАЛИҖӘНАП МОҢ ИЯСЕ!
Галиҗәнап былбыл кош, моң иясе!
Килә сине чынбарлыкта күрәсем...
Һич булмаса, көйлә берәр көеңне,
Нурландырып гамьле күңел күгемне.

Оныттырып үткән шашкын гомерне,
Утка тотып сиздермәстән бәгырьне,
Кайнар чишмә суын эчерт, кызганмый, ‒
Җан халәтем беркавым да үзгәрми!

Күңел кошым, белмим, кая ашкына...
Чишмә чыңлап юатып дәшә: “Ярсыма!
Табигатькә ‒ хозурланып, таң тугач ‒
Мәдхия җырлар мәхәббәтле сандугач.

Таң йолдызы балкыганда нур сибеп,
Дала җиле гөл иркәли сөенеп.
Ак күгәрчен илтер кайнар сәламен,
Ирештерер җан җылыңны каләмең”.

Галиҗәнап былбыл кош, моң иясе!
Нәүмиз итмә гамьле күңелем, диясем.
Ризасызлык белдерсәң дә, тиргәмә.
Тиргәр булсаң, моңлы көйләр көйләмә!

ДАЛА ГӨЛЕ ‒ ГҮЗӘЛ КЫЗАЛАК
Дала гөле ул ‒ гүзәл кызалак,
Күңел күгемнең якты маягы.
Юл алыйк бергә үткән гасырга,
Хәтер китабын ачып укырга.

Курай-кубызлар моңын тыңларбыз
Һәм Ил агасын данлап зурларбыз.
Хозур табигать, киң кочагында ‒
Хыял диңгезе: йөзеп чыгарбыз.

Дала гөле син ‒ гүзәл кызалак,
Җан төпкеленә үтеп яшисең.
Күңел азыгы биреп җаныма,
Гел әүвәлгечә күкрәп яшьнисең.

Дала өсләрен сорган күк томан,
Томан түгел бу ‒ бер рәшә, сагым.
Һич көтмәгәндә ишетеп алдым
Галәм былбылы өзелеп сайравын.

Тылсымга ия илаһи тавыш,
Илһам биреп ул, күккә ашырды.
Һәм дулкынланып типкән йөрәгем
Иҗат кошына мәдхия тапшырды.

&&&
Күз алгысыз җиһанның бар гөлләре.
Далаларда ата-баба эзләре,
Шул эзләрдә чайкала ак кылганнар.
Ак кылганнар кояш нурын җыйганнар!

Нурга төреп серле-сихри даланы,
“Хурламагыз, ‒ диләр, ‒ гасыр-заманны!”‒
Бердәм булып тылсымлы көй көйлиләр,
Сокландырып, йөрәк сүзен сөйлиләр:

“Яшәү ямен, яшәү тәмен саклагыз!
Күңел күгенең гөлләрен аклагыз!
Табигатьнең гөлләрен сулдырмагыз!
Өмет шәмен беркайчан сүндермәгез!”

...Үз-үзеңне таба алсаң тормышта,
Юл куймассың ялганга һәм ялгышка.

&&&
Бәйсез булып яши хәятта
Рухи яктан көчле уңганнар,
Киләчәк буыннар хакына
Йөрәк сүзен ташка уйганнар.

Бәйсез булып яши хәятта
Өмет утын саклый алганнар,
Матур тормыш теләп барчага,
Гомер юлын уйлап салганнар.

Бәйсез булып яши хәятта
Хаклык өчен яна алганнар,
Хөр күңелле милләт уллары ‒
Иҗтиһад һәм хезмәт кылганнар,
Халкы өчен балкып янганнар!

БУ МИЗГЕЛДӘ ҖАНДА ХОЗУРЛЫК
Бу мизгелдә җанда хозурлык,
Сөенечле, матур горурлык:
Керфекләрен ачты гөлләрем,
Тибрәндереп күңел кылларын.

Көй яңгырый күңел күгемдә,
Шатлык җыры йөрәк түрендә.
Кыш уртасы, бөтерелә кар,
Җанда исә ‒ җылы бер бәһар.

Бер бөртеге төшеп учыма,
Әверелеп кайнар тамчыга,
Үгет-киңәш биреп сүз ката:
“Яман телдән бәрәкәт кача”.

Уттан суга салсалар янә,
Нәфрәт утын берүк үрләтмә!
Сүз артыннан сүзләр иярә,
Сүз тарату ‒ харам “төнәтмә”!

Бу мизгелдә җанда хозурлык.
Тере суын татып, арынып,
Канатланып очтым киңлеккә,
Рәхмәт хисен юллап Бөеккә!

& & &
Болытларны җил тарата,
Кемдер җыр яңгырата:
“Йөрәк парәм, назлы гөлем,
Күрәмсең, ал таң ата”.

Бу җыр уятты йөрәктә
Хисләрнең иң татлысын,
Күңел түрендә кабызды
Шәмнәрнең иң яктысын.

Җан-тәнемә ләззәт биреп,
Җыр яңгырый әле дә:
“Йөрәк парәм, назлы гөлем,
Керсәңче, дим, хәлемә”.

Көтмәгәндә канатланып
Күтәрелдем һавага ‒
Күңел бакчам гөлләренә
Яңгыр булып яварга.

ИКЕ БЫЛБЫЛ КҮҢЕЛ КҮГЕМДӘ
“Күңел ишекләрем тоткасыз.
Ләкин биксез. Хәтта келәсез.
Һәр кешегә анда ‒ ачык йөз ‒
Хуш киләсез... керә белсәгез”.
(Ренат Харис)

Ике былбыл яши күңел күгемдә,
Берсе фани, берсе бакый дөньядан.
Галәмәт бер көчкә ия һәркайсы,
Мәртәбәле ‒ алар гали затлардан.

Ике былбыл яши күңел күгемдә,
Мәдхияләр җырлап яшәү хакына,
Сихри серен ачып зәңгәр киңлекнең
, Юл алдырып газиз Раббым каршына.

Ике былбыл яши күңел күгемдә.
Мең рәхмәтем сезгә, тиңдәш былбыллар!
Илаһи бу тавышыгызга назлана
Далаларда кылганнар һәм балбаллар.

Ике былбыл яши күңел күгемдә,
Мәңгелекнең Ай-Кояшы уңында,
Гөлләремә иңә якты нурлары ‒
Берәмлекләп ачыла гөл таҗлары.

ИГЕЗӘКЛӘР ЙОЛДЫЗЛЫГЫ
Игезәкләр йолдызлыгы ‒
Җитмеш йолдызлы тезем.
Җитмеш йолдызның тик берсе
Йөрәккә уя эзен.

Калган алтмыш тугыз эзе
Кемнәрнең йөрәгендә?
Җиһанны яктырткан кояш ‒
Җир-Ана үзәгендә.

Игезәкләр йолдызлыгы ‒
Гади дә, катлаулы да.
Галәмнең яшерен сере ‒
Мәңгелек катламында.

“СИН ҺӘМ МИН ЮЛЫ”
Дустым кинәт сорау бирде:
“Син кайсы йолдызлыктан?” ‒
“Син һәм Мин юлы”ннан!” ‒ дидем,
Җыкланмый сүз юклыктан.

“Андыйны юк ишеткәнем!” ‒
“Нигә син аңламыйсың:
“Син һәм Мин”дә яшәгәнең
Һич тә тоемламыйсың?

“Планета” дип сөйләшкәндә
Күңелеңә уймыйсың:
Үзең җирдә яшәгәнгә
Сөенеп тә туймыйсың!

“Син һәм Мин юлы”, ‒ уйлансак,
Без туып үскән төбәк!” ‒
Кочып алды дустым шулчак,
Карашын күзгә төбәп.

...Бер карашка гади, анысы,
Барыбер уйландыра.
Ел фасыллары агышы
Күңелне моңландыра.

& & &
Кояш нуры да җитми, ахрысы,
Чыңламый никтер күңелем кыллары...
Җаным иркендә нидер үзгәрде,
Күңел күгемне болыт каплады.

Түгәрәк күлнең уйчан аккошы,
Моңсу күзләрен офыкка төбәп,
Бар көчен җыеп, канатын кага,
Колачын җәеп, очарга теләп.

Зәңгәр киңлеккә омтылган аккош,
Уй-теләкләрең тормышка ашсын,
Күңел хөрлеге теләп барчага,
Җан рәхәтендә яшәргә язсын.

Чыңламаганга күңелем кыллары,
Каурый каләм дә төште кулымнан,
Эчсәң, гел кыса сулыш юлларын ‒
Сагыш суы ул аккош күленнән.

МӘРХӘМӘТ КӨТӘ КҮҢЕЛ
Иңнәремдә канат булса,
Очар идем кош кебек.
Бәргәләнеп-сугылып яшим,
Абына-егыла сөрлегеп.

Ямьсезләшмәскә тырышам,
Зәһәр елан чакса да,
Җан өшеткеч каршы җилләр
Ишегемә какса да.

Мин көтәмен сабыр гына
Үз сәгатем сукканын,
Беләм, мәхәббәтем диеп,
Мәҗнүннең ут йотканын.

Кешеләргә мин эндәшәм:
Нигә сез миһербансыз?
Егылганга кул бирмәгән ‒
Түгелмени имансыз?

Ни хәл итмәк, без бәндәләр,
Күк фәрештәсе түгел.
Тик шулай да дөньялыкта
Мәрхәмәт көтә күңел.

КҮЗ НУРЫМНЫ САГЫНЫП
Күз нурымны сагынып яшем тама,
Җаным бүген бигрәк сагышлы.
Эзләремне күмеп буран сарган,
Тынып калган чишмә агышы.

Яз илендә һәрчак кояш балкый,
Ак күбәләк куна гөлләргә.
Таң алдыннан асыл кошлар сайрый,
Пар аккошлар төшә күлләргә.

Күз нурымны сагынып җаным елый,
Кайтып булмый үткән көннәргә.
Йөрәк җырым тамчы булып тамсын,
Ак күбәләк кунган гөлләргә.

& & &
Күңел кошым газаплана,
Таба алмый моңлы җырын,
Укып очса да мәдхия,
Иңләп-буйлап иген кырын.

Сагышланып, ярсып елый
Сагынудан язгы гөлен,
Күбәләкләр уйнаклаган
Гөлбакчасы ‒ туган илен.

Сабыр канатым сынды, дип,
Күңел кошым, койма яшең,
Өмет чаткысы кабызып,
Күк күкрәтеп узды яшен.

Көй-моң булып, илһам биреп,
Тәүге яңгыр җиргә ява.
Күккә ашырыр хозурлыкта
Тамчы җыры ‒ җанга дәва.

КҮҢЕЛЕМ ҖЫЛЫ ЭЗЛИ
Агачлар бөреләнгәндә
Һәм табигать уянганда,
Тавыш килде ерактан ‒
Ихлас күңел-йөрәктән:
“Күңелем җылы тели,
Күңелем җылы эзли”.

Тынгы бирми ул күңелгә,
Көн-төн яңгырап бүген дә,
Ерактан килгән тавыш,
Күкләрдән иңгән сагыш:
“Күңелем җылы тели,
Күңелем җылы эзли”.

Уйларга калып кинәттән,
Мин сорадым бу сердәштән:
“Сагыш-зарың нилектән?” ‒
“Күңелем җылы тели,
Күңелем җылы эзли”.

Ачыргаланып өн иңде
Искәрмәстән, чын йөрәктән:
“Минем дә менә күптән,
“Күңелем җылы тели,
Күңелем җылы эзли...”

& & &
Күз күрмәгән, колак ишетмәгән
Хәлләр була икән дөньяда:
Кыр казлары, кайтып җылы яктан,
Очып төште ярсу дәрьяга.

Яр өстенә карап күзәтәләр
Икесе дә, нәрсәдер көтеп.
Давыл үтте, кыяларны кисте,
Тетрәндереп, җаннарны өтеп.

Дулкын кага ярга бер-бер артлы,
Кыр казлары йөзә юл алып.
Искитмәле гаҗәп манзарага
Карап торам, тын һәм таң калып.

Каңгылдашып, алар кинәт кенә
Күтәрелде зәңгәр киңлеккә.
Могҗизалы, мәртәбәле дәрья,
Көндәшләр юк сиңа тиңлектә!

КҮҢЕЛ КОШЫМА
Күңел күген шау чәчәккә күмгән
Язлар узган инде күптәннән,
Язмыш җиле чал чәчемнән сыйпый:
“Аһ-зарыңнан бушан − үткәннән!”

Күңел кошым әлегәчә һаман
Кабул итә алмый кышларны,
Өзгәләнеп, ярсып аваз сала,
Кайтарырга теләп язларны.

Күңел кошым, үзеңә зыян салма,
Бәргәләнеп, хәлең бетереп:
Ак кышларның кары күптән җанны
Кочагына алды бөтереп...

НИГӘ ТЫНЫП КАЛДЫҢ?
Күңел кошым, нигә тынып калдың,
Мәхәббәт гөлләре яралгач?
Бәхет гөле синсез чәчәк атмас,
Күңелемдә ал таң атмагач.

Күңел кошым, нигә тынып калдың,
Карашыңмы үзгә тормышка,
Йөрәгемне, җанны ачындырып,
Ни сәбәпле салдың сагышка?

Күңел кошым, нигә тынып калдың,
Очар канатымны каерып,
Күзләремнән ачы яшь тамдырып,
Сагыш утларында яндырып?

Күңел кошым, нигә тынып калдың?
Җавап сүзен миңа кем әйтер?
...Үз катыңа чакырып дәшкәндә,
Тау иңрәтеп бер шаңдау кайтыр.

& & &
Яшь былбыллар тавышыннан
Дөньям нурга күмелә,
Күңел күгем − гөл бакчасы
Гел кояшка үрелә.

Былбыллар, иҗат юлыгыз
Сәгадәтле, бай булсын,
Бәхет чишмәгез һәрвакыт
Мөлдерәп тулып торсын.

Яшь былбыллар, күңелегезгә
Илаһи моңнар иңсен,
Мәңгелекнең моңы аша
Мөкатдәс җырлар килсен.

Яшь былбыллар тавышыннан
Ләззәт алып җаныма,
Ходайның рәхмәте белән
Кайттым гомер язына.

Яшь былбыллар, мең рәхмәтем, −
Хозурлык кичерттегез,
Кояш нурларына төреп,
Тере су эчерттегез.

& & &
Күңелем кошы канатын кага ‒
Кышкы иртәдә сәфәр чыгарга.
Күңелем кошы, түз син беразга,
Ерак калмады кояшлы язга.

Берүк ашыгып юлга чыкма син,
Җиңел юлларга өмет кылма син:
Давыллы җилләр юлыңны бүләр,
Чарасызлыктан җаның ут көяр.

Күңелем кошы, оч син иркенләп,
Күңелем күген иңләп һәм буйлап.
Күңел чишмәсе агышын тыңлап,
Ихлас күңелдән өзелеп сайрап.

Кага канатын күңелем кошы:
“Өмет утының нурларын кочтым!”
Шатлык чаткысы балкый күңелдә,
Татлы мизгелләр ‒ йөрәк түрендә!

& & &
Шигырь язу минем иркемдә түгел,
Юл салдыра мәхәббәтле саф күңел:
Былбыл кошлар сайраганда бакчамда,
Һич арымыйм, күпме тыңлап баксам да.

“Нурлы йөзем, тулган аең якында,
Уралгандыр мәңге сүнмәс ялкынга, −
Пышылдады кемдер миңа кинәттән, −
Бәгырең өзгән асыл зат − ул үзәктә.

Үт суларын кудырадыр бавырдан −
Җылы сүздән бармы берәр авырган?
Мәхәббәттән көч-дәрт алган һәрбер җан
Мәңгелеккә, мәдхия укып, җырлый дан”.

Шигырь язу минем иркемдә түгел:
Юл салдырган мәхәббәтле саф күңел.
Бер шәрабсыз аек килеш исертеп,
Яшәтәдер, Кәүсәр суы эчертеп.

& & &
Шаянланып, кояш күз кыса,
Кәефе шәп бүген, күрәсең:
“Ни сәбәпле минем нурымны
Йөрәгең назына төрәсең?”

Моңсуланып, шулчак сүз куштым:
“Кояш, ‒ дип, ‒ үчекләп шаяртма,
Күңелем энҗесенә кагылып,
Ярсу хисләремне уятма”.

“Кичер, ‒ диеп кояш эндәште, ‒
Йөрәгеңдә давыл кузгатсам,
Чәрдәкләтеп сөю касәңне,
Чиксез авыр халәт уятсам...”

КҮҢЕЛ КОЯШЫМ БАЛКЫДЫ
Күңел кояшым балкыды
Нурландырып йөрәкне.
Әйтерсең лә, мин бүгеннән
Чал бөркет күк гайрәтле.

Бөркет кыяга оялый,
Үз көченә тапшырып.
Җиһан гөле чәчәк атты,
Хыялымны ашырып.

Бу бәхетле минутларны
Сакласын иде күңел.
Тормыш яме ‒ кадерен белсәң,
Яшәве рәхәт, җиңел.

...Табигатьнең хикмәтләре ‒
Төкәнмәслек мәңгегә:
Коеп яуды... ләйсән яңгыр ‒
Гел энҗе-мәрҗән генә!

ОНЫТМАДЫМ!
Онытмадым.
“Оныттың!” − дип үпкәләмә,
Йөрәк итен телемләргә телгәләмә.
Күңелемнең кәгъбәсе һәм йолдызы син.
Сагыш утын күрә бары караңгы төн...

Онытмадым.
“Оныттың!” − дип үпкәләмә,
Гомер язы узганга да үрсәләнмә
. Таң алдыннан ирешер дә куш канатка,
Җаным ашыр илһамланып синең катка.

Онытмадым.
“Оныттың!” − дип үпкәләмә,
Хак сүземә ышанмыйча, өзгәләмә.
Элеккечә, тибрәндереп күңел кошын,
Сайра әле, былбыл, ‒ язын, җәен, кышын!

Онытмадым.
“Оныттың!” − дип үпкәләмә.
Рәхмәт әйтеп гомер язы үткәннәргә,
Төн пәрдәсен җырлап ачыйк бергәләшеп,
Сагышлардан азат булып, күккә ашып.

& & &
Чәчләрдә чал ‒ күңелдә яз,
Кояш елмаеп көлә.
Мәтрүшкәле болыннардан
Чулпылар чыңы килә.

Яран гөлләре чәчәктә,
Яз аһәңе йөрәктә.
Күңелемне алгысытып
Җыр яңгырый еракта.

Көтеп алган якты җырым,
Канат куеп иңемә,
Юл алдырды ай-йолдызлы
Саф Мәхәббәт иленә.

Чәчләрдә чал ‒ күңелдә яз,
Кояш елмаеп көлә.
Мәтрүшкәле болыннардан
Чулпылар чыңы килә.

& & &
Сөртеп җанны өткән сөремне,
Кайнар кочагыма алдым да
Каршы җил талкыган гөлемне,
Күтәрелдем диңгез ярына.

Дулкын шаулап бәргән сөзәк яр:
“Сиңа, ‒ диде, ‒ әйтер сүзем бар:
Язмышыңа каршы барасың,
Гөлең белән дөрләп янарсың”.

Мин, үземчә аңлап сүзләрен,
Гөлем кочып, дөнья әйләндем,
Мәңгелектән якты нур алып,
Хис ташкынын алга әйдәдем.

Сүнмәс учак кабызып йөрәктә
Керсез, саф мәхәббәт хакында,
Күңел кошым җырлый тирәктә,
Ишеттереп Бөек акынга.

& & &
“Үз ачкычың бар, ачып кер ишектән!” ‒
Бу сүзләрне кайчан соң мин ишеткән?
Хәтерләмим, кемнең моны әйткәнен,
Хак сүз әмма ‒ күңелемдә йөрткәнем.

Киткән яктан кайтабыз көч иңдереп,
Гөлләрнең иң асылыннан таҗ үреп.
Беләктәге беләзек тә ‒ гөлләрдән,
Бил путасы ‒ энҗе белән бизәлгән.

Тамбур белән чигелгән яулыкларым,
Нәкыш салып, кем уйгандыр юлларын.
Бу башкаем өзмидер өметләрен ‒
Табармын дип шул изге җан эзләрен.

Үз ачкычым алыр өчен, и Тәңрем,
Бик тә кирәк миңа Синең ярдәмең!

& & &
Тирә-ягым шау чәчәктә,
Тоткан кыйблам киләчәккә, ‒
Үрмә гөлдән такыя үреп,
Офык ачылганын күреп...

Тавыш бирәм Бөек Күккә,
Сәлам әйт, дип, Чал бөркеткә.
Иркен, тирән сулыш алып,
Ял итим дип утырганда,

Ишетелде сихри тавыш:
“Юл йөртә, ‒ дип, ‒ сине сагыш.
Чал бөркетне сагынганда,
Йөрәк сүзен көйгә салыш...

Тау иленә юл тотасың,
Очар кошка әверелеп”.
Таң йолдызы балкып яна,
Юлларыма нурлар сибеп,

Күңел кошым өзелеп сайрый,
Бәхет йолдызлыгын күреп.
Моң чишмәсе ‒ күңел күгем,
Яшел чирәм ‒ йөргән юлым.

Тирә-ягым шау чәчәктә,
Тоткан кыйблам киләчәккә.

НИЧЕК ГАШЫЙК БУЛМАССЫҢ?
“Кемгә гашыйк булган ул?” ‒ дип,
Кем сораштыра, дустым?
Мин ул ‒ мөкиббән җиһанга ‒
Кояш нурларын кочтым.

Гашыйк булып яшәмәсәң,
Белмәссең хәят ямен,
Тоймассың чишмә суының
Ширбәт күк татлы тәмен.

Сизмәссең дә бакчаңдагы
Гөлләрнең хуш исләрен,
Ишетмәссең талга кунган
Сандугачның көйләрен.

Күрмәссең шәфәкъ сүнгәндә
Йолдызлар кабынганын,
Сәфәр чыгарга әйдәкләп,
Болытлар агылганын.

Бу гаҗәеп матурлыкка
Ничек гашыйк булмассың?
Хөр күңелле кешеләргә,
Югыйсә бит, уңмассың!

Татлы телле тау былбылы,
Гашыйк итеп үзенә,
Мине дә бит, үр мендерде ‒
Саф Мәхәббәт иленә.

& & &
Гөлбакчаның нәфис гөлләре
Бер-бер артлы чәчәк аттылар,
Саф кояшка тиң күңелләре ‒
Нур балкытып керфек кактылар.

Такыяда урын гөлләргә ‒
Дусларыма бүләк итәргә.
Күңел кошым очты югары:
Күңелемдә ‒ чәчәк бураны.

Сары гәрбәдән муенса
Җан җылыңны биреп җыелса
, Күңел чишмәң чыңлар челтерәп,
Үзалдына моңлы көй көйләп.

Хис ташкыны ургылып ага;
Илаһи моң әйди ак юлга ‒
Гомер шәме көйрәп янганда,
Ташкын җанны ярып чыкканда.

ХИС ТАШКЫНЫ ДИП, ЮК СҮЗ АЛЫШ
Аңламый җан кичерешләрен,
Хискә бирелүчән син, диләр.
Табигатьтән өстен көчләрнең
Барлыгынмы чынлап белмиләр?

Хис ташкыны дип, юк сүз алыш,
Хикмәт ‒ тавыш яңгырашында.
Бер Ходайдан килгән нурланыш ‒
Тел белеме чагылышында.

Һәр кешенең үз вазифасы,
Тормыш юлының хатирәсе.
Җиһан серен аңлый алмассың,
Галәм кошын тыңлап туймассың.

Кәккүк тавышы сагышлы, моңлы,
Коры җилләр әрнетә җанны.
Кискен җилгә каршы торырлык
Көч бир, Раббым, һәм дә сабырлык.

Галәм кануннарын ятлаган ‒
Кыйбла якка сөенеп атлаган.
Хис ташкыны түгелдер бу сүз:
Җәй артында сакта тора көз.

& & &
Мин дөньяның эчтем ширбәтен дә,
Ширбәт белән бергә ‒ агуын да,
Зиһенемне югалтмаска теләп,
Табигатьтән алдым даруын да.

Язмыш белән хәзер килешеп яшим,
Каршы җилләргә дә мин сүз дәшмим,
Туздырсыннар йолкып-йолкып чәчем,
Таммасын тик сагышлы күз яшем.

Бүген тагын эчтем татлы ширбәт ‒
Хакы булды, һай, бәһасыз кыйммәт:
Сүз алдылар читкә тайчанмаска,
Саз каены кебек чайкалмаска.

Вакыт, кабат синнән ярдәм сорыйм!
Һәм рөхсәтсез берни дә кылалмыйм...
Сәфәр чыкканымны ак хыялым көтә,
Ни хикмәттер: юлым кыя аша үтә.

ҮТКӘННӘРДӘ ЯШИМ
Үткәннәрдә яшим, үткәннәрдә,
Бүгенгене зурлап, хөрмәтләп,
Киләчәкнең якты нурын күреп,
Җиһан гөлен данлап, кадерләп.

Үткәннәрдә яшим, үткәннәрдә,
Гасыр җырларында ямь табып,
Галәм былбылына гашыйк булып,
Хозур тавышына таң калып.

Үткәннәрдә яшим, үткәннәрдә,
Уйларымда күккә җан атып,
Күңелемнең төпкелендә яткан
Хәтер төенен сүтеп-яңартып.

Үткәннәрдә яшим, үткәннәрдә,
Күз алдымда Чал тау, үзәнлек,
Алкын сулы һәм кодрәтле елга, ‒
Җан җирсүе үзәк өзәрлек.

ЯЗМЫШ КЫРЫ ‒ ЧИКСЕЗЛЕКТӘ
Язмыш кыры ‒ чиксезлектә.
Кояш баеп, шәфәкъ сүнгәч,
Җан, әверелеп очар кошка,
Юл сабадыр айлы кичкә.

...Ай юлыннан кемдер бара,
Янартаулар үрен кичеп,
Киләчәккә өмет баглый,
Офык яктырганны көтеп.

Кояш нурын җиргә чәчте,
Киләчәкнең йөзе ‒ якты.
Ярларына сыешалмый,
Язгы ташкын ургып акты.

Күтәрелде ап-ак томан,
Таралды да иңкүлектән,
Эндәште ул: “Әй, син, туган!
Җан рәнҗеше күптән узган,
Кан кардәшең, нигез ташың,
Сине көтеп, гаҗиз булган.
Койдырма аның керсез яшен!
Эзләреңне кайткач кара ‒
Кай тарафка алып бара?
Инеш буе чишмәгәме,
Әллә серең чишмәгәме?” ‒

“Эзем бара киң яланга,
Үзән аша зур аланга,
Кыр чәчәге җыеп йөргән
Иң бәхетле, шат заманга.

Балачакның һәрбер көне
Эз калдырган йөрәгемдә,
Онытылмас тургай җыры ‒
Күңелемнең түрләрендә.

Нәни кошчык тургаемның
Канатлары һич талмасын,
Яңгыратсын моңлы җырын,
Җиһан гизеп, һич армасын!”

...Язмыш кыры ‒ чиксезлектә.
Кояш баеп, шәфәкъ сүнгәч,
Җан, әверелеп очар кошка,
Юл сабадыр айлы кичкә.

II. МӘХӘББӘТ ИЛЕ

[edit | edit source]

“Мәхәббәт иле бармы икән,
Әгәр булса, ул кайда?
Биек таулар артындамы,
Әллә ялгыз утрауда?
Мәхәббәт иле, әлбәттә,
Чәчәк сыман матурдыр,
Анда барчаның йөзендә
Кояш нуры балкыйдыр”.
(Гүзәл Идрисева)

МӘХӘББӘТ КҮПЕРЕ
Мәхәббәт күпере салынды,
Бик ерак булса да аралар.
Мәхәббәт килүгә төзәлде
Йөрәктә әрнегән яралар.

Мәхәббәт күпере салынды −
Карамый кыяга, упкынга.
Мәхәббәт серләрен ачты да,
Чорналдык икәүләп ялкынга!..

Мәхәббәт күпере салынды,
Олыгаеп, чәчләргә чал кергәч,
Мәхәббәт яшәртте, яшь итте,
Кояштай елмаеп син килгәч.

Мәхәббәт күпере салынды −
Гомерлек яр булып кал гына!
Мәхәббәт, сарайлар салдырып,
Күзләрдән яшьләрне тамдыра...

Мәхәббәт күпере салынды:
Чәчәккә төренде Җәй һәм Кыш.
Мәхәббәт яктыртты дөньяны, −
Күкләрдән иңгәндер бу балкыш.

МОСТ ЛЮБВИ
Вот и выстроился Мост Любви,
Хоть живёшь ты в далёких мирах;
И пришла к нам Любовь, исцелив
Бередящие раны в сердцах.

Вот и выстроился Мост Любви, −
Он поверх всех пучин, горных скал;
Приоткрыла Любовь дивный лик −
Сразу пламени жар нас объял!..

Вот и выстроился Мост Любви, −
До седин ли твоих дело ей!
Ты пришёл, и Любовь молодит
Солнцеликой улыбкой твоей.

Вот и выстроился Мост Любви −
Так возлюбленным будь до конца!
Но Любовь − она строит дворцы,
Чтобы их омывала слеза...

Вот и выстроился Мост Любви:
Нынче Лето-Зима − во цветах.
И Любовь озарила весь мир,
Излучают тот свет Небеса...

& & &
Мин яшимен саф Мәхәббәт илендә,
Зөһрә йолдыз балкып яна күгемдә;
Аккош булып очып китсәм көзләрдә,
Чыгарсызмы кайтуымны күзләргә?

Мин мәһабәт Чал тауларга баш куям,
Тау-таш барлап, энҗе-мәрҗәннәр җыям.
Киләчәкнең якты нурын күрәмен,
Кыңгырау гөлдән такыялар үрәмен.

Яз шатлыгы күңел күген балкыта,
Кояш нуры бар җиһанны яктырта,
Ут чәчрәтә далаларда кызалак,
Ямь китерә балан ‒ хәтта кузгалак!

Туган якта җир җылысы кадерле,
Сагыну-сагыш өзәдер лә бәгырьне...
Аккош булып очып кайтсам язларда,
Чыгарсызмы каршы алырга таңнарда?

&&&
Бу нинди сүнмәс йолдызлар,
Күр, нинди сихри галәм!
Көн-төн сөйләп бетмәс сүзләр,
Аһ, кирәк шигъри каләм!
(Равил Рахмани)

Яшен, күк күкрәтеп, камчысын уйната.
Мәхәббәт йөрәктә саф хисләр уята.
Кичен күк йөзендә йолдызлар кабына,
Тулган ай тылсымлы зәңгәр шәл ябына.

Җылы җил наз булып сарыла иңемә:
Күз сал, ди, соңармый йолдызлар иленә.
Ис-акыл китмәле гаҗәеп күренеш:
Йолдызлы тупланыш, йолдызлы йөгереш.

ОНЫТКАНСЫҢ ИЧ!..
Таңнар атканда ишетелә тавыш:
“Мин синең өзелеп сөйгән ярың ич!”
Шушы тылсымлы һәм назлы сүзләр
Кабатлана гел, җиткәч айлы кич:
“Сөйгән ярың ич! Сөйгән ярың ич!..”

Янып сөюләр кабат кайтмаслар,
Шашып сөюләр ерак калдылар.
Тик күзләр генә кызыл шәфәкътән
Сине эзлиләр, эзләп талмыйлар.

Йөргән юлымда якын сердәшем −
Ак ромашкалар елмаеп көлә.
...Онытып булмаслык сихри яктылык,
Яшерен нур булып, яшьлектән килә.

Таңнар атканда ишетелә тавыш:
“Онытмам, − дидең, − оныткансың ич!”
Шушы сагышлы моңсу сүзләрне
Кабатлый янә, җиткәч айлы кич:
“Оныткансың ич!.. Оныткансың ич!..”

ТЫ ЗАБЫЛА ЛЮБОВЬ!..
Предрассветной порой слышу нежный зов:
“Ненаглядный я твой, я ‒ твоя любовь!”
Тех волшебных речей, ласковых тех слов
Отзвук лунных ночей голос вторит вновь:
“Я ‒ твоя любовь! Я ‒ твоя любовь!”

Страстный пыл той любви не вернётся вновь,
Те безумные дни жизни скрыл покров.
Только очи мои, пристально глядя,
Среди алой зари ищут всё тебя.
А ромашки белы ‒ наперсницы мои ‒
Лишь улыбки свои дарят мне в пути.

...Не угаснет во мне свет волшебный сей,
Тайный луч ‒ он живёт с самых юных дней.
Предрассветной порой слышу нежный зов:
“Поклялась же мне ты ‒ и забыла любовь!”
Этих грустных речей беспрерывный глас
Отзвук лунных ночей повторяет в нас:
“Ты забыла любовь!.. Ты забыла любовь !..”

& & &
Юлга дәшеп, тавыш иңде Җиһаннан,
Гомер сызыгыннан узып барганда.
Күк йөзендә якты йолдыз кабынды,
Тынсыз калып, тирән уйга чумганда.

Ходаемнан сорап хәер-фатиха,
Дога кылдым җир-туфракка тезләнеп.
Тере суын хәят салды учыма,
Кояш нурын җан-бәгыремә үткәреп.

Тере суын гөлләремә бөркедем,
Кыйбла тарафына карап юл алдым.
Галәм кошы яңгыраткан бер көйне
Тагын бер кат ишетеп, хәйран калдым.

Бу илаһи көйнең тылсым-көчләре
Күңел кылларымны кабат уйнатты,
Өч диңгезнең суы аша үткәреп,
Киләчәкнең сукмагыннан атлатты.

& & &
Мәхәббәтне таң калдырыр җырың булсын,
Күңелеңдә кояш һәрчак балкып торсын,
Җырлар җырың, тылсым-көчкә ия булып,
Үзе әйдәп, яз иленә алып барсын.

Күрсәтсен ул чиксезлекнең гүзәллеген,
Ай-Кояшлы Бөек Күкнең зәңгәрлеген,
Ишеттерсен былбылларның тавышы аша
Керсез сөю, саф хисләрнең тирәнлеген.

Килер көнгә, киләчәккә ышаныч баглап,
Өмет утын кабыза алсын һәрбер йөрәк,
Һәрбер кеше күңеленнән ургып чыксын,
Кайнар чишмә суы кебек, изге теләк.

& & &
Көтмәгәндә килдең, Мәхәббәт,
Мәңгелек утында яндырдың.
Җәрәхәтен зарлы йөрәкнең
Таң суында ипләп юдырдың.

Сихри кояш нуры, күк балкып,
Күз карашын үзеңә юнәлттең.
Баш бирмә, дип, кайгы-сагышка,
Күңелемне аңлап юаттың.

Сабыр төбе ‒ сары алтын, дип,
Кәккүкләрдән гомер юраттың.
Гомер кышы яшенен яшьнәтеп,
Киек Каз юлыннан атлаттың.

Мең рәхмәтем сиңа, Мәхәббәт,
Яшәү көче миңа биргәнгә!
Җан ачысы белән кычкырып,
Упкын кырыенда йөргәндә...

& & &
Үзем беләм җанның ни кичергәнен,
Рухым ташлап китте, дип өзелгәнен.
Өмет шәмен яңа ай нурландыра,
Күңел күген уй-фикер җанландыра.

Тау битендә бәреп чыккан саф чишмә,
Хуш ис тараткан гөләпләр ал төстә.
Тугай кочагында ‒ яшь колынчаклар,
Сокланудан тел шартлата малбагар.

Күз карашын җәлеп итә зәңгәр күл,
Күл өстендә ‒ ай нурыннан сихри юл.
Барча аккош сәламләшә баш иеп,
Бер-берсенә теләктәш-чордаш диеп.

Һәр куакта өзелеп сайрый сандугач,
Саба җиле исеп үтә, таң тугач.
Табигатьтә җан теләгән бар да бар.
Күз алдында ‒ хәл җитмәслек текә яр...

МӘХӘББӘТ ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗЕНДӘ
Мәхәббәт һәркемнең үзендә.
Мәхәббәт ‒ күземдә, сүземдә,
Мәхәббәт тик синең хакыңа
Серләрен ачадыр каршымда.

Мәхәббәт һәркемнең үзендә.
Мәхәббәт ‒ күңелем күгендә,
Мәхәббәт күчкәндер җаныма,
Җыр булып, моң булып тагын да.

Мәхәббәт һәркемнең үзендә.
Мәхәббәт ‒ ләззәтле кайгымда,
Мәхәббәт син булып, наз биреп,
Һәрвакыт йөридер янымда.

& & &
Ак күгәрчен, очып килеп,
Учыма салды гөл бөресен,
Таң атканда сайлап алып
Иң күркәмен, иң тересен.

Күзләремнән яшь тамдырып,
Шулчак җылы яңгыр яуды.
“Озакламый Сабантуй!” ‒ дип,
Яшь-җилкенчәк сөрән салды.

Бакчадагы алмагачлар
Яшь кәләш күк бизәнгәннәр,
Аксыл-алсу күлмәк киеп,
Сихри нурга төренгәннәр.

Чәнечкеле гөләпләрнең
Тамырлары киткән ерак,
Былбыл кошлар кунып сайрый:
“Тыңлап бак, әй, безне, елак!”

Бәхет кошы түрбакчаңа
Һәр яз саен очып килә,
Ни халәттә яшәвеңне
Аяк атлавыңнан белә.

Гөлләреңә су сибәсең
Иркәләп һәм сөеп-назлап:
Иң бәхетле кеше җирдә −
Гөл үстергән, хәят аңлап.

Ак күгәрчен, очып килеп,
Учыма салды гөл бөресен,
Таң атканда сайлап алып
Иң күркәмен, иң тересен.

& & &
Ак кышларга көзнең татлы җимешләрен
Алып барып җиткерерсең, йөрәккәем?
Күңел байлыгың җуймасаң, назлы гөлем,
Һичбер шиксез кабул булыр теләкләрең.

Күз ачкысыз буранга да карамыйча,
Хыял-тауга озата барыр тулган аең:
Зәһәр суык та сурәтли тәрәзәне,
Ай калыккач, хозурланып, табып җаен.

Сокланудан бу искиткеч манзарага,
Ни әйтергә белми, мөмкиндер карарга:
Тәрәзәдә күз алгысыз сихри бизәк,
Җан-тәнеңне буйсындырып, тотар биләп.

Нурдан туган көч куяр да канат сиңа,
Күтәрер ул күкнең җиденче катына.
Тыңла, дияр, хур кызларның җыруларын,
Күңелеңә сала барып көй-моңнарын.

Ак кышларга көзнең татлы җимешләрен
Алып барып җиткерерсең, канаткаем.
Күңел байлыгың җуймасаң, назлы гөлем,
Ак кышларга капка ачар тулган аең.

& & &
Ак яфраклы сары гөл,
Күк киндергә төшердем.
Ак яфракның сере нидә −
Һич кенә дә төшенмим.
Сурәтләдем кем җанын?
Бу нинди хикмәтле зат? −
Чәчәге үз булса да,
Яфрагы бөтенләй ят.
Рәвеше дә, төсе дә
Аптырашта калдырды.
“Кайсы як гөле?” − диеп
Уйлый торгач, ардырды.
Әз генә черем итим,
Башкаема ял биреп,
Ә аннары күз күрер,
Йоклап китмәсәм оеп.
Йоклаганмын чынлап та
Изрәпләр, тәмен тоеп.
Төн буе яңгыр яуган
Чиләкләп, коеп-коеп.

& & &
Ачылганда күңелем тәрәзәсе,
Янә табып ниндидер сәбәп,
Иңнәремә авыр йөк салдылар,
Яңабаштан сынарга теләп.

Туктап калдым җиде юл чатында,
Ни уйларга белми башкаем;
Юлларымны берүк уң кыла күр,
Йөз чөермә миннән, Ходаем!

“Кояш чыгышына карап атла,
Табыйм дисәң йөрәк энҗеңне.
Тау бөркете сине каршы алыр:
“Исән-имин генә килдеңме?”

Монда ата-баба эзе калган,
Монда борынгылар җирләнгән,
Монда синең кендек каны тамган,
Дәвер җиле нигезең җилгәргән.

Киереп ач күңел тәрәзәңне,
Сөендереп йөрәк-бәгырең,
Эч сереңне сөйлә янган утка,
Йомшарсын дип күңел төерең.

Пар канатын сузып, тау бөркете
Үз җылысын бирер җаныңа,
Күзләреңә туры карап әйтер:
“Бөтенләйгә кал, ‒ дип, ‒ янымда,
Сагышың бит ‒ минем канымда...”

& & &
Бакча күрке булган алмагачлар
Җыенганнар чәчәк атарга,
Ләззәтләнеп, асыл кошлар сайрый,
Уйлама, дип, йоклап ятарга.

Таң атканда алар сайрадылар,
Әй, аңлыйсы иде телләрен!
Күзем текәп күпме тырышсам да,
Күрә алмыйм никтер үзләрен.

Сихри тавышлары алып китә
Тугайлыкка, чишмә ярына,
Күңел күге − ак болытлар аккан
Мәртәбәле таулар ягына.

Искитәреп кызыл чәчәк аткан
Дала гөле − гүзәл кызалак.
Күз явымны алып, асыл кош сайрады,
Кояш баткан чакта алсулап.

Бакча күрке булган алмагачлар
Шау чәчәккә инде күмелгән,
Асыл кошларымны сөендереп,
Кояш нурларына төренгән.

БАРЫ СИҢА...
Нигә икән, бизмәннәргә салып,
Үлчәп булмый сөю хисләрен?
Мин ышанам ярдәм бирәсенә ‒
Ай-йолдызлы зәңгәр кичләрен.

Мәхәббәтем эзләп дөнья гиздем,
Синнән гүзәлләрне тапмадым,
Бәхетемнең син икәнен белми,
Эзләреңә басып атладым.

Тамчы гөлләр өздем синең өчен,
Җырга салып назлы хисләрне,
Багышлармын бары сиңа, диеп,
Ай-йолдызлы зәңгәр кичләрне.

& & &
Вакыт елгасының суы ага,
Чык тамчысын җыйган күлләрдән.
Укытучым, мең рәхмәтем сиңа,
Җитәкләдең, алып куллардан.

Диңгез яры текә, биек булып,
Курыкмаска өндәп әйдәдең,
Үтә күренмәле җепләр белән
Күңел кылларымны бәйләдең.

Гүзәллеген ачып яшәешнең,
Гашыйк иттең мине үзеңә.
Саф сөюем, энҗе бөртеге күк,
Чагылыш тапты гүя йөзеңдә.

Тавышыңны ишетеп уяндым,
Күк гөмбәзе йөзен ачканда,
Һәм кизләүгә җәһәт юнәлдем,
Чал тау янындагы яланга.

Япь-яшь кызлар анда җыелган
Су чәчрәтеп бергә уйнарга.
Таң кызлары икән ич болар,
Әзерләним җырын тыңларга.

Сөеп-сөелеп яшә, йөрәгем,
Хозурланып җиһан каршында:
Мәхәббәт гөлләре ярала
Яланнарда, Чал тау кырында −
Тормыш диңгезенең ярында!

ГАҖӘП КӨЧКӘ ИЯ ЙОЛДЫЗЛАР БАР
“Күкнең кеме соң сез, сак йолдызлар?
Чиксез ерак ялтыр ташлармы?
Әллә инде афәтләрдән куркып,
Артык биек менгән кошлармы?”
(Зөлфәт)

Гаҗәп көчкә ия йолдызлар бар −
Бер-берсенә якын тормыйлар,
Хөрмәт белән ерактан баш иеп,
Кайнар сәламнәрен юллыйлар.

Гаҗәп көчкә ия йолдызлар бар −
Камилләшкән күркәм җаннарын
Ходай ирегенә тапшыралар,
Яңгыратып соңгы җырларын.

Гаҗәп көчкә ия йолдызлар бар −
Керсез сөюләре хакына,
Мәңгелекнең бер өлеше булып,
Гасыр үтеп, җиргә атыла.

& & &
Гашыйк булып бу зәңгәр күккә,
Мәгърур кыя ашкан киңлеккә,
Гаярь бөркет, әйтче дөресен:
“Янып яшәдеңме − бер үзең?”

Болытларны үтеп югары
Күтәрелгәнеңне мин күрдем,
Йокы аралаш күргән төш диеп,
Ышанмаска теләп, күз йомдым.

Күпме еллардан соң яңадан
Пәйда булып зәңгәр киңлектә,
Шәфәкъ нурларына төрендең,
Эз калдырып, очтың син күккә.

Эз яктыртып йолдыз кабына,
Кичен айның тонык нурында.
Чын күңелдән сиңа сокланып,
Рухланамын тормыш уңында.

& & &
Дулкынланып сүз кушканда
Язгы гөлем сөмбелемә,
Зөһрә йолдыз балкып яна
Ялкын өстәп йөрәгемә.

Гыйшык уты, йолдыз кебек,
Күңел күгемне яктыртып,
Алып китте канат куеп,
Хәйям иленә очыртып.

Баллы инжир тулып пешкән,
Чүлмәкләрдә ‒ татлы ширбәт.
Каршылады шәрык кызы,
Сазда уйнап һәм җыр көйләп.

Сокландыргыч күркәм теле,
Күз карашы ‒ юк бәһасы.
Бәхетемә ярый син бар,
Саф Мәхәббәт Алиһәсе!

& & &
Җанны сөендереп ай калыккач,
Бер-бер артлы йолдыз кабына.
Янартауда гомер сөрә былбыл,
Кайткан төсле яшьлек язына.

Җимешләнгән хөрмә агачларын
Тутый кошлар йөри күзәтеп,
Җылы җилләр исеп хәл сораша,
Карашымны күккә юнәлтеп.

Күккә ашкан Чал тауларны күреп,
Йөрәк-бәгырь шунда ашкына,
Күкрәк читлегеннән шулчак җаным
Томырылды былбыл каршына.

Күпме еллардан соң бу очрашу
Нигә кирәк булган җаныма?
Тылсымлы көч, үз артыннан ияртеп,
Ил гиздерә дуслар катына,
Җыр җырлатып тормыш хакына.

& & &
Зәңгәр томан елга кичте,
Яшел хәтфә кырлар өсте,
Алмагачлар ак шәл япкан,
Якты иртә ‒ ал таң аткан.
Чыр-чу килә карлыгачлар,
Чут-чут сайрый сандугачлар.
Бүген бездә олы бәйрәм,
Тустыганда салкын әйрән,
Алып батыр тота мәйдан,
Яшь җилкенчәк ‒ күркәм айдан.
Кыз күңеле ‒ татлы сагыш,
Орынмагыз берүк ялгыш.
Ул ил гизә күркәм атта,
Бирмәс өчен серен ятка,
Далаларда чәчәк җыя,
Балбалларга башын ия.
Күпме гасыр җил-давыллар,
Югалганда күп кавемнәр,
Саклаганнар изге ташны,
Ташка тамган ачы яшьне.
Чал кылганда ‒ әрем исе,
Кардәш-ыру рухы көче,
Саксауллар ‒ тере чалма,
Дөя теле шуңа канда.
Хәтер, син, җитез аргамак,
Бире кил дә йөземә бак. ‒
“Каракошның хәле ничек?
Китмәдеме таудан күчеп?
Ташкыялар моңланамы?
Диңгез суы болганамы?
Күренәме җил барлыгы,
Сөләйман, корбан балыгы?” ‒
Сорау биреп телем арымас,
Изге җирдә эз югалмас.
Күз алдымда тәүге адым,
Чуерташлы җылы агым.
Туфрак булыйм үз илемдә,
Ике фәрештә иңемдә.
Җырым калсын җуелмаслык,
Чит-ят кулдан уелмаслык.

& & &
Ике дөнья арасында ил гизәм,
Юлаучыга хәл сорашып кул сузам.
Тирә-ягым шау чәчәкле гөлбакча,
Җиләк-җимеш, төрлесеннән өз, аша!

Һәр җимешнең үзенә хас хуш исе,
Күз алгысыз һәр чәчәкнең ‒ үз төсе.
Табигатьтә бар да камил, зыялы ‒
Таң атканда гөлбадранны күр әле!

Кыргый миләш көмеш таң суы эчә,
Төймәләре ай үсәсен көн үсә.
Тирә-юньдә былбыл кошлар сайраша,
Бала кошлар чыр-чу килә янәшә.

Хозурланып җаным аша күкләргә,
Җан халәтем ‒ әйе, таныш күпләргә.
Бал кортлары бал җыялар чәчәктән,
“Кемдер” шунда аваз салды шәфәкътән.

Нурга күмде сихри аваз җиһанны.
Әверелдем мин былбылга шулчакны,
Әй, сайрадым үз телемдә сөенеп,
Үз телемнең аһәңенә коенып.

Тормыш җыры мәгънәле вә үтемле,
Хакыйкатьнең юлы кырыс, катлаулы,
Ай һәм Кояш үсендерсә күңелне,
Өмет уты озынайта гомерне.

ЙӨРӘКТӘ ЯҢГЫРЫЙ ЯШЬЛЕГЕМ ҖЫРЛАРЫ
Йөрәктә яңгырый яшьлегем җырлары,
Җиткәндә гомернең сагышлы көзләре.
Йолдызлар җемелди кичен күк йөзендә,
Яшик, дип, дустанә Мәхәббәт илендә.

Үткәннәр хакында уйлап син борчылма,
Гомерем заяга үтте, дип ачынма.
Күрәмсең, бакчаңда өлгергән алмалар ‒
Телеңне йотарсың, шул хәтле баллылар.

Искиткеч мөлаем, хуш исле гөлләрең
Чыңлата күңелнең иң нәзек кылларын.
Күңелең кояшын балкытып таңнарда,
Юл алыр кабаттан тылсымлы язларга.

Йөрәктә назлана яшьлегем үрләре,
Мәхәббәт гөлләре кояшка үрләде.
Күңелем былбылы бирешми сагышка,
Өзелеп сайрый ул, тәм табып тормышта.

& & &
Капыл гына тау иленә сәфәр чыгып,
Тау чишмәсен үз иттең дә, суын эчтең,
Ә аннары чулпыларыңны чыңлатып,
Тау юлыннан чишмә җырын җырлап үттең.

Гаҗәпләнеп карап торды Ил агасы:
“Бу кем, − диеп, − кемнәрнең соң бу баласы?” ‒
“Нинди язмыш йөртә аны, алгысытып?” −
Таш кыялар телгә килде, җавап тотып.

Былбылларның тавышына гашыйк булып,
Тау бөркете, шоңкарларга сәлам бирде:
“Безгә килде, ком сахрасы − чүлләр үтеп,
Чәчкәйләрен толымнарга салып үрде”.

Ил гиздерә сихри-серле илаһ аһәң,
Тоткан кыйблаң сукмагыннан тайчанмасаң,
Тугры калып өстен көчкә табигатьтән,
Җан җылыңны сулган гөлгә бирә алсаң.

КАР БӨРТЕГЕ ТӨШӘ ҖИР ӨСТЕНӘ
Кар бөртеге төшә җир өстенә,
Гүя күктән йолдыз сибелә.
Йолдызларга тиңли алмыйм сине,
Салкынайдың ‒ йөрәк сизенә.

Кар бөртеген алдым учларыма,
Кул җылысы аны эретте,
Күз яшедәй җиргә тамды суы, ‒
Шушы мизгел барын хәл итте.

Кар бөртеген сиптең чәчләремә,
Якты таңым син, алиһәм, дип.
Бер карашың шулчак серең ачты:
Сөю газап китерә икән бит!

Кар бөртеге төшә җир өстенә,
Гүя күктән йолдыз сибелә.
Ниһаять, сез бергә атлыйсыз, дип,
Төн хуҗасы ‒ Ай да сөенә.

& & &
Көтмәгәндә син каршыма килдең дә
Алып киттең кояшлы тау иленә,
Тыңлаттың да таулар җырын яңадан,
Арындырдың сагышымнан, ярадан.

Күреп синең нур балкыган йөзеңне,
Күзләреңнән алалмыйм күзләремне,
Кабат кайтып гомер язы таңына,
Иңнәреңә сарылам мин тагын да.

Моң чишмәсе, чиксез дәрья син үзең,
Күңел кылын чиртә синең һәр сүзең.
Газаплана нигә бу бәйсез йөрәк? ‒
Җанга шифа биралырлык җыр кирәк!

Ешрак ишеттер тавышың, былбылым,
Ялкынланып чәчәк атсын гөлләрем.
Яңгырасын карурманда җырларың,
Кәккүкләрне моңландырган көйләрең.

& & &
Күзләремдә ‒ шәфәкъ яктысы,
Син икән бит җаным яртысы,
Пар аккошлар кебек, безгә әле
Зур юллардан бергә атлыйсы.

Йөрәк, язмыш кыркуларына
Буйсынмыйча, алга ашкына.
Киртәләрне атлап узарбыз,
Исән булсын безнең баш кына.

Кеше чәйнәр безнең гайбәтне,
Сорамаслар: “Хәлләр әйбәтме?”
Карап өнсез калырлар бар да:
“Унсигезгә мәллә тәкрарда?*”

...Сөя белгән кеше ‒ яшь бала:
Картаймый ул йөрәк, яшь кала!

  • тәкрарда ‒ кире кайтуда


& & &
Күк йөзендә тулган ай елмая,
Җылы җилләр исә даладан.
Мәхәббәтле яз иленә кайтып,
Яши башладым күк яңадан.

Гөл бөресе, ачылып, таң атканда,
Күз явымны алып, нур чәчә.
Гүя чынлап яз илендә яшим ‒
Күктә аккош яңа юл ача.

Ике ярны тоташтырган күпер
Үрелгән күк үрмә гөлләрдән,
Күпме юлчы эз калдырып үткән
Хозурланып гөлле юллардан.

...Хәтер җебен сүтеп, каударлы җан
Яз иленә кайта урау юлдан ‒
Хыял канатында булса да,
Бер мизгелгә өмет калса да...

МӘХӘББӘТ ГӨЛЛӘРЕ
Мәхәббәт гөлләре чәчәк аткан
Ком сахрасы ‒ чиксез далада,
Чал диңгездә дулкын ярып йөзгән
Аккош җырын ишетеп таңнарда.

Мәхәббәт гөлләре күкрәп яши,
Кыйтга булып күңел күгендә,
Тәрәз төбендәге тамчы гөл күк,
Чәчәк атып йөрәк түрендә.

Мәхәббәт гөлләре шытып чыга
Таш кыяда, диңгез ярында,
Тормыш җыры булып, мәрхәмәтле
Җир-Ананың изге куенында.

МӘХӘББӘТ НУРЛАРЫН ТАПЛАМА
“Югалттым, ахрысы, мин сине,
Нур сибеп балкыган йолдызым!
Күңелем күгендә ‒ кара төн,
Син кайда, кайларда, кайда соң?”

Югалттым, ахрысы, дигәндә,
Чал таулар ягыннан тавышың
Кыңгырау гөл кебек чыңлады,
Таратып йөрәгем сагышын.

Югалттым, ахрысы, диеп, син
Җиде кат бикләгеч саплама,
Шөбһәле уй салып күңелеңә,
Мәхәббәт нурларын таплама!

& & &
Мәхәббәтсез яшәү юк, диеп,
Сайрасыннар кошлар иртә-кич.
Күңел кылларыбыз чыңласын,
Мәңгелектән алып куәт-көч.

Яңгырасын аһәңле көйләр,
Шаккатырып мәгърур тауларны.
Сәламләсен таң кызы җыры
Шаулап-гөрләп килгән язларны.

Җан сихәте теләп барчага,
Иман нуры керсен күңелгә,
Сәгадәтле күңел байлыгы
Насыйп булсын һәммә кешегә.

МИЛӘШ МУЕНСА
Көзләр җиткәч, миләш кызы
Киде кызыл күлмәген.
Сөеклем, миңа килде дә,
Ал, ди, минем бүләгем.

Бу кызыл муенса иде,
Миләштән өзеп җыйган.
“Нигә иртә өздең, ‒ дидем, ‒
Бар матурлыгын җуйган?

Миләшне җыялар, иркәм,
Кар явып, кышлар җиткәч.
Аңларсың әле барын да,
Кар эреп, бозлар киткәч”.

Сөеклемә ошамады
Минем төртке сүзләрем:
Муенсаны өзеп атты,
Мөлдерәтеп күзләрен...

МИҢА МӘХӘББӘТ ЮЛДАШ!
Кай арада гомер үткән,
Кай ара чәч агарган.
Кай арада маңгаема
Тирән сырлар салынган.

Ә йөрәгем һаман да яшь,
Тел тидерерлек түгел:
Сөбханалла! ‒ дип әйтерлек
Унсигез яшьтә күңел.

Җырлап мәхәббәт җырларын,
Чәчем тарап үргәндә,
Көзгедә бер карчык күреп,
Чүт калмадым үлгәндә.

Ис-акыллым китте шулчак,
Картайганмын икән ич.
Ә мин, тиле, өмет баглап,
Көтәм һаман айлы кич.

Ни әйтсәгез дә әйтерсез,
Картайсам да ‒ йөрәк яшь.
Дөрләп янып, өзелеп сөйсен,
Миңа яшьлек теләктәш.
Мин бар кешегә ‒ чордаш,
Миңа Мәхәббәт юлдаш!

СЕРКӘ ОЧЫРА АРЫШ
Серкә очыра арыш,
Яшьлектән үтеп барыш.
Күксел таулар ‒ еракта,
Ә моңнары ‒ йөрәктә.

Сагыштан газапланып,
Ялгызым гаҗиз калып,
Күзәтәм җил искәнен,
Күкчәчәкләр үскәнен.

Таң нурына төренеп,
Үрмә гөлдәй үрелеп,
Кайтыйм ла илкәемә,
Җан иңгән җиркәемә.

Күп йөредем адашып,
Аңсызланып-саташып...
Бөркет ‒ биек-биектә,
Оча зәңгәр киңлектә.

Ял биримче җаныма,
Күтәрелеп янына,
Сүземне анык сөйләп,
Назланып кына көйләп:
“Серкә очыра арыш,
Яшьлектән үтеп барыш...”

СӨЙЛӘШИК МӘХӘББӘТ ХАКЫНДА

https://vk.ru/wall45336963_1664

(Ясалма Фәһем ярдәмендә язылган көй)

Сөйләшик Мәхәббәт хакында
Туачак ал таңнар хакына.
Сүзләрдән мәрҗәннәр тезсәк тә,
Калдырыйк моң итеп йөрәктә.

Чәчәкләр патшасы гөленнән
Таҗ үреп кигерттең башыма,
Чәчләрне чәчләргә бәйләгән
Саф кояш нурлары каршында.

Бу төстә – яшәүнең, тормышның
Иң бөек югары ноктасы.
Моң булып сарылдың җаныма
Җиткәндә гомернең уртасы.

ГОВОРИТЬ О ЛЮБВИ ВПОРУ ВНОВЬ
Говорить о любви впору вновь
Ради будущей нашей зари.
Так построим жемчужины слов,
Для мелодий сердца отворив.

Из царя ты цветов сплёл виток
И на голову мне возложил,
Чтоб из солнца лучей тот венок
Нам единую долю сложил.

В той короне – клубок наших сил
В середине земного бытия.
Ты мелодией душу обвил,
Озарив благозвучьем меня.

& & &
Табигатьнең гүзәллеге ‒ тын алгысыз,
Иген кыры, арыш шавы ‒ кагылгысыз.
Тургай җыры, киләчәккә өмет баглап,
Юл алдыра усаллардан саклап, яклап.

Ал офыкка карап атлыйм, йә кайсыгыз
Мәрхәмәтле кулын сузар, ярдәм итеп?
Күкрәгемә кулым куеп, бер мизгелдә
Телсез калдым, аңым җуеп, һушым китеп.

Нәни кошчык юлда ята тыпырчынып,
Җәрәхәтле канатыннан кан саркытып.
Өзгәләнә: “Зинһар, ‒ димен, ‒ зар елатма,
Йөрәгемдә яткан ташны син кузгатма”.

Җәрәхәтең юып алыр саба җиле,
Яшәү көче биреп сөяр дала гөле.
Гайрәт илә гыйбрәт алып син очарсың,
Аваз салып: “Табигать ул ‒ Сөю иле!
Сөю иле! Сөю иле! Сөю иле!”

& & &
Таң алдыннан җанны күккә ашырып,
Берөзлексез былбыл сайрады;
Кабатланмас илаһидыр тавышы ‒
Күңел күген биләп яулады.

Кабат яшьнәп кайтты кешелеккә
Чын күңелдән хезмәт иткәннәр, ‒
Гүя вакытлыча, бер мизгелгә
Безнең арабыздан киткәннәр.

Аккош күле сөенеп каршы алды
Көчле кул чабулар астында ‒
Ак каеннар, сылу таң кызлары
Онытмаганнар ич барысын да.

Аккош булып очкан изге җаннар,
Күл өстендә кат-кат әйләнде,
Мәңгелекнең сихри нуры кебек,
Галәм киңлегенә әйдәде.

& & &
Таң атканда ак болытлар
Агыла кыйбла ягына.
Кич җиттеме, бер-бер артлы
Күктә йолдыз кабына.

Меңәрләгән йолдызларга
Карап күзләр камаша.
Тулган айның сихри нуры ‒
Күл өстендә тамаша!

Ай нурында ике аккош
Күл оҗмахына төште.
Төнбоеклар, шат елмаеп,
Сәламлиләр: “Баш өсте!”

Хозурландырып күңелне,
Аккошлар канат какты,
Ак каурыйлары коелды,
Су өстен дулкынлатты.

Таң кызлары белән бергә
Көй көйләде камышлар.
Сайрар кошлар канат какты ‒
Җырчыларны алкышлап.

Бу гаҗәеп күренешне
Күңел күземе күрмәс?!
Матурлыкка дан җырласаң,
Гомерең бушка үтмәс.

ТӘЛГӘШ ЙӨЗЕМ
Кулыңда тәлгәш йөзем,
Бал, шикәр ‒ татлы телең,
Чәчләрең ике толым.
Мин ‒ Мәҗнүн, синең колың.

Кулыңда тәлгәш йөзем,
Ачамын сиңа серем:
Тиңлек даулап күңелем,
Тел яздыра йөрәгем.

Кулыңда тәлгәш йөзем,
Сызлана бәгырь-җаным.
Җавапсыз сөю ‒ түзем,
Күкләргә аша зарым.

Кулымда татлы йөзем,
Яңгырап көткән сүзем:
Шау чәчәккә күмелде
Сары яфраклы көзем.

& & &
Тыңла, бәгырь, җиһан ни сөйли,
Иртәнге җил нинди көй көйли:
‒ “Җиһан” сүзе, үтеп йөрәккә,
Юл алдырсын ерак-еракка.

Сүз һәм тавыш көче ‒ чыганак,
Сүз сөйләргә кирәк чамалап.
Кирәкмәс сүзләрне ишетмә,
Ишетсәң, сызгыртып йөгертмә.

Һәркемнең үз юлы-язмышы,
Уй-теләге, фикер агышы,
Хәтеренең якты сагышы.
Җан ярасы ‒ хата, ялгышы.

...Яңгыравык аһәңле тавыш
Чакырганда чиксез иңлеккә,
Рәхмәт әйтеп, аваз саламын:
‒ Мин күптәннән зәңгәр киңлектә
Каурый болыт булып агамын.

ҮЗ ИЛЕМӘ КАЙСЫ ЮЛ ИЛТӘ?
Ник, Ходаем, мине ят яраттың?
Ят илләрдә үтә гомерем.
Биек таулар, таулар ‒ минем илем!
Үз илемдә бары күңелем.
Чит җирләрдә мин бары байгышмын,
Тавыш бирәм Бөек Күгемә:
“Кайтарыгыз мине үткәннәргә,
Кайтарыгыз мине илемә!”
Һич югында миңа күрсәтегез
Туган йортым нигез ташларын,
Җан-дусларым, кан кардәшләремне,
Ыру-кабиләмнең башларын.
Нәсел агачымның тамырлары
Яши, димәк, калган сакланып.
Шәҗәрәләр җырын бер тыңлыймчы,
Туган туфрагыма сокланып.
Үтенәмен синнән, Бөек Күгем,
Чит тибәреп мине ят итмә.
Биек таулар, таулар ‒ минем илем,
Үз илемә кайсы юл итә?
Үз илемә кайсыгыз илтә?

ЧАКЫРУ АВАЗЫ
Янар учак ‒ күз алларымда,
Гөл бәйләме ‒ үз кулларымда.
Ераклардан кемдер эндәшә:
“Атлыйк бергә, атлыйк янәшә!” ‒
“Нәрсә соң бу? Нинди галәмәт?
Танытмыйсың нигә үзеңне?
Ябынчаң ач, күрсәт йөзеңне,
Йә булмаса калдыр билгеңне”. ‒
Билге ‒ кулымдагы беләзек,
Сурәтләр һәм сүзләр язылган:
“Минем белән атла син бердәм,
Минем белән бергә тигезлән!” ‒
Үтә күренмәле җепләр бар,
Язмышларны бергә бәйләүче.
Мәхәббәт ‒ ул бары бердәнбер,
Йөрәкләрне алга әйдәүче.
Янар учагым алларымда,
Чәчәк бәйләме кулларымда.
Ераклардан кемдер эндәшә:
“Атлыйк бергә, атлыйк янәшә!”

& & &
Шикләнеп айга карама,
Ай янында йолдыз бар,
Ике дөнья арасында
Үтәсе күперләр тар.

Күпер тарлыгы куркытмый,
Йолдыз янганда балкып;
Гөлләремнең татлы исе
Тарала җиргә аңкып.

Аккош булып, зәңгәр күлдә
Кемнең җаны коена?
Каеннардан моңсу көздә
Алтын яфрак коела.

Алмагачның иң очында
Бары бер алма калган,
Ул алманы әллә Ходай
Үз иркенәме алган?

Тулып пешкән алма җилдә
Җиргә төшеп ярылды,
Ширбәт эчендәге төше
Булды тиңсез яралгы!

Сокландырып табигатьне,
Баш калкытты, нур сибеп,
Таң йолдызы алкышлады
Ялкынланып, үз итеп.

& & &
Яңгырдан соң, гөрләвектәй чылтырап,
Каурый каләм агып килә, җыр җырлап;
Күңелемә хуш киләдер тавышы,
Тавышында ‒ яшәешнең агышы.

Яңгырдан соң җырлы-моңлы гөрләвек
Килеп җитте, чишмәсенә юл алып.
Мин дә җырлыйм, гөрләвеккә кушылам,
Эчемдәге аһ-зарымнан бушанып.

Үз иттем мин гөрләвекнең җырларын,
Күңел кылын чиртеп тарткан моңнарын.
Тиңләп мине гөрләвекләр ишенә,
Ак күгәрчен гөрләп кунды иңемә.

ЯКТЫ САГЫШ
Чишмә җыры ‒ якты сагыш:
Моңландырып уйландыра,
Син ялгызың түгелсең, дип,
Юл алдырып юандыра,
Иңнәремә канат куеп,
Далаларга ашкындыра,
Лачын белән тиңләштереп,
Биек тауларга ашыра.
Төн пәрдәсен-йөзен ачкач,
Аваз килә Бөек Күктән:
”Мөлдерәмә күз яшьләрең ‒
Энҗеләр күк, нинди күркәм!
Чорнап ала, ялкын булып,
Буйсындырып тәнне, җанны, ‒
Мәхәббәтнең бөек көче,
Көнләштереп аек аңны”.

ЧӘЧӘКЛӘР БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ
Яз килүгә мин юл алам
Әрәмәгә, урманга,
Иң беренче яз гөлләре ‒
Умырзая күп анда.
Кулларымны сузам да мин
Йомшак, бәрхет гөлләргә,
Иртәнге җил назласын дип,
Кыймыйм берсен өзәргә.
‒ Әйтегезче, төсләрегез
Ник зәңгәр йә шәмәхә?
Ак каеннар булгангамы
Яныгызда, янәшә?
‒ Күк йөзенә охшаганга,
Зәңгәр безнең төсебез,
Шәмәхә иөсне бирәдер
Миләүшәбез ‒ күршебез.
Ак каеннар саклый безне
Усал җилдән, давылдан.
Гомеребез кыска безнең,
Баш иелә кайгыдан.
Безнең дә яшисе килә,
Көн дә кояшны күреп,
Нурларында иркәләнеп,
Сөенеп һәм сөелеп.
‒ Гомерегез аз булса да
Кояшны сез күрдегез,
Ләйсән яңгырлар яуганда
Елмайдыгыз, көлдегез.
Шулай булгач, сәгадәтле,
Бәхетле язмышыгыз:
Җир-Анага рәхмәт әйтеп,
Догагызны кылыгыз.

& & &
Язгы сабан тургаеның
Җырын тыңлап, күккә аштым,
Көй-моңына гашыйк булып,
Күңел күзләремне ачтым.

Каян алган көч-кодрәтен ‒
Кояшка ул туры карый!
“Әй, нарасый бала”, ‒ диеп,
Җилфер җилләр чәчем тарый.

“Дәү үсәрсең һәм яшәүнең
Чын мәгънәсен фәһемләрсең,
Хәсрәт дәрьясының суын,
Мәҗбүр булып, син эчәрсең.

Бәхетсезмен дип, чаң сукма, ‒
Булма кибарәнә горур.
Гомер агышы ‒ бер мизгел,
Хис ташкынын тыю зарур.

Кем бәхетле, кем бәхетсез ‒
Кеше җанын аңлау авыр.
Юлны бүлсә өермә давыл ‒
Кеше үзен шулчак таныр.

Кояш сибә сихри нурын,
Һәммәбезгә бәхет бөркеп.
Елан тауга үрмәләсә,
Күзен чукый лачын-бөркет.

Сандугачтан үрнәк алып,
Яшәешкә мәдхия җырла,
Табигатьнең күрке булган
Аккошларны данлап зурла!

III. ЧАЛ ТАУЛАР МӘХӘББӘТЕ

[edit | edit source]

“Таулар миңа ‒ сөю биеклеге,
Таулар миңа ‒ йөрәк ярасы.
Үзәкләрне өзгән үткелләре ‒
Гомер белән гомер арасы”.
(Илсөяр Иксанова)

ЧАЛ ТАУЛАРНЫҢ МӘХӘББӘТЕН ЮЛЛА
Чал тауларның мәхәббәтен юлла,
Сөюеңне калдыр үзеңдә,
Әйтмәсәң дә, белеп-күреп торам
Сагыну-сагышыңны йөзеңдә.

Чал тауларның мәхәббәтен юлла,
Күңел күзем минем тауларда,
Сандугачлар кунып сайраса да,
Зифа буйлы яшел талларга.

Чал тауларның мәхәббәтен юлла,
Җырлап яшәвемне теләсәң,
Йөрәгемнең назы сиңа булыр,
Сихри үрләремә өндәсәң.

ЫШАНЫЧ ТАУЛАРНЫ КҮЧЕРӘ
Юл алам яшьлегем үренә,
Үрләрдән Ак Кыя күренә.
Бәлки ул саклыйдыр эзләрне,
Эзләрдән уелган сүзләрне:
“Ышаныч тауларны күчерә!”

Ак Кыя, баш иям ерактан,
Сокланып чын ихлас йөрәктән,
Һаман да син шул ук икәнсең,
Шаян, шук, җор телле, күркәмсең:
“Мәхәббәт барысын кичерә!”

Янәшә уелган бу юллар
Йөрәктән җуелмас күп еллар,
Елмайтып көлдерер, елатыр,
Соңыннан кадерләп юатыр:
“Ышаныч тауларны күчерә!
Мәхәббәт барысын кичерә!”

& & &
Тау бөркете, гаярь, берьялгызың гелән
Очасың син кай якларга, колач җәеп?
Мөмкин булса, мине дә ал үзең белән,
Гомер җебем өзелгәнче, кояш баеп.

Янәшәмдә син барында ныклык килер,
Юк-бар уйлар баштан чыгып, шөбһәм кимер.
Акчарлаклы диңгез өстен айкап очыйм,
Рәхмәт илә күзләреңнән үбеп кочыйм.

Мәрхәмәтлем, бәһасыздыр синең фикер,
Сүз куертмыйм, үз зәүкыңда телең үткер:
“Һич шикләнмә ‒ алда сине сәфәр көтә.
Иң мөһиме ‒ язмыш үзе әйдәп йөртә”.

& & &
“Көчем җитмәде Кояшка багарга,
Арыктагы сулар кебек агарга..
Кичерә алсаң, кичерә күр, йа Раббым!
Акламадым тәкъдир-язмыш сынавын...

Бер-бер артлы көн артыннан көн узды...
Асыл кошым таң калдырып җыр сузды,
Ишеттердең галәм аша җаныма
Керсез сөю, саф Мәхәббәт хакында.

“Мин бүгеннән, әверелеп мәҗнүнгә,
Сәфәр чыгам Янартауларга, үргә”. ‒
Күңел күгемне биләде сихри нур,
Әйтеп шулчак: “Әхлагың әҗерен күр!
Көчең җитте саф Кояшка багарга,
Арыктагы сулар кебек агарга!”

...Үтеп барган чакта утлы сызыктан,
Каләм тибрәтеп булырмы кызыктан?

& & &
Тау чишмәсе чыңлый күңелемдә:
“Онытма! ‒ дип, ‒ туган ягыңны,
Яшәү яме, рух ныклыгы биргән
Бөркетләргә гашыйк чагыңны”.

Тау чишмәсе чыңы сөендереп,
Күңел кошым өзелеп сайратты.
Хозурланып шулчак юлга чыктым,
Җан иркендә сихри таң атты.

Тау чишмәсе чыңлый, былбыл сайрый,
Җилләр исә кыйбла ягыннан.
Туган туфрак тарта, диләр, илгә...
Гомер шәме сүнәр алдыннан.

Хәл-әхвәлне сорап, Ил агасы
Сүз катканда, сөеп аркамнан,
Искитәреп кояш күтәрелде
Мәртәбәле таулар артыннан.

& & &
Бүгенге көн минем өчен − гөл бакчасы,
Гөлбакчада сайраган кош − тел ачкычы,
Мәңгелектән тавыш биргән изге җаннар −
Гөлләремә су сибүче, таң балкышы.

Күз күралмас үтә нәзек утлы кыллар
Күңел күгең йолдызына зыян салмас,
Тел яшереп, үз эчеңә тик бикләнсәң,
Күңел кошың хыянәтне кичералмас.

Тәфсир кылыр вакыт җитте, аңла шуны,
Максат итеп куй алдыңа аңлашуны.
Кабул кылыр күз карашың һәм җан җылың
Шул асыл кош − камил күркәмлек былбылың.

Гөлбакчаңда күкрәп үскән назлы гөлләр,
Мәдхия укып, яшәешкә җырлар җырлар.
Остазың каршыңа килер, сөенеп шулчак,
Тормыш юлыңны яктыртып, кабызып учак.

& & &
Барган юлым кинәт, ни хикмәттер,
Урталайга ярылып бүленде,
Юл чатында калган шул мизгелдә
Бөтен җиһан гөлгә күмелде.

Күз алгысыз якты нур сирпелде
Гөләпләрнең һәрбер таҗыннан,
Җан иркәләп, сихри моң агылды
Күккә ашкан Чал тау ягыннан.

Әсәрләнеп бу илаһи моңга,
Былбыл кошлар хәтта тын калды,
Күңел күгендәге бөре ачылып,
Болын-тугайлыкка юл алды.

Иген кыры буйлап җаным йөри,
Күкчәчәкләр җыеп, шатланып,
Җилдән җитез камчысын уйнатып,
Юлчы килә, атка атланып.

Нинди хәбәр алып килә икән?
Изге булсын әйтер хәбәре,
Җанга үтеп керсен үзгә тавышы,
Сокландырып Бөек Галәмне.

& & &
“Бирешмисең, матур күренәсең,
Үз-үзеңне тотыш килешле...” −
Шатлык яше тамдырып күзләремнән,
Вәкарь белән юлчы күреште.

Гаҗәп серле манзара ачылды,
Гаип булды йолдыз, атылып,
Күз алгысыз Мәгърур тау кыясы
Ниндидер көй көйли онытылып.

Тылсымлы көй, үз артыннан ияртеп,
Изге чишмә суын эчертте,
Иңнәремә канат куеп бер мәл,
Аккош итеп күккә очыртты.

Галәм киңлеге ул− бер нурланыш,
Илаһи моң, меңәрләгән төс.
Күз чагыла, кояшка карасаң,
Кайтыр юл юк, гыйбрәт алмасаң...

& & &
Бөтерелеп яуган чакта энҗе карлар,
Ялварулы караш төбәп бер Тәңрегә,
Чал тауларны сагынудан, җаным дәшә
Өзгәләнеп: “Кайтар, ‒ диеп, ‒ туган илгә”.

Ак күбеккә баткан юрга чабып узды,
Бар көченә ут уйнатып, томырылып.
Күк йөзендә очкан аккош гаип булды,
Мәңгелек йолдызы кебек эз калдырып.

Таң атканда тәрәз какты ак күгәрчен,
Ком сахрасы күмелде, дип, шау чәчәккә!
Сокландырып Җиһан гөлен, тиңсез былбыл
Мәдхия җырлый табигатьтән өстен көчкә.

Кояшлы җыр биләп алды күңелемне,
Хозурландырып ярсып типкән йөрәгемне.
Гөл таҗларыннан чүпләмләп яулыгымны,
Ай нурында иңемә салды язмыш җиле.

ЕРАК-ЕРАКТА УЧАК ЯККАННАР
Ерак-еракта учак якканнар,
Очкын чәчрәтә аның ялкыны,
Шау-шулы диңгез ярсуы тынып,
Ярга бәрелеп, уйный дулкыны.

Күңелдән китмәс матур мизгелләр
Озата бара якты көннәргә,
Канатландырып сагышлы җанны,
Зәңгәр шәлъяулык сала иңнәргә.

Ерак-еракта учак якканнар.
Сәламен биреп, кемдер кул изи.
Ихтыярсыздан, чарасыз булып,
Язмыш ярында Таш Кыя иңри.

Тормыш китабын актару авыр...
Коры кайнар җил җанны телгәли.
Уй-хыялларны ашырып чынга,
Кыйбладан килгән җылы иркәли.

Ерак-еракта учак якканнар.
Агымсу кебек еллар акканнар.
Очкын чәчрәтеп, җиһан гөлләре
Яткын җирләрдә чәчәк атканнар.

& & &
Каршылыйсы иде ал таңны,
Бар мәшәкатьләрдән арынып,
Күккә ашкан Чал тау битенә
Зәңгәр томан булып сарылып.

Сары сагыш телсә йөрәгем,
Канлы яшьләр тамса күземнән,
Тау бөркетен күреп сөенәм, ‒
Кояш нуры китмәс йөземнән.

Сары сагыш, язгы бер мәлне
Күкрәтте дә күңел күгемне,
Юлга озатты Чал тау ягына
Кырыс җилләр искән бер көнне.

Рух ныклыгы өстәп җаныма,
Аккош оча кыйбла ягына,
Былбыл җыры кебек наз биреп,
Юл яктыртып, йолдыз кабына.

Яшьлек эзе калган Чал тауга
Канатланып кайттым яңадан.
“Салма, ‒ диеп, ‒ утлы сагышка!” ‒
Үтенәмен Раббым Алладан.

& & &
Кыя-таулар кичә-кичә,
Барам кояш каршына:
“Сәламемне кабул ит, ‒ дип, ‒
Саф сөюем хакына”.

“Мәрхәбә! Хуш киләсең!” ‒ дип, ‒
Кояш каршыма килә. ‒
“Яшермичә йөрәк серең,
Ачылып, ‒ диеп, ‒ сөйлә”.

“Синнән яшерер серем юк,
Күңелем ‒ ачык китап.
Уйлыйсыңмы, күңелемдә
Бардыр, дип, исәп-хисап?”

Елмайттырып, кояш дәште:
“Шаярттым гына!” ‒ диеп,
Күңел күгем гөлләренә
Сихри нурларын сибеп.

Галәм кошы, сайрап шулчак,
Еракка аваз салды,
Балкытып күңел кояшым,
Йолдыз яңгыры яуды.

БАЛАЧАК ЭЗЛӘРЕ
Иң бәхетле шат көннәргә
Юнәлтеп уй-хисемне,
Кайтып киләм олы юлдан,
Тапмаммы дип эземне.

Балачак үзе сакланган
Ямьле инеш буенда,
Зифа таллар тибрәләләр,
Керә язып куенга.

Сагындырып кайттың, диеп,
Яр карлыгачы дәшә,
Күңелемне моңландырып,
Чишмә чыңлый янәшә.

Чишмә чыңына кушылып,
Асыл кошлар көй көйли,
Алар бит, сайраган булып,
Йөрәк серләрен сөйли.

Рәйхан гөлләре елмая,
Аңкытып хуш исләрен.
Саба җилләре истеләр ‒
Таралдылар хисләрем.

Күңел күгем гөле әйтте,
Ачып сихри таҗларын:
“Туган авылың туфрагында
Чәчәк атсын җырларың!”

НИГЕЗ ТАШЫ
“Озак йөрдем еракларда,
Зур йөк бирде йөрәкләр дә,
Сиңа кайттым: без бит ‒ игез,
Туган туфрак, туган нигез”.
(Марсель Гыймазетдинев)

Кендек каны тамган нигез ташы
Сагындырды, кереп төшләргә,
Күзләремнән кайнар яшь тамдырып,
Юл алдыра туган җирләргә.

Кендек каны тамган нигез ташы‒
Хак биргесез гәүһәр-энҗедер.
Гомер буе үзенә тартып торган
Туган йортның нигезе изгедер.

Кендек каны тамган нигез ташы,
Баш иямен сиңа тезләнеп,
Сайрар сандугачың булыр идем,
Каршы алсаң әгәр хисләнеп.

Кендек каны тамган нигез ташы,
Әверелеп бәллүр чишмәгә,
Чыңлап акты, нечкә күңелемне
Бирелдереп татлы хисләргә.

МЕҢ РӘХМӘТЛЕ ЯЗМЫШЫМА
Мең рәхмәтле язмышыма,
Сары төскә гашыйк иткәнгә:
Ак сагышы ‒ йөрәгемдә,
Җиз кыңгырау моңы ‒ үткәндә.

Мең рәхмәтле язмышыма:
Ага чишмәм Чал тау өстендә,
Юлларымда маяк булды ул
Ай тотылган караңгы төндә.

ҮТКӘН КӨН АВАЗЫ
Сагышлы үткән көн авазын
Кузгатма Чал таулар каршында.
Туар таң, килер көн өметле ‒
Йөрәгең җылысын тарсынма.

Сагышлы үткән көн авазын
Бер моңсыз көйләргә көйләмә,
Гөнаһлы сүз барын онытып,
Ашыгып артык сүз сөйләмә.

Сагышлы үткән көн авазын
Яд әйләп, бүгенне хурлама.
Шәфкать кыл хәятта барчага,
Җаныңа кара тап сылама.

Сагышлы үткән көн авазын
Чал таулар хәтеремнән югалтты.
Чал таулар ‒ Мәңгелек юл башы,
Күңелең саф булса, юл якты!

ТАУ ЕЛГАСЫ БУЛЫП КАЛАМ
Тау елгасы булып гомер итәм,
Агышкаем минем мең төрле.
Бормаланып, салмак кына үтәм,
Кайчак ярсыйм диңгез шикелле.

Дуамаллап дулыймын да, тынып,
Онытылып шәфәкъ күзәтәм,
Җан тынычлык теләп, илтифатым
Кояш чыгышына юнәлтәм.

Кичләр җитеп, ай калыкты исә,
Хозурланып айга багамын.
Каурый болыт булып дүнәм кайчак,
Галәм киңлегендә агамын.

Еламсыр тал, бөдрә каеннарны
Назлап кочагыма аламын.
Тик шулай да мин барыбер үзем ‒
Тау елгасы булып каламын!

КОЯШЛЫ ҖЫРЫМНЫ ЭЗЛИМЕН
Кояшлы җырымны эзлимен
Чал таулар каршында тыңладым
Өзелеп асыл кош сайравын,
Тавышының таулардан шаңдавын:
“Кояшлы җырымны эзлимен,
Табармын, өметне өзмимен!”

Нинди җыр бирми соң тынгылык?
Ходаем, насыйп ит сабырлык...
Өнем дип уйларлык сагымлык:
“Кояшлы җырымны эзлимен,
Табармын, өметне өзмимен!”

Белмимен, бу ярсу сагышым?
Күкләрнең сынавы ‒ язмышым?
Тыңлыймын асыл кош тавышын:
“Кояшлы җырымны эзлимен,
Табармын, өметне өзмимен!”

Нинди сер ул җырда яшеренгән?
Ихластан, үземнән, күңелемнән:
“Хасиятен белергә телимен.
Кояшлы җырымны эзлимен,
Табармын, өметне өзмимен!”

& & &
Янартавым чакыра үзенә:
“Эзләреңне миндә уй әле,
Иңнәреңнән кочып үбимче,
Күкрәгемә башың куй әле!”

Бишек үрдем үрмә гөлләрдән,
Таң җилләре назлап уйната.
Сандугачлар гөләп чәчәген
Ай нурында сайрап уята.

Тау бөркете килде кунакка,
Дала кылганы күк чал чәчле.
Керфегемнән тамган бер тамчы
Тирә-якка энҗе-чык чәчте.

Бүген бездә бәйрәм, ‒ сәгадәт:
Телдән телгә күчте әманәт.

& & &
Янартаудан атылган ут
Юл алганда сискәндереп,
Ябырылма кар Чал таудан
Шуып төште, юлын бүлеп.

Кар сулары ургып ага,
Кайнар чишмә суы кебек.
Утлы күмер – күбек ташлар
Эределәр көпшәкләнеп.

Ургып аккан су эзендә
Үсеп чыкты кызалаклар.
Тау итәген ямьләндереп
Очып уйный күбәләкләр.

Табигать рухы ‒ гайрәтле,
Өмет чаткылары чагып,
Яшәү көче һәм дәрт бирә, ‒
Яшә иркен сулыш алып.

ТАУЛАР МОҢЫ
Гашыйк булдым күксел тауларыңа,
Кояшлы ил ‒ гүзәл Фирганә!
Сагынудан җаннар өзгәләнә,
Сабырлыклар, Ходай, бирсәнә!

Йөрәк саклый күңел түрләрендә
Таулар җырын, гүзәл Фирганә! ‒
Җиде кайтавазлы моңнарыңны...
Сабырлыклар, Ходай, бирсәнә!

Күккә ашырды мәхәббәте белән
Тау бөркетең, гүзәл Фирганә!
Сагынудан җаннар өзгәләнә,
Сабырлыклар, Ходай, бирсәнә!

ЧАЛ ТАУЛАР АВАЗЫ
Яр астында челтер чишмә агадыр,
Йөрәгемдә хәсрәт уты янадыр.
Юл буенда ут үләне гөлбадран,
Ничек арынырга соң бу ярадан?

Йөрәк сүзен әйтер өчен көч кирәк,
Күңел кылын чиртер өчен көй кирәк.
Кайгы ташын кузгатып ла кайтадан,
Ачы җилләр бөтереп алды яңадан.

Йөрәк итен телемнәргә телделәр,
Күңел кылын зар елатып өзделәр.
Хәсрәт уты телгәли җанны яман,
Берөзлексез кан саркыта ярадан.

Гомер шәме сүнде инде дигәндә,
Аякларны көчкә сөйрәп йөргәндә,
Аваз салды гаярь бөркет Чал таудан:
“Уйлама һич ваз кичәргә дөньядан!”

“Һәр минутта әйтик сөенеп:
Дөнья ямьле! Яшим! Яратам!”
(Фәүзия Солтан)

IV. ТЕРЕКЛЕК СУЫ

[edit | edit source]

Дөньялыкта кеше вакытлыча,
Тереклекнең суы ‒ мәңгелек.
(Әлиф Галимов)

& & &
Аңлатылмас могҗизалар дөньясында
Яшим сыман, мәгънәсезгә азапланып.
Йөрәк әрнеп, өзгәләнеп, тыным кысты,
Яман сүзеңнән ваз кич, дип, каударланып.

Күңел кошың, ни халәттә яшәсә дә,
Канат кагып, зәңгәр күккә ашмаса да,
Гашыйк булып бәллүр чишмә тавышына,
Әсәрләнеп, мәдхия җырлый агышына.

Якты йолдыз кебек балкып айлы кичтә,
Ялкын өстәп, ышаныч баглап тойгы-хискә,
Изге теләк-хыялыңны чынбарлыкка ашырасың,
Тел ачкычын алырга дип ашкынасың.

& & &
Ата-бабаларның моңнарын
Тыңлар идем очар кош булып,
Далаларның кызыл мәкләрен
Сөеп үпкән җилләрен кочып.

Ашырыр идем йөрәк җырларын
Түгәрәк күл аккошларына,
Сәламнәрен тапшырыр идем
Зифа буйлы камышларына.

Назлаганда ак каеннарны
Ата-бабаларның моңнары,
Яңгырасын иде җиһанда
Саф Мәхәббәт ‒ сөю җырлары.

& & &
Әйтер сүзең җылы булса,
Сулышың булыр иркен.
Кешелеккә хезмәт итсәң,
Бәхетең булыр бөтен.

Ышаныч, өмет, мәхәббәт
Туры юлны күрсәтер.
Таш кыялар, телгә килеп,
Кыйбла якка юнәлтер.

Кыйбла яктан нур агылыр,
Йөрәк шәмен җанлатып.
Яңгыр явып, Кояш чыгар,
Күңелең кылын чыңлатып.

Җир-Ананы сөендереп,
Моңлы җыр яңгырасын!
Туң йөрәкләрне эретеп,
Асыл былбыл сайрасын!

Дуслык кошлары очсыннар,
Иңләп күк киңлекләрен!
Илаһи көйләр агылсын
Назлап җиһан гөлләрен!

& & &
“Мәхәббәт ‒ кояш нуры”.
(Ренат Харис)

Бөтен нәрсә ‒ вакытлыча,
Бер Аллаһы ‒ мәңгелек,
Аллаһка булган мәхәббәт ‒
Күңелдәге изгелек.

Саф Мәхәббәт ‒ якты хистән,
Матур, татлы тойгыдан,
Кояш чыгуын көтәбез
Ал шәфәкъ сызылудан.

“Мәхәббәт ‒ кояш нуры” дип,
Шагыйрь әйткән сүзләр бар.
Тик барыбер йөрәкләрдә
Мәхәббәткә урын тар.

Җан телиме алтын-көмеш?
Җан кояш нуры көтә,
Йөрәк ташын эретергә
Бары җылы сүз җитә.

Ягымлы сүз ‒ сихри аһәң:
Җанны бөтереп алып,
Еракларга алып китә,
Күңелгә моңнар салып.

& & &
Мәхәббәт җырын җырларга
Язмаган һәркемгә дә,
Таулар күккә тартыладыр
Ай тотылган төндә дә.

Җыр исәнлек алып килә,
Төсләр яра төзәтә.
Офык ачылу ‒ иң күркәме:
Сөю утын дөрләтә.

Үткән көннәрнең авазын
Җил алып китә ерак.
Мәхәббәткә мәдхиядә
Үтсен гомерең җырлап.

Шатлык белән куандырыр
Килер көннең таңнары,
Хәлең сорап, кулын сузар
Мәңгелек угланнары.

Мәхәббәт җырын җырларга
Язмаган һәркемгә дә.
...Йоклаганда ял итәдер
Гәүдә генә бәндәдә!

ҮТКӘННӘРГӘ КАЙТУ БУЛСА
Үткәннәргә әгәр кайту булса,
Ут-суларны кичәр идем мин,
Ташкыялар аша, бөркет булып,
Яннарыңа очар идем мин.

Сине эзләр идем көне-төне,
Юлдаш итеп изге теләкне,
Киләчәккә алып бара торган
Мәхәббәтең ‒ синең бүләкне.

Үткәннәргә әгәр кайту булса,
Бары сине эзләр идем мин,
Синең хакка янә канатланып,
Ут-суларны кичәр идем мин.

& & &
Гөл үсәдер кояш нурына үрелеп,
Күңел көтә ел фасылын өзелеп.
Гашыйк җанга кыш ае ни, көзең ни ‒
Гыйшык уты, боз яуса да, сүрелми.

Үз имзасын үреп үтә эзенә,
Колак салган аксакаллар сүзенә,
Уфтанмаган, юкка-барга үртәлеп,
Тәкъдир белән таба белгән урталык.

БӘХЕТ ГӨЛЕ ‒ ТУГАН ҖИРДӘ
Ак канатлар иңнәремдә,
Җылы сүзләр телләремдә,
Ак күбәләк очып уйный
Яшьлегемнең эзләрендә.

Көлемсерәп килгән язда
Күңел кошым канат кага,
Бәллүр чишмә суы кебек
Йөрәк җырым чыңлап ага.

Бәхет эзләп юл йөрмимен,
Бәхет кошы ‒ иңнәремдә,
Бәхет гөле ‒ туган җирдә,
Кояш җылы ‒ туган илдә.

Көзен киткән аккошларның
Күзләреннән яшьләр ага,
Сагышланып ялгыз каен
Һәрбересен озатып кала,
Каенның да чукларыннан
Яше тама, яше тама...

& & &
Җиде яфракка бер чәчәк
Уйга салды башымны:
Ни сәбәпле кисәтә ул,
Күрсәтмә, дип, яшеңне?

Мин еларга җыенмыйм ич,
Бар да яхшы, бик әйбәт.
Мәрхәмәтле Җир-Анага
Изге теләк вә хөрмәт.

Асыл кошлар сайрасыннар
Гөл чәчәгенә кунып,
Тереклек суын эчсеннәр,
Һәрдаим бердәм булып.

Яңгырасын шат авазлар,
Җанга сихәт, ямь биреп,
Йокыдан уятсын кояш,
Сихри нурларын сибеп.

Тынычлык күгәрченнәре
Каршыласын һәр таңны,
Күңел байлыгы юмарттан
Яктыртсын зиһен-аңны.

Кылган догалар ирешсен,
Рухи көрлек, дәрт теләп,
Ходайга рәхмәт йөзеннән
Яшә, мәдхия көйләп!

& & &
Язмаларда ‒ җан авазы,
Мәңгелекнең кайтавазы.
Мәхәббәтнең бөек көче,
Табигатьнең сихри төсе.

Борынгыдан килгән аваз ‒
Гүзәл, күркәм кояшлы яз.
Күңел күгенең балкышы ‒
Өмет утының яктысы.

Туган якның җир җылысы ‒
Челтер чишмәләр агышы.
Сулмас чәчкә ‒ Җиһан гөле,
Былбылларның моңлы көе.

Язмаларда ‒ ил хәтере,
Аксакаллар киңәшләре,
Тәкъдир, язмыш хикмәтләре,
Мәңгелекнең өммәтләре.

& & &
Сагышлымы сезнең яратулар?
Сөюләрдән бармы ярагыз?
Сезнең өчен яшим
Кимсенгән күк ‒
Мин сөйгән күк сөеп карагыз!
Зөлфәт

Акыл ягым чамалырак, дия торгач,
Сөю каршында акылым тез чүкте,
Шул мизгелдән тылсым-нурлар ала-ала,
Гомер язына, сөенеп, юлга чыкты.

Гүя аңа бары унҗиде яшь,
Гашыйк булып барча гөлләргә,
Һәрбересен сөеп иркәли ул,
Сәлам биреп искән җилләргә.

Гаҗәпләнеп, туктап карап тора,
Аптырашып бераз бу җилләр,
Ә аннары юл алалар, әйтеп:
Беткәнме, дип, тиле-мәҗнүннәр.

Акыл калды күз яшенә буылып,
Кызганды ул җилфер җилләрне:
Үзе ни әйткәнен аңламаган
Аңлармы соң гашыйк җүләрне?

Каршы җилләр кайчак юл яздыра,
Рухи көчкә гәр ирешмәсәң.
Шәфкать кулы суза алмас бәгырең,
Сөю касәсеннән эчмәсәң.

& & &
Яңа көн туды. Күңелдә шатлык.
Җырлата яшьлек. Уйлата картлык.
Яңа көн туды. Дөнья нурлана.
Биш вакыт намаз. Күңел куана.

Җуелып сукмакта яшьлек эзләре,
Җитте гомернең уйчан көзләре.
Көз. Кызгылт-көрән ‒ яфраклар төсе...
Көзен кырыс җил бермә-бер көчле.

Саргаеп-корып, үләннәр кипте,
Җылы якларга кошлар да китте.
Агачлар бар да йокыга талды,
Юлга чыктым дип, кыш хәбәр салды.

Кыш килеп җитте, ап-ак кар яуды,
Басу-кырларга ак юрган сарды.
Куяннар киде ап-ак туннарын,
Бүреләр улый кайчак көннәрен.

Шыгырдап ачыла авыл капкасы,
Коймага эленгән балык җәтмәсе.
Яңа көн туды. Картлык талпына
Барып җитәргә иман йортына.

Авыл мулласы. Искиткеч мәкам ‒
Илаһи көче күкләргә ашкан.
Азан тавышына җиһан калган тын,
Кыйбла ягына юл алган рухым.

Колак ишетүдә, күзләр күрүдә ‒
Азан тавышы яңгырый күңелдә.
Раббым, җанымны тынычлыкта тот,
Соңгы көнгәчә юлымны яктырт.
Соңгы көнгәчә юлымны яктырт!

& & &
“Бисмиллаңны әйт тә ишек ач
Юлчы-мосафирга син, иркәм,
Сал мендәрең аяк астына,
Ташкын суны кичеп ул килгән”. ‒

Һәм кыйбладан искән таң җиле
Сорау биреп дәште шулчакны:
“Таныдыңмы, − диеп, − бу затны,
Әйт дөресен, әллә чит-ятмы?” ‒

“Чит-ят түгел, бик тә кадерле,
Олуг чәчән килгән яныма”. ‒
Сөенечтән ярылып, йөрәгем,
Хафа салма берүк җаныма...

Бүген бәйрәм, дөньям түгәрәк,
Үргә менде атым юргалап.
Күк гөмбәзе астында сөенеп,
Табын кордык таңда бергәләп.

Рәхмәт сиңа, Бөек Остазым!
Ышанычым минем акладың,
Кәүсәр суы салып саклаган
Чүлмәгемне бәреп ватмадың.

БУ ДӨНЬЯДА СИН БАР ЧАКТА
Синең хакта уй уйласам,
Гаҗәпләнеп таңга калам,
Үткәннәрдә онытылып,
Язларыма кайта алам.

Бөреләнеп яфрак ярам,
Чәчәк атып җимешләнәм,
Көзге кырау сугар диеп,
Кырысланмый юашланам.

Гүя барысы − яшәешем,
Кыяфәтем вә рәвешем,
Бар барлыгым − синең хакка,
Бу дөньяда син бар чакта.

ДАВЫЛЛАРГА КАРШЫ ТОРАМ
Давылларга каршы торам әле
Сынган канат белән булса да,
Күңел күген кара болыт каплап,
Күздән яшь тамдырып узса да.

Сынган канат белән диңгез кичеп,
Ташкыяга барып бәрелдем.
Үзәк өзгеч җан авазын ишетеп,
Ярсу уйларыма бирелдем.

Нинди язмыш алып чыкты юлга,
Сынган канатымны каерып,
Бертуктаусыз каршы җил искәндә
Туган туфрагымнан аерып.

Диңгез суы тозлы, тәме әче,
Бар бәгъзегә үтеп яндыра,
Сулышымны, тыннарымны кысып,
Ихтыярсыз, көчсез калдыра.

Давылларга каршы торам әле,
Килер көнгә ышаныч баглап,
Тәкъдир, бәлки, юлымны яктыртыр,
Күңелемнең аһ-зарын аңлап.

& & &
Җыры белән алгысытып җанны,
Юл алдырды таулар ягына.
Тау өстендә чылтырап чишмә ага,
Ак болытлар агыла тын гына.

Җыры белән алгысытып җанны,
Тәкъдирнеңме мине сынавы?
Хәнҗәр белән кыны кушылган күк,
Йөрәгемнең ярсып дөрләве.

Аңлый алмыйм, нигә бу сынаулар,
Бәйсез булып, коштай очмагач,
Күккә ашкан шушы Чал тауларның
Кочагында күкрәп үсмәгәч?

Саба җиле тәрәзәгә шакый,
Вакыт килер җырлап атларга.
Гөл бөресе гел кояшка карый,
Бал кортлары килгән багарга.

Тау иленең гаярь чал бөркете
Үз катына дәшә, үз күреп,
Тау чишмәсе суы ‒ авыз ит, дип,
Куш учыңа алып, хуш килеп.

Тау чишмәсе суын авыз иткәч,
Җаның-рухың булыр ирекле.
Җәннәт бакчасына кереп очар
Җәннәт кошы − шундый күрекле.

“Нинди хикмәт бу!” − дип, онытылып
Карап торырсың син, аптырап,
Тау иленең гаярь чал бөркете
Сәламләсә үзе каршылап.

& & &
Ике ярны тоташтырган күпер янып,
Яр буенда учак яктым, ялгыз калып.
Җылысына очып килде күбәләкләр,
Шатландылар сөенешеп чал тирәкләр.

Җырлый алар, мәдхия укып яшәешкә,
Илһам биреп тереклеккә, көнкүрешкә.
Актарылып, ташкын сулар ашып киткән,
Офыкларның яктырганын күңел көткән.

Ике ярны тоташтырган күпер янып,
Җилләр исә, җил йөгерә төтен куып.
Өмет уты йөрәкләрдә сүнмәсен һич, сүрелмәсен.
Үрелгән чәч җил искәндә сүтелмәсен.

& & &
Инештә яралып, диңгезгә юл ала
Гап-гади чуерташ, ‒ әйтерсең, кыз бала.
Үз төсен, сафлыгын ул саклый алырмы,
Каршыга җил исеп, туктатса агымны?

Ярый ла, көч җыйса, фикерен чуалтмый,
Вакыт, дип, санаулы, башкаен югалтмый,
Давылда чыныккан сер бирмәс ятларга,
Омтылыр бары тик гел алга атларга.

Тормышчан максаты − диңгезгә җитәргә,
Бирелгән бурычны лаеклы үтәргә.
Хыял һәм чынбарлык, моң булып үрелеп,
Җан өрер, дулкыннар шавына күмелеп.

Әкренләп зиннәтле мәрмәргә әверелер,
Әлбәттә, үзәктә беренчел төс калыр,
Нәкышче-сынчылар бизәкләп сырларлар,
Кояшка каратып, тәрәзә уярлар.

Инештә яралып, диңгезгә юл ала
Гап-гади чуерташ, − гаҗәеп эз кала.

& & &
Каурый каләм серле юл алдыра,
Кояш чыгышына каратып,
Мәхәббәт ялкынын сүндермичә,
Яшьнәп яшәү диеп җан атып.

Җир-Ананың үлмәс гөле кебек
Чәчәк атса шагыйрь каләме,
Гөлбакчада өзелеп былбыл сайрар,
Сихри нурга төреп галәмне.

Каурый каләм язган шигъри юлда ‒
Кул җылысы, йөрәк сагышы,
Табигатьнең затлы шоңкарлары,
Бәллүр чишмәләрнең агышы.

КЕШЕ ҮЗ ЯШЕ БЕЛӘН МАТУР
Кеше матур үз яше белән,
Өзмәсә Хакны рәхмәтеннән.
Аллаһыны хөрмәтләп зурлар,
Күңеленнән догасын юллар.

Аллаһ ярдәменнән ташламас
Яктылыкка омтылган җанны,
Кыйблага каратып, сүз кушар
Сафландырып зиһенне, аңны.

Күз алдына килер үткәннәр,
Безгә кадәр килеп киткәннәр,
Бакыйлыкка җаннары күчеп,
Өмет илә дога көткәннәр.

Оҗмах ишекләре ачылыр
Иман белән гомер иткәнгә,
Киң колачлы булып, тормышта
Якты эз калдырып үткәнгә.

Бисмиллалы кеше югалмас,
Үз-үзенә хилафлык кылмас.
Ислам дине ‒ җәннәт ачкычы.
Дога кылу ‒ Аллаһ баскычы.

& & &
Килү бар, китү бар,
Озату, көтү бар,
Мәхәббәт хакына
Утларга керү бар,
Һәркемнең тормышта
Бәхеткә хакы бар.

Кояшның нурларын
Күңелгә җыябыз,
Кулларны күкрәккә
Баш иеп куябыз,
Чишмәнең суларын
Кушучлап тотабыз.

Уйлыйсы уйлар бар,
Җырлыйсы җырлар бар.
Табигатьне данлап,
Йөрәк сүзен аңлап
Яшәгән кешеләр
Тормышта көчлеләр.

Тормыш ул ‒ могҗиза:
Киләбез, китәбез,
Гомернең юлында
Сынаулар үтәбез,
Хәтернең йомгагын
Чорныйбыз, сүтәбез,
Чорныйбыз, сүтәбез...

& & &
“Күңелемнең әзрәк кенә кинәсе бар,
Телемнең дә зәһәр очлы инәсе бар”.
(Дәрдмәнд)
Кирәк түгел ялварып ялганырга,
Ак-танышым бар диеп мактанырга,
Үз күрә бел һәрбер-барча кешене,
Орлык өстәп, көн дә бает көшелне.

Ишетә белсәң йөрәк сүзе тавышын,
Мәхәббәтле, матур булыр язмышың,
Эчерт суның иң татлысын гөлләргә,
Хәтфә үлән үссен, дисәң, эзләргә.
“Илдә бер дус булмаса гәр,
Ил бөтен дошман түгел”.
(Дәрдмәнд)

КҮЗЛӘРЕМНЕҢ ТӨСЕ ҮЗГӘРЕРМЕ?
Күзләремнең төсе үзгәрерме,
Шәфәкъ сүнеп, кояш батканда?
Чал тауларга сәламемне юллыйм,
Гөләпләрем чәчәк атканда.

Күзләремнең төсе үзгәрерме,
Зөһрә йолдыз балкып янганда?
Сихри көзнең алтын яфраклары
Юл чатында җәйрәп ятканда?

Күзләремнең төсе үзгәрерме? ‒
Тормыш кайнап тора көн саен,
Киләчәкнең нуры алга өнди,
Һиммәтлелек теләп һәрдаим.

Күзләремнең төсе үзгәрерме? ‒
Бүгенгәчә йөрәк яшь килеш.
Чал тауларның түбәсенә сарган
Энҗе карлар, гүя, саф көмеш.

МОГҖИЗАЛЫ КӨН КИЛЕР УЛ
Табигать камиллегенә сокланам,
Могҗизалы көн барына ышанам.
Галәм кошы сайраганда өзелеп,
Юл аламын таң нурына төренеп.

Юлым үтә тургайлы тугай аша,
Хис ташкыны йөрәктән ургып таша.
Югары көч әйди көн чыгышына,
Хәят шәмен яктырткан балкышына.

Ил агасы каршы ала ерактан:
“Тере суын тәмләп эч”, ‒ ди кабаттан.
Җан йотарлык күктә күңел ризыгы,
Әле генә төшкән “рухи таба”дан.

Тирә-юньдә асыл кошлар сайраша,
Ил агасы бәйге тота ‒ тамаша!
(Бу безнеңчә була инде Сабантуй, ‒
Ак аргамак, хак сүз бу, дип кулың куй!).

Саба җиле исеп үтә даладан,
Азан тавышы ишетелә саладан,
Дога кылып изгеләрнең рухына,
Ил агасы тәсбих тарта яңадан.

...Могҗизалы көн килер ул, ышанам,
Табигатьтән өстен көчкә сокланам.
Гадәти бер авыл кызы булсам да,
Йөрәк сүзем ‒ җавабым ул илһамга.

& & &
Сулыш алулары авыр,
Күкрәкне нидер кыса,
Әйтерсең лә, котып җиле
Бар яктан исеп коча.
Үртәлеп һәм үрсәләнеп,
Ни кылырга белмичә,
Ауган агач кебек ятам,
Кыймылдарга кыймыйча.
Өмет уты сүнгән, ахры,
Тирә-як дөм караңгы,
Күңел кошым тынып калган,
Тирәнәйтеп ярамны.
Аңсыз миңа бу дөньяда
Яшәве авыр булыр,
Хәсрәт елгасының суы
Йөрәккә тамып торыр...

‒ Нигә, диеп, язмыш, мине
Адым саен сыныйсың,
Җан-тәнемне авырттырып,
Бар көчеңә кыйныйсың?
Ни сәбәпле чын дөресне
Син әйтергә кыймыйсың?

‒ Чынбарлыкка юл катлаулы ‒
Әллә инде белмисең?
Беләсең дә, күрәсең дә ‒
Тойгыга баш бирмисең.
Бүгенге көннән башыңа
Зәңгәр яулык бәйлисең.
Тагын бер сынау үттең син
Хәрәкәтсез ятканда,
Күңел күгеңдәге бөре
Керфекләрен ачканда.

& & &
Таба алсаң әгәр тел ачкычын,
Хәят ачар яшәү серләрен,
Күрерсең син Бөек остазыңның
Кояш кебек нурлы йөзләрен.

Күз карашы гаҗәп искитмәле,
Чал чәчләре гүя ак болыт ‒
Гүзәллектә камил Ил агасы
Йөрәгеңдә калыр наз булып.

Юл алырсың шәфәкъ яктысында
Аның белән Чал тау гүзәлгә,
Ул тыңлатыр кыя аһәңнәрен,
Таң калдырып сине бер мәлгә.

Гөл бөресе ачылып китәр шунда,
Чык тамчысы тамар учыңа:
“Бу ‒ тереклек суы, ‒ дияр Остаз, ‒
Эч тә җырла барлык көчеңә!”

“ТАТАР ТЕЛЕ ‒ ШАГЫЙРЬЛӘР ТЕЛЕ”
“Изсәләр дә, кылыч чапсалар да,
Юлыкса да юлда мең үткел,
Шигырьле тел ‒ фанилыкка бәйсез,
Үлемгә баш бирми андый тел”.
(Зөлфәт)

Ухылдыйсыз аһ та ваһ килеп,
Тел бетә дип, коткы таратып,
“Татар теле ‒ шагыйрьләр теле”,
Шигырьләрен укыйм җан атып.

Ана теле матурлыгына,
Ана теле татлылыгына
Дан җырлаган чәчән-акыннар,
Дан җырлыйлар галим акыллар.

Аралаша татар телендә
Соңгы буын, диләр бүген дә...
Ялган хәбәр ‒ кем уйдырмасы?
Җан рәнҗүе ‒ кылган хатасы...

Туган телен татар онытмас,
Татар теле ‒ бөек милли тел,
Аның асылы ‒ мәңгелеккә хас,
Мәңге-бакый яшәр ‒ шуны бел!

Татар мескен җаһил милләтме? ‒
Мәгърифәтле, гореф-гадәтле!
Тел бетә дип, коткы таратып,
Яшәмәгез җанны каралтып!
“Килер бер көн: сүз каргышы төшәр,
Тел каргышы сугар, бәндәләр…”
(Рәшит Бәшәр)

ТАТАР ТЕЛЕ ИЛЛӘР ГИЗӘЧӘК!
Күтәрел син, халкым, көрәшкә,
Үз телеңне яклап, иң башта,
Теле барны көтә киләчәк −
Бу көн безгә барыбер киләчәк:
Татар теле илләр гизәчәк!

Күтәрел син, халкым, көрәшкә −
Теле бардан курка палач та!
Телсез, динсез була тик маңкорт,
Кеше канын эчкән соры корт.

Күтәрел син, халкым, көрәшкә,
Татар исеме белән җыр башла.
Муса Җәлил, Гайнан Кормашлар
Безне яклап, яклап сүз башлар.

Сөембикә, Сафагәрәйләр −
Изге күктән җиргә иңгәннәр.
Безне көтә алда яктылык,
Дөнья китсен өчен яктырып.
Изгелек җирдә эзсез югалмас,
Тынчыган күл генә юл алмас.

Курыкма син денсез каргыштан −
Безнең ризык бодай-арыштан;
Шул башаклар булып, бер символ
Безгә эндәшә: “Татар, горур бул!”

Күтәрел син, халкым, көрәшкә,
Үз телеңне яклап, иң башта!
Теле барны көтә киләчәк −
Бу көн безгә барыбер киләчәк:
Татар теле илләр гизәчәк!

& & &
“Ак нәрсә ул ‒ ак өстендә түгел,
Кара фонда ачык күренә”.
(Хәсән Туфан)

Тән авырту түзмәс чир түгел,
Җаның чирле булса, нишләрсең?
Җан дәвасы эзләп табарга
Киңәш сорап, кемгә дәшәрсең?

Җаныбызны дәвалар өчен,
Уй-фикердә аклык кирәктер.
Дәвер җиле исеп, сүз кушты:
Ата-баба сүзе кыйммәттер.

Сүз көченең шифасын хаклап,
Аксакаллар язып калдырган, ‒
Китапларын укы һәм аңла:
Җан сихәтен ничек алырга?

Тән авырту түзмәс чир түгел,
Сабыр дарулары ‒ аңыңда.
Кояш чыгышына юл алсаң,
Илаһи нур балкыр җаныңда.

& & &
Тормыш матур, дөнья ямьле ‒
Җанга ни кирәк тагын;
Өстәлемдә төрле ризык:
Хөрмә, инҗирле табын.

Күңелем гөлләре һәрвакыт
Шау чәчәктә серләшә.
Көтмәгәндә аваз килде:
“Атлыйк бергә янәшә!”

Янә тавыш ишетелде:
“Көмеш яллы аргамакның
Киңәшләрен тыңларсың,
Табигатьнең кочагында
Энҗе-мәрҗән җыярсың”.

Тормыш матур, дөнья ямьле ‒
Тел тидерерлек түгел.
Тәкъдир-язмышка буйсынмый,
Ни кыла алсын күңел?

Кирәк икән, һичбер шиксез,
Энҗе-мәрҗән җыярбыз,
Табигатьтән өстен көчкә
Мәдхияләр җырларбыз!

& & &
Тотлыгудан кинәт тоткарланып,
Әйтә алмый торгач сүземне,
Яшәешкә сәер караш ташлап,
Нарасый күк ачтым күземне.

Яшәү кадере арта сырхаудан соң,
Иман нурына мохтаҗ буласың,
Күк йөзенең аязлыгын күреп,
Син яңадан гүя туасың.

Күңел күген шулчак биләп ала
Гасыр үтеп кайткан көй-моңнар,
Ил агасы ‒ чәчән-акыннардан
Ядкәр булып калган дастаннар.

Язмаларда ‒ бөек Ана теле,
Сүзгә ‒ сүз, тел байлыгым җитмәс.
Ана теле кадерен белгән кеше
Яңа буын ишен ят итмәс!

ТУГАН ТЕЛ ‒ ТАТЛЫ ТЕЛ
Туган тел ‒ очкыр кош
Күңелем күгендә.
Туган тел ‒ якты яз
Йөрәгем түрендә.
Былбыллар сайрыйлар
Чәчәннәр телендә.

Туган тел ‒ телемнең
Бәлзәме, балы да.
Тылсымлы, серле моң
Яңгырый далада,
Җиләкле җәй җыры ‒
Чәчәкле аланда.

Аккошлар юл сыза
Зәңгәр күк йөзендә,
Ак күгәрчен оча
Туган ил күгендә.
Яшәү ямь-шатлыгы ‒
Чирәмле юлымда.

Туган тел ‒ очкыр кош,
Ак канат иңнәрдә;
Иминлек телимен
Туар көн, таңнарга.
Туган тел ‒ татлы тел,
Агышы ‒ каннарда!

& & &
Тынгы белмәс бу йөрәкне нишләтергә?
Язмышларны һич булмыйдыр үзгәртергә.
Карурманга юл алдырып адаштырсам,
Җаен табып ни кылганын карап торсам...
Булмас, бәгырь, яшәвемнән мәгънә табып,
Сусаганда чишмә суын гына кабып.

Тынгы белмәс бу йөрәккә дәва кирәк,
Янадыр ул күмер төсле көйрәп-көйрәп.
Үрмә гөлдән асылмалы күпер үреп,
Ул күперне кояш нурларына төреп...
Юл алырга кирәк булыр аргы якка,
Былбыл сайрап, таң сызылып аткан чакта.

Тынгы белмәс бу йөрәкнең кичереше ‒
Җанның гүя Мәңгелеккә күченеше.
Гөлчәчәкнең керфегеннән тамган тамчы,
Гөлбадранның сүле кебек, бигрәк ачы.
Язмыш яры. Ялгыз аккош тавыш бирә:
“Яшь күрсәтмә, Ходай барысын да күрә!”

Тынгы белмәс бу йөрәкне сагыш басты,
Ярларыннан ташып чыгып, дәрья ташты.
Күтәрелеп иңкүлектән, зәңгәр томан,
Каурый болытка әверелеп, күккә ашты.
Гаярь бөркет, сагышымны алып таман,
Ут белән су арасында кырга очты...

ҮЗ ҖЫРЫМНЫ ЭЗЛИМ
Үз җырымны эзлим далалардан,
Акчарлаклар очкан диңгездән,
Челтерәп аккан салкын чишмәләрдән,
Тәпи баскан туган нигездән.

Үз җырымны эзлим, өмет өзмим,
Ачылыр бәлки күкнең капусы ‒
Көтеп алган якты көннәр килеп,
Ут-сулардан тартып алучы.

Үз җырымны эзлим таң атканда,
Шәфәкъ нурларына төренеп,
Былбыл кошлар өзелеп сайраганда
Шомырт чәчәгенә күмелеп.

Үз җырымны эзлим, йөрәк бәгырь,
Зинһар өчен, бераз түз инде,
Күңел күгем айкап очкан кошчык
Түрбакчада сайрар көз килде.

Үз җырымны эзлим ‒ көз-кыш димим,
Ел фасылы ‒ гомер агышы.
Үз җырымны эзлим ‒ һәрбер затның
Кабатланмас үзгә язмышы.

& & &
Шулхәтле дә матур, күңелле ‒
Күңелем бакчасы ал-гөлле.
Илаһи көй яңгырый еракта,
Карашым юнәлтеп офыкка.

Офыкта бер сихри нурланыш ‒
Андадыр гаҗәеп ул тормыш.
Һәм раушан йолдызлар, күкләргә
Әйдәкләп, юл яра сәфәргә.

“Сез”ләргә ышаныч баглармын,
Ай тугач, мин юлга чыгармын.
Мәхәббәт гөле ‒ уң кулымда,
Ачылыр таҗы яшь буынга.

Бердәмлек кадерләп, җөмләгез
Хөрлектә яшенләп яшәгез!
Иркенлек насыйп ул һәрвакыт,
Тере суын эчсәң, ямь табып.

& & &
Яңгыр яумый, үзлегеннән елга тулмас,
Таң тумыйча көн яктысын беркем күрмәс.
Үткәннәргә һичбер вакыт булмас кайтып,
Ауный-ауный еласак та, җиргә ятып.

Карурманның күкесенә нидер булган,
Күзләренә мөлдерәмә яше тулган.
Кай арада яфракларның төсе уңды,
Инеш өстен челтәрләтеп, суы туңды?

Сихри кич бу, тулган ай вә йолдызлы төн,
Искитәреп Мәңгелектән иңде бер өн:
“Күрәсеңдер яшәешнең чагылышын,
Күңел кәгъбәң ‒ тормыш җыры агылышын.

Гыйбрәтледер, әй аппагым, барыр юлың,
Җофар мае сеңдерелгән ‒ кияр туның.
Мәгънәсенә төшенерләр бик зирәкләр,
Су буенда гомер сөргән карт тирәкләр”.

Яңгыр яумый, үзлегеннән елга тулмас,
Таң тумыйча, көн яктысын беркем күрмәс.

& & &
Яшәү белән үлем арасының
Мизгел чакрымыннан узганда,
Өмет шәмен сүндермәскә теләп,
Ялварабыз даим Ходайга.

Җан ачысы белән иңрәп бер мәл,
Иман китереп, күккә ашабыз,
Мәңгелекнең нурына төренеп,
Күңел пакьлегенә кайтабыз.

V. ТАБИГАТЬ БАЛАЛАРЫ

[edit | edit source]

Уйлый белгән кеше түгел,
Уйланмаган ‒ имәнеч!

& & &
Ходайның каршында барыбыз бер төсле.
Кирәкме мәгънәсез бәхәсләр: “Кем көчле?”
Күз салсак әгәр дә як-якка әйләнеп,
Имәнеп калырбыз, телебез бәйләнеп.
Исәпсез-хисапсыз күпме җан кыелган,
Нарасый сабыйлар күз яше коелган?
Кем барыр, баш иеп, хакыйкать каршына,
Тол калган хатыннар, ятимнәр хакына?
...Халыклар дуслыгы яңарсын кабаттан:
Ходай һәр милләтне үз күреп яраткан!

& & &
Туган якның чишмәсенә дан җырла,
Юлың кисеп таш өйсәләр, баш орма.
Тигез тормыш ният итсәң әгәр дә,
Юлыкма син сансызланып каһәргә.

Нык басып тор аягыңда, егылма,
Нәсел тамырыңнан да аерылма.
Ата-ана хакын хакла сөенеп,
Рәнҗемә, юк-бар сүзләргә көенеп.

Йөрәгеңне тыңлап яшә, ашыкма,
Ярдәм кулын сузарга тик кичекмә,
Гайбәт сүзе юлдаш түгел, ишетмә,
Ышаныч багла яшәү яме өметкә.

Туган якта җир җылысы шифалы;
Татар Иле бисмиллалы, догалы.
Әдәпле бул, ут-суларны кичкәндә,
Һәм сыгылма, гомер чиген үткәндә.

& & &
Кардәш-ыру хәлен белмәсәң,
Саумы! диеп, кулың бирмәсәң,
Ямь табып булырмы тормышта,
Картлыгыңны салсаң сагышка?

Кайгы-хәсрәт җанны биләсә,
Кем яныңда булыр янәшә?
Кем иңенә башың куярсың,
Кул җылысын кемнең тоярсың?

Ихтирамлы булса кардәшләр,
Илтифатлы булыр якташлар.
Кояш сибәр сихри нурларын,
Тибрәндереп күңел кылларын.

Кардәш-ыру хәлен белмәсәң,
Сәлам әйтеп, тавыш бирмәсәң,
Йөрәк елар җанны сагайтып,
Алсу йөзләреңне саргайтып.

АК КАЕННЫҢ САРЫ ЧУКЛАРЫ
“Һәрбер агач, һәрбер үлән ‒
Һуш китәрлек әңгәмәдәш.
Сөйләшер ‒ тик тамырына
Кагылырлык итеп эндәш!”
(Ренат Харис)

Ак каенның сары чуклары
Сагышланып өзелеп җырлады;
Җилләр исте ‒ җилләр өзмәде,
Сагышына берәү түзмәде:
“Килмәдем ник таңнар атканда,
Сандугачлар канат какканда?”

Еракларга китте җырлары,
Бәгырьләрне телде моңнары.
Ерак яшьлегенә ул кайтты,
Хәтер уты барысын яңартты:
“Килмәдем бит таңнар атканда,
Сандугачлар канат какканда!”

Ак каенның сары чуклары,
Җилләр исте ‒ гомер үтмәде.
Сагыну-сагыш тулы еллары
Күз алдыннан бер дә китмәде:
“Килмәдең шул таңнар атканда,
Сандугачлар канат какканда...”

АК ЯУЛЫКЛЫ ӘБЕКӘЕМ
Бал кортлары ширбәт җыя
Юкәләрнең чәчәгеннән.
Тел бәйләнеп, баш әйләнә
Сиреньнең хуш исләреннән.

Болдыр баскычында утыра
Ак яулыклы әбекәем:
“Башыңа яулыгың бәйлә,
Кояш сугар, бәбекәем!” ‒

“Кояш ничек суга алсын ‒
Матчада ич тал чыбыгы!
Ә мин аны өйгә кертмим,
Кояшка бер кул сузымы.

Әбекәем, синең белән
Сүз көрәшеп тормыйм әле,
Чишмә суын алып кайтып,
Чәй куеп, бер сыйлыйм әле!

Ак яулыклы әбекәем,
Мәрхәмәтле синең куллар,
Үзең ясап, миңа чәй бир,
Синең күңел изге, диндар.

Теләкләрем чынга ашсын,
Күңел кошым җырлап очсын,
Йөрәк җылым чәчәкләрнең
Һәрбересен сөеп кочсын.

Уйсулыктагы ак томан,
Ак болытка әверелеп,
Коеп яусын, яңгыр булып,
Яшәештә илһам биреп.

Ак яулыклы әбекәем,
Бул син һәрчак яннарымда,
Синең догаң юл алдыра
Изге чишмә ярларына”.

& & &
Ак елга, син кайда?
Агышың ни төсле?
Ак елга, әллә син
Яшерен бер көчме?

Ак елга, киң дәрья,
Төшемә керәсең:
Ярларың офыкка
Тоташкан, күрәсең.

ТУГАН АВЫЛ
Күңел чишмәм чыңлап акты,
Кайткач туган ягыма,
Көч-кодрәт һәм сихәт биреп
Моң-сагышлы җаныма.

Туган авылның күгендә
Кояш күпкә яктырак,
Шәфәкъның да ачылышы
Мең тапкыр илһамлырак.

Кояш нурына төренеп,
Уяна авыл таңда.
“Саумы, кояш!” ‒ дип дәшү дә
Үзе бер шифа җанга.

& & &
Яшьлегем, диеп җырлыйбыз,
Сагышланып, моңланып,
Чәчләребез чалара, дип,
Ямансулап, уфтанып.

Чәч чалару берни түгел,
Күңелең яшь булганда,
Яшәү көче йөрәгеңә
Сулыш өреп торганда.

Яшьлеккә кайтырәмәл юк,
Яшьлек юллары ябык,
Хыялый күңелләр генә
Кайталар, көен табып.

Картлык үкчәгә баса, дип,
Яшәргәме үртәлеп?
Юк, йөрәктә шәм балкытып,
Ялкынланыйк дәртләнеп.

Яңгырасын бию көе,
Күңелләрне җилләтеп.
Яз иленә кайткан төсле,
Биик,идән тетрәтеп.

& & &
Ак чәчүргеч кушып үреп,
Чәч толымың иңеңә сал.
Әңгәмәдәш булып килер
Былбыл кош һәм еламсыр тал.

Бик кыска вакыт эчендә
Чатыр корыр күркәм җайдак,
Кулына алып думбрасын,
Бик кадерләп ипләп, җайлап,

“Якты сагыш” көен көйләр,
Бәхет-сәгадәтләр юллап,
Үр менәргә юл алдырыр,
Бәрәкәтле гомер юрап.

Хушлашканда елмаеп озат,
Сыкранса да әрнеп йөрәк.
Ник ярыннан ташый елга,
Барыр юлы булып ерак?

Иҗат итү җиңел түгел,
Шуңа ярсып, ташып ага.
Килер көннең һәр мизгеле,
Җил уйнатып, тәрәз кага.

& & &
Әҗәл килеп, “Әйдә, киттек!” дисә,
Киреләнеп булмас берничек.
Үз аңыма каршы килеп, кайчак
Яшәдем дөньядан ваз кичеп.

Үз-үзеңне белеп таныр өчен,
Кирәк күпме сынау үтәргә,
Хәсрәт елгасының суын эчеп,
Упкыннарга егылып төшәргә.

Тын алырга бирми, елан чага,
Гаҗизлектән күз яшьләре ага.
Бар көчеңне җыеп, шуышасың,
Исән калып сөенеп, куанасың.

Күз алдында хәтер китабы −
Һәрбер кылган гамәл язылган,
Укып ялварасың Ходайга,
Мәхрүм итмә, дисең, аңымнан.

Вакыт дәвам итә, туктамый,
Гомер хисабын ул чутламый.
Табигать иркендә былбыллар,
Яшәү көче биреп моңлылар.

Һәм кайтасың кабат тормышка,
Бар да әйбәт, карап торышка,
Тик йөрәктә тирән җәрәхәт...
Юк, уйланмыйм − кирәк хәрәкәт.

БАШ ОЧЫМДА САДӘ, НАЗЛЫ ТАВЫШ
Баш очымда садә, назлы тавыш −
Бәхет диңгезендә йөзәрсең,
Барлык хыялларың чынга ашып,
Язмыш кырын җырлап узарсың.

Ишетелгән сүзләр, назлы тавыш
Татлы бер төш, ахры, күрәмсең.
Айлы төндә йолдыз атылганын
Бәхеткә юрыйлар, беләмсең.

Баш очымда садә, назлы тавыш −
Кем икәнен белми көямсең?
Тау ягыннан искән таң җиленә
Энҗе яшьләреңне коямсың?

БӘХЕТ ЭЗЛӘП ЧИТКӘ КИТМӘ СИН!
Ата-баба йорт нигезен ташлап,
Бәхет эзләп читкә китмә син.
Хөр фикерле булып яшә җирдә,
Үкенечле гомер итмә син.

Таң атканда тыңла кош сайравын,
Йолдызларны күзәт кичләрен,
Гөләпләргә карап елмая бел.
Карагайлар сөйләр хисләрен.

Бодай күмәченнән дә тәмлерәк,
Татлы ризык таба алмассың,
Киләчәкнең якты нурын күреп,
Тигез юлдан бара алмассың.

Сагышыңнан көеп саргаерсың,
Көлгә калыр йөрәк-бәгырең...
Чит җирләрдә бәхет эзләп йөрмә,
Үз илеңдә синең кадерең.

Бәхет бары мизгелләрдән тора,
Бәхет эзләп читкә китмә син.
“Үз үтермәс ‒ ятлар ярлыкамас!”
Байгыш булып гомер итмә син!

БҮЛӘК
Кайсы төбәктән, дисәләр,
Актаныш ягы... диям;
Кемлегемне сорасалар,
Беркем булмавымны белеп,
Тез чүгеп, башым иям.

Мин-минлекнең чамасы юк
Борын чөйгән кешедә...
Яңа кием тектеримме,
Заказ биреп җөйчегә?

Кигән киемеңә багып
Булса да каршы алып,
Диплом сорыйдыр барысы...
Башым бетәр, ахрысы...

Баш бетмәде, тел киселде,
Вакыт кыса ‒ кызганыч.
Уйлый белгән кеше түгел,
Уйланмаган ‒ имәнеч!

Йөрәк сүзен әйтер өчен ‒
Катыргы таныклама...
Акыл таныклыгы кемдә? ‒
Бүләк итегез миңа!

Иң кадерле бу бүләкне
Куен кесәмә салып,
Мин дә Актаныштан! диеп,
Яшәрмен күкрәк кагып.

& & &
Бу дөньяга килүемне
Кем икән соң көтеп алган?
Табигатькә мин рәхмәтле,
Табигатьтә йортым-анам.

Басу-кырлар, әрәмә-урман,
Ярты җаным сездә калган,
Чишмә җыры, тургай моңы
Олы юлга озата барган.

Ни уйлавым, хаталарым −
Ходай барын күреп торган,
Чытырманлык баланының
Сүлен сыгып, бит юдырган.

Әче балан сүле тамган
Керфегемнән тамчы булып,
Табигатькә эндәшкәнмен,
Аһ-зарымнан күңелем тулып.

Кыргый идем, кыр чәчәген,
Тиңдәш күреп, назлап сөйдем,
Тургайга сәлам бирергә
Басу үрләренә мендем.

& & &
Диңгез янына барам да,
Күзәтәм киң дәрьясын,
Пар аккошларның йөзгәнен,
Карлыгачлар оясын.

Югарыда, бик биектә
Акчарлак канат кага.
Бөдрә каурый болытлары,
Белмим, кай якка ага.

Кайсы якка юл тотасыз,
Әйтегезче, болытлар?
Бәлки мине дә алырсыз,
Булып сез чаптар атлар.

Күтәрелик бергәләшеп
Җидегән йолдызына.
Җидегән ‒ түгел гади чүмеч! ‒
Озатыр яшьлегемә:

Яшьлегемә, балачакка
Шат, көләч чакларыма,
Алтын арыш басуына
Тургайлы кырларыма.

Хәтер уты тере саклый
Үткән көннәр авазын.
Ай-йолдызлы авылымнан
Ерак китә алмадым.

Әйләнеп кайттым һәрвакыт
Бәллүр чишмә ярына.
Чишмә чыңы ләззәт бирде
Моң-сагышлы җаныма.

Мәгъҗи елгасы басмасы
Яшь таллардан үрелгән.
Шушы басмадан ничә ел
Чәй суына йөрелгән.

Карт өянке ябалдашы
Инешкә сузылып төшкән.
Асыл былбыллар таң суын
Бергә сайрашып эчкән.

Гомер язы ерак калса,
Яз шатлыгы йөземдә.
Табигатьнең асыл кошы
Өзелеп сайрый күңелдә.

& & &
Җанга якын авылымның
Һәр сукмагы, инеше,
Инеш буендагы таллар
Сыгылмалы, килешле.

Биюче яшь кызлар сыман,
Күз явын алар алып,
Хәтер йомгагын сүттерә,
Ялкынлы утка салып.

Исәп тотма картаерга
Күңелең белән һичкайчан,
Сагым сарып йөрәгеңә,
Йөзең булса да уйчан.

Онытып һәм онытылып,
Озак йөрмә чит җирдә,
Тормыш мәшәкатьсез булмый,
Йөге аның бу иңдә.

Таллар, таллар, мин, тезләнеп,
Баш иям каршыгызда,
Аксакаллар акылы иңгән,
Карамый яшегезгә.

& & &
Инеш буе куе таллык,
Кошлар тынган хәйран калып.
Яр астында чишмә җырлый,
Тулган ай күк чыккан калкып.

Җырлы чишмә суы тәмле ‒
Яшь киленнәр туймый мактап.
Су алырга кызлар төшә,
Бер-бер артлы, вак-вак атлап.

Ак яулыклы әби килә ‒
Су чиләген онытып тагын.
Иңгә салып көянтәсен,
Кулына тотып кул таягын...

Хәтер җебе өзелгәнме?
Алай дисәң, туры атлый.
Чишмә җырын көйли-көйли,
Әби яңа дога ятлый.

Көянтәсен бүләк итеп
Алма кебек кызыкайга...
Капыл гына китеп барды,
Юлын тотып киң тугайга.

Җилфердәтеп ак яулыгын,
Җил туздыра чал чәчләрен,
Яшәү ямен биргән гөлләр
Аңкытканда хуш исләрен...

“Җан-тәнемдә дәрман бар”, ‒ дип,
Җилгә дәшеп, ‒ “Әй, шаярма!..” ‒
Әби йөри киң тугайда:
“Вакыт кысан бит болай да”.

Вакыт, кочып, шулчак әйтте:
“Эшеңне син җәтрәк җөйлә!
Чишмә, чыңлап, сине көтә:
Агышымны минем көйлә.

Чишмә җырын көйләр былбыл ‒
Яшь җилкенчәк, күрше-күлән.
Ак болытлар юлга дәшә,
Таң йолдызым инде сүнгән.
Кичерә күр, зинһар, туган...”

ЙӨРӘК СҮЗЕ
Йөгерә уйлар, оча сүзләр
Киләчәккә юл ачып,
Йөрәк сүзе канат кага
Зәңгәр киңлеккә ашып.

Яңгыратып йөрәк сүзен,
Кыйтганың дүрт түрендә
Милләт уллары җырлыйлар ‒
Һәрберсе үз телендә.

Йөгерә уйлар, оча сүзләр
Мәңгелеккә юл ачып,
Йөрәк сүзе канат кага
Тылсымлы нурлар чәчеп.

& & &
Кабатланмас гүзәл яшьлекнең
Таң җилләре эзен саклаган,
Ләйсән яңгыр явып таңнарда,
Каеннарның чугын аклаган.

Хуш ис бөркеп, купшы сиреньнәр
Каршы ала җырчы кошларын,
Шау чәчәккә түнгән алмагач
Ай нурына күмелә кичләрен.

Яңа сулыш биреп, табигать
Һәр чәчәкне сөеп иркәли,
Тулган ай күк балкытып йөзне,
Күңел кошым өздереп сайрый:

“Хыял канатларың сынмасын!
Йөрәк ялкының сүнми дөрләсен,
Зәңгәр күкнең ак күгәрчене
Беләгеңә кунып гөрләсен”.

КАДЕРЛЕМНЕҢ ЙӨРӘГЕНДӘ ЯЛКЫН
Кадерлемнең йөрәгендә ялкын,
Күңел хәзинәсе моң аның,
Кай тарафка гына юл алса да,
Уртаклаша булган байлыгын.

Карурманнар аша үткән чакта,
Биек наратларга сокланып,
Төн җиткәнен сизми, алга атлый
Якты хисләренә уралып.

Күз алдына килә балачагы,
Далаларда уйнап йөргәне,
Күз алгысыз кызалаклар җыеп,
Такыялар итеп үргәне.

Дала җиле җырын тыңлап үскән
Миһербансыз булмас беркайчан,
Тере суы тәмнәрен татыган
Кулын сузар, әгәр адашсаң.

Кадерлемнең йөрәгендә ялкын,
Мәрхәмәтлелеге билгеле,
Шау чәчәкле гүзәл бакча сыман ‒
Бик хозурдыр яшәү җирлеге.

& & &
Көз аенда ике төрле
Чыңлый күңел кыллары:
Татлы җимешләр өлгергән ‒
Гөлләрнең сулулары...

Гөлләремә дәва эзлим,
Күземнән яшь тамдырып,
Айны болыт каплаганда
Өмет шәмен яндырып.

Ходайның рәхмәте белән
Җанны иркәләп-назлап,
Кояш алтын нурын сипте:
“Атла, ‒ дип, ‒ алга карап!”

Хәсрәт елгасының суы
Беркайчан да саекмый.
Тереклек тәмен татыган
Әҗәлдән һич курыкмый.

Ташкын сулы елга ургып
Ярыннан ташып акты.
Язмыш җиле шаккатырып
Кайнар кочагын ачты:

“Табигатьнең куенында
Яшә, ‒ диде, ‒ җыр көйләп,
Былбыл кошларның барысына
Күрсәтеп кадер-хөрмәт.

ТАҢ КЫЗЫНА
Сорау арты сорау бирә таң кызы...
Чү, туктале, хәйран гына кан кызды,
Уттай яна җаным-тәнем, ни бар дип,
Йөрәк сыза, вәт ичмасам, бу яр дип.

Таң кызы, син күз буасың ләбаса,
Күзләреңә карыйм әле, яраса.
Иксез-чиксез дала анда күренә ‒
Бер мизгелдә чәчәкләргә күмелә.

Саба җиле һәр чәчәкне иркәләп,
Һәрбер таҗын берәм-берәм, үпкәләп,
Зиһенемнән яздырма, дип үтенә,
Мәҗнүн кебек салып гыйшык утына.

& & &
Үткән гомеремне уйлап,
Үксеп елый җаннарым,
Сагынудан, сагышымнан
Җуяр булам аңнарым.

Далаларда саклангандыр,
Бәлки, диеп, эзләрем,
Ай тотылган кара төндә
Сәфәр чыктым, түзмәдем.

Күк капусы ачылдымы,
Кинәт дөнья яктырды,
Салават күпере чыгып,
Күктән йолдыз атылды.

Алтын-көмеш нурлар сибеп,
Кояш чыкты ялтырап,
Нәрсә әйтергә дә белми
Торган чакта аптырап,

Бу ни хикмәт, әллә инде
Аягүрә төш күрәм.
Эзләремдә ‒ чал кылганнар,
Далада ‒ олуг бәйрәм.

ЙӨЗЕҢНЕ ТОТ КЫЙБЛА ЯГЫНА
Көчсезләр, көчлегә үчегеп,
Кайчан соң хур булып калмаган?
Гөнаһсыз мин, диеп тәкрарлар
Бары дин сабагын алмаган.

Яшәсәң тормышта,тапламый
Нурлы йөз иясен ‒ һичберсен,
Ишетеп Аллаһы рәхмәтен,
Игелек савабын күрерсең.

“Йа Алла, бу нинди замана?” ‒
Дип,кайчак уйланып каласың...
Заманны гаделсез гаепләп,
Үзеңне югалтып барасың.

Йөзеңне тот кыйбла ягына ‒
Күңелең кояштан нур алыр;
Йолдызлар да яктыөстәгәч,
Мәхәббәт гөлләрең яралыр.

& & &
Уйнаклатып җил очыра
Көзнең соңгы яфрагын.
Күкрәк кесәмдә йөртәмен
Туган җирнең туфрагын.

Җилләр җилпеп, йолкып аткан
Гөл таҗларын тузанга.
Нәрсә булган бу хәятка,
Ни сәбәп бу туфанга?

Камышларның көен тыңлап
Үскән аккош күренми,
Үрмә гөлләр дә кояшка
Бүген, никтер, үрелми.

Күңел кылын тибрәндергән
Былбыл да тынып калган.
Күзләремнең төсе сарган,
Әллә, дим, томан сарган?

Ник ул чакта җил уйната
Көзнең соңгы зәррәсен?
Аңлап булмый матдияттә
Кайчак “яшәү мәгънәсен”.

Бүтән чәчәк атмасмыни
Бакчадагы гөләрем?
Хәсрәт уты, яшь тамдырып,
Саргайтмасын йөзләрем.

Ходаемнан мин сорыймын
Тыныч тормыш, сабырлык:
Эчәр судан мәхрүм итмә,
Ипидән ‒ бер кабымлык.

ШӘФӘКЪ НУРЛАРЫ
Шәфәкъның нурлары
Гаҗәеп тә назлы,
Шәфәкъка сокланып
Дәшүем моң хаслы:
“Әллә син күңелемдә
Мөлаем бер язмы?”

Шәфәкъның нурлары
Тылсымлы, серледер,
Йөрәкләр яулаган
Хыялый хиследер.
Мәхәббәт йолдызы ‒
Саф кояш үзедер!

& & &
Эч серләрен бүлешкәндәй ике аккош,
Кочаклашып күрештеләр яз белән кыш.
Гөрләвекләр җырын тыңлап җир уянды.
Яшь чирәмнәр, баш калкытып, әй, куанды.

Фани дөнья мәрхәмәтле һәрбер затка,
Ышанычлы көч бирәдер табигатькә.
Кояш чыгып яуган чакта ләйсән яңгыр,
Урам буйлап чабып йөри ыбыр-чыбыр,

Өлкәннәргә саулык теләп баш ияләр,
Сөенешеп язны мактап җыр сузалар.
“Иген уңып муллык килсен илебезгә!
Фәрештәләр канат куйсын иңебезгә!”

Ис-акылым китеп шулчак сүзсез калдым,
Теләкләре чын күңелдән нәниләрнең!
Тамчы җырын кабатлыйлар кабат-кабат,
Күзләреннән яшь тамдырып әниләрнең.

Бәрәкәтле Җир-Ананың йөзен аклар
Киләчәге бу нәниләр-колынчаклар.
Күрәсездер, бердәм булып җитәкләшеп,
Туар таңга дан җырлыйлар күмәкләшеп.

& & &
“Бәндә түгел, адәм булырга”.
(Хәсән Туфан)


Язмыш безне сыный адым саен,
Кылган гамәлеңә җавап бир.
Җир өстендә нинди эзең кала?
Җир сулышын тыңла, эзең күр.

Яшәү ‒ көрәш, яшәү ‒ фидакарьлек.
Сынау үтә хәтта Җир-Ана:
Аның бавырында бүген ‒ хәнҗәр,
Җиңелләрдән түгелдер Аңа.

Гасыр җиле җирне кочып елый,
Ил картлары канлы яшь түгә...
Күңел күзе күргән кешеләрнең
Йөрәгеме моңарга түзә?!

Нәфес, кеше күңелен каралтып,
Утлы корал бирә кулына,
Шамакай җил котырып тузына,
Агу салып эчәр суына.

Кешелек дөньясы кыргыйланды,
Тереклекне басты явызлык.
Кыйбласы юк денсез бәндәләргә
Кем кигезер табып авызлык?..

& & &
Язмыш җиле тәкъдирем дәфтәренең
Берәмлекләп барча битен актартып,
Яшен тизлегендә чиксез киңлектән
Уратып кайтарды, хәтер яңартып.

Табигать кочагында яңа сулыш:
Тылсымлы гөлләре үсеп җиткәннәр.
Заман җиле моңлы көй ирештереп,
Җырга салган аны камыш-җикәннәр.

Алмачуар атның көмеш ялыннан
Кемдер яңа пута үреп калдырган,
Аерым төсмерләргә ия һәр кылдан
Җан кичерешләрен уеп яздырган.

& & &
Яңгыр ява, ләйсән яңгыр,
Җиргә тереклек биреп.
Аҗаган соң нигә уйный,
Кояш торганда көлеп?

Күк йөзе ул ‒ сер-могҗиза,
Тирән белем чишмәсе:
Тел ачкычы юнәтим дип,
Шыбыр суга төшәсе.

Иң матур сүзләрдән генә
Гыйбрәтле җөмлә төзеп,
Язасы иде хозурланып,
Юлларны рәткә тезеп.

Иң башта, бисмилла әйтеп,
Иман китерү шарттыр,
Шунда күңелең сафланыр,
Йөрәк дәртең дә артыр.

Аллага тапшырып, әйдә,
Беренче шартны языйк:
Сүзләреңнең мәгънәләре
Күңелгә булсын азык.

Икенчесе: беркайчан да
Уең булмасын язык ‒
Уе язык булганнарга
Мәхәббәт юлы ябык.

Өченчесе: һәрвакытта
Юмарт бул, саранланма,
Үз сүзеңә үзең киселеп,
Төзәлмәс яра алма.

Нәтиҗәсе: иҗат юлың
Киң булсын, саекмасын.
Мең сырхауга дәва биреп,
Яшәсен аек башың!

ҖӘЙ УРТАСЫ, КАЙНАР ЧЕЛЛӘ
Кояш нурына төренеп,
Чәчәкләр серләшәләр,
Су буендагы талларда
Былбыллар көйләшәләр.

Кичке тынлык. Күк йөзендә
Йолдызлар парлап бии,
Сокланудан күңелемне
Хозурлык хисе били.

Таң атканда гөләпләрдән
Җиргә баллы чык тама,
Җир-Ана, киң сулыш алып,
Чык суы эчә таңда.

Җир куенын ярып, шулчак
Баш калкытты гөл-тамчы.
Төпле булсын тамырың, дип,
Дога кылды юлаучы.

& & &
Мин гади дала кызы,
Янымда тулпар атым,
Ялыннан сыйпап тарыйм:
“Син, ‒ диеп, ‒ пар канатым!”

Ерактагы күксел тау:
Түбәсе тигән күккә,
Хәтфә келәм итәге
Төренгән яшеллеккә.

“Әйдә әле, шул якларга
Юл алыйк без дә бергә,
Күмәкләшеп бик җиңел
Менәргә биек үргә”.

“Әй, җанкай, тулпар атым,
Нигә безгә тау иле? ‒
Барысыннан да күркәм
Даланың лалә гөле.

Күрче ал таҗчыкларын ‒
Сурәтләргә сүз җитми,
Хуш ислеләр, нәфисләр:
Баш әйләнә ‒ аң китми”.

Мәңгелеккә күз йомсам,
Әй, Мәхәббәт гөлләре,
Җанкаем назлар сезне,
Булып саба җилләре.

& & &
Мин ‒ гадәти-гади авыл кызы,
Сагышлы булса да язмышым,
Зарланмыйча, сыкрап еламыйча,
Тыңлыйм карурманның тавышын.

Күңел бушлыгын да тутырамын,
Асыл былбыл сайравын тыңлап,
Асыл былбыл моңы ‒ җанга бәлзәм,
Яшәү уты кабына дөрләп.

Үткән чор авазын хәтерләтеп,
Җил искәндә чиксез даладан,
Әйдәгәндәй гомер язларына,
Моң агыла Чал тау ягыннан.

Хозур дуслык кошы, гөр-гөр килеп,
Очып уйный зәңгәр киңлектә,
Кояш көлеп сихри нурын сибә
Югарыда, иң-иң биектә.

Уйсулыкта күкрәп чәчәк аткан
Гөләпләрдән хуш ис бөркелә.
Яңгыр явып узып киткәннән соң,
Туган туфрак ‒ җир исе килә.

VI. ТОРМЫШ ДИҢГЕЗЕ

[edit | edit source]

“Тормыш ‒ диңгез, дулкыннары,
Нык тормасаң, агыза.
Җиле үзәкләргә үтеп,
Күз яшьләрен тамыза...”
(Фәнил Миңнегалиев ТӘТЕШЛЕ)

ТОРМЫШ ДИҢГЕЗЕНЕҢ ТОЗЛЫ СУЫ
Тормыш диңгезенең тозлы суын йотып,
Кылган һәрбер гамәлеңә җавап тотып,
Сәфәр чыктың былбыл иле ‒ Көнчыгышка,
Күңелеңнән рәхмәт әйтеп бу язмышка.

Язмыш җиле, ай-йолдызлар нуры аша
Бер-бер артлы сынауларны үткән чакта,
Мәңгелекнең моң-җырларын ишеттереп,
Сулыш өрде кабат гүзәл кызалакка.

Гомер язы, бар җиһанны күмеп гөлгә,
Алиһәдәй балкып кайтты далаларга,
Юл тоткарлап, котырынып җил искәндә,
Буйсынмыйча гарасатлы давылларга.

Күңел күгең сафландыра алсаң әгәр,
Кылган һәрбер гамәлеңнән савап алып,
Һичбер шиксез, Ходай ярдәм кулын сузар,
Килер көнгә сәгадәтле юллар салып.

ЯҢА ТОРМЫШ АЛЫП КИЛДЕ ГӨЛ БӨРЕСЕ
Яңа тормыш алып килде гөл бөресе,
Булып җанның яралгысы һәм көзгесе.
Үссен гөлем тамырлары тирән китеп,
Хәятта һич булмасын күңеле китек.

Горурланып таҗын ачсын, илһам биреп,
Сайратсын ул былбылларны сөендереп,
Кояш кебек балкып янып яктыртсын ул,
Күңел күген ал нурларга коендырып.

Исем китеп, әсәрләнеп карыйм кабат,
Әйтерсең лә, таҗчыклары кага канат ‒
Хуш ис бөркеп, тирә-якны сафландырып,
Уй-хисләрне, күз карашын пакьләндереп.

Яңа тормыш алып килде гөл бөресе,
Булып җанның яралгысы һәм көзгесе.

& & &
Нур сибүчән булсын күңел гөлләрең,
Иманлы һәм керсез ‒ уй-фикерләрең.
Кәеф коллыгында хәят тынчытма,
Җаныңны бу мәэюс* газапта тотма.

Тормыш юлы сикәлтәле һәм урау,
Үз-үзеңә бирәсең мең төр сорау.
Нәсел агачының тамыры өзелсә,
Яшәүнең бер мәгънәсе бар, дир кемсә?

Уятадыр хөсет дошманлык хисен,
Яктыртадыр берлек туганлык көчен.
Кан кардәшең сөмсез-кадерсез итсәң,
Коры калырга әзер бул бәхеттән.

мәэюс ‒ өметсез, өмете өзелгән

ИМӘННӘР ДӘ ИҢРӘП ЕЛЫЙ АУГАНДА
Имәннәрнең ныклыгы бар гәүдәңдә,
Имәннәр дә иңрәп елый ауганда.
Һәркемгә дә кадерле үз баласы,
Җанга якын йөрәгенең парәсе.

Бик аңлыймын җан халәтеңне, балам, ‒
Үзең өзеп алып каптың син балан:
Яфраклары сары көздә аллана,
Салкынында кышның ‒ балан баллана.

Тәлгәшләрдә һәрбер бөртеге ‒ энҗе,
Төс уйнатып, камаштырадыр күзне.
Баланнардан ала алмый күзләрем,
Күңелемә җыелып әйтер сүзләрем.

Имәннәрнең ныклыгы бар гәүдәңдә,
Җуйма эзең, карлы яңгыр яуганда.
Һәм хәтерне җәфалама аңыңда,
Сагыш утларын үрләтеп җаныңда.

& & &
Җан халәтен аңламассың:
Бүгенгедә, шушы мәлдә...
Яшьнәп типкән йөрәккәем ‒
Әйтерсең, бер соры матдә.

Ниндидер шом күңелемдә,
Әрнү, сагыш күзләремдә.
Тутыкканмы сәгать теле ‒
Тынгы бирми тәкелдеге.

Төрле чаклар бу тормышта,
Рәнҗедем кайчак язмышка.
Башым иеп, кичерү сорап,
Тавыш бирәм Бөек көчкә.

Чык тамчысы белән юынып,
Гөлләр таҗын ачкан чакта...
Чал бөркетнең хәлен белеп,
Кайтып килим туган якка.

Тынычланып, моңсу җаным
Мәңгелеккә ак юл алсын.
Һәммә кеше күңелендә
Җиһан гөле яфрак ярсын.

& & &
Аваз биреп чакыра алмыйм ‒
Арабызда ята упкын.
Сине ташлап киткәнемә,
Үз-үземә ләгънәт укыйм.

Юк хыялны барга санап,
Киртә кордым юлларыма,
Синсез миңа яшәү юктыр:
Бары тик син уйларымда,
Телләремдә, җырларымда,
Күз йомсам да ‒ күз алдымда...

Сөю уты ‒ сары ялкын.
Таш булып ят иңнәремә,
Ачы җилләр үталмасын
Кан саркыган йөрәгемә...

& & &
Ай тотылмасын, дисәң, тормышыңда,
Галәм кануннарын кирәк үтәргә,
Сират күперен чыкканда язмасын
Тозлы күз яшьләрен түгәргә.

Буйсынырга теләмичә язмышка,
Күп татыдым мин бу дөнья камчысын,
Төзәтергә җәрәхәтнең җөйләрен
Эзлим тере суының бер тамчысын.

Ачы җилләр, гөлне йолкып тамырыннан,
Юл чатына аны ташлап киткәннәр,
Тере суын эзлим хәзер гөлемә,
Онытылсын җәрәхәтләр, үткәннәр.

& & &
Арыдым ла дөньясыннан,
Туган көннән бирле... газап...
Гомеркәем үтеп бара,
Аккан су өстенә карап.

Аңлый алмыйм, ни сәбәпле
Ят тибәрә һаман тормыш...
Кешедән һич ким түгелмен,
Ярыйсыдыр килбәт-килеш.

Ялгышмыймын, зиһенем аек,
Тик барыбер кимсетелгән...
Язмыш, язмыш, күп кыйнадың,
Моннан ары тел яшермәм.

Ишетәмсең, баш күтәрәм,
Хилаф эшкә күпме түзим? −
Ике ярны тоташтырып,
Елга аша күпер төзим.

Әйткән сүздән кире кайтмам,
Су болгатып, субай какмам,
Үрмә гөлләрдән үрермен,
Таң нурларына төрермен.

& & &
Асыл ярлар, каләм кашлар, сез кайда?
Сездән башка ялгыз яшәп ни файда?
Зинһар өчен мине дөрес аңлагыз,
Үтенечем, гозеремне барлагыз.

Гомер безгә тик бер тапкыр бирелгән,
Төгәл күпме яшәрен соң кем белгән.
Таң атканчы мәҗлес җыйнап, әйдәгез,
Бәйрәм итик бергә-бергә, әйдә, без!

Чәчәннәрне искә алып, көй көйлик,
Исемнәрен көйгә кушып, җыр җырлыйк.
Авыр чакта алар җыры ‒ таяныч,
Мәгънәсезгә үткән гомер ‒ аяныч.

Асыл ярлар, каләм кашлар, сез кайда?
Сездән башка ялгыз яшәп ни файда?

& & &
Баш миендә кайный бер сүз − тигезлек,
Бу халәткә түгелдер хас түземлек,
Вакыт-вакыт басым ясый күк дәвер ‒
Йа Ходаем, сабырлыклар бирә күр!

Үткән чорга сорау бирәм: бу ни хәл?
Минем белән әллә, димен, бер-бер хәл?
Мәрткә киткән кеше төсле, айнымый,
Яшим сыман, һичбер нәрсә аңламый.

Вакыт дәвалый, диләр дә, өлешчә,
Хәсрәт утын йота бәндә үзенчә.
Үз язмышы бу тормышта һәркемнең, ‒
Дикъкатьле бул мизгеленә һәр көннең.

& & &
Бик картайдым инде, ямьсезләндем,
Авыздагы тешләр санаулы.
Кигән киемемнең дә рәте юк,
Аннан-моннан кат-кат ямаулы.

Әйле-шәйле күрсәләр дә күзләр,
Саклап кала алган үз төсен.
Ярый әле тагы зиһен аек,
Гөләпләрнең тоям хуш исен.

Болары да, беләм, вакытлыча.
Килеп бер Көн, әйтер: “Әй, карчык,
Төенчегең, әйдә, җыя башла,
Күп яшәдең, җитәр, чукынчык.

Мәңгелеккә мәдхия укыйсың,
Ашыкмыйсың үзең килергә!” ‒
Йөрәккәем, мондый хәбәрдән соң
Авыр сулап, берүк көенмә.

Эчәсе су эчелеп беткәндер,
Ашаласы ашым ашалган.
Ходай күпме гомер биргән булса,
Шул гомердә янып яшәлгән.

& & &
Билгесезлеккә без юл алабыз,
Гомер язын этәреп ялгышка.
Чит җирләрдә гомер кичерәбез,
Сылтау табып, рәнҗеп язмышка.

Тормыш булгач, була төрле хәлләр,
Ялгышулар була, хаталар...
Ай-йолдызлар гына моннан хали,
Алсу таңнар сызылып аталар.

Рәхим-шәфкать сорап, кул сузабыз
Зәңгәр күккә, чиксез дәрьяга.
“Кояш нурын бездән кызганма”, ‒ дип,
Иман китереп Бөек Аллага.

Кабатланмас гомер агышының
Челтер чишмәләрен сагынып...
Газаплыйбыз гаҗиз җаныбызны,
Сагыш утларында яндырып.

Мәхәббәт гөлләре хыял тавын
Эзләп табып, таҗын ачканда...
Картлык килеп чәчне көмешләгән...
Чакыру хаты язып асманга.

& & &
Богаулап булмыйдыр
Һич кенә йөрәкне,
Телгәли җанымны:
“Бәхеткә еракмы?”

Бәхетне кем күргән,
Кем татып караган,
Бәлки ул торадыр
Гел тоташ ярадан?

Аңлатыр көч бармы?
Йә, әйтер кайсыгыз?!
Кисәргә үткәнне? −
Юк, булмый, асыгыз!

Богаулап булмыйдыр
Һич кенә йөрәкне,
Телгәләп җанымны,
Бирәдер кирәкне...

& & &
“Мәхәббәт ул − кояш нуры”.
(Ренат Харис)

Бүген бигрәк бәргәләнде җаным,
Әйтерсең лә, аңа дөнья тар.
Үчекләгән сыман, көн буена
Бертуктаусыз яуды ап-ак кар.

Күңелем юанмады, соклансам да,
Ошбу сихри гүзәл аклыкка.
Йөрәгемдә котып бозы дисәм,
Ачылмаган бөре чынлыкта.

Ләйсән яңгыр, кояш нуры кирәк
Һәр бөрегә, шагыйрь әйтмешли.
Илһам бирер мөлаем садә зат,
Һич югында, үтеп барышлый.

ИЛ АГАСЫ ВӘГАЗЕ
Каләмендә ‒ мең төсләрнең рух намәсе*,
Йөрәк сүзе ‒ күңел күге хәзинәсе,
Тавышында ‒ туган нигез моңы, яме,
Телләрендә ‒ җырлы чишмә суы тәме:

‒ Сагынычлы сәлам юллыйм барчагызга,
Күкрәп-күкрәп гөлләр үссен бакчагызда,
Сайрасыннар шул гөлләргә кошлар кунып.
Ярдәмләшеп яшәгезче, бердәм булып.

Гомер юлын үткән чакта ‒ йөз аклыгы,
Уй-фикернең тирәнлеге һәм пакьлеге.
Йөрәкләрдә балкып янсын өмет шәме,
Һәм эчертсен тере суын тормыш яме.

Тынычлык кошлары очсын һаваларда,
Җиһан гөле чәчәк атсын бар язларда.
Мәрхәмәтле булып туар таңнарыбыз,
Илаһи нурга төренсен җаннарыбыз.

  • намә ‒ юллама; хат


БӨТЕРЕЛЕП УЙНЫЙ ЯБАЛАК КАР
Бөтерелеп уйный ябалак кар,
Кунып кулга, керфек очына,
Әйтерсең лә, җан иреккә чыгып,
Канат кагып, сөенеп очына.

Бөтерелеп уйный ябалак кар,
Мөкиббән ул мөлаем көнгә,
Йөрәк кенә, читлектәге кош күк,
Килә алмый нигәдер иңгә.

Бөтерелеп уйный ябалак кар,
Очкан төсле ап-ак күбәләк.
Богаулардан азат булса җаным,
Дөнья иркен, дөнья түгәрәк.

& & &
Гаделсезлек йодрык янаса,
Пәһлеваннар булсын янәшә,
Көрәшмәсәң ‒ юл да ачылмас,
Җан ачысын йөрәк яшермәс.

Хөр-ирекле булыр кешеләр,
Бәйсезлекне яулап алсалар,
Килер буын рәхмәтен юллар,
Йөз аклыгын саклап калсалар.

Яңгыратсын халык җырларын
Көчле рухлы милләт уллары.
Телнең көче булыр сәнгатьтә,
Телне саклар ‒ сәнгать, әлбәттә.

ГОМЕР ЯЗЫ ГЕЛ КОЯШЛЫ БУЛМЫЙ
Гомер язы гел кояшлы булмый,
Көзен чәчәк аткан гөлләр бар.
Кайчагында, кышын яңгыр коеп,
Җәй уртасы ява ап-ак кар.

Гомер язы гел кояшлы булмый,
Була аның соры көннәре.
Соры көннәренә түзәр идең −
Эзәрлекли айсыз төннәре.

Гомер язы, кинәт гаҗәпсенеп,
Юл алдырды ерак офыкка.
Офык яктысында ак күгәрчен:
“Килдеңме, − дип сорый, − озакка?”

Бу сорауга җавап бирә алмыйм −
Барысы да Ходай иркендә:
“Мин бер яфрак бары бу хәятта,
Йөрәк җырым калсын ил-көнгә”.

ҖАН ИРЕКЛЕ...
Җан ирекле, кертеп булмый һич кысага,
Рәнҗетмә аны, тартып җәя, тотып укка.
Белә торып, сорау арты сорау бирмә:
Тик елмаер, башсызлыгың салып утка.

Сихри матур тау битендә чия пешкән,
Кызыктырып, ымсындырып һәрбер затны.
Һәммәсенең нияте бер ‒ татып карау:
Керфек какмый төн уздыра, җан газаплый.

Күз алгысыз энҗе сыман тау чиясе,
Күз алмасы кебек саклый тау иясе.
Былбыл кошлар ризыгыдыр асыл төше,
Сансызлансак, сүле агып тама яше.

Җан ирекле, кертеп булмый һич кысага,
Сак бул! диеп, кемдер типте уң үкчәгә.
Ә аннары хәл-әхвәлне сорашты ул,
Озата барды җанга ятыш бу кичәгә.

& & &
Җаным сыкрана, бәгъзем илертеп,
Тормыш яшәтә сынап, тилмертеп,
Тешемне кысып түзәргә теләп,
Сабырлык сорыйм Раббымнан төбәп.

Киселгән яра берчак төзәлер,
Энә эзләре бетәр, көйләнер.
Юллар тезәмен бизәкләп, сырлап,
Сихәт биргәндә асыл кош җырлап.

Яры капланып, күзләр төс җуйды,
Тормыш йөрәккә тирән эз уйды,
Тигезләп булмас аны берничек,
Йөзеп чыксам да диңгезләр кичеп.

Җаным сыкрана, бәгъзем илертеп,
Тормыш яшәтә сынап, тилмертеп.
Гомер агышы Мәңгегә бара,
Вакытны узып юк китәр чара...

& & &
Җыелышып җыен әби, карт-коры
Гәп коралар, бәхетләре арткыры.
Сөйрәп килгән кайсыбере таягын,
Тыңлатам дип кулларын һәм аягын.

Яшь чакларын искә алып сөйлиләр,
Онытылып, борынгы көй көйлиләр.
Җырларында − дала гөле, газәлләр,
Хушлашмыйча, Мәңгелеккә күчкәннәр.

Телләрендә − килен булган чаклары,
Чирәмдәге тәүге яңгыр чыклары...
...Көн, сиздерми авышканда ахшамга,
Охшап калды, давыл чыгып, мәхшәргә.

Күк йөзендә һич яктылык калмады,
Ни буласын йөрәк-бәгырь аңлады...
Соңгы сәгать, соңгы минут − бер мизгел,
Сыкранды да... тынып калды саф күңел.

Көз җилләре илтифатсыз, дәлилсез,
Язмыш шулай кайчагында рәхимсез:
Көтмәгәндә, елатып ул җаннарны,
Тартып ала куллардагы җамнарны...

ҖЫРЛЫ ГОМЕР ЯШИ ХӘЯТТА
Кайдан килдек, шунда китеп югалырбыз,
Без бу җирдә бары кунактыр.
Күңел күген кояш нуры балкытса да,
Йөрәк нуры берчак сүнмәктер.

Хәят иркен хозур итеп, сулыш алып,
Эчеп татлы зәмзәм суларын,
Бер-беребезгә ярдәм-шәфкать кулын сузыйк,
Тибрәндереп күңел кылларын.

Яңгырасын һәрчак безнең шат авазлар,
Былбыл кошлар җыры тынмасын,
Ак күгәрчен очсын зәңгәр күкне иңләп,
Ак болытлар сөеп назласын.

Бүләк булып иңгән безгә гомер язы,
Гөл үрелә якты кояшка.
Мәңгелеккә берчак китеп югалсак та,
Җырлы гомер яшәр хәятта.
Җырлы гомер яши хәятта!

& & &
Иңнәремә ташлар салып сынамагыз,
Күтәрергә авырмы, дип сорамагыз.
Сынадыгыз, күп сыналдым, җитәрегез,
Ак корабның җилкәннәрен күтәрегез!
Күрәсезме, дәрья суы дулкынлана,
Дулкыннары сафка тезелеп ярга кага.
Зәңгәр күкне иңләп-буйлап бөркет оча,
Сахра җиле гөләпләрне назлап коча.
Бәйсез булып яшәр өчен кыйблаң кирәк,
Үз-үзеңне югалтмаска иман кирәк.
Һәр кешенең үз язмышы, уй-хыялы,
Гомер юлы, ни хикмәттер, таш-кыялы...

КЕШЕ СҮЗЕН ТЫҢЛАП БЕТЕР
Кеше сүзен тыңлап бетер, кире какма,
Соры көннәр калды инде күптән артта.
Һәр фаниның үз бурычы, үз тәшвише,
Ком сахрасы ‒ чүлләрнең дә үз дәрвише.

Гаеп ташлап, ямьсезләшсәң кеше белән,
Күренерме яшәешнең матурлыгы?
Хакыйкатьнең юлы булып, уртак, туры ‒
Күз алгысыз алтын төсле кояш нуры.

Алтын сыман сары төстә аһәңлелек,
Табигатьнең һәр җирендә килешлелек.
Таң калдырып, кошлар бала очыртканда,
Татлы яшьләр мөлдерәшеп күздән тама.

Үз койрыгын чаккан еланны читсенмә,
Битараф бул, тик ялгыш таш ата күрмә!
Ике дөнья арасында күперләр тар,
Дошманлыкны җиңә алмый, хур булу ‒ зар.

Кеше сүзен тыңлап бетер, кире какма,
Җан елатып, җәя тартма һәм ук атма!

КҮҢЕЛ КОШЫМА
Күңел күген шау чәчәккә күмгән
Язлар узган инде күптәннән,
Язмыш җиле чал чәчемнән сыйпый:
“Аһ-зарыңнан бушан − үткәннән!”

Күңел кошым әлегәчә һаман
Кабул итә алмый кышларны,
Өзгәләнеп, ярсып аваз сала,
Кайтарырга теләп язларны.

Күңел кошым, үзеңә зыян салма,
Бәргәләнеп, хәлең бетереп:
Ак кышларның кары күптән җанны
Кочагына алды бөтереп...

& & &
Күреп төштә айналайны,
Җырга салам тулган айны.

Рәхмәтлемен, дип, тулган ай
Сикереп лә төште җиргә,
Ә мин ‒ тиле, янып китеп
Сөенечтән, күчтем көлгә.

Давыл чыгып, дулап, ярсып,
Очыртты күккә көлемне,
Ләйсән яңгыр, җыеп алып,
Кайтарды шул “җәсәд”емне.

Ашлама булып эреде
Кайнар көлем еламсырап,
Һәм уҗымнар баш калкытты,
Көл яңгырын мактап, зурлап.

Ни уйларга да белмәдем,
Ошбу әкәмәтне күреп...
Уянып, күземне ачсам,
Кояш нурлар сибә көлеп.

Очкыр кошка әверелеп,
Күперенке каурый болыт
Очты күккә, җилпеп канат,
Ләйсәнлеккә әзер булып.

...Матдәләрнең әйләнеше
Табигатьтә даим хуҗа:
Ишәк үлсә ‒ бу фаҗига,
Кайберәүләр өчен... калҗа.

& & &
Мин хәерсез хаталандым, ялгыштым.
Иман китерү бәхетенә ирештем.
Хак Тәгаләм хуҗа барча галәмгә,
Үз бәндәсенә килде Ул ярдәмгә.

Иман китерү җиңел диеп уйлама,
Җан рәнҗеше алып, нахак сөйләмә.
Сүзең булса Аллаһы рәхмәтендә,
Кичерерсең гомер җан рәхәтендә.

Кеше гаебен генә күреп чикләнмә,
Хөсет утында янып гарипләнмә,
Соклан, күреп бар сөйкемле якларын,
Агарта бел хуш килмәгән тапларын.

Иман китерсәң, Ходайга юл ачык,
Иманлының һәр сүзе аермачык.
Гаеп тапсаң ‒ тап юлын ярлыкарга,
Җан биздереп, юлыкма бәддогага.

& & &
Сагынсам да яшьлегемне,
Кайтара алмам кабат.
Ләкин яшьлегем авазы ‒
Кайчак күңелемә газап:

Тавыш биреп ераклардан,
Кул изи, юл күрсәтеп.
Булмас инде, булмас, бәгырь,
Язмышларны үзгәртеп...

Сары көзләр, алтын көннәр ‒
Җанымның куанычы.
Яшьлекнең айлы кичләре ‒
Гомернең юанычы.

Сагынсам да, яшьлегемне
Кайтара алмам кабат.
Ходаем бирсен картлыкта
Лаеклы очар канат.

& & &
Тамбур белән чигелгән ак күлмәк киеп,
Чүлмәк тотып, чишмә буена юл тоттым.
Караңгыга калдым шулчак, юл киселеп,
Төнгелеккә рөхсәт сорап, капка кактым.

Капка ачты бик мөлаем, матур ханым,
Очар кош күк канатланды, сөенеп, җаным.
Өй янында көмеш сулы коесы бар,
Шул коедан су эчерде, булма, дип, зар.

Юлга җыен су тутырып чүлмәгеңә,
Күк йөзендә таң йолдызы кабынуга.
Көмеш суны авыз иттер, кызганмыйча,
Үз кулыңнан мосафирга, һәр юлчыга.

Тамбур белән чигелгән ак күлмәгемнең
Җиң очында укалы тасмадан бизәк.
Көзге сыман, йолдыз нурын чагылдырып,
Эчке дөньямны яктыртты, җанны бизәп.

Бизәкне кем каеганын белим диеп,
Шул билгесез утта янып, еллар үткән...
Җир куеныннан бәреп чыккан кайнар чишмә
Җир рәйханын, имгәтмичә, җырлы иткән.

& & &
Таң җилләре һәрбер сукмакта
Эзләреңне җуймый саклаган,
Гомер җиле исә чәчеңне
Чаларткан да, ак бәс каплаган.

Горур башың түбән иясең,
Картайдым дип, никтер көрсенеп...
Чәчләреңнән әле һаман да
Сирень исе тора бөркелеп!

& & &
“Әй син, телем, айлы төнем, якты көнем,
Әремнәрдән әче, балдан татлы телем!
Сине саклап калыр өчен, күпме белем
Кирәклеген аңладым мин, белдем бүген...”
Лена Шагыйрьҗан

Тел киселсә, гомер кыскарыр,
Шомландырып, козгын кычкырыр,
Көн яктысы тоелса сүрән, ‒
Җан җылытыр укыган сүрәң.

Яктылыкка юл алыйм дисәң,
Татлы телгә ихтыяҗ булсаң,
Кыйбла якка карап сәфәр чык,
Үләннәргә төшкәч көмеш чык.

Бисмиллалы булса юл башың,
Таң йолдызы булыр юлдашың,
Ишеттереп галәм көйләрен,
Былбыл сайрар, өзеп үзәгең.

Сихри көйләр сине уйлатыр,
Күз яшең тамдырып моңайтыр,
Энҗегә әйләнеп, күз яшең,
Нәкыш булып бизәр сүз башың.

Татар теле ‒ милли мөкатдәс!
Ана теле ‒ мәңге югалмас!
Үз теленә дошман көн күрмәс,
Тел кадерен белгән хур булмас.

& & &
Тел тидерәсем килми беркемгә,
Эчертәсем килә тере су.
Күңелемдә бүген тик нигәдер
Сары сагыш, бик тә ямансу.

Югалттыммы әллә үз-үземне,
Киселдеме очар канатым?
Алай дисәм, мин тормышка гашыйк,
Яшәешне өзелеп яраттым!

Канатсыз да очып була ала,
Уй-фикерең чиста, саф ирсә.
Йөрәк сүзең, татлы, матур булып,
Яшәр өчен рухи көч бирсә.

ТӨШ
Ярый әле, бары төштә
Күчтем яңа фатирга,
Яңа фатир төс түгелдер
Минем ише фәкыйрьгә.
Нишләрмен, дим, япа-ялгыз,
Ничекләр көн күрермен?
Бер тәгамсыз кибегеп лә,
Суга сусап йөрермен.
Ниндидер көч башкаема
Шундый итеп кундырды,
Барып сыландым ишеккә,
Бәхеткәем булгыры:
“Хәсрәт капчык, кысыр кайгы
Акылыңны алдымы?
Зиһенең әллә чуалдымы,
Бөтенләй югалдымы?
Җирлеге нык нигезеңнең,
Сөенергә кирәк, ‒ ди, ‒
Як-ягыңа ныклап кара,
Диңгезләрме ерак?” ‒ ди.
Күз ташласам, искитмәле
Өч диңгез җәйрәп ята,
Камалы тун кигән берәү,
Саз чиртеп, җыру әйтә.
Гүзәл, күркәм гөлбакчасы
Күмелгән сихри моңга,
Текә, горур ташкыялар ‒
Никадәр хикмәт монда!
Шөкранә кылам, йокымнан
Вакытында уяндым,
Маҗаралы төш хакында
Төш җиткәнче уйландым.
Сабыр төбе ‒ сары алтын,
Юш килсен юраганым,
Төшем өнгә әверелеп,
Хак булсын уйлаганым.

ТҮБӘНЛЕК ЭСТӘМӘ ҮЗЕҢӘ
Түбәнлек эстәмә үзеңә.
Кара, күр вакытның агышын.
Туган җир калса да еракта,
Күңелеңдә йөрт аның җылысын.

Түбәнлек эстәмә үзеңә.
Бер дә сай түгелсең акылга,
Күңелең күгендә урын киң
Мәһабәт тавышлы былбылга.

Түбәнлек эстәмә үзеңә.
Тәнеңә япанча, җаныңа җыр кирәк.
Күк йөзе миллион йолдызлы,
Елга-күл янында ‒ бер тирәк.

Түбәнлек эстәмә үзеңә.
Тал-тирәк патшасы сандугач
Гаҗәпкә калдырып җыр суза,
Алсу шәл ябынып таң тугач.

Түбәнлек эстәмә үзеңә.
Шау дулкын ‒ ул ярсу диңгездә.
Рәхмәтле бул, Мәҗнүн йөрәге
Типкән чакта газиз кальбеңдә.

& & &
Үткән белән киләчәкнең
Уртасында бүгенгем,
Белеп яшим, күреп яшим ‒
Мин ялгызак түгелмен.
Иртә таңнан җамаякка
Аш бүленеп куелган,
Җамаякның тыш ягына
Гаҗәп сурәт уелган.
Гөлгә кунган былбыл кошның
Канатларын ‒ көмештән,
Гөл таҗларын алтын белән
Кемнең кулы йөгерткән?
Җавап килер, килми калмас,
Хафаланма, йөрәгем.
Зәвыкъ белән былбыл сайрый,
Сөендереп тирәген.
Үткән белән киләчәкнең
Уртасында бүгенгем,
Белеп яшим, күреп яшим ‒
Мин ялгызак түгелмен.

ҮТКӘННӘРДӘ КАЛА САГЫШЫМ
Көнне төнгә ялгап гомер үтә,
Берөзлексез нидер уйлыйм мин.
Гаҗизлектән, чүл бүресе кебек,
Туоган айга карап улыйм мин.

Кеше хәлен кеше аңлыймы соң,
Үз башыннан хәсрәт кичмәсә?
Бәхет үзләп, сәфәр чыгар идем,
Тиен акчам да юк, ичмаса..

Беләм инде, хәлем шәптән түгел,
Сирәк тыңлыйм йөрәк агышын.
Шунысына шатмын: онытылып,
Үткәннәрдә кала сагышым.

& & &
Халыкның хак сүзен һәркем аңласын:
“Сабыр булсаң, бәлагә һич тармассың”.
Үз кыйммәте, үз урыны һәр сүзнең,
Тиңсез гүзәл энҗесе күп диңгезнең.

...Ни булганын сизмәдем аермачык:
Чәчәк сузды юлчы капкамны ачып,
Чәнечкеле гөле калды кулымда,
Чык тамчысын җемелдәтеп таҗында.

Берничек тә мин фаразлый алмадым:
Чәнечкесе кадалды ‒ зарланмадым;
Чәчәк аткан гөл шикелле кызыл кан
Ипләп дәште: “Минем кебек тыныч кал!”

Сәер халәт кичереп, уйга баттым.
Гөлчәчәге телгә килде, шаккаттым:
“Башыңдагы такыяны кем үрде?
Мине дә ич истәлеккә “Ул” бирде!

Кем булса да, бул син “Аңа” рәхмәтле!”
...Карале, дим, мин җүләрне, ахмакны:
Истән чыккан гөлне суга куярга,
Чүлмәгенә сурәт ясап уярга...

ХИС ТАШКЫНЫ ДИП ЮК СҮЗ АЛЫШ
Аңламый җан кичерешләрен,
Хискә бирелүчән син, диләр.
Табигатьтән өстен көчләрнең
Барлыгынмы чынлап белмиләр?

Хис ташкыны дип юк сүз алыш,
Хикмәт ‒ тавыш яңгырашында.
Бер Ходай килгән нурланыш ‒
Тел белеме чагылышында.

Һәр кешенең үз вазифасы,
Тормыш юлының хатирәсе.
Җиһан серен аңлый алмассың,
Галәм кошын тыңлап туймассың.

Кәккүк тавышы сагышлы, моңлы,
Коры җилләр әрнетә җанны.
Кискен җилгә каршы торырлык
Көч бир, Раббым, һәм дә сабырлык.

Галәм кануннарын ятлаган ‒
Кыйбла якка сөенеп атлаган.
Хис ташкыны түгелдер бу сүз:
Җәй артында сакта тора көз.

& & &
Хыяллар тормышка ашмаса,
Акланып, сылтыйбыз язмышка...
Бәхетле булырга теләсәң,
Баш бирмә кайгыга, сагышка.

Татлы тел, ачык йөз ‒ һәркемгә,
Суз ярдәм кулыңны тормышта,
Ялкынлан, җир җимертеп яшә,
Әйт рәхмәт сүзләрен язмышка.

Хыялың тормышка ашырып,
Сал кояш нурына җаныңны.
Сүз тыңлап, карусыз да булсаң,
Әл-Хәким яктыртыр юлыңны.

& & &
Чагыладыр җан авазың язмаларда,
Сабыр булдың, ниләр генә кылсалар да.
Юлың бүлеп, таш өйделәр ‒ син дәшмәдең,
Җәя тартып, ук аттылар ‒ бирешмәдең.

Түрбакчаңда үскән гөлнең үз исеме,
Исеменә туры киләдер җисеме.
Шигъри юлга салынгандыр йөрәк назы,
Җырга әверелеп, урап кайта гомер язы.

Көндәлек мәшәкатьләрне җәптәш итеп,
Өмет утын кабызганны иптәш итеп,
Сәфәр чыктың Янартауның яктысына,
Чәчәк тотып, Мәңгелекнең каршысына.

Чагыладыр җан авазың язмаларда,
Сабыр булдың, ниләр генә кылсалар да.
“Корт җимешнең иң татлыларына төшәр,
Авызыңнан эт чыгарма, үзең тешләр!”

Бар мәгънәсе халык мәкаль-әйтеменең,
Чиге юктыр бәндәләргә гыйбрәтенең...

ЯЛГЫЗ ЕРАК КИТӘ АЛМАМЫН...
Үз-үземне эзләп табарга
Нинди генә уйлар корсам да,
Хыялларым чынга ашмас күк,
Башкаемны ташка орсам да.

Үз-үземне эзләп йөримен
Тормыш дигән чиксез дәрьяда,
Хәер-фатихалы, өммәтле
Гөл үстерә сусыз далада.

Үз-үземне эзләп һаман да,
Нинди генә илләр гизсәм дә,
Ялгыз ерак китә алмамын,
Колач җәеп диңгез кичсәм дә.

& & &
Яраклаша белгән кеше
Акыллымы, акылсызмы?
Бу сорауга җавап бирер
Кешегә сез якынсызмы?

Акыл белән акылсызлык
Бик ерак та, янәшә дә.
Фикер йөртү ‒ үз иркеңдә,
Әҗәл килеп янаса да.

Ераклаша алмассың син,
Аек акыл ‒ хөкемдарың,
Чынбарлыкны кабул кылсаң,
Еракларга китәр даның.

ЯРАЛЫ ЙӨРӘК
Әрем исе алып килә
Язмыш җиле ерактан,
Болай да бит саркып тора
Әрнүле кан йөрәктән.

Ата-баба моңы яңгырый
Чор-гасыр аша кайтып,
Аунап елыйсылар килә,
Туган туфракка ятып.

Сагынычлы хатлар алам
Каф таулары артыннан,
Аерма һичкемне, язмыш,
Туып үскән йортыннан.

Керфек какмый, төннәремне
Уйланып үткәрәмен,
Таң атканда кулларымда
Нурлы каурый каләмем.

Гөлләремә су сибәмен
Ак карларны эретеп,
Ата-баба моңы яңгырый,
Өмет утын терелтеп.

Җанга сихәт, тәнгә дәва ‒
Чәчән, акын тавышы,
Яшәү көче ‒ куәт бирә
Чишмәләрнең агышы.

ҖИРСҮ
Илтифатсыз булма, Ходам,
Кайтар мине илемә,
Туган җир җылысын тоеп,
Сарылмыйм тау биленә.

Җан-тәнемне ялкын биләп,
Бар бәгъзем уттай яна,
Йөрәк түзә алмый дәшә:
"Йа Ходаем, йа Аллам..."

Кара болыттан каплатма
Күңелем тәрәзәсен,
Ялкын телләренә чорнап,
Кузгатма җан ярасын.

Очар кош кебек талпынып,
Җаным канат кагына,
Дәлилләп сүзем хаклыгын,
Күктә йолдыз кабына.

Илтифатсыз булма, Ходам,
Эчерт миңа тере су.
Зарланым әйтүем түгел,
Сагышымнан, бу ‒ җирсү.

ЯРАЛЫ КОШ
Бик бәхетле пар аккошны күрдем
Сөю ләззәтендә йөзгәндә. ‒
Сөенсәм дә, җаным зар елады,
Үз хәлемне үзем белгәнгә.

Ялгыз аккош кебек җырлый-елый,
Белмим инде кая юл алам?
Яр читенә басып аваз салам:
“Кайларда син ‒ бәгырем, күзалмам?!”

Мин бүген бер яралы кош сыман,
Урын таба алмыйм җаныма.
Күз яшьләрем ак кәгазьгә күчә,
Каләмемне манчыйм каныма...

САГЫШ
Каршыламый гомер иткән йортым,
Ишегенә йозак эленгән,
Тәрәзәдән үрелеп карыйм дисәм,
Кат-кат итеп пәрдә корылган.

Монда үтте иң-иң күңелле чак,
Хәл сораша бары искән җил.
Сагындырып, газиз туфрак тарта,
Бик кадерле җанга якын җир.

Өзгәләнеп, йөрәк сыкрап сыза,
Күрсәтмәскә теләп сагышны.
Оныттыкмы гасыр үтеп килгән,
Энҗегә тиң кыйммәт әйтемне.

“Җан тартмаса, как тарта”, ‒ дип тузга
Борынгылар язып калдырган.
Кендек каны сеңгән изге туфрак
Төп нигезгә тартып китергән.

Каршыламый гомер иткән йортым,
Ишегенә йозак эленгән,
Тәрәзәдән үрелеп карыйм дисәм,
Кат-кат итеп пәрдә корылган...

VII. ЗАМАН ҖИЛЛӘРЕ

[edit | edit source]


“Гакыйль булган татарларны
Ник уятмыйсың, заман?”
(Татар халык көе)

& & &
Заман чире кемлегеңә карамый,
Алып китә җир куенына, аямый.
Ни сәбәпле пәйда булды бу зәхмәт?
Җир йөзендә әллә юкмы хакыйкать?!

Беркемнең дә һич килмидер үләсе,
Җәһәннәмнең бугазыннан үтәсе.
Җелекләргә үтеп кергән яман чир,
Беркөн килеп җиңеләсең − бел, “яугир”!

Гайрәтләнеп котырырга кирәкме,
Ут йоттырып телгәләргә йөрәкне?
“Гамәлләре” коточкыч бу мәлгуньнең,
Мәкерле уе чынга ашмас мәнсезнең!

Заман чире, явызлыкка син койрык,
Кешелеккә зыян салма, юкка чык!
Килер буын барлыгыңны белмәсен.
Өмет уты − ышанычың үлмәсен!

& & &
Ак еланны тетеп салдым бүген,
Тыгылма, дип, кеше сүзенә.
Һәрбер җирдә тәгам җыеп йөрмә,
Утырмасын тамак төбеңә.

Күз явымны алып, кояш балкый,
Гөлбакчада асыл кош сайрый.
Ай нурында калкып чыккан чишмә
Хәер-фатихалы юл сорый.
Алтын бөртек төсен ул югалтмый,
Җир астында күпме ятса да.
Мәхәббәт гөлләре шытып чыга,
Таулар иңрәп, ташлар яуса да.
Алтын көзнең җимешләре татлы;
Тәрәзәгә җилфер җил кага:
Карап кал, дип, шәфәкъ ачылганда,
Каурый болыт кай якка ага.
Күңелемдә бүген олы бәйрәм ‒
Юл күрсәтте миңа таң җиле:
“Барыр юлың урау, мәшәкатьле,
Күңел кәгъбәң ‒ былбыл кош иле”.

Ак еланның хәле шәптән түгел,
Ул битәрләп тәмам үз-үзен,
Хакыйкатьнең күзенә туры карый:
“Газаплый, ‒ ди, ‒ гадәтсез телем”.

ФАНИ ДӨНЬЯ АВАЗЫ
Эше булмаганның ашы да юк,
Коры кашык авызны ерта.
Фани дөнья, саубуллашыйм дисәң:
“Син кая?!” ‒ дип, чабудан тарта.

Кәкре башлы таяк биреп кулга:
“Егылма, ‒ ди, ‒ юлда сөрлегеп.
Сабыр иткән ‒ морадына җиткән,
Ашыкма! ‒ ди, ‒ кеше көлдереп.

Тере башлар әле монда кирәк,
Черемәгә кытлык юк җирдә:
Күз яшьләре сеңгән ачы туфрак
Өем-өем ятадыр үрдә.

Рәхмәт укып, сөен булганыңа
Ике шәйле ошбу комарда.
Киткәннәрнең кире кайтканы юк,
Барысы да һаман мазарда...”

БӘХЕТ ГӨЛЕН ТАБУ ҖИҢЕЛ ТҮГЕЛ
Бәхет гөлен табу җиңел түгел ‒
Җиде диңгез кичеп чыгасың.
Ташкыялар аша үткән чакта
Уйламыйсың елан чагасын.

Яшәү дәрте көчле булгангамы ‒
Ярдәм сорап аваз саласың.
Күккә ашкан Чал тауларны күреп,
Өмет илә ятып каласың.

Ярдәм биреп көчле кул сузыла,
Гасыр җиле исеп көй сайлый.
Ил агасы өзелеп курай уйный,
Аңа кушылып асыл кош сайрый.

Үлем түшәгеннән тартып ала
Чал тауларның илаһи моңы,
Ил агасы мәһабәт илендә
Күкрәп үскән Мәхәббәт гөле.

Бәхет гөлен табу җиңел түгел ‒
Җиде диңгез кичеп чыгасың.
Ташкыялар аша үткән чакта
Кояш нурларыннан чагыласың.

& & &
Яман сүзләр, җан өшеткеч салкын караш,
Сыкрандырып, йөрәкләргә сала яра.
Бер-бер артлы ел фасылы алышынып,
Ак кыш килеп, тәңкә карлар җирә ява.

Ходаемнан иман сорыйм, тере суы,
Шау чәчәккә күмелсен, дим, гомер юлы.
Яшәешкә дан җырлаган былбыл кошның
Һәрвакытта татлы булсын эчәр суы.

Каләм аша сәлам юллыйм Ай-Кояшка.
Әйтерсең лә, йолдыз атылып төште учка! ‒
Күтәрелдем ак хыяллар канатында
Зәңгәр күккә, әверелеп очар кошка.

Ярсып типмә, чү, тынычлан бераз, йөрәк,
Моң иясе каршында баш ию кирәк! ‒
Күңел күген кара болыт каплаганда,
Аның җырыннан алабыз көч һәм куәт.

& & &
Ана теле безгә бармы, юкмы.
Үз телебезне үзебез белмибез.
Кешеләргә кайгы-хәсрәт килсә,
Белмәмешкә салышып йөрибез.
Кешелекне бетерер өчен җирдә,
Аждаһалар ыжгыра ажгырып,
Җен-пәриләр өермәсе килә,
Үчекләшеп, бозып, аздырып.
Гайрәт орып, елан күтәрелә,
Авызыннан агу-ут чәчеп.
Котылу юлын эзләп, кеше чаба,
Акыл җуеп, аңсыз тешләшеп.
Качу юлы ‒ елан чыккан урын,
Кара урман, упкын, кара гүр.
Караңгы юл тәнне чымырдата,
Ышанмасаң, борылып кара, күр!
Яктылыкка безне алып барыр
Сызгыра торган уктай туры сүз,
Аллаһыбыз безгә насыйп итәр
Туры сүз күк йөгерек, үткен күз.
Кешелеккә бары бүләк итик
Якты көнгә элгәр ‒ алсу таң.
Караңгылык юлдаш була икән ‒
Түгелер җиргә күздән кара кан.
Кан һәм үлем җан туганы түгел,
Мөэмин рухы ‒ Ислам диненнән.
Кан кардәшләр, һәрчак бердәм булып,
Атлыйк хакыйкатьнең эзеннән.

АЧЫЛМАС СЕРЛЕ КАПКА!
Бохара мәчеләренең
Хәлләре ничек икән,
Мәчеттән чыккач, һаман да
Гайбәт чәчәләр микән?

Бохара мәчеләрендә
Юмакайлык, төчелек,
Үз-үзенә зыян салган
Яман тел һәм көнчелек.

Бохара мәчеләренә
Әйтер сүзем шул хакта:
Кеше хакын хакламыйча,
Ачылмас серле капка!

БУ ДӨНЬЯНЫҢ ЧӘЧКӘЛӘРЕ
Бу дөньяның чәчкәләре бик күп төрле:
Йомшак-нәфис, чәнечкеле, вак һәм эре
Кайсыберсе нурын сибә кыл өстендә,
Кайберләре калтырана җил искәндә.

Бу дөньяның чәчкәләре бик күп төрле:
Хуш ис бөрки, әмма холкы кырыс, кире,
Таҗын ача тик сөенеп кара төнгә,
Мәхрүм булып якты көннән, килми өнгә.

Бу дөньяның чәчкәләре бик күп төрле:
Купшы-көяз, назлы-күндәм, чая-тере.
Күз ачып йом ‒ эч сереңне сыгып ала,
Үкенечле газап утларына сала.

Бу дөньяның чәчкәләре бик күп төрле.
Нәкъ күк йөзе кебек уйчан, сихри-серле ‒
Ашкындырып, далаларга алып китә,
Көтмәгәндә моңлы Мәҗнүн-Ләйлә итә.

& & &
Җан тынычлыгы таба алмассың,
Үз язмышың белән уйнасаң.
Дөньяга ник килгәнеңә үкенеп,
Яшәү ямен күрә алмасаң...

Сорамасаң Ходайдан сабырлык,
Килгән чакта тормышта авырлык...
Юл куярсың хата-ялгышка,
Түзә алмый әрнү-сагышка.

Болытлы булыр таңнар-иртәләр,
Бер-бер артлы очрар киртәләр.
Күңел кошың очарга талпынмас,
Киңәш бирер дус-иш табылмас.

Иман китереп, ярлыкау сораган ‒
Хата-ялгышлардан арынган.
Язмышыннан зарланмаган кеше
Рухи яктан мөкәммәл, көчле.

& & &
Җыен юк-бар сүзләргә син колак салма,
Гайбәт сатып, үз өстеңә гөнаһ алма.
Тап төшерсәң үткән көннәр авазына,
Аш булырсың бүреләрнең авызына.
Серләреңне ачма хәтта таң җиленә,
Игътибар бир Җир-Ананың гөлләренә.
Сихри-серле йолдызларга карап уйлан,
Төн пәрдәсен ачуга, йокыңнан уян.
Таң атканда чишмә суын алып кайтып,
Чәеңне куй, Аллаһына рәхмәт әйтеп.
Күрше-күлән чәйгә керсен, сәлам биреп,
Чәчләреңне толымга сал тарап, үреп.
Йөз чөермә ярдәм сорап килгәннәргә,
Йөз суын түкмә масаеп йөргәннәргә.
Кояш кебек якты булса күңел күгең,
Татлы булыр кешеләргә әйтер сүзең.

& & &
“Икән-микән” белән “бугай” ‒
Җыр язганнар үзара...
Минем дә җырлыйсым килә,
Миңа кайсыгыз яза?

Типтереп яшибез диеп,
Кыңгыраулар чыңлатып,
Бер мәҗлестән бер мәҗлескә
Йөрик дәртне кузгатып.

Хуҗабикә күркәм айдан...
Сусынны баса әйрән.
Авыз ит, дип, кымыздан да,
Кыстый турачи җиңгәм.

Яңа җыр язып килгәннәр ‒
“Икән-микән” һәм “бугай”.
“Алмагачлар”ны өздерә
Кода-кодагый, баҗай.

Очкын чәчрәтеп биедек,
Аяктан егылганчы.
Типтереп яшәргә исәп...
Комыбыз коелганчы.

& & &
Икейөзле кешеләрдән саклана күр,
Авызың тулы кан булса да, төкермә, түз.
Сакланганны гына Ходай саклармын, ди,
Сөмсезләнеп чәүчәләнмә, телеңне тый.

Кеше булып калыр өчен, күп көч кирәк,
Чын дусларың янда булу ‒ олы терәк.
Гыйлем эстә яшьтән үк һәм азсынмыйча,
Күңел кошың сайрап торыр тарсынмыйча.

Килде-китте кеше алдында башың исәң,
Уйлый күрмә, калырмын, дип, таза-исән:
Суырып алыр ботаклыкка, үз эченә,
Масаюдан күкрәк кагып бар көченә.

Юха белән җаның әгәр тарткалашса,
Бер фикергә килә алмый әйткәләшсә,
Кит үзеңнән, сәбәп табып, бер минутка,
Шикле уең сала бел син янган утка.

Горур бул син, ялгызым дип, башың имә,
Көйсез кеше өчен көйрәп, янып сөймә!

& & &
“Ачу‒ алдан, акыл ‒ арттан”.
(Әйтем)

Кайнар чишмә суын эчеп,
Яндыра күрмә телеңне,
Суынганны көтә белеп
Эчкәч, сөйлә сүзеңне.

Сөмсезләнеп ук атма син
Кешенең бәгыренә,
Кизәнеп, балта күтәреп,
Чапма гөл тамырына.

Миһербанлы, шәфкатьле бул
Хәятта барчасына,
Кызып китеп, таш ыргытма
Сәгадәт бакчасына.

Теш сындырыр чишмә суын
Учларыңа алып эч.
Ил-йортка тынычлык теләп,
Дога кыл син иртә-кич.

& & &
“Акыл ялгышкан шул, нишлисең бит,
Ияргәнбез без дә уңайга...
Һәрбер карындагы бала кебек,
Тибенәбез кабат туарга”.
Сәрия Вилданова (Азнакай)

Кайчак ялгышып гөнаһка кердем,
Ходай кичерер, өметем өзмим.
Онытырга теләп үткән авазын,
Үземнән үзем качарга телим.

Юк, үз-үзеңнән һич качып булмый,
Шәүләң йөри ич арттан ияреп,
Кисәк үртәнеп як-якка чыга,
Алдан да бара, йөгереп-сөйрәлеп.

Ай тотылмасын, дисәң, тормышта,
Галәм канунын кирәк үтәргә,
Ходай язмасын сират күперендә
Тозлы күз яшен берүк түгәргә.

Буйсынсыйм, диеп, язмыш әмеренә,
Байтак татыдым дөнья камчысын,
Йомылсын өчен яра җөйләре,
Тере суының сөрттем тамчысын.

Заман җилләре гөлләрне өзеп,
Ташлап киткәннәр юл кырысына...
Тереклек суын сибәм гөлләргә,
Янә утыртып үз туфрагына.

& & &
Кемдер яши Мәхәббәткә табынып,
Ә кемнәрдер ‒ мал-мөлкәткә багынып.
Кемдер яна сүнмәс гыйшык утында,
Ә кемнәрдер... сула картлар йортында.
Кемдер үзен бик акыллы дип уйлый,
Ә кемнәрдер, гыйлем эстәп, ил буйлый.
Кемдер тота теле белән асыл кош,
Ә кемнәрдер гайрәт чәчә... күреп төш.
Кемдер яши, бар булганга сөенеп,
Ә кемнәрдер ‒ хөсетлектән көенеп.

& & &
Кеше күңелен күрәм диеп,
Теләсә ни сөйләнеп,
Йөрибездер кайвакыт,
Койрык кебек сөйрәлеп.

Ятлар көен көйли-көйли,
Үз телләрен оныткан −
Күпме бәндә арабызда
Нәсел башын корыткан.

Эчә белеп эч син сүзнең
Тик өресен, каймагын,
Майлылыгын белим диеп,
Тыкма чәнчә бармагың.

Сахраларга чык син ешрак,
Сүз әйтер, сөйләр булсаң,
Хозурлык анда, хөррият,
Чын җәннәт шунда, күрсәң.

Онытма, кеше, шул хакта:
Юктан бар ясап булмый.
Сүзең колагың ишетсен:
Сүз белән тамак туймый,
Һәм иләктә су тормый.

& & &
Кояш тылсымлы нурларын
Һәркемгә тигез бирә.
Ни сәбәпле күпләребез
Үзен әллә кем күрә?

Барыбыз да яшәешкә
Вазифа белән килә,
Язмыш җиле кайчагында
Каһкаһә белән көлә.

Аллаһына йөз тотканнар ‒
Рухи яктан көчлеләр,
Матурлыкка сокланганнар ‒
Саф күңелле, хислеләр.

Кояш чыгышына карап,
Әйтелә изге теләк,
Кояш нурларын эчәргә
Ихластан эсти йөрәк.

& & &
Курыкмаска өйрән элек,
Көчле рухың эстәр булсаң,
Җир җимертеп, аягыңда
Биек тауга менәр булсаң.

Хәсрәт килсә, сыптырып сал ‒
Чәчрәп, утка барып төшсен,
Дөрли-дөрли янып шунда,
Көле күккә очып китсен.

Сүз уйнатма юкка-барга ‒
Елан булып үзең чагар,
Вөҗданыңны зар елатып,
Ак җаныңа кара ягар.

Бәхет сүзе ‒ төшенчә дип,
Ялгыш фикердә яшисез.
Кузы чикләвеген ярмый,
Чистартмыйчамы ашыйсыз?!

& & &
Мал-мөлкәткә табынмадым,
Булган байлык ‒ ак хыялым.
Мәрхәмәтле гаярь кошым,
Күрешәсе иде тагын...

Барысыннан көчлерәктер
Чынга ашмас бу хыялым.
Юлларыма буран сарган,
Каян алыйм юл таягын?..

Талларымны кисә алмыйм,
Кисәм дисәм, тал бөгелә.
Каеннарга кагылма! дип,
Дала җилләре өзелә.

Көч тап, диеп, үз-үзеңдә,
Киңәш иңә хәят аша:
“Рухы көчле булганнарга
Ходай сөенеп колач ача!”

& & &
Матди байлыкка кызыгып,
Бәхетлеме булырсыз?
Бер көн, танып хатагызны,
Үкереп сыгылырсыз.

Дөнья малы бер көнлек ул,
Фани дөнья ‒ өч көнлек.
Кешене ни харап итә? ‒
Тынгы бирмәс көнчелек!

Бар көчеңне сарыф итеп,
Мал җыюдан ни файда?
Киңәш-үгетләрен биргән
Ил агалары кайда?

Борынгылар белеп әйткән:
“Баш бирмәгән ‒ ил тоткан,
Ил-көненә хезмәт иткән,
Ипи ашап, су йоткан”.

& & &
Мәрхүмнәр дә күрә кеше хәлен,
Бирә безгә ярдәм-хәстәрен.
Син ялгызың түгел, кайгырма дип,
Юлга дәшеп җитез чаптарын.

Җаннар җанны күреп яшәгәнне
Аңлый ала икән кем генә?!
Киләчәкнең якты нурын күргән
Җырлар җырлап биек үр менә!

Кояш көлеп, күзне камаштыра,
Бөтен Җиһан, әйтерсең, рәшә.
Зәңгәр күкне әйдәп, аккош оча,
Зөһрә йолдыз балкый янәшә.

Мәрхүмнәр дә күрә кеше хәлен,
Кирәк чакта бирә ярдәмен.
Мәңгелектән кайту булса иде! ‒
Мин аларның телим яшьнәвен.

& & &
“Ком җыелып таш булмас,
Кол җыелып баш булмас”.
(“Идегәй” дастаны)

Мәхәббәт җебе өзелсә,
Йөрәк тибүдән туктар.
Җир-Ана зарын ишетсә,
Яшь түгәр иде Күкләр.

Ишетмидер, ишетсә гәр
Булмас иде кан коеш,
Күк йөзендә карчыгалар
Алмас иде киң сулыш.

Дымга сусаган Җир-Ана
Кан йота көне-төне,
Кешелек дөньясы бүген,
Әйтерсең, бүре өне.

Җирнең йөрәге яралы,
Җир йөрәген кем саклый?
Җир патшасы дип аталган
Адәм нигә чаң сукмый?

Табынганнар мал-мөлкәткә
Ник уйламыйлар бу хакта? ‒
Юкка сарыф итеп көчен,
Чарлаталар азау тешен...
“Авызыңнан эт чыгарма,
Үзеңне тешләр”.
(Әйтем)

& & &
Миһербанлы, гали акыллы
Учыңа салыр гыйлем ачкычын;
Сүнмәсен лә йөрәк ялкыны:
Кырлач ае ‒ менәр баскычың.
Аяк асты тайгак, боз булыр,
Көзге кебек ялтырап торыр.
Бу юллардан ничек үтәрсең,
Чакрымнарын ничек үлчәрсең?
Шуышыпмы, әллә титаклап,
Аягүрә басып, төз атлап?
Серләреңне ачма җилләргә ‒
Ыржаерлар, санап юләргә.
Гайрәт орып, гайбәт сөйләмә,
Көйсез кеше көен көйләмә.
Фани белән бакый арасын
Кыл күпердән үтеп барасың.
Язгы җилләр җылы, ягымлы,
Көзгеләре ‒ кискен, давыллы.
Кырлач күзгә сурәт төшерер,
Бит алмасын суык “өшкерер”.

& & &
Үтәсе юл инде үтелгән,
Чәч толымга салып үрелгән.
Гомер язы кайтмаска киткән,
Гаугалы җил толымны сүткән...

Чәчем җилдә тузгып очына,
Әйтерсең, очарга талпына.
Каңгылдашып, елга буенда
Кыр казлары канат кагына.

Тезелешеп,казлар очарлар,
Дәрья-диңгезләрне кочарлар.
...Язмыш җиле ‒ кырыс бер сагым,
Юл йөрүләр бирә сабагын.

& & &
Үз-үзеңә дошман булма беркайчан,
Сүз куертып гайрәтләнмә һичкайчан.
Тынгы бирми, аяусыз җилләр исәр,
Котны алып, буран туздырып китәр.

Белештерми үз җаныңны талкыма,
Хезмәт күрсәт газиз, сөйгән халкыңа.
Күңел күгең ирек кошы яуласын,
Иман нурын һәрбер йөрәк дауласын.

Үз-үзеңә карап бак син ерактан,
Саф хисләрең ургып чыксын йөрәктән.
Гомер юлы гыйбрәтле һәм хикмәтле,
Кардәш-ыру кадерен белгән ‒ хөрмәтле.

& & &
Хак-дөреслек көтмәгәндә килеп,
Җанны салып ялкынлы утка,
Көлдәй коеп, җилдә ул тузгыта
Йә булмаса күккә очырта.

Сынарга дип тәкъдир-язмышыңны,
Вәсвәсәләндермә җаныңны.
Хәсрәтеңнән сөрлегеп егылсаң,
Күрсәтмәскә тырыш яшеңне.

Бәхет кошы таң аттырып сайрый,
Җан иркендә курку булмаса.
Газапланырсың тик, каурый каләм
Әйтер сүзең аңлый алмаса.

Фатихасыз кеше юлга чыкмас,
Хөсетлегә Ходай юл салмас.
Мөстәкыйльлек фикере булмаган
Авыз ачып сүзен әйталмас.

& & &
Һәрбер сүздән гаеп табып,
Төелмәгән борыч кабып,
Яши күпләр җикеренеп,
Як-ягына төкеренеп.

Мескеннәрнең хәле яман,
Киңәшчесе чөнки ялган,
Таянганнар черек төпкә,
Күңел күзе булып биктә.

Елан кебек ысылдыйлар,
Көзән кебек чыелдыйлар,
Койрык очларына бассаң,
Хак куелган ярлык ассаң.

Булыйм, дисәң, әгәр кеше −
Ихтирамлы, күңеле кече,
Сөйлә сүзнең хак-дөресен,
Эчә белеп тик өресен.

& & &
Милләттәш Мөгаммәр Каддафигә
Кызганмады җәллад камчысын.
Гаярь ирләр Мәңгелеккә ашты,
Татып үлем, хыянәт ачысын.
Алар гомере, сагышлы җыр булып,
Үз урынын алган тормышта.
Ачы күз яшьләрен түгә ялгыз ана,
Чарасыздан рәнҗеп язмышка.
Гөлбакчасын мактап кош сайрамый,
Гөлбакчасы котсыз хәрабә...
Гасыр җиле, җиргә ятып, үксеп елый:
Күпме җан кыелды әрәмгә!
Нигез ташын сагынып аваз сала
Көнчыгышның гаярь ирләре,
Һәрберсенең сүзе бар халкына:
“Бәхетсез идегезме элгәре?!
Бәхетсез идегезме элгәре?!
Бәхет эзләп читкә китмәдегез,
Каңгырып йөрмәдегез чит җирдә.
Башыгызда хәзер бары бер уй ‒
Кунарга бер урын чит илдә...
Итәк, чабуыгызга ябышып, бала елый,
Бер йотым су сорый, өзелеп...
Сабыйлар хакына юл алыгыз ‒
Туган илгә, тәүбәгә килеп!”

& & &
Яманлама һичбер вакыт дус-ишең,
Юкка сарыф итмә кадерле көчең,
Мәдхия укы, зурлап туган таңыңны,
Тотма хурлап, елатып үз җаныңны.
Алтын-көмеш чыңына ис китмәсен,
Ачы җилләр җан өшетеп үтмәсен.
Җир җылысын тоеп, яшә сөенеп,
Мин бәхетсез, ялгыз... димә көенеп.
Күңел күзең ачып, эндәш хәятка ‒
Саф хисләрең юлдаш изге тарафка.

ҮЗЕҢӘ КҮЗ САЛ!
Кеше гаебен барлаганчы,
Үзеңә соң күз салсаңчы.
Һәр күкрәкнең бер “ләме” бар,
Кара йөрәк типкәне бар.

Хак әмерен иман иткән
Дус-ишләрен яманламас.
Хөсетлектән җәфа чиккән
Нәфрәтен йомып калалмас.

Тел белән тегермән тарта
Сүз төрләндереп ятучы,
Җанын җәһәннәмгә ата
Кеше гайбәтен сатучы.

Йа Ходаем, сакла берүк
Тәмуг утында янудан,
Булып миһербансыз мәхлук,
Вөҗдан сатып болганудан.

Тар күңелле хәят корсаң,
Үкенечле булыр гомерең.
Гомер ‒ чикле, вакыт ‒ кысан,
Белеп яшә тормыш кадерен.

ЙӨРӘК СҮЗЕ
Аң-зиһенең томаланса,
Абынып егылырсың,
Тормыш авырлыгын җиңсәң,
Бәхеткә юл ярырсың,
Өметсезлеккә бирелсәң,
Элмәккә күз салырсың.

Әче телдә ‒ әче язмыш,
Сак булыйк яманаттан.
Татлы телләр, тау мендереп,
Былбылларны сайраткан,
Кеше җанына таш аткан ‒
Үзен-үзе югалткан.

Тормыш иркен, мәрхәмәтле,
Уй-ниятең саф булса,
Йөрәк сүзең кояш кебек
Нур сибеп, балкып торса,
Күңел күгең гөлләреннән
Тереклеккә ямь уңса.

Аң-зиһенең томаланса,
Упкынга мәтәлерсең,
Дусларыңның кул җылысын
Тоярга тилмерерсең.
Туганлык хисен югалтсаң,
Тамырдан өзелерсең.

БУЛДЫРАБЫЗ! Булдырабыз, булдырабыз!
Азау тешләрен ярабыз,
Рәхмәт әйтеп Илбашына,
Күрергә дип түр башында,
Биштәр салып иңбашына,
Яңа юл салып барабыз.

Төренеп һинд киеменә,
Халык җырларын җырларбыз.
Кирәксә, яһүд өненә,
“Кырык саескан” көенә
Нәкъ татарча, чын күңелдән
Ут чәчрәтеп тыпырдарбыз.

Булдырабыз, булдырабыз!
Берничек тә хур булмабыз,
Горурлыкны һич җуймабыз,
Егылсак, торып басарбыз,
Әверелеп Сәмруг кошка,
Зәңгәр киңлектә очарбыз.

“Йолдыз”ларны бергә туплап,
Кайсыберен сыйлап, сыйпап,
Күңелләрен күтәрербез.
Гомерләрне үткәрербез.
Әвәскә шау-шу, тавышка
Пар атларны җиктерербез,
Саба, Буа, Актанышка
Озатып “ял иттерербез”.

Булдырабыз, булдырабыз!
Баш бирмәбез, юл куймабыз,
“Без ‒ татар!” дип, күкрәк кагып,
Кирәк сүзне әйтә алып,
Биек үрләргә менәрбез,
Ай-кояшны сәламләрбез.

ТАЛИР ТӘҢКӘ ЧЫҢЛЫЙ ТОЛЫМЫМДА
Талир тәңкә чыңлый толымымда,
Чыңламачы, зинһар, чыңлама!
Сагындырып гүзәл яшьлек язын,
Җырламачы, зинһар, җырлама!

Талир тәңкә чыңлый толымымда,
Без керәбез инде көзләргә ‒
Көзге яфракларда моңаешып,
Уйлар дулкынында йөзәргә.

Талир тәңкә чыңлый толымымда.
Хыял канатыңны сындырма,
Сары чуклы ак каенны күреп,
Сөю ялкыныңны сүндермә!

Талир тәңкә чыңлый толымымда.
Хәтер кабын актару авыр...
Сукмагыңнан читкә һич тайпылма,
Каршы чыгып купса да давыл!

VIII. КҮҢЕЛ КЫЛЛАРЫ

[edit | edit source]

“Үзәгемне өзә бер кош, Бәгырь телә моңнары. Яшьлек бик тиз үткәнгәме, Чыңлый күңел кыллары”.
(Татар халык җыры)

ИҢ БӘХЕТЛЕ КӨНЕМ
Дуслар, минем иң бәхетле көнем бүген
Иңләп очам Мәңгелекнең зәңгәр күген,
Елмаямын сихри-серле йолдызларга.
Сәлам бирәм... суда йөзгән кондызларга!

Дуслар, минем иң бәхетле көнем бүген:
Зарланмыйча тарта алам тормыш йөген.
Гаҗәпләнәм, үз-үземә хәйран калып:
Көч-куәте ташып торган мин бер алып!

Дуслар, минем иң бәхетле көнем бүген:
Бөтенләйгә алып куйдым ишек биген!
Иксез-чиксез дала төсле күңелем киң ‒
Күгендәге яшәү дәрте диңгезгә тиң.
Дуслар, минем иң бәхетле көнем бүген!

& & &
Бар барлыгым белән йомылып,
Тыңлаганда йөрәк агышын,
Югалырга теләп үткәндә,
Күзәткәндә кояш баешын, ‒
Галәм сулышы минем йөрәкнең
Нәзек кылларына тоташып:
“Үз-үзеңә хыянәт итәргә
Ярамый, ‒ ди, ‒ хәтта саташып!”

КЫЗ БАЛА
Кичке тынлык. Күк йөзендә
Ай-йолдызлар елмая.
Күзен алмый, тәрәзәдән
Карап тора кыз бала.

Уйлар уйлап хыяллана,
Таң кызы күк моңаеп.
Ниләр эзли кичке күктә,
Йолдызларга елмаеп?

Кичке тынлык. Һаваларда
Җәйге табигать исе,
Моң шаһзадәсе былбылның
Сайравы бигрәк хисле.

Сайрап туймас сандугачкай ‒
Илһамчысы ул кызның:
“Ни хакында синең җырың,
Моңлы раушан йолдызым?”

“Юкка, дустым, охшатасың
Син мине йолдызларга:
Мин бит Җир-Ана баласы,
Кунып сайрыйм талларга.

Йолдызлар зәңгәр киңлектә,
Мин яшел дөнья кошы:
Йөрәгемдә һәрвакытта
Табигатьнең балкышы”.

...Кичке тынлык. Күк йөзендә
Ай-йолдызлар елмая.
Ай-йолдызлар яктысында
Калфак чигә кыз бала.

& & &
Бүгенгәчә йөрсәм дә мин зар булып,
Юл таягым ‒ юлдашыма таянып,
Кояш белән бергә торып юл алам,
Ком чүленә ‒ җиттем исә, таң калам.

Ком чүлендә шактый хәйран эзләр бар,
Шул эзләрдә үсеп чыккан гөлләр бар.
Күз алгысыз ул гөлләрдә нәфислек,
Шул ук вакыт ‒ искитмәле гадилек.

Барча гөлләр сәламлиләр үз күреп:
‒ Хәтерлимсең, без ич бергә көн күрдек.
Бер мизгелдә син каядыр юл алдың,
Кай тарафка китеп күздән югалдың?

Яныбызда син, ниһаять, бүгеннән,
Уйладык без: тамырыбыз өзелгән.
Хәзер инде былбыл булып сайрарсың,
Кабатламыйча шул сүзне ‒ “Соңдыр, соң...”

Соң түгелдер һичбер вакыт сайрарга,
Кунып сайрар гөләбеңне сайларга.
Мөкатдәс җыр, туып күңел күгеңдә,
Нур балкытсын йөрәгеңнең түрендә!

Күкрәп үссен җиһандагы бар гөлләр!
Хозурлансын күреп раушан йолдызлар,
Рух ныклыгы биреп, атсын ал таңнар.
Су агышын көйгә салсын яшь таллар!

& & &
Табигатьтән өстен көчләр бер мәлдә
Ишеттерде Таш кыяның иңрәвен:
Кайнар яшьләр мөлдерәде күзләрдә,
Телемнәргә телгәләнде йөрәгем.

“Таш кыяга җансыз иңрәү насыйп, вәт?!
Әкияти сүзләр сөйләү ‒ сафсата!” ‒
Ерактагы бу тавышны “тезгенләп”,
Таш кыябыз гаҗәп бер көй яңгырата:

“Үлемсезлек бу көйдә, кат яралыш ‒
Мәңгелекнең төкәнмәс бер гамәле!
Таш кыяны җансыз дипме санамыш? ‒
Яшәешкә карашың бик чамалы!
Күрәсеңме, күңелеңдә ‒ гарасат,
Котылалмавың аңардан ‒ чын газап...”

& & &
Таң җилләре, бөреләрнең
Ачылганын тасвирлап,
Төшер, диләр, ак кәгазьгә ‒
Бөртекләп һәм тәфсилләп.

Бу мәһабәт күренешне
Сурәтләп бирер акын.
Далаларга, тау иленә
Кояш күпкәдер якын.

Күңел кылын тибрәтерлек
Асыл кошлар шул якта.
Минем җанда ‒ буранлы кыш,
Күз карашым ‒ еракта.

& & &
Җанымның изге теләге ‒
Язарга матур әсәр.
Күзаллап һич язып булмый ‒
Уйдырма уттан хәтәр.

Чагылдыр син чынбарлыкны,
Сызылып таң атканын,
Шәфәкъ сүнгәч, әкрен генә
Төн пәрдәсен ачканын;

Йолдызларның балкыганын,
Күңелләргә ямь биреп,
Ай белән Кояшның безгә
Нур сипкәнен, үз күреп.

Җырчы былбыл-сандугачны
“Тәрҗемә ит” һәм көен
Күчереп яз ‒ уеп ташка,
Яуганда яңгыр-коен.

& & &
Лачын-бөркетләргә сәлам биреп,
Нәни кошчык оча биектә.
Хәйран булып аңа карап торам ‒
Ул гади дә, шулчак бөек тә.

Җаны-рухы көчле, нияте саф,
Карурманнар аша юл үткән,
Кара төнне көнгә әверелдереп,
Күзләреннән, ахры, моң үпкән.

Мәхәббәт гөлләре, чәчәк атып
Мәрхәмәтле сихри далада,
Үгетлиләр: “Монда калып җырла,
Чык тамчысын эчеп таңнарда”.

Лачын-бөркетләргә сәлам биреп,
Нәни кошчык оча биектә.
Хәйран булып аңа карап торам ‒
Ул гади дә, шулчак бөек тә.

& & &
Моң иленә сәяхәткә
Чыгар идем, һичшиксез,
Дәртем ташып торса да шул,
Белемем юк, хәерсез.

Гөлләрнең иң асылыннан
Затлы такыя үреп,
Йөрим әле сахраларда
Кояшка сәлам биреп.

Күңел күгем ачылып китеп,
Бәлки, берәр көй туар,
Җылы җилләр исеп таңда,
Йөрәк җырымны җырлар.

Аңламыйм шул, каләмемне
Нәрсә дип газаплыймын...
Җыр язарлык көч булмавын
Белеп, әдәп саклыймын.

Ходай ярдәм бирер, диләр,
Күңелеңне төшермә,
Бер Аллага өмет багла,
Сәбәпсезгә рәнҗемә.

Саубуллашыйм дигәндә дә,
Күзләрдән яшь тамдырып,
Яшәү көче биргән гөлләр
Камчылый пыр туздырып.

& & &
Озак йокланылган, күзем ачсам, ‒
Чәчләрдә чал, биттә җыерчык...
Йөрәк кенә һаман шул көенчә,
Унҗидедә кебек, чукынчык!
“Кояшны күр, кояшка, ‒ ди, ‒ кара,
Төгәл яшен һич тә белмәссең.
Яшь күрсәтмә, гомер санаулы дип,
Вакытыннан элек үлмәссең.
Бәхет гөлен эзләп табасың бар,
Кулларыңа аны аласың.
Үз алдыңа куйган бурычыңа ‒
Вәгъдәңәме тугры калмассың?!”
Көч-куәтем җитәр микән, белмим,
Буыннарның хәле бик яман,
Тез астыннан тарта, көчкә атлыйм,
Гел түмгәктән торган күк ялан...
Тыңламый да булмас киңәшеңне,
Йөрәккәем, бәгырь кисәгем.
Кояш җылысына мохтаҗмын шул,
Чынга ашсын, дисәм, исәбем.

& & &
Пәрдә элдем күңел тәрәзәмә,
Ал гөлләрдән күркәм таҗ үреп,
Илһамланып, шәфәкъ ачылганда
Кояш нурларын да иңдереп.

Күңелемдә якты, изге хисләр,
Җиһан гөлен килә кочасым,
Каурый болытларга сәлам биреп,
Канат кагып, җырлап очасым.

Остазымның күзләреннән үбеп,
Килдем! диеп, сөенеп дәшәсем,
Күңел кәгъбәм илаһи тавышын
Төсләр аша җанга төшерәсем.

& & &
Сынап карый синең күзләр,
Ни әйтерең беләм, дускай.
Аңлый алмыйм: ни сәбәпле
Бәгырькәең каты таштай?

Хаталанып ялгышасың:
Күрмисеңме ‒ асылда көз.
Көзләр сагышы күңелдә,
Ак кыш килер, беразга түз!

Кулыңны куй йөрәгемә:
Ишетәмсең, ничек тибә?
Нурлы йөзем, тулган аем,
Кабатланмас язлар килә.

Сынап карый синең күзләр,
Ни әйтерең беләм, дускай.
Сукмакларда сары яфрак
Өзгәләнә яралы коштай...

& & &
“Сынауларны үтеп чыктың
Колак сал, безне тыңла!
Табигать телен аңладың,
Табигать җырын җырла.
Рәхимле бул, тел тидермә,
Каршы җилләр иссә дә,
Кәккүкләрне моңландырган
Сары сагыш төшсә дә.
Дәвер җиле ишеттерер
Бик матур, моңлы көйләр,
Шигъри юлга салганыңны
Аккошлар җаны күзләр”.

Күккә ашырган Мәхәббәт
Җыры һәрчак мәгънәле,
Гөләпләрдән сибелгән моң
Таң нурын искәртмәле.
Йөрәк хисем ташып шулчак,
Тиңдәш булып дулкынга,
Зиһенемне яңартты да
Әйләндерде зәйтүнгә.
Әкияти кош илендә
Сәфәр кыла илһамым.

“Чал тауга карап соклансам ‒
Ул булды гаярь җаның.
Укытучым! Сине сагынып,
Күңелем сәяхәт итә,
Очрашу көнен зарыгып,
Җырларга салып көтә”.

& & &
Тылсымлы көч серле юл алдырды,
Йөрәгемдә ялкын яралтып,
Һәм мин бүген ‒ дөрләп янган учак,
Җир сулышын тыңлыйм җан атып.

Җанны күккә ашырган Мәхәббәтнең
Илаһ нурларында коенам,
Сары чуклы каеннардан көзен
Алтын яфрак булып коелам.

Бәллүр чишмә кебек челтерәп агам,
Очар кошлар көйли көемне,
Таң атканда былбыл җырын тыңлыйм,
Былбыл җыры бизи күңелемне.

Тылсымлы көч бүген җыр яздыра,
Һәм кулымда бер каурый каләм:
“Мәңгелеккә юлым, Мәхәббәттән
Мәһабәт бер җыр җырлап барам”.

& & &
“Үз ачкычың бар, ачып кер ишектән!” ‒
Бу сүзләрне кайчан соң мин ишеткән?
Хәтерләмим, кемнең моны әйткәнен,
Хак сүз әмма ‒ күңелемдә йөрткәнем.

Киткән яктан кайтабыз көч иңдереп,
Гөлләрнең иң асылыннан таҗ үреп.
Беләктәге беләзек тә ‒ гөлләрдән,
Бил путасы энҗе белән бизәлгән.

Тамбур белән чигелгән яулыкларым,
Нәкыш салып, кем уйгандыр юлларын.
Бу башкаем өзмидер өметләрен ‒
Табармын дип шул изге җан эзләрен.

Үз ачкычым алыр өчен, и Тәңрем,
Бик тә кирәк миңа Синең ярдәмең!

& & &
Утларга салдың, дускай,
Суларга һава җитми.
Алкын суга төшимме,
Янып беткәнне көтми?

Ашыктым никләр генә,
Хәлем тагын да яман.
Янартаудан атылган ут
Бөркелә ярга табан.

Су өстендә гарасат
Ургып кайный, котырып,
Бу мәхшәрдән берничек
Булмас төсле котылып.

Җан халәтеңне, дускай,
Соң булса да, аңладым.
“Хәтәре ‒ хәтер” утын
Алдыйм диеп, алдандым...

& & &
Хатларыңда ‒ үпкә сүзе,
Ят күрәсең мине нидән?
Йөрәккәем ‒ язгы ташкын,
Су астында калган үзән.

Җан халәтем Янартау күк,
Холык-фигыль хәйран кырыс.
Сыгылмалы күңел кылы ‒
Үтә нәзек утлы корыч.

Син дускаем, кыек атып,
Алдың мине туры укка,
Кичерә күр, үпкәләтсәм.
Рәнҗешләрең ләкин ‒ юкка.

Гореф-гадәт, бар барлыгың
Кабул кылдым, камил күреп,
Моннан ары әйтер сүзем
Нурга төрәм, гөлдәй үреп.

Хатларыңда ‒ үпкә сүзе,
Ят күрәсең мине нидән?
Йөрәккәем ‒ язгы ташкын,
Су астында калган үзән.

& & &
Чү, йөрәгем, чү, дим, ярсыма!
Яз җилләре исә каршыма.
Хуп күрербез данлап, хөрмәтләп,
Үзе кебек җөпләп, куәтләп.

Көч-дәрт, дәрман җанда җитәрлек,
Карурманнар аша үтәрлек.
Гомер көзе ‒ алтын бер яфрак,
Газаплану... булыр артыграк.

Алда бәйрәм ‒ дуслык бәйрәме:
Кочак-кочак чәчәк бәйләме.
Яшьлек белән картлык кул куя,
Фатиха дип уртак юл уя.

Икесенә күмәк бер исем,
Ни хәл итмәк, шул ук бер җисем.

ЯШЬЛЕГЕМӘ ТАБА
Җыр яңгырый, канат куеп иңнәремә,
Яшәү көче ‒ куәт биреп йөрәгемә.
Ак болытка әверелеп, моң агыла ‒
Әйтерсең лә, киләчәккә юл ярыла.

Күңелемне моңландырып сайрый былбыл ‒
Әйткән төсле: “Һәр минутның кадерен бел!”
Чулпы чыңын хәтерләтеп ага чишмәм ‒
Гомер каегын яшьлегемә таба ишәм!

Бүгенге көн гыйззәтледән гыйззәтлерәк.
Соңга калып таҗын ачса да бит, гөләп
Нурлар сибә ‒ кадерен белә һәр мизгелнең! ‒
Ямен узып иртә чәчәк аткан гөлнең.
Җыр яңгырый ‒ җан рәхәте кичертә ул,
Мәңгелекнең тере суын эчертә ул!

& & &
Күбәләкле, шау чәчәкле яшел алан,
Хозурланып, хәйран калып карап торам:
Җете кызыл чәчәкләрдән нур бөркелә
Олы юлдан, тавыш биреп, кемдер килә.

Зирекләрнең алкаларын җил уйната,
Куе кызыл төскә кереп, шәфәкъ бата.
Олы юлдан килгән юлчы, уйландырып,
Үзәк өзгеч сагышлы җыр яңгырата.

Шушы җырда ‒ кара урманнарның шавы,
Шушы җырда ‒ бәллүр чишмәләр чыңлавы.
Шушы җырда ‒ ата-бабалар авазы,
Без кичергән елларның бер кайтавазы.

Сагышлы җыр барлыгымны биләп алды,
Хәтер йомгагын сүттереп моңландырды,
Җәлеп итте серле юлчы каршысына,
Саф кояшның шәфәкъ нуры яктысына.

IX. ЯШӘҮ КӨЧЕ БИРГӘННӘРГӘ

[edit | edit source]

“Рәхмәт, Ходай, яшәү көче өргәнеңә...
Түземлекләр, иркен сулыш биргәнеңә,
Тормышымны шатлыкларга төргәнеңә”.
(Гүзәлия Вәлиева)

РӘХМӘТЛЕМЕН!
Рәхмәтлемен яшәү көче биргәннәргә,
Хөрмәтем зур ярдәм кулы сузганнарга.
Кояш кебек күңел күгемне яктыртып,
Гөлләремә тере суын сипкәннәргә.

Рәхмәтлемен күңелемнең чишмәсенә
Искәртмәстән көмеш тәңкә салганнарга.
Күк йөзендә таң йолдызы кабынганда
Күңелләрдә мөкатдәс җыр тудырганга.

Рәхмәтлемен халык җырын яңгыраткан
Былбылларның һәммәсенә, барчасына.
Мәңгелекнең хозур җәннәт кошларына,
Күңел кылын чыңлаткан тавышларына.

& & &
Мин “Сез”ләргә чын күңелдән рәхмәт укыйм,
Эчерттегез вакытында тере суын.
Табигатьнең кочагына алып чыгып,
Тыңлаттыгыз былбылларның моңлы җырын.

Юл алдырып кояшлы ил − тау иленә,
Күрсәттегез Таш Кыяның бөеклеген,
Бөркетләрнең очышына гашыйк итеп,
Аңлаттыгыз яшәү сере тирәнлеген.

Мин “Сез”ләргә чын күңелдән рәхмәт укыйм,
Вәгъдә − иман, очрашырбыз бакый якта,
Тормыш юлы сукмагында алтын көздә,
Киек казлар каңгылдашып очкан чакта.

Әсәрләнеп алтын көзнең хозурында,
Төсләргә бай табигатьнең куенында
Йөргән чакта, яшәешкә мәдхия җырлап,
Җилләр исте, сөенечле хәбәр юллап.

Әйтерсең лә, бәхет кошы иңнәремдә,
Мин − сәгадәт бакчасының түрләрендә!
Җыямын күк чәчәкләрнең бар орлыгын,
Исбат итеп керсез мәхәббәт барлыгын.

РӘХМӘТ СИҢА, БӨЕК КҮГЕМ!
Рәхмәт сиңа, Бөек Күгем!
Ташламадың, читләтмәдең,
Алмагач үскән бакчамда
Гөл үстертми яшәтмәдең.

Гөлбакчага нур иңдереп,
Кыйбла яктан кояш чыкты.
Җылы җилләр исеп таңда,
Гөлләремне назлап кочты.

Рәхмәт сиңа, Бөек Күгем!
Далаларга яскандырдың,
Бар хәятка гашыйк итеп,
Мәңгелеккә юл алдырдың.

Гомер агышы Мәңгелекнең
Бер мизгеле генә икән,
Шуңа, ахры, сиздермичә
Чәчләремә көмеш иңгән.

Рәхмәт сиңа, Бөек Күгем!
Җан халәтемне аңладың,
Хәтер җебемне чуалтып,
Ташкын суга агызмадың.

УРАП КАЙТТЫМ ШАНЛЫ ИДЕЛ БУЕН
Хәсән Туфан истәлегенә

Урап кайттым шанлы Идел буен:
Ак җилкәннәр җилдә чайкала,
Су читендә ялгыз аккош йөзә,
Су тибрәнеп ярга чайпала.

Кемнең рухы кайткан аккош булып
Без яшәгән алтын төбәккә?
Монда булгач туып-үскән җире,
Ник күзләре карый еракка?

Бер мизгелгә, бары бер мизгелгә
Дусларыннан калган аерылып.
Күтәрелеп кинәт очып китте,
Җаны калды тагын каерылып.

Сагыну җырын көйли камышлар да,
Еламсыр тал түгә аһ-зарын.
Язмышлардан узмыш булмаган күк,
Киткәннәрне булмый кайтарып.

Урап кайттым янә Идел буен:
Ак җилкәннәр җилдә чайкала.
Су читендә шул ук аккош йөзә,
Су тибрәнеп ярга чайпала.

& & &
Бүген “Сез”не күрәсем килүдән
Утлы өермә җанны биләде,
Шөкеранә кылдым, кискен җилләр
Җан халәтемне, дип, күрмәде.

Үзгә бер җисемгә әверелеп,
Томан арасыннан юл алдым,
Ак каенның кәүсәсенә сарып,
Сары сагыш булып уралдым.

Карашымны үзенә җәлеп итеп,
Таныш түгел бер кош сайрады,
Сокландырып, гаҗәеп тавышы
Туган төбәгенә әйдәде.

Һич кенә дә юл аласым килми,
Ак каенны ялгыз калдырып,
Ташкын сулы яз килгәнен көтәм,
Керфегемнән тамчы тамдырып...

БӨЕК ЧӘЧӘН ОСТАЗЫМА
Каурыемны тартып алдым, бик ипләп,
Күңел кыллары арасыннан, өф-өфләп!
Миннән зыян күрмәсен, дип ачынып,
Йөрәгемне биккә куйдым, качырып.

Кайчан, йөрәгем, булырсың ирекле? −
Бөек чәчән ‒ остазым күренекле.
Гөлләремә нурлар иңде төсләрдән,
Табигатьтән өстен булган көчләрдән.

Бүген, әйтерсең, күк капусы ачылды,
Юлларыма энҗе-мәрҗән чәчелде ,
Саба җиле, киңәш биреп, иркәләп,
Чәчләремне тарап үрде иртәләп.

Кояш нуры, кыздырып күңел кырын,
Тарттырып һәм көйләп һәр нәзек кылын,
Искитмәле көй чыңлатып тыңлатты,
Җан аямый, яшькә манчып чылатты.

Каурыемны кадерләп йөртәм ипләп,
Күз карасыдай саклап һәм өф-өфләп.
Миннән зыян күрмәсен, дип, ачынып,
Китте йөрәк иреклеккә ачылып.

& & &
Айдар Фәйзрахмановка

Гасыр үтеп, күңелләргә
Курай, кубыз моңы ашты,
Тальян гармун моңландырып,
Сахраларга әйдәп дәште.
Яшь-җилкенчәк хәбәр түгел,
Сәерсенеп кенә тыңлый:
“Бу нинди көй, нинди аваз,
Урман-кырлар нигә тынмый?
Нигә шаулый карурманнар,
Ни сәбәпле ыңгыраша?
Кыр казлары канат кага −
Әллә алар саубуллаша?..” −
Саубуллашмый, алар шулай
Хәл белешеп исәнләшә!
Гасыр үтеп кайткан көй-моң
Иман нурын безгә чәчә.

ЕРАКТАГЫ ЯКТЫ ЙОЛДЫЗЫМ
Фердинанд Сәлаховка

Ерактагы якты йолдызым,
Сиңа атап языла бу җырым,
Исемең тәрҗемәсен белмимен,
Галәм былбылына тиңлимен.

Сәламлимен сине һәрвакыт,
Хөрмәт белән чал башым иеп,
Хозур тавышыңны тыңлыймын,
Күкрәгемә кулымны куеп.

Мәгърифәтле җаныңны зурлап,
Күңелем абруең каршына,
Ерактагы якты йолдызым,
Чыгарга дип базмый талпына.

Бүген Ходай, рухи көч биреп,
Юл алдырды синең катыңа,
Ихластан бер ияр кигертеп
Итагатьле акбүз атыма.

ГОМЕР ЯЗЫ ҖЫРЛЫЙ, СӨЮ УТЫ СҮНМИ
Мәрьям Әхиярова истәлегенә

Гомер язы җырлый, сөю уты сүнми,
Җырлы гомер үзе − мәңгелек.
Киткәннәр дә кайта, урап Мәңгелектән,
Мәхәббәт җырына әверелеп.

Гомер язы җырлый, сөю уты сүнми,
Күңел күге гөл-чәчәк ата,
Мәңгелектән тылсым, сихри нурлар алып,
Кыңгыраулар чыңын чыңлата.

Гомер язы җырлый, сөю уты сүнми,
Без яшибез Мәңге илендә,
Табигатьтә чык тамчысы җыеп,
Тәмен татып язмыш иңендә.

Гомер язы җырлый, сөю уты сүнми,
Җырлы гомер үзе − мәңгелек.
Мәңгелеккә күчкәннәр дә аваз сала,
Сәлам юллап, биек үр менеп:
“Сөю уты сүнми, гашыйк җаннар үлми,
Гашыйк җаннар җыры − мәңгелек!”

ГӨЛ МАЕНА МАНЫП СУРӘТ ТӨШЕРӘМ
Фердинанд Сәлаховка

Гөл маена манып сурәт төшерәм:
Аккош йөзә Әдрән диңгездә,
Былбыл кошым гөлгә кунып сайрый,
Гөлбакчасын мактап нигездә.

Гөл маена манып сурәт төшерәм.
Ихатада бар да җыр тыңлый,
Моң агыла һәрбер күзәнәккә,
Күңел кылын тартып көй чыңлый.

Гөл маена манып сурәт төшерәм,
Хур-бакчадан гүя нур алам.
Асыл кошның илаһ моңын тыңлап,
Иҗат чишмәсенә җыр салам.

ҖАН АВАЗЫ
Улым Альбертның якты истәлегенә
Язмыш җиле кырыс булды нигәдер,
Соңгы күрешү үзәгемне өзәдер,
Сары сагыш сапты инде йөземә,
Көн яктысы күренмидер күземә.

Булам кайчак акылымнан язарлык,
Ходаемнан мин сорыймын сабырлык.
Күк йөзенең ак болыты кап-кара,
Хәсрәтемне юарга юк бер чара...

Язмышлардан узмыш югын беләмен,
Тәкъдиремә язылганын күрәмен,
Кайтмасыңны белә торып көтәмен,
Әрнү катыш хәсрәт утын йотамын.

Керфек какмый төн үткәрәм уйланып,
Ярсып-ярсып җаным елый сызланып.
Соңгы күрешү йөрәк итен теләдер,
Күзләремнән әче яшьләр коядыр.

& & &
Дустың килер хәлләреңне сизенгән күк,
Кайгың бетәр дустың килеп керүгә үк.
Иң чын дуслар шундый чакта сыналалар,
Шат көннәрдә бездә дуслар болай да күп.
(Габдрахман Җәми)

Җан кичерешләрен аңлыйсың,
Мәгълүматлы, сабыр Борһаншин.
Күңел күгеңә син изгелекнең
Асыл сыйфатларын җыйгансың.
Ярдәм кулын суздың элеккечә,
Димәк, синдә яши Мәхәббәт.
Мәрхәмәтлек өчен яшәештә
Чын күңелдән юллыйм мең рәхмәт!
Синең белән аңлашуы җиңел,
Җан рәхәте ‒ сөйләмең тыңлау.
Ходай юкка зиһен бирмәгәндер,
Шөһрәтле булсын, дип, бу малай.
Малай чакның хатирәсе моңсу,
Ә син, күрәм, олы йөрәкле.
Әсәрләнеп, кыйбла ягына карап,
Күзәткәнсең сихри шәфәкъне.
Хаклык өчен көрәшкән өммәтле,
Үз сүзендә торган хөрмәтле, −
Гаҗәеп фәһемле татар син,
Мәсләктәш мөгаллим Борһаншин!
Табигатьнең тугры дусты булып
Хозурлыкта яшәвеңне теләп,
Мәдхия җырлый күңел ләззәтендә
Яңа Кормаш кызы Гөлнәфидә.

ҖЫР АЛИҺӘСЕ
Әлфия Афзалова истәлегенә

Сары көзнең бер мизгеле
Уелып калды йөрәгемдә,
Кәккүк моңы яңгырады
Карурманның өсләрендә.
Йа Ходаем, көч-куәт бир
Сагыш утында көйгәннәргә,
Сыкы сарган каен кебек,
Кояш нурын көткәннәргә.

Кеше китә − җыры кала,
Әче яшьләр күздән тама...
Кәккүк тавышы сагышлы.
Һәрбер затның − үз язмышы.
Кәккүк җыры, моңландырып,
Илтеп яшьлек елларына,
Урман чишмәсенең суын
Кабат салды телләремә.

Сары көзнең бер мизгеле,
Канат куеп зарлы җанга,
Ут биюен биеттереп,
Алып менде биек тауга.
Мәңгелектән аваз сала
Моңлы кәккүк җыры аша,
Кайтавазы кабатлана,
Карурманны яңгырата.

ИШЕТЕЛМИ КӘККҮК ТАВЫШЫ...
Әлфия Афзалова истәлегенә

Ишетелми кәккүк тавышы,
Кояш көлми, нурын бөркеп,
Сагышыннан өзгәләнеп,
Сулыгып елый гаярь бөркет.

Гаҗәеп гомер агышы,
Ай-йолдызларның балкышы,
Көзнең салкын яңгырлары,
Тама соңгы тамчылары...
Соңгы тамчы тавышында ‒
Җанга таныш, серле моң ул.
Күңел күген биләп алып,
Ак кышларга алдырды юл.
Сихри кышка биреп сәлам,
Кулым сузып исәнләшәм:
“Саумы, − диеп, − ел фасылы,
Гомеремнең иң асылы!
Авырсынмый аңлат башта,
Тәңкә карлар яуган чакта:
Ник шулкадәр ярсый йөрәк,
Кәккүк моңын сагынып елап?”

Ишетелми кәккүк тавышы,
Кояш көлми, нурын бөркеп,
Сагышыннан өзгәләнеп,
Сулыгып елый гаярь бөркет.

КИЛӘЧӘККӘ ИШЕК АЧЫК
Илфак Смаков истәлегенә

Кешелеккә хезмәт иткән,
Йөрәкләргә илһам биргән
Мәшһүр затлар киткән безнең аралардан.
Онытмагыз якын дуслар,
Җырчы кошлар-сандугачлар,
Искә алып, аралагыз яралардан.

Күрәсез ич, көн кояшлы,
Сөйгән ярлар кыйгач кашлы,
Әзер дусларың сузарга ярдәм кулын.
Тибрәндереп күңел кылын,
Яңгыратып алар җырын,
Узыгыз сез, горур атлап, тормыш юлын.

Мәңгелекнең ак кошлары,
Зәңгәр күлнең аккошлары −
Мәшһүр затлар сәлам юллый, күккә ашып:
“Гөл елмая таҗын ачып,
Сәгадәтле гомер юллап, яшьнәп дәшеп.
Киләчәккә ишек ачык!
Ишек ачык!”

ШАЯРТУ
Минем хакта язма, дисең. Язмам.
Язсам, исемеңне телгә алмам.
Тик барыбер якын дусларыма
Кемлегеңне, шиксез, әйтми калмам.

Гөләпләрне үлеп ярата, дип,
Сүз башлармын, әгәр яза калсам.
Теле матур, ләкин энәле, дип,
Ачуланма, алкын суга салсам.

Беләм, дустым, синең ни әйтәсең:
“Булсаң булырсың син ‒ җен кызы!”
Һәм мин сиңа шаяртып әйтермен:
“Мин бит күңелең күге йолдызы!”

Аптыраулы караш ташлап, шулчак
Кабатларсың: “Җен!” ‒ дия-дия.
Бу юлы да яратып әйтермен:
“Сөю каршында мин ‒ хурия!”

& & &
Батыр Закиров истәлегенә

Койганнардыр сине саф көмештән,
Мәһабәт һәм горур калгансың,
Ходай үзе шулай яратадыр
Табигатьнең гаярь баласын.

Җил-давыллар, зыян китермичә,
Саклаганнар һәрбер нәкышең,
Күзләреңнән якты моң сирпелә,
Нурын сибә йөрәк балкышың.

Киләчәккә аваз бирәсең син,
Очар коштай канат кагынып,
Офыкларга карап юл аласың,
Фирдәүсиләр җырын сагынып.

Бу язларда шаулап чәчәк атар
Хәйям, Руми, Хафиз җаннары,
Сөю иле ‒ гүзәл Гөлстанга
Озата барыр Сәгъди җырлары.

& & &
Көтмәгәндә син каршыма килдең дә
Алып киттең кояшлы тау иленә,
Тыңлаттың да таулар җырын яңадан,
Арындырдың сагышымнан, ярадан.

Күреп синең нур балкыган йөзеңне,
Күзләреңнән алалмыйм күзләремне,
Кабат кайтып гомер язы таңына,
Иңнәреңә сарылам мин тагын да.

Моң чишмәсе, чиксез дәрья син үзең,
Күңел кылын чиртә синең һәр сүзең.
Газаплана нигә бу бәйсез йөрәк? ‒
Җанга шифа биралырлык җыр кирәк!

Ешрак ишеттер тавышың, былбылым,
Ялкынланып чәчәк атсын гөлләрем.
Яңгырасын карурманда җырларың,
Кәккүкләрне моңландырган көйләрең.

“АГЫЙДЕЛ” СЫЛУЫНА
(Биюче кызга)

Ул гәүдәңнең сылулыгы
Күз алдыннан китми бер дә −
Шулкадәр охшарсың икән
Бакчадагы нәфис гөлгә.

Башкаеңа япкан яулык −
Аллы-гөлле бер үзәнлек,
Менә кайда, кемдә булган
Күз алгысыз ул гүзәллек!

Аяк атлап баруларың,
Кәс-кәс басып йөрүләрең,
Энҗе чыкка төрелгәндер
Шат елмаеп көлүләрең.

Кашкайларың хәтерләтә
Карлыгачның канатларын,
Йөрәкләрдә эз калдыра
Синең назлы карашларың.

Һәр йөрәкне җилкендереп,
Өздереп бие, гүзәл туташ!
Агыйделне буйлаганда
Таң кызлары булсын юлдаш!

АНА САГЫШЫ
Улым Альбертның якты истәлегенә

Күкләргә карыймын өзелеп,
Күкләрдә бары күз карашым,
Көннән-көн йөрәкне телгәләп,
Илертеп елата сагышым.

Күкләргә карыймын өзелеп,
Тавыш бир бер генә булса да!
Юаныйм тавышыңны ишетеп,
Бары бер мизгелгә булса да.

Күкләргә карыймын өзелеп,
Күземнән яшь түгел, кан тама.
Йөрәктә төзәлмәс җәрәхәт,
Телгәләнгән йөрәк ут яна.

Күкләргә карыймын өзелеп,
Күкләрдән мин хәбәр көтәмен,
Күрешербез дигән өметтә
Офыклар сызыгын үтәмен...

КҮҢЕЛЕМНЕҢ ЛӘЙСӘН ЯҢГЫРЫ
Илсөя Бәдретдиневага

Тымызык күлнең агышы юк,
Төнбоеклар чәчәк атса да.
Ак болытлар агыла туктаусыз,
Шәфәкъ сүнеп, кояш батса да.

Күңелемнең ак болыты бул син,
Күңелемнең ләйсән яңгыры,
Күңел күгем гөле чәчәк атып,
Сөеп дәшсен: “Рәхмәт яугыры!”

Гөрләп килгән сихри язларның
Шаулап аксын ташкын сулары,
Яз шатлыгы үтеп күңелләргә,
Яңгырасын яшьлек җырлары.

Сәфәр чыгыйк таңда моң иленә,
Әверелеп назлы аккошка,
Күңел хөрлегендә яшик һәрчак,
Баш бирмичә кайгы-сагышка.

НИНДИ КҮРКӘМ БУЙ-СЫН, ЙӨЗ-КЫЯФӘТ
Фердинанд Сәлаховка

Нинди күркәм буй-сын, йөз-кыяфәт,
Фарсы шаһзадәсе диярсең!
Кулларыңны күкрәгеңә куеп,
Ирексездән башың иярсең.
Күзләренә карап таң каласың,
Күз алгысыз якты нур күреп.
Мисыр шикәре күк татлы теле,
Кала җаның җырыннан эреп.
Ширбәттән дә татлы баллы сүзләр,
Бу нурланыш каян килә соң?
Кыңгырау гөл чыңлап хәбәр бирә,
Мәгърифәтле, гаярь икәнсең.
Гарасатлы көннәр булганда да,
Тирән күлне иңләп йөзгәнсең.
Җан авазың мең сырхауга дәва,
Җанга сихәт биреп узгансың.
Күңел күген кара болыт каплап,
Дәшсә мәңгелеккә сәфәргә,
Җырларыңны тыңлап көч аламын,
Иртәрәктер, диеп, китәргә.

& & &
Өстәлемдә ‒ изгеләрнең әсәре,
Һәрбер битендә мәгърифәт мәктәбе.
Кулга алып Сәгъдинең бер китабын,
Хозурланып гөлбакчага чыгамын.

Әсәрләнеп сипсә кояш нурларын,
Гөлбакчада үстерәм матурларын, ‒
Җылы җилләр гөлләремне назласын,
Гөлләремә былбыл кунып сайрасын.

Күңел күземне яктырткан нурланыш
Ирештерсен шатлык җырын җиһанга!
Изгеләрнең чишмәсеннән тере су
Эчерткәнгә рәхмәт укыйм Ходайга!

& & &
(Рабиндранат Тагордан)

Сарай салган бер изге җан,
Кызганмаган малын, көчен.
Яше-карты бергәләшеп
Гәп корганнар, җыелеп кичен.
Кызарып шәфәкъ ачылганда
Өйләренә таралганнар,
Кайтып җиткәч, каерылып
Шул сарайга караганнар.
Сарай ишеге һәрчак ачык.
Юлчы кергән, җилдән качып,
Күреп шулчак аксакалның
Тәсбих тартып утырганын,
Сәлам биргән, башын иеп.
Ил агасын кузгатмаган,
Яшен яшьнәп күк күкрәгәч,
Бер кәлимә сүз катмаган.
Кызарып шәфәкъ ачылганда,
Бер-берсенә сәлам биреп,
Күрешкәннәр ике куллап,
Туганнар очрашкан кебек.
Сорау биргән сарай иясе:
“Кай тарафка юл тотасың?”
Сөйләп биргәч аңа юлчы,
Укып озаткан догасын.
Дала аша үткән чакта
Тавыш бирә кемдер аңа:
“Давыл чыгып, болыт куера,
Як-ягың яхшылап кара!
Ышыкланыр урын эзлә,
Тапмасаң да − өмет өзмә:
Көйлә белгән сүрәләрне,
Энҗегә тиң тезмәләрне”.
Изгеләрнең күңеле киң,
Белем чишмәсе − күлгә тиң.
Юлчы ‒ юлда, иҗтиһатта
Киртә булмас гарасат та.

& & &
Илсөя Бәдретдиневага

Таң йолдызы булып кабындың,
Нурландырып күңел күгемне.
Табигатьнең күркәм кошына −
Аккошка тиңлимен үзеңне.

Күңел чишмәң һәрчак чыңласын,
Хыял канатларың сынмасын,
Тормыш юлың сәгадәтле булып,
Күзләреңнән елмаю китмәсен.

Хозурлыкта иркен сулыш алып,
Күңел кошың өзелеп сайрасын,
Мәхәббәтле яз иленә кайтып,
Үзенә тиң былбыл сайласын.

Күтәрелеп зәңгәр киңлеккә,
Шатлык җырын җырла биектә,
Соклансыннар дус-иш, туганнар,
Йөрәк ялкыныңны күргәннәр.

Мәңгелектән килгән нурланыш,
Өмет кояшыңны балкытып,
Яңгыратсын элмәс җырыңны,
Киләчәккә ак юл алдырып.

ЧИШМӘГӘ СУГА БАРУ
Габдулла Рәхимкулов белән Гөлшат Зәйнәшевага дога булып ирешсен.
Ходай ташламасын берүк
Үзе карамагыннән.
Суын кызганмый эчертсен
Чишмәсе-ермагыннан.

Таң атканда ялан аяк
Чыклы чирәмгә басып,
Ялан аша суга барыйм
Чиләк-көянтә асып.

Мөлдерәмә су тутырып,
Тал басмалардан үтим.
Яшьлекне искә төшереп,
Хәтер йомгагын сүтим.

“Күгәрчен күзе” чәчәге
Һаман да шул көенчә.
Айлы кичләр, якты хисләр,
“Зәңгәр төймә” үзенчә.

“Зәңгәр төймәм” дип иркәләп
Назлап кына дәшәрмен.
Сүндермә мәхәббәтеңне,
Мин көч алып яшәрмен”.

Елмайттыгыз, яшәрттегез,
Мин канатлы кош бүген!
Аек килеш исерттегез,
Йолдызлы күңел күген.

“Гел сиңа багышлап җырлыйм
Җырларымның моңлысын!
Көтәм синнән, зәңгәр төймәм,
Мәхәббәтнең олысын!”

Кабатланмас яшьлек җыры
Кайтарды урам буйлап,
Тәү мәртәбә тәпи баскан
Авыл очыннан урап.

Җәннәттә үткән икән лә
Балачак, үсмер еллар.
Саубуллашыр вакыи җиткәч,
Җаным үксепләр елар.

Мәңгелек йорты янәшә,
Җаным, күккә ашырсың.
Бер йотым су ‒ чишмә суы,
Телемдә син калырсың,
Мине озата барырсың.

& & &
Хәния Фәрхи вафатына

Күзләр түгел, йөрәккәем елый сагынып,
Бу сагыштан булмас төсле һич арынып...

Яңгырыйлар колагымда көй-җырларың,
Күңелемә сеңеп калды шул моңнарың.

Ятим итеп киттең илдә бар хәятны,
Юл чыгарга көтеп торган аргамакны.

Ак аргамак көннәр буе сине эзли,
Хәсрәтеннән гаип булган юлны күзли...

...Таң җилләре исеп үтә тәрәз чиртеп,
Мәңгелеккә күчкәннәрдән сәлам итеп.

& & &
Хушлашыр вакыт җитте, дип,
Күз яшьләрем түктермә,
Йөрәгемә хәнҗәр кадап,
Гөлләремне түндермә.
Синнән башка гөлләремнең
Куаныч-яме булмас,
Кулымдагы каләмемне
Тибрәтер көч тә калмас.
Йөрәк агышым сүрелсә,
Вакыт та туктап калыр,
Тау иленә сәфәр чыккач,
Кем мине каршы алыр?..
Күңел кошым тынып калса,
Очар канатым какмас,
Үзәнлеккә төшкән ташкын
Ерганак ерып акмас.
Хушлашыр вакыт җитте, дип,
Өзмә әле үзәгемне:
Илһам сүнеп, гаҗиз калсам,
Кем аңлар йөрәгемне?
Укытучым, миңа синең
Җылы карашың кыйммәт.
Гүзәллеккә юл алдырган
Кулъязмаларың ‒ үрнәк.

& & &
Хәния былбыл! Рухың шат булсын!

Сайра, былбыл, сагынычлы яз өн салды!
Сайравыңны күңелкәем көтеп алды.
Тавышыңны ишеттереп бар җиһанга,
Бертуктаусыз илһам иңдер һәрбер җанга.

Нурландырсын илаһи моң күңелләрне,
Чыңлатсын ул йөрәкләрдә бар кылларны.
Елмайсыннар таңда гөлләр, таҗын ачып,
Ләззәтләнсен алар тере суын эчеп.

Мәңгелекнең асыл кошы сайраганда,
Сагыш яше тамды моңсу күзләремнән,
Ургып чыкты әйтелмичә калган сүзләр,
Рәхмәт хисләрен тергезеп, йөрәгемнән.

Ташкын сулы, шау чәчәкле ямьле язда
Сайрар кошка әверелдем бер мизгелгә, ‒
Җырлар өчен ихлас күңел мәдхиямне
Былбыл булып илгә кайткан бер изгегә.

ХУШ ИСЛЕ ШОМЫРТ ЧӘЧӘГЕ
Зәйнәб Фәрхетдиневага
Хуш исле шомырт чәчәге,
Җанны хәйран калдырып,
Яз иленә юл алдырды,
Күземнең явын алып.

Гомеремнең ак кышында
Кабат яшьлеккә кереп,
Гомер язында яшимен,
Күңелне пакьләндереп.

Хозур шомырт чәчәгенә
Рәхмәт хисемне юллыйм,
Гүзәллегенә соклансам,
Тавышын тыңлап туймыйм.

Тавышыңда корыч чыңы
Чагылып кайчагында,
Саба җилен биеттереп,
Ала үз кочагына.

Дан-шөһрәткә ия булып,
Күтәрелеп биеккә,
Кояш кебек балкып яна,
Нур иңдереп йөрәккә.

Хуш исле шомырт чәчәге,
Оныттырып яшемне,
Зәңгәр киңлеккә очыртты,
Күңел күге кошымны.

ХОЗУРЛЫК
Ил агасы бүген бигрәк назлы:
Сөрмә тартты керфегем-кашыма,
Кулларыма бизәк төшерде дә
Ширбәт салды тутырып учыма.

Шундый матур такыя үреп бирде,
Үз куллары белән гөлләр җыеп.
“Битләвендә тауның бүген бәйрәм,
Килерсең, − ди, − такыяңны киеп”.

Офык ачылу − гаҗәеп манзара:
Исем китеп карап торырмын,
Остазымның нурлы йөзен күреп,
Баш ияргә каршы барырмын.

ҖЫРЛАРЫҢДА МОҢ АГЫШЫ
Хәния Фәрхи истәлегенә

Давыл чыгып, зар елатты гөлләремне,
Тетрәндереп, яшькә манчып күзләремне...
Язмыш җиле, исми торчы бер мизгелгә,
Әрнү-сагышлардан тынгы бир күңелгә...

Уйламыйбыз алда безне ни көтәсен,
Сикәлтәле тормыш юлыннан үтәсен,
Шау чәчәкле гомер язын нурга төргән
Йөрәктәге өмет утының сүнәсен...

Хөрмәт белән искә алыйк җан авазын,
Мәңгелеккә күчкәннәрнең сөю-назын,
Изге бүләк булып калган мирас нурын ‒
Табигатьнең, яшәешнең үлмәс җырын.

Җырларыңда сихри чишмә-моң агышы,
Чит җирләрдә гомер сөргәннәр сагышы...
Күңел шәмен саклар өчен көч бир, Ходай,
Сафландырсын күңел күген Кояш һәм Ай.

...Былбылларның барчасына ‒ изге теләк,
Ихласымнан хәер-догаларда калам.
Чык тамчысын җыйдым учлап,һәмбөртекләп
Гөлләремә янә тере суы салам.

Сөенечле күз яшьләрем тамар
Бер-бер артлы керфек очларыннан,
Үрмә гөл күк иңенә сарылырмын,
Әсәрләнеп татлы хисләремнән.

Бүгеннән мин эреп югалырмын,
Җан хозуры − бу галәм агышы,
Ил агасы Бөек Остазымның
Күңелемдә илаһи тавышы.

ТӨШ
Нәсимиләр, Низамилар ‒ ирекле кош.
Хәерлегә була күрсен бүгенге төш...
Мин дә имин, иреклемен, сәфәр чыктым,
Бара-бара таныш эзләргә юлыктым.
Һәм ул эзләр алып китте дала буйлап,
Әсәрләнеп атлый бирәм, уйлар уйлап.
Мөмкин хәлме: кайчандыр мин бу якларда
Иңләдем күк далаларны ак атларда?
Хәтеремдә, айлы кичтә учак ягып,
Дуслар белән гәп корганым куна калып,
Таң атканда, таң җиленә битне куеп,
Изрәвем яшь баладай, йокыга оеп.
Гаҗәп бер төш күргән идем ул чакта да,
Икеләнми әйтә алам бу хакта да.
Ил агасы, дога укып, сулышын өрде,
Минем эзне югалтма, дип, кулын бирде.

& & &
Ришат Төхвәтуллинга
Сәхнә түре ‒ сихри нурланыш,
Гүя өзелеп сайрый асыл кош;
Җанны били моңлы тавышы,
Мәртәбәле булсын язмышы.

Һәр җырыннан, үтеп күңелгә,
Хозурлы бер иркен түгелә,
Яшәү көче өстәп йөрәккә,
Тере суы җанга бөркелә.

Теләкләрнең иң-иң изгесе ‒
Асыл кошның күңел көзгесе.
Уй-хыяллар ашсын тормышка,
Балкып торсын юлда Кояш та!

& & &
Габдулла Рәхимкулов истәлегенә
Синең хакта уйлар уйлап
Хозурлану әсәрем...
Чык тамчысы энҗе кебек
Коела күз яшьләрем.

Сәламләүме, хушлашумы −
Моң биләде җанымны,
Мәңгелеккә юнәлтте дә
Зиһенемне, аңымны.

Синең сурәт тасвирлана
Елның һәр фасылында,
Рухи көчең, яшәешең −
Төсләрнең асылында.

Халәтеңнең чагылышы
Җанымны сөендерә,
Ләззәт илә, зәвык илә
Күңелгә көй иңдерә.

Исемең, йа хикмәти Хода, −
Үзе бер затлы әсәр.
Асыл кошым, телең ширбәт...
Күземдә татлы яшьләр.

Җырың әйди гөлбакчага,
Канатландырып җанны,
Гөлчәчәкләр хуш ис бөрки,
Яктыртып зиһен, аңны.

КҮҢЕЛЕМНЕҢ БЕР БИЗӘГЕ
Хәния Фәрхи истәлегенә

Күңелемнең бер бизәге булгансың син,
Ядкәрлегең йөрәгемә уйгансың син.
Бүген тагын кердең менә төшләремә:
Үз кулыңнан азык бирдең кошларыңа.

Күгәрченнәр гөрли-гөрли җим ашады.
Талгын гына искән җилләр сүз башлады:
“Мәңгелеккә күчкәннәргә кыл догаңны,
Хушландыр яд итүеңә сусаганны.

Фанилыкта фикер агышың булмасын зар:
Мәңгелекнең Ай-Кояшы, йолдызы бар.
Хөрмәт итеп каршы ал син гомер кышын,
Хозурланып тыңлар өчен галәм кошын...”

...Күңел күгеңне яктыртып, моңлы җаннар,
Төшләреңә кереп, бакый җырын җырлар...
Күңелемнең бер бизәге булгансың син!
Ил түрендә ядкәр булып калгансың син!..

СИХРИ ТАВЫШЫҢА ГАШЫЙКМЫН
Фердинанд Сәлаховка
Сихри тавышыңа гашыйкмын,
Аныклыгы ‒ һәрбер сүзеңдә.
Фәрештәгә тиңләп шигырь язам,
Таң балкышы күреп йөзеңдә.
Җырың моңлы, тирән мәгънәле,
Колачлыйсың бөек Галәмне!
Җырың кайта урап мәңгелектән
Илаһи нурга төреп яланны!

Сихри тавышыңа гашыйкмын.
Табигатьнең син сәмруг кошы.
Керфегеңннән тамса энҗе чык,
Йөрәккәең бриллант ташы.
Сүнеп барган чакта ‒ яшәү уты.
Аккош кебек ашырып күкләргә,
Тормыш юлын җырлап узасың син,
Үрнәк булып хәтта читләргә!

X. ҖЫР ЯҢГЫРЫЙ КҮҢЕЛДӘ
“Кояш көлсә, ай елмайса
Илем күгендә, ‒
Тибрәнә җыр дулкыннары
Минем күңелдә!”
(Гөлшат Зәйнәшева)

ҖЫР ЯҢГЫРЫЙ КҮҢЕЛЕМ КҮГЕНДӘ
Җыр яңгырый күңелем күгендә,
Әйдәп, дәшеп яшьлек таңына.
Төнбоеклы зәңгәр күлләрдә
Ак каурыйлы кошлар кагына.

Сәлам биреп очар кошларга,
Юл аламын сихри кышларга.
Сихри кышның тәңкә карлары ‒
Әйтерсең лә, кояш нурлары.

Җемелдәвек тәңкә ак карлар
Кара төнгә якты нур кертә,
Көнчыгышның назлы җилләре
Күз яшенең тозын эретә.

Җыр, яңгырап кабат күңелдә,
Чакырганда яшьлек таңына,
Җир җиләкле ямьле җәй килә,
Колач җәеп, балкып каршыма.

ҖЫР КИЛӘЧӘКТӘН ХӘБӘРДАР
Җыр киләчәктән хәбәрдар,
Җырда ‒ Мәхәббәт нуры.
Җыр ‒ гөлчәчәкләр бәйләме,
Җырда ‒ табигать аһәңе,
Туган як былбыллары.

Күңел күге җыр гөлләрен
Кояшка үрләттерә,
Утка салып ул бер мәлдән,
Чәнечкеле гөләпләрдән
Такыя үрдерттерә.

Җыр киләчәктән хәбәрдар,
Җыр күңел күген били.
Җырларда ‒ халык авазы,
Җыр ул ‒ көч вә кодрәт назы,
Җыр дөнья йөзен иңли.

СИНЕҢ ХАККА
https://vk.ru/wall5121499_1846

(Ясалма Фәһм ярдәмендә язылган көй)

Йөрәгемне учларыңда тотып,
Син эчерттең сөю шәрабын,
Күпме еллар күңелемдә йөрттем
Татлы сөюемнең газабын.

Әгәр миңа сорау бирә калсаң,
Сакландымы, диеп, хисләрең,
Һичбер шиксез, җавап бирер идем,
Алып синең исең-һушларың.

Үткән еллар калсын үткәннәрдә,
Яңабаштан башлап гомерне,
Атлыйк бергә, киләчәккә карап,
Нурландырып моңсу күңелне.

Йөрәгемне учларыңа салып,
Мин эчертим сөю шәрабын.
Синең хакка ут-суларны кичеп,
Бәхет йолдызлыгын табармын.
Якты йолдыз булып янармын!

ЯШИК ХӘЯТТА ДУСТАНӘ
Кичен күк йөзен яктыртып,
Ай-йолдызлар җемелди.
Чаллы күген бизәкләгән,
Дуслык кошын сурәтләгән
Зәңгәр әләм җилферди.

Агыйделне яңгырата
Акчарлаклар тавышы.
Күңелемә моң иңдерә,
Күзләремә яшь китерә
Ата-баба сагышы.

Өмет-хыялны тергезеп,
Кайтыгыз, ил картлары,
Мәңгелекнең нурын җыеп,
Җан канатлануын тоеп,
Җилдертеп уй-чаптарны.

Яшик хәятта дустанә,
Барчабыз булыйк бердәм,
Күңелләргә шатлык тулып,
Җир-Анага рәхмәт укып,
Ихлас дога һәркемнән.

ГАШЫЙКЛАР ҖЫРЫ
Текәп карап күзләремә
Мәхәббәт угын аттың.
Күңелемә моңнар салып
Языңа алып кайттың.
Кушымта:
Күңел кәгъбәм, багалмам,
Күз явын яулап алдың.
Йөрәгемне әсир итеп,
Сүнмәс утларга салдың.

Яңгыратып йөрәк җырын,
Яктыртып күңел кырын,
Гашыйк иттең янә, кабат
Чыңлатып күңелем кылын.
Кушымта.

Текәп карап күзләреңә,
Бирелеп хисләремә,
Ачуланма искәрмәстән
Сарылсам иңнәреңә.
Кушымта.

МАТУР ҖЫРЛАР БУЛСЫН ЮЛДАШЫҢ
Матур җырлар булсын юлдашың,
Күңел чишмәң тынмый җырласын,
Кояш кебек йөзең балкытып,
Күңелең сазы кылын чыңлатсын.
КУШЫМТА:
Таң атканда зифа талларга,
Сандугачлар кунып сайрасын,
Табигатьнең иркә гөлләрен
Җылы җилләр кочып назласын.

Матур җырлар булса юлдашың,
Гомер юлын җырлап үтәрсең,
Балландырсаң йөрәк тойгысын,
Бәхет диңгезендә йөзәрсең.
КУШЫМТА.

Матур җырлар булыр юлдашың,
Якты булса уең, карашың,
Әверелеп ләйсән яңгырга,
Яз шатлыгы булып яварсың,
Тамчы булып кулга тамарсың.
КУШЫМТА.

МӘХӘББӘТ ҖЫРЫ
Назлы гөлем, китик бергә
Әкияти сихри илгә.
Кулыбызны алып кулга,
Иңебезне куеп иңгә.

        Ай елмая, күрәсеңме,
Җан җылымны тоясыңмы,
Мәхәббәтем ялкынында
Эрүеңне сизәсеңме?


Анык итеп әйтә алмыйм,
Тик күземне синнән алмыйм.
Җиде йозакка бикләгән
Йөрәк серен ача алмыйм.

       Бәлки, бер мәл ачылырмын,
Күз яшемне яшерермен.
Мәхәббәтең ялкынында
Шәрабсыз да исерермен.


Назлы гөлем, сизмәстән син,
Йөрәк серең ачып салдың.
Иңнәремә канат куеп,
Моңлы сазга әверелдең.

       Нур уйнатып йөзебездә,
Туры карап күзебезгә,
Җитәкләшеп китик бергә,
Әкияти сихри илгә!


МӘХӘББӘТ ТАҖЫ
Нәркис гөлен, иркәм,
Бүләк итмә бүтән,
Салып мине сары сагышка.
Язлар инде үткән,
Яшьлек узган күптән ‒
Буйсынырга телим язмышка.

Язмыш иңен куйса,
Бүләккә гөл сузса,
Әверелеп назлы аккошка,
Тургай җырын җырлап,
Килер язны уйлап,
Юл алырмын алга, ак кышка.

Ак кышларның кары,
Мәхәббәтем таҗы
Адаштырмас мине буранда.
Кояш көлеп карар,
Гөрләвекләр агар
Эз калдырып йөргән яланда.

ЯШЬЛЕГЕМ КАЙТАВАЗЫ
Минем өчен син һаман да
Шау чәчәкле сөю язы,
Мәңгелектән урап кайткан
Яшьлегемнең кайтавазы.

Минем өчен син һаман да
Йөрәгемнең гәүһәр ташы,
Сүнмәс-сулмас сөюемнең
Бердәнбере, йөзек кашы.

Минем өчен син һаман да
Ачылмаган сер, могҗиза.
Буй җитмәсне өмет итмим,
Бар булганына мин риза.

КАРА КАШ
Уң кулымда ‒ энҗе чәчәк,
Сул кулымда ‒ гәүһәр таш.
Җан кисәгем, күңел кошым
Син икәнсең, кара каш.

Кояшка тиң нурлы йөзең,
Ә Чулпан сиңа юлдаш.
Сихри, серле күз карашың
Гашыйк итте, каракаш.

Җырымны сиңа багышлыйм,
Җаным да сиңа моңдаш.
Күңелем кылларын чыңлатты
Саф сөюең, каракаш.

Уң кулымда ‒ энҗе чәчәк,
Сул кулымда ‒ гәүһәр таш.
Моңлы сазым, татлы телем
Син икәнсең, кара каш.

КҮПМЕ СУЛАР АККАН...
Дәвер җиле исеп, күпме сулар аккан,
Җирдә яшәп, күккә күпме җаннар ашкан...
Килеп бер көн, без дә шунда юнәлербез,
Киек Каз юлында күздән югалырбыз.

Дәвер җиле исеп, күпме сулар аккан,
Безгә кадәр дә бит гөлләр чәчәк аткан,
Көзен киткән кошлар язын кабат кайткан,
Соңгы кырау төшеп, җиргә ак кар яткан.

Дәвер җиле исеп, күпме сулар аккан,
Исәпләсәң, кеше күпме учак яккан.
Бездән соң да тормыш җырын дәвам итәр,
Мәңгелеккә йөрәк бәхилләшеп китәр.

ВЕКАМИ ДУЛИ ВЕТРЫ И СТРУИЛИСЬ ВОДЫ…
Веками дули ветры и струились воды,
Пройдя свой путь, шли в вечность люди и народы…
Настанет день и наш ‒ в лазурь небес взойти,
Чтоб скрыться в мириадах Млечного Пути.

Веками дули ветры и струились воды,
Цвели всегда тюльпаны, незабудки, розы,
Извечен был возврат всех перелётных птиц,
И после холодов снег первый падал вниз.

Веками дули ветры и струились воды,
Шли предки сквозь своей судьбы стремнины, броды.
Пусть песня мира не прервётся после нас,
И в вечности звучит Творца нетленный глас.

ЯШЬЛЕГЕМӘ КАЙТТЫМ
Яшьлегемә кайттым: алсу шәфәкъ,
Әкрен генә болыт кузгала.
Күк йөзеннән күзем ала алмыйм,
Искитмәле сихри манзара.

Яшьлегемә кайттым: үзенә чакыра
Агыйделләр буе аланы,
Шау чәчәктә булган болыннары,
Шомырт-карлыганы, баланы.

Яшьлегемә кайттым: онытылыр
Үткәннәрнең сагыш-ялгышы.
Ерак яшьлегемдә ‒ синең хакта
Хыялымның яшерен ачкычы.

ГОМЕР ҖИЛЕ ИСӘ
Гомер җиле исә чат саен.
Өзгәләнмә, зинһар, ак каен! ‒
Чукларыңны яңгыр аклаган,
Сафлыгыңны кояш саклаган.

Гомер җиле исә, җыр җырлап.
Тынып калган кошлар, җыр тыңлап.
Өзгәләнеп елый ак каен,
Югалткан күк яшьлек дускаен.

Гомер җиле, зәһәр искәнче,
Туктап тор син, көзләр җиткәнче!
Тынычлансын зифа ак каен,
Мәрхәмәт кыл, зинһар, дускаем!

Гомер җиле исә тын гына...
Алма өлгереп җиргә коела,
Ак каенның сары чуклары
Моңсуланып җиргә иелә.

Гомер җиле исә чат саен.
Өзгәләнмә, зинһар, ак каен! ‒
Җан җылысын бирер ил-көнең,
Мәрхәмәтле йолдызлы төнең.

БЕЛЫЙ ГОЛУБЬ
Извилиста судьбы моей стезя,
Луна и Солнце дарят ей свой свет.
…Вот белый голубь, на плечо склонясь,
Вдруг клюнул на моих ушах бусет.

‒ Понравилась серьга? Бери, дарю,
Не дёргай только мочку уха, вот!
‒ Так в шутку ж я!.. Ведь красоту храню
В душе моей! ‒ Взлетел он, и с высот:

‒ Пусть песня станет даром, и воспой
Её ты, посвятив друзьям и мне! ‒
Воскликнул голубь, скрывшись за Луной,
Средь звёзд в сияющей голубизне.

Вот в небесах зажглась созвездий новь ‒
Любви и Вечности напев звучит.
Волшебный свет проник мне в плоть и кровь,
Звенят во мне и струны всей души.

И в песне той ‒ суть, вся моя любовь,
Родник из сердца глубины она.
Вернулся белый голубь мой, и вновь ‒
Елеем для души вся речь полна:

‒ Твой сердца зов мелодию обрёл,
И песней нежной я её спою!
Взлети со мной ты в небо, как орёл,
Узри обитель красоты мою!

‒ О голубь мой! Как благодарна я:
Цветы души моей ты оживил!
От Высших сил природы всей в меня
Живительную воду духа влил.

…Во власти будущего ‒ все пути.
Тюльпанов ароматом дышит лес,
Из лепестков цветы льют в глубь души
Божественные промени* Небес.

  • промени ‒ лучи


АК КҮГӘРЧЕН
Йөргән юлым борма-сырмалы,
Ай һәм Кояш яктырта аны.
…Ак күгәрчен, кунып иңемә,
Тартты колактагы алканы.

‒ Ошый икән, бүләк итәрмен,
Тик йолкыма колак итләрем!
‒ Шаярттым ич!.. ‒ дип ул гөрләде,
Очып китте, бүләк көтмәде:

‒ Җырың булсын бүләк, ялгышма,
Дусларыңа аны багышла! ‒
Гаип булды кинәт күгәрчен
Ай-йолдызлы зәңгәр балкышта.

Бер йолдызлык сипте нурларын ‒
Күрдем күктә пәйда булганын!
Бар барлыгым биләп, сихри нур
Чыңлаттырды күңелем кылларын.

Күңел төпкелемне моң били ‒
Чишмә суы кебек челтери.
Ак күгәрчен кайтты кабаттан,
Хикмәт илә гөр-гөр гөрелди:

‒ Йөрәк сүзең көйгә салынды! ‒
Тавышы назлы аның, ягымлы. ‒
Әйдә минем белән күкләргә,
Күр тереклек иткән ягымны!

‒ Ак күгәрчен! Мең-мең рәхмәтем:
Күңел гөлләремә җан өрдең!
Табигатьтән өстен көчләрдән
Рух көрлеген миңа җиткердең.

...Олы юллар ‒ килер иркенә.
Гөләпләрдән хуш ис бөркелә,
Таҗларыннан күңелем түренә
Илаһи нур балкып сирпелә.

САНАКЧЫ ЙОМГАГЫ
‒ “Гөлнәфидә феномены” дип аталырлык күренешне без яшәгән дөнья өчен күптән инде билгеле булганнарның берсе, ләкин сирәк очрый торган төре дип күзалларга кирәктер. Еш барлыкка килеп тора һәм яши мондый “гайре табигый” хәлләр. Ләкин менә бу галәмәтнең кырык ел элек һич көтмәгәндә чынбарлык булып китүе һәм рәсми тарафларда бөек түгел һәм әһәмиятсез дип саналган татарга да кагыла башлавы... Монысы гаҗәпләндерә. Нәрсә бу: киң күңелле һәм җаны бөтен дөньяга ачык булган халыктан билгеле-билгесез максатларда файдаланырга тырышумы? Әллә безнең аз санлы, ләкин дөньякүләм лаеклы халкыбызга яңадан әкренләп ачыла торган илаһи юл чатындагы бер сукмакмы? Менә монысы инде үзебездән дә тора. Кайсы якка борылсак, шунда китәрбез: алга ‒ димәк, киләчәккә, ихтимал булган юл өстенә; артка ‒ котылгысыз тарих чүплегенә. Бер урында таптанып торсак та, таркалабыз һәм алга баручы башка кавемнәргә “милли ризык” булабыз...
Фани дөньяда бөтенләй кулланылмаган, бернигә дә кирәге булмаган һәм “абсолют зарарлы” нәрсәләрне һәм күренешләрне Аллаһы Тәгалә барлыкка да китермәгән булыр иде. Яраткан булса да, аларны җир йөзендә тотмас, юкка чыгарыр иде. Борынгы бабаларыбыз бит бүгенге “фән-техника казанышлары”ннан күпкә гадирәк күренгән, ләкин алардан өстенрәк, ышанычлырак һәм хәвефсезрәк рухи сәләтләргә һәм матди кыйммәтләргә дә ия булганнар. Ләкин алардан хәзер бары тик Мисыр һәм Мексика пирамидалары, Британиядәге Стоунһендҗ ташлары кебек “файдасыз” истәлекләр генә калган. Себердә дә бар икән андый “җансыз кисәтүләр”. Ашкынып кулланучы кеше аларның борынгы элгәрләрен “Кирәк түгел болар!” дип саный башлаган. Һәм алар юкка чыкканнар...
Без татып белгән бәлаләрнең һәм җәфа чиктерүче “изм”нарның күбесе ике гыйбарә тоташмасыннан башлана: “Нәрсәгә кирәк соң бу?” һәм “Минеке генә дөрес!” Шуларны икесен бергә китереп бәйләүгә үк, үз кулларың белән үзең лаеклы киләчәгеңнең бер өлешен кисеп ташлыйсың. Дөньяда булган һәрнәрсәдә һәм кеше тәгъбир итә алган һәр төзек фикердә дә хакыйкатьнең күпмедер өлеше бар. Шул исәптән, онытылу сәбәпле бөтенләй яңа фикер дип аталганнарда да ‒ аларның кабат пәйда булуын яңа юллар ачылу яки бу хакта югарыдан кисәтеп кую галәмәте дип фаразларга кирәктер.

ИХЛАС ДОГАМ
Иксез-чиксез, камил Синең
Рәхмәтең вә Мәрхәмәтең,
Һәрдаим тәрбия иттең,
Юктан бар итеп һәммәсен,
Бөек исемең белән, Аллам,
Башлый эшен бөтен Галәм,
Сиңа гына мин сыенам,
Газиз Тәңрем, Хак Тәгаләм!

Хәмед-сәна гыйбадәтем
Галәмнәрнең Раббысына!
Олуг рәхмәтең-шәфкатең
Колларыңның затлысына.
Юк көндәшең вә охшашың,
Бер ялгызың бар Галәмдә,
Бәндәләрнең Син патшасы,
Синең колың барча бәндә.

Һичкем Сине тудырмады
Һәм тумады Синнән кемсә,
Синнән гайре бар булмады
Галәмнәрдә һичбер нәрсә.
Нә шәй булсын, нә бер мәхлук –
Ихтыяҗың аңарда юк:
Гафу итеп бар әҗәтне,
Үтәүче Син һәр хаҗәтне.

Һичкем Сине бар кылмады,
Һичкем Сиңа тиң булмады,
Һичкемгә Син буйсынмыйсың,
Мәңге булдың һәм булырсың.
Бар мәхлукка мәрхәмәтле –
Иттең дөньяда нигъмәтле
Мөэминен дә, кяферен дә:
Хөкемең Кыямәт көнендә.

Бер Син безнең тәрбияче,
Бер Син хакыйкать иясе,
Сиңа багышлана догам –
Син хаклаган телдә кылам.
Хак Тәгаләм, Бөек Акыл!
Гыйбадәтемне кабул кыл,
Ә ялгышсам, мине кичер;
Туры юлга Үзең күндер.

Син саклаган намусыма
Хөкем кылмас җирдә һичкем;
Җаным Синең хозурыңда,
Синдә генә гадел хөкем.


ГӨЛНӘФИДӘ

МӘХӘББӘТКӘ – МӘДХИЯ!

[edit | edit source]

(авторның икенче китабы)

I. МӘҢГЕЛЕКНЕҢ КАЙНАР КОЧАГЫ

[edit | edit source]

АКЫН ТАВЫШЫ
Үткәннәрдән тавыш биреп, акын килә,
Йөрәк шуңа каударланып, ярсып тибә.
Дәвер җиле, җан-бәгырьне ачындырып,
Үзәк өзгеч сагышлы җыр ишеттерә.

Кем йөрәге сагыш утларында яна?
Кемнең йөрәгендә калган тирән яра?
Сабыр булу, түзем кирәк, рухи ныклык,
Сагыш утын алыштырсын өчен шатлык.

Үткәннәрдән нур уйнатып, акын килә –
Чишмә чыңын хәтерләткән тавыш илә.
Әйтерсең, ул, күңел кошын сайратырга,
Кояш иңгән якутлардан тезмә тезә.

Акын тавышы илләр гизә,
Үзәкләрне өзә-өзә...

* * *
Төнлә кояш юк дип еласаң,
Йолдызларны күрми каласың...
(Рабиндранат Тагор)

Тылсымлы сүз, илаһи моң алгысытып
Күккә ашыра тынгы белмәс күңелемне,
Галәм кошы, өзелеп сайрап, каршы ала,
Хикмәт илә кинәндереп йөрәгемне.

Гаҗәеп бер йолдызлыкка юл аламын,
Күңел күгем чишмәсенә җыр саламын,
Энҗе-мәрҗән, гәүһәрләрдән тезмә тезеп,
Кыяр-кыймас, кояш каршына барамын.

Бәхет кошы җырын тыңлап, кем сокланмас?
Сихри-серле таң атканын күрми калма:
Кояш нуры җан-бәгъреңә үтеп кергәч,
Учларыңда хасил булыр алтын алма.

ХИКМӘТЛЕ СҮЗ – ҖАН РИЗЫГЫ
Җир рәйханы мең сырхауга дәва,
Көпшә кура – курай төс ала.
Илаһи моң йөрәкләргә үтсә,
Хикмәтле сүз җанда ярала.

Хикмәтле сүз, җан ризыгы булып,
Җыр яздыра, шигъри юл ала,
Шигырьләрдә чәчән-акын моңы,
Йөрәк тыңлый аны, таң кала.

Тылсымлы моң җанны күккә ашыра,
Дөрләп янсын сөю учагы!
Җан сәбәпсез күккә тартылмыйдыр –
Мәңгелекнең кайнар кочагы.

ТЕЛӘК
Тынычлык хакына куллансын
Һәр кеше җегәрен, үз көчен.
Кылганнар кояшка елмайсын,
Таратып ефәктәй ак чәчен.
Далада яңгырасын шат җырлар,
Кушылсын җырларга тургайлар,
Тыңласын, аһәңле җыр диеп,
Түбәсен кар сарган Чал таулар.
Хәятка мәдхия укысын
Җиһанның гөлләре сөенеп,
Былбыллар таңнарда сайрасын,
Кояшның нурына төренеп.
Җир-Ана сулышы көр булсын,
Чишмәләр агышы тынмасын.
Тынычлык кошларын сәламләп,
Күңелнең кыллары чыңласын.

ИМӘН КЕБЕК ГОРУР БУЛЫЙМ, ДИСӘҢ...
Имән кебек горур булыйм, дисәң,
Башкаеңны имә җилләргә,
Күз яшеңне җиргә тамызма син,
Бүлгәләнеп дистә телләргә.
Имән кебек горур булыйм, дисәң,
Кылдан үткәр әйтер сүзеңне,
Кылыч кебек үткен булсаң гына,
Яклый алырсың син үзеңне.
Имән кебек горур булыйм, дисәң,
Давылларга каршы бара бел,
Давылларга каршы тора алган
Имән кебек ныклы була бел.
...Имән кебек горур булыйм, дисәң,
Гайбәтләрдән өстен кала бел.

* * *
Йөрәк сүзе күз яшьләре булып
Тамган чакта кәгазь өстенә,
Саба җиле тәрәз чиртеп үтә:
«Таян син Табигать көченә!»

СОРАУ БИРДЕМ...
https://vk.ru/wall45336963_1590

(Ясалма Фәһем ярдәмендә язылган көй)

Галәм сере ябык һәрнинди җанга, –
Башы да аның, ахыры да томанда...
(Гомәр Хәйям/Нури Арсланов)

– Йолдызларың каршы ала җемелдәшеп –
Ник, Мәхәббәт, күңелемә нурлар чәчеп,
Зәңгәр күккә, чиксезлеккә үрләтәсең?
Ни сәбәпле илтифатың күрсәтәсең? –
Һәм бер йолдыз үз янына дәшеп алды,
Уч төбенә елтыр чакма ташы салды.
Бүлгәләнеп миллионлаган кисәкчеккә,
Юл күрсәтте шул асылташ киләчәккә.
Киләчәккә барып җитә алырмынмы?
Көчем бетеп, ярты юлда калырмынмы? –
Мәхәббәткә һәм үземә сорау бирдем...
Күк капусы ачылганын шулчак күрдем:
Пәйда булды ут чәчрәткән серле учак –
Яшел төстә ялкынланып балкыячак!
Үтә күренмәле төтен алсу төстә...
Мең рәхмәтем – табигатьтән өстен көчкә!

Томанлыклар, кояш диеп,
Сатмагыз әле гайбәт!
Үзен сездән санатканга
Бөекмени Табигать?
Җисемегез урнашкандыр
Галәмдә бик биектә,
Әмма Бөек яшәми шул
Сез күзәткән киңлектә.
(Фридрих Шиллер, «Астрономнарга» шигыреннән)

* * *
Гыйшык – зәңгәр һавада таң кояшы,
Яшел багъда бәхет кошы оясы;
Ул аһ-зар да түгел, былбыл моңы да...
Кирәк икән – юлында баш куясы!
(Гомәр Хәйям/Нури Арсланов)

Булганмындыр үткән тормышымда
Сөйгән яры олуг бәндәнең,
Былбыл кебек сайрап кочагында,
Эчкәнмендер сөю бәлзәмен.
Кулым куеп аның иңбашына,
Җан җылысын алам җаныма,
Ул һаман да озатып бара сыман
Шау чәчәкле яшьлек таңына.
Мәхәббәте утын җанга уеп,
Әйләндереп минем башларым,
Кул учыма салган, билге куеп,
Табигатьнең гәүһәр ташларын.
Тик кемлеген белгертми, йөз ачып...
Тел тидереп булмый язмышка:
Баш идерә тәкъдир, зар елатып,
Гомер көзен салып сагышка.

ИЗГЕ КҮКЛӘРГӘ
Сагышланып, зарыгып көткәнгә,
Күзләрем гел Изге Күкләрдә.
Ышанамын: Бөек Аллабыз
Очраштырыр якты көннәрдә.
Якты өмет, мине ташлама,
Юлдашчым бул, зарым алсана.
Изге Күгем, аның исемен
Яшен ташы белән язсана.
Һәм ул килсен минем яныма –
Кайтыйк бергә яшьлек таңына.
Бар назларын биреп исертсен,
Кулларымнан алып тагын да.
Баллы шәраб – түгел һич санәм.
Татлы сүзләр сорап инәләм.
Әманәтем сезгә, җилләрем:
Барып җитсен аңа бу сәлам...

* * *
Ташкын сулы яз уйнатсын
Күңелнең дулкыннарын,
Яз гөлләре чагылдырсын
Йөрәкнең ялкыннарын.
Табигатьнең асыл кошы
Хозурланып сайрасын,
Елның һәрбер фасылында
Моң-аһәңе тынмасын.
Күңел гөлләре үрелсен
Ай-йолдызга, Кояшка,
Күңел күземне юнәлтеп
Моң агылган тарафка.

ДАВЫЛЛЫ КӨЗ ҖИЛЕ ИСКӘНДӘ
Йөрәкне сызлатып, сыкратып
Давыллы көз җиле искәндә –
Ярсулы киек каз тавышы
Җикәнле зәңгәр күл өстендә.
Йөрәкнең ярасы ачылды,
Кан саркый, җанымны үрләтеп.
Язмыштан узмыш юк, беләмен,
Тәкъдирне булмый шул үзгәртеп.
Давыллы көз җиле искәндә,
Ни хикмәт, чык тамды балланып,
Гомернең ахыры җиткәндә
Гаҗәеп таң туды алланып.

НӘНИ КОШЧЫК ТӘРӘЗ ЧИРТТЕ
Тәрәз чиртте нәни бер кошчык:
«Таңны каршыларга, – диеп, – чык!
Күрми калма офык балкышын,
Килер көннең сихри яктысын».
Таң җилләре исте җыр җырлап,
Көмеш чыклар төште, таң нурлап.
Кояш чыкты елмаеп-көлеп,
Бар җиһанга сәламен биреп.
Җырчы кошлар сайрый өзелеп,
Гөлләр таҗын ачты, күр, диеп.
Табигатьтә – серле хозурлык,
Хәят ямен күрү – горурлык.
Нәни кошчык тәрәз чиертте,
Тереклекнең суын эчертте,
Очып китте ерак-еракка,
Яшәү көче биреп йөрәккә.

ЙӨРӘККӘ ЯШЬЛЕК СЕРДӘШ
Йолдызлар, сез – тычкан утлары, диюдән курыкмый.
(Рабиндранат Тагор)

Гомер үтә, дип кайгырып,
Җан сызлатып ни файда?
Диңгезнең дә акчарлагы
Йөзә белмидер сайда.
Тирән су кирәк балыкка,
Кош омтыла иреккә,
Йолдызлар дәррәү балкыйлар,
Ирешкәнгә хөрлеккә.
Хозур табигать гөлләре
Күңелгә ләззәт бирә.
Мәхәббәтнең тылсым көчен
Хыялый җаннар күрә.
Гомер үтә дип кайгырмыйм –
Ай-Кояш миңа юлдаш,
Чәчләремә чал кунса да,
Йөрәккә яшьлек сердәш.

ҖИДЕ ДИСТӘ ТУЛГАН КӨН
Бердәй бүген төш һәм өн –
Җиде дистәм тулган көн.
Ходай каршына барырбыз,
Вакыт җиткәч, барчабыз.
Булсын әле шау чәчәктә
Күңел күге бакчабыз!
Әле яшәүдән туймадык,
Кояштан нур алабыз,
Җитмеш яшьне түгәрәкләп,
Сиксәнгә юл ачабыз.
Кич җиттеме, Ай-йолдызга
Шаяртып күз атабыз,
Күңел кошын сайраттырып,
Яз иленә кайтабыз.
Гади булган бу язмада –
Күңелнең халәтедер.
Гомер юлы сикәлтәле
Һәм гыйбрәт-хикмәтледер.

* * *
Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән,
Җырланмаган әле безнең җыр!
(Әхмәт Ерикәй)

Языласы сүзләр язылган,
Дип уйлауга – гаҗәп тамаша:
Җанны биләп, бер илаһи моң
Юл чыгара Чал таулар аша.
Зәңгәр чиксезлеккә юл алам,
Ай-Кояшка биреп сәламем,
Таң кызлары җырын тыңлыймын,
Күрәм күкне шәфәкъ биләвен.
Үзәгемә үтеп керә моң;
Әйдәп барадыр кыйбла якта:
«Зарыктырдың, хуш киләсең!» – дип
Дәшкән яугир ак аргамак та.
«Колачлыйк, – ди, – җиһан гөлләрен,
Уеп эзгә ана телләрен.
Янәшәдән барсын эзебез,
Без – тугандаш, кан кардәше без!
Үтә күренмәле җепләрдән
Тоташкандыр безнең җаныбыз,
Кояш нурларыннан үрелгән
Җырланасы дәртле җырыбыз».

* * *
Бүген никтер ямансу,
Чыңламый күңелем кылы,
Йөрәккәем, ахрысы,
Моң-сагыш белән тулы.
Аяусыз язмыш җиле
Йөрәк итен телгәли,
Гөлләремнең таҗларын
Зар елатып өзгәли.
Әллә үзем өздемме
Күңелемнең кылларын,
Шау чәчәкле язларда
Җуеп яшьлек юлларын?..
Ә кояш, көлемсерәп:
«Бар да, – ди, – вакытлыча;
Өметсезлеккә төшсәң,
Кайгы колачын ача.
Күңел күзең белән күр,
Бары тик алга атла,
Көзен киткән кошлар да,
Беләсең, язын кайта.
Сагышыңа баш бирмә,
Табигать белән сөйләш,
Табигать камиллеге
Булыр җаныңа сердәш».
Барыбер моңсу бүген,
Йөрәк сары сагышта,
Күңелгә җылы бирми
Балкып торган кояш та...

Сорау бирдем язмышыма: «Төрткәлисең
Әллә синме гел сыртыма... аяусызлап?»
«Кылган гамәлләрең белән эзәрлисең
Син үзеңне...» – диде язмыш, авыр сулап.
(Рабиндранат Тагордан)

* * *
Телеп җанны, «Саубуллашу җыры»
Юл алдырды чиксез офыкка...
Йолдыз атылды да гаиб булды,
Карашымны төбәп еракка.
Кем йолдызы, янар чәчәк булып,
Калкып чыгар җирнең өстенә:
Мосафирга якты маяк янып,
Балкып торыр барлык көченә?
«Саубуллашу җырын» ишетү авыр,
Сагышланып кына тыңлыйсың.
Күтәрелгән сыман бер җил-давыл,
Ни булыр дип, ахырын уйлыйсың...
...Искитәреп, гаҗәеп таң атты,
Кояш нуры җанны биләде:
Гүя Ходай, яңадан яралтты,
Кендегемне кисеп бәйләде.

* * *
Хәбәр килде ераклардан:
«Сәфәр көтә бит сине...» –
Ерак юлга чыга алмыйм,
Гафу итегез мине...
Уй-хыялларым да үзгә,
Үз хәлемне дә беләм...
Тик шулай да кайчагында
Юл чыкканымны күрәм.
Кая алып бара сукмак:
Билгесез утраугамы?
Әллә янә, көч-хәл туплап,
Мәһабәт Чал таугамы?
«Озакламый белерсең, – дип,
Тавыш килде ерактан. –
Каршы алыр сине бер зат –
Ихлас күңел-йөрәктән.
Елмаеп куярсың шулчак,
Асыл былбылны танып:
«Саумы!» – диеп сәламләр ул,
Ике канатын кагып».

* * *
Таң балкышын күреп,
Йөрәк, белмим, кая ашкына?
Бүгенге көн – гыйзәтле көн:
Кемдер килә каршыма.
Елмаюлы күз карашы
Үз янына чакыра.
Ак канаты – акбүз аты
Янында утлап тора.
Күзләреннән сирпелгән нур
Хис ташкынын уятты:
Гүя үзе, әмер биреп,
Каләмемне уйнатты?
«Каләм шәриф алып чыгар
Сине, – ди, – олы юлга».
Мин, аптырап, сүзсез калдым...
Пәйда булды ак юрга.
Монысы тагын нинди хикмәт,
Исемем әйтеп дәште:
«Киләчәккә юллар ачык,
Хыялың чынга ашты!» –
(Уй-теләгем минем бары,
Таба алып үземне,
Туган якка кайту иде,
Әйтеп йөрәк сүземне...)
«Йөрәк сүзең таң җилләре
Алып китте еракка,
Көй-моң булып, җан авазың
Иңсен дип һәр йөрәккә!»

ЧАЛ ТАУЛАР САГЫМЫ*
Бүгенгеңнән куаныч тап та шатлан,
Узганнарга кайтулар юк җиһанда.
(Гомәр Хәйям/Нури Арсланов)

Ходай иркендә гомерем,
Җыр били күңел күгем.
Чал тауларга төбәлгәндер
Сагышлы күңел күзем.
Җыр агыла Чал таулардан,
Сагышымны көчәйтеп...
Кайтыр идем тауларыма,
Җанымны иркенәйтеп.
Мөмкин түгел кабат кайту,
Сагыштан саргайсам да...
Мин хәзер татар кызымын,
Чал тауда яралсам да.
Тәкъдир-язмыш сызган юлны
Булмый һич тә үзгәртеп.
Тик сынауларны үтәбез...
Хәтер утын үрләтеп.
Аңлар кеше табылырмы
Сагымлы-зарлы җанны...
Яратылыш Хак иркендә:
Яңарта булган канны.

  • Татар теле этимологиясе буенча танылган галимебез Рифкать Газизҗан улы Әхмәтьянов «сагым» һәм «сагыш» сүзләрен бер-берсенә бәйләп аңлата иде.

САГЫШ
Балачакның һәр мизгеле
Йөрәгемә уелган,
Үтә күренмәле җептән
Гомер юлы сузылган.
Хәтер йомгагын сүтәмен,
Балачакны сагынып,
Алсуланып таң атканда,
Очар кош күк кагынып.
Кайтыр идем балачакка –
Һич югында, мизгелгә,
Чиксез рәхмәтемне юллап
Тәпи баскан нигезгә.

ЧӘЧӘКЛЕ ТИРМӘДӘ
Далаларда кемдер корган,
Чәчәкләрдән үреп, тирмә.
Күз алгысыз бу матурлык
Багышланган икән кемгә?
Кызыксынып, юлым тоттым:
Кайсы «оста», диеп, үргән?
Былбыл сайрап каршы алды:
«Хуш киләсең, уз, – дип, – түрдән!»
Тирмә эчендә – нурланыш,
Гүя монда кояш яши.
Офык сызыгын яктыртып,
Бер мизгелдә яшен яшьни.
Коеп ява җылы яңгыр.
Көн баешы. Эңгер-меңгер.
Бу татлы төш булды, ахры...
«Төш түгел!» – дип дәште кемдер.
Чәчәкле тирмә хуҗасы
Һәрчак сайрап каршы ала,
Күңел күге чишмәсенә
Онытылмас моңын сала.

* * *
«Сүрелдереп өмет утын,
Сынмас ике канатың:
Җырларыңны, назлы гөлем,
Тауларда яңгыраттың!
Йөрәк җырың кайтавазы
Таңнарда кабатлана,
Күңелгә нурлар иңдереп,
Киләчәккә юл сала». –
Яңа җыр туа күңелдә,
Рухи көрлек, көч биреп,
Күңел кошымның тавышын
Тылсымлы нурга төреп.

* * *
Өмет утын кабат тергезеп,
Кыш килгәнен көтәм өзелеп:
Ак юрганга төренгәч алан,
Балланыр, дим, миләш һәм балан.
Күк йөзенең барча йолдызы
Чагылышын бирер ак карга.
Бу гаҗәеп илаһи күренеш:
Илһам иңәр ямансу җанга.
Күңел кошым сайрар өздереп
Энҗе карлар яуган кичләрдә,
Сихри айның көмеш нурлары
Канат куяр якты хисләргә.
Кырлач ае. Зәмһәрир суык
Тәрәзләргә уйган бизәкләр.
Өмет уты, ак юл алдырып,
Тылсымлы язларга җитәкләр.

ЯШЕНЛӘ!
Зәңгәр яулык, нәфис челтәр-бизәк,
Алтын җепләр белән коелган,
Шунысы гаҗәп: һәрбер почмагына
Нәкыш салып тамга куелган.
Кемнең кулы тигән бу яулыкка,
Ни сәбәпле билге салынган?
Җавап эзлим, ләкин таба алмыйм:
Яшь җитмештә, соңга калынган...
Таң калдырып, шулчак йөрәк дәште:
«Тел тидермә һич тә яшеңә,
Язмышыңа рәхмәтеңне әйт тә,
Күк бүләген алып – яшенлә!»

* * *
Кояш тоталмадым – серенә төшәргә,
Галәм хикмәтләрен белмим чишәргә;
Фикерләр диңгезеннән энҗе таптым,
Ләкин куркам муенсага тишәргә.
(Гомәр Хәйям / Нури Арсланов)

Бүгенгедә җан халәтем үземә ят...
Ераклардан хәбәр килде: «Алырсың хат.
Хатны ачып укыгачтан, булырсың шат.
Һәм укырсың син ул хатны кабат-кабат».
Ни уйларга белми, шулчак уйга калдым,
Гүя моңсу йөрәгемне утка салдым...
«Сәбәпсезгә борчылырга һич кирәкмәс:
Хатның эчтәлеге булыр бик мөкатдәс!»
Күңелемнең сагыш-зары чиктән ашкан...
Күк түрендә бер йолдызлык йөзен ачкан:
«Шик-шөбһәңнән кайчан арынырсың?» –
Янә тагын тавыш килде, сорау биреп.
«Үз-үзеңне газаплаудан нинди файда?
Уй-фикерең китерә бел, дустым, җайга.
Сиңа матур бер хат килә – бик ерактан,
Теләкләре язылгандыр чын йөрәктән.
Очкыр кошка әверелеп, җаның шулчак
Күңел күгеңдә кабызыр сүнмәс учак.
Кояш һәм Җир илчеләре – гөл-чәчәкләр,
Биреп яңа яшәү куәтен, бүләкләр».

СӘЕР ХАЛӘТ
Сәер халәт. Әйтерсең лә, тау ишелә,
Кабыгымнан чыгыйм, дисәм, – юл киселә.
Димәк, әле мин бары тик бер яралгы,
Шуңа, ахры, тирә-ягым дөм-караңгы.
Вакытыннан алда туу һич килешмәс.
Сабыр иткән кайгы-хәсрәткә бирешмәс.
Таң атканда кыйбла яктан хәбәр килер,
Шулчак җаным, камилләшеп, дөнья күрер.

ХИКМӘТЛЕ СҮЗ
«Сүз кузгар ул ир асыл – кирәк йирдән,
Ходаем фирасәтле йөрәк биргән.
(Мифтахетдин Акмулла)

Үзгәлек ул – һәркемдә дә җитәрлек.
Көч бир, Аллаһ, сынауларны үтәрлек.
Һәр кешенең үз язмышы, тәкъдире,
Йөрәкләрдә яшәү яме – тәфсире.
Дога кылып, юл чыгара Җир-Ана,
Таң йолдызы юлдаш мосафирларга.
Кеше эзли гомер буе үз-үзен,
Нәсел башын – кардәш-ыру кемлеген.
Ата-баба эзләренә тап булсак,
Күңел кошы өзелеп сайрыйдыр шулчак,
Сокландырып, сихри-серле таң ата,
Хикмәтле сүз, чор-дәвер үтеп, кайта:
«Дөньяда сүзебез бар, үзебез юк» –
Акмулланы хәтердә саклыйк берүк; –
«Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән» –
Бу сүзләргә Мифтахетдин җан өргән.

* * *
Сары көзнең алтын яфраклары
Кар астында калган бер мәлдә,
Беләгемә нәни кошчык кунды:
«Яшимсең, – ди, – дустым, ни хәлдә?»
Гаҗәеп бу тормыш дигәннәрең,
Юлыкмассың, димен, ниләргә...
Аптыраулы караш ташлап, шулчак:
«Ә үзең, – дим, – нинди хәлләрдә?»
Көлемсерәп, күзләремә карап:
«Танымадың, ахры, син», – диде.
Күз алдыма һич китерә алмыйм,
Кичерә күр, зинһар, син мине.
Нәни кошчык, ни сәбәпле, әйтче,
Килеп кундың минем беләккә,
Кыш аеның зәмһәрир суыгы
Үтеп кергән чакта үзәккә?
«Сорау биреп газаплама җаның,
Мин бит күңел күгең йолдызы,
Мин һәрвакыт синең янәшәңдә,
Минем өчен син ул – Таң кызы!»

* * *
Күңел күген кара болыт каплап,
Җырлаганда соңгы җырымны,
Кояш көлеп сихри нурын сипте
Һәм яктыртты зиһен-аңымны.
Юл күрсәтте таулар иленә ул:
«Онытылсын, – диде, – сагышың.
Бәллүр чишмә сүнмәс йолдызга тиң,
Мәхәббәтле булсын язмышың.
Бәрелгәндә очар канатларың
Тормыш диңгезенең ярына,
Күз яшеңне тиз-тиз сөртеп алып,
Ял сорадың чак-чак, аз гына.
Уй-хисләрне кабат сафландырып,
Канат каккач таңны каршылап,
Былбыл кошның тавышын юксынып,
Кыйбла якка очтың моңсулап».

ШАГЫЙРЬ СҮЗЕ
Бары гүзәллекне тоемлаган,
Хакны танып, китми мазага,
Күңелендә сөю уты янган –
Таҗ кидерә алыр музага.
(Фридрих Шиллердан)

Җир тамырын эзләп тапкан шигъри җаннар,
Тәкъдир кушып, Мәңгелеккә юл алганнар.
Шагыйрь сүзе Мәңгелектән урап кайткан:
«Җир тамыры Су һәм Күкләргә тоташкан».
Шагыйрь сүзен йөрәк-бәгырь өзелеп көткән,
Шагыйрь сүзе Кояш кебек нурын сипкән.
...Дөнья суы ярларыннан ашып ташкан.

* * *
Йөрәгемдә аңлап булмас сагыш бар,
Күз алдымда алкын сулы сөзәк яр.
Юл йөретә ниндидер көч әйдәкләп,
Кайчагында – кулдан алып, җитәкләп.
Яктылыкка юл алганың беләсең,
Сызылып таң атканын да күрәсең;
Әйтер сүзең булсын, дисәң, ялкынлы,
Күз карашың булсын һәрчак ягымлы.
Аккан суның үз тавышы, юлы бар,
Дулкынын җил уйнатмаса, була зар...

УЙЛАП СӨЙЛӘШ
Уйлап сөйләш, авыз ерта коры кашык,
Ни файда бар сүз йөртүдән, телне кашып?
Гыйлем эстәп, сәфәр чыга калсаң гәр,
Озатып йөрер мөстәкыйль сүз-меңьяшәр.
Юлың үтсәң, гөлдән ябынча үреп,
Дәрвиш-мосафир сәламләр, үз күреп.
Уйлап сөйләшкәннәр таулар күчерә,
Язмышында рәхмәт-шатлык кичерә.

* * *
Көмеш яллы ак аргамак
Далаларны иңләп буйлый,
Табигатьнең җырчы кошы –
Асыл былбыл сайрап туймый.
Сихри-серле илаһ аһәң
Җан-бәгырьне буйсындыра,
Мәңгелеккә юллар ачып,
Нурларында коендыра.
Күңел төпкелендә яткан
Гөл бөресе таҗын ача,
Уйландырып, тавыш бирә –
Гүя дәвер-чорлар аша.

II. ИЛ АГАСЫ ЭЗЕННӘН

[edit | edit source]

БӨЕК ОСТАЗЫМА *
Җан халәтен сизенгән күк,
Тавышыңны ишеттердең,
Күңел кылларын чыңлатып,
Шатлык хисе кичерттердең.
Кайнар чишмә суы кебек
Ургып ташты йөрәк назы,
Әйтерсең лә, кабат кайтты
Китеп барган гомер язы.
Моңсу, сагышлы күңелне
Кояш нурларына төрдең,
Шул тавышың аша җанга
Шифалы сулышың өрдең.

  • Бу шигырь мәшһүр Рабиндранат Тагор (1861-1941) истәлегенә һәм иҗатына багышланган. Инглиз телле чыганакларда аның турында шундый фикер бар: «Рабиндранат Тагор – Хакыйкать, Мәхәббәт һәм Гүзәллек бердәмлеге җырчысы». Әлеге сүзләр һинди телендә Сатьям, Шивам һәм Сундарам дип укыла.


УКЫТУЧЫМА
Мең рәхмәтем, Укытучым, Сезләргә!
Кулларыма алсам Сезнең китапны,
Җан җылыгыз тоеп, ашам күкләргә,
Таң калдырып хәтта кызыл шәфәкъне.
Хәят аша җан халәтемне аңлап,
Якты хисләр иңдердегез җаныма:
«Гөлләреңә эчерт, – диеп, – аз-азлап!» –
Терек суы салдыгыз учларыма.
Бар киңәшләрегез миңа кадерле;
Гашыйк иттегез Мәхәббәт җырына:
Капкаларын ачты былбыл кош иле,
Сез ак каурый – каләм биргәч кулыма.
...Карурманда тулып җиткән бөрлегән,
Тәме әчкелтемрәк, ләкин бер дигән!
Табак тутырып җыя алсам әгәр, дим,
Кунакка чакырыр идем Сезне мин!

ИЛ АГАСЫ ЭЗЕННӘН
Зәңгәр чәчәк атты бүген
Күңелемнең гөлләре,
Тау иленә юл күрсәтте
Ил агасы эзләре.
Ил агасының эзендә
Чыңлый бәллүр чишмәләр,
Кыя тауның бөркетләре
Сәлам биреп дәшәләр.
Ярдәм кирәк була калса
Үткелләрне үткәнгә,
Көч-куәт сорап инәлсен
Ил гиздереп йөрткәнгә.
Ярдәм килер, килми калмас,
Изге җаннар кул сузар.
Тау иленең асыл кошы
Яңгыратып җыр сузар.
Шул җырдан көч-куәт алып,
Үткелләрне үтәрсең.
Бизәкләп үргән чәчеңне
Тау илендә сүтәрсең.

МИН ҮРЛӘРГӘ МЕНДЕМ
Мин үрләргә мендем, тау бөркетен
Сәламләргә ихлас күңелдән.
Тау бөркете куш канатын сузды
Таш кыяның айлы түреннән.
«Күтәрел», – дип сүз кушты ул миңа
Адәми тел белән эндәшеп.
Күперенке ак болытлар үтте,
Бер-берләре белән серләшеп.
Юл ачылды зәңгәр чиксезлектә,
Ай янына китте сызылып.
Канат ярып, күтәрелдем тауга,
Бар барлыгым белән омтылып.
Үткелләрне үткән чакта, матур,
Күз алгысыз гәүһәр таш күрдем.
Гәүһәр ташка кемдер язу уйган.
Чәчәкләрдән пута дип үрдем.
Ул путаны Чал бөркеткә бирдем:
«Тапшыр, – дидем, – тауга менгәнгә,
Синең хакка мең чакрымнар үтеп,
Чын күңелдән сәлам биргәнгә».

* * *
Була мәңге сүнми торган учаклар,
Шул учакларга мөкиббән кешеләр.
Басу-кырда гөрләп үскән башаклар
Бүләк итә тау-тау алтын көшелләр.
Онытылмас була халык җырлары –
Күк йөзенең бихисап йолдызлары.
Җир-Ананың бар хуш исле рәйханы,
Аккошлары – түгәрәк күл дастаны.
Күңелләрдә балкый якты хиссият,
Тылсымланып Ай-Кояшның нурында.
Безнең гомер – күп сынаулы мәгыйшәт;
Аллаһ насыйп иткән терек суын да!

Әйтте Төн: «Ай нуры аша алам,
Кояш, синең сөю хатларыңны».
Кояш: «Тере су итеп мин салам
Чәчкәләргә иртән җавабымны...»
(Рабиндранат Тагордан)

* * *
Язмышларны язган чакта Бөек Ходай
Минем юлны башлагандыр, диеп болай:
«Мәхәббәтнең газапларын күп күрерсең,
Газаплардан илһамланып та йөрерсең.
Гомер юлың мәңгелектә – чикләнмәгән,
Гыйлемгә юл һәрчак ачык – бикләнмәгән.
Аек акыл белән яшә, йөз чөермә.
Усаллардан сакланганда, бул өермә!»

Кеше! Рәнҗетмә, таплама кешене,
Салып утларга таптама кешене;
Әгәр күрмим дисәң вөҗдан газабы –
Газаплан, тик газаплама кешене!
(Гомәр Хәйям/Нури Арсланов)

АККОШ БУЛЫП КИЛДЕҢ КАРШЫМА
Аккош булып килдең каршыма:
«Яз гөлләрен, – диеп, – каршыла!»
Җаным ашты шулчак күкләргә,
Илтифат күрсәтеп үткәнгә.
Мәңгелектән көч-куәт алдым,
Галәм көен күңелгә салдым.
Уй-хыялым чынга ашырып,
Туган якка кайттым ашкынып.
Яз гөлләре чәчәк атканнар,
Күчмә кошлар бар да кайтканнар.
Иген кырын моң-тургай иңли,
Күңел күген кояш-нур били.
Аккош булып килдең каршыма.
Күтәрдең дә күкләр катына:
«Ил-йортыңны данлап һәм зурлап,
Яшә, – дисең, – мәдхия җырлап!»

* * *
Үткән гомер – яшьлегемнең языннан
Аваз килде, шәфәкъ ачылыр алдыннан,
Хәтерләтеп бәллүр чишмә агышын:
«Бәян ит гел йөрәк сүзе-тавышын!»

МИНЕМ ӨЧЕН СИН ҺАМАН ДА...
Минем өчен син һаман да
Шау чәчәкле сөю язы,
Мәңгелектән урап кайткан
Яшьлегемнең кайтавазы.
Минем өчен син һаман да
Йөрәгемнең гәүһәр ташы,
Сүнмәс, сулмас сөюемнең
Бердәнбере, йөзек кашы.
Минем өчен син һаман да
Ачылмаган сер, могҗиза.
Буй җитмәсне өмет итмим,
Бар булганына мин риза.

ГЫЙШКЫҢ ИСЕРТСЕН!
Таулар җырын үзеңә багышлаттың, –
Син – үлемсез сөю чәчәге.
Сүзкәйләрең чын йөрәктән булса,
Таңым булып нурың чәч әле!
Утлы ялкыннарга каршы торыр
Тере суын миңа эчерт син.
Юк, кирәкми башка һичбер нәрсә –
Мәңге сүнмәс гыйшкың исертсен!

* * *
Сахра-далаларда үскән лаләләр,
Үзәнлектә шау чәчәктә гөләпләр –
Елмаялар, аңкытып хуш исләрен,
Алып минем зиһенем, һуш исләрем.
Тупырдатып, юлдан килә аргамак:
«Дустым, зәңгәр күккә карап бак,
Күрим, дисәң, Ай-Кояшның балкышын,
Чиксезлектә Чал бөркетнең очышын.
Күтәрелеп мәрхәмәтлең янына,
Тынычлык ал йөрәгеңә, җаныңа.
Күреп шулчак үз янында аппагын,
Сөеп дәшәр: «Сагынып көттем кайтканың!»
Сез – ирекле тау иленең баласы,
Хәзер сезгә бер юллардан барасы.
Күңел хөрлегенә, дустым, ирештең,
Язмыш белән тулысынча килештең.
Дуслык җыры биләп күңел дәрьясын,
Син бүгеннән былбыл булып сайрарсың».

РӘХМӘТ СИҢА, БӨЕК КҮГЕМ!
Рәхмәт сиңа, Бөек Күгем!
Ташламадың, ят итмәдең,
Алмагач үскән бакчамда
Гөл үстертми яшәтмәдең.
Гөлбакчага нур иңдереп,
Кыйбла яктан кояш чыкты.
Җылы җилләр исте таңда,
Гөлләремне назлап кочты.
Рәхмәт сиңа, Бөек Күгем!
Далаларга ашкындырдың,
Бар хәятка гашыйк итеп,
Мәңгелеккә юл алдырдың.
Гомер агышы Мәңгелекнең
Бер мизгеле генә икән,
Шуңа, ахры, сиздермичә
Чәчләремә көмеш иңгән.
Рәхмәт сиңа, Бөек Күгем!
Җан халәтемне аңладың,
Хәтер җебемне чуалтып,
Ташкын суларга салмадың.

ПЫСКАК ЯҢГЫР ЯУГАНДА
Берөзлексез пыскак яңгыр ява,
Дымландырып тәрәз өлгесен.
Сүнәр-сүнмәс гомер шәме яна,
Бимазалап күңел көзгесен.
Кыр казлары оча каңгылдашып,
Хәерле юл теләп каламын.
Үз-үземне таба алмый җирдә,
Килгән юлдан китеп барамын.
Пыскак яңгыр ява берөзлексез,
Җанда рухи бушлык, күңелсез...
Ниндидер көч, алды да боргычлап,
Юлны кисте: «Булма түземсез!»
Яктысында Җидегән йолдызның
Ак аргамак килә юргалап:
«Йөз аклыгын күреп хөрмәтлә дә
Күңел тәрәзәң ач, каршылап!»

* * *
Сөенечле хәбәр алып, куандым,
Уйга чумып, үз көемә барганда.
Җылы хәбәр, нурга күмеп дөньямны,
Юл чыгарды энҗе карлар яуганда.
Юл аламын, рәхмәт хисләрен саклап
Табигатьнең сихри-серле көченә.
Энҗе карлар, күбәләктәй уйнаклап,
Бер-бер артлы куна керфек очына.
Шашып тибә йөрәгем күкрәгемдә
Язмыш янә уйната, дип, үз сазын.
Күңел күге, ачылып шул мизгелдә,
Ишеттерә күңел кәгъбәм авазын.
Юк, хилафлык бер Ходайга мин кылмам,
Бәхет кошын күрдем, диеп, шул мәлдә.
Хәлдән таеп, юл чатында егылсам,
Хәерхаһлы килми калмас ярдәмгә.
Өмет утын сүндерми һичбер вакыт,
Яшәгезче, тере су тәмен татып!

* * *
Өч мәртәбә исемем белән дәшеп,
Кем уятты татлы йокымнан?
Кызыксынып, белим дип кемлеген,
Юлга чыктым тавыш артыннан.
Һәм каршыма чыкты үсмер малай –
Ун-унбер яшь булса булырдыр.
Гаҗәпләндем: кулымнан ук алды,
Кул җылысы җанга хозурдыр.
Күтәрелдек бергә баскыч буйлап
Якты, матур бина түренә,
Ябынчасын чөйгә элеп куйды –
Саклык белән, җайлап, тиз генә.
Каушап калдым, ни әйтергә белмим:
Үсмер малаем бит – йа Хода! –
Ярдәм кулын сузган гаярь бөркет.
Нинди сер бу, нинди могҗиза!
Өстәлендә табак тулы инҗир,
Авыз иткәч, гәпкә кинәндек,
Бер-беребезнең җан авазын шунда
Күңел кыллары аша үткәрдек.

СӘМРУГ ИЛЕНДӘ
(ирекле ривая *)
Таң алдыннан ак аргамак
Чабып үтте үзәнлектән, –
Әзер булып юл чыгарга,
Әмер килсә утлавыктан.
Таң атканда килде хәбәр:
«Бәйгегә чык җәтрәк, – диеп, –
Вакытка һич карамыйча,
Уйнаклап һәм җитез биеп.
Хәйран калып, шунда барысы
Күзен алмый карап торсын,
Тоягыңнан чыккан очкын
Йөрәкләргә уелып керсен.
Юл алырсың, дәрман җыйгач,
Шәфәкъ аша – чиксезлеккә,
Асыл кошны моңландырган
Могҗизалы биеклеккә».
...Парнас тавы, Сәмруг иле –
Әкияти, сихри дөнья;
Уй-хыяллар канат ярган
Кояш чыгышында – дәрья...

  • Ривая (яки риваять) – күчереп сөйләнгән хәбәр яисә кыйсса. Сәмруг кош образы безнең халык авыз иҗатына фарсы мифологиясе аша үтеп кергән.


* * *
Килеп җиттем язмыш кырына.
Укыйм Ил агасы китабын.
Өзелеп сайрый галәм былбылы,
Моң иленә чакыра ул тагын.
Күрмисеңме, дустым – асыл кош:
Басып торам гомер чигендә?
Әйдә, мине сайрап каршы ал
Җәннәт капкалары төбендә.

ИЛ АГАСЫ НӘСИХӘТЛӘРЕ
Авызыңны ипләп ачып,
Сүзеңне белеп сөйлә.
Вөҗданыңны газаплама,
Бурычың булса – түлә.
Каңгырып йөрмә чит җирдә,
Кайт син туган якларга;
Язмыш җиле кырысланып,
Тора гел яңакларга.
Илтифат кыл яшәешкә,
Чәчеңә чал кунса да,
Картлык килеп маңгаеңа
Үз тамгасын салса да.
Ялгыз калган җан дустыңны
Яд итү – синең өлеш:
Юл чатында саяк каен
Булмасын – хәлен белеш.
Кышның тәүге энҗе карын
Каршы алыгыз бергә,
Язмыш-яшәеш рәвеше
Булса да сезнең үзгә.
Барлык көчегезне җыеп,
Бердәм алга атлагыз,
Кояш чыгышына карап,
Аккошларны барлагыз.
Язгы ташкын күперләрне
Агызып алып китсә,
Зарланып яшь күрсәтмәгез,
Карагыз Бөек Күккә.
Салават күпере чыгып
Тоташтырыр ярларны.
Рәхмәтле булып Ходайга,
Кадерләгез язларны.

* * *
Бу дөньяга кемнәр килеп китмәгән,
Күк капусы ачылуын көтмәгән...
Күк капусы ачылганын күргәннәр
Бакыйлыкка иман китереп күчкәннәр.
Алар, булып Аллаһының коллары,
Җан хакында уйланганнар элгәре,
Ширбәт кебек татлы булган телләре,
Җан җылысы биргән әйткән сүзләре.
Үрнәк кылыйк ата-баба гадәтен
Һәм сөйләмик кешеләрнең гайбәтен,
Камил булсын безнең изге теләкләр.
Шәфкатьлене Аллаһ үзе бүләкләр.

БӘХЕТ КОШЫ САЙЛАР ИҢЕҢНЕ
Бәхет кошы сайлар иңеңне,
Саф энҗедән тезсәң тезмәне;
Нурландырыр күңел күгеңне
Ата-баба киңәш-ярдәме.
Тынычлыгын җанның кадерләп,
Юнәлт аны бер изгелеккә.
Йөрәк сүзен әйтә бел җөпләп,
Рәхмәт хисен юллап Бөеккә.

СӨАЛЬЛӘРГӘ ҖАВАП
Туасы көн нинди хәбәр алып килер?
Йөрәк утын көйдермәсме утлы күмер? –
«Һич кирәкмәс уйлар сиңа каян килә?
Күңелеңнең аһ-зарларын ачып сөйлә».
Җан халәтен аңлар кеше табылырмы?
Күңел күге йолдызлыгы кабынырмы? –
«Әйтерсең лә, сөальләрең күккә ашты:
Туасы көн хозурлыгын бәян итеп,
Һидәятле бер йолдызлык йөзен ачты».
Җиһан йөзен алтын-көмеш нурга төреп,
Кояш чыкты, шифалы сулышын өреп.

* * *
Мин дивана, йөгәнсез һәм камытсыз ат,
Минем өчен һичбер нәрсә түгел чит-ят.
Далаларда канатланып, сайрап очам,
Гыйшкым төшкән гөләпләрне назлап кочам.
Кайчагында үз холкыма бәя бирәм,
Утка салган хата-ялгышларны күрәм,
Гамәл дәфтәре битләрен ачып укып,
Сират күперен үтәмен, җавап тотып.
Үле суы сораганда, галәм кошы
Тере суы алып килеп эчерттерә;
Бакыйлыкка күчәм дигән мизгелне ул,
Әле вакыт җитмәгән, дип, кичектерә.
Сынау арты сынау биреп, гомер үтә.
Ахирәттә җан-бәгырьне ниләр көтә?

* * *
Язылган хатлар саклана
Күңелнең төпкелендә,
Языласы хатлар сүзе –
Тәкъдир-язмыш иркендә.
Зәңгәр күкне иңләп оча
Хөр-ирекле бөркетләр,
Таң җиле белән серләшә
Таҗын ачкан гөләпләр.
Кояш көлеп тыңлап тора:
«Бигрәк лә мут икәнсез,
Юл тотасыз икән миңа;
Мәрхәбә! Хуш киләсез!»
Күңел күгендә ярала
Сәламләү, данлау җыры,
Күзне камаштырып, шулчак
Сибелә кояш нуры.
Дулкынлана дәрья суы
Кояш чагылышыннан,
Моңланып сайрый бер кошчык,
Күрәсең, сагышыннан.
Кошчыкның сагышлы моңы
Йөрәк түреннән үтте,
Тавышы, яшем тамдырып,
Хәтер йомгагын сүтте.
Үткәннәргә кайту юк, дип
Әйтү дә дөрес булмас:
Хәтер үткәнгә кайтара,
Хәтер – чакма таш, алмаз.
Чал тауларның итәгендә
Күрдем балачак эзен –
Телемә тере су салган
Акынның нурлы йөзен.

ХОРАФАТТАН БУЛ АЗАТ!
Кар болыты каплап алган
Көләч кояшның йөзен,
Кышка керәсе килмичә,
Искән җил дулый көзен.
Каршы килеп буламы соң
Табигатьнең көченә?
Язмыш кайчак, зар елатып,
Җан-бәгырьгә үчегә.
Уйлап куясың, шомланып:
«Ни хакына бу газап?»
Тәкъдир шулчак аваз сала:
«Хорафаттан бул азат!»

* * *
Күкрәге киң, күңеле тар
Ник адәм баласының?
Җөе һаман да төзәлми
Йөрәгем ярасының.
Йөрәк-бәгырь ярсып тибә
Ирек даулап, күрәмсең?
Читлек кошы булып яшәү –
Җан газабы, беләсең.
Дәррәү килеп күтәрелде
Күгәрченнәр һавага:
Ниятләре барчасының
Галәм серен аңларга.
Ак болытлар каршылады
Кадер-хөрмәт күрсәтеп,
Күгәрченнәр гөрләделәр
Күк йөзенә үрләтеп.
Күтәрелдем чиксезлеккә
Каурый каләмем алып.
Теләгем – каләм яңарту,
Кояш нурына манып.

ЧАЛ ТАУЛАРНЫҢ ТҮБӘСЕНӘ КАР ЯТКАН
Чал тауларның түбәсенә кар яткан,
Итәгендә кызалак чәчәк аткан.
Күрәм: балкып, юлчы килә каршыга:
«Яңа туган айны, – диеп, – каршыла».
Күк йөзендә искитмәле маҗара:
Бер-бер артлы йолдызлыклар ярала.
Ачынадыр йөрәгемнең ярасы:
Бары мизгел – яшәү-үлем арасы.
«Борчылма, – дип, җылы «Ак Кул» сузыла,–
Киләчәккә аккош юлы сызыла!»
Нурын сибеп, күңел күгем кояшы
Яңгырата Хәйям сүзен кабатлап:
«Мәңгелекнең юлында баш куясы!»
...Чал тауларның түбәсенә кар яткан,
Итәгендә кызалак чәчәк аткан.

БАЛАЧАК ХАТИРӘСЕ
Балачакның хатирәсе –
Күңелдә җылы, якты:
Агач бура чишмә суы
Агач улактан акты...
Мәгъҗи-елганың чишмәсе
Гаҗәеп моңлы иде,
Яр буенда – җир җиләге,
Эче бал тулы иде.
Җәйләрдә Мәгъҗи елгасын
Буйладык яланаяк.
Күгәреп, калтырап кайтсак,
Эләгә иде... таяк.
Тал басмалардан үткәндә
Җаннарың хозурлана;
Җил уйнатса елга суын,
Басма сал булып кала.
Тал басманы, чыркылдашып,
Чыпчыклар биләп ала...
...Муса абый үргән басма,
Хәтер түрләренә ашып,
Балачакка юл сала.

* * *
Йолкыш чәүкә булып үстем,
Әйтсәләр дә: «Овчарка!»*
Йолкыш чәүкәне кем генә
Алыр икән кочакка?
Үз-үземнән көлеп ятам,
Шыр дивана мин, диеп.
Яңакны чәпәли берәү:
«Тиз аңыңа кил!» – диеп.
Төш булдымы, өн булдымы,
Берни аңламый калдым:
Алкын сулы дәрьяга мин
Талир тәңкәмне салдым.
Яңгыравык тавыш килде:
«Теләк нидән гыйбарәт?»
«Гыйззәтлем, – дип сүз куштым мин, –
Сезнең ярдәм мәслихәт...»
Балачакның хатирәсе
Озатып йөри һаман.
Кайтаваз яңгырый тауда,
Ни хикмәт: «Аман! Аман!..»

  • Бу урыс сүзе (Овчарка) китап авторына аның кайбер авылдашлары балачакта биргән кушамат булган. Гәрчә сабыйның тыныч холыклы табигате, чыннан да, «йолкыш чәүкә» белән генә тиңләштерерлек, ягъни беркемгә, бернинди зыян китерми һәм беркемне кимсетми торган булса да. Бу хакта Гөлнәфидәнең беренче китабында шундый бер юл бар: «Язмыш, язмыш, күп кыйнадың...» Рабиндранат Тагор исә: «Еш кыйналган – күңелендә үпкә тотмас», – дигән. Шуңа күрә бу шигырьне язганда таудан яңгыраган «Аман! Аман!..» сүзләрен: «Үз халәтеңне саклап калсаң, имин булырсың», – дип аңларга кирәктер. Амин, шулай булсын!


ХАЛЫК ҖЫРЧЫЛАРЫНА – МӘДХИЯ!

Сәнгатьнең асылы – тормышка мәгънә бирү.
(Софья Гобәйдуллина)
Елатма ак җаныңны, вөҗданыңны...
(Муса Җәлил)

Татар халык җырларын чит-ят табасына салып борчак кебек куырудан иманлы кеше тәм тапмас. Халык җырларының аһәңен, моңын, мәгънәсен югалтмыйча килер буынга тапшыру – изге эш.
Безне бөтен җирдә көтеп алалар, яраталар дип мактанырга кирәкме? Алдыгызда, бәлки, күңелләре булсын дип мактыйлардыр, ә артыгызда − мескеннәр, халык җырларына хилафлык китерәләр дип сыкранмыйлармы? Һәр кылган гамәлнең әҗере бар.
Галәмгә чыгу юлы – сәнгать аша, ләкин халык җырларының аһәңен, моңын югалту бәрабәренә түгел. Сәнгать – Мәхәббәт чыганагы. Телне дә сәнгать саклап калачак. Телнең көче – сәнгатьтә. Халык җырларын бозып, халык җырчыларының җанын рәнҗетмәгез. Чынбарлыкта халык җырчылары бармак белән санарлык кына. Алары да өлкән буын кешеләре. Мөхтәрәм халык җырчыларына – мәдхия!

Кул кәгазьгә ут салалмый –
Өши бармак очларым...
Феб* халтураны күралмый –
Җылытсын җырчыларын!
(Фридрих Шиллердан)

  • Феб – грек мифологиясендә кояш алласы, сәнгать химаячесе һәм музаларны әйдәп баручы дип саналган Аполлонның икенче исеме.

III. КОЯШЛЫ ҖЫР – БӘХЕТ ЭШЕ

[edit | edit source]

ЧАЛ ТАУЛАР КОЧАГЫНДА
Кеше булыйм дисәң, бу дөньяда
Йөрәгеңә сыймас моң кирәк!
(Зөлфәт)

Чал тауларның түбәсенә кар яткан,
Битләвендә гөлләре чәчәк аткан,
Үзәнендә чылтырап инеш ага, –
Сокланудан йөрәгем дөп-дөп кага.
Агылган көй – Чал таулар кочагыннан.
Көч-куәт ул, дәрт өстәде, һәм илһам,
Сиздермичә үтеп кереп йөрәккә,
Алып китте үзе белән еракка.
Пәйда булдым мин Мәхәббәт илендә,
Әйтерсең лә, ак канатлар иңемдә.
Күрәм: күркәм асыл былбыл җыр суза:
«Агымсудай бу гомерләр, һай, уза...»
Тыңлап аның моң-сагышлы җырларын,
Түзмәдем һәм уйга калып сорадым:
«Нинди хәсрәт били бәгырь-җаныңны?
Югалттыңмы әллә сөйгән ярыңны?..»
Бер мизгелгә генә былбыл тын калды,
Серле караш йөрәгемә ут салды...
Һәм асыл кош, очкынлатып күз нурын,
Кинәндереп җырлады шатлык җырын!

* * *
Җиңел түгел күперләрне яндыру,
Сүнгән шәмне кабаттан нурландыру...
Бирешмәсәң кайгы-хәсрәт, сагышка,
Рәхмәт әйтеп, баш иярсең язмышка.
Юл чыкканда давылларга юлыксаң,
Исәнгерәп, сукмагыңнан каймыксаң,
Хәят бирер нәсихәтен, киңәшен;
Һәм табигать гөлләре дә – сердәшең!
Ходай бирде вакытында ярдәмен:
«Ак каурыйдан булсын, – диде, – каләмең:
Кешеләрнең күркәм ягын аңларсың,
Дөньяларга мәдхияләр җырларсың».

Мәчет, чиркәүдә кеше итте аһ-ваһ,
Тәмугтан калтырап, бирсен дип оҗмах.
Ләкин хәят серен белгән кешенең
Йөрәге андый чүп-чардан булыр саф.
(Гомәр Хәйям/Нури Арсланов)

КОЯШЛЫ ҖЫР – БӘХЕТ ЭШЕ
Кояшлы җыр – бәхет эше. *
...Чыгып килсә азау теше,
Үз сүзен сүз итәр өчен,
Җан тырмаша кайбер кеше.
Юкка сарыф итеп көчен,
Телен чарлый иртә-кичен,
Кирәкмәгән сүзләр сөйләп,
Эт койрыгын йөри сөйрәп.
Шамакай җил, аны тыңлап,
Сүзен йотып, юлдан саба.
Бәндә… үз койрыгын болгап,
Китә әшнәләргә таба.
Андый кеше үзен күрми,
Аңа юлдаш гайбәт сүзе,
Ләчтит сатып йөри-йөри,
Кара кучкыллана йөзе...
... Кояшлы җыр – бәхет эше.
Күңел сафлыгың гел кирәк.
Инсафлы дусларың көче –
Яшәештә олы терәк.

  • Бу юлларны күренекле шагыйребез Әхмәт ага Рәшитнең совет чорында язылган «Кояшлы ил – бәхет иле» шигыренә «заманча парафраз» дип тә атап була. Автор үзе моны күздә тотмаган.


ӘЙТЕРСЕҢ ЛӘ...
Яфракларын койды, диеп, ак каен,
Күңел кошым, кай тарафка юлкаең?
Йөрәгемне әрнетәдер сагыш-зар,
Әйтерсең лә, гомер юлым кысан, тар.
Бүген никтер үз-үземә чит-ятмын,
Яшәвемнең мәгънәсе юк, ямь тапмыйм.
Алмагачым алмаларын җил телә,
Әйтерсең лә, җир өстендә зилзилә...
Бер-бер артлы коелганда алмалар,
Искәрмәстән өскә сузылды куллар.
Шул мизгелдә җилгә очты шомлык та,
Әйтерсең лә, җан иңде тынычлыкка.
Иртәгәсен яуды җиргә энҗе кар,
Юкка чыкты йөрәгемнән сагыш-зар.
Илаһ нуры күңел күген яктырта,
Әйтерсең лә, бәхет килде картлыкта.

* * *
Мөстәкыйльлек булса күңелләрдә,
Канат ярып оча алырбыз,
Туган телне, Идел-йортны зурлап,
Йөрәк сүзен җырга салырбыз.
Ләйсән яңгыр явар, яз китереп.
Кар сулары аккач ургылып,
Хозурланып асыл кошлар сайрар,
Киң колачлы тирәккә кунып.
Табигатьнең барча гөлләреннән
Хуш ис аңкыр, таҗлар ачылгач.
Илаһи моң җанга үтеп керер,
Киләчәккә ак юл салынгач.
Фидакарьлек булса күңелләрдә,
Чишмә калкыр адым-эзләрдә.
Кояш үзе безгә сәлам бирер,
Фикри агыш күреп күзләрдә.

...Авырайтсаң кош канатын алтын белән,
Күтәрелә алмас бахыр күккә бүтән...
(Рабиндранат Тагордан)

* * *
Яшим, дисәң, тигезлектә сөенеп,
Хафаланма, юк-бар сүзгә көенеп.
Бер хәсрәтсез кеше булмас тормышта,
Бәхетле күк бар да... карап торышка.
Үлчә башта һәрбер әйтер сүзеңне,
Сүзеңнән һич ким күрсәтмә үзеңне.
Үрмә гөлләр үрелгән күк кояшка,
Ялкынланып гомер җебен колачла!
Шатлык белән үтсен, дисәң, һәр көнең,
Теләк телә чын күңелдән, кадерлем!
Имин булса, Җир-Анабыз, Идел-йорт,
Баш очында кояш балкыр һәрвакыт.

* * *
Күңел төпкелендә яткан
Гөл бөресе ачылды,
Таҗларыннан күз алгысыз
Сихри нурлар чәчелде.
Күңел кошым, иркен сулап,
Омтылды чиксезлеккә:
«Мин – ирекле, бәйсез!» – диеп,
Аваз салды бөркеткә.
Мәгърур кыяның бөркете
Сәламләп тавыш бирде.
Таң җилләре чәчләремне
Толымга салып үрде.
Күңел чишмәм чыңлап акты,
Хис ташкынын кайнатып,
Шатлык яшьләрен тамдырды,
Күңел кошым сайратып.
Мәхәббәт гөлен яраткан
Мәңгелеккә мәдхия!
Кояш нурына төренеп,
Каурый каләм баш ия.

* * *
Сихри-серле чиксез далада
Чәчән-акыннардан эзләр бар,
Күк гөмбәзе астында бергә
Җыру әйтә торган сүзләр бар.
Ата-бабаларның авазын
Яңгырата дәвер җилләре,
Яшен яшьнәп, күк күкрәгәндә
Уйга сала шаңдау сүзләре.
Сихри-серле чиксез даланың
Искән җиле гаять хикмәтле,
Фикер агышларын җиткергән
Ата-баба рухы хөрмәтле.

АТА-БАБА МИРАСЫ
Ата-баба әйтем-сүзләре
Куәт бирә тезмә тезәргә,
Азау ярып кергән сүзләрне –
Энҗе-мәрҗәннәргә тиңләргә.
Ата-баба әйтем-сүзләре
Үгет-нәсихәтле, хикмәтле.
Ата-баба киңәшен тоткан –
Булган бәхетле вә дәүләтле.

* * *
Каурый каләм алдым кулга,
Тылсымлы ал таң аткач,
Яңгыр болытларын иртән
Җилләр куып тараткач.
Күңел кылларын чыңлатты
Таң кошы, өзелеп сайрап,
Дәрья суын дулкынлатты
Зәңгәр җилкәнле кораб.
Керфекләрен ачты гөлләр,
Хушбуй исе таратып,
Бал корты кунды чәчәккә,
Хәтер утын яңартып,
Җанга угын кадатып.

КҮҢЕЛ КОШЫМА
Күңел күген шау чәчәккә күмгән
Язлар узган инде күптәннән.
Язмыш җиле чал чәчемнән сыйпый:
«Аһ-зарыңнан бушан, үткәннән!»
Күңел кошым әлегәчә һаман
Кабул итә алмый кышларны,
Өзгәләнеп, ярсып аваз сала
Кайтарырга теләп язларны.69
Күңел кошым, үзеңә зыян салма,
Бәргәләнеп, хәлең бетереп;
Ак кышларның кары күптән җанны
Кочагына алды бөтереп...

* * *
Искән җилләр тәрәз шакый,
Юл чыгарга, дип, вакыт.
– Исми торыгызчы, җилләр:
Шәфәкъ ачыла балкып!
Таң нурында уйларымны
Челтәрләтү исәбем,
Йолдызларга бәян итеп
Күңелемнең хисләрен... –
Искән җилләр бер мизгелдә
Җилкенүдән туктады,
Кояш нуры, җанга үтеп,
Уйларымны чуклады.
Сөенечле күз яшьләрем
Тәгәрәде бит буйлап...
Җиргә атылды бер йолдыз,
Җан халәтемне аңлап.

* * *
Тар дөньяда киң күңелле булып
Яши алса, кеше – үлемсез.
(Нури Арсланов)

Гөр-гөр килеп, ак күгәрчен
Колакка нидер сөйли,
Сандугач та үз телендә
Моңлы, матур көй көйли.
Ак күбәләк очып кунды
Гөләпләр куагына:
«Кадер-хөрмәт күрсәт, – диеп, –
Киләсе кунагыңа,
Тагын бер сынау үтәсең
Бар әле синең, дустым.
Оныттыңмы әйткән сүзең:
«Кояш нурларын кочтым!»
Әҗәтле сүз әйткән чакта,
Кояш булгандыр якын.
Хөр күңелле кешеләрнең
Йөрәге – һәрчак ялкын».
Мин кунак мәсьәләсендә
Белмимен ни әйтергә...
Бер карасаң, юк-бар уйлап,
Кирәкме чиләтергә?
«Тормыштан ваз кичкән кебек,
Ник мондый сүз сөйлисең?
Ә бит үзең күңелеңнән
Шатлык җырын көйлисең!»

* * *
Көн озыны әсәрләнеп,
Асыл былбыл сайрады,
Үзен күрә алмасам да,
Күңел күген яулады.
Чишмә чыңы күк тавышы
Яңгырый йөрәгемдә,
Онытылмас моң-аһәңе
Күңелем түрләрендә.
Асыл былбыл – сандугачны
Мин күрә алырмынмы,
Аның тылсымлы тавышын
Җырыма салырмынмы?
– Хыялың чынга ашырыр
Сайрап туймас асыл кош.
Чынлыгына ышанмыйча,
Син әйтерсең: «Бу бит – төш!»
Кулыңдагы каләмең дә
Сайрар бер мәл кош булып.
Татлы күз яшьләрең тамар,
Күңелең моңга тулып».

* * *
Мин күптәннән телсез-чукрак,
Ишетмим һәм берни күрмим,
Кояшның җылысын тоеп,
Яктысына гына үрлим....
«Шушы сүзне ишетергә
Өметләнгән идек күптән!
Аңладың безнең теләкне,
Бүләк алырсың син күктән.
Бүләгебез – кояшлы җыр,
Яңгыратыр аны былбыл.
Күңел күгеңдә яралыр,
Юл чыгарыр илаһи моң.
Янгын-утта янсаң яндың –
Йөрәк сүзен әйтә алдың,
Ил агасы хакын хаклап,
Бар җиһанга аваз салдың».

Шәфкатьле зарлана дөньяга:
«Игелек – гел бушлай, заяга...»
Ә шәфкать: «Өмет тә итмимен
Үзем шул бүләккә, файдага».

Яхшылык эшлимме-юкмы дип күп уйланганның яхшылык эшләргә вакыты җитми.
(икесе дә – Рабиндранат Тагордан)

* * *
Язмам матур булсын, дисәң,
Җан тынычлыгы кирәк.
Матур җыр язарга теләп,
Ашкынып тибә йөрәк.
Илһам чишмәсенең суы,
Күрәмсең, челтер түгел.
Тик барыбер өмет өзми:
«Язармын!» – дия күңел.
Сәфәр чыгарга җыена
Җан-бәгырем бүгеннән –
Ил агасы, аксакалның
Шау чәчәкле эзеннән.
Аның күңел аклыгы да,
Тел-лөгате сафлыгы да
Гакылларга муафыйк. –
Чын күңелемнән мин гашыйк!
Ил агасы эзләрендә
Калкып чыга күз-чишмә,
Тал-тирәкләр телгә килә:
«Сереңне ятка чишмә!
Үз дигәннәрең дә, бәлки,
Каза-чарасыз калмас.
Үз телеңә хуҗа булсаң,
Һичберсе зыян салмас.
Язмам матур булсын, дисәң,
Сәяхәт итү кирәк.
Кояшлы юлдан атла!» –дип,
Озатып калды тирәк.

* * *
Татлы бер төш ул, ахрысы, –
Минем бүгенге көнем:
Яңгыратты асыл былбыл
Ата-бабалар көен.
Моң агылды иксез-чиксез
Зәңгәр киңлекне иңләп:
Чал далада тургай сайрый,
Былбылның җырын көйләп.
Кушыла тургай җырына
Далада кызыл мәкләр:
«...Безнең дә бар иде дөрләп,
Учак күк янган чаклар.
Очкын чәчрәтеп яшәдек,
Сер бирмәдек беркемгә.
Сыгылдык, ләкин сынмадык,
Баш имәдек һичкемгә.
Бүгенге көндә укыйбыз
Җир-Анага мәдхия».
...Табигатьнең барча гөле
Җир-Күкләргә баш ия.

* * *
Кояш балкый күңелем күгендә,
Таң нурлары, иркәм, йөзеңдә.
Яңгырасын һәрчак шат аваз,
Кабатласын җырны кайтаваз.
Атлыйк бергә аккош юлыннан,
Илһам алып яшьлек языннан.
Кояш балкый күңелем күгендә
Ай нурлары, иркәм, йөзеңдә.
Белсәк яшәү ямен, кадерен,
Ходай бирер савап-әҗерен.
Атлыйк бергә аккош юлыннан,
Илһам алып яшьлек языннан.
Кояш балкый күңелем күгендә,
Иман нуры, иркәм, йөзеңдә.
Гомер юлы – энҗе-мәрҗәннән,
Чәчләребез чәчкә бәйләнгән.
Атлыйк бергә аккош юлыннан,
Илһам алып яшьлек языннан.

* * *
Һәр кешенең үз хыялы,
Һәр кешенең үз юлы,
Хак Тәгалә юл күрсәтсә,
Бәхете була тулы.
Киләчәккә юллар ачык,
Язмыштан булмый качып;
Көтмәгәндә кемдер берәү
Иңеңнән ала кочып.
Кем дип, борылып карыйсың –
Янәшәдә юк беркем;
Һаваларда канат кага
Күгәрченнәр – бер төркем.
Араларыннан берәве –
Һай, күкләрне иңләве! –
Йөрәк шулчак ярсып тибә:
«Миңадыр сәламләве!?»
...Кызык бу дөнья дигәнең:
Әллә ниләр уйлата,
Тибрәтеп күңел кылларын,
Хис ташкынын уйната.

Хыял һәм Мәхәббәт бергә,
Шул – яшәү мәгънәсе лә...
Бәхет тапканның бу илдә
Ал гөл үскән гүренә.
(Рәдиф Гаташ)

ИСКЕ ЙОРТ САГЫМЫ
Тылсымлы көй яңгырады,
Күңел күгемне айкап:
Су буеннан кызлар кайта,
Юган керләрен чайкап.
Шаян сүзләр әйтешәләр,
Беравыздан үртәшеп.
Беркавым тынсыз калдылар,
Кайткан чакта гөрләшеп.
Сукмакта ялтырап ята
Җиздән борынгы тотка:
Кем ишеген бизәр икән,
Җан кертер кайсы йортка?
Авыл очына җитәрәк,
Ачылды иске капка.
Ишек алды – бәбкә үлән...
Читтә йөреп кем кайткан?
Исән-саулыкмы, хуҗа, дип,
Каршы алды тузган йорт.
«Йа Ходаем, салам түбә –
Безнең өй ич, туган йорт!»
Кызлар биргән җиз тотканы
Беркеттем мин ишеккә.
Салам түбәле иске өй –
Тере суы йөрәккә.
Сөенечле күз яшьләрем
Агадыр яңак буйлап...
Тирәк мамыгы очына
Күбәләк кунган уйнап.
Табигатьнең асыл кошы
Сайрый үзәгем өзеп.
Ерак яшьлегемә кайттым,
Гәүһәрдән мәрҗән тезеп.

* * *
Юлдан тигез тәгәрәми
Сүтеп чорналган йомгак.
...Нинди хикмәт: яр буенда –
Салам сибелгән сукмак.
Кошлар килеп җим эзлиләр,
Сары саламны күреп,
Сөенешеп сәламлиләр,
Тапкан орлыкны үбеп.
Киләчәккә өмет бар дип,
Кадерләп, саклап кына –
Үз илләренә очалар,
Тын калып, җайлап кына.

КАЛФАКЛЫ ЯЗ
Язлар җиткәч, сайрар кош булып
Кайтырмын мин газиз ватанга,
Таң суларын җыеп эчәрмен,
Сихәт алып сагышлы җанга.
Кушымта:
Җил тузгыта чал чәчләремне,
Тарап үрәм – җаным яңарган:
Күңел кояшымны балкытып,
Калфаклы яз кайткан яңадан.

Чәчәк җыеп барам даладан,
Кайтам кабат туган төбәккә.
Күңел күгем айкап, гөрләде
Ак күгәрчен, кунып беләккә.
Кушымта.

Табигатьнең асыл кошлары
Кунып сайрый талга-тирәккә:
Былбылларның тылсым-аһәңе –
Җан азыгы моңсу йөрәккә.
Кушымта.

* * *
Гүя яшьлегемә кайттым –
Онытып булмаслык мизгел:
Болын-тугай шау чәчәктә,
Шунда омтыла күңел.
Тургайлар болын-тугайда
Берсен-берсе уздырып,
Гаҗәп матур көй көйлиләр,
Йөрәк маен сыздырып.
Әйтерсең, мин канатлы ат,
Ашкынам чиксезлеккә,
Ак күгәрченнәр янына,
Зәңгәр күк – биеклеккә.
Очышларына сокланып,
Сүзсез-тынсыз мин калам,
Күңелемдә хис ташкыны,
Учак күк дөрләп янам.

ЙӨРӘК СЕРЕ
Посып яши, ди, сәмруг тау түрендә,
Яшер син дә, сереңне ачма бер дә;
Кабырчыкта гаҗәп энҗе ярала, –
Тирән диңгез яшергәнгә төбендә.
(Гомәр Хәйям/Нури Арсланов)

Күңелем кояшка карый,
Кочып җиһан гөлләрен.
Таң атканда кошлар сайрый,
Ачып йөрәк серләрен.
Таң җилләре алып китә
Тавышларын еракка,
Йөрәк серен булмыйдыр шул
Бикләп куеп йозакка.
Йөрәк сере, әверелеп
Моң-сагышлы җырларга,
Юллар сала гомер язы –
Онытылмас елларга.
Җыр агыла, күңел гөлен
Йолдызларга үрләтә,
Зар-сагышлы йөрәкләргә
Тере суын юнәлтә.
Кояш нуры биләп ала,
Күңел күгемне айкап,
Мәдхия! дип яшәгәнгә,
Җиһан гөлләрен данлап.

БЕЗ ҮЗЕБЕЗ ЮЛ ЙӨРМИБЕЗ...
Без үзебез юл йөрмибез,
Безне язмыш юл йөртә,
Сынау арты сынау биреп,
Ут йоттырып йөгертә.
Уй хыялың изгелектә –
Ходай бирер ярдәмен.
Хис ташкының ургып ташыр,
Күреп Актаныш ямен.
Актанышта онытылмас
Якты эз калдырырсың,
Тормыш китабы битендә
Сүнмәс шәм кабызырсың.
Йөрәк сүзе канат кагар,
Зәңгәр киңлеккә ашып,
Кояш алтын нурын сибәр,
Киләчәккә юл ачып.
Без үзебез юл йөрмибез,
Безне язмыш юл йөртә,
Көч-куәт һәм дәрман биреп,
Олы юлдан йөгертә.

* * *
Ярамир Низаметдиневкә
Укытучың* асыл затлардан,
Бу – Ходайның тиңсез бүләге.
Очар канатларың сынмасын –
Җанымның иң изге теләге.
Авырлыклар килсә, түзем бул,
Язмыш җиле кайчак рәхимсез.
Үз юлыңнан читкә тайпылма,
Халык җыры – бары үлемсез.

  • Ярамир Низаметдинев – Фердинанд Сәлахов шәкерте.


* * *
Чүкеч сугуы түгел, су биюе чуерташны шомарта.
(Рабиндранат Тагор)

Сусаганда су эчертә,
Арыганда көч-дәрт бирә
Күк гөмбәзе чишмәсенең җырулары.
Күңелемнең нәзек кылын,
Йөрәгемнең яшерен уен
Сизеп тора сихри-серле йолдызлары.
Тылсымлы көй җилкендерә,
Алгысытып тибрәндерә,
Гаҗизлектән йөрәк кайчак әрнеп куя.
Ак болытка әверелеп,
Зарлы җаным, телгә килеп,
Энҗе-мәрҗән эзләп табып, сүзләр уя.
Сүзләрдән ул җөмлә тезә,
Юллар салып, илләр гизә.
Мәгърур кыя Чал бөркеткә сәлам бирә.
Су шомарткан чуерташны
Учыма салып, ул сүз башлый:
«Әманәтемне сакла, һич җуя күрмә!»
«Утлар сүнә...» –
Өмет җуелгач,
Аваз килде Бөек Учактан:
«Инеш төбендәге чуерташ
Гасыр уты белән тоташкан».

ШАУ ЧӘЧӘКЛЕ ЯЗЛАР КИЛӘ!
Шау чәчәкле яз килә, ди
Күңел кошым, сөенеп,
Гаҗәп матур бер көй көйли,
Татлы хискә бирелеп.
Үз кануны Табигатьнең,
Тәкъдир-язмышның – үзгә.
Илһам бирә, яшәү дәртен –
Илаһи көчләр безгә.
Кояшка карап елмайган –
Мәңгелекне данлаган,
Сүзгә мәдхия җырлаган –
Дөнья йөзен аклаган.
Шау чәчәкле язлар килә! –
Кояш нуры исбатлый,
Караңгылыкка мәрсия
Укыласын ул хаклый.

* * *
Уйларыма канат куя
Җылы җил, таңда исеп.
Чәнечкеле гөләпләрне
Кочам, барысын үз итеп.
Чәнечкеләре кадала –
Ә мин гел елмаямын,
Йомшак бәрхет таҗларына
Сак кына кагыламын.
Хушбуй исләре аңкыткан
Гөләпләр шулчак дәшә:
«Иркәләп үстердең безне –
Кояш күк балкып яшә!»
Ихлас җылы сүзләреннән
Күңел кыллары чыңлый,
Яшәү көче, дәрман биреп,
Йөрәк кушылып җырлый.

УТ КҮРШЕЛӘРГӘ
«Сал бөркөттәр оса һауаларҙа...»
(Зөләйха Ғималетдинова)
Гашыйк итеп, ут күршеләр җырлый,
Тавышлары – йөрәккә дәва:
Әйтерсең лә, зәңгәр чиксезлектән
Җиргә йолдыз яңгыры ява.
Ашказарлар, Зөлхиҗҗәләр җыры,
Сокландыра курай моңнары.
Сәхнәләргә бию булып кайткан
Чал Уралның батыр уллары.
Чал бөркетләр оча һаваларда,
Барысына гүя унсигез;
Май кояшы кебек нурын сибә,
Башкорт бөркетләре, йөзегез.
* * *
Энҗе белән бизәлгәндер ука чуклы,
Күз алгысыз беләгемдәге беләзек.
Гаҗәеп бер төскә ия – ахак кашлы:
Бармагымда көмеш йөгергән ак йөзек.
Бу күренеш – бер төш кебек, гел әкият:
Үтеп китте күз алдымнан алкынланып.
Башкаема уй салынды – бу ни хикмәт! –
Йөрәк-бәгырь дөрләп янды ялкынланып.87
Үз-үземә сорау бирәм мин яңадан,
Җавап тапмыйм: бу, ахрысы, тылсым эше.
Сыныйлармы юк-бар белән мине һаман,
Җитәр микән моның, диеп, түзем көче?
Бер мизгелдә, елмаюлы караш ташлап,
Азат булып шөбһәле уй-фикеремнән,
Саубуллаштым үткән белән, рәхмәт юллап,
Кояшлы җыр көйли-көйли күңелемнән.
* * *
Кояш нурына төренеп,
Тургай сайрый өзелеп,
Күл суларын дулкынлатып,
Казлар йөзә тезелеп.
Тирәкә кунган сандугач
Дәртле матур көй көйли,
Тибрәтеп гөләп куагын,
Җылы җил нидер сөйли.
Ә еракта карурманның
Кәккүге еллар саный.
Юлаучы сәламен бирде:
«Исән-саулыкмы, җаный!»
Таныш тавышны ишетеп,
Ашып гүя күкләргә,
Хәтер җепселен чукладым,
Рәхмәт әйтеп үткәнгә.

* * *
Бәргәләнеп сугылганда
Язмыш җиле тарафыннан,
Нурлар сибеп, кояш чыкты
Кара болыт арасыннан.
Кояш белән бергә торып,
Гөлләремә су сибәмен,
Үткән гомер хатирәсен
Яд җебенә мин тезәмен.

* * *
Кояш баеп, ай калыккач,
Гаҗәп көйләр яңгырады,
Ни хикмәттер, шулчак җаным,
Уйга калып, моңсулады.
Сабыр төбе саф алтын дип,
Күңел күген ямьләндереп,
Ак күгәрчен иңгә кунды,
Уй-зиһенне пакьләндереп.
– Таң атканда син кабаттан
Ишетерсең шул көйләрне,
Җир теленә тәрҗемә кыл,
Рухландырып кешеләрне.

* * *
Күңелемнең төпкелендә
Елмая яшьлек язы,
Шат рухымны хозурлыкта
Иркәли аның назы.
Әйтерсең лә, чиксезлеккә
Иркенләп аша җаным,
Шәфәкъ нурына төренеп,
Каршылый бәхет таңын.
Җан халәтен аңламыйча
Йөргән чакта боегып,
Йөрәгемнән ташып аккан
Иде хисләр ургылып.
Рушан йолдыз яктысында
Кайттым гомер язына,
Күңел кошым хозурланып,
Җырлап канат кагына.

ЕРАКТАГЫ КӨЛӘЧ ЙӨЗЛЕ ДУСТЫМ
Ерактагы көләч йөзле дустым,
Искә алып яшьлек елларын,
Урап кайтыйк авыл урамыннан,
Тыңлап тальян гармун моңнарын.
Бәллүр чишмә суын эчеп, дустым,
Әверелеп каурый болытка,
Юл алыйк мәһабәт Тау иленә –
Һич югында, тик бер минутка.
Ерактагы көләч йөзле дустым,
Сиңа сагыну хаты язамын,
Йөрәгемнән ургып чыккан моңны
Гөлбакчаңа илтеп барамын.
Асыл кош күк өзелеп сайра, дустым,
Нурландырып авыл өйләрен,
Әсәрләнеп, хозурланып сайра,
Яңгырат илнең йөрәк көйләрен.
Ерактагы көләч йөзле дустым,
Җыр багышлый сиңа каләмем,
Көнчыгышның җылы җиле булып
Ирешер бу кайнар сәламем.

САНДУГАЧ БУЛЫП ТУМАДЫМ
Кемдер колакка пышылдый:
«Сайра сандугач булып!»
Ни әйтергә дә белмәдем
Шулчак, күңелем тулып...
Сандугач булып тумадым,
Һәм туалмас беркем дә.
Һәр кешенең үз язмышы,
Тәкъдир – Ходай иркендә.
Язмыш сынауларын үтәм,
Матурлыкка сокланып,
Табигатьтән сүз байлыгы,
Көч-куәт – дәрман алып.

* * *
Күңелдә ялкынлы, җылы хис
Мөлаем йолдызлы, айлы кич.
Офыкта кояшның яктысы,
Таңнарның тылсымлы балкышы.
Уйларым тоташа күкләргә,
Теләмим хисләрне чикләргә,
Ачылып күңелем бөресе,
Бар әле хисләрнең дөрлисе.
Яралды Мәхәббәт гөлләре,
Шатланып, күгәрчен гөрләде.
Яңгырый йөрәктә матур җыр:
«Чәчәкле гөлбакча – туган җир!»

* * *
Тел очымнан эреп төште
Татлы-баллы сүзләрем,
Җир өстенә калкып чыкты
Назлы, нәфис гөлләрем.
Гөлләремне сәламләдем,
Сөенеп чын күңелдән.
Гөлләремнең һәрбер таҗы
Энҗе чыкка төренгән.
Күңел чишмәм чыңлап акты,
Кояш нуры уйнатып,
Күңел кылларым тибрәнде,
Якты хисләр уятып.
Гүя яшьлегемә кайттым
Юл алганда ак кышка,
Йөрәгемне әверелдереп
Гайрәтле очкыр кошка.

* * *
Күккә аштым, былбылым сайравыннан,
Җан халәтемне гаҗәп аңлавыннан.
Чал тауларның җиле булып – ягымлы,
Җырлаттылар, данлап туган ягымны.
Күңел күген яктыртып, кояш дәште:
«Күрәмсең, раушан йолдыз нурын чәчте».
Шатлыгымнан әверелеп гөлгә, мин
Чын күңелдән яшәешне сәламлим.
Яңгыравык аваз килде үткәннән,
Чәч толымым таң җилендә сүткәннән:
«Хәтер кайта, гасыр, чор-дәвер үтеп,
Кылдан үргән язмыш йомгагын сүтеп».

IV. МӘХӘББӘТ ТАҢЫ АТТЫ!

[edit | edit source]

МӘХӘББӘТ ГӨЛЕ
(Көнчыгыштан ривая)
Мәхәббәтсез яши алыр кем генә?
Мәхәббәтле, татлы телле үр менә.
Кояш безгә иман нуры, көч бирә,
Кояш үзе Мәңгелектә юл сөрә.
...Бар булганга разый булып яшәгән,
Арыш ипиен дә тәмләп ашаган,
«Зуррак» бәхет эзләп, дөнья гизгәннәр –
Хәсрәт елгасы суларын эчкәннәр...
Сусыз дала, ком чүлләрен үткәндә,
Мәхәббәт гөле* үскәнен күргәннәр.
Гашыйк булып тере телле бу гөлгә,
Берәм-берәм бер үк сорау биргәннәр.
Бер сорауга мең төрле җавап килгәч,
Мосафирларның йөзенә нур иңгәч...
«Ашыкмыйча фикер йөртегез!» – диеп,
Очып киткән гөл – аккошка әверелеп.

  • Һибискус – Көнчыгышта «мәхәббәт гөле» дип санала. Бу

чәчәк турында сүзләр Корея Җөмһүрияте дәүләт гимнында да бар:
Өч мең ли һибискуслы тау, гүзәл елгалар −
Туры юлдан тайпылма, Корея милләте!

ЯШЬ АРГАМАК РИВАЯСЕ
Җан җылыңны салдың минем китабыма,
Яшибез, дип, Аллаһының хисабына.
Күңелеңнең аклыгына хәйран калып,
Сукмагымнан атлыйм, яңа эзләр салып.
...Тирә-ягым сахра-дала, яшел болын,
Чабып уйный – әй, кинәнә! – нәни колын.
Ә әнкәсе, ак аргамак, йөри утлап,
Нарасыен күз алмасы кебек саклап.
Күк йөзендә карчыгалар пәйда булды,
Ак аргамак, күп уйламый, хәйлә корды:
Аякларын сузып ятты, үлгән кебек,
Карчыгалар ябырылды: «Ризык!» –диеп.
Нәни колын томырылып чабып килде,
Әнкәсенең хәйләсен ул ачык күрде.
Ак аргамак торып басты аягына –
Карчыгалар исән калды аздан гына.
Ни булганын аңлый алмый гаҗиз булып,
Бер-берсенә ташландылар каркылдашып.
Ак аргамак, колынында куәт күреп,
Үгет-нәсихәтен бирде, ялын үреп.
...Яшь аргамак, тормыш тәҗрибәсе туплап,
Кояш чыгышына бара уртлап-утлап.

Үз даның булса тоныграк хак сүзеңнән,
Шиксез, ярлыкаулы булырсың Тәңреңнән.
(Рабиндранат Тагор)

* * *
Берәүне, бел, күккә дәштем мин кичә;
Җәберсенеп, җырны читкә этәрде...
(Рәдиф Гаташ)
Мактау сүзе килешмидер кешегә,
Әйләнсә гәр сүзе артык төчегә.
Ярлыкармы Ходай безнең хатаны?
Укырлармы йөрәк сүзе – хатларны?
Гыйшкың төшсә күз алгысыз гүзәлгә,
Әверелер шигъри юллар газәлгә.
Матурлыкка юл алганга күңелләр,
Языладыр сокландыргыч шигырьләр.
Шигырь илтә саф Мәхәббәт иленә,
Мәхәббәттә күз яшьләре түгелә...
Уттан алып суга салган Мәхәббәт,
Рухи ныклык биргән өчен – мең рәхмәт!

СӨЮЕҢ ЙӨГӘНЛӘ! *
Гашыйк булып, син кешене көлдермә,
Гомереңне әмма ялгыз уздырма.
Вакытлыча яратулар – ул давыл,
Давылларга каршы тору бик авыр!
Эч сереңне сыгып алыр юләрләр,
Ә соңыннан, юләр син, дип көләрләр.
Гашыйк булып, кешелегең җуйма син,
Биекләргә кулларыңны сузма син!..

  • Бу юлларны «кайтаваз шигырь» дип тә атап була. Ул узган гасырның туксанынчы еллары башында язылган иде. Ягъни Гөлнәфидә әле үзенең бүгенге табигый һәм күркәм «күк халәте» белән ризалашып бетмәгән һәм хәтта аңа каршы торырга да тырышкан вакытта.


ОСТУДИ ПЫЛ ЛЮБВИ!
(югарыдагының тәрҗемәсе)
Остуди пыл любви,
Не смеши людей,
Бобылём не живи –
Будь в кругу друзей!
Нашей пылкой любви
Ветры – ураган,
Устоять против них
Способ нам не дан.
Хитрецы твой секрет
Выжмут – и потом
Уж поднимут на смех,
Назовут глупцом.
Остуди любви пыл,
Разум не теряй,
В небесах и без крыл
В мыслях не летай!

ХЫЯЛЛАР...
Күпме хата ясаганмын,
Юлдан кыеш барылган;
Байтак хәреф төшеп калган,
Кайчак артык язылган.
Кайсы берен барлыйсы соң –
Өтеренме, ноктасын?
Билгеләргә онытылган
Кушма җөмлә уртасын.
Баш ватамын, уйланамын,
Күз ташласам үткәнгә;
Хаталарны төзәтсәм, дим,
Исем китмәс бүтәнгә.
Ашыкмыйча, ипләп кенә,
Авызга бал-май кабып,
Ак кәгазьгә өр-яңадан
Язармын, юлын табып.
Бер-бер артлы сүзләр басар,
Энҗе кебек тезелеп,
Тулыланып, камилләшеп –
Таң нуры күк сызылып.
Шулчагында, кичерелеп
Хаталарым, ялгышым,
Үзгәрер күк уңай якка,
Аныкланып, язмышым.
...Бакый дөньяда – төгәллек,
Фанилыкта – хыяллар...
Үз күгемдә каршы ала
Чал таулар, таш кыялар.

ҺӘР КЕШЕНЕҢ ҮТКӘНЕ БАР
Һәр кешенең үткәне бар –
Гыйбрәтле бер язмышы,
Үкенечле күз яшьләре,
Җан әрнеткеч сагышы.
Һәр кешенең үткәне бар,
Теләкләре, хыялы;
Тормыш юлы тик барыбер
Сикәлтәле, кыялы.
Һәр кешенең үткәне бар:
Яман тел – теш сындыра,
Уйламыйча сүз сөйләсәң,
Ходай башка кундыра.
Һәр кешенең үткәне бар:
Татлы тел тау мендерә,
Ходай мул куллы кешене
Балда-майда йөздерә.

КҮРӘМСЕҢ?
Кичке шәфәкъ сүнә, күрәмсең?
Озакламый яңа ай калкыр,
Яңа айның сихри нурында
Миллион йолдыз елмаеп балкыр.
Канат ярып очар кош кебек,
Күтәрелеп зәңгәр киңлеккә,
Син кочарсың кояш нурларын,
Мәдхияләр укып хөрлеккә.
Күңелеңдә туар ул көйләр.
Йөрәккә хуш килгән сүзләрне
Отып алып, җырлар сеңелләр,
Елмайттырып моңсу йөзләрне.
Күперенке каурый болытлар
Кыйбла якка карап агылыр.
«Сагындым!» – дип, яшен яшьнәтеп,
Чал тауларга җаның сарылыр.
Иртәнге шәфәкъне күрәмсең?
Сихри кояш сибә нурларын,
Акчарлаклар оча һавага,
Дулкынлатып дәрья суларын.
Бәхет таңы атты, күрәмсең?
Күңел күген били хозурлык. –
Бу көннәрнең һәрбер мизгеле
Гомер елларына торырлык!!!

КҮҢЕЛ КҮГЕ
Күңел күге ае тотылса,
Күңел кылы чыңлап өзелер,
Йөрәк сүзе... әрнеп, зар елап,
Канатсыз бер кошка әверелер.
Күңел күген кояш балкытса,
Күңел кылы чыңлар туктаусыз,
Йөрәк сүзе күккә ашырса,
Җырлар яралуы – тоткарсыз!
Күңел күге – барча кешенең –
Кояшлы булуын телимен.
Мәңгелеккә мәдхия укып,
Чор-гасыр авазын тыңлыймын,
Бәхет йолдызлыгын күзлимен.

МӘХӘББӘТ ТАҢЫ
Вакытсыз килгән язларның
Кояшы җылы түгел,
Иртәнге таң җилләрен дә
Өнәп бетерми күңел.
Күңел нәрсәдер сизенә:
Явар күк карлы яңгыр...
«Тапкансың кайгырыр нәрсә:
Боз яуды ничә тапкыр!
Ник бүген синең җаныңда
Шик-шөбһә, уйчанлылык?..» –
Гаҗәеп бер тавыш килде
Таңнарда уйландырып:
«Яңа көнне каршыларсың,
Күңел кошын сайратып.
Әсәрләнеп җыр язарсың,
Сагышыңны таратып».
Күңел күген биләп алып,
Кояш кочты җанымны,
Саф кояшның җылысыннан
Җуя яздым аңымны.
Кулымдагы каурый каләм
Көлемсерәп сүз катты:
«Сизәсеңме, йөрәгеңдә
Мәхәббәт таңы атты!»

СӨЙГӘНЕМ ТАВЫШЫ
Сөйгәнем китерә миңа
Бары тик газап кына!
Сөйгәнем китергән газап –
Бер баллы шәраб кына...
Сөйгәнемнең тавышы да
Тоела миңа җыр булып,
Шул тавышны ишетүгә,
Бәхетем таша тулып!

НИГӘ ҺАМАН СИН САГЫШТА?
Нигә һаман син сагышта,
Кем соң сине рәнҗетте?
Әллә язмыш алдадымы,
Берәү хыянәт итте?
Ходай җибәрә бер җанны
Ике кешегә бүлеп.
Ашыккансың, сөюеңне
Башка кешегә биреп.
Ярты җаның ул «мин»дер лә,
Ник соң һаман күрмисең?
Күрүен бик күрәсеңдер,
Бу «ул» диеп белмисең!
Еллар узгач, син аңларсың
Минем кем булуымны,
Синең өчен җиргә килеп,
Яңадан тууымны.

БӘЛЗӘМНӘР ДӘ БАРЫ СИНДӘДЕР
Шафталулар тәме иренеңдә,
Хуш исләре тәнеңә сеңгәндер.
Йөрәк яраларын төзәтә алган
Бәлзәмнәр дә бары синдәдер.
Чал чәчләрең, ак болытлар булып,
Үзенә дәшә: «Кил син, тарсынма!
Үз җаныңны үзең газаплама,
Юк сәбәпләр табып ярсыма!»
Кәүсәр суларыннан авыз итик,
Татып хозур җәннәт җимешен.
Җиде яттан куркып ятсынсаң да,
Мин – өлешең инде, көмешем.

* * *
Дулкын шаулап бәрелгәндә
Диңгезнең ярларына,
Өзелеп сайрады бер кошчык:
«Гөләпләр чәчәк атты, чык
Урманым аланына!»
Өзелеп сайраган бу кошчык,
Күрәм, затлы сандугач:
«Гомереңнең ак кышында
Хыялларың аша чынга,
Күңелең ишекләрен ач!
Ал таңнарны каршы алыйк
Сайрашып бергә-бергә:
Чын күңелдән саф сөюнең
Иңдерербез моңлы көен
Җиһанга – туган җиргә!»

* * *
Мәхәббәт гөле ачты, дип,
Тылсымлы сихри таҗын,
Хәбәр килде Изге Күктән,
Эретеп күңел ташын.
Күккә ашты җаным шулчак,
Сандугач кебек сайрап,
Һәм яңадан юл алды ул,
Чал тау ягына карап.
Чал тауларга багышладым
Йөрәк назы – җырымны.
Чал тауларның шоңкарлары
Кочак җәеп каршылады:
«Үз иттек бу моңыңны!
Бүген бездә олуг бәйрәм:
Ниһаять, кайттың илгә!»
Җырыма мәдхия итеп,
Чал тауларның Чал бөркете
Сарылды шулчак иңгә.

* * *
Ишек алды – хур бакчасы:
Шау чәчәктә алмагач,
Һушны алып былбыл сайрый,
Алсуланып таң тугач.
Канатланып аштым күккә,
Җырыннан эреп китеп,
Гүя шушы җырны күңел
Зарыгып алган көтеп.
Әсир итте йөрәгемне
Сандугачның моңнары:
Мин кабаттан – Яз илендә,
Җанда – кояш нурлары!
Өзелеп сайрый асыл кошым,
Тавышы – җанга дәва.
Табигатькә илһам биреп,
Кояшлы яңгыр ява.

* * *
Тылсымлы-серле таң атты,
Җиһанны нурга төреп,
Күңел чишмәм чыңлап акты,
Офык яктысын күреп.
Чиксезлектә – сихри балкыш,
Мең төсләр җыелмасы,
Мәңгелектәндер нурланыш –
Күңелгә уеласы.
Шул төсләрдән чәчәк ярыр
Шигъри гүзәл тәлгәшләр,
Бәлки әле көйгә салыр
Сайрар кошлар – тиңдәшләр.
Кояш сибәр сихри нурын,
Җиһан гөлләрен назлап.
Дуслык кошы алыр юлын,
Кыйбла ягына карап.

* * *
Җил искәндә чәчләремне тараттым,
Үткән гомер хатирәсен яңарттым...
Күз алдымда тау итәге, үзәнлек,
Кошлар сайрый – үзәкләрне өзәрлек.
Кызалаклы үзәннәрдә калган эз,
Алкын сулы елга шавы – бар да үз!
Тау өстендә – ялкынлап учак яна,
Җан иркендә – кояшлы яңгыр ява.

* * *
Хатларыңны укыймын да уйга калам,
Үткән гомер агышларын җырга салам,
Күреп күктә Зөһрә йолдыз балкыганын,
Көйрәп-көйрәп, сүзсез генә утта янам.
Мин, ахрысы, тиле гашыйк бу дөньяда,
Барып кердем дөрләп янган утларга да.
Дөньялыкта гыйшык хәлен гашыйк белер,
Җан халәтен Ай-йолдызлар, Кояш күрер.
Күңел күге гөлләренә былбыл кунса,
Сөйгән ярың җан җылыңны кабул кылса,
Ачып шулчак күңелеңнең тәрәзәсен,
Сиземләрсең ташкын сулы яз киләсен.

ҖАННАР ӘҢГӘМӘСЕ
Язып та карагансыз! Йә Аллам, мондый
Мәхәббәт өчен үләргә дә риза булырсың...*

Таң калып, йотлыгып укыдым
Сез язган әйтелеш китабын.
Бу китап, дастанга тиң булып,
Саната вакытның хисабын.
Мәңгелек мәхәббәт тавышын
Ишеттем чал чәчле Шагыйрьдән,
Юл чыктым еракка-еракка,
Көч алып бар затлы шигырьдән.
Шагыйрә сүзләре зиннәтле,
Нур сибә йөрәгем түрендә.
«Синең җан, минем җан сөйләшә» –
Мәхәббәт дастаны
Җыр булып яңгырый күңелдә.

  • Бу шигырьне Гөлнәфидә, Рәдиф абый Гаташ белән Әлфия Ситдыйкованың 2025 елда басылып чыккан «Синең җан, минем җан сөйләшә» исемле шигъри әйтеш китабы кулга кергәч, ике олы Мәхәббәт шагыйренең күркәм бердәмлегенә сокланып язган иде. Илаһи, рухи һәм дөньяви мәхәббәтне бергә чәчәк бәйләме итеп үрә белгән Әлфия ханым Рәдиф абыйның еллар дәвамында иҗат ителгән тиңдәшсез мәхәббәт шигъриятенә шундый ук «кайтаваз» өстәгән. Китапны укымый калмагыз! Әлфия ханым аны Чаллы китапханәләренә үзе өләшеп чыкты. Берсе Гөлнәфидәнең «өстәл китабы» булып китте.


ҮЗ КҮГЕМДӘ
Яшимен мин үз күгемдә
Уй-хыялларым белән:
Авызны бөрештерсә дә,
Өлгереп җиткән күгән.
Алмаларның хуш исләре
Нәфесемне котырта;
«Харап буласың, кызый...» – дип,
Күңел кошым ут йота.
Ничек инде кызыкмыйсың
Тулып пешкән алмага? –
Балыклар да эләгә ич,
Шыгрым тулып, мурдага*!
Яшимен мин үз күгемдә
Уй-хыялларым белән,
Әхлаклы булырга теләп...
Рухи газабым белән.
Хозурланып яшәр өчен,
Кирәк күңел аклыгы,
Күңел кошын сайратырга –
Уй-фикернең сафлыгы.

  • Мурда – тал чыбыгыннан яки камыштан үреп эшләнгән балык авы, сөкә.


* * *
Нинди халәттә яшисең,
Күңел күгем күркәме?
Саф мәхәббәт, саулык телим
Сиңа, тормышым яме.
Бүләк итәр өчен сиңа,
Җыям гөлнең матурын,
Җаныңа ял бирә торган
Кояш төсле алтынын.
Гөл бәйләменә кушамын
Йөрәгемнең назларын,
Күңелемне яулап алып,
Чыңлаттырдың сазларын.

* * *
Бүген сине төштә күрдем,
Балкып торды синең йөзең,
Күзләремә туры карап,
Әйттең шулчак татлы сүзең:
«Бу төш түгел – чынлык! – диеп,
Яңгыравык тавыш килде. –
Күңел күгеңнең йолдызы
Җан халәтеңне ич күрде».
Ни хикмәт бу, аңлый алмыйм:
Кояш назлап иңнән кочты,
Күңел кошым, хозурланып,
Сахраларга сайрап очты.
...Таң аттымы – бер яңалык,
Көн тудымы – бер могҗиза...
«Җырлап яшә, – дип, – хәятта!» –
Кемдер җылы кулын суза.

БӘХЕТНАМӘ
Үлчәп булмый бәхетләрне
Бизмәннәргә салып һич тә.
Минем бәхет миндә яши,
Үз җанымда булган көчтә.
(Әлфия Ситдыйкова)

Гомернең юлларын узганда
Кирәктер җан дустың табарга,
Ялкынлы Мәхәббәт утында
Бергәләп дөрләргә-янарга.
Күңелнең аклыгы, пакьлеге,
Йөрәкнең киң сулыш алуы –
Дәрьялар кичкәндә, җилкәннең
Гайрәтле, какшамас булуы.
Эзеңдә чишмәләр чыңлатсаң,
Иңеңдә былбыллар сайратсаң,
Табарсың Мәхәббәт ачкычын,
Үрләргә менәрлек баскычын.
Диңгезләр күрке ул – ак кораб.
Юл алсаң кыйбла якка карап,
Күрерсең Ай-Кояшның йөзен,
Язарсың «БӘХЕТНАМӘ» сүзен.

МӘХӘББӘТ ТЕЛЕ
Мәхәббәткә илтер юллар
Матур сүздән башлана.
Матур сүздән, баш әйләнеп,
Йөрәк утка ташлана.
Мәхәббәт – сихри Бөек Көч:
Ачарсың аның серен,
Мәңгелек Илаһиятнең
Аңлый алалсаң телен.
Мәхәббәт телен беләдер
Сайрап туймас сандугач.
Кояшка тартыла күңел,
Сандугачлы таң тугач.
Күңел гөлләре һәрвакыт
Тереклек суы сорый,
Вакытында су эчмәсә,
Гөлнең тамыры корый.
Күңел күге гөлләрендә –
Күз алгысыз бизәлеш,
Мәхәббәткә мәдхиядер –
Кыйбла якка юнәлеш.

* * *
Гүзәллек – Игелекнең иң камил чагылышы ул. Һәм Игелек үзе – Гүзәллекнең иң камил чагылышы.
(Рабиндранат Тагор)
«Мин бер җансыз күләгәле,
Мәхәббәтем юк...» – дисең,
Үзең матур гөләпләргә
Карашыңны биклисең.
Ничек шулай камил итеп
Ярата алган Ходай:
Уйлар дулкынын күңелеңдә
Уйнатадыр тулган ай.
Мәхәббәтсез татлы су да
Булмас иде тәмләткеч,
Мәхәббәт безне яшәтә,
Биреп кодрәт, сәләт, көч.
Мәхәббәтең ташып ашкан,
Дускаем, яшәештә.
Хис ташкынын ник тыясың,
Ачылмыйча һәр эштә?
Ярдәм кулын суза белгән –
Мәхәббәттә көчледер.
Күңелең матурлыгына
Куйган билгем «бишле»дер –
Хисапсыз күп ишледер!
Мәхәббәт уты яндырып,
Күзләрең чыланмасын,
Керфектән тамчы тамса да,
Зиһенең чуалмасын.

ЙӨРӘКЛӘРНЕ ЯУЛАП АЛЫР ӨЧЕН
Йөрәкләрне яулап алыр өчен, дуслар,
Татлы тел һәм елмаюлы караш җитәр. –
Тыңла, ишет: таң атканда асыл кошлар
Мәңгелекнең илаһи бер җырын җырлар,
Табигатькә үз аһәңен бүләк итәр.
Йөрәкләрне яулап алыр өчен, дуслар,
Шат күңелле, ихтирамлы булу җитә. –
Күрәсең ич: һәр иртәдә ал таң ата,
Җан тынычлыгы иңсен дип, нур тарата,
Кыйбла яктан искән җилләр сәлам әйтә.

* * *
Кем ярасын кем дәвалар,
Җанга тоташ моң тулгач?
Җиргә килгән һәрбер кеше
Ул – яралы сандугач.
(Әлфия Ситдыйкова)
Бүген никтер йөрәгемдә сагыш-моң...
Үз-үземнән кача алмыйм – нишлим соң?
Йөрәк нидер сизенгән күк, ярсыйдыр.
Күңел күгем гөлләре тик – алсудыр.
Ник ул чакта җан халәтен аңламыйм,
Ни сәбәпле алга карап атламыйм?
Кем тоткарлый мине юлга чыгудан?
Әллә саклый кара елан чагудан!?
«Бүгенге көн, җанкисәгем, хикмәтле, –
Дәшкән кеше тәгаен бик хөрмәтле. –
Шик-шөбһәңнән азат бул, – дип сүз ката,
Иртәләрен сихри-серле таң ата!
Таң атканда барысын да аңларсың,
Җан ярасын кысып бәйләп куярсың.
Яңа якты юллар сиңа ачылыр,
Күңелеңдә моң чишмәсе агылыр».
Хис ташкыны ургып ташты йөрәктән...
Тагын кемдер, тотып алып беләктән:
«Җыйдым сиңа менә җаның нигъмәтен –
Гөләпләрнең тел йотарлык ширбәтен».

* * *
Үз юлымнан атлыйм хозурланып,
Уй-хыялым чынга ашырып.
Дусларыма бүләк – далаларда
Гөлчәчәкләр җыям, ашкынып.
Дала гөлләрендә – кояш нуры,
Саба җиле җәя хуш исен.
Язмыш җиле сорау биреп дәште:
«Әйтеп бирче кояшның төсен!»
Сибә икән кояш алтын төсен,
Ул үзе дә гашыйк шул төскә.
Айның көмеш яктысында мин дә
Багам күккә, бирелеп хискә.
Ак болытлар, гүя очкыр кошлар,
Бер-бересен узып очалар;
Зәңгәр чиксезлекнең йолдызларын
Шаяртыпмы әллә кочалар?
Уйлар дулкынында тирбәлгәндә
Бөреләнгән күңелем гөлләре,
Яшәү көче, дәрт һәм илһам биреп,
Яңгырый милли халык көйләре.

СИН ҖАНЫМДА МӘҢГЕЛЕКНЕҢ НУРЫДЫР...
Син җанымда күктән иңгән якты нур,
Күңел кылын тибрәлдергән бер хозур,
Юл алдырган ай-йолдызым, кояшым,
Язгы гөлдәй көләч йөзле сердәшем.
Тормыш юлын үткән чакта, кадерлем,
Күккә ашырып җыр җырлаттың, бәгырем.
Саф хисләрем, керсез сөю – тик сиңа,
Кабат килдем менә синең каршыңа.
Таң кызы күк тормышымны бизәдең,
Ай калыккач, йолдызыңны күзләдең,
Сәлам бирдең чын күңелдән аңарга,
Теләк теләп мәңге балкып янарга.
Син – җанымда Мәңгелекнең нурыдыр,
Йөрәгемнең иң-иң нәзек кылыдыр...

МИН ХОДАЙНЫҢ МӘҖНҮНЕМЕ?..
Еш кыйналган – күңелендә үпкә тотмас.
(Рабиндранат Тагор)
Син Ходайның Мәҗнүнеме? дигәндә,
Әдәп саклап, көлемсерәп үтәмен,
Киләчәкнең якты нурын күргәнгә,
Кәеф сөреп, гөлләрдән таҗ үрәмен.
Язмыш мине, ни хикмәттер, кыйнады,
Шүрәле күк кети-кети уйнады,
Судан алып салды янгын утларга,
Җәя тартып, алды кайчак укларга.
Көйләп-чөйләп юл чыгарды еракка,
Каршы җилләр үткән чакта үзәккә,
Тавыш килде. Кем булыр дип, күзләдем,
Тирә-якта җан иясе күрмәдем. –
«Даладагы маҗаралы сәфәрдә
Дәрвишләргә юлыксагыз әгәр дә,
Сәламләгез, һич хилафлык кылмагыз,
Үҗәтләнеп, көч-куәтсез калмагыз.
Сынауларны үтегез сабыр булып,
Елмаеп, елаганда – күңел тулып.
Һәр инешнең үз агымы, үз көче,
Зилзиләдә – ярсулы диңгез төсе».
Син Ходайның Мәҗнүнеме? дигәндә,
Элеккечә көлемсерәп үтәмен,
Киләчәкнең якты нурын күргәнгә,
Кәеф сөреп, гөлләрдән таҗ үрәмен.

* * *
Кемгә багышлап язасың
Язмаларыңны, диеп,
Кайберәүләр сорау бирә...
Әллә шаяртып-көлеп?
Яшерен гыйшык тотасыңдыр,
Бичаракай, син, диләр.
«Әйе, – димен, – мин Ходайның
Бер мәҗнүнедер – юләр.
Анык әйтәм: мин чынлыкта
Яшим Мәхәббәт белән,
Мәхәббәт үзе тоттырды
Кулыма каурый каләм.
Аннан башка, башка беркем
Хуҗа түгел җаныма:
Яшәү сүлеп, биреп тора
Җаным аша каныма.
Шуңа күрә йөрәк җырлый
Һәрчак сөю турында,
Бәхет гөле чәчәк ата
Күңелемнең түрендә».
Ходай кушса, гомерем буе
Якты хисләр кичереп,
Яшәр идем айнымыйча,
Мәхәббәттән исереп.

* * *
Ниндидер көч, дер селкетеп мине,
Борма юлдан алга этәрә,
Иңнәремә авыр йөк сала да
Хәл җитмәслек сынау үткәрә.
Сыгылсам да, бөгелмәмен әле,
Янгын утта дөрләп янсам да,
Сорауларга җавап таба алмый,
Сарыларга сабып кайтсам да.
...Көтмәгәндә, төн пәрдәсен ачып,
Бер-бер артлы йолдыз атылды,
Сары көзләремә ләйсән явып,
Сөмбелләрнең таҗы ачылды.

Дөнья һәвәс балкыганны тапларга,
Биектәгене тузанга ташларга.
Курыкма! Гел бөеклеккә әйдәкләр
Дөрләп янган һәм намуслы йөрәкләр!
(Фридрих Шиллердан)

* * *
Сүз әҗере тотты мине, ахрысы:
Тигез җирдә сөрлегеп, егылып калдым;
Күңел күген кара болыт каплады,
Уянмас бер йокыга гүя талдым.
Көчле авырту кичереп уяндым,
Фикер асылын, ниһаять, аңладым:
Арынырмын, дип, җан әрнүләреннән,
Кыйбла якка карап, янә атладым.
Хәлем сорап, таныш «Ак кул» сузыла,
Офык яктыртып алсу таң сызыла,
Гаҗәп гүзәл бер манзара ачыла,
Кояш нурлары җаныма сарыла.

АЛКА ТҮГЕЛ, ЧИКЛӘВЕК
(Рөстәм Хәсәневкә багышлап һәм аңа ияреп)

Тәүге мәхәббәтем Мәйсәнәгә үпкәләдем әле. Туган көнен зурлап үткәреп («зурлап» дип әйтмәсәм, хәтере калыр), «Менә мине күрегез!» дип мактанасы килгән микән, бу хакта хәбәрне интернетка куйган. Видеога төшереп барган юбилей кичәсен.
“Мияубикә! Кил, чүмәш яныма, йомшагым. Бергәләп дөньяда ниләр барын, чибәр апаңның ни хәлләрдә яшәгәнен иркенләп карыйк әле. Без бит чибәр апаң белән бер авылдан. Бер чишмә суын эчеп, бер елгада коенып үстек”.
Мәйсәнәгә булган гыйшкым йөрәгемдә ут булып дөрләсә дә, мәхәббәтемне телдән аңлатырга көч таба алмадым. Ничарадан бичара булып, кытыклап та караганым булды. Кеткелдәп көлде генә. Мәңге айнымас кызыл борын Илдус, яшь аермалары шактый зур булуга карамастан:
“Син – минеке, мин – синеке,
Ярат мине, ярат,
Үзең теләп ярат!
Үзең теләп яратсаң,
Баллы чык булып таңнарда
Тел очыңа тамармын”, –
дип җырлап, чибәр апаңның җанын чәйгә салган шикәр сыман җебетеп, үзенә караткан булып чыкты.
Илдус мөртәтне әйтәм. Бәләкәй чагында Мәйсәнә белән икебезнең капка төбендәге эскәмиядә утырганын күрсә, йөгереп чыгар иде дә: «Тәти апа, Шакирҗан абый, кесәгездә кәнфит бармы?» – дип, үрмәләп матур апа алдына менеп утырыр иде. Үсә төшкәч, мәктәпкә укырга кергәч, каядыр барганын күрсә, артыннан куып җитеп: «Кая ашыгып юл тотасың, апа җаным?» – дип дәшә торган булды. «Апа җаным» колхоз рәисенең сәркятибе булып эшли башлагач, “җанкай-җанаш” дигән иркә сүзләрне сиптерергә тотынды. Уналты яшендә бик тә ярдәмчел егет булып китте ул. Кибет тирәсендә “Натуральная пшеничная водка” дип язылган минерал шешәле ике кешене күрсә, икесенә генә күтәрергә авыр булыр диеп, «ярдәмгә ашыга». Ярдәмчелегеннән борынында аллергия барлыкка килеп, шул сулыш алу органы көннән-көн ныграк кызара барды һәм соңрак тәмам шәмәхә төскә керде. Кайдандыр ниндидер дару табып эчкәч, кызыл төсе генә, инде мәңге бетмәслек булып, борынына ябышып калды.
Унсигез яше тулыр көне җиткәндә, хәрби комиссариаттан армиягә чакыру кәгазе килгәч, җирле идарә рәисе кайгысыннан утырып елаган, ди. Әгәр солдатка алсалар, авылда ямь калмаячак, ничек тә авылда калдырырга кирәк дип, хәрби комиссарга язылып кереп, рекрутлыктан бер елга булса да кичектереп торуын сорап гариза язган. Матур, уңай якларын да санап күрсәткән Илдусның. Авылыбызның күркәм малбагары, чыбыркыны ут чыгарып шартлата, имеш. Итагатьле, тәмле телле үзе: унсигезгә җитеп, борчагыңны шыттырыйм, дөгеңне бүрттерим, арышыңны урып ташлыйм дип тә сүгенгәне булмады.
Саз каены кебек төрле якка чайкалып йөрсә дә, егылып, имгәнеп, җирдә аунап ятмады, дип, ялынып-ялварып авылда калдыру бәхетенә ирешкәч, рәисебез, ни сәбәпледер, аны тиз генә Мәйсәнәгә өйләндереп, икесен дә шәһәргә озатып җибәрде. Бер урамда яшибез. Озак та үтми Мәйсәнә белән мәңге айнымас кызыл борын Илдусның тупырдап торган уллары туды: буе җитмеш бер сантиметр, авырлыгы алты кило ярым, ди, бәләкәчнең.
Шуны әйтергә онытып торам әле: мине генә түгел, инде ир-егет булып киткән сөекле улын да катнаштырмаган Мәйсәнә үзенең туган көнен зурлап уздыру чарасында! Улын, ун-унбиш кило балык тотмыйча өйгә кайтып кереп, күземә чалынасы булма, дип, Исемсез күл буена илтеп ыргыткан. Бичара бала, күл буенда берьялгызы утыра-утыра, нурлы йөзләре саргаерлык булып беткәч, ачыргаланып: «Әни, болай яратмый торган булгач, ник мине бу дөньяга ту-дыр-дың?..» –дип елап яткан.
Аның каравы, мәңге шиңмәс кызыл борынлы Илдус хәзер дөньяның арт ягына тибеп яши. Мәйсәнәнең туган көненә, миннән сиңа бүләк булсын дип, «Гөрләп яшә!» дигән җырны җырлатыр өчен, Рәфис Кәлимуллинны чакырткан.
Мәйсәнә минем үземә: «Шакирҗан, туган көнемне зурлап уздырырга җыенам, мәҗлесне алып баручы белән берәр җырчы тап әле», – дип гозер әйткән булса, «Мунча ташы» театрының һәм Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Хәсәневне эзләп табып, аны алып баручы итеп алып килергә тырышкан булыр идем. Һәм, әлбәттә, заманында Буа дәүләт драма театрында артист һөнәрен үзләштереп, бүгенге көндә шәхси (чакыртулы-түләүле, димәк) җырчы буларак халыкка хезмәт күрсәткән Шәрәпҗанны да. Бусы инде, Мәйсәнәне... кочагына алып, «Моя Красопетка... не волновайся!» – дип назлап-иркәләп, йөрәген (һәм, мөгаен, гәүдәсен дә) сикертә-сикертә котлап җырлаган булыр иде. Бүләк дигәннән, чакырылган дусларының «һәдияләре» ташка үлчим генә булган. Синтетик арка япмасы (анысы да, җитмәсә, сары төстә), синтепоннан ике мендәр, бер юрган, тагын ниндидер вак-төяк һәм бер әчмуха чәй. Бәйрәмен Рөстәм Хәсәнев алып барган булса, ул Мәйсәнәне чәчәк бәйләмнәренә күмдерткән булыр иде.
Юбилярның «тантана»сын социаль челтәрдә караганда, шул мәңге айнымас кызыл борын Илдустан көнләп, чүт шартламадым. Тәслимә Низами сүзләренә язылган бер җырны тыңлый-тыңлый:
Әйләнә яфраклар,
Әйләнә, әйләнә,
Офыкта инде көз шәйләнә.
Без икәү янәшә
Булганда, булганда,
Көзләрем язларга
Әйләнә, әйләнә.
Язмышлар язмышка бәйләнә,
Сөюдән башларым әйләнә,
Әйләнә, әйләнә...
Тормыш бит – кәмит күк әйләнә.
Балалар мәйданчыгы каруселендә бөтерелгәндә, икесенең дә йөзләре май кояшы кебек балкып торды. Ярсып, җен ачуым чыгып: «Бу салмышлар егылып кына төшсәләр иде!» – дип уйлавым булды, шул мизгелдә үк теләгем кабул булды: очып-мәтәлеп төштеләр икесе дә. Баксам, Мәйсәнә, юлдан үтеп бара торган бензовоз мичкәсенең капкачын кочаклап, таҗын ачкан гөл сыман сөенеп-елмаеп, юкка чыкты. Ярый әле, шунда ук сикереп төшеп, озакламый кире кайтырга акылы җитте...
Туган көн бәйрәменең ямен җибәреп, бик эре кыяфәтле бер погонлы ир затының теләсә кемгә бәйләнеп, кеше сүзенә тыкшынып торганы күзгә чалынган иде башта ук видеода. Мәйсәнәнең бер-ике минутка гаиб булуын күргәч үк, ул Илдусны бәлзәмләгән чүпрәк-чапраккамы, әллә кәгазьгәме төреп, мумиягә әйләндереп тә куйды. Мәйсәнәнең шушы погонлы тирәсендә балерина Волочкова кебек бөтерелеп, шпагат ясый-ясый, җирдә ауный-ауный биегәнен күргәч, бу нинди әкәмәт тагын, дип шиккә калуым тикмәгә булмаган икән. Яңа «сөйгән яры» шатлыклы, бәхет-сәгадәтле озын гомер алып килсен, дип теләк теләдем видеоны караганда.
Шуннан соң күпмедер вакыт үтте. Туган көне күптән узган һәм мин үзем чакырылмаган булсам да, торт белән берәр төрле кәнфит алып, Мәйсәнә өендә теге погонлы зат булмаган вакытта барып, котлап кайтыйм әле, мәйтәм.
«Мәйсәнә! Тәүге мәхәббәтем, сәлам! Туган көнеңә чакырмаганга үпкәм зур булды. Ләкин ачу тотмыйм, үзең беләсең, андый гадәтем юк. Син нинди җыр җырлап утыра идең, бер дә ишеткәнем булмады аны?»
Агыйделнең аръягында болыт тора,
Яңа ярлар иске ярны оныттыра...
Искеләре табак белән аш китерә,
Ә яңасы ике күздән яшь китерә...
Җавап ала алмадым соравыма. Әллә елый да инде үзе. Мәңге айнымас кызыл борын Илдусны сагынып моңаямы? Бер сүз сөйләшми утырдык. Ихтыярсыз чыгып китүдән башка чарам калмады...
Көн артыннан көн уза, таң ата да кич була. Кичкырын Мәйсәнәнең күршесендә генә торган танышым Илгиз очрады урамда. Балконнары янәшә аларның. «Яшьләр» ничек яшәп ята анда?» – дим. «Мәйсәнәнең хәле хөрти...», – диде Илгиз.
Йортка кергән погонлы кеше аферист-альфонс булып чыккан. Мәйсәнәнең акчаларын, запас-тупланмасын суырып алып, үзен шыр-шәрә калдырып, Каф таулары артына качып киткән. Хәзер Мәйсәнә, үзен танытмас өчен, урысча гына сөйләшкән булып, киң кырлы эшләпәләр һәм кара күзлек киеп, барахолкадан сатып алган «импортный» киемнәрдән, колхоз базарындагы әрмәннәрнең чүплеккә чыгарып ыргыткан черек яшелчәләрен юып-чистартып, болар үз бакчамныкы, хәләл көчем белән, чишмә-яңгыр суы гына сибеп үстердем, дип мактый-мактый, бу “тауар”ны кибет ишек төбендә сатып көн күрә икән.
Төнлә йоклый алмавына, башы авыртканга зарлана башлады Илгиз. «Чәркә күтәрсәң, баш авыртуы бетә», – дидем дә: «Күтәрәмгә калгач, үтми инде...» – диде. «Илгиз, миннән Мәчтүрәгә күп итеп кайнар сәлам тапшыр», – дидем саубуллашканда. Ә ул: «Нинди Мәчтүрәгә?» – дип гаҗәпләнде. Мәйсәнәнең мулла кушкан чын исеме Мәчтүрә булуын белми икән ул. «Зиректә алка түгел, чикләвек...» – дип, бот чабып китеп барды ул.

V. БУЛСЫН ТЕЛЕҢ ЭНӘЛЕ!

[edit | edit source]

АКЫЛ ЯГЫМ ЧАМАЛЫДЫР...
Йа Ходаем, нәтиҗәсез, күрәсең,
Безнең җүләрлеккә каршы көрәшең...
(Фридрих Шиллердан)

Акыл ягым чамалырак бугай,
Яраклаша алмыйм тормышка.
Акыл эзләп, җаным дөнья гизә –
Уңай тәэсир, карап торышка.
Акыл ягым чамалырак булгач,
Берни алып булмый бурычка.
Тау-таш актаргалап, энҗе җыям...
Үз холкымны тиңләп корычка.
Акыл ягым чамалырак, беләм.
Ни хәл итмәк – тәкъдир бүләге.
Акылым табып, асылыма кайту –
Җанымның иң изге теләге.

«Мин акыллы!» димәс акыллы бәндә,
Шулай ук «мин җүләр» димәс җүләр дә.
(Нури Арсланов)

МӘШҺҮР ДИВАНАЛАР ТУРЫНДА
«Күзләремдә йолдыз яши минем,
Минем өчен йолдыз уйлана.
Шуңа күрә мин дә балкып торам,
Шуңа күрә мин дә – Дивана!»
(Зөлфәт)

Остаз әдип ачык таныганның
«Мөһер»еннән күздә ут яна:
Тилемен дип, юкка борчылганмын,
Хәтта Зөлфәт булган дивана*...

«Безне – сәер яшәп киткәннәрне –
Искә алмас, бәлки, беркем дә, –
Җырлаган җыр, тере шигырь калыр
Дөньядагы җилләр иркендә...»
(Зөлфәт)

  • «Дивана булмаган бөек шагыйрьләр бар микән бу дөньяда?» – Каләм тибрәткән мәшһүр «сәер» әдипләрнең байтагын шундый фикер бимазалаган. Сигез гасыр элек Кол Шәриф үзен «дивана» дип атаган булган. Унтугызынчы гасырда өч тугандаш халыкның шагыйре Акмулла болай язып калдырган:

«Мин үзем бер дәрдемәнд диванамын,
Кайда бер тәхкыйк күрсәм, куанамын».
Ун ел элек нәшер ителгән өч томлык «Миллият сүзлеге» әлеге сүзнең борынгы заманнарда күренекле шәхесләргә мактаулы һәм дәрәҗәле кушамат буларак кулланылганын хәбәр итә. Әйтик, 1221 елда көнчыгыштан килгән баскынчылар Шәйх Гаттар дивана исемле 110 яшьлек фарсы шагыйрен җәзалап үтергәннәр. Чыңгыз ханга мәдхия язудан баш тарткан өчен. Соңрак, урта гасырларда халыкта Шәйх Боһлул дивана дип аталган, үзен дөнья рәхәтлекләреннән ваз кичә белүе белән таныткан дәрвиш яшәгән. Узган гасырда шагыйрь Нури Арсланов та үзе турында шул ук «диваналы» фикердә булган. Ә Кадыйр Сибгатуллинның шул калыптагы сүзләре – китапның «Йомгаклау сүзе»ндә.
Телебез сөйләшләрендә «дивана»ның тагын бер мәгънәсе бар: «шешә куеп яки тотып йөртү өчен үреп ясалган кәрзин».
Әлеге «тема»ны, әлбәттә, Гомәр Хәйям да читләтеп үтмәгән. Менә аның «нокта куя торган» бер робагые:
Юлың булмас – чыгып юл ярмый ташка,
Бәхет кунмас – коенмый канлы яшькә;
Эшең уңмас – тәмам булмый дивана,
Гашыйклардай акылны җуймый башта.

* * *
Үзең бит инде туфрактан яраттың,
Миңа әзер язмышны тактың;
Синең хөкемең белән бит бар гөнаһым,
Нигә мине газапларга, ди, Раббым?
(Гомәр Хәйям/Нури Арсланов)

Нигә күкләр укка тота:
Көн дә күңелем утлар йота?
Ук кадала – җан-тәнемдә,
Ут кабына – бәгыремдә...
Аһ! дип куя шулчак йөрәк:
«Сызлануга түзмәк кирәк,
Тәкъдир-язмыш сынауларын
Зарланмыйча үтмәк кирәк».
Нигә миңа бу сынаулар,
Мин бит гади бер кешемен?.. –
«Рухи яктан, дип син уйла,
Мөкәммәлмен һәм көчлемен!»
Күтәралмам йөгегезне...
Андый уйлар миннән ерак... –
«Ник мәҗбүр итәсең безне
Дәштерергә, әй, син елак!?
Безнең тарафтан бирелгән
Каурый каләмең ал кулга,
Мәхәббәт җырларын көйлә,
Карамыйча җил-давылга!»

Савыттагы сулар – үтә күренмәле,
Диңгез суы – гел каралҗым һәм дә тонык.
Хаклыкларның аермачык бар сүзләре,
Бөек Хакыйкатькә хастыр бөек тынлык.
(Рабиндранат Тагордан)

* * *
Кыр казлары очып үтте
Кыйгачлап, һава ярып:
«Ут капкан Кыя ташка!» – дип,
Ямансу оран салып.
Монысы тагын нинди хикмәт,
Каба диме ут ташка?
«Үз сүзеңә киселмә!» – дип,
Кемдер уй салды башка.
Бер мизгелдә нидер булды
Күңелемнең кылына:
Җан-бәгырьне утка тотып,
Чыңлагандай кылана...
Әверелдереп җан-тәнемне
Дөрләп янган учакка,
Ялкынлы сөю сүзләре
Тезелделәр бер сафка.

«Саф әле күңелең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән».
(Габдулла Тукай, «Таян Аллага» шигыреннән)

* * *
Гашыйк дивана илчесе – җыр кошым
Күңел талыгызга ялгыш кундымы?
(Рәдиф Гаташ)

Ялгыш куна дип, фаразлап
Уйлану – үзе ялгыш.
Хаталану мөмкин әмма...
Булсаң печтеки салмыш.
Шәхсән күңелем талларына
Җыр кошы белеп кунган.
Гашыйк җаным – тиле мәҗнүн:
Күңел хис белән тулган.
Кодрәтләнеп, йөрәк сүзен
Җил очырта еракка,
Йөрәк сүзе – җан авазы
Тарала тирә-якка.
Гүяки яңадан кайтып
Шау чәчәкле язларга,
Күңел кошым җыр багышлый
Мәгърур Кыя тауларга.

Башкалары инде кабатланмас,
Тик аерма син бер ялгыштан.
(Кадыйр Сибгатуллин)

* * *
Үз-үземә кайчак үпкәлимен,
Үзем белән үзем сөйләшәм.
Кыюлыгым җитсә, сабыр гына
Йөрәгемнең хәлен сорашам.
Йөрәк бәгырь ничек көн итәдер...
Тирә-ягын сырган ялагай,
Якындагы дус-ишләре исә –
Үзе кебек ярлы-ябагай.
Яраклашып яшиләрдер инде,
Күләгәдән артык чыкмыйча.
Йөрәккәем тынычлана алмас,
Бал корты күк берсен чакмыйча...

Ни диярсең, бозлы күкрәгеңдә
Хисләр типсә җылы каныңнан!
Хәл итсеннәр аны күктәгеләр –
Ваз кич насыйп булмаганыңнан.
(Фридрих Шиллердан)

* * *
Нәфесләрем бигрәк четерекле:
Буярга телим каш-керфекне,
Чәч, иренне... кызыл, яшелгә. –
Яшьлегемә кайтам, яшәүгә,
Илтифат юк еллар агышына!
...Килеп бастым көзге каршына:
Маңгайда – сыр, биттә – җыерчык...
Йөрәк – унҗидедә, чукынчык!
Өзелергә торган кыл сыман мин,
Кагылмагыз, дисәм, – ялгышам:
Өзелмичә, һич ялгану булмас,
Арыну да булмас ялгыштан!
Өзелеп ялгандым да, ашыкмыйча,
Нәкыш салып нәкъ шул урынга,
Үз тамгамны куйдым зәвык белән...
Илтифатсыз калып уенга.

КИЕК КАЗЛАР КАҢГЫЛДАША
Җил-җил атлап арттан килә
Ялгызлык дигән адым...
«Елгабыз суын буганнар,
Тукталып калган агым...» –
Кем каршы килә ала соң
Табигатьнең көченә?
«Буабыз әкертен генә,
Сиздермичә ишелә...» –
Казлар каңгылдап кычкыра:
«Буа суы ерылган!..»
...Берчак чишмә бәреп чыкты
Җир-Ана куеныннан.
Хәйранга калып тыңладык
Челтер чишмәнең чыңын:
Буа дәрьяга кушылды,
Уйнаклатып дулкынын.
Табигать ул мәрхәмәтле.
Каңгылдасын казларым,
Кайтырлар кабат елгага,
Көтеп алып язларын.

ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ
Туганлык җепләрен өзүдән сакланыгыз.
(Коръән Кәрим, «Ниса» сүрәсе)

Күңелләр түрендә
Аллаһы сүземе,
Илаһи бәйләнеш –
Туганлык җебеме?
Бабалар эндәшә
Дәверләр, чор аша:
«Түзем бул, җавап сүз
Инде якынлаша.
Борынгыдан килә
Туганлык җепләре:
Туганнар идегез
Күп гасыр элгәре.
Язмышның сынавы
Булмый гел җиңелчә,
Җавап сүз барыбер
Булыр – тик үзенчә».
Күңелләр түрендә
Аллаһы сүземе,
Заманча бәйләнеш –
Туганлык җебеме?

ТУГАНЛЫК ҖЕБЕ ӨЗЕЛМӘС
Туганлык җебе өзелмәс
Хәбәрләшеп яшәсәк,
Гомеребез озын булыр,
Яшен кебек яшьнәсәк.
Тел байлыгы алыйм дисәң,
Табигать белән сөйләш,
Һәм кояшны сәламлә дә
Чәчәкләр белән серләш.
Йөрәгең белән тыңласаң
Чишмә суы агышын,
Чишмә чыңы хәтерләтер
Чәчән-акын тавышын.
Җыр яралыр күңелеңдә,
Якты хисләр уятып,
Җылы яңгыр клеп явар,
Кояш нурын уйнатып.
Туганлык җебе өзелмәс
Хәбәрләшеп яшәсәк,
Гомеребез озын булыр,
Яшен кебек яшьнәсәк.

ӨННЕ-ТӨШНЕ АЕРМЫЙ...
...Катып калдым мин, шомланып:
Тирә-як төтен, упкын...
Кемдер тез астына типте:
«Алдыңда чиркәү, чукын!»
Өн белән төшне аермый,
Җәфаландым төн буе...
Уянгач, бисмилла әйтеп,
Дога кылдым көн буе.
Шәфәкъ сүнгәч, хәбәр килде,
Хәбәр иде кайгылы:
Ябык табутта кайта, дип,
Дустыңның газиз улы...
Йа Аллаһым, сабырлык бир,
Тозлы яшем тамдырма,
Җан-бәгырьне әрнеттереп,
Башыма кан саудырма...
Медале килде, дип әйтте
Дустым, бик өзгәләнеп.
Кайгылы тавышы аның
Йөрәкне алды чәнчеп.
Кадерләп үстергән улы
Аның шатлыгы иде...
Ил өчен җанын биргәннәр,
Ил өчен шәһит киткәннәр
Оҗмах кошыдыр инде...

Басса әгәр, дивар булып,
тузып беткән хорафатлар,
Битарафлык һәм торгынлык
бөтен илнең йөзен каплар...

Йөз мәртәбә булыр Алла каргышлы –
Туганына туган булса сугышлы.
(икесе дә – Рабиндранат Тагордан)

ӘҢГӘМӘ
Җиһан серен фәкать күңелеңдә сакла,
Ачып аны, бәла-казага капма;
Әрәм итмә кадерле сүзләреңне,
Наданнар аймагыннан тор еракта.
(Гомәр Хәйям/Нури Арсланов)

– Ышанып, серең сөйләмә,
Янымда, дип, дус-ишләр,
Дуслар дошманга әйләнеп,
Эт булып үзең тешләр.
Үкенерсең, тик соң булыр,
Гаеп ташлап китсәләр,
Көтмәгәндә куш аяктан
Арт ягыңа типсәләр.
– Ике аяк миндә дә бар,
Энә телем «тимгелле».
Әллә кем күк йөргәннәрнең
Өрәчәге билгеле.
Өрсеннәр, өрә бирсеннәр...
Эт өрер, бүре йөрер.
Кояш барыбер күңелемнең
Кылларын нурга төрер.

Ике шәйне адәм нык белсә яхшы:
Ни җитте ашамый, ач йөрсә яхшы;
Теләсә кем белән дус булганыннан
Япа-ялгыз гына көн күрсә яхшы.
(Гомәр Хәйям/Нури Арсланов)

* * *
Эзли торгач үз-үземдә җүләрлек,
Күңел күген яулап алды – гүзәллек.
Уйга салып, килде бер мәл өн-аваз:
«Җан-бәгъреңне сөендереп, килә яз!»
Биләп алды дөньямны пакьлек, аклык –
Табигатьне чорнап алган шат сафлык.
Чиксезлеккә юл тоттым таң атканда,
Ак хыялым канатларын какканда.
Җир, яшәреп, яшеллеккә күмелгән,
Алмагачлар шау чәчәккә төренгән.
Ут уйнатып, дала иңли Акбүз ат –
Нинди хикмәт! – җанга таныш гали зат.
Тояк эзе җирдә кала уелып:
Акбүз атта – көч-куәт вә кыюлык.
Горурланып, далаларның гөләбе:
«Акбүз ат, – ди, – далада иң күркәме!
Сөт анасы булып аның, Ак юрга
Юл алдыра хәерхаһлы Чал тауга».

КАЛФАК СУРӘТЛӘРЕ
Кояш, сиңа нурларыңнан
Калфак чиктем бүләккә –
Асыл былбыл сайраганда,
Моңын салып йөрәккә.
Чәчәк таҗларын бизәде
Гәүһәрләр, асылташлар,
Ярымай ябынчасының
Нәкышендә – йолдызлар.
Күз алгысыз яфраклар да –
Чигү җепләре мулдан.
Кояш үзең – яралган күк
Тылсымлы сихри моңнан!
«Нигә мине оныттың?» – дип,
Саба җиле сүз кушты.
«Сурәтең бар, тик күренми...» –
(Кояш иңемнән кочты!).
Көмеш ялын җилфердәтә
Ак аргамак болында... –
Әйтерсең лә, бүген бәйрәм
Гөрли калфак уңында!

* * *
Җан тынлыгына ирештем, дисәм,
Тереклек суы салынган касәм
Чәлпәрәмәләр килеп ватылды.
Күңел күгемдә Кояш тотылды...
Тереклек суын кайдан алырга?
Кай тарафларга эзләп барырга?
Ишетегезче, Күкләр, зарымны,
Яктыртыгызчы зиһен-аңымны...
Хатадан хали булмас мәгыйшәт.
Киңәш бирегез, үгет-нәсихәт,
Ышанычымны Сезгә аклагыз,
Җаным әрнетер ташлар атмагыз...

«Бер таҗ койдым...» – дип белгертә
Чәчкә иртән күккә зарын.
Аяз күк тә барын әйтә:
«Сүнде бөтен йолдызларым...»
(Рабиндранат Тагордан)

ДӨНЬЯ МАЛЫ – БЕР КӨНЛЕК...
Гавамда байлык дип санала
Читтәге мал-мөлкәт.
Чын байлык җанымда ярала –
Хәерхаһлык-шәфкать.
(Рабиндранат Тагордан)

Матди байлыкка кызыгып,
Бәхетлеме булырсыз?
Бер көн, танып хатагызны,
Үкереп сыгылырсыз.
Дөнья малы бер көнлек ул,
Фани дөнья – өч көнлек.
Кешене ни харап итә? –
Тынгы бирмәс көнчелек!
Бар көчеңне сарыф итеп,
Мал җыюдан ни файда?
Киңәш-үгетләрен биргән
Ил агалары кайда?
Борынгылар белеп әйткән:
«Баш бирмәгән – ил тоткан,
Ил-көненә хезмәт иткән,
Ипи ашап, су йоткан».

Берәү күкрәк кага: «Бу – мин!» – ди,
Берәү байлыкка мактана: «Бу – мин!» – ди.
Дәрәҗә, мал вә дан булды дигәндә...
Кинәт үлем килеп таба: «Бу – мин!» – ди.
(Гомәр Хәйам/Нури Арсланов)

МИН – БЕР НӘНИ КОШЧЫК
Бүгенгедә мин бер нәни кошчык,
Талпынамын канат кагарга,
Зәңгәр чиксезлеккә күтәрелеп,
Каурый болыт булып агарга.
Бүгенгедә мин бер нәни кошчык,
Өметләнәм тавыш ярырга,
Бәхет йолдызлыгын таптым диеп,
Дусларыма яран салырга.
Бүгенгедә мин бер нәни кошчык,
Ялгышамдыр, бәлки: мин – матдә...
Әхлак әдәбе – ул ирештерә
Хыялларны чынга, әлбәттә!

КӨЗГЕ МИЗГЕЛ
Маңгайга буразна сызып,
Бер-бер артлы еллар үткән,
Ә күңелем ташкын сулы
Яз аһәңен саклап йөрткән.
Көз аеның гөләпләре
Орлык биреп сулган чакта,
Кыр казлары, каңгылдашып,
Очып китте җылы якка.
Төсләргә бай көзге мизгел,
Бөтерелә алтын яфрак.
Тереклеккә мәдхия укыр,
Шытым биреп, язгы туфрак.
Чәчемне көмешләндереп
Искән чакта гомер җиле,
Күңелемнең төпкелендә
Таҗын ача җиһан гөле.

ҖЫРЛАП КИТЕП БАРАМ
Без, ыштансыз килсәк тә дөньяга,
Җырлы-моңлы булып туганбыз.
(Кадыйр Сибгатуллин)

Елап килсәм дә тормышка,
Җыр җырлап китеп барам,
Җан-бәгъремне нурландырган
Йолдызлыкка юл ярам.
«Тәвәккәл икәнсең!» – диеп,
Кемдер дәште ерактан:
Шатлык яше мөлдерәде...
Күздән түгел, йөрәктән.

* * *
Сагышлы газап утында
Көймәсен, дисәң, йөрәк,
Табигатьтән өстен көчкә
Сыена белү кирәк.
Сокланып яшәсәң әгәр
Җиһанның гөлләренә,
Кояш нуры үтеп керер,
Һичшиксез, йөрәгеңә.
Матурлыкка юл алдырыр,
Күңел күзең ачылып.
Әйткән сүздә хакыйкать бар,
Сүзне булмый качырып.
Уй-хыяллар чынга аша,
Күңел аклыгы булса,
Йөрәк сүзе – татлы бәлзәм,
Рәхмәт яңгыры яуса.
Сүнмәс Мәхәббәт утында
Балкысын, дисәң, йөрәк,
Табигатьтән өстен көчкә
Сыенып яшәү кирәк.

* * *
Утта янмый, суда батмый
«Сөю» дигән илаһ сүз.
Хата-ялгышлар, чуалып,
Үкенечле уйга салып,
Елаттырмасын дип, – түз!

Хата-ялгыш ишекләрен куй бикләп –
Һәм кералмас күңелеңә хакыйкать…
(Рабиндранат Тагордан)

* * *
Өрә белмәгән эт өреп оясына бүре китерә. (Марсель Бакиров)

Тавыш-тының да чыкмаганлыктан,
Уйлаган идем «беткәнсеңдер» дип.
Кимсетү сүзе, мыскыллы караш,
Әйтерсең, үзе – бәясез әдип.
Алдан кычкырган күкенең башы
Ярыла, дигән әйтем сүзләр бар.
Мин-минлеклелек упкынга илтә,
Алда – кайтым сүз, текә биек яр.
Уйлап әйт сүзең, булсаң син кеше,
Кеше булганның күңеле кече.

КИСКЕН БУЛМА, ЙОМШАК БУЛ!
Кискен булма, йомшак бул:
Елмайсыннар күзләрең,
Йөрәк ташын эретерлек
Татлы булсын сүзләрең.
Кискен булма, йомшак бул:
Иркәләп зарлы җанны,
Күкләргә ашыра бел,
Яктыртып зиһен-аңны.
Кискен булма, йомшак бул:
Язмышка тел тидермә,
Нинди халәттә булсаң да,
Артыңда эт өрдермә.

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

[edit | edit source]

ҖЫРЧЫ БУЛАМ
Ни хикмәттер, балачактан ук җырчы булырга хыялландым. Әле хәзер дә, гомер узуга карамастан, хыялымнан ваз кичеп, өмет утын сүндергәнем юк. Чөнки күңел бакчама мәңгелек мәхәббәт орлыгы чәчелгән. Ә инде Чаллыга килгәч, мәхәббәт ялкынын күрше подъездда яшәүче Рәхимҗан беренче булып кабат йөрәгемдә кабызган иде. Көннәрдән беркөнне, «Мин сине үлгәч тә онытмам!» дигән аһәңле мәхәббәт шигырен, күзләремә кыенсынып кына туры карап, кесәмә тыгып киткән иде ул. Шул вакыттагы дәртле чагы исемә төште дә аның, «ул бит миңа продюсер була ала» дип уйлап, тәкъдим ясарга булдым.
Дөрес, уйландыра торган сәер гадәтләре дә бар инде Рәхимҗанның. Ләкин бу дөньяда кем генә сәер түгел соң бүген – бигрәк тә күңелендә иҗат чаткылары сүрелмәгән булса?
Мин үзем дә, дөресен әйткәндә, күпкә сәеррәк инде Рәхимҗаннан. Ә бит аның сокландыра торган матур, күркәм гадәтләре дә юк түгел! Иртән иртүк һәркөнне бер сәгатьтә күгәрченнәргә җим бирергә чыга ул. «Ник син аларны подъезд төбенә ияләштерәсең, алар бит чир тарата!» – дип, күршеләренең балкон аша үзен чи тавык күкәе белән сыйлаганнары булды. Кинә тота торган гадәте булмагач, Рәхимҗанның бер генә мәртәбә дә тавыш күтәргәне булмады.
Күгәрченнәрне ашаткач иркен сулыш алып, чишмә суына китә ул. Холык-гадәте тыныч, бик уңай кеше үзе. Кием-салым ягыннан талымсыз. Аякларым оемасын, массаж ясалып торсын дип, ел буе кәлүш, әби әйтмешли, эрҗинкә киеп йөри. Рәхимҗанның судан кайтканын көтеп, сагалап торам әлегә. Әнә, күренде дә инде. Күренми ни, буе ике метр, өс киемнәренең үлчәме 58-60 тирәсе. Рәхимҗанның күңел кылларын тартып карыйм әле: продюсерым булырга ризалашмас микән. «Син ялгыз, мин ялгыз» дип, – алай түгел лә инде, – «син – минеке, мин – синеке» дип, җырлый-җырлый йөрәгенә юл ярмаммы. Якты чырай күрсәтсә, чишмә юлын бергәләп таптарбыз, кирәк икән, ярты җанымны бүлеп бирермен дип, тәмле-матур сүзләремне әйтермен. Яшьлек хыялын бергәләп чынга ашырыйк, дисәм, бәлки каршы килмәс. Әгәр дә аңа аркалансам, җырчы булам да булам инде. Ничәмә еллар язу-сызу эшендә: кешеләрнең эчке дөньясы матурлыгын чагылдырган язмалар язып, аларга рухи көч биреп яшәгән журналист ул. Шуңа күрә аңа хөрмәтем зур булды. Әллә Рәхимҗанда сиземләү, күрү сәләте бармы? Әнә кара су сукмагын яктыртып, яңгыратып: «Челтер чишмә – көмеш су, котлы булсын безнең туй!» – дип җырлап кайта түгелме? Димәк, борчак пешәчәк! Ахыры хәерле булсын.
Җырчы буларак таныласың килсә, үзеңә төркем хупларга кирәклеген беләм. Аннары, бүген бит гаилә концертлары чәчәктә. Миңа ул яктан кайгырасы юк: һәрьяклап ярдәмгә килергә әзер торучы дүрт оныгым бар.
Җырлаганда көч-куәт, дәрт биреп торырлык, сәхнәдә тузан туздырып йөгереп йөрүчеләр эзләп җәфаланмам бит инде, алар булганда. Бигрәк тә ике олы оныгым барысын да эшли, теләсә кемне алыштыра ала. Беренче оныгым спорт мәктәбенең «Бөгәрләп-бөтереп сал!» дигән классында, икенчесе төрле милләт балалары белән бергә «Бей-дөмбәслә!» дигәнендә укып-чыныгып үсә.
Ә менә өченче оныгым – интеллигент! Зыялы, ягымлы, тавышын күтәреп сүз сөйләмәс. Гадәттә, дияр идем. Үзе шаян телле, сүз сорап кесәгә керә торган түгел. «Звёздный час» дәресләре төгәлләнгәч өйгә кайта да, ипләп кенә чишенеп, зур төгәллек белән киемнәрен элгечкә элеп куя. Аннары ниндидер тимер таяклар өстенә сузып салынган торба эченнән сыңар күзе белән генә карап, нәрсәдер эзли башлый. Беркөнне түзмәдем: «Кулың гәүдәңә караганда озынрак, нигә югалткан әйбереңне кулыңны торба тишегенә тыгып эзләмисең? Һич югында, уклау тыгып шөшкенлә!»– дип сорадым. Тыныч кына тыңлап торды да: «Әби, әллә сиңа бераз «җитмиме»? – дип, җиңелчә генә күрсәткеч бармагын чигәсенә терәде оныгым. – «И балакаем, җитмәгәнне тутырып була, артыгын кая куярга, кем белән бүлешергә белеп булмый...» – дим. Ә ул миңа: «Син менә хыялыңда йолдызларга очып йөрисең, ә мин аларны шушы торба аша күзәтеп торам. Бу көпшә – күк җисемнәрен төрле яктан, төрле ераклыктан күрсәтә торган торба», – ди. Тагын «баллистик-каббалистик» дигән сүз дә өстәде, ишетеп тә, аңлап та җиткермәдем. Чамалап кына шәйлим нәрсә икәнен. «Ярар, торбаңны өскә караткач, йолдызларны күрәсең инде, күләгәләренең нинди төстә булуы турында тәмләп, тәфсилләп сөйләрсең миңа, алайса. Торбаңны җиргә таба боргач, кешеләрне күзәтәсеңме? Күзәтеп, нинди нәтиҗәләргә киләсең?» – дип сорарга авызымны ачкан гына идем дә... Кече оныгым, диван башына менеп басып, ике йодрыгын төйнәп, күкрәгенә шап та шоп сугып: «Мин бөек Русиядә яшим, ә син һаман җимерелеп беткән Союзда утырасың!» – дип, чырыйлап кычкырмасынмы! Булса да булыр икән. Тез буыннарым калтырап, шык итеп идәнгә утырдым. Шөкер, оча сөягем сынмады... «Кеше сүзен ишетмисең, ишетеп тә – аңламыйсың!» – дип тә әрләп ташлады ул мине тагын.
Бер мәлне, интернетны ачтырып, ниндидер тапшыру эзләтергә маташкан иде оныгым. Шулчакта: «Компьютерны кабыза белмим, минем аңа күңелем дә ятмый. Мин элеккечә Советлар Союзында яшим», – дигән идем шул үзем дә. «Союз» сүзе миңа гаиләдә кушамат булып ябышты.
Тавышы шәп, чыңлап тора бу оныгымның. Сөбханалла! дип әйтерлек. Шаян телле, наянлыгы чиктән ашкан. Әнә, анда берәвесе: «Балалардагы наянлыкны үтерсәгез, алардан гакыл ияләре үстерә алмассыз!» – дип язып калдырган бит.
Ул бит абыйларыннан теле белән генә түгел, чәчләре белән дә аерылып тора. Тегеләре чем-кара, ә монысы җирән җиз чәчле. Бәлки ерак бабаларымның берсе шундый булгандыр.
Шулай фаразлап утырганда, ике оныгым (кушаматлары «Спортсмен»), кызып-кызып бәхәсләшеп, өйгә кайтып керде. Бездә һәркемнең үз кушаматы бар. Минеке, балаларның кәефенә карап, гел үзгәреп тора. Өченчесенеке – «Астролог». Кечесенеке беренче көненнән үк «Граммофон» булды. Балалар бакчасында да шул ук кушаматны биргәннәр аңа. Әтиләре «МЧС», әниләре «Скорая помощь» кушаматына лаек инде.
Тиздән «Астролог», буран кубасын сизенеп, тиз-тиз киенеп урамга чыгып шылды. Буран чыннан да кузгалды. «Граммофон» мине, күлмәк итәгемнән йомарлап тотып, җил-давылдан саклану чарасын күрик дип, үз бүлмәсенә өстерәде. Телефон аша тиз генә «МЧС» белән «Скорая помощь»ка язып җибәрде. Өйдә һава торышы бозылды, синоптиклардан сорагыз әле, озакка сузылырмы икән бу, дип.
«Бәбекәччәем! Буран тынганчы, икәүләп кочаклашыйк та, бераз черем итеп алыйк», – дигән идем дә, ул һушымны алып: «Шушы яшемнән әби-чәби кочагына керәсем юк!» – дип, баш тартты. «Бәләкәчем, без бит бер каннан...» – дидем мин. «Әле син яшертен генә ДНК ясатып ятасыңмыни? Әткәй белән әнкәйгә әйтеп, комыңны койдыртам!» – дип, миңа йодрыгын төйнәп күрсәтте. Аннары, күңел кояшымны балкытып... кочагыма йомарланым кереп ятты да, авызын чәпелдәтә-чәпелдәтә, йокыга китте.
Тормыш мәшәкатьләре белән үзем турында уйларга бөтенләй оныта язганмын. Җырчы буласым килеп, янып көеп йөрим бит инде. Сәхнәгә үрмәли калсам, берәр кыллы уен коралында уйнаучыны каян табармын икән, дип борчылып торам. Күршем Фатыйма хәл белергә кергәч, киңәш сорап та, зарланып та караган идем. Бәхете арткыры, Фатыйма тиз тынычландырды мине: «Ә син Илсөя Бәдретдиневага мөрәҗәгать ит. Ул киң күңелле һәм акыллы кеше, ярдәм итми калмас. Әнә, күр, ишет, нәрсә диеп җырлаганын: «Бик матур да кирәк түгел, Путин кебек ир кирәк», – ди. Димәк, нәфселле түгел ул.
– И күршекәем, – дидем мин аңа, – мин аның юмарт, җылы куллы булуы турында үзем дә ишеткән идем инде. Шулай бер мәлне бер әби, Илсөянең өеннән сирәк-мирәк кенә чыгып йөрүен белгәч, хәл белешергә дип килгән булган. Ә Илсөя аңа хөрмәт йөзеннән үзе ятып йоклый торган диванын бүләк итеп биргән, ди.
Хәйләсез – дөнья файдасыз. Үзе белән күрешеп танышу чарасын күрә башларга кирәктер. Ул бит әле кешеләргә рух күтәренкелеге бирә торган киңәшләрен дә читкә ыргытмый:
«Бар көчеңне җыеп, торып бас!
Бер егылып торган – егылмас!»
Бу җыры белән үзем килешеп бетмим, анысы. Бер егылгач, торып баскан идем инде. Өч көн дә үтмәде, биш мәртәбә абынып егылып, кабыргаларымны, аягымны сындырып, бүлнистә ел буе ятып чыгарга туры килде.
Илсөяне кайчакта аңлап та бетереп булмый аны. Әллә нинди җырлар җырлый да, оңыннан үкенеп, гафу үтенеп аклана башлый. «Юри генә шаярттым, юри генә шаяртам», – дигән була. Ну, бер җыры үзәкне өзә инде. Аның өчен ике җиңемне сызганып, үкси-үкси елыйсым килә:
«Булмый инде булмагач,
Актанышта тумагач,
Ярдәм биреп, кулын сузар
Агай-энең булмагач...»
Нигә алай диеп җырлый икән? Туганнары юк микәнни? Акчага мохтаҗлык кичерәме? Кызыл катык алырлык тиене дә юк микән? Менә шулай була ул, йорт җиһазыңны бушка таратып ятсаң...»
«Ул барыбер югалып кала торганнардан түгел. Үз фикере, әйтер сүзе, тәмле теле бар, – диде Фатыйма. – Барыбер ярдәмне аңардан сора инде. Беләсеңме, аның төркемендә Илнур исемле, бөтен уен коралларында уйный белә торган бер шәп егет бар. Малайкаем, син аның, ут күршеләребезнең милли киемнәрен киеп, курайда уйнап, җырлап биегәнен күрсәң, «Әттәгенәсе!» диеп әйтәчәксең.
«Нинди «Әттәгенәсе!» тагын? Минем аны бер генә мәртәбә дә күргәнем булмады».
«Күрше, сиңа оныгың «Союз» дигән кушаматны тикмәгә бирмәгән икән. Әттәгенәсе – сокланудан тел шартлатып әйтә торган сүз ул. Син, күрше, вакытлыча гына диеп, ялынып-ялварып, ничек кенә булса да шул Илнурны прокатка сорап ал (исән-имин кайтару шарты белән инде). Ярдәм итми калмас. Хәер, кем белә. Ризалашмый икән – шәһәр тулы гастролёр һәм гастарбайтер: шулар тирәсендә бөтерел, аларның исәнлегенә дога кылырга да онытма. Думбрада иң шәп чиртүчеләр – казахлар. Саз кирәксә, фарсылар кырында чуал».
«Анысын үзем дә беләм инде, Фатыйма: хәзер безнең завод-фабрикалар шулар хисабына яши диярлек: үзебезнекеләрне очратып та булмый. Очрасалар да, җитмеш яшьлек карт-коры...»
«Күрше, авызыңны чамалап ач! Җитмеш яшь ир-ат өчен картлык билгесе түгел».
«Бабай дип эндәшәбез ич...»
«Эндәшсәк соң. Юкка гына: «Җитмеш яшь ул – егет чак: бабай йөри танцыга», – дип җырламыйлардыр».
«Шулаен шулай инде, анысы...»
«Әгәр үзеңә берәр бабай кирәк булса («Авызыңнан җил алсын, миңа бабай нигә: әле кырык бишь яшемдә генә ич мин!» – дип уйлап куйдым үзем), сәпидкә атланасың да, урамда йөрештергәлисең. Күрми калмаслар. Бабай кирәкмәсә, өйләнмәгән ир-егетләр, буйдаклар да буа буарлык. Син шуларның артыннан күзәтештер».
«Мин аларның буйдакмы-түгелме икәнен каян белим?»
«Сер итеп әйтәм: алар яңа гына энә-җептән төшкән кәчтүм-чалбардан булырлар. Пеләш булмасалар, чәчләреннән татлы хушбуй исләре аңкып торыр. Кулларында кыйммәтле телефон, айфон булыр. Шым гына кем белән, нәрсә турында сөйләшкәннәрен тыңлаштыргала. Күңелеңә хуш килгәнен күрсәң, сәпитеңә утырып, артыннан барып, аяк астына мәтәлергә тырыш. Тибеп очырмыйча, ярдәм кулын суза икән, ычкындырма. «Син – минеке, мин – синеке» дигән тылсымлы сүзләрне әйтеп калырга өлгер.
Әнә, синнән күп яшькә өлкәнрәк бер түтәй, бер бабайның артыннан көч-хәл белән бара-бара куып җитеп, сәпитенең тизлеген югалткан булып кыланып, бабайга чүт кенә бәрелмичә, җиргә тәгәрәгән булды. Бабай мәрхәмәтлеләрдән булды, ахры. Ипләп кенә торгызып бастырды да, бәхет кошы тоткандай җитәкләп, сөенеп-куанып өенә алып кайтып китте. Бабай үзе дә разведкага чыккан булган, күрәсең».
«Булган хәлне сөйлисеңме, әллә кешедән ишеткәннеме?» – дидем.
«Кешедән ишеткәнне сөйләсәм, өенә алып кайтып китте, димәс идем».
«Кайда күрдең, кайсы тирәдә?»
«Телевизордан күрсәттеләр. Әле шунысын да әйтергә онытып торам: яшьләрнең дә байтагы үз парын сәпиттән егылып төшкәч таба. Моның өчен иң кулай, уңдырышлы ай – август. Аннары, бәхет кояшы елмайды дип, болын-кырлар тирәсенә юл тотып, печән-салам түкләре тапсалар, шуның өстенә менеп, бии-бии җырлап, сөенечләрен табигать белән уртаклашалар. Ялкаулары сельхоз, МТС ягына мәтәвеклиләр. «Беларусь» тракторын үз күрәләр бугай. Трактор түбәсе генә чыдасын: өстенә менеп, сикерә-сикерә биеп-җырлап, ваемсыз көннәре белән хушлашуны хуп күрәләр, ахрысы».
Тавышы-тыны чыкмагач, бәләкәчем йоклый әле дигән идем, ә ул мыштым гына безнең сөйләшкәнне тыңлап яткан икән. Җил уйнатып, яныбызга килеп басты да: «Син, карт пәри (күргән диярсең!), безне әбисез калдырырга җыенасыңмы? – дип, күршемнең кирәген бирергә тотынды. – Нигә аның күңелен аздырасың? Болай да өйдән чыгып сызарга җай эзләп кенә йөри. Әнә, бишенчегә сеңелкәш аваз салырга тора. Әллә аны минем җилкәгә утыртып, муеныма атландырырга телисеңме? Барып чыкмас! Бүтән бездә эзең булмасын», дип, ишеккә төртеп күрсәтте. Яшелле-зәңгәрле тавышын чырылдатып, куып та чыгарды. Булса да булыр икән...
Биш минут та үтмәгәндер, күршем яңадан, аһ та ваһ итә-итә, баш даруы сорап килеп керде. Күршене күрү белән, оныгым: «Әбекәй, сагынып көткән матур апа керде», – дип, «сөенеченнән» кычкырып та җибәрде. Күрше, оныгымның «җылы карашы»на эреп китеп, тупсага лып итеп утырды. «Бу малаегыз чынлап та үзегезнекеме, бүлнистә алыштырмаганнармы?» – дигән иде дә, оныгым аңа: «Үзләренеке, үзләренеке: ДНК ясатканнар инде», – дип, сикерә-атлый бүлмәсенә кереп китте. Күршемнең, дару бирсәң, чаяныгыз чыгып чакканчы, өйгә кайтып китәр идем, диюе булды, – онык яңадан: «Матур апа, кая ашыгасың, үзем озата чыгам», – дип, күршене телсез-өнсез калдырып, бүлмәсеннән атылып килеп тә чыкты.
Икенче көнне иртән иртүк шыпырт кына, «җиз кыңгыравыгыз» йокыдан уянганчы дип, күршем кабат кереп җитте. «Төне буе, күршемнең яраткан җырчылары бар микән, булса, кемнәр, дип уйланып яттым,» – дип зарланырга кергән. Юк-бар уйлар уйлап, ник башын катырадыр инде. Табиблар күп уйланырга кушмыйлар ич. «Күп уйланган кеше – куркыныч», – диделәр алар миңа бервакыт. Ә мин: «Уйлый белгән кеше түгел, уйланмаган – куркыныч», – дип каршы төшкән идем дә: «Күп сөйләнеп утырсаң, пропискага алырбыз!» – диделәр.
Шул көннән бирле үземне телсез-чукрак итеп тоям.
Ник булмасын, бар минем яраткан җырчыларым. «От души» җырлый торган җырчының сөйгән ярлары белән урам буйлатып, гармун уйнатып, җырлап йөргәнен яратам. Хәзер андыйлар сирәк инде: авызга тыгып, кесәгә салып булмый торган нәрсәләр белән шөгыльләнми замананың «матди кайгылы» бәндәләре.
Ә менә Винарисның очкын чәчрәтеп, бии-бии җырлаганы чыннан да күңелемә хуш килә. «Хәмдүнә тангосы» исә бөтенләй җанны эретә һәм күккә ашыра. Гөнаһ шомлыгына каршы, сугыша торган гадәте бар икән. Беркөнне Ләйсән Мәхмүтеваны мендәр белән «ишкәнен» телевизордан күрсәттеләр. Тегесе дә кимен куймый, кара-каршы сугыша. Винарис әзмәвердәй гәүдәсе белән Ләйсәнгә ничек кул күтәрә алды икән? Ә бит, бер елны Ләйсән Винарисны суга батып үлүдән коткарды шикелле. Әле шунысын әйтәм: ул сугыш чукмарына Лилия Хәмитева ничек курыкмыйча кияүгә чыкты, дим. Байлыгына, яшьлегенә кызыккандыр инде. Олыгая-олыгая җилкәсе төшә башлагач, Винариска да акыл керер, сугышмый башлар. Бәлки. Чөнки, алай дисәм, Марат Кәбиревнең: «Кешегә беркайчан да акыл керми, олыгая-олыгая акылсызлык эшләргә көч-куәте, хәле калмый», – дигәнрәк сүзләрен «Ватаным Татарстан» гәҗитеннән укыган идем. Фәйләсүф сүзләре бу, шәп яза!
Туктале, ишекне кем кыштырдата анда?
«Бу мин, күрше! – әле генә чыгып киткән иде, яңадан Фатыйма икән. – Сиңа китап алып кердем. Җырчы булам дип хыялланасың ич. Укы, файдасы тими калмас».
Рәхмәт яусын күршемә. Ренат Харис китабы икән. Бер битеннән фал ачкан кебек укыдым:
«Тел белмәгән бүген шигырь яза,
Нота танымаучы көй яза,
Тавышсызлар шуны мөгериләр,
Укый-укый җырга җеназа...»
Кирәк бит: җырчы булам дия-дия, инде төпле фикергә килдем, үз төркемемне туплый башлыйм дигәндә генә... аксакал шагыйрьнең сүзләре йөрәгемне чәнчеде, әй, чәнчеде...
Кайсыдыр шагыйрьнең: «Ә җырларга кирәк ничек тә!» – дигән сүзләрен укыгач, киләчәкнең сихри нуры күренеп киткәндәй булган иде. Уйландыра. Уйланмас җиреңнән уйланырсың.
Көтмәгәндә, тагы да тирәнрәк уйга салып, ерактан яңгырап торган тавыш ишетелде:
– Җырчы булалмам дип, күңелеңдә шик туган икән, – шигырь язып кара!
Булдырып булмас. Гади кешеләрнең шигырь язганын өнәп бетермиләр хәзер. Гавамда матурлык бөреләре уяныр һәм гүзәллеккә мәхәббәт хисләре туар дип куркалар, ахры. Шигърият аша кеше шуңа омтыла, дигән фаразым юкка чыгар, мөгаен. Шигыреңне язарсың да, сине гөнаһсыздан гөнаһлы итеп: «Сүзләремне урлап язгансың!» – дип бәла таксалар?
– Мин сиңа үземә ышанган кебек ышанам! – яңадан шул ерактагы «стерео» авазы инде. – Син булдырырсың. Сүз башын үзем әйтәм. Яз!

БУЛДЫРАБЫЗ!
Булдырабыз, булдырабыз!
Азау тешләрен ярабыз,
Рәхмәт әйтеп Илбашына,
Күрергә дип түр башында,
Биштәр салып иңбашына,
Яңа юл салып барабыз.
Төренеп һинд киеменә,
Халык җырларын җырларбыз.
Кирәксә, яһүд өненә,
«Кырык саескан» көенә
Нәкъ татарча, чын күңелдән
Ут чәчрәтеп тыпырдарбыз.
Булдырабыз, булдырабыз!
Берничек тә хур булмабыз,
Горурлыкны һич җуймабыз,
Егылсак, торып басарбыз,
Әверелеп Сәмруг кошка,
Зәңгәр киңлектә очарбыз.
«Йолдыз»ларны бергә туплап,
Кайсыберен сыйлап, сыйпап,
Күңелләрен күтәрербез.
Гомерләрне – шулай үткәрербез.
Әвәскә шау-шу, тавышка
Пар атларны җиктерербез,
Саба, Буа, Актанышка
Озатып «ял иттерербез».
Булдырабыз, булдырабыз!
Баш бирмәбез, юл куймабыз,
«Без ‒ татар!» дип, күкрәк кагып,
Кирәк сүзне әйтә алып,
Биек үрләргә менәрбез,
Ай-кояшны сәламләрбез.

– Брависсимо, Алтынай!
– Минем исемемне каян беләсең? Мин бит сине белмим...
– Озакламый белерсең. Һич югында, төшләреңдә күрерсең.
...Күрше белән бер атна чамасы күрешмәдек. Кичә кичке сәгать уннарда, төнге ябалак кебек кычкырып: «Ишеттеңме? – дип, ишеккә бәрелә-сугыла килеп керде. – Әзрәк хәл алам да яңалык сөйлим», – дип, бер минутка тын калды. Шуннан соң аның озын монологы башланды:
«Син бит инде үзең беләсең, мәрхүм Илфак Шиһаповның малае кебек, минем дә озын колаклы икәнлегемне. Менә кибеткә барган идем, шуннан ишетеп кайттым. Шул инде, тагын кем булсын, И. Бәдретдинева турында. «Без булдырабыз» дигән яңа концерт программасы төзеп, шуның аша (тамашачыларга файдагамы-зыянгамы, анысын аңлап бетерә алмадым) ниндидер мәгълүмат тараткан ул. «Татлы тел» программасы җанатары буларак якты хисләргә бирелеп, телевизор карап утырганда, сәхнә тикле сәхнәне дөбер-шатыр китереп, – бер өер дип әйтимме, бер төркемме, – әзмәвердәй ир-егет, кыз-кыркын ияртеп килеп чыкмасынмы яраткан җырчыбыз! Бөтенесе кап-кара киемнән. Нәрсә генә кыланмыйлар тагын: берсе өстеннән берсе сикерәләр, мәтәлчек аталар. Барабан кагалар, кылыч уйнатып, елан сызгыртып, аю биетеп, эчләрендәге бүреләрен улаталар. Котым очып, тынсыз калдым.
Араларында бер явызбикә аеруча күзгә чалынып тора. Сабантуйга гына әзерли торган чабышкы атның көмеш ялын, койрык кылларын кисеп алып, чыбыркы итеп үреп, баш түбәсенә беркетеп куйган. Ул-бу була калса, янәсе, тынычландыру чарасы – «тәртип бавы» әзер.
Әле шунысын әйтәм: сәхнәгә чыккан җырчыларның кәчтүм-күлмәкләрендә ник бер җиң юк дисәм, аларны, җаен китереп, Илсөя җанатарлары умырып алган икән. Кайберләренең болай да җиңсез күлмәк итәкләрен кендекләренә кадәр ертканнар, ди. Рәфис Кәлимуллинның да кәчтүменнән бер җиңне өзгәләп бетереп, Болак буенамы, Кабан күленәме ыргытканнар икән. Икенчесен дә йолкып алмасыннар дип, сәхнә артында качып басып торганын күргәннәр. Шулхәтле дә кызгандым аны, дип, бер җырчының сер итеп кенә икенчесенә сөйләгәнен тагын бер җырчы ишетеп торган, ди.
Ярый, күрше! Сөйләнә-сөйләнә, төн уртасы җиткәнне сизми дә калганбыз. Бер-беребезгә тыныч йокы теләп, хушлашыйк».

VI. ФИКЕР ИЯЛӘРЕ ИҖАТЫННАН

[edit | edit source]

ТОРМЫШ
Бар дөньяны көн-төн иңли
Талгын тормыш хәрәкәте;
Кан тамырларымда бии –
Шул ук агым бәрәкәте.
Тормыш яме шатлык белән
Үтеп чыга туфрак аша:
Сан-исәпсез агач-үлән
Яфрак яра, чәчәк ата.
Шул ук тормыш, туу-үлем,
Ярсый дөнья океанында:
Күтәрелеп чигенүе –
Суларының агымында.
Кальбем нурлана – шул тормыш
Дулкыннары кагылып китә,
Горурланам – чор алкыны
Йөрәк аша ургып үтә.

Үзенең бенгал телендә язылган «Тормыш» шигырен Рабиндранат Тагор, Gitanjali (Гитандҗали – Корбан җырлары) җыентыгына кертү өчен, «The same stream of life» (Шул ук тормыш агымы) исемен куеп, үзе инглиз теленә тәрҗемә иткән булган. Шушы 157 шигырь тупланган китап һәм инглиз телендә нәшер ителгән башка күренекле әсәрләре өчен Рабиндранат Тагорга 1913 елда әдәбият буенча Нобель бүләге биргәннәр. Аның әсәрләре арасында дөньякүләм тиңдәшсез дип санала торганнары да бар. Әйтик, «Го́ра» исемлесе хикәя жанрындагы иң зур һәм саллы язма дип танылган (Го́ра – Гоурмоһа́н дигән кеше исеменнән ясалган кушамат). Бөтен дөньяда яратып укыла торган хикәядә шәхес, милләтчелек һәм традицияләрнең заманчалык белән бәрелеше кебек актуаль тема яктыртыла.

ШАТЛЫККА МӘДХИЯ
Күңелләргә иңә шатлык
Илаһият нурында,
Низагтан туеп, сыендык
Аллабыз хозурында!
Берләшә рухи нигездә
Элек аерылганнар,
Ходай канат җәйгән җирдә
Без бәндәләр − туганнар.

Миллионнар, иң куеп иңгә,
Шатлыкка җирне күмсен!
Һәм туганнар Чиксезлектә
Әл-Вәдүд барын белсен!
Тормышта туры юл тоткан,
Иңдәшен дус дип тойган,
Гомер юлдашын яраткан −
Булсын ул безнең туган!

«Шатлыкка мәдхия» (алманча – Ode an die Freude) – алман шагыйре Фридрих фон Шиллерның ике гасыр элек язылган күләмле әсәре. Бүген аның сигезәр юллык ике куплеты Европа Берлеге гимны буларак кулланыла. Берлеккә кергән илләрдәге эчке чараларда аны, милли гимннары белән бергә, үз дәүләт телләрендә башкаралар. Гомумберлек күләмендә бары тик Людвиг ван Бетһовен иҗат иткән көе генә уйнала (ул көйязарның Тугызынчы симфониясенә кертелгән). Бу очракта сүзләре, бер генә телгә дә өстенлек бирмәс өчен, кулланылмый.

  • * *

Без татарлар – Азиядә дә, Европада да чит-ят түгел, ИКЕ КЫЙТГАНЫҢ ДА ҮЗ ХАЛКЫ. Шуңа күрә китапның шигъри һәм «уенлы-чынлы» өлеше шушы «тигезләнеш бүлеге» белән тәмамлана.

VII. УРТАКЛЫК БҮЛЕГЕ

[edit | edit source]

Бу бүлектәге беренче өч шигырь 1993 елда язылган иде. Аларны Гөлнәфидәнең бүгенге иҗат җимешләре белән бергә китапка кертү мөмкинлеге «санак хезмәтчәне» өчен бөтен акчалата яки матди табышлардан да өстенрәк! Язмыш кушуы буенча ихтыяри рәвештә иңдәш булып киткән ике һәвәскәр хезмәтчәннең уртаклык бүлеге китапны тәмам-тәгаен итәр дип өметләнәбез.

ТОРМЫШ ЮЛЫ
Аллаһ каршына илтүче изгелек юлы бик тар.
Иблис-мәлгуньне җиңүнең бер генә ысулы бар:
Көчең җитсә, һич юл бирмә, аяк терәп каршы тор,
Тарафдарларны, халкыңны аңа таба каршы бор.
Иман нуры яктысында иблис дәрманы китәр,
Авызлыклап тота белсәң, ул сиңа хезмәт итәр.
Хәлдән тайса көрәштәшләр һәм сирәгәйсә сафлар,
Вәсвәсәләргә бирелеп, хыянәт итсә дуслар,
Комачаулама аларга, намусыңны гел сакла,
Булачак кискен көрәшкә яңа тарафлар тупла.
Акылсызлык, башбаштаклык теләгәнен эшләсен,
Чистартсын синең мохитне, мөртәтләрне чүпләсен.
Фани булгач ошбу дөнья, Хак Тәгалә юлында
Була алмый һич мәңгелек хөррият тә, золым да.
Яралгысында золымның бар һәлакәт орлыгы:
Гайрәтлерәк була барса, якыная хурлыгы.
Золым белән көрәшкәндә юк фетнәнең кирәге –
Һәркемнең үз яссылыгы, һәркемнең үз мәсләге.
Узалмассың явызлыкта явызлыкны син һич тә –
Утын өстәп торсаң утка, өстәлә аңа көч тә.
Шайтаннарның таянычы – күпчелек белән тизлек,
Эзлеклелек һәм затлылык – Тәңре яраткан үзлек.
Тормыш һәрчак дәвам итәр, Җирдән иман китмәсә,
Юк аның үлем ноктасы, Кыямәт көн җитмәсә.
Изге-явыз комарында без ирешкән нәтиҗә –
Мәңгелеккә юл алганда хаклы дәлил, тәҗрибә.
Дөнья өчен дип тапканың бу дөньяда кала бит,
Фидаиләр мәңгелектә үлемсезлек ала бит.
Булмый тормыш тәгәрмәчен туктатып йә тизләтеп,
Һичберкем Галәм Канунын яза алмый үзгәртеп!
Һәм иблисне авызлыклап булмый һич канун белән –
Туена икейөзле хаин-мәлгунь каны белән.
Иблиснең бөтен гәүдәсе тирәндә, җәһәннәмдә,
Суыргыч-капшавычлары бар гөнаһлы адәмдә.
Яшидер ул азык итеп бәндә кылган шомлыкны;
Чыгар тамчы-тамчы кысып җаныңдагы бушлыкны,
Корыт тамырын иблиснең һәм киптер бозык канын –
Хак Тәгалә хозурында ясарсың тугры адым.
Кыл изге гамәл, дөньядан киткәнче уйлан, эзлән,
Җиңү-җиңелү мәгънәсен дөрес аңларга өйрән.
5-8 август, 1993 ел

ДОРОГА ЖИЗНИ
К Престолу Бога путь всегда тернист:
К Нему отыщет узкую тропинку
Тот, кто душой и помыслами чист,
Кто бережёт в себе Творца искринку.
Наскоки сатаны прочь отвергай
И в меру сил одолевай невзгоды,
К души порывам ближних убеждай
Во имя Бога, Истины, Свободы.
Единство, лад, согласие в делах –
Вот средства против сатанинской скверны,
Покуда держишь крепко в удилах,
И сатана – слуга, но лицемерный!
Ничто не вечно: выбьются из сил –
Соратников шеренги поредеют,
Изменят те, кто клятву приносил, –
Соблазны жизни краткой одолеют.
Невмочь сдержать зло – отступи, терпи,
Но сбереги в самом себе ты Бога,
К борьбе за Веру падших подними –
Вновь предстоит нелёгкая дорога!
Неверные средь мутных сгинут волн –
Очистится Земля от зыбкой скверны;
Поток безумия и произвол
Вреда не причинят нам, правоверным.
Восстанем мы – как скалы средь пучин,
Как маяки под сенью небосвода,
Нам с Богом для унынья нет причин:
Ярмо не вечно – так же, как свобода.
Никто Величья Бога не оспорит!
И тёмной силе не объять всего –
Зерно погибели в зародыше её:
Лихая удаль только крах ускорит.
Без помощи Творца успехи мнимы,
В борьбе со злом нужды в интригах нет;
Дорога Жизни широка, но след
У каждого здесь свой, неповторимый.
Навал и суета – удел лишь сатаны:
Обета лживого торопит бренность;
Идущим к Вечности, как факелы, даны
Надёжность, качество и постепенность!
Пока на Вере зиждется наш Дом,
Любовь Творца укроет нас как прежде;
Господь свершит наш путь Страшным Судом...
Лишь если в душах гаснет луч Надежды.
Истории и судеб колесо
Ускорить иль замедлить невозможно,
Закон Творца священен и весом –
Не заменить его обетом ложным!
И тьмы со светом в той борьбе вотще
Победы миг – мираж, пусть кровью добыт!
Земных страданий оттиски в душе –
Для вечной жизни обретённый опыт.
И всё, что в мире бренном раб достиг,
Его наследникам лишь для услады;
Ценою жизни – тот счастливый миг
Преодоленья Вечности преграды.
Лишь праведный богоугодный труд
Вернёт покой душе и счастье Дому,
Скитания земного каждый круг –
Дорогой Жизни верный шаг к Престолу.
Твори добро и путь свой отыщи,
В раздумьях о Творце найди отраду;
Потерь и обретений труд души –
Итог всей жизни и залог Награды.
8-10 августа 1993 года

ЗАМАНАЛАР КИЛӘ!
Үз вакыты таш атуның,
Үз вакыты таш җыюның,
Кылганга җавап тотуның –
Заманасы хәзер шуның.
Хак динебез Китабыннан
Ошбу күчеш галәмәте:
Галәмнәрнең бугазыннан
Үтеп бара Җир хәяты.
Әйләнерләр таяк йоткан
Тәкәбберләр тораташка,
Бәндәләргә ыргытылган
Чуерташлар явар башка.
Дәгъва булмас даһилеккә,
Пәйгамбәрләр ризыгына,
Күп гамәлләр китәр чүпкә,
Хак булыр тик азы гына.
Кайсыбыз бу йөккә чыдар?
Булмас әйдәп баручылар,
Булмас качып калучылар,
Азлар барыр, күпләр елар.
«Халкым!» дигән тавышлысы
Алыр Бөек Галәм моңын,
«Үзем!» дигән «табышлы»сы –
Комга күчкән алтын «чыңын»...
Беркем алдан хәбәр бирмәс,
Ни буласын Алла белә.
Асыл-рәвешен һичкем күрмәс
Заманалар ләкин килә.
Килә!
1993

* * *
Сабырлыкны каян алдың, дисез...
Ходай тарафыннан бирелгән:
Кура җиләк белән янәшәдә
Мөмрәп пешкән кара бөрлегән.
Тәлгәшләрдә – күз алгысыз җиләк.
Йа Ходаем, нинди хозурлык!
Ходаемның татлы җимешләрен
Авыз итү – үзе горурлык!
Нинди хикмәт, йөрәк, телгә килеп,
Сорау арты сорау яудырды,
Җавапларым ишетеп, әйтеп куйды:
«Хак юлдасың, рәхмәт яугыры!»
Төш күргән күк булдым шул мизгелдә,
Чынлык белән хыял тоташты.
Күңел күгем гөле яфрак яра –
Моңсу көннәр белән хушлашты.
Җан-бәгырьне чиксез сөендергән
Тавыш килде, күңелемә ашып:
«Гөләпләрдән таҗлар үрәсең бар,
Аң-зиһенең торсын юл ачып!»
Могҗизалы мәһабәт тавышны,
Күңел төпкелендә саклыймын;
Уй-фикерләр югалмасын өчен,
Кыйбла якка карап атлыймын.

ЙА ХОДАЕМ!..
Юл алганда Мәңгелеккә,
Карамабыз алга-артка...
Йа Ходаем, кичерә күр:
Бүленгәнбез кара-акка.
Югыйсә ич, без кешеләр –
Мең төсләрнең җыелмасы –
Кояш нурында яралган
Табигатьнең гәүһәр ташы.
Котыртадыр җенне шайтан,
Ә шайтанны – дәҗҗал-иблис...
Йа Ходаем, ярдәмең бир,
Аздырмасын безне нәфес.
Син безләрне сакла, зинһар,
Хөсетлек һәм азгынлыктан,
Күңел күзебез ачылсын,
Мәхрүм итмә яктылыктан.
Саба җиле, исеп таңда,
Иркәләсен гөләпләрне,
Кояш нурларына төреп,
Сөендерсен тирәкләрне.
Асыл кошлар рәхәтләнеп,
Берөзлексез сайрасыннар,
Ата-бабалар моңнары
Йөрәкләрдә саклансыннар.
Бердәм булып яшәү өчен,
Туганлыкны саклау кирәк,
Мәңгелеккә юл алганда,
Чит-ят булмас безгә терәк...

ЙОМГАКЛАУ СҮЗЕ
Атналар-айлар буе башкарылган һәм байтак чордашларыбыз әле кирәк санамаган («Ни авызга тыгып, ни кесәгә салып булмый ич моны!» дип) күмәк хезмәтебезнең «Йомгаклау сүзе» кыскарсын өчен, без (бу китаптагы шигырьләрнең һәм юмористик язмаларның авторы һәм «санак хезмәтчәне» дип аталган комментатор-мөхәррир-тәрҗемәче) аңарга керерлек сүзләрне дөньяның күренекле фикер ияләре мирасыннан алынган эпиграфлар һәм постскриптумнар рәвешендә аерым бүлекләргә һәм шигырьләргә өстәдек. Берничәсенә урын табылмады.

1. «Илаһи инануның мәгънәсе һәм максаты күкләргә күчеп китеп яшәү түгел, күкләрне үз күңелеңдә урнаштыру».
(Томас Һарди, XIX-XX гасырлар арасында яшәгән һәм тарихта «Виктория чоры» дип атала торган заманда иҗат иткән күренекле инглиз язучысы һәм шагыйре)

2. Һәрбер җан иясе бу дөньяга үз алдына билгеле бер максат куелган хәлдә килә. Һәм бу максатның нурлары – шул җанда кабызылган уттан.
3. Шагыйрь изгелеге – гүзәллектә, лирик шагыйрьнеке – мәхәббәттә дә.
(Сәгъди Ширази, бөек фарсы шагыйре)

4. Икебез дә изгелеккә инанабыз.
Без бертөсле, булсак та без җиде яттан,
Без бик көчле, ИКЕБЕЗ – БЕР дивана без.
(Кадыйр Сибгатуллин, «Дуслар турында» шигыреннән)

5. Арып-талып кичәр хәсрәт даласын,
Диелгән алдан ук, син – бичарасың;
Бүген язганча үтте, иртәгә дә,
Кая язмыш куа – шунда барасың.
(Гомәр Хәйям/Нури Арсланов)

6. Әшәкелегеңне, начар сыйфатларыңны, күңелеңнең пычраклыкларын күрсеннәр өчен, күп нәрсә кирәкми. Бары тик соры халык төркеменнән өскәрәк калку мәслихәт. Һәм меңләгән адәм актыгы сине: «Адәм актыгы!» – диячәк.
(Зөлфәт Хәким)

КИТАП БАСМАХАНӘГӘ ТАПШЫРЫЛГАЧ...
...60 нчы биттәге “Халык җырчыларына – мәдхия!” исемле язмага өстәмә “кайтаваз” туды:

  • * *

Алып куеп бер читкә
Чит-ятлар җамаягын,
Тезеп куйдым өстәлгә
Бабалар “кош табагын”.

Коштабакларга салдым
Алмаларның яркасын:
Яркалар, тамыр җәеп,
Кояш кебек балкысын.

Татар халык җырлары
Дөнья йөзен иңләсен,
Иллә дә матур җыр! дип,
Галәм кошы көйләсен.

Һәр кеше күңелендә
Тылсымлы ал таң атсын,
Ата-баба җырлары
Күңел күген нурлатсын.

Теләкләрнең изгесе
Барча сайрар кошларга:
Асыл кош каурыйлары
Җыелсын бер учламга!