Wq/tt/Георгий Фрумкер

From Wikimedia Incubator
< Wq‎ | tt
Wq > tt > Георгий Фрумкер

Георгий Михаил улы Фрумкер (26 август 1947, Киев шәһ.) — Русиянең ирония шагыйре, 1978 елга кадәр "Әдәбият газетасы"нда ("Литературная газета") эшләгән. 1979 елдан бирле АКШның Кливленд шәһәрендә (Огайо штаты) яши. Биш ирония шигърияте һәм проза әсәрләре китабы бастырып чыгарган.

Кыска шигырьләр[edit | edit source]

1.[1] Үзбәкстан. Гасыр алга атлый,
еврей-табиб – бик зур дефицит.
Үзбәк үзен гел үзе дәвалый,
ә бу, мин сиңа әйтим, –
чып-чын геноцид.

2.[2] Мин яратам сине! Ходай шаһит моңа!
Синнән гүзәлрәкләр юк дөньяда, дип, гел,
Егылган идем дә төнлә аягыңа...
Соңрак баксам: аяк бит — синеке түгел!

3.[3] Әллә инде көнчелек тә гөнаһ түгел?
Акыл бит ул, фараз кылыйм дисәң, бөтен:
Үз хурлыгыңны оныту гына җиңел.
Кеше уңышын кичерү менә читен.

4.[4] Язмыш кызы кулга ияләшми,
Үз хаҗәтен генә кайгырта:
Елмайгандай була, бер сүз дәшми,
Соңрак иманыңны укыта.

5.[5] Тормыш бит бу, язмышларда ниләр булмый.
Үзгәргәнмендер үзем дә, картлык җиткәч.
Беренче мәхәббәт әмма онытылмый.
Оныттырыр – үз хатының булып киткәч!

Сылтамалар[edit | edit source]

(автор тексты)

  1. Узбекистан. Вперёд шагает век,
    но врач-еврей сегодня – дефицит.
    так что узбека лечит сам узбек,
    вот это – настоящий геноцид.
  2. Я Вас люблю! Тому свидетель Бог!
    Нет женщины прелестней Вас и краше!
    Я ровно в полночь был у Ваших ног...
    Потом гляжу: а ноги-то – не Ваши!
  3. Не знаю, зависть – грех или не грех,
    Но всё-таки могу предположить,
    Что свой позор нетрудно пережить.
    Сложнее пережить чужой успех.
  4. Фортуна в руки не даётся,
    Она ведёт себя, как хочет:
    Сначала вроде улыбнётся,
    А после – над тобой хохочет.
  5. Всё может быть, всё в жизни может быть.
    Я сам, наверно, сильно изменился,
    Но первую любовь не позабыть.
    Забудешь тут, когда на ней женился!