Wq/tt/Гагауз мәкальләре

From Wikimedia Incubator
< Wq‎ | tt
Wq > tt > Гагауз мәкальләре
Википедия логотибы
Википедия логотибы

Гагаузлар - Молдавиядә яшәүче православ динле төрки халык.

Мәкальләр[edit | edit source]

  • Бик хәйләкәр төлкенең борыны кулга эләгә.
  • Әйләнгечтән юл туры.
  • Теше төшкән кешенең бар белгәне коела.
  • Кошына күрә койрыгы.
  • Кыйналасы килгән ишәк таякка килеп ышкына.
  • Урыныңны ничек җәйсәң, яткач шулай йоклыйсың.
  • Талашып яшәгән кош кыска гомерле була.
  • Үлгән аттан дага куптара.
  • Чәнечкеле үләнгә кош кунмый.
  • Намусны хезмәт көненә бирмиләр.
  • Аты булса, иярләүче табыла.
  • Ашыгыч өшкә иблис катыша.
  • Бәхәсләшер өчен йодрык кирәкми.
  • Алдына чыксаң — сөзә, артыннан барсаң — тибә.
  • Әләкче булмаган җирдә ызгыш та булмый.
  • Агач ботаксыз булмый.
  • Тычканнарга үч итеп эскертенә ут төрткән.
  • Тамчыга тамчы кушылып күлләр барлыкка килә.
  • Күп артыннан куган кеше азыннан колак кага.
  • Белемле кеше — дүрт күзле була.
  • Җәен күләгәдә ятсаң — кыш кергәч ачыгырсың.
  • Кемгә нәрсә кирәктер, тегермәнче җил көтә.
  • Кашыгы белән ашын бирә, сабы белән күзгә төртә.
  • Сарык тиресе күрсәтеп ач бүрене куркытма.
  • Алдакчы бавына тотынып коега төшмә.
  • Бер култыкка ике карбыз сыймый.
  • Солы чәчеп бодай көтмиләр.
  • Ике күз белән күргәнне сыңар күз күрә алмый.
  • Кыш көнге бер чиләк көл — җәен ике чиләк ашлык.
  • Бер сүз икенчене ача.
  • Күп белсәң дә аз сөйлә.
  • Арба аугач юл күрсәтә.
  • Балык башыннан чери.
  • Бер сарыктан ике тире тунап булмый.
  • Карт ат үз койрыгын күрсә, мин колын дип куана.
  • Арзан итнең ашы тәмсез.
  • Утын бетсә, ут сүнә.
  • Тамак та туйсын, ипи дә калсын.
  • Кеше тавыгын каз итеп күрә.