Wq/tt/Вөҗдан

From Wikimedia Incubator
< Wq‎ | tt
Wq > tt > Вөҗдан
  •  

Шикле Вөҗданны тынычландырган бар нәрсә дә җәмгыятькә зыянлы.

  Пьеар Буаст
  •  

Иң югары мәхкәмә – Вөҗдан мәхкәмәсе.

  Виктор Гюго
  •  

Безнең үзебездә яшәүче канун Вөҗдан дип атала. Вөҗдан ул безнең гамәлләрне шул канунга нигезләп үтәү була.

  Иммануил Кант
  •  

Кешеләрнең мәхкәмәсен мыскыллау кыен түгел, ә үзеңнең мәхкәмәңне мыскыллау мөмкин түгел.

  Александр Пушкин
  •  

Синең Вөҗдан – синең үзең булып калу теләгеңнең ихласлылыгын тикшерүче берәмлек .

  Ричард Бах
  •  

Вөҗдан – ул сезнең белән һәрвакыт бергә яшәүче кайнана.

  Генри Луис Менкен
  •  

Вөҗдан ул кануннарның кануны.

  Альфонс де Ламартин
  •  

Вөҗдан — куркаклыкның рәсми исеме.

  Оскар Уайльд
  •  

Вөҗдан – мең шаһит.

  Квинтилиан
  •  

Намус – ул тышкы вөҗдан, ә вөҗдан – ул эчке намус.

  Артур Шопенгауэр