Wq/tt/Белем

From Wikimedia Incubator
< Wq‎ | tt
Wq > tt > Белем

Белем - кешенең аңлы эшчәнлегенең бер формасы һәм системалаштырылган нәтиҗәсе.

Татар мәкальләре[edit | edit source]

  • Акча, мал бер көнлек; гыйлем, һөнәр гомерлек.
  • Акча тарат, белем җый.
  • Акылга нур биргән – уку.
  • Акылы телсез надан телледән артык.
  • Акыл – тузмас кием, гыйлем – кипмәс кое.
  • Алтын хәзинәсе белем хәзинәсе белән бер түгел.
  • Арпа-көрпә аш булмый, надан кеше бай булмый.
  • Байлык – боза язган, гыйлем – ташка язган.
  • Балачакта алган белем ташка язган сүз белән бер.
  • Башыңда белемең булмаса, аягыңа авырлык.
  • Белгән белеменә ышаныр, белмәгән – беләгенә.
  • Белгән бер кылдан да аңлар, белмәгән бүрәнәдән дә аңламас.
  • Белгәнгә бер сүз җитәр, белмәгәнгә бер сүз дә бушка китәр.
  • Белгән мең бәладән котылган.
  • Белем байлыктан кыйммәт.
  • Белем – бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы.
  • Белем бәхетле итә.
  • Белем беләккә көч бирә.
  • Белем белен ашата.
  • Белемдә – бәхет, белемсезгә дөнья – ләхет.
  • Белеме бар меңне егар.
  • Белемледән акыл чыгар.
  • Белем – кешенең очар канаты.
  • Белемле кеше югалмас.
  • Белем малдан кадерле.
  • Белемнән зур хәзинә юк, наданлыктан начар юлдаш юк.
  • Белемне алу суганнан ачы, азагы балдан татлы.
  • Белемнең тамыры ачы, җимеше татлы.
  • Белемнең чиге юк.
  • Белемсез бер эш тә чыкмый.
  • Белемсезгә эш юк, эшсезгә аш юк.
  • Белем тузмый.
  • Бер савыт та күләменнән артыкны сыйдырмый, гыйлем савыты гына күпме салсаң да киңәя бара.
  • Галим белсә дә сорый, надан белмәсә дә сорамый.
  • Галим кадерен галим белер, надан кадерен беркем белмәс.
  • Галим кеше үлсә дә терек, надан тере йөрсә дә үлек.
  • Галим уйлар, надан ышаныр.
  • Галим үзе үләр, сүзе калыр, йөргән җирендә эзе калыр.
  • Гөмбә яңгырдан үсәр, кеше – белемнән.
  • Гыйлем акча белән табылмый, тырышлык белән табыла.
  • Гыйлем байлыктан яхшырак.
  • Гыйлем белән тотынган югалмас.
  • Гыйлем китапның эчендә дә, тышында да була.
  • Гыйлемлек – нур, наданлык – хур.
  • Гыйлемнеэң гомере озын.
  • Гыйлемнең кадере искерми дә, бетми дә.
  • Гыйлемнең тамыры ачы булса да, җимеше татлы.
  • Гыйлем – урланмый торган хәзинә.
  • Гыйлем үз иясенә дус, мал үз иясенә дошман.
  • Дөнья – йозак, ачкычы – белем.
  • Дөнья яктыра көн белән, адәм – белем белән.
  • Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем ал.
  • Икми иген шытмас, өйрәнми белем йокмас.
  • Иң бай кеше – галим кеше.
  • Йөзне ак иткән дә – уку, сүзе хак иткән дә –уку.
  • Кешелеккә кигән кием матур, кешедә күренгән белем матур.
  • Кием – тәннең, гыйлем – күңелнең зиннәте.
  • Кимчелекне уку җиңә.
  • Китап – бакча, андагы язулар – шул бкчаның гөлләре.
  • Китап – бер нәселнең икенче нәселгә калдырган мирасы.
  • Китап – кешенең дусты.
  • Комсызлык – һәр җирдә гаеп, белемгә кмосызлык гаеп түгел.
  • Кояш чыка – табигать яңара, китап укысаң – күңел агара.
  • Кул кыла алмаганны белем кыла.
  • Кулында китап булганның башында гыйлем бар.
  • Күп беләсе килгән кеше күп йокламый.
  • Күп йөргәннән сорама, күп белгәннән сора.
  • Күп укыган күп белер.
  • Күп яшәгән белмәс, күп укыган белер.
  • Күп яшәгән ни белер, күп укыган шул белер.
  • Мал бае бөләр, гыйлем бае бөлмәс.
  • Малны шайтан алыр, гыйлемлелек мәңге акалыр.
  • Мәктәп – белем йорты.
  • Надан өметенә, галим гамәленә таяныр.
  • Остазның нәтиҗәсе шәкертендә.
  • Патша – үз илендә генә патша, галим һәркайда галим.
  • Син карышмасаң, гыйлем карышмый.
  • Тән азыгы – икмәк, җан азыгы – китап.
  • Тән рәхәте – сәламәтлек, җан рәхәте – гыйлем.
  • Тирәнлек – диңгездә, зирәклек – гыйлемдә.
  • Тормыш блы – мәктәптән.
  • Уку кешене күзле итә.
  • Укыган белмсә, укыганын кхңеленә тукыган белер.
  • Укыганга – якты, укымаганга – караңгы.
  • Укыган җиде кат җир астындагысын күрә, укымаган җир өстендәгесен дә күрми.
  • Укыган ил узар, укымаган ил тузар.
  • Укыган кылычтан май тамызыр, укымаган майны су дип тамызыр.
  • Укыган уңар, укымаган туңар.
  • Укымаган үлмәс, укымаган көн күрмәс.
  • Укыдым димә, белдем диген.
  • Укымаган күзлене укыган сукыр җиңгән.
  • Укымыйча белем юк, белемсез көнең юк.
  • Укысаң – белерсең, укымасаң – бөләрсең.
  • Укысаң – узарсың, укымасаң – тузарсың.
  • Эшләгәннең – кулыннан, укыганның теленнән билгеле.
  • Эшнең иң ләззәтлесе – гыйлем эстәү.
  • Язу белгән ур булмый.
  • Яшьлектә укыган – ташка язган, картлыкта укыган – бозга язган.

Өзекләр[edit | edit source]

Чыганаклар[edit | edit source]