Wq/tt/Адыгэ мәкальләре

From Wikimedia Incubator
< Wq‎ | tt
Wq > tt > Адыгэ мәкальләре

Адыгэ (адыглар, адыгәйләр) - Русия халкы.

Мәкальләр[edit | edit source]

  • Баласыз өй — бәхетсез өй.
  • Эшләгән чакта — бурсык, табын янында — бүре.
  • Үз оясында күсе дә көчле.
  • Башы күренгән аюның аяк эзен эзләмә.
  • Бер уч печән юк җирдә зур итеп кибән өя.
  • Яхшы картлар юк урында яхшы яшьләр дә булмый.
  • Ана куены туннан җылырак.
  • Җайдак күңелсез чакта ат та күңелсез чаба.
  • Кыйнаучыга сукмасаң, кулларың барын белмәс.
  • Бергә ашаган аш — тәмлерәк, бергә башкарган эш — ямьлерәк.
  • «Кем башы матуррак?» дигәч, ташбака башы күренгән.
  • Юлдашың куркак булса, аю белән көрәшмә.
  • Сөтсез сыер күбрәк мөгри.
  • Эре яңгыр тиз уза.
  • Тоз ашаган — су эчә.
  • Бал белән эш итсәң, бармак ялыйсың.
  • Үз урынын белмәгән — урынсыз калган.
  • Иркә сүздән йөрәк йомшара.
  • Чыбык чакта бөгелмәгән, казык булгач бөгелмәс.
  • Баласыз ир — итсез сөяк.
  • Арпа ашаучы бүдәнә тары турында уйлый.
  • Ана гадәте — кыз өчен өлге.
  • Кунакка килү — кунак эше, кунактан китү — хуҗа эше.
  • Сыер аягын бозау таптамый.
  • Өч кешегә билгеле сер — инде сер түгел.
  • Куркак беренче сугар.
  • Елан чаккан кешеләр бау күргәч тә куркалар